Җәмгыять

Мәгариф мәсхәрәсе

21 декабря

Игълан ителүе зур шатлык-куанычлар белән каршы алынган, күптән көтелеп, зур өметләр багланган “Укытучы елы” да үтеп китте. Ләкин ул ил мәгарифендә күптән алып барылган реформаларны, үзгәртеп коруларны тагын да катлауландырып, ерып чыккысыз лабиринтларында адаштыру мөмкинлекләрен тагын да арттырып, күпләрне зар елатып, мыскыл һәм мәсхәрә итеп, болай да какшап беткән укытучы абруен тәмам җимереп, хәрабәләр калдырып китте кебек. Бәлки, хәлләр алай ук куркыныч та түгелдер? Бәлки, мин ул хәлләрне кирәгеннән артык начар итеп күрәмдер? Бәлки, мин илнең мәгариф системасындагы болай да кискен булган мәсьәләләрне артык куертамдыр? Әгәр ялгышсам, бу ялгышуыма шат кына булыр идем, билләһи. Укытучының хәерчелеге — аның үзәгенә үткән, иң авырткан, аны иң нык кимсеткән күренештер. Һәм абруена иң нык сукканыдыр. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проектын игълан итеп, табибларның хезмәт хакларын арттыра башлагач, укытучылар да нык сөенгән иде. “Әһә, дип уйлады алар, безнең дә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты игълан ителде, бюджетчыларның хезмәт хакы арттырыла башлады, хөкүмәтнең бик кирәкле һәм күптән көтелгән адымының киләсесе безгә кагылыр, сабыр гына итик”. Һәм алар сабыр итте, чөнки алар сабыр итәргә өйрәнгән. Табибларның эш хакы арттырылу да бу тармакта бик күп аңлашылмаучылыклар, коллективларда үзара үпкәләшүләр, хәтта дошманлашулар китереп чыгарды. Һәм болар аңлашыла да. Илдәге уртача гомер озынлыгының дөньяда адәм көлкесе дәрәҗәсе белән көрәшәбез, бу хәлне төзәтәбез дип, иң тәүдә игътибарны чирләрне һәм чирлеләрне иртәрәк, алданрак профилактикалауга, диагностикалауга юнәлтергә уйлап, күпчелек халык белән турыдан-туры эшләүче табибларның хезмәт хакларын арттырдылар да шуның белән тукталдылар. Табиблар мине гафу итсен, әмма сүземне кыскарак тоту өчен хәлне бераз гадиләштереп, күз алдына китерик: еллар буе “берәр нәрсә ашагансыздыр” дигән диагноз куеп, бер үк витамин, дару рецептлары язып утыручы табиб белән көн саен тере бәндә баласын операция өстәленә салып, эчен актарып, кисәсен кисеп, печәсен печеп, сәгатьләр дәвамында манма тиргә һәм канга батып операция эшләүче, кешеләрне чын мәгънәсендә теге дөньядан тартып чыгаручы хирург белән чагыштырып буламы? Юк, әлбәттә. Сәламәтлек тармагында хирурглар әнә шундый хәлдә калды һәм мин аларның хәлен бик яхшы аңлыйм.

Балтыйк буе илләренә сәфәр

21 декабря

13-20 декабрьдә “Балтыйк буе илләре диалогы — Салават Юлаев эзләреннән” халыкара акциясе кысаларында Башкортстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты делегациясе Балтыйк буе илләрендә булып кайтты. Сәфәрне Халыкара дөнья халыклары диалогы һәм мәдәниятләрен якынайту елы кысаларында ЮНЕСКО оештырды. Делегациягә ЮНЕСКО эшләре буенча комитет, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты вәкилләре, мәктәпләр һәм югары уку йортлары укытучылары, иҗади интеллигенция керде. Аңа Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Солтанморатов җитәкчелек итте. 13-15 декабрьдә делегация Эстония башкаласы Таллинда булды, анда Эстониянең ЮНЕСКО милли комиссиясе һәм башкорт-татар якташлыгы җәмгыяте вәкилләре белән рәсми очрашулар үтте. Анда фотокүргәзмә, Башкортстан филармониясе артистлары катнашлыгында концерт оештырылды. Моннан тыш, делегация Салават Юлаев исеме белән бәйле истәлекле урыннарда булды, “Агыйдел” башкорт җәмгыяте вәкилләре катнашлыгында Палдискида шәһәр җитәкчеләре белән очрашты. Аннары делегация Салават Юлаев музеен карады, шәһәр уртасында милли батырыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. 16 декабрьдә Башкортстан делегациясе Латвия башкаласы Ригада булды. Кунакларны рәисе Зимфер Кәлимуллин җитәкчелегендә Латвия башкортлары корылтае вәкилләре каршылады. Алар башкорт милли киемнәреннән иде, шулай ук милли ашлар тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне делегация Латвия башкортлары корылтае активы белән “түгәрәк өстәл”дә катнашты, аннары фотокүргәзмә карады.

“Җитди эш башлагыз, ниһаять!”

18 декабря

Республика комиссиясе наркомания белән көрәшне көчәйтергә җыена

Республиканың Наркотикларга каршы комиссиясе Башкортстан Президенты указы белән 2007 елның ноябрендә оештырылган иде. Бу очраклы түгел, нәкъ шушы елда республикада наркотик кулланучылар һәм наркомания белән авыручылар саны 9,3 процентка артты, 2008 елда алар — 1,3, ә былтыр тагын 11,8 процентка күбәйгән. Бүген республикада рәсми исәптә 5627 наркоман теркәлгән, бу сан узган елдагы белән чагыштырганда 3,4 процентка югары, шулай ук бездә өч меңгә якын наркотик кулланучы яши. Без чын саннарның бик күпкә артык икәнен беләбез. Хәзер рәсми күрсәткечләрне бишкә түгел, унга тапкырларга вакыт. Бу зәхмәт тамыр җәйгәннән-җәя, күрелгән чаралар тиешле нәтиҗә бирми. Кичә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә узган комиссия утырышында сүз, нигездә, республикада наркотикларга каршы алып барылган көрәш чараларын катылату турында барды. Бу афәттән аеруча зыян күргән Белорет һәм Салават шәһәрләрендә наркотикларга каршы эш торышы һәм шушы юнәлештәге программаларны үтәү турында чыгышлар тыңланды. Белорет районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Владислав Миронов сүзләренә караганда, төбәктә махсус программа кабул ителгән һәм уңышлы эшләп килә. Бүген биредә 73 наркоман һәм наркотикларны вакыты-вакыты белән кулланучы 60 кеше исәптә тора.

Мәдәниятле Әхмәт

18 декабря

Ап-ак декабрь киче. Сәгать кичке тугыз. Акрын гына туган авылымның мәдәният йортына таба атлыйм. Яшьлегемнең иң яшел чагындагы күңелле мизгелләре үткән клуб ишеген ачам... Минем үсмерлек елларындагы буявы кубып барган, калтырап торган агач ишек түгел инде бу, ап-ак, заманча, евроишек. Мәдәният йортының эче дә ялт итеп тора, күптән түгел бик яхшы ремонт эшләнгән. Моңсу карашымны дискотека залына ташлыйм. Ябык әле ул. “Балалар вакыты” бит, яшьләр соңрак җыела. Ачылса да, анда хәзер башка моңнар, башка яшьләр... Күңелгә бик якын һәм таныш баскычлар буйлап икенче катка күтәреләм, китапханәгә керәм. Керәм һәм соклануымны яшерә алмыйча, бер минутка тын калам. Әле быел май аенда гына ачылган, Кушнаренко районындагы икенче, республикада илле бишенче заманча модельле китапханә бу. Мине ачык елмаеп, Әхмәт авылының мәдәни тормышын оештыручы кешеләр — китапханәче Фәридә Әхмәтҗанова белән мәдәният йорты мөдире Илсөяр Саттарова каршы ала. Алар белән эшләре, уңышлары һәм хәл ителәсе мәсьәләләр хакында сөйләшә башлыйбыз. Модельле китапханә, әлбәттә, элекке гади китапханәдән бик аерыла. Биредә китап фонды уналты мең данә тәшкил итә, шуның биш йөзе быел кайтарылган. Компьютерда шөгыльләнергә, Интернетка керергә мөмкинлек бар. Өлкәнрәк буын басма әсәрләрне өстен күрсә, яшьрәкләр заманча техниканы үз итә. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен дә матур почмак булдырылган. Аны җиһазлауда район депутаты Альберт Әхмәтшин ярдәм күрсәткән. Өстәвенә, Фәридә Әхмәтҗанова “Батырлык — мәңгелек” проектында катнашып җиңү яулаган һәм йөз мең сумлык грантка лаек булган. Бу акчага мәдәният йортына компьютер, телевизор, фотоаппарат, принтер, видеокамера һәм башка кирәк-ярак алынган. Лаеклы хезмәтнең нәтиҗәсе булып, китапханәдә патриотик тәрбия үзәге ачылган. Шулай да китапханәдә урысча һәм башкортча китапларга караганда татарча китаплар күпкә азрак һәм яңалар да бик кайтмый икән. Ә китапханәгә йөрүче 701 кеше арасында нәкъ татарча китапларга ихтыяҗ зур бит!

Президентка мөрәҗәгатьләр саны арта

17 декабря

Быел Президент исеменә һәм Президент Хакимиятенә килгән мөрәҗәгатьләрнең саны сизелерлек артты. Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында 18 мең 900 мөрәҗәгать килде, узган елның шушы чорында — 7 мең 618. Агымдагы елның икенче яртысында мөрәҗәгатьләр саны күпкә артты. Июль-ноябрь айларында беренче яртыеллык белән чагыштырганда Башкортстан Президенты исеменә 3,1 тапкыр күбрәк яздылар. Июньгә кадәр аена уртача 872 мөрәҗәгать килсә, июль-ноябрьдә ай саен уртача 2742гә кадәр мөрәҗәгать кабул ителде. Ике яклы элемтәнең яңа каналлары — Рөстәм Хәмитов блогын һәм Башкортстан Президентының яңа сайтын, республика Президентының җәмәгать кабул итү бүлмәләрен булдыру, киңкүләм мәгълүмат чараларында актив яктырту һәм гражданнарны кабул итү буенча туры элемтәләр үткәрү мөрәҗәгатьләр саны үсүгә этәргеч булды. Рөстәм Хәмитов блогы — Башкортстан Президентына мөрәҗәгать итүнең киң таралган алымнарның берсе. Блог эшли башлаганнан алып Интернет челтәре белән файдаланучылардан 30 мең комментарий һәм мөрәҗәгать килде. Дәүләт һәм сәясәт мәсьәләләре буенча комментарийлар саны бигрәк күп. Алар мөрәҗәгатьләрнең 25 процентын тәшкил итә. Урындагы власть органнарының, республикадан Дәүләт думасына сайланган депутатларның, Дәүләт җыелышы депутатларының, урындагы дәрәҗәдәге депутатларның, дәүләт власте органнарының мөрәҗәгатьләр белән тиешенчә эшләмәве, гражданнарның үз проблемаларын суд тәртибендә хәл итә алуына ышанмавы төбәк башлыгыннан ярдәм сорарга мәҗбүр итә.

Башкортстан — Иран: хезмәттәшлек киңәя

17 декабря

23 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең унсигез кешедән торган делегациясе Иран Ислам Республикасында булды. 15 декабрьдә “Башинформ”да үткән матбугат конференциясендә сүз Иранга дини-мәдәни сәфәр турында барды. Журналистлар белән очрашуга Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин, делегация җитәкчесе, Диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан хәзрәт Сәяхов, Русия Фоторәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Рамил Килмәмәтов, Иранның Уфадагы вәкиле Сирус Борзу, башкаланың “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов килделәр. Мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт мондый сәфәрләрнең Башкортстан һәм Иран арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуын, ике як өчен дә файдалы булуын билгеләп үтте. — Бу Башкортстан мөселманнарының Иранга беренче генә сәфәре түгел. Моңа кадәр без бу илдә ике тапкыр — 2007 һәм 2009 елларда булган идек, — диде Руслан хәзрәт Сәяхов. — Делегациягә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан имам-мөхтәсибләр, имам-хатыйблар, билгеле фоторәссам Рамил Килмәмәтов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультеты деканы Винер Шәяхмәтов керде. Сәфәрне Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Иран Ислам Республикасының Русиядәге мәдәни вәкиллеге белән берлектә оештырды. Программаның төп өлеше Ислам дөньясының гыйльми-мәдәни үзәкләренең берсе булган Кум шәһәрендә үтә. Шәһәрнең “Җәмигъ әл-Мостафа” Халыкара Ислам үзәгендә Башкортстан делегациясе вәкилләренә Ислам дөньясындагы көнүзәк темаларга багышланган лекцияләр оештырыла. Сәфәр барышында төркем башка Ислам гыйлеме үзәкләрендә дә була, билгеле дин әһелләре: Мәзһәбләр якынаюы буенча үзәк җитәкчесе шәех Нәҗметдин Табаси, Имам Хомейни исемендәге мәдрәсәнең гыйльми төркем мөдире Мәхмүт Мараши, “Әһл әл-бәйт” халыкара ассамблеясенең мәдәният буенча җитәкчесе урынбасары Әхмәт Салих белән очраша.

Бер сыердан... 70 бозау!

16 декабря

Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагында сенсацион хәбәр көтелә: берничә көннән Кырмыскалы районының “Алатау” хуҗалыгы мегафермасында пробиркада “җан кергән” тәүге бозаулар туачак

Республиканың заманча технологияләргә нигезләнгән иң эре комплексындагы әлеге яңалыкны аграр хуҗалыктагы белгечләр генә түгел, биотехнология өлкәсендә эшләүче галимнәр дә түземсезлек белән көтә. Берничә көннән биредә сыердан алынган эмбрионнарны суррогат “ана”га күчереп утырту алымы белән карында үскән бозаулар дөньяга киләчәк. Эмбрионнарны трансплантацияләү биотехнологиясе югары продуктлы сыер малларын тизләтеп үстерүнең нигезе булып тора. Мегаферма белгечләре исәпләвенчә, әлеге фәнни казанышка нигезләнеп, бер сыердан елына 20-70 бозау алырга була. Бу алым киләчәктә республикада сыер малларын арттыруда һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне үстерүдә нинди мөмкинлекләр бирәчәк? Мондый казаныш белән Русиянең бары тик өч кенә төбәге горурлана ала. Башкортстанда әлеге идеяне Рәйлә Насыйбуллина җитәкчелегендәге инвесторлар тормышка ашырды. Районның Яңа Куганак авылында төзелгән мегаферма хәзер республика агросәнәгать тармагының йөзе булып тора. Аның эшчәнлеге белән күптән түгел Президент Рөстәм Хәмитов танышты һәм зур бәя бирде. Мегаферманың илебез күләмендә мөһим биотехнология лабораториясе булып танылуы зур җаваплылык өсти. Яңалык шунда: биредә сыер маллары санын арттыру эмбриональ алымга нигезләнә. Бу казаныш бер үк вакытта көтүнең генетик фондын яхшыртырга да ярдәм итәчәк. — Зур башлангыч авторы Рәйлә Фәйзулла кызы Насыйбуллина Канадада булып, әлеге яңалыкларны өйрәнеп кайтканнан соң, тәҗрибә белән якыннан танышу өчен белгечләр җибәрергә карар ителде. Мегаферманың баш технологы Алик Әхтәмов белән табиб-эмбриолог Динара Скородумованы чит илгә укырга озаттык. Белгечләребез Ванкувердан 60 чакрым ераклыктагы фәнни эмбриональ үзәктә стажировка үтте, эш үзенчәлекләренә өйрәнде. Хәзер алар бездә генә түгел, республика әһәмиятендә дә бик мөһим белгечләр, — ди “Алатау” җәмгыяте җитәкчесе Вазыйх Мөлеков.

Ышаныч телефонына ышаныч бармы?

16 декабря

Әфьюнчылар “оясын” туздыруга һәркем үз өлешен кертә ала

Тамыр җәйгән наркоманияне полиция, хокук сакчылары үз көче белән генә җиңә алмый. Җәмгыять киләчәгенә куркыныч янаучы афәт белән көрәштә һәркем катнашканда гына уңай нәтиҗәгә өмет итәргә мөмкин. Чөнки бүген күршең әфьюн колына әверелсә, иртәгә синең балаң энәгә “утырырга” мөмкин. Ә наркомания белән ничек көрәшергә? Наркотиклар сатылган, әфьюнчылар җыелган урын турында һәркем ышаныч телефонына шалтыратып хәбәр итә ала. Шалтыратучы кешенең исеме дә, адресы да таләп ителми. Тиешле урын тикшерелә һәм наркоманнар “оясы” туздырыла. Русия Федерациясе Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә ышаныч телефонына шалтыратып хәбәр иткән мондый урыннарны махсус оператив төркем тикшерә. Бу төркем белән дежур торып, күптән түгел “Кызыл таң” хәбәрчесе дә бер наркопритонны ачыклауда катнашты. Идарәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Константин Максимов мине биш кешедән торган махсус төркемгә беркетте. Ниһаять, без юлга чыктык. Бер мәһабәт йорт янына туктап, Радик исемле оператив хезмәткәр белән эчкә үттек. Калганнар, игътибар җәлеп итмәс өчен, машинада утырып калды. Подъездга үтеп, тиешле ишекне эзләп таптык.

Халык белән исәпләшмәүчеләрдән арынырга кирәк!

15 декабря

Республика Президенты урманнарны сакчыл файдаланмаучы арендаторлар белән килешүләрне өзәргә тәкъдим итте

Башкортстанда урманнар барлык мәйданның 44 процентын, ягъни 6,3 миллион гектарны били. Агач материаллары запасы 765 миллион кубометрга җитә. Соңгы елларда республика җитәкчелеге урманнарны нәтиҗәле файдалану, агачны тирәнтен эшкәртүне камилләштерү һәм яшеллек дөньясын саклау буенча байтак чаралар билгеләде. Урман хуҗалыгындагы реформалар тармак эшчәнлеген җанландыруга да этәргеч бирергә тиеш иде. Хөкүмәт күрсәтмәсе нигезендә арендаторларга республикабыз урманнарының байтак өлеше килешү нигезендә бирелде. Кызганычка каршы, яшел байлыкны сакчыл тотыну, агач эшкәртүне яхшырту һәм арттыру юнәлешендә үзгәрешләр күренми. Арендаторларның җавапсызлыгы һәм тапшырылган биләмәләрендәге башбаштаклыгы урындагы халыкта зур ризасызлык тудырды. Гомумән, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы бу хәлләрне контрольдә тотудан ерак тора. Эшкәртү сәнәгатен үстерүгә, урман ресурсларын нәтиҗәле файдалануга нәрсәләр аяк чала соң? 13 декабрьдә Республика йортында үткән Хөкүмәт утырышында каралган мәсьәлә шушыларга багышланды. Утырышны Президент Рөстәм Хәмитов алып барды. Урман сәнәгате комплексының бүгенге хәле моңа кадәр тармакта эшләп килгән предприятиеләрне модернизацияләүне һәм агачны тирәнтен эшкәртүче яңа җитештерү линияләрен булдыруны таләп итә. Әмма тармактагы зур тарихлы предприятиеләрнең банктан кредит ресурслары алу өчен финанс мөмкинлекләре чикле. Сәүдә базарына көндәшле продукция белән чыгу өчен булган куәтләр зур гына капитал салулар сорый. Республиканың Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы урман сәнәгате комплексына караучы предприятиеләрне үстерү максатында 11 инвестиция проектын тикшергән. Мәгълүм булуынча, Русия Федерациясе Хөкүмәте “чимал-урман” белән шөгыльләнгән эре инвесторларга льготалы шартлар тудыручы карар кабул иткән иде. Илдәге 14 проектның берсе — Башкортстанда. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров киңәшмәдә “Селена” урман эшкәртү компаниясенең Башкортстанда агач эшкәртүнең тулы циклын берләштерүче җитештерү проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнүен хәбәр итте. Биредә берничә төр продукция чыгарылачак. Җитештерү куәте — елына 403,8 мең кубометр продукция. Предприятиедә 196 яңа эш урыны булачак. Юрий Леонидович сүзләренә караганда, әлеге концепция буенча төзелешкә һәм җиһазлар сатып алуга таләп ителгән инвестиция күләме 2,1 миллиард сумга җиткән. Әлеге вакытта урман киселә, материал әзерләнә, җитештерү биналары җиһазлана, киптерү җиһазларын монтажлау башланган.

Әхмәтзәки Вәлидинең тууына — 120 ел

14 декабря

Әхмәтзәки Әхмәтшаһ улы Вәлидов 1890 елның 10 декабрендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Илчек-Тимер волостеның Көзән авылында (бүген Ишембай районының Көзән авылы) мулла гаиләсендә туган. 1908-1912 елларда Казандагы “Касыймия” мәдрәсәсендә укыган, аннары шунда ук төрки тарихын, гарәп һәм төрки әдәбияты тарихын укыткан. 1935 елда Вена университетын тәмамлаган. “Төрк вә татар тарихы” дип аталган иң беренче зур фәнни хезмәтен 1912 елда Казанда бастырып чыгара. 1913-1914 елларда Фирганә һәм Бохарага археографик экспедициядә катнаша. 1915 елдан Петроградтагы Дәүләт думасының мөселман фракциясендә сәяси эшчәнлеген башлый. 1917 елның апреленнән башкорт милли-азатлык хәрәкәте лидеры була. Беренче өч башкорт корылтаеның идеологиясен билгели. Башкортстан Хөкүмәтен һәм гаскәрләрен оештыруга җитәкчелек итә. А. В. Колчак диктатурасы урнаштырылгач, башкорт гаскәрләренең Совет власте ягына чыгуын оештыра. Бөтенсоюз үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР халык комиссарлары Советының 1920 елның 19 маендагы “Автономияле Совет Башкорт Республикасы дәүләт корылышы турында”гы карары белән Башкорт республикасының хокукларын чикләү белән килешмичә, большевиклар белән хезмәттәшлеген туктатып, басмачылар хәрәкәтенә кушыла. Урта Азиядә һәм Казахстанда басмачылар төркемнәре эшен көйләүче “Төркестан милли берләшмәсе” оешмасы рәисе итеп сайлана. 1923 елның февралендә Төрекмәнстаннан Иранга китә. Эмиграциядә фәнни һәм укыту эшчәнлеге алып бара. 1923 елның мартында Мешхед шәһәрендәге Равза китапханәсендә берничә борынгы кулъязма табып, шуларны тикшерә. Аларның берсе Ибн-Фадланның “Сәяхәтләр китабы” була.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»