Җәмгыять

Җәмгыять чәчәклегенең гөле фәндер

12 февраля

Башкортстан Фәннәр академиясе республиканың гыйльми-техник потенциалын саклау, ныгыту һәм үстерү максатында Башкорт ССР Югары Советының 1991 елның 6 февралендәге указы нигезендә оештырылган иде. 20 ел эчендә ул үзенә йөкләтелгән бурычларны тулысынча үтәде дияргә мөмкин. Академия юбилее уңаеннан Президент Рөстәм Хәмитов котлау юллады. Анда болай диелә: “Фәннәр академиясе моннан соң да фундаменталь гыйльми тикшеренү эшен дәвам итәр, Башкортстанның илнең икътисади һәм фәнни-мәгариф, мәдәни үзәкләренең берсе булып калуына үз өлешен кертер, дип ышанам”. Фәннәр академиясе республиканың иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни-рухи үсешенә этәргеч бирүче табигать, техник һәм гуманитар өлкәләрдә мөһим проблемалар буенча гыйльми-тикшеренүләр үткәрә. Академиягә Башкортстанның үсешенә гыйльми хезмәтләре белән зур өлеш керткән галимнәр сайлана. Ике дистә елда 26 хакыйкый әгъза (академик), 52 мөхбир әгъза, 30 почетлы һәм 10 чит ил әгъзасы сайланды. Учреждениенең иң югары органы — Фәннәр академиясе әгъзаларыннан һәм аның бүлекчәләрендәге фән докторларыннан торган гомум җыелыш. Ә президиум — даими эшләүче башкарма идарә органы. Башкортстан Фәннәр академиясе президенты итеп 2006 елда Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Айрат Шаммазов сайланды. Академия структурасына биш тармак һәм фәнни юнәлеш керә: социаль һәм гуманитар фәннәр; Җир һәм табигать ресурслары турында фән; физика-математика һәм техник фәннәр; биология, медицина фәннәре; авыл хуҗалыгы фәннәре. Академия составында 8 гыйльми-тикшеренү институты, “Баштехинформ” республика гыйльми-тикшеренү һәм мәгълүмат комплексы, “Башкортстан энциклопедиясе” гыйльми нәшрияты һәм ике ведомство карамагындагы филиал керә. Академия составында Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы белән берлектәге ике институт, Русия һәм Башкортстан ведомстволарының җиде институты эшләп килә.

Бер ананың — Туган илнең Игезәк балалары без

11 февраля

Мин шат булыр идем, Казаннан син Татарлыкны күбрәк табалсаң, Табарсың да әле — Казаныма Башкорт күзе белән карасаң... Роберт Миңнуллин... Татар халкының күренекле шагыйре. Башкортстанның асыл улы. Дәүләт эшлеклесе. Сәясәтче. Халыкларның туганлыгы-якынлыгы, мәдәниятләрнең уртаклыгы, рухның югарылыгы хакында гомер бакый хәстәрләп, янып-көеп яшәүче шәхес. Роберт Мөгаллим улының Илештән булуын, Башкортстан белән Татарстан тоташкан урында туып-үсүен хәтердә тотып, мәкаләләремнең берсендә аны “капка ачучы” дип тә атаган идем. Шул сүземнән әле дә кайтмыйм, чөнки Татарстанның халык шагыйре һәм республиканың Дәүләт Советы депутаты, Башкортстанның Татарстандагы рухи илчесе Роберт Миңнуллин кебек ир-арысланнар булганда безнең йөрәк һәрдаим бергә тибәр. Бүген мәшһүр якташыбыз белән телләр язмышы, татар һәм башкорт телләренең якынлыгы, тел мәдәниятен саклау зарурлыгы турында әңгәмәләшәбез.

Имин булсын илебез

11 февраля

Башкортстан Республикасының “Халыклар дуслыгы йорты” кырыкка якын милләт вәкилләренең иҗтимагый оешмаларын берләштерә. Шулар арасында Башкортстан курдларының милли-мәдәни үзәге дә бар. Соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, республикада ике меңгә якын шушы милләт вәкиле даими яши. Алар, башлыча, Уфада, Стәрлетамак һәм Сибайда, Бөре, Әлшәй һәм башка районнарда гомер кичерә. — Курдлар үзләренең дәүләтчелеге булмаган зур халыклар исәбенә керә. Дөньяда алар барлыгы 30-35 миллион чамасы исәпләнә, Русиядә 60 меңнән артык. Курдларның күпчелеге Төркиядә, Гыйрак һәм Иранда, Сүриядә, Әрмәнстанда һәм Әзербайҗанда яши, — ди Башкортстан курдларының милли-мәдәни үзәге рәисе Алихан Шамил улы Хәсәнян. — Язмышларын Башкортстан белән бәйләгән курдлар чыгышлары белән Әрмәнстан белән Әзербайҗаннан. СССР таркалганнан соң алар Башкортстанга күчеп утырган. Хәер, хәзер Башкортстанда туып-үскәннәр күбрәк дисәк тә була. Әйтик, безнең гаилә: әтием Шамил, әнием Зөләйха, бертуганнарым Гүзәл, Гөлна, Тәүфыйк, Гозәлән һәм мин 1990 елдан башлап биредә яшибез. Әтиемнәрнең 19 оныгы бар, шуларның 14е һәм 6 туруны Башкортстанда туды. Алихан саф татар телендә акцентсыз сөйләшә. Төрек, әрмән, әзербайҗан, грузин телләрен камил белә.

Тигезлектә — иминлек

11 февраля

Тарих, милләт язмышы һәм дәүләт киләчәге турында уйланулар

VII гасырның егерменче елларында Азов буе һәм Кавказ алды далаларында бөек болгар исеме белән төрки-болгар кабиләләр берләшмәсе оеша. Бу дәүләтнең чәчәк ату дәверләре ил башында Кубрат хан утырганда була. Чыгышы белән бөтен Ауропа халкын коллыктан азат иткән Атилла ханның гунтатар нәселенә барып тоташкан кодрәтле, куәтле, тапкыр вә батыр хан кыска гына вакыт эчендә мөстәкыйль дәүләт төзи. Һәм шул хакта илче миссионерлары аша күрше-күләндә көн күргән халыкларга җиткерә. Ләкин берләшмәгә оешкан яшь дәүләт озак яши алмый, Кубрат хан, биләгән җирләрен улларына васыять итеп, вафат була. Урта Идел буе төбәкләрен Кубрат хан икенче улы Кодракка васыять итә. VII гасыр азакларында Кодрак хан үз кул астындагы болгар-татар ырулары белән атасы васыять иткән Идел буена килеп, борынгы бабалары Ураган кахан утырган төбәккә урнаша. VIII-IX гасырларда ук инде Идел буе Болгары дәүләт буларак оешып җитә һәм арытаба Урта Азия төрки телле халыкларга, кинәттән көчәеп киткән гарәп илләренә, Киев Русе генә түгел, көнбатыш илләренә дә билгеле Ил-Йортка әверелә. X-XI гасырларда инде биредәге халыклар бердәм болгар-татар халкы булып формалаша. Х гасырларда инде Болгар дәүләт идарәчеләренең максаты тәгаенләнә — Идел буе Болгары төньякта көн күргән болгар-татар халыкларының мәркәзенә әверелә. IX-XII гасырларны үтеп, монгол яуларына кадәр Идел буе Болгары көнчыгыш Ауропада шактый куәтле ил булып дөнья халкына ирешә. Тикмәгә генә бу илне монголлар еллар буена яуларга мәҗбүр була. Шуның өчен Идел буе Болгарының соңгы ханы Илһам үзенең ил-дәүләтен сакларга үзе дә орышка чыга һәм батырларча сугышып, башын сала. Хәер, Идел буе Болгар-татар дәүләте, шул заманнарда гына аякланып килгән Киев Русенә кадәр дә Җир йөзендә бик күп цивилизацияләр туып үлгәннәр — халыклары үзара сугышканнар, кан койганнар. Сорау туа. Кая бара кешелек, ни кылабыз, ни өчен, кем өчен?

Кемнең товары яхшырак?

10 февраля

“Нефтьчеләр” мәдәният сараенда ачылган “Уфапромэкспо-2011” күргәзмәсендә башкаланың 80нән артык предприятиесе үз казанышларын, производствоны камилләштерү алымнарын күрсәтү, яңа товарларын тәкъдим итү, үз көчен объектив бәяләү мөмкинлеге алды. Уфаның җиде районында урнашкан предприятиеләр, фирмалар күргәзмәдә үз продукциясен химия һәм нефть химиясе, машиналар эшләү, транспорт һәм элемтә, медицина, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлеге, мебель һәм агач эшкәртү комплексы, төзелеш, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате тармаклары буенча төркемнәргә тупланып тәкъдим итә. Күргәзмәгә килүчеләр мондый алымны хуплый, карап йөрү, кирәк товарны эзләп табу уңайлы булуын әйтәләр. — Күргәзмә күпкә зуррак та була алыр иде, — дип сөйли Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Алексей Никин. — Предприятиеләр зур кызыксыну белдерә, әмма әлегә шәһәрдә андый мәйданнар юк. Әйтик, мәдәният сараенда станоклар һәм башка җиһазлар урнаштыру мөмкинлеге юк. Яңа технологияләр буенча җитештерелгән товарлар елдан-ел күбәя. Аларны республика базарында да, илебезнең башка төбәкләреннән килгән кунакларга да тәкъдим итәргә кирәк. Нефть чыгару һәм эшкәртү секторында бик күп инновацион технологияләр һәм җиһазлар тәкъдим ителә. Әмма аларны производствога кертү зур финанс чыгымнары, махсус әзерлекле кадрлар таләп итә. Нефть химиясе-эшкәртү институты күп кенә идеяләрне 2009 елда оештырылган фәнни-технологик парк аша тормышка ашыра.

Кышкы вакытка башкача күчмәячәкбез

10 февраля

Русия төбәкләрендә башкача кышкы вакыт кертелмәячәк. Бу турыда Русия Президенты Дмитрий Медведев яшь галимнәр, фән һәм инновацияләр өлкәсендә Русия Президенты премиясенең 2010 елгы лауреатлары белән очрашканда белдерде. Дмитрий Медведев фикеренчә, кышкы вакыттан баш тарту барлык төбәкләр өчен дә файдага гына булачак. Русиялеләр елына ике тапкыр сәгать күчерүдән уңайсызлыклар кичермәячәк, көн дә озынрак булачак. Быел көз көне сәгать телләрен артка күчермәячәкбез. Илебез Хөкүмәтенә бу уңайдан тиешле норматив актларны әзерләргә күрсәтмә бирелде. 2010 елда кышкы вакытка күчүдән баш тарту буенча фикер алышулар күп булды. Шул ук вакытта Русиядә сәгать пояслары санын киметү мәсьәләсе илебез һәм төбәкләр җитәкчеләре тарафыннан, җәмәгатьчелектә һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында да тикшерелде. Күпчелек кышкы вакыттан баш тартуны хуплый. Шул ук вакытта, мәсәлән, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин киресенчә, җәйге вакыттан баш тарту яклы. Гомумән, яз һәм көз сәгать укларын күчерүдән баш тарту белән барысы да килешә.

Вулканнар буйлап сәяхәт

09 февраля

Февраль аенда “Җир шарының утлы боҗрасы” дип аталган Бөтенрусия фәнни-спорт экспедициясе старт алачак. Экспедициянең маршруты дөньяның иң зур вулканнарына кагылып, 19 ил территориясе аша үтәчәк. Анда безнең якташыбыз, танылган язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншин да катнашачак. Экспедициягә чыгар алдыннан Камил Фарухша улы журналистлар белән очрашты. Камил Фарухша улы дөньяны аркылы-буй үткән тәҗрибәле сәяхәтче. Әмма һәрбер яңа экспедицияне ул көтеп ала. 60 яшен тутырган якташыбыз бүген өч елга якын дәвам итәчәк экспедициядә катнашырга җыена. Бу уникаль экспедиция “Урыс география җәмгыяте” көче белән оештырыла. Экспедициядә 25тән алып 60 яшькә кадәр җиде кеше катнашачак. Экспедициягә тәҗрибәле сәяхәтче, вулканолог, спорт мастеры, Русиянең спорт туризмы буенча чемпионы Константин Мержоев җитәкчелек итәчәк. Командада шулай ук географ, табиб һәм оператор-фотограф булачак, Камил Җиһаншин күргәннәрне кәгазьгә төшереп барачак. Камил Фарухша улы журналистларны бу уникаль экспедициянең маршруты, тукталышлар, транспорт чаралары белән җентекләп таныштырды. Экспедицияне финанс яктан — “Урыс география җәмгыяте”, кием һәм кирәкле әйберләр белән танылган туристик компанияләр тәэмин итәчәк. Сәяхәтчеләргә 40 градус эсседән алып 40 градус суыкка кадәр шартларда эшләргә туры киләчәк. Алар маршрутны җәяү, чаңгыда, велосипедта, мотоциклда һәм яхтада үтәргә җыеналар.

Корылык алдында баш имәделәр

09 февраля

Узган елда Дүртөйле районы хуҗалыкларында савым сыерлары 200 башка артты

“Агросәнәгать тармагын үстерү” гомумдәүләт проекты кысаларында Дүртөйле районы хуҗалыкларында терлекчелек продукциясе җитештерү соңгы елларга кадәр тотрыклы үсте. Кызганычка каршы, узган елгы корылык нәтиҗәсендә игенчелектә һәм мал азыгы җитештерүдә билгеләнгән бурычлар үтәлмәде. Шулай булуга карамастан, ирешелгәннәрне югалтуга юл куелмады. Районның аграр тармагында гомум рентабельлелек 12 процент тәшкил итсә, сөт җитештереп сатуда ул 55 процентка җитте. Бу көннәрдә кышлату уңышлы дәвам итә. Мал азыгының байтак өлеше читтән ташылса да, ит-сөт җитештерү киметүгә юл куелмый. Гомумдәүләт проекты авыл хуҗалыгын үстерүгә генә түгел, тармактагы “авырткан нокталар”ны ачыкларга да ярдәм итте. Аграр документның бер юнәлеше, мәсәлән, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүне күз уңында тота. Хуҗалыклар җитәкчеләре бу мөмкинлектән оста файдаланып калырга тырыша. Кайбер җәмгыятьләрдә бары тик механизаторлар, терлекчеләр генә яшәгән тоташ урамнар барлыкка килде. “Киров” җәмгыяте исә барыннан да уздырып җибәргән, биредә яшьләр арасында торакка мохтаҗлар калмаган, дип сөйлиләр. Белгечләргә кытлык булмагач, билгеле, күрсәткечләр куанычлы.

Ярдәм вакытында килде

08 февраля

Мәгълүм булуынча, Мисырдагы фетнә вакытында анда калган бик күп якташларыбызның гомеренә куркыныч янады. Әмма республика җитәкчелегенең бәлагә юлыкканнар турында хәстәрлеге, оператив рәвештә ярдәм кулы сузуы хәвеф-хәтәргә юл куймады. Каһирәгә җибәрелгән беренче самолет 3 февральдә 132 кешене, шул исәптән 37 башкортстанлыны чуалышлар эченнән алып чыкты. Бу вакыйга халыкта зур хуплау тапты, Башкортстан Президенты блогы рәхмәт сүзләреннән яңгырап торды. Бу вакытта Мисыр курортларында да митинглар һәм демонстрацияләр оештырылу сәбәпле, ял итүчеләр урамнарга чыга алмый башлады. Курорт шәһәрчекләренә хәрби частьлар кертелде. Шушындый шартларда нинди ананың йөрәге тыныч типсен инде. Хургадада ял иткән 19 яшьлек кызы турында хафаланган уфалы Илфия Мөхәммәтҗанова да үзенә урын таба алмый. Аның кызы Аделия ахирәте белән Хургадага киткәненә нибары 3-4 көн генә үтә, ә вакыйгалар куерганнан-куера. Каһирәдән студентларның кайтып төшүе һәм алар сөйләгәннәрне ишетү ананы янә шөбһәгә сала. Ул һичкичекмәстән Башкортстан Президенты Хакимиятенә шалтыратырга була. Хакимият җитәкчесе урынбасары Аббас Галләмов борчылган ананы игътибарлап тыңлый һәм бу мәсьәлә дә уңай хәл ителә.

Еланның башын өзәргә вакыт!

08 февраля

“Башинформ” агентлыгында “Айнык Башкортстан” җәмгыяте үткәргән матбугат конференциясендә җәмгыять рәистәше Роберт Дәүләтшин, Русия Федерациясе Дәүләт думасының алкоголь буенча эксперт советы әгъзасы, профессор Владимир Жданов катнашты. — Соңгы ике елда ил җитәкчелегенең эчкечелеккә карашы үзгәрә, — дип билгеләде Владимир Георгиевич. — Хәзерге хәлне илдә эчкечелек һәлакәте дип тану бар. Чыннан да, проблеманы дөрес билгеләсәң, аны хәл итү юллары да табыла. Тагын шунысы бар, әгәр эчкән кеше аракы турында куркыныч дөреслектә хәбәрдар булса, ул шешәгә башкача үрелмәячәк. Күптән түгел үзәк телеканалларның берсендә журналист Владимир Соловьев билгеле җәмәгать эшлеклесе, кайчандыр алкогольле эчемлекләр җитештерү өлкәсендә эшләгән Виктор Звягельский һәм актер Николай Бурляевны барьер янында очраштырды. Алар илдә “коры закон” кертү турында әңгәмә корды. Әлеге канунны кабул итү өчен 56 мең кеше үз тавышын бирде, 5 мең 800 кеше каршы чыкты. Димәк, халыкның күп өлеше бу мәсьәләгә битараф түгел. Горбачевның бу өлкәдәге адымнары турында төрле фикер бар. Аңа каршылар, нигездә, “коры” закон чыгарып, ул илдә көмешкә кайнатуга юл ачты”, дип тәкрарлый. Әмма, безгә калса, ул “А” дип әйтте дә “Б” дияргә онытты. Узган гасыр башында Русиядә патша башында да шундый ук закон турында фикер туа. Әмма ул көмешкәчеләргә каршы да ут ача. Аларга ул 500 сум штраф салдырта, ә акчаны көмешкә аппаратын тартып алган полиция хезмәткәре кулына тоттырырга куша. Ул заманда бу кадәр акчага әллә ничә сыер алырга мөмкин булган. Димәк, полицейскийларның ни рәвешле итеп бу эшкә ташланганын күзаллавы авыр түгел. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы башланып, бу кампания үз максатына ирешә алмыйча кала. Ә тарих сабаклары шуны күрсәтә — илдә нинди генә четерекле мәсьәләне хәл итү дә югарыдан башланса яхшы. Әйтик, авылда хакимият башлыгы эчкечелеккә каршы икән, анда халык та бу сазлыкка батмаган. Бу җәһәттән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үзенең блогында сәламәт тормыш алып баруы турында язып, башкаларны да шушы юлга өндәве күңелгә җылы өсти. Владимир Жданов та шушы фикерне хуплады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»