Җәмгыять

Пластилиннан...“IT-сикереш”!

28 декабря

Нефтекама шәһәре 9нчы урта мәктәбенең 8нче сыйныфында укучы Саша Гречин башкалардан аерылып тормый. Ул дәрестән соң тиңдәшләре белән хоккей уйный, буш вакытын компьютер артында үткәрә һәм мультфильмнар өчен пластилиннан сыннар ясый. Информатика укытучысы Илдар Сафин тәэсирендә 14 яшьлек үсмер бу шөгыль белән кызыксына башлый. Нәтиҗәдә, ул “Бердәм Русия” партиясе оештырган Бөтенрусия конкурсының беренче этабында җиңеп чыкты. “Ай һәм Урал таулары ничек барлыкка килгән” дигән мультфильм өчен Саша “Графика һәм анимация” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом алды һәм нэтбук белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасына Александр әнисе Гөлназ Гречина белән барды. Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында үткән чарада конкурсның категорияләрендә иң яхшысы дип табылган укучылар, студентлар һәм һөнәри программистлар катнашты. Конкурсның беренче этабында катнашу өчен барлыгы 4297 заявка бирелгән. Жюри әгъзасына алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмаган. — Русиядә нефть һәм газ гына түгел, акыл ияләре дә күп. Иң акыллы һәм инициативалы кешеләрнең талантлары читтә ачыла. Илебез Президенты Дмитрий Медведев та, “Бердәм Русия” партиясе лидеры Владимир Путин да моның белән риза түгел. Проектны гамәлгә ашыра башлагач, Владимир Путин эшебезне хуплады. Без, жюри әгъзалары, намуслы эшләргә тырыштык, заявкалар арасыннан гамәлгә ашыру мөмкинлеге булган иң яхшы проектларны сайлап алырга кирәк иде, алар заманча IT-продукт буларак тормышка ашырыла ала, — диде “Бердәм Русия” партиясе Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Воробьев. — Өч минутлык сюжетны мин өч атна төшердем һәм бик күп пластилин сарыф иттем, чөнки геройларымның һәр хәрәкәтен аерым-аерым ясарга туры килде. Аларны камерага төшергәч, компьютерда эшкәрттек. Мультфильмны төшергәндә дустым Айнур Фазылов ярдәм итте. Бу — икебезнең уртак җиңү, — диде Саша журналистларга.

Кызыл Хач барлык кешеләргә дә ярдәм итә

28 декабря

Уфаның Октябрь революциясе урамындагы Кызыл Хач оешмасының ишеген ачып керү белән тырышып гариза язып утыручы алтмыш яшьләр тирәсендәге сукбай иргә игътибар иткән идем. Бөтенрусия Кызыл Хач иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Юрий Симонов белән исәнләшеп танышкан арада ишек шакыдылар. Ишектән баягы ир күренде. Сергей Сулим, 1960 елгы, Казахстанда тудым, дип таныштырды ул үзе белән. 1998 елда Уфага килгән, йөк төяүче булып эшләгән. Ярты ел элек документларын югалткан. “Әле шушы көннәрдә генә дәваханәдән чыктым, — ди Сергей Иосифович. — Вакытлыча Чернышевский урамында танышымда яшим. Ул йортлар идарәсендә эшли, кулдан килгәнчә аңа ярдәмләшәм”. Юрий Петрович аның ярдәм сорап язган гаризасына кул куйды. Сергей Сулимга дүрт данә кием (гаризада шулай языла): күлмәк, джинсы чалбар, свитер һәм җылы куртка бирде. Декабрьдә өстенә көзге сәләмә куртка аламасы киеп йөрүче сукбай, курткага аеруча куанып, рәхмәт әйтеп чыгып китте. Халыкара коммерциягә нигезләнмәгән иҗтимагый оешмаларның иң озак тарихлыларының берсе — Кызыл Хачның Русия бүлекчәсе 1867 елда төзелә. Ул үз эшчәнлеген оешмалар, предприятиеләр һәм аерым кешеләрнең иганәләре исәбенә волонтерлар ярдәмендә башкара. Бөтенрусия Кызыл Хач иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе аппаратында бары тик дүрт кеше: оешманың рәисе, шәфкатьлелек хезмәте җитәкчесе, бухгалтер һәм хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр эшли. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында оешманың берәр вәкиле бар. — Кызыл Хач — зур потенциалга ия халыкара оешма. Без барлык кешеләргә дә — аларның нинди милләт вәкиле булуына, нинди дин тотуына карамастан ярдәм итәбез. Оешма табигать һәлакәтләрендә, хәрби бәрелешләрдә янгыннан каза күрүчеләргә, торыр урыны булмаган кешеләргә, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә ярдәм итә. Кызыл Хач кан тапшыру оештыра, туберкулез, СПИД һәм башка авыруларны профилактикалауда катнаша. Беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәбез. Бу аеруча мөһим, чөнки юл һәлакәтләрендә каза күрүчеләр күп, — ди Юрий Симонов. — Безнең оешмага ел саен 500-900 кеше мөрәҗәгать итә, ә тоташ Башкортстан буенча якынча 20 мең кешегә ярдәм күрсәтәбез.

Янгынга каршы көрәш көчәя

25 декабря

23 декабрьдә Хөкүмәт йортында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү турында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров дәүләт һәм урындагы власть органнары вәкилләре белән фикер алышты. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары, Башкортстанның янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Марат Латыйпов хәбәр итүенчә, республикада Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдә катнашучы һәм балалар күпләп җыелучы — 1888, пиротехник продукция саклана һәм сатыла торган 42 объект исәпкә алынган. — Кешеләр үлүенең төп сәбәбе — көнкүрештә хәвефсезлекне тәэмин итү кагыйдәләрен белеп бетмәү, — диде ул. — Шуңа күрә муниципаль берәмлек хакимиятләре башлыклары игътибарын янгын куркынычы янауны кисәтү буенча чараларны үткәрүгә юнәлтергә кирәк, дип исәплим. Комиссия рәисе Юрий Пустовгаров, бәйрәм чаралары үткәргәндә янгынга каршы режим бозылуга урындагы властьлар җаваплы, дип билгеләде. — Әгәр җитешсезлекләрне бетереп булмаса, чараны җиһазландырылган урында үткәрергә кирәк, — дип билгеләде ул. — Рөхсәт итмәү турында тиешле хат әзерләнәчәк һәм барлык хакимият башлыкларына җибәреләчәк.

Иминлегебез — ышанычлы кулларда

25 декабря

Республика хуҗалыкларында куллануга яраксыз 230 тонна пестицид һәм агулы химикат саклана. Алар кайчан юк ителәчәк? Республика сәүдә нокталарында күрше төбәкләрдән генә түгел, чит илләрдән китерелгән азык-төлек, сәнәгать товарлары да байтак. Ветеринария, үсемлекләрне саклау, пестицид һәм агулы химикатлар белән сак эш итү, туфракның уңдырышлылыгын тәэмин итү, кешеләр һәм маллар өчен уртак булган чирләрдән халыкны саклау кебек эшләр һәммәсе дә катгый күзәтү таләп итә. Бу җаваплы бурычны “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе башкара. Иминлек һәм хәвефсезлек сагында торучы коллектив 2010 елда Башкортстанда нинди эшләр башкарган? 163 кешене берләштерүче идарә бүген республикабызның һава, тимер юл һәм су юллары “капкаларын” контрольдә тота. Шәһәр һәм районнар аша үтүче юллардагы контроль постлары идарәнең “үткер күзләрен” көчәйтә. — Башкортстанга китерелүче һәр товар безнең игътибар үзәгендә. Узган 11 айда идарәнең берничә юнәлештә эшләүче бүлекләр хезмәткәрләре 4302 объектны тикшерде. Нәтиҗәдә кагыйдә бозуның 4243 очрагы ачыкланды. Административ тәртип бозу турында 1769 протокол төзедек һәм шуларның 1618е тикшерелде. Барлыгы 2,4 миллион сумлык штраф салынды һәм шуның 87 проценты юллап алынды, — диде “Башинформ” агентлыгында үткән очрашуда идарә җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ришат Котлыймәтов.

Халыкка иң якын власть иң яхшысы да булсын

24 декабря

Кичә Республика йортында “Башкортстан Республикасының иң яхшы муниципаль берәмлеге” дип аталган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика елына багышлап үткәрелгән әлеге конкурсны БР Президенты каршындагы Урындагы үзидарә буенча совет ярдәме белән “БР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе оештырды. Бүләкләнүчеләрне БР Президенты Хакимияте башлыгы, Урындагы үзидарә буенча совет рәисе Николай Курапов һәм Ассоциация идарәсе рәисе Илдар Мусин тәбрикләделәр. Бәйгенең максаты итеп республикада урындагы үзидарәне реформалауның өстенлекләрен күрсәтү, уңай тәҗрибәне ачыклау һәм тарату куелды. Конкурс шартларында урындагы үзидарә эшчәнлегендә яхшы нәтиҗә-ләргә ирешкән муниципаль хезмәткәрләрне ачыклау, муниципаль хезмәтнең бәһасен күтәрү юнәлешендә актив эшләү дә каралган иде. Конкурста республиканың муниципаль берәмлекләре, службалары һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр, урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре, матбугат чаралары катнашты. Унҗиде номинация буенча җиңүчеләрне ачыклаганда урындагы үзидарә һәм муниципаль органнардагы иң алдынгы эш тәҗрибәсе, реформалауның нәтиҗәлелеге, кадрларның әзерлеге тәү чиратта исәпкә алынды. Җиңүчеләрнең иң яхшы дип табылганнары Бөтенрусия конкурсында да катнашу хокукы алды.

Аңыңа кил, адәм баласы!

23 декабря

76 яшьлек карчыкны фатирдан куалар. Биш тапкыр узган суд утырышы бичараны якларга теләми

Ул — кечкенә буйлы, артык тыйнак, ярымсукыр һәм саңгырау, кешегә тиз ышанучан карчык. Картлыгында иминлеген ышанып тапшырган хатын — сәламәт, чибәр, хәлле һәм... оятсыз. Әмма, дөньяда иң гуманлы суд, хатын яклы. Моңа бәйле кеше ышанмаслык хәлләр йомгагын бергәләп сүтик. Рәсилә Рәхмәтулла кызы Сәйфуллина әти-әнисенең бердәнбер баласы булып моннан 76 ел элек Иглин районында дөньяга килгән. Өч яшендә гаиләсе белән Уфага күченеп килгән. Шуңа күрә үзен тамырлары белән башкалага бәйләнгән дип исәпли. Икътисадчы һөнәрен үзләштергәч, төрле оешмаларда хезмәт салган. Күп еллар “Башнефть” компаниясендә эшләп, хаклы ялга чыккан. Эшеннән аңа башкаланың Салават урамыннан бер бүлмәле фатир биргәннәр. Тәрәзәләре белән Агыйделгә баккан, матур парк янындагы тыныч фатирда картлыгын каршылаган ул. Туксанынчы елда әнисен җирләгәч бу дөньяда япа-ялгызы торып калган, чөнки яшьлегендә гаилә корырга өлгермәгән, бала тапмаган Рәсилә апа. Тора-бара аның сәламәтлеге ныклап какшаган. Еш кына кан басымы кискен күтәрелә торган булып киткән. Җитмәсә аны машина бәрдертеп киткән һәм нәтиҗәдә ул колакка каты һәм ярымсукыр булып калган. — Төннәрен еш кына ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга туры килә башлады, — ди ул. — Аны каршыларга, чыгып ишек ачарга минем хәлдән килми. Ярый күршеләр бар. Аларны да еш борчыйсы килми дип, мин үз яныма берәр хатын-кызны яшәргә алу теләге белән яна башладым. Кая барсам да шул хакта сөйләп йөрдем. Белмим, әллә мунчада, әллә кибеттә миңа бик кешелекле дип бер хатынны тәкъдим иттеләр. Ул башкаланың Шакша бистәсендәге Әшә урамы, 3 санлы йортта яшәгән Наилә Сәхиулла кызы Гафарова дип, адресын да бирделәр. Мин тиз арада аны эзләп таптым.

Вывескагыз дөрес язылганмы?

23 декабря

21 декабрьдә Уфа шәһәре хакимиятенең “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру буенча комиссиясенең утырышы үтте. Анда башкала һәм районнар хакимият башлыклары урынбасарлары, белем бирү учреждениеләре, ЗАГСлар һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. — 2006 елның гыйнварында Уфа шәһәре хакимияте 2006-2010 елларга “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын раслау турында карар кабул иткән иде. Шушы биш елда Уфада мөһим законны гамәлгә ашыру буенча зур эшләр башкарылды. Башкортстанның дәүләт телләрендә урам һәм оешма-предприятие исемнәре, учреждениеләрнең фирма һәм рәсми бланклары, мөһерләре эшләнде, Уфаның рәсми символы — гербы кабул ителгән положениегә тәңгәл китерелде, — диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев. — Махсус комиссия, аның составында терминологик төркем төзелде. Башкортстанның дәүләт телләрен һәм туган телләрне үстерү һәм пропагандалауга зур өлеш кертүчеләргә башкала хакимияте башлыгының премияләре тапшырыла, “Хатасыз шәһәр” акциясе киң колач белән үтте. — Башкаланың мәгариф системасында милли-мәдәни мохитне үстерү, югары рухи-әхлакый сыйфатларга ия шәхес тәрбияләү, туган телләрне өйрәнүгә барлык шартлар тудырыла. Уфаның мәгариф учреждениеләрендә 60тан артык милләт балалары башкорт, урыс һәм татар телләрендә белем ала. 8 башкорт милли белем бирү учреждениесендә 4174, ике татар гимназиясендә 1359 бала укый, — диде үз чыгышында Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Азамат Сәйфуллин. — Шәһәрдә 13 мәктәптә туган телләр тирәнтен укытыла. Милли-мәдәни үзәкләр башлангычы белән ачылган 12 шимбә мәктәбе (2 — чуваш, 2 — украин, 2 — татар, шулай ук әрмән, поляк, немец, яһүд, мари мәктәпләре) эшли. Мондый мәктәпләргә 1188 бала йөри. Шимбә мәктәпләрендә укыту-тәрбия эше халык педагогикасы һәм үзара толерантлык мөнәсәбәтләре принцибына корыла. Туган якны, аның мәдәниятен, туган телне, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен өйрәнү — шимбә мәктәпләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора.

Хокуклар янында бурычлар да онытылмасын

22 декабря

Дәүләт предприятиесенә баскынчылыктан ни файда?

Благовар районы җаваплылыгы чикләнгән “Заря” җәмгыятенең арбитраж идарәчесе Данис Хиләҗевның “Кызыл таң” редакциясенә юллаган хаты күләме һәм детектив рәвешендә язылышы белән игътибарны җәлеп итә. Үзе гаять мөһим дип исәпләнгән мәсьәлә буенча автор моңарчы республиканың иң югары даирәләренә, шул исәптән Президент Рөстәм Хәмитов блогына да мөрәҗәгать иткән булган. Ә “Кызыл таң”га хат юллавының сәбәбе шунда: авылда яшәүчеләрнең күпчелеге Интернет челтәренә керүдән мәхрүм, шуңа да мөрәҗәгать белән алар гәзит аша танышсын иде, ди ул. “Кызыл таң” укучысы сыйфатында авторны ихтирам итәбез, әмма аның хатын тулысынча бастыру мөмкинлеге юк. Икенчедән, автор, “төп мәсьәләдән читләшеп, нигездә, игътибарны үз шәхесенә юнәлткән. Хатта бәян ителгәннәрнең асылы исә шуннан гыйбарәт. Агымдагы елның 11 февралендә Данис Хиләҗев арбитраж идарәчесе итеп тәгаенләнгән “Заря” җәмгыяте Благовар районында элегрәк “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы, ә аннан алдарак XX партсъезд исемендәге колхоз буларак билгеле иде. Данис Хиләҗев раславынча, “Урал” 2006 елда явыз ният белән банкротлыкка дучар ителә һәм аның барлык мөлкәте “Благовар” токымлы кошчылык заводы тарафыннан тартып алына. Язмасын детектив жанрына тәңгәл китерү өчен моны арбитраж идарәче баскынчылык, ягъни “рейдерский захват” дип атый. Алай гына да түгел, Данис Хиләҗев билгеләвенчә, кошчылык заводы һәм аның директоры Ринат Котышев моны колхозчылар фикерен исәпкә алмыйча һәм гамәлдәге законнарны бозып эшләгән. Нәтиҗәдә, завод элекке колхозның мөлкәтен, шул исәптән күчемсез милкен, атап әйткәндә, ашлык амбарларын, терлекчелек биналарын файдалануны бүген дә дәвам итә. Арбитраж идарәчесе буларак, Данис Хиләҗев моңа чик куелырга, элекке колхозчыларга, аларның балаларына законсыз тартып алынган мөлкәт кайтарылып бирелергә тиеш, дип исәпли. Сүз милекне законсыз үзләштерү турында бара икән, таләп хаклы, әлбәттә. Әйткәндәй, моңа кадәр әлеге мәсьәлә буенча эш судка барып җитмәгән, ягъни каралмаган һәм, табигый, аның буенча бернинди карар да чыгарылмаган. Шуңа да хатта китерелгән фактларга карата аңлатма бирүне сорап, “Благовар” токымлы кошчылык заводы директоры Ринат Котышевка мөрәҗәгать иттек.

Өзеклеккә юл куймыйбыз

22 декабря

Электр энергиясе өй-ләребезгә берөзлексез килеп торганда, дөньяларыбыз якты булганда, барлык электр җиһазларыбыз эшләп, көнкүрешебезне җиңеләйткәндә без аның кадерен белмибез. Гадәттә, без электрчыларны өйдә ут сүнсә генә искә алабыз. Ниндирәк сүзләр белән икәне дә сер түгел. Кызганычка каршы, энергетиклар гына кулланучылары турында шулай “онытып тора” алмый: кемнәрнеңдер зур-зур бурычларын сорашып кына түгел, судлашып алырга туры килә. Электр энергиясен сатучы компаниядә дистә елдан артык эшләүче буларак, мин бу хакта бик яхшы беләм. Әлеге компаниянең Бәләбәй бүлекчәсенә караучы Әлшәй участогында нибары алты кеше эшли. Шул ук вакытта безнең карамакта шактый зур хезмәтләндерү объектлары бар. Кулланучыларыбыз арасында 500 юридик һәм 8500 физик берәмлек исәпләнә. Шуларның 20 проценты — сәнәгать предприятиеләре, 25е — бюджет учреждениеләре, 20се — авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулкадәр үк шәхси йортлар һәм фатирлар һәм калган 22 проценты — башка төр кулланучылар. Бюджет учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләре, малтабарлар электр энергиясен кулланган өчен исәп-хисапны, нигездә, вакытында ясап бара. Бу җәһәттән иң авыры — энергияне көнкүрештә кулланучылар белән эш итү. Мондыйлардан һәр бишенче кеше электр өчен вакытында исәпләшми. Бу категория белән, тиешле кисәтүләрдән соң, суд аша эш итәргә туры килә. Соңгы 6 айда гына да 124 мең сумлык 28 дәгъва белдерелде. Алар, әлбәттә, барысы да канәгатьләндерелде. Шунысы аяныч: бу мәшәкатьләр кулланучылар өчен күпкә кыйммәткә төшә, чөнки җыелып килгән бурычка суд чыгымнары да, штрафлар да өстәлә. Түләүдән бөтенләй читләшкәннәрне электр белән куллануда чикләп торырга туры килә. Бүгенге көнгә мондыйлар безнең участокта 130дан артып китә.

Йорт кинотеатры бәхет китерсен!

22 декабря

Бөре шәһәрендәге мәктәп-интернатның мондый затлы бүләк алуы Яңа ел могҗизасына тиң

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекциясе юл кагыйдәләрен биш бармагы кебек белүче яшь буын тәрбияләүгә, пропаганда эшенә дә зур игътибар бүлә. Инспекторларның балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары белән еш очрашуы да шул хакта сөйли. Күптән түгел ЮХХДИ идарәсе хезмәткәрләре Бөре шәһәрендәге мәктәп-интернатка кунакка килде. — Хөрмәтле балалар! Без сезнең якын дусларыгыз булырга телибез! — диде Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Әлбәттә, могҗизаларга бай Яңа ел якынлашкан чакта буш кул белән килмәдек. Сез исә мондый хөрмәтне, игътибарны аклагыз. Әти-әниләрегезне тыңлагыз, бары тик яхшылыкка гына өйрәткән укытучы апаларыгызның һәр сүзенә колак салыгыз, яхшы билгеләргә генә укып, лаеклы алмаш булып үсегез. Әлбәттә, юл кагыйдәләренә дә һәрвакыт игътибарлы булыгыз. Адым саен куркыныч янаган юлларда сезнең гомерләрне саклап калу — безнең мөһим бурычларның берсе. Бу максатка ирешү өчен без зур көч салабыз. Кышкы каникуллар башлангач, шугалаклар, бәйрәм чыршылары урнашкан мәйданнар, юл чатлары инспекторлар күзәтүе астында булачак. Чирекне яхшы билгеләргә тәмамлап, каникулларда савыгып, ял итеп, яңа көчләр туплап килегез!


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»