Җәмгыять

Республика икътисадын үстерүгә – яңа технологияләр

26 января

Кичә “Башинформ” агентлыгында Башкортстан Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм “МегаФон” җәмгыятенең Идел буе филиалының Башкортстан буенча төбәк бүлекчәсе арасында мәгълүмат коммуникацияләре технологияләре һәм республика халкына хезмәт күрсәтүнең дәрәҗәсен, сыйфатын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Аңа Башкортстан элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов һәм “МегаФон”ның төбәк бүлекчәсе директоры Михаил Иконников кул куйдылар. Килешүгә ярашлы рәвештә, “МегаФон” 2011 елның азагына кадәр республика халкының 80 процентын 3G технологиясенә нигезләнгән югары тизлектәге мобиль Интернет белән тәэмин итәчәк. Башкортстан Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы мобиль радиоэлемтә челтәрләрен үстерүне тизләтүгә булышлык күрсәтәчәк. Яклар, шулай ук, республика территориясендә гамәлгә ашырылучы социаль-икътисади программаларга ярдәм күрсәтү турында килеште. Бүгенге көндә Башкортстанда яшәүче 1800000 кеше “МегаФон”ның абоненты булып тора, аларның 40 проценты өченче буын элемтә хезмәтләре белән файдалана. Үткән елда абонентлар тарафыннан ай саен кулланылган интернет-трафик 5 тапкыр арткан.

Нәселләренең данын югары тотты

26 января

Соңгы җиде-сигез елда “Кызыл таң” битләрендә Салават районында туган бихисап күренекле шәхесләр турында күләмле мәкаләләр бастырганмын икән. Менә алар — Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт, шундый ук зур хезмәтне кыргыз халкына күрсәткән фольклорчы Каюм Мифтахов, җырчылар Хәбир Галимов, Галия Солтанова, хезмәт батыры Марс Сираҗев һәм башкалар. Гәзит битен тоташ алып торган “Сәгадиевлар, Сәгъдиләр, Саадилар” дип аталган язмада саф татар авылы Таймыйдан бер нәселдән булган мәшһүр затлар — мәгърифәтчеләр Һади белән Шәех Сәгъдиләр, аларның бертуган энеләре, татар һәм Шәрык телләре профессоры Габдрахман Сәгъди (Урта Азиядә Саади булып йөргән), аның оныгы — нәфис гимнастика буенча дөнья һәм Олимпия чемпионы Эльвира Саади, Һадиның оныгы — философия фәннәре докторы Артур Сәгадиев һәм башкалар турында сүз барды. Таймый авылында юбилейда йөргәндә шул нәселнең бер вәкиленең: “Безнең бер тармак — Гыйрфановлар, аларны да “Кызыл таң” битләрендә күрәсе килә бит әле”, — дип шаяртып “социаль заказ” бирүенә мин дә: “Гыйрфановларга да чират җитәр”, — дип кенә котылган идем. Шулай итеп, профессорлар Вәкил Гыйрфанов, Камил Гыйрфанов, язучы Агиш Гыйрфанов турында да мәкаләләрем дөнья күрде. Быелгы Башкортстан календаре гыйнвар аенда РСФСРның атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән педагог Сәлимә Гыйрфанованың тууына 100 ел тулуын хәбәр итә. Ул Таймый авылында Кәлимулла Гыйрфанов дигән ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Сүз уңаенда шуны да әйтәсе килә — Гыйрфанның — өч, Кәлимулланың ике хатыныннан 15 бала туган. Бернинди мәктәптә дә укымаган, шулай да гәзит-журналлар аша хәреф танырга өйрәнгән Кәлимулла алдынгы карашлы кеше була, күпсанлы балаларын белемле итәргә барлык тырышлыгын сала. Сәлимә туган авылындагы кызлар мәдрәсәсендә укыганда ук Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал һәм башкаларның әсәрләрен бик кыенлык белән булса да кулга төшереп, йотлыгып укый. Ул арада Таймыйда ике сыйныфлы училище ачыла, Сәлимә анда авыл кызларыннан беренче булып укырга языла. Гаиләнең өлкән кызы буларак, төннәр буе кешегә җеп эрләп, челтәр, шәл бәйләп, туганнарын үстерешергә дә ярдәм итеп, тырышып укый. Авылда оештырылган комсомол ячейкасына да иң беренчеләрдән булып кереп, җәмәгать эшләрендә дә җиң сызганып катнаша. Ахирәтләре белән халык алдына чыгып җырлыйлар, шигырь сөйлиләр.

“Алатау” марканы югары тота

25 января

Кырмыскалы районы хуҗалыкларында кышлату чорында югалтуларга юл куймау бурычы куелган иде. Ул беренче чиратта маллар санын һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне киметмәү белән бәйле. “Алатау” җәмгыяте, мәсәлән, узган елгы корылык шартларында мал азыгын ихтыяҗның 75 проценты күләмендә генә хәзерли алган иде. Әмма хуҗалык җитәкчеләре ит һәм сөт күбрәк кирәк булачагын исәпкә алып, көзен 3,5 миллион сумга 45 баш тана сатып алды. “Алатау”да сыер маллары саны 268 башка җиткән. Соңгы елларда күрсәткечнең тотрыклылыгын сакларга тырышалар. Ит һәм сөт терлекчелеге район үзәгендә урнашкан аграр предприятиенең төп табыш чыганагы булып тора. 2010 ел йомгаклары буенча гомум рентабельлелекнең 5 проценттан ким көтелмәвендә әлеге тармакның өлеше зур. — Райондагы сәүдә нокталарында читтән кертелгән сөт һәм аның продукцияләре елдан-ел кими. Әлбәттә, базар шартларында башка җитештерүчеләргә чик куелмый. Әмма Кырмыскалы халкы үзебезнең продукциягә өстенлек бирә, — дип сөйли “Алатау” директоры Вәзих Мөлеков. Бу көннәрдә җәмгыятьтә көн саен 3 тоннадан күбрәк сөт җитештерелә. Эшкәртү цехында линияләр тәүлек әйләнәсенә диярлек эшли. Сөтнең өчтән бер өлеше биредә махсус пакетларга тутырылып сатуга озатыла. Кибеткә аны 15 сум 50 тиен белән чыгаралар. Әйткәндәй “Алатау”ның башкаладагы Үзәк базар белән хезмәттәшлеге ныклы. Биредә хуҗалыкның үз сәүдә ноктасы бар. Ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләрен уфалылар көтеп ала.

Иске автомобильләрне үтилләштерү дәвам итә

25 января

Русия Федерациясендә файдаланудан чыккан һәм үтилгә тапшырылучы автотранспортка алмашка яңаларын сатып алуны дәртләндерү буенча экспериментның икенче этабы декабрьдә дә дәвам итте. Аны үткәрү тәртибе элеккечә калды. Бу программаны гамәлгә ашыруны 2011 елның сентябренә кадәр дәвам итү планлаштырыла. Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын һәм авыр йөк автомобильләрен, автобусларны үтилләштерү программаларын әзерләү буенча анкеталар җыю дәвам итә. Норматив хокукый яктан тәэмин итү максатында, 2010 елның 12 августында Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 31 декабрендәге 1194 санлы карарына үзгәрешләр кертелде. Атап әйткәндә, программаны гамәлгә ашыру буенча вакытны чикләүләр бетерелде (программа башта 2010 елның 1 ноябренә кадәр генә исәпләнгән иде). Бу үзгәрешләргә ярашлы, программаны гамәлгә ашыру вакыты икенче этапта таныклыклар бирү һәм алар буенча яңа автомобильләр сату вакыты чыгу белән бәйле. 31 декабрьгә программаның икенче этабы буенча 84 меңнән артык таныклык калган. Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы хезмәткәрләре республика территориясендә экспериментны гамәлгә ашыруны координацияләү мәсьәләләре буенча Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Русия Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү департаментының, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы теркәү подразделениеләренең вазыйфалы кешеләре белән хезмәттәшлекне дәвам итә. Үтилләштерүче компанияләргә, дилерларга һәм физик берәмлекләргә консультацияләр бирелә.

Сагынуга җәберләү дә өстәлсә...

22 января

Беренче курс студентларын үз-үзләрен үтерергә нәрсә мәҗбүр иткән?

Ел ахырында республикада бер-бер артлы ике студент үз-үзенә кул салды. Мәскәү дәүләт су транспорты академиясенең Уфа филиалында беренче курста укыган унбиш яшьлек үсмер, биредәге бабайлык күренешләренә — кыйнауларга, талауларга, мәсхәрәүләргә түзә алмыйча, дөнья белән хушлаша. Ул академиядә өч ай да укып өлгерми. Соңгы ял көннәренә Благовар районындагы туган авылына кайта, ә дүшәмбе иртән аны абзарда асылынган килеш табалар. Үләр алдыннан калдырган язуында ул әти-әнисенә үзен үстергәннәре өчен рәхмәт әйтә, хушлаша, кичерүләрен үтенә... Ике көннән соң малайның әти-әнисе газизләрен бу хәлиткеч адымга ике өлкән курс студенты җиткерүе турында гариза яза. Соңгылары кече курсантларны кыйный һәм акчаларын талап ала торган була. Балаларының авыр хәле хакында әти-әнисе дә белгән, алар уку йорты җитәкчелегенә зарланган да булган. “Дед”ларның кем икәнлеген исәпләп чыгарып, төркем тәрбиячесе хәтта тикшерү дә башлаган, диләр. Тик ул бернинди нәтиҗә дә бирмәгән. Укытучыларның “барысы да әйбәт булачак” дигән җаваплары сүздә генә кала. Җәберләүләр дәвам итә, үсмернең сабырлыгы сына һәм ул проблемасын үзенчә хәл итә... Икенче очрак Башкортстан дәүләт педагогия университетының беренче курсы студенты белән бәйле. Фаҗига алдыннан ул яшәгән тулай торакка армиядән кайткан элекке студент килә һәм дуслары белән очрашу уңаеннан мәҗлес оештыра. Билгеле инде, вак-төяккә, аракыга “перваш”ларны йөгертәләр, алар үз акчаларына абзыйларын сыйларга тиеш була. Урыс әйтмешли, дальше — больше. Кызып алган абзыйлар ни кыланганнарын да белми: телефоннарын, акчаларын талап ала, үзләрен җәфалый... Икенче көнне бер студентның юкка чыгуы билгеле булгач, аны эзләргә бөтен тулай торак күтәрелә. Берничә көннән аның җансыз гәүдәсен Нижегородка янындагы урманнан табып алалар. Бу вакыйга турында күп сүзләр йөрде, үсмерне кыйнап үтергәннән соң асып куйганнар, диючеләр дә булды, аның Бөрҗәннән икәнен белеп, милләт мәсьәләсен дә кузгатырга уйладылар. Әле мәҗлес оештыручы кулга алынган, тикшерү бара.

Ак юл — озын гомер

22 января

Журналист хезмәтенең дә рәхмәтле бер ягы бар. Гомер бакый тыныч тормыш күрми командировкаларда йөрү җиңел түгел, әмма мосафирлык михнәтләре очрашу-күрешүләр, танышлык, якынлык рәхәтлекләре булып әйләнеп кайта. Бер-ике тапкыр гына очрашып, танышып киткән кайбер мәлләр күңел түрендә урынны мәңгелеккә ала. Син ул кешеләрне һәрдаим хәтерлисең, сагынасың, шушы танышлыкның никадәр кадерле булуын яши-яши генә тирәннән аңлыйсың. Каләм тибрәткән кеше өчен үз мәкаләләренең һәм очеркларының герое яшәгән һәр төбәк кадерле. Могҗиза булып, шул кешеләр янына гел генә барып йөрү, аларның гомер юлын һәм язмыш баскычларын байкый бару форсаты тисен иде дә бит, чынбарлык кырысрак. Тормыш мәшәкатьләре аягыбызны тышаулап кына калмый, рухыбызны да сүрелтә, йома бара. Ә ул арада вакыт та, аңа ияреп, безнең гомер дә үтә. Сиксән тугызынчы ел иде булса кирәк. Башкортстаннан байтак халык, Татарстанда әдәбият һәм сәнгать көннәре үткәрәбез, дип, Казанга чыгып китте. Үз йомышларым белән юл миңа да төште. Җәйнең кызу челләсе әле сүрелеп өлгермәгән, сабый сыман иркә дә, назлы да чагы.

Яз сулышын ремонтчылар иртәрәк тоя

21 января

“Башсельхозтехника”ның Чишмә филиалы үткән елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады. Атап әйткәндә, техника ремонтлау буенча 40 миллион сумлык хезмәтләр күрсәтелде. Төрле маркалы 54 чәчкеч, 24 берәмлек Т-150К тракторы сафка бастырылды. Күрсәткечләр 2009 ел белән чагыштырганда күпкә югарырак. Берничә ел дәвам иткән торгынлык чорын үтеп, предприятие ныклы үсеш юлына басты. Филиал директоры Эрнес Кәримов билгеләвенчә, беренче чиратта бу техника ремонтлауга заказлар артуында чагылыш таба. Үткән елның ахырында ук заказлар портфелендә республиканың төрле төбәкләреннән ике дистәгә якын предприятие теркәлгән булган. Яңа елда яңалары да өстәлде. Эш күләменең кискен артуы партнерлар алдында йөкләмәләрне килешкәнчә үтәү өчен ремонт предприятиесе җитәкчелегеннән гадәти булмаган чаралар күрүне дә таләп итте. Мәсәлән, ел башыннан предприятиегә өстәмә рәвештә ремонтчылар алына башлады. Моңа өстәп, аерым цехларда эш сәгате дә озайтылды. Двигательләр ремонтлау цехы остасы Николай Паскидовның әлеге яңалыкка һичбер каршылыгы юк. Предприятиедә ул 1975 елдан бирле, ягъни гомере биредә хезмәттә үткән. Коллективның күтәрелеш елларын да, бөлгенлеккә төшүен дә яхшы хәтерли, чөнки, хезмәт хакында чагылды бит алар. Моторларга “җан кертүче” тәҗрибәле ремонтчының бу яктан хуҗаларга дәгъвасы юк, эше өчен акчасын ала, ләкин өстәмә түләүнең кайчан артык булганы бар? Предприятие эшчәнлегендәге соңгы вакыттагы уңай үзгәрешләр Николай Владимировичка канәгатьләнү бирә, чөнки “Сельхозтехника”ны ташламыйча һич ялгышмаган бит ул. Элек киткәннәр хәзер яңадан кайта, ә аның исә бу җәһәттән йөзе якты. Әйткәндәй, заказлар артуы ул бит әле партнерларның Чишмә ремонтчыларына ышаныч билгесе дә. Биредә техниканы яңартып чыгаралар. Һәрхәлдә Т-150 маркалы тракторлар турында шулай дип әйтергә мөмкин.

Иң күп ришвәтне кем ала?

21 января

Русиядә яңа тикшерү органы барлыкка килде: Дмитрий Медведев указы белән 15 гыйнвардан Русия Федерациясенең Тикшерү комитеты эшен башлады. Бу ведомство Прокуратурадан аерылды һәм хәзер турыдан-туры Президентка буйсына. Русия субъектларында төбәк идарәләре төзелде. РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсен Алексей Касьянов җитәкли. Президентның махсус указына кадәр ул “вазыйфа башкаручы” статусында. — Русиядә тәүге тапкыр үзаллы бәйсез федераль орган төзелде, — дип билгеләде Алексей Анатольевич журналистлар белән очрашу вакытында. — Безнең бурычлар артты, хәзер үтерүләрне, авыр тән җәрәхәтләре ясауны, башка авыр җинаятьләрне тикшерүгә салым җинаятьләре дә өстәлде. Ә 2012 елдан бу ведомство карамагына үсмерләр тарафыннан башкарылган һәм аларга карата эшләнгән авыр җинаятьләр дә күчәчәк. Шул ук елда Тикшерү комитетына коррупция белән бәйле җинаятьләр — ришвәт бирү, алу, вазыйфадан усал нияттә файдаланып эшләнгәннәре дә өстәлә. Әлегә кадәр алар белән Эчке эшләр министрлыгы шөгыльләнә иде. Эш артса да, ведомствоның штаты үзгәреш кичермәгән: бүген анда 337 кеше исәпләнә. Киләсе елдан Русия Тикшерү комитеты штатын ике мең хезмәткәргә арттырырга ниятлиләр, димәк, төбәкләр берничә өстәмә хезмәткәргә генә исәп тота ала. Яңа хезмәттә чиннар һәм класслар да үзгәрәчәк. Төрле класс юстиция советниклары хәзер юстиция майорлары, подполковниклары, полковникларына әйләнәчәк. Алексей Касьянов еллык эшчәнлеккә йомгак та ясады. Былтыр Тикшерү комитеты хезмәткәрләре вакыйгалар урынына ун мең тапкыр чыккан, 3,5 мең җинаять тикшергәннәр, шуларның ике меңен судларга җибәргәннәр. Үтерүләрнең — 93, авыр тән җәрәхәтләре ясауның — 95, көчләүләрнең 96 проценты ачыкланган.

Хәвефсез хәрәкәттә генә бәрәкәт бар

20 января

Республикада былтыр водительләр әзерләү белән 307 автомәктәп шөгыльләнгән. Ләкин һәр өченче курсант кына имтиханны беренче бирүдә уңышлы тапшырган. Бу күрсәткеч автомәктәпләрдәге белем бирү дәрәҗәсенә ишарәлиме? Мәсьәләне уңай хәл итү өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Башкортстанның ЮХХДИ идарәсендә үткән матбугат конференциясендә сүз шушы һәм башка мәсьәләләр хакында барды. — 2010 елда яхшы гына казанышларга ирешсәк тә, хәл итәсе мәсьәләләр дә күп, — дип билгеләде чыгышында Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Без статистика артыннан кумыйбыз. Төп бурычыбыз — юлларда тәртип урнаштыру һәм корбаннар санын киметү. Бу максатка ирешү өчен зур көч салабыз. Безгә килеп ирешкән һәр хәбәрне, шикаятьне тикшерәбез. Безнең электрон почтага быел гына да дүрт меңгә якын кеше язды. Уфада һәм башка районнарда водительләр белән даими очрашабыз. Юлдагы хәвефле урыннарны, дөрес урнаштырылмаган юл билгеләрен ачыклыйбыз. Гомумән, халык белән тыгыз бәйләнеш тотып эшлибез. Эчке эшләр министрлыгы үткәргән реформа кысасында былтыр 396 штат берәмлеген кыскарттык. Быел тагын 300 инспекторга башка эшкә күчәргә туры киләчәк. Аның каравы, юлларда видеокамералар артачак. Без быел да киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәменә өмет итәбез. Әдәпле инспектор образын, юл кагыйдәләрен актив пропагандалаганыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт!

Батыр даны таралган илләрдә

20 января

Башкортстан Хөкүмәтенең 2010 елның 3 августындагы “Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлек турындагы Коммюнике-килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы турында” 303 санлы карарына, ЮНЕСКО эшләре буенча республика Комитетының 2010 елга халыкара проектлар планына ярашлы, шулай ук ЮНЕСКО юнәлеше буенча Халыкара дөнья халыклары мәдәниятләре диалогы һәм аларны үзара якынайту елы һәм Башкортстанда Республика елы чаралары кысаларында 13-20 декабрьдә “Балтыйк буе илләре диалогы. Салават Юлаевның истәлекле урыннары буйлап” дигән халыкара акция үтте. Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты, ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитеты вәкилләре, Салават шәһәреннән һәм районыннан вәкилләр, республика мәктәпләре һәм югары уку йортлары укытучылары, артистлар төркеменнән торган делегация Уфа — Санкт-Петербург — Таллин — Палдиски (Рогервик) — Рига — Вильнюс — Тракай — Каунас — Калининград — Уфа маршруты буенча Эстония, Латвия, Литва җирләрендә булды. ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе Комиссиясе һәм Эстония, Латвия, Литваның ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссиясе ярдәмендә оештырылган бу халыкара проектның максаты — Балтыйк буе илләрендә Башкортстан Республикасының мәгълүмати-мәдәни презентациясен үткәрү. 14 декабрьдә делегация (җитәкчесе — ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты әгъзасы И. З. Солтанморатов) Эстония Республикасының Палдиски шәһәрендә булып, башкорт халкының милли герое һәм чәчән-шагыйрь Салават Юлаев һәйкәле янында шәһәр мэры Каупо Каллас әфәнде һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, вице-мэрлар, Палдиски Шәһәр җыелышы рәисе урынбасары Эне Мартсепп белән очрашты, һәйкәл алдына чәчәкләр салды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»