Җәмгыять

Ирешелгәннәр чик түгел

11 января

Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә, аны фән казанышлары белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бай тарихлы гыйльми учреждение чыгарган 27 сорт — патент, 60 сорт авторлык таныклыгы белән якланган. Институт чыгарган авыл ху-җалыгы культуралары сортлары республикада 1 миллион гектарга якын мәйданда игелә. Уҗым арышы барлык чәчелгән мәйданнарның — 98, уҗым тритикалесе — 92, борчак — 77, карабодай 84 процент тәшкил итә. Узган җәй аеруча эссе торды, яңгыр яумады, авыл хуҗалыгы культураларының уңышы гаять түбән булды. Һава хәленең кискен үзгәрүе шартларында институт галимнәре республика хуҗалыкларын нәтиҗәле агротехнологияләр, биологик актив матдәләр, үзләре чыгарган авыл хуҗалыгы культураларының югары репродукцияле орлыклары белән тәэмин иттеләр. 2010 елда институт югары репродукцияле 1012 тонна бөртекле-кузаклы культуралар һәм 45,8 тонна үлән орлыгы, 11 мең данәдән артык җиләк-җимеш үсентесе сатты. Узган елда институт 1 патент һәм 4 авторлык таныклыгы алды. Йомшак сабанашлык бодаеның “Экада-109” (сорт Ульяновск, Самара, Пенза гыйльми-тикшеренү институтлары белән берлектә чыгарылган, уңыш бирү мөмкинлеге һәр гектардан 50 центнердан артык), бәрәңгенең “Бурновский” Бөтенрусия бәрәңге хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты белән берлектә чыгарылган (уртача өлгерүче сорт, гектарыннан 400-420 центнерга кадәр уңыш бирергә сәләтле), алтынсыман карлыганның “Фатима”, “Зарина”, “Находка” һәм чуклы саз камышының “Водолей” сортлары дәүләт сорт сынавына тапшырылды, ә уҗым арышының “Памяти Кунакбаева” (гектарыннан 75 центнердан артык уңыш бирергә сәләтле, салкынга һәм авыруларга бирешми), йомшак уҗым бодаеның “Башкирская-10” (уңыш потенциалы һәр гектардан 65 центнердан артык), йомшак сабанашлык бодаеның “Башкирская-28” (уңыш потенциалы гектарыннан 50 центнердан артык), күк актамырның “Уфимец” (корылыкка һәм салкынга чыдам) сортлары Русия Федерациясенең селекция казанышларына Дәүләт реестрына кертелде.

Яшьләр — авылның киләчәге

11 января

Благовещен районының Орловка авыл биләмәсенә караучы Ошмянка зур авыл түгел. — Авылда 126 хуҗалыкта 236 кеше — татар, башкорт, урыс, чувашлар бер гаиләдәй тату яши, — ди авыл хакимияте башлыгы Зимфира Заһитова. — Биредә яшәүчеләрнең яртысы пенсионерлар. Элек халык “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесендә, аннары ул үзгәртеп корылгач, “Полесье” җәмгыятендә эшләде. Кызганычка каршы, җәмгыять банкротлыкка төште. Хәзер авылда Согаянның крестьян-фермер хуҗалыгы гына бар. Ул сыер маллары үрчетү белән шөгыльләнә. Ошмянкада эш юк. Эш көчендәге яшьләрнең күпчелеге шәһәргә йөреп эшли. Шулай булуга карамастан, халык төшенкелеккә бирелми. Соңгы өч елда гына авылда биш яңа йорт салынды. Тәнзилә һәм Илдар Сираевларның яңа йорты авылга ямь биреп тора. Без аларга кергәндә Тәнзилә Рифкать кызы, аның әнисе Тәскирә апа, улы Илмир һәм кызы Эвилина өйдә иде. Икенче һәм дүртенче сыйныфларда белем алучы балалар мәктәпкә бармаган, чөнки ул көнне иртән салкын 37 градуска җиткән иде. Ә гаилә башлыгы авыл хакимияте юлламасы белән Дүртөйле районының Иске Уртай һөнәрчелек училищесында ветеринар һөнәре үзләштерә. “Полесье” җәмгыяте банкротлыкка төшкәнгә кадәр Тәнзилә Рифкать кызы — келәт мөдире, Илдар Фәйзрахман улы мал караучы булып эшләгәннәр. — Без җәмгыятьтә эшләгән вакытта “2012 елга кадәр Башкортстан авылларын социаль үстерү” программасына кердек. Хуҗалык җитәкчесе Шамил Бикбулатов, идарәдә эшләүче белгечләр документлар җыярга ярдәм иттеләр, — ди Тәнзилә. — 2007 елның декабрендә 500 мең сум күләмендә кайтарып бирелми торган ссуда бирделәр. Җиде ярымга унике ярым зурлыктагы йорт һәм верандага җитәрлек төзелеш материаллары алдык. Ирем гаиләдә алтынчы малай, аның һәм үземнең туганнар йортны салуда ярдәм күрсәтте. Илдар — Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагын кадаган батыр якташыбыз Гази Заһитовның оныгы. Без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз. Яугирнең кызы Наҗия Труженик авылында яши.

Иманлы булу һәм игелек кылу — көнүзәк таләп

08 января

Кичә православие христианнары иң зур дини бәйрәмнәренең берсен — Христос Раштуасын бәйрәм итте. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 7 гыйнварга каршы төндә Уфадагы Гайса анасы Раштуасы храмына килгән диндарлар белән Христос Раштуасын каршылады. — Мин сезне иң мөһим христиан бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм. Христос Раштуасы — халык бәйрәме. Без бер-беребезне тулыландырабыз һәм бер-беребезгә кирәкбез, якынрак һәм шәфкатьлерәк булырга тиешбез. Инануыбыздан без баш тартырга тиеш түгел. Без игелекләр генә кылырга тиеш, чөнки бу — тормыш законы, — диде Рөстәм Хәмитов һәм Башкортстанда төрле конфессия вәкилләренең тыныч күршедәш булып яшәвен билгеләде, барысына да сәламәтлек, иминлек һәм бердәмлек теләде. Уфа һәм Стәрлетамак архиепископы Никон православие христианнары исеменнән Президентка рәхмәт белдерде.

Бәхетленең бишеге буш тормый

31 декабря

Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында яшәүче Елена һәм Валерий Шәрәфетдиновлар гаиләсендә өч игезәк сабый дөньяга килде

2010 елда районда үткән ел белән чагыштырганда туучылар саны 40ка артты, үлүчеләр 10га кимеде. 2002 елгы халык исәбен алудан соң Тәтешле районында халык саны елдан-ел кимүгә таба киткән иде. Мондый хәл 2008 елга кадәр дәвам итте һәм район халкының саны 23873 кешегә калды. Соңгы елларда уңай үзгәрешләр төсмерләнде һәм быелгы халык исәбен алудан күренүенчә, хәзер районда 25163 кеше яши. Мондый үсешне еш кына читтән кайтучылар күптер дигән фараз белән аңлатырга яраталар. Әйе, килүчеләр, кайтучылар байтак алар арасында. Димәк, Тәтешледә төпләнеп яшәп китү мөмкинлеге бар дигән сүз. Районда халыкны торак белән тәэмин итү буенча илдә, республикада кабул ителгән программаларны тормышка ашыруда күләмле эшләр башкарыла. 2010 елда “Авылның социаль үсеше”, “Торак” федераль максатлы программалары кысаларында 11 яшь гаилә 5 миллион 800 мең сум күләмендә субсидияләр алды. Шулай ук “Россельхозбанк” аша 5 гаиләгә торак төзү һәм алу өчен ташламалы кредитлар бирелде. Шушы көннәрдә “Уңайлы һәм арзан торак” программасы кысаларында яшәү шартларын яхшырту өчен тагын 2 миллион 400 мең сум ташламалы кредитлар бирелде. Район хакимияте вакытында хезмәт хакын түләү һәм аны даими күтәрүне күз уңыннан төшерми. Быел ул 4,3 процентка артты һәм уртача 10282 сумга җитте. Мондый уңай үзгәрешләр бигрәк тә яшьләр арасында иртәгәсе көнгә ышаныч уята. Соңгы ике елда район халкының табигый үсеше күзәтелә. Быел районда 377 бала туган. Законлы никахка кереп гаилә төзүчеләр саны да арта бара, быел ул үткән елгыдан 5кә күбрәк. Тәтешле районы тарихында берничә дистә ел булмаган хәл — Югары Тәтешледә яшәүче Елена һәм Валерий Шәрәфетдиновлар гаиләсендә өч игезәк сабый дөньяга килде! Ультратавыш ярдәмендә тикшерү үткәргән табиб өч бала — ике ул һәм бер кыз туачагын әйткәч, Елена белән Валерий башта каушап кала, курку катыш шатлык тойгылары били аларны. Әле бергә яши башлауларына бер генә ел булган Шәрәфетдиновлар күп балалы ата һәм ана булачаклар. Чөнки алар карамагында Еленаның беренче никахтан туган дүрт яшьлек кызы Әдилә һәм опекунлыкка алган 15 яшьлек энесе Сергей да бар. “Күп балалы ана булырмын дип күз алдына да китерми идем, тагын берне табып үстерү иде безнең теләк”, — ди Елена. “Баштарак гаҗәпләнүебезнең чиге булмады, аннан соң инде сабыйларның якты дөньяга килүен көтеп алдык”, — ди Валерий. Гаиләдә бәләкәчләр тууына иң шатланганы Әдилә булгандыр. Ул аларның яныннан бер генә минутка да китми.

Хуш киләсең, Куянкай!

31 декабря

Курка-курка эз чуалтып чабучы озынколак түгел инде бу, ә бер кайгысыз печән кетердәтеп читлегендә көн күрүче йорт хайваны. Ничек каршылый икән Яңа елны безнең “символ”? Авылларда, халыкның үз йортлары булган шәһәрләрдә дә күпләп үрчетелә йорт куяны. Ите бераз ят аш кебек тоелса да, җиңел үзләштерелә, файдалы. Эре терлек белән чагыштырганда, асрар өчен әллә нинди күп көч тә саласы түгел кебек. Монысы читтән караганда шулай. Ә гамәлдә ничек? Әйдәгез, йорт куяннары яшәгән сарайга кереп чыгыйк. Кушнаренко район үзәгендә яшәүче Нәфисә һәм Юрий Тарасовлар алтмышка якын куян асрыйлар. — Пенсиягә кадәр без Таймырда яшәдек, — дип сөйли хуҗабикә. — Анда башлыча чит илләрдән китерелгән, еллар буена складта яткан ит сатыла иде. Кая инде ул бездәге каз-үрдәкләр... Бәхеткә, ирем сунарчы, балыкчы. Шуңа да без кыр куяннары, болан, кыр тавыгы итеннән өзелмәдек. Үскәндә бер төрле туклансак, җир читендә яшәгәндә гадәтләрне үзгәртергә туры килде. Туган якка кайткач куян асрауны хуп күрдек. Җәйдән азыгын хәзерләп куйгач, әлләни авырлыгы юк. Сыер караган кебек таңнан торып савасы, тирес түгәсе, көтү көтәсе түгел. Аннан алар бик тиз үрчиләр дә. — Үрчем өчен бездә Борис җавап бирә, — ди канәгать елмаеп Юрий Леонидович һәм читлектән без моңача күрмәгән, гадәттән тыш олы куян тартып чыгара. Баксаң, Боря “фландер” токымыннан икән. Хуҗа аны Чиләбе өлкәсеннән үк кайтарткан. Аннан башка биредә затлы тунлы “шиншилла”, зур колаклы “бабочка” куяннары да бар. Алтын куллы хуҗа аларга үз технологиясе буенча читлекләр ясаган. Кызыл күзләрендә әлеге тормышларыннан канәгатьсезлек күренмәде куянкайларның.

Президентка баймаклылар рәхмәт белдерә

31 декабря

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов блогына Баймак шәһәреннән рәхмәт белдереп язалар. Атап әйткәндә хатта болай диелә: “Хөрмәтле Рөстәм Зәкиевич! Баймак халкына биргән вәгъдәләрегезне үтәгән өчен Яңа ел алдыннан Сезгә рәхмәт белдерәбез. Безнең микрорайонга газ килә! Урамнарда торбаүткәргечләр сузылды, аларны йортларга кертәсе генә калды. 2011 елда зәңгәр ягулык йортларыбызны җылытачак. Сез Кыш бабай кебек изге теләкләребезне тормышка ашырдыгыз. Күпләр бу блогта, киләчәккә ышаныч туды һәм безнең тормышыбыз үзгәрәчәк, дип яза. Без моңа ышанабыз һәм үзгәрешләр җилен тоябыз. Бу барлык тармакларда чагыла, кешеләр дә һич кыенсынмыйча аралаша башлады. Сезгә исәнлек, кимемәслек көч-куәт, иминлек һәм гаилә бәхете телибез! 31 декабрьдә төнге сәгать 12дә курантлар белән барлык республика халкы өчен хыяллары тормышка ашу сәгате суксын.”

Уфа елга йомгак ясады

30 декабря

28 декабрьдә башкала хакимиятендә матбугат конференциясе булды. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев 2010 елда башкаланың социаль-икътисади үсеш йомгаклары белән таныштырды, журналистларның сорауларына җавап бирде. — Исәпләүләр буенча, 2010 елда сәнәгать җитештерүе индексы 109 процент тәшкил итәчәк. Шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләре тарафыннан 398 миллиард сумнан артыграк товар җитештерелде һәм хезмәтләр күрсәтелде. Бу күрсәткеч 26 процентка үсте. Шәһәр икътисадына агымдагы елның 9 аенда салынган инвестицияләр күләме 36 миллиард сумнан артып китте, — диде Павел Качкаев. 2010 елның 11 аенда барлык төр финанслау исәбенә 475 мең квадрат метр торак йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бу күрсәткеч, 2009 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 108,7 процент булды. Ел азагына кадәр 650 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла, бу узган ел күрсәткеченнән 86 мең квадрат метрга күбрәк. Агымдагы елда Уфада балалар бакчалары мәсьәләсен хәл итү буенча актив чаралар күрелде. Профиле үзгәртелгән мәктәпкәчә балалар учреждениеләре кире кайтарыла, эшләгәннәре реконструкцияләнә һәм капиталь ремонт үткәрелә, яңалары төзелә. Шәһәрдә балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү дәвам итәчәк.

Күгәрчен эшкуары лидерлар арасында

30 декабря

Күгәрчен районының Морак авылындагы Азат Маннанов җитәкчелек иткән “Атлант+” предприятиесе күптән инде якташлары арасында уңай бәя алган. 1997 елда диңгез продуктлары эшкәртүгә җайлашып башланган эш бүгенге көндә ныклап аякка баскан, районда гына түгел, республика күләмендә үзен таныткан шәхси предприятие санала. Районда һәм республикада оештырылган “Гаилә бизнесы”, шәхси эшкуарлар арасында үткәрелгән башка бәйгеләрдә актив катнашып килгән Римма һәм Азат Маннановлар быелгы җәйдә “Башкортстанның иң яхшы товарлары” республика конкурсында финалга чыгып, диплом белән бүләкләнгән. Ә иң мөһиме — тырыш эшкуар кече һәм урта бизнес лидерлары арасында Самара өлкәсендә уздырылган мәртәбәле чарадан “Идел буе, Урал һәм Себернең алтын фонды” премиясенә лаек булып, лауреат исеме яулап, орден белән бүләкләнеп кайткан. Бу абруйлы орденга Башкортстаннан бары тик өч эшкуар лаек булган. “Атлант+” предприятиесе әлеге көндә куллануга 40тан артык төрле балык чыгара. Аларны үзебезнең Миякә районыннан да, Ырынбур өлкәсеннән дә, Мәскәү һәм Петербургтан да, хәтта ерак Себер якларыннан да кайтарталар. Халык арасында бигрәк тә семга, форель, скумбрия, сельдь, минтай балыкларына ихтыяҗ зур. Ыслап та, тозлап та, консервалап та, шулай ук туң килеш тә сатуга чыгарылган бу төр продукциягә хәтта кризис вакытында да сорау кимемәгән. Киресенчә, соңгы вакытта җитештерү күләме арткан, сыйфатлы продукцияне тарату географиясе киңәя, кайбер күрше районнарга продукция икешәр тапкыр озатыла башлаган. Пресслау цехында эшнең биш төрле ысул белән башкарылуы аеруча нәтиҗәле баруы турында да сөйләп үтте “Атлант+” хезмәткәрләре.

Каләмовларның бәхет ачкычы

29 декабря

Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, бүген күпчелек гаиләләрдә бер яисә ике генә бала тәрбияләнә. Шулай да, сирәк булса да, ишле гаиләләр дә очрый. Шундыйларның берсе Краснокама районы Яңа Каенлык авылында яши. Бу якларга юл төшкәч, Каләмовлар гаиләсенең дә хәлен белеп чыктык. — Бөтенесе дә бер үк сорауны бирә, — ди биш бала әнисе Зөлфия Каләмова. — Мөгаен, сез дә биш баланы ничек карап өлгерүем, һәммәсенә дә ничек җитешүем белән кызыксынасыздыр. Чыннан да, читтән караганда тормышым туктаусыз мәшәкатьтә үтә кебектер. Бәлки, мине кызганучылар да бардыр. Ләкин мин үземне дөньядагы иң бәхетле анага тиңлим. Ни өчен, дисезме? Берсеннән-берсе сәләтле, шук, ярдәмчел балаларым булганга. Иремнән дә уңдым. Башкортстан җитәкчелеге “Ана даны” медале тапшырды. Әйткәндәй, балаларны бер мин генә карамыйм бит. Зур үскәннәре әйткәнне көтмичә кечеләрен тәрбияли. Алай гына да түгел, алар өйне дә җыештыра, йорт эшләрен башкарганда да ярдәмләшә. Утка һәм суга ташламалы шартларда акча түләвебез, балаларның мәктәптә түләүсез туклануы да куанычлы. Шул ук вакытта балалар бакчасына йөрүче ике балабызга акча түләвебез гаилә бюджетында чагылыш таба. Республика җитәкчелеге бу мәсьәләгә дә игътибар итсен иде. Без килгәндә йорт хуҗасы Илсур ерак Себер якларында эштә иде. Унберенче сыйныфта укучы Илгизәр балалар бакчасыннан Зинир белән Зинираны алырга киткән. Энесен һәм сеңлесен сабыр гына көтеп утыручы алтынчы сыйныф укучысы Инзил белән сөйләштек: — Миннән бөтенесе дә көнләшәдер. Чөнки апам белән абыем да, энем белән сеңлем дә бар. Без күмәк булгач эш эшләгәндә дә, уйнаганда да күңелле. Ишле, тату, эшсөючән гаиләдә үсүемә бик шатмын. Күп булсак та, яшьтәшләребез кебек заманча киенәбез. Күптән түгел әти-әнием компьютер да алып бирде, — диде ул. Ниһаять, Инзилә — спорт түгәрәгеннән, нәниләр балалар бакчасыннан кайтты. Без исә, быел гына сарай кадәр агач йорт төзеп кергән Каләмовлар гаиләсенә бәхетләр теләп, юлыбызны дәвам иттек.

Инкыйраз, син бездән ерак кач!

29 декабря

Бу — күптән көтелгән һәм сүздә генә түгел, гамәлдә дә, озынаюга авышкан көн кебек, матур үзгәрешләргә, яхшы башлангычларга йөз тотуны хәбәр иткән бик мөһим, хәтта тарихи бер күренеш булды. Ике тугандаш халыкның ил башлыклары Рөстәм Хәмитов һәм Рөстәм Миңнеханов сәхнәдә, тантаналы шартларда Башкортстан һәм Татарстан арасында төзелгән хезмәттәшлек һәм дуслык килешүенә кул куюларын расладылар, бер-берсен, халыкларны олы вакыйга белән котладылар. Икътисад, фән, мәгариф, мәдәният өлкәләренә кагылган олы шартнамә, беренче чиратта, җөмһүриятләрдәге барлык халыкларның тормыш һәм яшәү мәнфәгатьләрен үтәүгә юнәлгән килешү, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Без, башлыклар, ярлыкка култамгаларыбызны салдык, ә анда язылган ниятләрне гамәлгә ашыру сезнең өстә, халык өстендә”, дип әйткән сүзләрен истә тотсак, шартнамә — безнең халыкларны бердәм идеяләр, максатлар нигезендә тыгызрак туплау, берләштерү юнәлешендә дә мөһим адым. Әлбәттә, без кыска хәтерле булырга яисә бизәкле кәгазьгә алданган кешеләр тәэсире калдырырга җыенмыйбыз. Башкортстан һәм Татарстан республикалары арасында хезмәттәшлек, дуслык килешүе 1989 елда ук төзелгән иде. Ике дистәдән артык ел агышында кабул ителгән ниятләрнең кайсы гамәлгә ашкан, кайсы һавада асылынып калган — моны хәзер сәясмәннәр үзләре дә ачык әйтә алмас. Шөкер, болгавыр заман сабаксыз калмады, матур сөйләп катыга утыртучы хакимнәрне танырга өйрәндек, ил өстенә тартылган сәясәт пәрдәсенә карата да иллюзияләр тотмыйбыз. Тик дуслык, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү юлына басып кына халыклар бәла-казалардан арына, киләчәккә кыю атлый ала. Әнә шундый психологик халәттә булганга, бик күпләр президентларның, адашларның ихластан хезмәттәшлек, дуслык тамгасы беркетүләрен аеруча шатлык-сөенеч хисләренә чумып каршылады да бит!


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»