Җәмгыять

Комиссия “ужас” дип киткән...

05 февраля

Һәм, котлары очып булса кирәк, башкача килеп күренмәгән

Иглин районының Турбаслы авылында кечкенә вагончыкта биш балалы гаилә яшәп ята. Гөлсинә белән Фатыйх Агишевлар 1996 елда өйләнешеп, тәүдә бәхетләрен Уфада сынап карый. Башкалада аларга тулай торактан бик начар бер бүлмә тәкъдим итәләр. Түбәсеннән су агып торган “кетәклектә” өч балалары булганчы тугыз ел яшәп, вәгъдә ителгән фатирны көтеп ала алмыйча, туган якларына юл тота гаилә. Авылда да аларны кочак җәеп көтеп торучы булмый, тәүдә әлеге дә баягы тулай торакка урнаштыралар. Озакламый дүртенче балалары туа. Ләкин бервакыт бинага үткәрелгән газын өзеп, биредә яшәүчеләрнең кайсын кая куып чыгаралар. Агишевлар 50 мең сумга бер бәләкәй генә вагон алып, шунда ремонт ясап, яши башлый. — Ул вакытта шушы җиргә дәгъва итүче барлыгы һәм аны милеккә ала алмавыбыз турында әйтүче булмады. Безне хәтта пропискага да кертмәделәр, югыйсә, сатып алган торагыбыз бит, — дип аптырый Фатыйх. — Авыл хакимияте, җир элекке хуҗаларныкы, ди. Безнеке кайда соң ул чакта? Посадкадан урын алыгыз, диләр. Анда ни ут үткәрелмәгән, ни башкасы, дигәндәй... Агишевларның бишенче баласы шушы вагончыкка күчкәч туган. Гаилә әгъзалары барысы да әниләрендә пропискада. Хәзер көн дә, кайчан килеп керерләр дә безне куып чыгарырлар, дип, дер калтырап яшиләр. — Ә бит без вагонны яшәрлек рәткә китердек. Идәнен, түшәмен җәйдек, обойлар ябыштырдык, мич чыгардык. Күп балалы гаиләгә җиңел булгандыр дисезме? Авылда эш юк, очраклы рәвештә килеп чыкса гына акча эшләп алам. Шушындагы “Авангард” агросәнәгать комплексыннан аласы 17 мең сум акчам калды, ел ярым үтте, һаман бирергә уйламыйлар. Прокуратурага мөрәҗәгать иттек, түләтергә, дигән карар чыкты, ләкин һаман юк. Ә элекке генеральный директорыбызны югарыга алдылар, — ди Фатыйх. — Әлбәттә, безнең дә кешечә яшисе килә. Авыл уртасында вагонда тору хурлык бит. Мондагы кысыклыкны күреп торасыз, биш бала белән гел генә шулай яшәмәбез, йорт тергезербез дип хыялландык. Ана капиталын тотынырга ниятләгән идек тә, милектә җир булмагач, аңа рөхсәт юк. Җирегез булса, проектына кадәр эшләп бирәбез, дип торалар, югыйсә... Былтыр гыйнварда, аннары июньдә районнан комиссия килеп, гаиләнең яшәү шартлары белән танышкан. “Ужас” дип киттеләр, ди Гөлсинә. Ләкин котлары очкан комиссиянең әллә ни ярдәме булмаган. Шулай да, сезгә республика программасы буенча фатир сатып алу өчен субсидия бирелергә тиеш, дип, документлар җыйдырганнар. Ул программага елына нибары 50 миллион сум акча бүленүен (бер гаиләгә ике миллион тирәсе) һәм республика буенча мондый гаиләләрнең йөзләрчә булуын, тагын да субсидиянең чират буенча бирелүен искә алсаң, Агишевларга ул акчаның кайчан тәтисен исәпләп чыгару өчен зур математик булырга кирәк. Шуны гына әйтә алам: һәрхәлдә, бу алдагы бишьеллыкта көтелми. Ләкин “көтегез” дигәннәр, һәм алар көтә...

Ярый әле без “анда” түгел

04 февраля

Көн саен диярлек килеп чыгып торган теге яки бу коточкыч хәлләрдән соң, ирексездән, башын комга тыгарга яратучы кош буласы килә башлый

Психоневрологик интернатта дәваланучылар телевизордан яңалыклар карый икән. Шулчак араларыннан берсе сикереп тора да, “Әл дә без монда әле!” дип чәбәкәй итә башлый. Ә экранда — берсеннән-берсе хафалырак хәлләр. Моны читтән күзәткән табибларның берсе: “Бу авыруны кайтарып җибәрергә вакыт, терелгәне күренеп тора!” дип нәтиҗә ясап куйган, имеш. Әлеге мәзәкне кат-кат укып, башта ятып көлдем. Соңыннан утырып еладым. Беренчедән, Аллага шөкер, яңалыкларны әлегә өемдә карыйм. Икенчедән, журналист буларак, төрле хәл-вакыйгалар белән еш кына йөзгә-йөз очрашырга да туры килгәләп тора. Димәк, минем чәбәкәй итәр өчен сәбәпләрем яңалыкларны телевизор аша караучыларныкыннан да күбрәк, диюем. Безнең халыкта “ак эт бәласе — кара эткә” дигән әйтем бар. Сүз, билгеле, гаделсезлек, җаваплылыктан качарга тырышу хакында. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә иң начар, иң ямьсез күренешләрнең берсе бу. Белүебезчә, әйтемнәр борынгыдан килә. Димәк, әлеге ямьсезлек тә бер бүген килеп туган нәрсә түгел. Түгел, әмма бүгенге кебек бары тик акчага корылган һәм тоташы белән диярлек гаделсезлекләрдән торган җәмгыятебездә бу күренеш аеруча куркыныч төс ала бара. Мин инде бу юлы Мәскәү тирәсендәге юлларда адым саен очрап торган аварияләр һәм аларда гаепле “зур кешеләрнең” һәрвакыт диярлек судан коры чыгуы, барлык гаепнең алар таптаткан мәеттә булуы турында искә алып та тормыйм. Мондый хәлләр “ак эт бәласе — кара эткә” дигән әйтемнең классик чагылышы булса да. Мисал эзләп, алай ерак китәсе юк. Яңарак үзебездә төп хуҗасы кем икәнен дә ачыклавы катлаулы булган “Европа” янды. Табыш алучылар җитәрлек, ә менә җаваплыларны тиз генә табармын димә. Иң җанга тигәне — әлеге шул барлык гаепне мәеткә ягарга тырышу! Янгынны, имеш, исерек ир чыгарган. Ә хатыны ул ирне шартлау булыр алдыннан гына ашатып чыгып киткән, тегесе ул чакта ап-айнык булган! Янгынның көндәшләр эше булуы да мөмкин, дигән имеш-мимешләрне таратырга тырышу да юкка түгел. Монысы җаваплы кешеләрнең хәлен бик күпкә җиңеләйтер иде, әлбәттә. Бу юл белән киткәндә, минемчә, теге “исерек” ирне башта ук террорчы итеп күрсәткәндә тагын да уңышлырак булыр иде...

Почта бүлекчәләренә — заманча технологияләр

03 февраля

Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов почта элемтәсенең республика идарәсенең узган ел нәтиҗәләренә багышлап уздырылган киңәшмәсендә: “Республика почта бүлекчәләре электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ролен үти ала”, диде. Министр республика территориясендә төрле федераль программаларны, шул исәптән “Электрон хөкүмәт”не гамәлгә ашыруда почта элемтәсенең мөмкинлекләрен югары бәяләде. Бу проект электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне күзаллый. Моның өчен Русия төбәкләрендә гражданнар тиешле мәгълүмат белән файдалана алсын өчен күпфункцияле үзәкләр булдыру планлаштырыла. Әлеге көндә Башкортстанның барлык почта бүлекчәләре Интернетка чыгу өчен югары тизлекле элемтә каналлары белән тәэмин ителгән һәм бу хезмәт елдан-ел танылу ала. Министр әйтүенчә, бу мәсьәләдә почта белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре өйрәнелә һәм арытаба Башкортстанда дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча программаны гамәлгә ашыруда почта операторы да катнашу турында карар кабул ителергә мөмкин. Русия почтасының республика филиалына ел нәтиҗәләре буенча 2 миллиард сумнан артык акча кергән. Республика халкы хатларны азрак яза башлады. Бер ел эчендә заказлы һәм гади хатлар күләме мең ярымга кимеде һәм барлыгы 24 мең данә тәшкил итте. Шул ук вакытта курьер һәм экспресс хезмәтләр саны артты. Соңгы елларда бандерольләр һәм посылкалар җибәрүчеләр дә күп. Гәзит-журналларга язылучылар саны элекке дәрәҗәдә калды. Бизнесны арытаба үстерү максатында республиканың почта элемтәсендә берничә яңа проект гамәлгә ашырыла. Атап әйткәндә, акчаны ашыгыч күчерү өчен “Форсаж” проекты эшли. Ул акчаны 1-3 сәгать эчендә адресатка җиткерергә мөмкинлек бирә. Узган елда, шулай ук, элемтә бүлекчәләрендә арзан кесә телефоннары сату оештырылды.

Тормыштан бизәргә түгел – тормышны бизәргә

02 февраля

Кредит түли алмаганнарны киләчәктә нәрсә көтә?

Республикада һәр дүртенче кешенең судка кагылышы бар. Кемнең танышы, кемнең туганы, күршесе, яки якташы рәшәткәле тәрәзәләр артында көн итә. Анда тормыш ничек? Тоткыннарга хатасын аңлап, башка беркайчан да тайгак юлга басмаска, “читлек”тә дә кеше булып калырга мөмкинлекләр бармы? Түбәндә сүз — Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан 6 санлы колония-поселение тормышы хакында. Алтынчы колония Җәзаларны үтәтү федераль хемәтенең Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе системасында иң яше санала. Илдә туксанынчы елларда башланган хокукый җәза бирүне гуманлаштыру нәтиҗәсендә судлар хөкем ителгәннәрне еш кына төрмәгә түгел, ә колония-поселениеләргә озата башлый. Республикада шундый бер генә учреждение — 5 санлы колония-поселение тиз арада тула. 2001 елда Стәрлетамак шәһәренең сәнәгать зонасында яңа колония барлыкка килә. Аның хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым территориясе бар. Ир-атлар йөк ташу транспорты өчен прицеп һәм ярымприцеплар җитештерә. Мондый производство Русиядә башка бер җирдә дә юк. Прицепларның изотермик фургон формасындагысы бигрәк тә уңайлы. Ул термос сыйфатларына ия һәм ерак араларга туңдырылган азык-төлек ташырга җайлы. Биредә эшләүче тоткыннарның кайберләре аеруча зур уңышларга ирешә һәм “механик” квалификациясе алып чыга. Әлегә мондыйлар саны 25кә җиткән. Алар иреккә чыккач та эшсез калмаячак. Шулай ук биредә шлактан блоклар җитештерү җайга салынган. 2004 елның октябреннән хатын-кызлар өчен аерым участок ачылган. Бу да — илдә хокукый җәза бирүне гуманлаштыру нәтиҗәсе. Моңа кадәр хөкемгә тарыган хатын-кызлар Чувашстан, Мордовия төрмәләренә озатыла иде. Хәзер алар үзләре торган җирдән ерак түгел. Тоткыннар башлыча теплицада, җәен ачык җирдә яшелчә-җимешләр, чәчәкләр үстерә, үсентеләр белән сату итә. Биредә тагын тегү цехы да бар.

Хәрби хезмәт ныклык таләп итә

01 февраля

Үткән җомгада Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатында былтыр хезмәткә чакыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар соравына җавап биреп, республика хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илдар Баһаветдинов болай диде: — Узган елгы чакырылыш соңгы ун елда иң авыры һәм иң киеренкесе булгандыр. Язгы һәм көзге чакырылышта Ватанны сакларга барлыгы 12200 егет озатылды. Муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында 69 чакырылыш комиссиясе эшләде. Аларның утырышларына барлыгы 36 550 егет чакырылды, шуларның 36 160ы каралуга килде. Хәрби хезмәттән качып йөргән өчен 484 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды. Чакырылыш комиссиясен үткән 16 463 егетне армиягә озату төрле сәбәпләр белән кичектерелеп тора. Шуларның 73 проценты әле төрле уку йортларында белем ала. Җыелу пунктында медицина тикшерелүе узганнан соң, хәрби хезмәткә вакытлыча һәм бөтенләй яраксыз 404 егет кире кайтарып җибәрелде. Ике егет альтернатив хезмәткә китте. Илдар Баһаветдинов сүзләренә караганда, республиканың хәрби комиссариаты үзләре алдында торган бурычны тулысынча үтәгән. Моның өчен алар кулга-кул тотынышып эшләгән район хакимиятләренә, хәрби комиссариатларга ихлас рәхмәтле.

Милиция үзе иминме?

01 февраля

Берничә айдан безнең иминлекне милиция түгел, полиция саклый башлаячак. Ләкин полициядә дә ведомствоның Үз иминлеге идарәсе булачак, кадрлар җентекле сайлап алыначак. Бүлекчәнең былтыргы эш нәтиҗәләре, “Полиция турында” Закон көченә кергәннән соң хезмәтнең перспективалары һәм гражданнарның хокукларын тайпылышсыз үтәү мәсьәләләре турында журналистларга БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Үз иминлеге идарәсе җитәкчесе Виктор Фоминых белән министр урынбасары Руслан Шәрәфетдинов бәян иттеләр. — Былтыр эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хокук бозулары саны кимеде. Саннарга килгәндә, алар 3461 тапкыр хокук бозган, 121 җинаять кылган. Кагыйдә буларак, болар — ришвәт алу, хезмәт вазыйфаларын усал нияттә файдалану, төрле ялганнарга юл кую. Җинаять җаваплылыгына 84 кеше тарттырылды, шуларның өчтән бере — ЮХХДИ хезмәткәрләре. Узган елда, шулай ук, үз сафларыбызда коррупция юнәлешендәге 60 җинаять ачыкланды, — диде Виктор Александрович. Шунысы куанычлы: әлеге хезмәткә мөрәҗәгать итүче гражданнар саны да арткан — барлыгы 2438 шикаять һәм гариза алынган. Бу халыкның милициягә ышанычы арту турында сөйли. 280 очракта мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән фактлар расланган. Алар буенча прокуратураның тикшерү органнары 33 җинаять эше кузгаткан, 530 хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тарттырган, шул исәптән 109 кеше эчке эшләр органнарыннан эштән бушатылган. — Без партнерлык мөнәсәбәтләрен көйләүгә әзер, гражданнар безгә төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә ала, — дип ассызыклады идарә җитәкчесе. Идарәнең тагын бер эш юнәлеше — милиционерларны һәм аларның гаилә әгъзаларын яклау һәм саклау. Бу һөнәр һәрвакыт иң хәвефлеләрдән саналды, чөнки җинаятьчеләрнең, фашланудан куркып, һичбер нәрсә алдында да туктап калмавы билгеле. Былтыр оперативниклар янау һәм криминал һөҗүменнән 33 хезмәткәрне саклау чарасы күргән.

Тынычланырга иртә әле

29 января

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе үткән елга йомгаклар һәм быелга куелган мәсьәләләр буенча коллегиянең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Анда Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре Марат Мәһәдиев, республика прокурорының беренче урынбасары Олег Горбунов, эчке эшләр министры Игорь Алешин һәм башка хокук саклау органнары һәм башкарма власть органнары җитәкчеләре катнашты. — Узган елны илдә һәм республикада наркотикларга каршы эшчәнлекне киңрәк җәелдерү чоры дип билгеләргә була, — диде полиция генерал-лейтенанты Валерий Кокин. — Башкортстанның наркотикларга каршы комиссиясенең былтыр узган 6 утырышында иң мөһим 11 мәсьәлә каралды. Үткән елда республикада наркотиклар белән бәйле 1708 җинаять теркәлгән, 1415 җинаять эше ачылган, 937 кеше хөкемгә тарттырылган, алар арасында 99 хатын-кыз да бар. Җинаятьчеләр наркотикларны электрон терминаллар, кесә телефоны хисабына акча күчерү юлы белән сатуга күчте. Шуңа да аларны эзәрлекләү авырлаша. Шулай да аларның күбесе ахыр чиктә суд алдына баса. Шулай, Салават шәһәрендә җинаятьчеләр төркеменең 9 әгъзасы кулга алынган. Аларны тентегәндә 2,2 килограмм героин табылган. Бу товар сатылган очракта җинаятьчеләр 3 миллион сум табыш алган булыр иде. Төркемнең җитәкчесе, моңа кадәр дә хөкем ителгән 35 яшьлек ир кесәсендәге героинны йотып җибәрергә маташкан, әмма бу аны җаваплылыктан коткара алмаган. Үлем таратучы бу адәм актыклары шушы төнне 100 мең сум акчаларыннан колак каккан һәм соңрак барысы да хөкем ителгән. Июльдә Башкортстанда халыкара наркотрафик оешмасының 90 әгъзасы кулга алынган. 200 кешедән торган бу төркем Әфганстаннан Үзбәкстан һәм Кыргызстан аша наркотиклар алып кайтып саткан. Эшчәнлекне 36 яшьлек уфалы оештырган. Җинаять юлы белән табылган акча легаль бизнеска салынган. Аның исәбенә футбол клубы, ит эшкәртү цехы, автосервис, төзелеш объектлары финансланган. Әлеге формированиегә кергән кечерәк 8 төркемне хокук саклау органнары хезмәткәрләре ике ел эзәрлекләгән. Шушы чорда алардан 40 килограмм наркотик тартып алынган, 30 җинаять эше кузгатылган, 17 миллион сум акча легальләшкән, 40 кеше озакка рәшәткә артына эләккән.

Елга булып иген аккан төбәк

29 января

Гафури районында атамасыннан ук туклык бөркелеп торучы бик матур исемле авыл бар. Игеньелга дип атала ул. Мөгаен, биредә игеннәр ишелеп уңа, елга булып агадыр. Иген уңган авылның халкы да бик уңган. Кайчан гына килмә, гел бер яхшы яңалыклары булыр. Менә бу баруда да мәчетләре ачылу турында бик куанып сөйләделәр. Аны ачуда шушы авылда туып-үскән укытучы, язучы Әмир Котлызаманов башлап йөри: бурасын, кирәк-яракларын ул хәстәрли. Түбә ябуны авылдашлары — Стәрлетамак социаль-педагогия академиясе проректоры Шамил Сатлыков үз өстенә ала. “Башинформсвязь” җәмгыятендә генеральный директор урынбасары булып эшләүче икенче авылдашлары Шәфкать Янышев материаллар белән ярдәм итә. Ул вакытта шәхси эшкуар, бүген Игеньелга авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Юнир Әхмәров мәчет территориясен киртәләп алган. Кыскасы, бөтен мир белән салынган Аллаһ йорты үткән җәй ишекләрен ачкан. Аның имам-хатыйбы Мәсгуть Янбәков бүген мәчеткә килүчеләрне ачык йөз белән каршы ала. Ир-атлар да, хатын-кыз да мәчеткә теләп йөри, балалар өчен махсус укулар оештырганнар. Роза Сатлыкова Коръән сүрәләрен уку буенча ярышлар да үткәрә икән. — Шөкер, авылга иман кайта. Халык тәртипләнә башлады, элекке кебек күрсәтеп, кеше көлдереп эчеп йөрүчеләр дә кимеде. Халыкның намусы уянды. Бу уңайдан мәчетнең файдасы бик зур булды, — ди Мәсгуть хәзрәт. Әле бераз эше калган: җир мәсьәләсен, ут кертүне хәл итәсе бар.

2011 ел — “Тукай елы”!

28 января

ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы, быел бөек татар шагыйренең тууына 125 ел тулуны искә алып, 2011 елны “Тукай елы” дип игълан итте. Төркиянең башкаласы Әнкарада, ТЮРКСОЙның штаб-фатирында, Татарстанның вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге делегация катнашлыгында бу истәлекле чараны ачу тантанасы үтте. Анда Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Иртугрыл Гөнай, Русия Федерациясенең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов чакырылганнар иде. Татарстан делегациясе составында, шулай ук, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Казандагы Г. Тукай музее директоры, шагыйрь Рәмис Аймәт, мәдәният һәм киңкүләм чаралары вәкилләре бар иде. Төркиянең Могла шәһәре университеты галимәсе, Татарстанда туып-үскән шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин чарада катнашучыларны башта Г. Тукай биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Төрки мәдәниятне һәм сәнгатьне берлектә үстерү буенча халыкара оешманың генеральный секретаре Дүсән Касеиновның чыгышыннан соң Г. Тукай тормышы турында фильм күрсәтелде. Аннары Иртугрыл Гөнайның, Төркия Президенты секретариаты җитәкчесе Мостафа Исанның һәм Зилә Вәлиеваның чыгышлары яңгырады. Бу чарага багышланган концертта якташыбыз, җырчы Филүс Каһиров, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашты, ә Рәмис Аймәт үзенә генә хас булган көйле тавыш белән Тукай шигырьләрен башкарды.

Бөек әдип туган авылда

27 января

Күренекле язучы, галим Галимҗан Ибраһимовның Авыргазы районының Солтанморат авылында туып, андагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә урысча башлангыч белем алуы турында әдәбият дәресен өйрәнүчеләр яхшы беләдер. Мәктәп яшендәге балалар арасында әдипнең әсәрләрен яратып укучылар байтак булуына да чын күңелдән ышанасы килә. Солтанморат мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайлар исә зур шәхеснең туган авылында яшәүләре белән аеруча горурлана. Ел саен 12 мартта — язучының туган көнендә, аның музеена баралар, туганнары белән очрашып торалар, Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган чаралар, сыйныф сәгатьләре үткәрәләр. Кайчандыр булачак язучы беренче адымнарын атлаган, белем ишекләрен ачып кергән данлыклы авылда бүгенге көндә кызлар һәм малайлар ничек яши? Нинди эшләр белән шөгыльләнә? Әйдәгез, алар белән якыннан танышыйк. Солтанморат мәктәбендә бүгенге көндә 63 укучы белем ала. Елдан-ел бала саны кимүе, парта артында нибары ике-өч укучы утыруы яхшы нәтиҗәләргә китерүче күренеш түгел, әлбәттә. Бу очракта белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү системасы Солтанморат мәктәбенә дә турыдан-туры кагыла. Биредә әйтүләре буенча, киләсе уку елыннан мәктәп тугызъеллыкка калачак. Бу инде укытучыларның укыту сәгатьләре кыскара яки кемдер бөтенләй эшсез үк кала, балалар 10-11 сыйныфны каядыр йөреп укырга яисә авылдан бөтенләй китәргә тиеш булачак дигәнне аңлата. Кайчандыр һәр гаиләдә диярлек бишәр-алтышар бала тәрбияләнгән авылның киләчәге сүнеп бара түгелме соң? Бүгенге көндә укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне борчыган төп мәсьәлә бу. “Безнең мәктәп җанлы тормыш белән кайнап яши. Укуда да, эштә дә сынатмый укучыларыбыз. Балаларга 15 укытучы белем бирә, аларның барысы да югары белемле белгечләр. Узган уку елын җиде укучыбыз тәмамласа, шуларның бишесе югары уку йортына, берсе педагогия училищесына укырга керде. Берсе пешекче һөнәрен сайлады. Без моңа бик шатбыз, башка һөнәр ияләре белән беррәттән пешекчеләр дә кирәк бит әле тормышта.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»