Җәмгыять

Әнисенең хәзинәсе үзе бер музейлык

05 марта

Аскын районының Иске Казанчы мәктәбендә эшләүче тарих музеендагы экспонатлар 1966 елдан башлап тупланган. Ун елдан аңа крайны өйрәнү музее буларак сертификат бирелә. Музейга әлеге вакытта җәмәгать башлангычында Мәмдүнә Зарипова-Гафурҗанова җитәкчелек итә. Мәмдүнә Габделгаян кызы Бөре педагогия институтын тәмамлап кайтканнан соң тәүдә мәктәптә биологиядән укыта, аннары директорның сыйныфтан тыш эшләр буенча урынбасары булып эшли. Әлеге вакытта хаклы ялда. Музейда бик күп дәресләр үткәрелә. Тарих, география, туган тел һәм әдәбият, Башкортстан мәдәнияте дәресләре өчен биредә бай материал тупланган. — Музейның шундый кирәкле урын икәнен аңлаган әби-апалар үзләренең килен булып төшкәндәге чигүле сөлге, тукылган келәм, челтәрле урын-җир җәймәләрен жәлләми мәктәпкә китерделәр. Әти-әнием вафат булгач, аларның сандыгын бушаттым, калфак-кәләпүш, камзул кебек кием-салымын, хәтта өй-кирәк яракларын тулысынча музейга күчердем, — ди педагогия эшенә дүрт дистә елдан артык гомерен биргән Мәмдүнә Габделгаян кызы. — Кызларга хезмәткә өйрәтү дәресендә файдаланыр өчен бик күп чигү өлгеләре, сәйләннән чигелгән үрнәкләр бар.

Мишкә — дуслык, татулык төбәге

04 марта

Дөньяда нинди генә милләт юк. Һәрберсе үзенчәлекле аларның, һәркайсының кабатланмас гореф-гадәтләре, матур традицияләре бар. Берничә милләт вәкилләренең бер төбәктә дус, тату һәм бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәттә яшәве бигрәк тә матур күренеш. Мәсәлән, республикабызның Мишкә районын алыйк. Биредә 72 процент — мари, 16 процент — татар, 6,8 процент — урыс, 4,8 процент башкорт һәм тагын башка милләт вәкилләре яши. Районның милләтләр дуслыгының матур үрнәге булуы хакында дүрт милли мәдәни үзәк булуы да сөйләп тора. Олы Шады авылында башкорт милли үзәге булса, Татарбайда татарларның “Саф чишмә” үзәге уңышлы эшләп килә. Ә инде Малонакаряково авылындагы урысларның милли мәдәни үзәге тирә-юньгә “Гөрләвекләр” вокаль ансамбле белән дан тота. Монда 25 еллап җырлаган әбиләрнең репертуарында беркайда да сакланмаган һәм яздырылмаган искиткеч борынгы урыс халык җырларын ишетергә мөмкин. Район үзәге Мишкәдәге төп үзәк эшчәнлеге мари халкының мәдәниятен саклау һәм үстерүгә багышланган. Биредә республиканың Халыклар дуслыгы йорты һәм халыклар иҗаты үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Әйтергә кирәк, соңгы елларда аеруча һәрбер милли бәйрәмгә, гореф-гадәтләргә җитди игътибар бирелә. Үткән ел районның сиксән еллыгы уңаеннан республика рәссамнарының Мишкә җиренә иҗади сәфәре оештырылган. Русиянең атказанган рәссамы Иван Ямбердов, Башкортстанның атказанган рәссамы Георгий Калитов һәм башкалар килгән. Алар ун көн буе мондагы халыкның тормыш-көнкүреше белән танышкан, искиткеч табигать хозурлыгыннан илһам алган һәм юбилей сабантуенда рәссамнар хезмәтенең күргәзмәсе үткәрелгән. Марилар — Европадагы соңгы мәҗүсиләр. Бу уңайдан аларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән дөньяның төрле төбәкләрендә кызыксыналар. Мариларның заманча җәмгыятьтәге көнкүреше һәм мәдәнияте турында күбрәк белергә теләп, районга Финляндия, Канада, Япония, Төркия, Венгрия, Эстониядән дә кунаклар килә. Тиздән иске кинотеатр реконструкцияләнеп, 2001 елдан эшләп килүче бу милли мәдәни үзәкнең үз аерым бинасы да — булдырылачак. Әлеге эшкә республика бюджетыннан акча да бүленгән. Бүгенге көндә үзәк 50нче һөнәрчелек училищесы бинасында урнашкан. Биредә методист булып эшләүче Людмила Имаева мари халкының чагу бәйрәмнәре белән таныштырды.

Байлыкны таба белергә дә кирәк

04 марта

Түбән Заит муниципаль берәмлегендә былтыр җир салымы җыю ике тапкыр арткан

Түбән Заит муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы Илдар Шакиров һәр эш көнендә диярлек җирдә үзаллы хуҗалык итүче авыл җитештерүчеләре белән очрашып, аларның тын алышын белеп тора. Чөнки бүгенге авыл икътисадының йөзе күп җәһәттән шәхси секторның үсеше белән бәйле, җирле казнага салым түләүне дә алар елдан-ел арттыра. — Авылның шәхси җитештерүчеләре арасында без Зариповларны башкаларга үрнәк итеп куябыз. Алар мал үрчетү, сыер һәм елкы ите җитештерү белән уңышлы шөгыльләнә, — диде ул. — Ел саен 150-170 центнер ит саталар. Алардан күреп, авылдагы башка шәхси хуҗалыкларда да елкычылык белән шөгыльләнә башладылар. Рамил Зариповның улы Линар да җирдә үзаллы хуҗалык итә. Үз кәсебен ачу өчен ул былтыр райондагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән 117 мең сум күләмендә финанс ярдәме алган. — Әтиемнең үрнәгендә мин дә үз хуҗалыгымда ит терлекчелеге белән шөгыльләнәм, — ди Линар. — Әлеге көндә атларны 13 башка җиткердем, моннан тыш дистәдән артык яшь сыер малын симертәм. Фуражны эшкәртеп бирергә үзебезнең тегермән бар. Интенсив ашатканда атны 4 ай эчендә тиешле кондициягә җиткерергә була. Симертелгән малны сәүдәгәрләр алып китеп торалар, шуңа ит реализацияләүдә бернинди проблемалар юк. Мин киләчәктә эшчәнлегемне киңәйтергә уйлыйм. Җирле хакимияттә бирелгән белешмәгә караганда, узган ел авыл биләмәсендәге шәхси хуҗалыклар барлыгы 8200 центнер сөт реализацияләгән. Бу район буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Ә ит җитештереп сатуда инде якын-тирәдә түбәнзаитлеләргә беркем дә тиңләшә алмый. Былтыр алар базарга 524 центнер ит чыгарып саткан.

Сандугачкай бик кечкенә, шулай да моңлы сайрый

03 марта

Илеш районы үзәгендәге мәдәният сараенда җыр буенча балалар конкурсы бара. Сәхнәгә күзнең явын алырлык чагу төстәге күлмәкләр кигән сабыйлар бер-бер артлы чыгып, кемузардан осталыкларын күрсәтә. Башкалардан аерылып торган кечкенә буйлы кызчык сәхнә түренә үткәнче үк, кызыксынуын җиңә алмаган тамашачы күңелендә мең төрле сорау тудырып өлгерә. “Кайсы авылдан? Кем кызы? Инвалидмы әллә?..” Бихисап сорауларны сихри моң дулкыны урап ала. 11 яшьлек Галиянең күкрәк түреннән агылган моңлы тавышы залда утыручыларның күңелләренә үтеп, уйландыра, сагышландыра, күзләрен яшьләндерә. Кечкенә кызның гаҗәеп көчле тавышы, халык җырларын үзенә генә хас нечкәлекләре белән башкаруы тамашачыны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдыра ул чакта. 2007 елда үткән бу конкурста Галия Шәрипова районның яшь вокалистлары арасында лаеклы беренче урынны яулый. Гадәти булмаган кызның үзенчәлекле моңлы тавышы тамашачы йөрәгенә тиз арада үз юлын таба. Галия 12 яшендә “Илеш сандугачы-2008” халык һәм эстрада җырларын башкаручылар конкурсында Гран-прига лаек була. Татар, башкорт, урыс, итальян халык җырларын башкаручы кызның сәхнә түрендәге җиңүләре ел саен кабатланып килә. Тик халык алдына чыгар өчен Ходайдан бирелгән тавыш кына җитми, аның өчен кешедә зур ихтыяр көче, тырышлык, яшәүгә дәрт салынган булырга тиеш. Бигрәк тә Галия кебек тумыштан авыру булган инвалид балаларда... Илеш районының Кыпчак авылында элек-электән бик моңлы халык яшәгән, диләр. Шагыйрьләр сокланып язарлык ал чәчәкләр сибелгән болыннары, яшел бөдрә ак каеннары, челтерәп аккан чишмәләре булган авылда җырлый белмәгән кеше, гармун тартмаган ир-ат булмаган, ди. Искиткеч матур табигатьле бу авылда Мирсәгыйть абый Шәйхетдинов гаиләсендә Дамира исемле кыз, ә Әбүдар абый Шәрипов гаиләсендә Нил исемле малай туган. Әйтергә кирәк, Мирсәгыйть һәм Әбүдар абыйлар икесе дә бик оста гармунчы. Шуңа да сабыйлар дөньяга килгәнче үк, күңелләренә җыр-моң салынган була инде. Нил өздереп гармунда уйнаса Дамира кечкенә чагыннан җырларга ярата. Кызарып пешкән каен җиләкләрен җыйганда да, тирләп-пешеп печән хәзерләгәндә дә моңланудан туктап тормый ул. Кызның матур тавышына гашыйк була да инде гармунчы егет. Аларның гаилә тормышы да нәкъ җырдагыча, гөрләп башлана. Мәхәббәт җимеше булып уллары Дамир дөньяга килә. Күп тә үтми, бәхетле ана күкрәк астында тагын бер җан иясе типкәнен тоя. Бик теләп, көтеп алынган нарасыен Дамира сигез айдан газаплы авыртынулар аша тудыра. Кулына алган газизенең башка сабыйлар янында бик кечкенә күренүенә башта җаны әрни. Тик үзен тынычландырырга көч таба яшь әни. Бар вакытын һәм көчен шушы сабыенда яшәү чаткылары кабызуга багышлый. Ләкин баланың авырлыгы 3,8 килограммга җиткәч, үсеше шып туктый. Галиягә Шерешевский-Тернер синдромы дигән диагноз куялар.

Теләкләр белән мөмкинлекләр туры килми

03 марта

Краснокама районы Яңа Каенлык авылы биләмәсе башлыгы Илдус Зарипов шулай ди

Сер түгел, бүген Русия, Башкортстан авылларының хәле шәптән түгел. СССР вакытында илне туйдырган, матурлык, чисталык символы саналган авыллар ярымҗимерек хәлдә. Соңгы вакытларда бераз уңай якка үзгәреш сизелгән кебек. Крестьяннар да “инвестор”, “фермер” кебек сүзләрне ишетә башлады. Ничек кенә булса да, авылларны карарга, юлларны төзекләндерергә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк. Авылның хәлен, авыл халкының тормышын яхшы якка үзгәртү өчен нәрсә эшләү мөһим? Бу максатка ничек ирешеп була? Краснокама районы Яңа Каенлык авылы биләмәсе башлыгы Илдус Зариповтан шул хакта сораштык. — Яңа Каенлык авылы биләмәсенә Иске Каенлык, Ялгызнарат, Бөрнеш, Кыргыз, Яңа Татыш, Күпербаш һәм Шәрип авыллары керә, — дип башлады ул сүзен. — Миңа үз “биләмәләрем”не урап чыгу өчен 73 чакрым юл үтәргә кирәк. Кайвакыт, тиешеннән күбрәк ягулык яндырырга туры килә. Биләмәдә 1685 кеше яши. Халык нефть промыселында, урман хуҗалыгында, “Ашаеш”, “Маяк” хуҗалыкларында эшли. Гомумән, теләге булганнарга эшләргә урын бар. Ләкин халык булганы белән генә канәгатьләнми. Авылларны тоташтыручы юлларга асфальт салуны таләп итүчеләр күп. Ләкин без каян асфальт салырлык акча табыйк? Мәсьәләне аңлыйм, ярдәм итәргә телим. Ләкин бер теләк белән генә ерак китеп булмый. Бу хакта тиешле урыннарга мөрәҗәгать иттек. Уңай җаваплар да алдык. Мисал өчен, агымдагы елда Ялгызнарат белән Бөрнеш авылларына биш чакрым асфальт юл салу өчен проект-смета документлары әзерләнә. Башка юнәлештә дә тик тормыйбыз. Биләмәгә караучы авыл урамнарына 87(!) лампочка урнаштырдык. Ләкин электр энергиясе өчен ничек ай саен 30 мең сум акча түләрбез икән? Ялгызнаратта җиде миллион сумга баганалар утырттык, электрүткәргечләр сузу өчен акча бүленде. Иске Каенлыкта 2,6 миллион сумга шундый ук эш башкарылачак. Бөрнеш белән Кыргызда да электрүткәргечләрне яңага алмаштырачакбыз. Кыш — безнең өчен аеруча җаваплы чор. Чөнки үз көчебезгә таянып 27 чакрым юлларны чистартып торырга кирәк. Үзебезнең техника юк.

Китап — аң-белем чыганагы, иман нуры ул

03 марта

“Әйбәт китап укыганда таң тиз ата”, дип язган Рәми Гарипов. Әйбәт китапны таба белергә дә кирәк. Бу уңайдан халыкка ярдәм итү максатында Аскын районы китапханәчеләре төрле чаралар оештыра: “Иң яхшы китап” конкурслары, яңа китап тәкъдим итү конференцияләре, инвалид балалар белән аерым эшләү һәм башкалар. Аскын районы үзәк китапханәсенең авылларда утыз филиалы эшли. Халыкны кырык өч китапханәче хезмәтләндерә. — Үз эшен яратучылар гына тоткарлана бездә, — ди китапханә эшенә утыз ел гомерен багышлаган директор Нина Колокольникова. — Чөнки хезмәт хакы аз, ә эш мәшәкатьле. Кашка авылында Гөлфия Сабирова 27 ел эшли, Гүзәлия Тимерханованың (Усть-Табасск) эш стажы дүрт дистә елга тула, Зөлфия Хөсәенова Кышлау-Елга халкын 22 ел хезмәтләндерә. Күптән түгел үткәрелгән “Иң яхшы башкорт китабы” бәйгесендә балалар язучысы Фәрзәнә Гобәйдуллинаның китабы җиңүче дип табылган. Әдибә Аскында укучылар белән очрашу вакытында аларның бик күп сорауларына җавап биргән, автографлы китапларын бүләк иткән. Мондый очрашуларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала, ди китапханәчеләр. “Иң яхшы китапханә” конкурсында начар күрүчеләр белән эшләү номинациясендә дә аскынлылар җиңеп чыккан.

Теле бетсә, халык та югала...

02 марта

Русиядә 136 телнең язмышы кыл өстендә

Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклап калу һәм үстерү — башкаланың Нефтьчеләр мәдәният сараенда күптән түгел узган “түгәрәк өстәл”дә сүз шул хакта барды. Халыкара туган телләр елына багышланган әлеге чарада Президент Хакимияте вәкиле Динә Дәүләтшина, БР Хөкүмәт Аппаратының баш консультанты Рәйсә Вахитова, Иҗтимагый палата рәисе Әсхәт Гомәров, профессорлар Фирдәвес Хисаметдинова һәм Евгения Яковлева, Мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Рәйсә Күзбәкова, милли үзәкләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, чакырылган кунаклар катнашты. Башлыча, сүз телләрнең дөньяви хәле турында барды. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньяда 500дән артык телгә, шул исәптән Русиядә яшәүче 136 милләт теленә югалу куркынычы яный. Фирдәвес Гыйльметдин кызы шулар исәбенә мари, удмурт телләре белән беррәттән башкорт теленең дә керүен билгеләде. “Бу куркыныч хәтта татар теленә дә яный”, диде ул. Төп сәбәпләрдән, әлбәттә, глобальләштерүче фактор булып торучы урыс теле йогынтысы аталды. Русия регионнарында төп аралашу чарасы булган урыс телен өйрәнми мөмкин түгел. Һәм дәүләт телен барлык нечкәлекләренә төшенеп өйрәнү хуплауга гына лаек. Ләкин күп очракта нәтиҗәдә туган телләр мескенләнеп, тапталып кала, “русиялеләр” урынына “урыслар” барлыкка килә. Урыс теленең әһәмияте хакында сүз тотучы Евгения Андреевна дәлил итеп китергән “тозлы кыяр законы” да шул хакта: тозланган кыярлар арасына ташланган тозсыз кыяр да вакыт узу белән тозлана. Ана теленең абруе төшүдә кем гаепле соң? Дәүләт сәясәтендәге җитешсезлекләрме, әллә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәркемнең үзеннән башланырга тиешме? Биредә Фирдәвес Хисаметдинованың чыгышын искә аласы килә: “Чегән балалары телгә махсус укытылмый, аларны балалар бакчаларында, мәктәптә укыту оештырылмаган, шуңа карамастан, алар үз телләрен яхшы белә”. Димәк, сәбәпне, башлыча, гаиләдән эзләргә кирәк. Әгәр дә өендә бала белән туган телендә аралашмыйлар икән, тел язмышы турында сөйләшеп утыруның ни файдасы бар?

“Чишмәдә су кермәгез, мичкә баш тыкмагыз”

01 марта

Нуриман районының Павловка сусаклагычы янындагы табигать хозурлыгы күпләрне җәлеп итә. Ел әйләнәсенә бирегә халык агыла. Сусаклагыч тирәсендәге эреле-ваклы туристик базалар, ял йортлары буш торганы юк. Шунда ук халыкта “изге” дигән даны булган Красный Ключ чишмәсе дә бар. Аны кайберәүләр су керү урынына әйләндергән. Хәтта кышкы суык көннәрдә дә чумып чыгарга базнат итәләр. Күптән түгел 33 яшьлек ир кеше монда үлемнән кала. Суга чумуы була, астагы суүткәргеч торба аны үзенә суыртып ала. Бәхеткә, торбаның икенче башына рәшәткә куелмаган була – ул тончыга-тончыга 60 метрлы торбадан Караидел елгасына килеп чыга. Биредә ул боз астына китүдән көч-хәл белән котылып кала. Исән калуын бер могҗиза буларак кабул иткән ирнең гаиләсе әле дә тынычлана алмый. Әнисе Светлана бу хәлгә Нуриман районы хакимиятен гаепли. “Минем улым хәлендә теләсә кем калыр иде, чөнки анда “Су керү тыела” дигән язу булмаган”, — ди ул. Баласын югалта язган ананың кичерешләре аңлашыла. Әмма күп очракта һәлакәткә кешеләрнең үз ваемсызлыгы китерә дисәк тә дөрес булыр. Узган җәйдә Мәскәү укучыларыннан төзелгән төркем диңгез ярында су кергәндә көчле җил чыга һәм җиде бала батып үлә. Аларның иминлеге сагында торырга тиешле укытучылар су керергә ярамаганын искәртүче транспарант булмавы белән акланырга тырышып карый.

Яңа залда хезмәтләндерү дә яңача

26 февраля

Раевка почтамтының үзәк офисы күптән түгел капиталь реконструкция үткәрелгән бинада эшли башлады. — Без мондый заманча һәм бик уңайлы эш шартларын төшебездә дә күрмәс идек, “Русия почтасы”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә һәм Әлшәй районы хакимиятенә рәхмәт! — дип шатлыгы белән уртаклаша Раевканың үзәк почта бүлекчәсе җитәкчесе Алия Әхмәтова. Дүрт эш урынына исәпләнгән операцияләр залын эшләү һәм җиһазлау берничә миллион сумга төшкән. Әмма чыгымнар бик тиз акланачак, чөнки, Алия Таһир кызы сүзләренә караганда, төрле операцияләр күләме күзгә күренеп арткан. Әйткәндәй, монда халык, төп почта хезмәтләреннән тыш, барлык төр түләүләрне дә башкара ала. Яңа залда килүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган: якты, җылы, уңайлы һәм иркен. Өстәлләрдә барлык квитанция бланклары ята. Ял итеп алырга да була. Шунда ук компьютерлы өстәлләр бар. Теләсәң, Интернетка керергә, үз электрон почтаңны ачып карарга һәм башка операцияләр башкарырга яисә уйнап алырга була.

Җитмеш төрле һөнәр дә аз эшсез калган белгечкә...

25 февраля

Кулларына диплом алган яшьләр бүген бер куанса, эшкә урнашу авырлыгыннан хафага кала. Сирәкләр генә үз белгечлеге буенча эш таба. Ә калганнар — кем кайда: филолог-эшкуарлар, икътисадчы-тәрбиячеләр, юрист-идән юучылар көннән-көн ишәя... Илеш районын мисалга алып караганда, иң күп таләп ителүче вакантлы эш урыннары сатучы, пешекче, кондитер, икмәк пешерүче, электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы, официант, тегүче, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәтләндерү буенча электр монтеры, тракторчы, электрон-исәпләү машиналары буенча белеме булган киң профильле механизатор, савучы кебек һөнәрләргә туры килә. Страховкалау агенты, массажчы, баш зоотехник, баш ветеринария табибы, ветеринария фельдшеры, табиб, юрист, мәдәният хезмәткәре, фармацевт белгечлеге алганнарны да кушкуллап көтәләр районда. — Элек балалар төрле дәрәҗәдәге уку йортларын сайлый иде, — ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ләйсән Коровкина. — Ә хәзер 33 бала мәктәпне тәмамласа да, барысы да югары уку йортларын сайларга тырыша. Эшче белгечлекләрне сайлаучы юк, хәтта колледжга барырга түбәнсенәләр. Бу дөрес түгел. Һәм мондый аяныч хәлнең төп сәбәпчеләре — ата-аналар. Бала югары уку йортында укый аламы, көче җитәме — уйлаучы да юк. Күп балалар беренче сессиядә үк төшенкелеккә бирелә: я укуы ошамый, я уку авырга төшә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»