Җәмгыять

Транспорт арткан саен җинаятьчелек кими

19 января

Кичә БР буенча Эчке эшләр министрлыгында тантаналы чара узды: Русия Эчке эшләр министрлыгы Тыл департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары, милиция генерал-майоры Станислав Трушин министр Игорь Алешинга “Форд Фокус” автомобильләре ачкычларын тапшырды. Биш автомобильнең һәркайсысы санлы видеотеркәүче җайланма, алкоголь концентрациясе анализаторы, тизлекне үлчә-геч, караңгылатылган тәрәзәләрнең яктылыкны үткәрү үлчәгече, “ГЛОНАСС” системасы белән җиһазландырылган. Автомашиналар “2006-2012 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген күтәрү” федераль максатлы программа чараларын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган. — Заманның соңгы техник яңалыкларын сыйдырган бу автомобильләр эшегезне җиңеләйтер һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрер, шәһәр урамнарында һәм юлларда тәртип сакларга һәм тотрыклылыкны тәэмин итәргә булышыр, дип ышанасы килә. Автомобильләр нинди, сорау да шундый булачак, — диде Станислав Владимирович хокук сакчыларын сәламләп. — Башкортстан бу автомашиналар белән генә чикләнмәячәк, ел дәвамында тагын берничә тапкыр шундый чарага җыелачакбыз, — дигән ышаныч белдерде Игорь Алешин.

Исемендә — җисеме

19 января

Кушнаренко районында төрле милек формаларындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында муниципаль карамактагысы берәү генә. Исеме бик өметле — “Добрый хлеб”. Җисеме ничегрәк икән соң аның? Кемнәр хезмәт сала биредә? Әйдәгез, хуҗалык белән якыннанрак танышыйк. Предприятие 2006 елда барлыкка килгән. Биредә 3 400 гектарда иген игәләр, 300 баш эре мөгезле мал асрыйлар. Былтыргы корылыклы елда ярыйсы гына уңыш җыеп алганнар. Бигрәк тә арыш уңышы сөендергән. Бөртекле культураларның эссегә чыдам сортларына өстенлек бирү үзен аклады, диләр биредә. Гомумән, һәрнәрсәне төптән уйлап, нәтиҗәсен алдан күзаллап оештырыла монда эшчәнлек. Хуҗалык район үзәгеннән читтәрәк яланда урнашкан. Эшчеләрне вахта автобусы йөртә, аларның тулай торакта яшәгәннәре дә бар. Ашханә бар, андагы төшке аш... 7 сум тора. Уртача хезмәт хакы 5-6 мең сум тәшкил итә. Ә механизаторлар сезонда 25әр мең сум акча эшли. Алар башка хуҗалыклар, хәтта чит районнарны да хезмәтләндерә. Кечерәк МТСны хәтерләтүче механизаторлар бригадасы 2009 елда халыкка 14 миллион сумлык хезмәт күрсәткән. Узган елда исә, билгеле сәбәпләр буенча, бу өлкәдәге табыш 6 миллион сумга калган. Фәних Рамазанов, Александр Бородич, Илдус Назаров кебек уңганнар эшләгәндә, алдагы сезонда күбрәк табышка өмет итәргә дә була. Хуҗалык оешканда саны 80нән артмаган терлек бүген 300 башка җиткән. Биредә терлекчеләр, савучылар хезмәте зур, билгеле. Аны ферма мөдире Венер Сәфәргалин оста оештырган. Гомумән, хуҗалыктагы белгечләр һәрберсе үз урынында. Вил Хафизовтан, әйтик, заман инженеры сурәтләмәсен язарга була — техника “телен” туган теледәй аңлаучы, җитез, җор телле ир-егет ул.

Үсмерләрне вакытлыча сыендыру үзәге ачылды

18 января

Кичә Уфа районының Зинино авылында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус тактик күнекмәләре үтте. Республика башкаласында исә Эчке эшләр министрлыгы каршында Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту республика үзәге ачылды. Әлеге чараларда Русия Эчке эшләр министрлыгының Тыл департаменты начальнигы урынбасары милиция генерал-майоры Станислав Владимирович Трушин, Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, милиция генерал-майоры Игорь Алешин һәм башкалар катнашты. Махсус тактик күнекмәләрдә эчке эшләр органнарының, Эчке эшләр министрлыгы аппараты подразделениеләре, махсус һәм аерым тәгаенләнештәге милиция отрядлары, ведомстводан тыш сак хезмәте, Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, һөнәри әзерлек үзәге, Русия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең 6795нче хәрби часте курсантлары, шулай ук “Альфа” һәм “Волкодав” хосусый сак предприятиеләре хезмәткәрләре — 800гә якын кеше катнашты. Махсус тактик күнекмәләрдә Уфа шәһәрендә гадәттән тыш хәлләр буенча ситуация фаразланды. Махсус тактик күнекмәләр үткәргәндә хезмәткәрләрнең, җитәкчеләрнең кышкы шартларда гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча чаралар үткәргәндә төркемнәрнең берлектә эшләү осталыгын күтәрү максаты куелды. Урыннарда гадәттән тыш хәлләр килеп туганда шәхси составны эш-гамәлләргә әзерләү буенча чаралар планлаштыру дәресләре үтте, махсус чаралар кулланылды. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршында Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәге ике катлы кирпеч бинадан гыйбарәт. Аның гомум мәйданы 995 квадрат метр, җир участогы 3573,1 квадрат метр мәйданны били. Төзелешкә акча “Русия балалары-2007-2010 елларга” федераль максатлы программасы кысаларында 2007 елда федераль бюджеттан бүленгән иде. Заказчысы — Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, проектлау оешмасы — “СтройПроект 2000” җәмгыяте.

Исемнәр яңгырый, эшләр турында ишетелми

15 января

Республикадагы хәйрия фондлары ни белән шөгыльләнә?

Бүген республикада байтак хәйрия фонды эшләп килә. Күпчелегенең барлыгын да, ни белән шөгыльләнгәнен дә белмибез. Кыскасы, бу хакта еш язылмый, сөйләнми, күп очракта аларның эшчәнлеге ниндидер шик һәм бик күп сораулар гына тудыра. Кайдадыр, кемнеңдер хәйрия фонды ачканын ишетү белән күпләргә тынгы бирмәгән беренче сорау: ә нигә кирәк ул аңа? Бөтен дөнья ничек тә күбрәк акча эшләргә тырышкан бер заманда кемдер, имеш, шул тир түгеп тапкан тиеннәрен бөтенләй чит кешеләрнең проблемаларын хәл итү өчен таратып утырсын. Була торган хәлме соң бу? Әйе, кеше нәфесенең чиге-чамасы юк. Булган саен күбрәк кирәк, затлырак, баерак кирәк. Йортның ике түгел, өч катлысы кирәк, машинаның былтыргысы түгел, мотлак быел чыкканы һәм соңгы маркалысы булсын. Кемдер унитазын да алтынга алыштыра, чөнки мөмкинлеге бар, башкалардан аерылыр җире бар. Кыскасы, кем ничек булдыра, шулай кылана. Милке арткан саен кеше үзен ышанычлырак тоя. Дөресрәге, тоярга тиеш. Шул ук вакытта бай һәм имин илләр ни өчендер депрессияләр һәм үз-үзен үтерүчеләр саны буенча алда бара... Хәер, Русиягә әйләнеп кайтыйк. Бездә хәйрия өлкәсенә һәм аның белән шөгыльләнүчеләргә ышанмаучылык кешенекен тартып алу — бу нормаль, ә кемгәдер нидер бирү — сәер һәм шикле күренеш дигән киң таралган инануга кайтып кала. Халыкның аңына шул кереп оялаган: кеше шәфкатьлелек белән шөгыльләнә икән, димәк, аның намусы чиста түгел, гөнаһларын юа. Яисә шушы изге эштә акча эшләп калырга омтыла — үзен һәм фирмасын рекламалый, акча “юа”. Яхшылыкны күрергә теләүчеләр, риясызлыкка ышанучылар сирәк. Хәйрия фондларының эше нигездә нидән гыйбарәт? Алар хәллеләрдән акча җыеп, аны мохтаҗларга тарату белән мәшгуль. Сүз дә юк, бүгенге көн Робин Гудларының эше бик кирәкле һәм әһәмиятле. Ләкин дөньяда мохтаҗлар шулкадәр күп һәм аларның проблемалары шулкадәр җитди, аларны бер тапкыр бирелгән сәдака гына хәл итмәячәк. Шушыны аңлап, кайбер хәйрия фондлары эш рәвешләрен үзгәртте: алар акча алып бирү белән генә шөгыльләнми, ә мохтаҗларның проблемасына дәүләтнең игътибарын җәлеп итәргә, нәрсәнедер тамырыннан үзгәртергә тырыша.

Мичтә... йөз миллион сум яндырылды!

14 января

Акчаның һәр тиене, һәр сумы тир түгеп, эшләп табыла. Таң белән торып эшкә китеп, кичен арып кайтучылар моны яхшы аңлый. Ә бот күтәреп, диванга ятып, түшәмгә төкереп кенә “череп баеп” буламы? Уфада бер малтабар шушындый юл белән йөз миллион сум (!) акча эшләгән. Ләкин бу очракта “эшләгән” сүзен “ясаган”га алыштыру урынлы булыр. Чөнки малтабар чын мәгънәсендә “акча фабрикасы” ачып, акча баса башлаган. Җинаятьче төшемле “бизнесын” ничек оештырган? Малтабарга нинди җәза билгеләнгән? Уфа фанера комбинатында ялган акчаларны яндыру вакытында шул хакта да сүз булды. — Бүген утта янган биш йөзлекләр чын акчадан тамчы да аерылмый диярлек, — диде Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлегенең кредит-финанс системасын яклау бүлекчәсе җитәкчесе, милиция полковнигы Ренат Халиков. — Моңа һич тә аптырыйсы юк. Чөнки ялган акчаларны хәтта банкоматлар да кабул иткән. Ни өчен дисезме? Малтабар акчаларны миллион сумлык җиһазда, чит илдән кайтарылган махсус кәгазьдән ясаган. Нәтиҗәдә, басылган акчаларны банкларның саклау системалары да ачыклый алмаган. Җинаятьчеләр акчаларны республиканың, шулай ук илнең берничә төбәгендәге банкларда “юарга”, ягъни чын акчаларга алыштырырга уйлаган. Моның өчен ун пластик карта файдаланылган. Гомумән, махсус операция барышында йөз миллион сум (!) ялган акчаны кулга төшерү сирәк күренеш. Шушы кадәр күп акча ясау очрагы Төньяк Кавказда гына теркәлгән иде. Без бу “мул уңышыбыз” белән шатланырга теләмибез. Арытаба тагын да уяу булачакбыз. Төшемле “бизнесны” оештыручының 20 елга төрмәгә утыртылуы башкалар өчен сабак булсын. Ә бу эш 2007 елда Уфада тире ярминкәсеннән тугыз миллион сумлык 350 затлы тун урлаудан башлана. Бер елдан соң җинаятьтә гаепләнүче 44 яшьлек малтабарны, аның хатынын һәм танышын кулга алалар. Аларның вакытлыча яшәгән фатирында кыйммәтле җиһазлар һәм 100 миллион сум акча да табыла. “Бизнес”ның бөтен серләре ачыла. Малтабар, ялган акчаларның сыйфатын күтәрү максатында, балигъ булмаган улын полиграфия училищесына укырга кертә. Ләкин беркемнең дә планы гамәлгә ашмый. Былтыр Уфа шәһәренең Октябрь районы суды сигез кешедән торган җинаятьчел төркемгә карар чыгарды. Нәтиҗәдә, малтабар — 20, калганнар 3-12 елга рәшәткә артына эләгә.

Террорчылар кулга алынды

13 января

омончыларның күрсәтмә чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады

Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелгән актуаль мәсьәләләрнең берсе санала. Башкортстанда бу максатка төрле алымнар ярдәмендә ирешелә. Балаларга лекцияләр укыла, музейларга экскурсияләр, ветераннар белән очрашулар оештырыла. Кичә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының милициянең махсус тәгаенләнештәге отряды базасында үткән ачык ишекләр көне дә лаеклы алмаш тәрбияләүгә булышлык итә. Иглин районы Охлебинино авылы социаль приютыннан, Уфаның үсмерләр клубларыннан килгән ике йөзгә якын бала омончыларның күрсәтмә чыгышларын шаккатып карады. Башкортстан буенча Эчке эшләр министры Игорь Алешин болай дип чыгыш ясады: — Кышкы каникулның бүгенге көне сезнең күңелгә якты тәэссоратлар белән сеңеп калачак. Ни өчен? Мәгълүм булуынча, Яңа елга бүләкләр бирәләр. Без дә сезгә бүләкләр әзерләдек. Министрлыкның иң батыр, мәргән, җитез егетләреннән тупланган отряд сезгә үз осталыкларын күрсәтәчәк. Яхшы укысагыз, спорт белән шөгыльләнсәгез, үскәч сез дә элита отряд сафына баса аласыз. Безгә лаеклы алмаш булып үсегез! Балаларны Уфа шәһәре хакимиятенең яшьләр комитеты рәисе Татьяна Коротеева, ОМОН отряды командиры Ирек Сәгыйтов һәм башкалар тәбрикләде. Ниһаять, күрсәтмә чыгышларга вакыт җитте. Хокук сакчылары сугышу осталыгы күрсәтте. Балалар омончыларның калын такталарны терсәкләре белән бәреп уртага яруына шаккатты. “Тигр” маркалы махсус хәрби машинага төялгән омончылар шартлаткыч кулланып, автоматлардан атып, “террорчыларны кулга алды”. Музейга экскурсия, тезелеп торган хәрби техника, кораллар белән танышу да тәэссоратларга бай булды. — Боевикларда гына караган танкларны күрә алуыма чиксез шатмын, — диде шат елмаеп Охлебинино социаль приютыннан килгән ун яшьлек Андрей Романщенков. — Мондагы абыйларның осталыгына сокландым. Киләчәктә милиционер булу теләгем тагын да ныгыды. Бөтен дусларым исеменнән бу чараны оештыручыларга чиксез рәхмәт җиткерәм!

Хаклар турында хаклык

13 января

Яңа елдан азык-төлеккә бәяләр артты, дигән сүзләр чынбарлыкка туры киләме?

Яңа елга берчә шатланып, берчә хәвефләнеп аяк бастык. Ел башыннан азык-төлеккә, ягулыкка, коммуналь хезмәтләргә хаклар артты. Моны инфляциягә, энергия ресурсларына чыгымнар күтәрелүенә, тагын әллә нәрсәләргә бәйләделәр. Кыскасы, сәбәпләрен таптылар. Ә бит республика Президенты һәм Хөкүмәте азык-төлек бәяләрен авызлыкларга дигән фәрман биргән иде. Ләкин кайбер сәүдә нокталары республика җитәкчелеге таләбен “ишетми калуны” кулайрак күрде. Кичә без берничә кибеттә, Үзәк базарда булып, бу хәлләргә үзебез инанып кайттык. Тәүдә Матбугат йорты каршындагы 5нче кибеткә кереп чыктык. Бүген Җаваплылыгы чикләнгән 5нче азык-төлек кибете җәмгыяте дип аталган бу сәүдә ноктасында шикәрнең килограммы 39 сум. Ак майны— 150, сырны 250 сумга алырга була. Халык арасында популяр “Веселый молочник” сөте майлылыгына карап 28-29 сум тора. Арыш ипие — 20-26 сум, 17 сумга бик тәмле Кырмыскалы ипиен китергәннәр, карабодайның килосын 68 сум белән сатканнар, әлегә ул юк. — Яңа елдан соң бәяләр бик күпкә артты, димәс идем. Әле узган елгыларны сатабыз. Икмәк-сөткә хаклар артмады. Сырга өч сум өстәлде. Әлбәттә, үзебезнең теләк белән түгел, поставщиклар безгә арттырып китерә икән, кибет шуңа 15-25 процент өсти, — ди кибетнең бүлек мөдире Тәнзилә Шәрәфетдинова.

Халык кесәсен кем такырайта?

13 января

Азык-төлеккә бәяләр арту узган елгы корылык нәтиҗәсе генәме?

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң шәһәр кибетләрендә җанлылык янә көчәя башлады. Сатып алучының кәефе никадәр күтәренке булса да, азык-төлек кыйммәтләнүгә битараф кала алмас ул. Узган елгы корылык, гомумән, ел башыннан туклану продуктларына хакларны күтәрүгә китерәчәк дип фаразлаганнар иде. Яңа елдан соң мондый хәл русиялеләр өчен яңалык түгел. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәсәлән, илдә азык-төлек товарларына, шул исәптән яшелчә-җимеш продукциясен исәпкә алып, 2008 елда 16,5 процентка арткан. Ә инде гомум инфляция дәрәҗәсенең 8,8 процент тәшкил итүен билгеләгәндә, Русиядә ул күрсәткеч 6,1 процент. 2010 елда моның киресе күзәтелде. Җәйге корылык, уңышның өлешчә юкка чыгуы аркасында яшелчә-җимеш продукциясенә хаклар ноябрь ахырына 34 процентка күтәрелде. Шул ук вакытта инфляция дәрәҗәсе 7,6 процент булып, азык-төлеккә хаклар тулаем алганда 10,6 процентка үсте. Белгечләр, шул рәвешле 2011 елда да туклану продуктларына бәяләр югары булып калачак, дип фаразлый. Башкортстан агросәнәгатьчеләренең узган елгы уңышлары элекке кебек мактанырлык булмаса да, республика халкын тәэмин итәрлек ашлык үстерделәр, ит һәм сөт җитештерделәр. Яңа елны тармак яңа министр белән каршы алды. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Эрнст Исаев яңа вазыйфада тәүге көннәрдән үк җиң сызганып эшкә тотынды. Кыйгы, Балакатай, Мәчетле, Дуван, Салават районнарына эш сәфәре барышында Эрнст Фәрит улы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булып, көн үзәгендә торган проблемалар белән танышты. Гомумән, илебездә узган елгы корылык халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклек тудырмасмы? Башкортстанда әлеге юнәлештә нәрсәләр эшләнә — шушы сорауларга җавап эзләп карыйк.

Максатыбыз — халыкны эшле итү

12 января

Сер түгел, авылда яшәүчеләр эш белән тәэмин ителү мәсьәләсендә бүген аеруча зур авырлык кичерә. Биредә эшсезлек күмәк хуҗалыкларның таркалуы, сәнәгать предприятиеләренең базар шартларында көндәшлеккә каршы тора алмавы, уйланылмаган кулайлаштыру сәясәте кебек сәбәпләр аркасында барлыкка килде. Фаҗигагә тиң бу күренеш хезмәткә яраклы яшьләрне дә, өлкәннәрне дә читләтеп узмады. Мәчетле районында эшсезләргә ярдәм ничек оештырылган? Шушы сорау белән без районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гөлназ Кадыйровага мөрәжәгать иттек.

Һәлак булган балаларның гаиләләренә матди ярдәм

11 января

8 гыйнварда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Калтасы районында кар астында калып һәлак булган ике үсмер — Виктор Минингалин һәм Андрей Евсеев гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү турында карар чыгарды. Һәр гаиләгә 75 мең сум акча түләнәчәк. Башкортстан Президенты ике гөнаһсыз сабыйның гомерен өзгән фаҗига уңаеннан балаларның якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. 5 гыйнварда Калтасы районы буенча милиция бүлегенә Актуган авылында яшәүче ханым үзенең 12 яшьлек улы Виктор югалуы турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә. Бер көн элек үсмер үзенең 15 яшьлек дусы Андрей белән уйнарга чыгып китә, әмма алар өйгә әйләнеп кайтмый. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре балаларны эзләргә чыга. Аларга шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм урындагы халык кушыла. 7 гыйнварда балаларның гәүдәләре авылдан ерак түгел кар астыннан табыла. Хокук саклау органнарыннан алынган якынча мәгълүматлар буенча, балалар шундагы чокырга төшеп, кар астында калган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»