Җәмгыять

Дивизия тарихындагы билгесез сәхифәләр

23 января

Совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан архивларның һәм махсус хезмәтләрнең ябык сейфлары ачылды, бик күп документлардан “яшерен” билгесе алынды. Тикшеренүчеләргә бүген дөреслекне ачу мөмкинлеге бирелә, чөнки тулысынча ачыкланмаган хәл-вакыйгалар әлегә бик күп. Русиянең “Содружество” хәрби хезмәт инвалидлары иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе әгъзалары Русия Оборона министрлыгының Үзәк архивы документлары белән танышты. Алар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе полкларының беренче командирлары һәм сигезенче кавалерия корпусының кайбер командирлары турында шактый мәгълүмат туплады. Бүген аларның кайберләрен “Кызыл таң” укучыларына тәкъдим итәбез.

Республика халкына ярдәмгә

22 января

“Панорама Башкортостана” журналы Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс институтының Уфа филиалы белән берлектә торак, страховка һәм финанс мәсьәләләрен яктыртучы брошюралар чыгарды. “Торак мәсьәләсен ничек хәл итәргә?” дип аталган чыгарылышта торак сатып алуның төп ысуллары турында бәян ителә һәм ипотека кредитының, торак кооперативына керүнең һәм торак төзелешендә өлешчә катнашуның төрле юнәлешләре тикшерелә. Биредә Башкортстанда гамәлгә ашырыла башлаган яңа механизм — торак төзелеше өчен акча туплау системасы турында мәгълүмат та бирелә. Бу модель гражданнар тарафыннан торак сатып алуга акчаны арзан кредитларга алып һәм бюджет субсидияләре алып туплау мөмкинлеген күз уңында тота.

Учалыда тормыш кайный

21 января

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов узган шимбәдә Учалы районында булды. Чураман авылында суүткәргеч ачылды. Биредә яшәүчеләр ике чакрымга суга йөрмәячәк яисә авылдагы бердәнбер скважинага чиратка тезелмәячәк. Хәзер аны 15 колонка алмаштырды. Бу турыда Чураман халкы күптән хыяллана иде. Биредә яшәүчеләр республика Президентына рәхмәт белдерде. Суүткәргеч 4,2 чакрым озынлыгында, ул “2013 елга кадәр авылны үстерү” максатлы федераль программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2012 елның октябрендә төзелә башлаган. Республиканың максатлы инвестицион программасыннан — 8 миллион сум, Русия бюджетыннан 500 мең сум акча бүленгән. Төзелеш-монтаж эшләрен Сибай шәһәренең “Техноресурс” җәм­гыяте гамәлгә ашырган. Шушы программа акчасына узган елда Имангол авылында суүткәргеч төзелгән, алдагы чорда тагын 12 торак пунктында эшләр җәелдереләчәк. Быел Иске Бәйрәмгол, Сәфәр, Кунакбай, Мансур авылларында төзелеш эшләре башлауга дәүләт эскпертизасыннан уңай җавап алынган. Арытаба Рөстәм Хәмитов “Озерное” бакыр колчеданы чыганагын карады. Быел көз Учалы тау-баектыру комбинаты аны үзләштерә башлаячак. Чыганакның товар запасы 6 миллион тонна руда тәшкил итә. Казылмаларны чыгару җир асты ысулы белән башкарылачак. Предприятие “Озерный”да рудник төзү эшләренә 2009 елда ук керешкән. Быел шахтаның төп юлы, җилләтү корылмасы файдалануга тапшырылачак. Агымдагы елда 300 мең тонна руда чыгару планлаштырыла. Биредә 119 эш урыны булдырылачак. Объектның смета бәясе 4,5 миллиард сум тәшкил итә. Карьерның проекттагы җитештерүчәнлеге — елына 400 мең тонна руда белән исәпләнә. Чимал базасы кимендә 15 елга исәпләнгән.

Эшләгән эшең бумы?..

21 января

Бөек Тукайның узган гасыр башында язылган “Государственная Думага” шигыре бүгенге чынбарлыкта да көн кадагына суга

Яңа ел каникулларыннан соңгы тәүге озын эш атнасы да, ниһаять, артта калды. Авырлык белән булса да, ил гадәти эш режимына кайтты. Башка дәүләт структуралары кебек үк, Дума депутатлары да язгы сессиядә эшкә кереште. Һәм, әйтергә кирәк, кабул иткән аерым карарлары һәм аерым депутатларның “ялкынлы” чыгышлары белән җәмәгатьчелек телендә киң яңгыраш табарга да өлгерде.

Чит кайгы булмый

18 января

Бәлагә тарыган Михайловларның күпбалалы гаиләсенә бердәм көч белән яңа йорт тергезелде

Октябрьдә Еноктай авылында яшәүче Анфиса Михайлованың йорты янып, алты балалы гаиләнең урамда торып калуы турында язган идек. Район җитәкчелеге беренче көннәрдән үк гаиләгә ярдәм күрсәтергә ашыкты, оешма-предприятиеләр, шәхси кешеләр көче белән җылы киемнәр, акча җыелып, гаиләгә тапшырылды.

Күккә тәрәзә

18 января

Башкорт­станның Милли музеенда Иран Каллиграфлар ассоциациясе һәм академиясе әгъзасы Али Ганджиның “Күккә тәрәзә” дигән күргәзмәсе ачылды. Чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Иран Ислам Республикасы Илчелеге вәкиле Сирус Борзу, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан хәзрәт Сәяхов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, башкаланың “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм башкалар катнашты.

Гомер буе бер заводта

16 января

“Миякә сөт заводы” ачык акцио­нерлар җәмгыяте механигы Рим Вәлиевның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма бар. Уфаның 20нче һөнәри-техник училищесында укып, суыткыч корылмалар мастеры таныклыгы алып кайткан Рим үзе туып-үскән Кыргыз-Миякә авылындагы иң эре сәнәгать предприятиесе саналган сөт заводына эшкә 1971 елда ур­наша. Аның дүрт дистә елдан ар­тык гомере әлеге предприятие бе­лән бәйле. Тазарту корылмалары слесареннан заводның төп җитеш­терү цехы механигына кадәр үсә. Яраткан эшеннән Римне хәрби хезмәт кенә аерып тора.

И бу гомер һәм дә аның югалту-табышлары...

16 января

Беркемнең дә гомере шатлыклардан гына тормыйдыр. Шушы көннәрдә 80 яшен билгеләүче Роза Шәрипова-Бурангуловага да тормыш юлында күп сынаулар аша үтәргә туры килгән. Бигрәк тә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорында үткән балачак михнәтләре аның йөрәген әле дә чәнчеп ала. Аның истәлекләрен бүген без гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.

“Ел кешесе” - горур яңгырый!

15 января

Президент Хакимиятендә җиңүчеләр тәбрикләнде

Республика икътисады үсешенә, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын, сәламәтлеген яхшыртуга зур өлеш керткән бу кешеләр белән якыннанрак танышыйк. Иң элек сәхнә түренә “30нчы төзелеш идарәсе” предприятиесе җитәкчесе, Межгорье шәһәре Советы башлыгы Владимир Абрамчук чакырылды. 1988 елдан әлеге идарәгә җитәкчелек итүче Владимир Павлович бу мәртәбәле исемгә зур социаль җаваплылык тоеп эшләгән өчен лаек булды.

Бәллүр таҗ – Башкортстанда!

15 января

Мәскәүдә үткән “Русиянең бәллүр таҗы” конкурсында Уфаның 44нче мәктәбе укучысы Лия Мостафинага ЮНЕСКОның бәллүр таҗы тапшырылды. Моннан тыш, ул “Милли кием” һәм “Конкурс моделе” номинацияләрендә Гран-прига лаек булды. Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 45 катнашучы арасында Уфа кызы иң талантлысы һәм гүзәле дип табылды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»