Җәмгыять

Хәрби данга күмеп Ватанны ир-егетләр саклый ал таңны

24 февраля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Кораллы Көчләр яугирләрен, ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Котлауда болай диелә: “Русия Кораллы Көчләренең хөрмәтле яугирләре, кадерле армия һәм флот ветераннары, сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Ватанны саклау — аның барлык гражданнарының бурычы. Шушы матур бәйрәмне билгеләгән көннәрдә без хәрби хезмәт үтүчеләрнең барысына да тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Ватандашларыбызның буыннан-буынга күчә килгән батырлыгын, Бөек Ватан сугышы геройларын, Кораллы Көчләр һәм локаль хәрби конфликтлар ветераннарын данлыйбыз, хәрби бурычын намуслы үтәгән ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Буыннар эстафетасы өзелми. Яшьләр бүген дә хәрби хезмәтне намуслы үтә. Безнең республикадан гына былтыр 20 меңнән артык кеше армиягә чакырылган. Республикада Русиянең хәрби даны һәм төбәкнең сугышчан традицияләре тарихы кадерләп саклана. Ветераннар турында кайгыртуга, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне, аларны хәрби хезмәткә әзерләүне оештыруга зур игътибар бирелә. Хәрби-патриотик музейлар челтәре, эзтабарлар отрядлары хәрәкәте киң үсеш алды. Башкортстанда илебезнең Кораллы Көчләрен, аның оборона сәләтен ныгыту өчен арытаба да мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, батырлык һәм көр күңеллелек, туган республикабыз иминлеге хакына барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим.” Ватанны саклаучылар көнендә Уфадагы Җиңү паркында Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнаштылар.

Резервның буыны ныкмы?

22 февраля

Армия сафында хезмәт итәргә елдан-ел яраклылар саны кими

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Армиягә баручы егетләр хакында фикер алышасы килә. Алар безнең күз алдында үсәләр бит. Гаилә, балалар бакчасы (әгәр булса), мәктәп еллары — менә шулайрак авыл малае үтәсе юллар. “Балалык баскычлары”н үткәндә ул табиблар күзәтүендә була. Журнал бите язмасын укыганда күңелләрне курку баса: күпчелек бала нинди дә булса чиргә тарыган. Журналга теркәп куюдан башка аларга бертөрле дә ярдәм күрсәтелмәгән. Дәвалау, ял иттерү, профилактик ярдәм күрсәтү кебек эшләр вакытында үтәлми. Без ул яшьләрне хезмәткә чакыру вакыты җиткәч кенә искә алабыз. Шуңадыр хәрби комиссиядәге табиблар чакырылган егетләрнең күбесендә өзлегү-катлаулану чирен таба. Агыйдел шәһәре һәм Краснокама районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Азат Исламов хәбәр итүенчә, хәрби хезмәткә чакыру планы районга ике тапкыр арттырылган. Ә бүген һәр бишенче чакырылучы гына хәрби хезмәткә яраклы. Совет чорында чакырылыш комиссиясенең “яраклы түгел” диагнозын алган егетләрне кызлар каршы алырга да, озатырга да килмиләр иде. Ә хәзер ничек икән? “Яраклы түгел”гә баланың үзен генә гаепләп буламы соң? Без малайның киләчәктә Ватанны саклаучы булачагын белә идек, ә аның сәламәтлеге турында кайгыртмадык. Без дигәнем: ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, хәрби комиссариат хезмәткәрләре. Ә менә хәрбиләргә уйланырга вакыт. ...Ватанны саклаучылар көнен каршы алган кичәләрнең берсендә Яңа Актанышбаш урта мәктәбендә “Ягез әле, егетләр!” дигән ярыш-бәйрәм үтте. Мәктәпнең спорт залына барлык укучылар, укытучылар, ата-аналар чакырылган иде. 6-11нче сыйныф укучыларыннан ике команда тезелде. Укучылар түбәндәге сынауларны үтте: турникта күтәрелү, челән аякта йөрү (ходули), винтовканы сүтү-җыю, мишеньга пневматик винтовкадан ату, тупны баскетбол кәрзиненә ташлау, өзек-өзек тактага басып “баткаклык”ны кичү, спортчылар биюе, капкага туп кертү, чаңгыда шуу, бәрәңге һәм суган әрчү (күздән яшь чыкмасын), “бала” биләү, кызлар прическасын матурлау, борыска кадак кагу, кызлар белән бию һәм башкалар.

Бәхетле картлык урынына... картлар йорты

22 февраля

Һәр әти-әни үзенең баласына зур өметләр баглый. Биредә сүз, әлбәттә, картлык көннәре турында бара. Картлык — шатлык түгел, диләр. Ләкин оныкларын сөеп, балалары белән чөкердәшеп яшәүчеләр бу сүзләр белән килешми. Кызганычка каршы, җир йөзендә гомер биргән, тәрбияләп үстергән әти-әниләрен тамчы да ихтирам итмәүчеләр дә юк түгел. Әлбәттә, караучысыз, яклаучысыз калганнарны дәүләт ташламый. Мир кулына калган өлкәннәргә яшәр урын да, дәвалану өчен тиешле шартлар да тәкъдим ителә. Гаилә җылысын бернинди яхшы шартлар да алыштыра алмаганын онытмыйк. Краснокама районы Яңа Каенлык авылындагы картлар йортында булгач бу фикергә ныклы инандым. — Биредә яшәүчеләрнең берничәсе генә япа-ялгыз, — дип башлады сүзен картлар йорты җитәкчесе Наилә Габидуллина. — Күбесе балалары, якын туганнары булуга карамастан, биредә яши. Моны ачыклавы авыр түгел. Пенсия алган әби-бабайлар янына акча теләнүче нарасыйлары, “ихтирамлы” туганнары җыела. Кызганычка каршы, бу “спектакль” озак дәвам итми. Ярыйсы гына акчаны кулга төшергәннәр юкка чыга. Икенче айда пенсия килү белән шул ук күренеш кабатлана. Без үз вазыйфабызны җиренә җиткереп башкарабыз һәм башкарачакбыз. Монда яшәүче картларны бик сирәкләрнең генә килеп алуы уйлануга этәрә. Картлар йортында яшәүченең һәммәсе турында китап язарга, кино төшерергә, тамашачы тетрәнерлек спектакль куярга мөмкин. Бер язмышка игътибар итик. Тәрҗемә Лотфуллина 1932 елда Краснокама районы Яңа Нугай авылында дөньяга килгән. Гомере буе Киров исемендәге колхозда терлекче булып эшләгән. Тәрҗемә әбинең хезмәте тиешенчә бәяләнгән. “Атказанган терлекче” исеменә, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, “СССР халык хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен” бронза медаленә һәм мактау грамоталарына, билгеләренә лаек булган ул. Хезмәт алдынгысы берничә тапкыр Яңа Каенлык авылы Советы һәм Краснокама район Советы депутаты итеп сайланган.

Польша Президенты Бронислав Коморовский: “Татарлар ат өстендә туа”

22 февраля

Узган ел ахырында татар халкы тарихында гаять истәлекле вакыйга булды: 25 ноябрьдә Польшаның Гданьск шәһәрендә республиканың Леон Крычинский исемендәге Татар мәдәнияте үзәге бинасы урнашкан паркта татарларга һәйкәл (рәсемдә) ачылды. Атка атланган хәрби киемле татар угланының сыны Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд бәрелешендә җиңүенә 600 ел тулу уңаеннан, полякларга сугышта өстен чыгарга ярдәм иткән татарларның батырлыгы хөрмәтенә куелды. “Олуг тантанада Польшада яшәүче милләттәшләребез, ил Президенты Бронислав Коморовский, Кырым татарлары Милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев җитәкчелегендәге вәкиллек, Литва, Беларусь татарлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Владимир Васильев, Уфадан татар морзалары оешмасы җитәкчесе Зөфәр Әюпов катнаштылар. Һәйкәл ачу тантанасы кысаларында Польша Республикасы татарлары берлеге татарларның Европага йогынтысы мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция дә уздырды. Әлеге чара барышында Польша мөселманнары мөфтие Томаш Мишкевич дога укыды, Гданьск мэры Павел Адамович Польша татарларының мәдәни үзәгенә рәхмәтен белдерде. Президент Бронислав Коморовский әнисе Ядвига ханым белән һәйкәлгә чәчәкләр салды. Ядвига Коморовская кунаклар белән очрашу вакытында әнисе ягыннан татар булуы белән горурлануын да җиткерде”, — дип яза “Казан утлары” журналы (1 сан, 2011 ел). Татар халкы тарихындагы истәлекле вакыйга уңаеннан һәм Башкортстанда үтүче Милләтара татулыкны ныгыту елы кысаларында без берничә сорау белән Польшада татарларга һәйкәл ачу тантанасында республикадан катнашкан бердәнбер вәкил, Татар морзалары мәҗлесе җитәкчесе Зөфәр Якуп улы Әюповка мөрәҗәгать иттек.

Күбәләкләр җанын кем аңлар да, талпынырга кемнәр көч бирер?..

19 февраля

Гарип балалар тәрбияләнгән учреждениене күчерү аларның болай да каерылган канатларын сындырмасмы?

— Әни, алып кайтыгыз инде мине өйгә, бер генә атнага алыгыз! Мин үзем генә торалам хәзер, үстем, барысын да аңлыйм, бер әйберегезгә дә тимәячәкмен. Әти, әти, дим, нәнәй, тыңлагызчы!.. Унсигез яшьлек инвалид баланың үксеп елый-елый туганнарына ялваруларын Илүсә Нурисламова тыныч кына күзәтә алмый, яңаклары буйлап әче күз яшьләре тәгәри. Ә теге, иң якын кешеләр булырга тиешлеләр, үсмергә, бу имгәк, чыннан да, безнең баламыни, дигәндәй нәфрәтле карашларын төбәп, үзләреннән этеп-этеп җибәрәләр. ДЦП чирле бала начар сөйләшә, ярты сүзе аңлашылмый, ул тотлыга, калтырый, көчсез аяклары гәүдәсен чак-чак тота, ә яшь, матур, затлы киенгән әти-әнисе, нәнәсе аның инәлүләренә колак та салмый. Илүсә Фатыйх кызы, түзмичә, Илдарга ярдәмгә үзе ташлана: — Балакаем, икенче атнада Уфага үзем алып барырмын, өеңә керербез, шуннан беразга калырсың... Белә инде ул, Илдар Уфага бармаячак, барса да — фатирына кермәячәк, керсә дә — аны калдырмаячаклар. Ләкин бу мизгелдә авыр чирле баланы ничек тә тынычландырырга кирәк, мондый хәлләр аның психикасына начар тәэсир итә. Шулвакыт ана исемен йөртүче җәһәт кенә бер йөзеген салып, Илүсә ханымның бармагына кидерергә уйлый. Ул кулын тартып алгач, сумкасына ыргыта. Йөзекне хуҗасына кире кайтарып, интернат директоры берничә генә сүз әйтә ала: — Миңа сездән бер нәрсә кирәкми, Алла хакы өчен шушы баланы алып китеп, бер атна үзегездә тотыгыз, аңа да, миңа да иң зур бүләк шул булачак... Юк, алып китмиләр Илдарны. Әти кеше тиз генә машинасына чыгып утыру ягын карый, аның артыннан алтынга манчылган нәнәй кузгала, ниһаять, баладан арынып, ана җил-җил чыгып шыла. Илдарны тынычландыру, һәрвакыттагыча, интернатта эшләүчеләр җилкәсенә төшә...

БДИның уңай һәм кире яклары

18 февраля

Былтыргы бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен өйрәнүче белгечләр канәгатьсезлек белдерүдән бигрәк, тирән аптырашталар

Укучыларның белеме БДИ белән дистә елга якын бәяләнүгә карамастан, бу өлкәдә һаман аңлашылмаучылык артканнан-арта бара. Дәүләт думасында БДИ буенча уздырылган киңәшмәдә катнашучылар аның файдасына караганда зыяны күбрәк, дип билгеләделәр. “БДИ бернинди проблеманы да хәл итмәде, — диде күпчелек, — коррупция дә бетмәде, белем сыйфаты да артык күтәрелмәде, укытучылар әзерләү дә яхшырмады. Коррупциягә килгәндә, Ростов өлкәсе Морозовск шәһәренең мәгариф бүлеге мөдире Виктор Кочетов укытучыларны балалар иҗаты йортында җыя да укучылар өчен имтихан сорауларына җавап бирергә куша. Соңыннан ачыклануынча, бу изгелеге өчен аңа ата-аналар зур суммада акча бирергә тиеш булганнар. Воронеж өлкәсе Новохопер районында имтихан комиссиясе вәкиле үзенең шушындый ук “изгелеген” һәр укучыдан уртача 25 мең сумга бәяләгән. Имтихан битләренең күчермәләрен алып, андагы мәсьәлә-мисалларны укытучылардан чиштергән дә әзер җавапларны укучыларга күчерергә тараткан. Бу эшкә ул районның иң көчле берничә укытучысын да җәлеп иткән. 2010 елда мәктәпне тәмамлаган 16 мең егет һәм кызга аттестатсыз калу куркынычы янады. Бу аннан элекке ел белән чагыштырганда өч тапкырга азрак булса да, барлык укучыларның (878 664 кеше БДИ тапшырды) ике проценты дигән сүз. 100 һәм 80 баллдан югары нәтиҗәләр дә Рособрнадзор хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итә. Чөнки 100 балл җыючылар саны узган ел элеккесенә караганда 500 кешегә арткан. Тикшерүләр күрсәтүенчә, уртачадан югары баллар Карачай-Черкес, Башкортстан, Калмыкстан республикалары, Липецк һәм Мурманск өлкәләрендә күзәтелә. Балларның югары булуын алар бу төбәкләрдә күзәтчелекнең түбән булуы, аларның үзәктән ерак урнашуы белән аңлата. Физикадан иң аз балл 34 булган. Бу фәннән имтихан биргән 175 мең укучының нибары биш проценты гына иң түбән балл чиген уза алган. 40 төбәктән 107 укучы 100 балл җыйган. Тарих фәнен һәм немец телен сайлаучылар БДИны иң начар тапшыручылар исәпләнә. Тарих фәнен 9 процент, немец телен 12 процент укучы тапшыра алмаган.

Без — нибары кырыгынчы урында

18 февраля

Башкортстан уртача хезмәт хакы күләме буенча илдә хурлыклы кырыгынчы урынны били. Бүген ул 16,5 мең сум тәшкил итә. Идел буе федераль округында бу исемлектә без бишенче барабыз. Иң артта да түгелбез түгелен, әмма мактанырлыгы да юк. Халыкның җиде проценты яшәү минимумыннан да түбәнрәк акча алуын исәпләсәк, бигрәк тә. Бу җәһәттән Хөкүмәт ниндидер чаралар күрергә тырыша, дияргә кирәк. Менә ел башыннан республикада минималь хезмәт хакын 5500 сумга күтәрделәр. Шушыңа кайбер эш бирүчеләр бик теләми генә риза булган, кайберләре бу эшне берничә ай эчендә башкарачакбыз, дигән. Ел башыннан бюджет хезмәткәрләренең акчасы 6,5 процентка арттырылды. Күпләр өчен бу — 200-300 сум. Шунысы куанычлы, җәйдән генә артырга тиешле хезмәт хакын гыйнвардан ук күтәрделәр. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова журналистлар белән очрашуда сүзен әнә шул җитди проблемадан башлады. Аны шулай ук эш хаклары буенча бурычлары булган оешмаларның артуы да борчый. Әле 32 предприятиенең хезмәткәрләре алдында 105 миллион сум бурычы бар. Аларның күпчелеге банкротлык процедурасын кичерә, әмма финанс ягыннан савыктырылмый, юкка чыгарыла да куя. “Хезмәт хаклары буенча бурычларны түләүдә милекчеләрнең җаваплылыгы турында закон проекты әзерләргә ниятлибез”, — диде Ленара Хәким кызы бу уңайдан. Хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләсе — министрлык эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Хезмәткәрнең эш урыны хәвефсез һәм уңайлы булырга тиеш, ләкин бүген республикада һәр бишенче кеше зыянлы шартларда эшли. Предприятиеләр җитәкчеләре модернизацияләүгә акча түгәргә теләми.

Туганлыкның тамырлары тирән

17 февраля

Төрки мәдәниятләрнең халыкара оешмасы (ТЮРКСОЙ) илләрендә 2010 ел күренекле галим-тюрколог, философия фәннәре докторы, профессор Әхмәт-Зәки Вәлиди Туган елы буларак үткәрелде. Шушы көннәрдә Башкортстанга оешманың генеральный секретаре Дюсен Касеинов җитәкчелегендәге делегация рәсми визит белән килде. Делегация составында Төркия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары, Әзербайҗан һәм Казахстан мәдәният министрлыклары вәкилләре, Әнкара университеты ректоры, Әнкараның Кечиорен районы, Сидэ шәһәре мэрлары, Төркиянең бизнес оешмалары вәкилләре килгән иде. Әлеге визит кысаларында алар Әхмәт-Зәки Вәлиди Туганның туган туфрагында — Ишембай районында булды. Икенче көнне кунаклар Башкортстан Милли музее бинасында Әхмәт-Зәки Вәлидигә мемориаль тактаташ ачу тантанасында катнашты. Башкортстан ягыннан мемориаль тактаны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина, мәдәният министры Әскар Абдразаков, Уфа шәһәренең Киров районы хакимияте башлыгы Салават Сәгыйтов ачтылар. — Әлбәттә, истәлек тактасын Әхмәт-Зәки Вәлиди исемен йөртүче китапханә диварында ачу бик гадел эш, чөнки биредә галимнең иң уникаль хезмәтләре саклана, — диде үз чыгышында Башкортстан Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Эльвира Абдуллина. — Халыкның үзен күтәргән шәхесне онытмавы бик күңелле хәл, — диде әлеге тантанада Дюсен Касеинов. — Бу Уфада гына түгел. Без әле генә Вәлидинең кече Ватанына барып кайттык. Бу төбәк үзәктән ерак булса да, халык бөек якташын онытмый. Мин Зәки-Вәлидинең юбилей елында аның исемен бөтен дөньяга яңгырата алуыма бик шатмын. Әлеге чарага китапханә хезмәткәрләре Әхмәт-Зәки Вәлидинең 120 еллыгына багышланган виртуаль күргәзмә әзерләгән иде. Күргәзмә экспозициясенә уникаль фотосурәтләр, галимнең китапханә фондында булган хезмәтләре исемлеге кертелгән, география картасында Әхмәт-Зәки Вәлиди булган, конференцияләрдә катнашкан, аның гыйльми хезмәтләре дөнья күргән төбәкләр билгеләнгән иде. ТЮРКСОЙ делегациясе визитының эшлекле өлешендә төп чараларның берсе итеп Башкортстанның Уфа шәһәре Совет районы хакимияте һәм Төркия Республикасының Әнкара шәһәре Кечиорен районы хакимияте арасында үзара хезмәттәшлек нияте белән Беркетмәгә кул кую тантанасы булды. Әлеге Беркетмә икътисад, авыл хуҗалыгы, мәгариф, туризм, фән һәм техника, социаль мәсьәләләр өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруны күздә тота.

Эчкечеләр... бәкедә савыга

15 февраля

Мишкә районында тайгак юлга басканнарны “морж”лар хәрәкәтенә җәлеп итәләр

Русиядә елына нибары ике ай гына су коенырга мөмкин. Калган ун айда күңелле мизгелләрне искә төшереп, боегып утырыргамы? Бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар. Калын кесәлеләр кышкы чорда җылы диңгез дулкыннарында тирбәлеп кайта. Акчалылар үзебездә бассейнда коена ала. Ә гаилә бюджеты ашарга, кирәк-яракка тотынырга гына җитүчеләр нишләргә тиеш? Боз белән капланган елга-күлләрдә су коенырга мөмкин, диләр аларга. Бу максатка ирешү өчен нинди күнекмәләр ясарга кирәк? Мишкә районында “Дельфин һәм Русалка” “морж”лар клубында шул хакта да сораштык. — Яшьләр арасында үзләрен төрле юллар белән “текә” итеп күрсәтергә теләүчеләр күп, — диде клуб директоры Александр Садовский. — Кызганычка каршы, кайбер очракта бу максатка ирешү өчен сыра, тәмәке файдаланыла. Без мондый күренешкә битараф кала алмыйбыз һәм бозык юлга басучыларны бәкедә йөздерәбез. Әлбәттә, хәйлә юлы белән. Иң элек яман гадәт колларын клубка җәлеп итәбез. Тиешенчә чыныктыргач, аларны да бәкегә алып барып, су коендырабыз. Икенче тапкыр су коенырга барганда “Син бармыйсың!” дибез. “Зинһар өчен, мине калдырмагыз. Эчүне дә, тартуны да ташлыйм!” дип ялваралар. Һәм сүзләрендә торалар. Бозык яшьләр клубта шөгыльләнә башлау белән сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Клубка 1988 елда нигез салынган. Әлеге вакытта Мишкә районында йөздән артык “морж” бар. Кыш уртасында бозлы суда коенырга теләүчеләр мотлак рәвештә чыныгу курсы үтәргә тиеш. Бу хакта яшь “морж”, тугызынчы сыйныф укучысы Ләйсән Әхмәтгәрәева сөйләде: — Иң элек, көн саен карда яланаяк йөрергә кирәк, — диде ул. — Ике айдан соң һәр таңны салкын су белән коенудан башлау зарур. Әйткәндәй, “морж” салкын су белән ел әйләнәсенә дус булырга тиеш. Иң соңгы һәм җаваплы адым — бәкедә су коену. Бу кагыйдәләрне күздә тотучылар салкын тию, кан басымы һәм башка бик күп чир-ләрнең нәрсә икәнен онытачак. Мин, мәсәлән, клубка йөри башлаганнан бирле грипп белән авырганым юк һәм үземне һәрвакыт яхшы хис итәм!

Башкалада тормыш башкача

12 февраля

Уфа хакимиятендә 2010 елда шәһәр сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмә үтте. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров, Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев, башкала районнары хакимият башлыклары, аларның урынбасарлары, 120дән артык эре һәм уртача предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. — Социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре шәһәр хуҗалыгының, предприятиеләрнең һәм социаль өлкәнең тотрыклы эшләве турында сөйли. Уфа кайбер күрсәткечләр буенча Русиянең миллион кеше яшәүче шәһәрләре арасында әйдәүче позицияләрен саклап калды, — диде шәһәр хакимияте башлыгы Павел Качкаев киңәшмәне ачып. — 2010 елда барлык төр финанслау исәбенә 654,4 мең квадрат метр торак йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Бу күрсәткеч, 2009 елдагы белән чагыштырганда 115,9 процент булды. Узган елда шулай ук күпфатирлы йортлар төзүчеләр үз йөкләмәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарны яклауга ярдәм итү буенча чаралар күрелә башлады. Узган елда барлык төр финанс чыганаклары исәбенә торак фондын капиталь ремонтлауга 1 миллиард 156,9 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык итү фонды ярдәме белән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, искергән һәм авария хәлендәгеләрне сүтү дәвам итте. 2010 елда шәһәрнең адреслы программасына кертелгән 90 йорт һәм 186 лифтны ремонтлауга 484 миллион сум юнәлтелде. Авария хәлендәге һәм тузган торак фондыннан гражданнарны күчерү адреслы программаларын гамәлгә ашыруга 2 миллиард 245 миллион сум тотынылды. 2010 елда программага ярашлы рәвештә күчерелергә тиеш 5633 кешенең 4676сы уңайлы фатирларда яши башлады. Коммуналь предприятиеләр 10 миллиард сумлык хезмәт күрсәтте, бу 2009 елдагы күрсәткечнең 101,2 процентын тәшкил итә. Уфаның кулланучылар базары тотрыклы эшли. 2010 елның 9 аенда товар әйләнеше 201 миллиард сум булды, 2009 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 9 процентка үсте. Түләүле хезмәтләр күрсәтү 69 миллиард сум тәшкил итте, үсеш — 12 процент.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»