Җәмгыять

Ярәмкәдә талантларга сәхнә тар

10 марта

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле Закир Һадиның туган авылында яңа социаль-мәдәни үзәк кайчан төзелер?

Авыл клубының эше белән танышыйк дигән теләк белдергәч, Дүртөйле авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләйсән Гыйбатова безне Ярәмкә авылына алып килде. Бу — татар әдәбиятына күренекле язучы Закир Һадины биргән данлыклы авыл. Машинабыз зифа ак каеннар арасында утырган иске бер бина янына килеп туктады. Кыегына “С. Г. Сабитов исемендәге авыл клубы” дигән язма эленгән. Озатып йөрүче булмаса, без аны һичшиксез узып киткән булыр идек. Мәдәният йорты дигәч, гадәттә, күз алдына мәһабәт таш бина килеп баса бит, ә монда бүрәнәләре сылап акбурланган иске агач клуб. Ирексездән әдипнең: “Уфа губернасы “Б” өязендәге бер кечкенә авылда... күпчелек йортлар читәннән үрелеп, балчык сылап эшләнгән, салам, кабык түбәле” дигән юллары хәтергә килде. Закир Һади үзенең беренче, күпмедер дәрәҗәдә биографик дип бәяләнгән “Бәхетле кыз” хикәясендә шулай дип язган иде. Дан орденнарының тулы кавалеры Салих Сабитов исемендәге Ярәмкә авылы клубы 1970 елда төзелеп, файдалануга тапшырылган. Шул вакыттан бирле 50 урынга исәпләнгән агач клубка капиталь ремонт эшләнмәгән. Шулай булуга карамастан, биредә эшләүчеләрнең тырышлыгы белән ул үрнәкле тәртиптә тотыла. Бар җир чиста-пөхтә, матур итеп буялган. Стеналарда клубта, авылда үткән бихисап чараларны, бәйрәмнәрне яктыртучы фотолар эленгән. Гәзит-журнал төпләмәләре тәртип белән алып барыла. Альфира Әхмәтова авыл клубы директоры булып 2000 елның гыйнварыннан эшли. Уфа китапханә техникумын тәмамлаган белгеч. — Яше-карты, балалар үзләренең буш вакытларын файдалы үткәрү өчен авыл клубына бик теләп йөри. Ярәмкә — җыр-моңга бай талантлар төбәге, — ди Альфира Мәгъсүм кызы. — Биредә егетләрнең “Дуслык” вокаль ансамблендә 11 кеше, “Умырзая” ансамблендә урта яшьләрдәге хатын-кызлар чыгыш ясый, ә “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамблендә өлкән яшьтәге апалар катнаша. “Яшь йөрәкләр”дәге иң өлкән кеше 82 яшьлек Фатыйма апа Хәбибуллина кебек оста биючеләр сирәк. Илдар Ульданов, Айнур Гыйбатов, Эдуард Зарипов, Илнур Сәләхетдинов, Рөстәм Яппаров, Эльвира Гарифуллина кебек талантларыбыз бар. “Салават күпере” ансамблендә укучы балалар чыгыш ясый. Клубта шулай ук драма түгәрәге дә эшләп килә. Анда укытучылар, хуҗалык эшчәннәре, яшьләр һәм балалар йөри.

Якташлары батырны искә алды

10 марта

Миякә районында легендар милләттәшебез, Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узды

Тормыштагы кайсыбер туры килүләр хәйран калырлык. Миңнегали Гобәйдуллинның мәңгелеккә соңгы адымнарын ясаган көне дә аның туган көне 8 март белән туры килә. Украинаны фашистлардан коткару өчен барган аяусыз алышларның берсендә, Дудчаны авылы янында, взвод командиры лейтенант Гобәйдуллин үз гәүдәсе белән дошман амбразурасының үлем чәчүче авызын томалый. Якташыбыз совет офицерларыннан беренче булып Александр Матросов батырлыгын кабатлый. Башкалабыз Уфаның Җиңү паркында аларның икесенә бер һәйкәл куелу очраклы түгел. Миңнегали Гобәйдуллинның үзенә куелган һәйкәлләр дә берничә. Шул ук Дудчаны авылында урындагы халык батыр якташыбызны бездән дә якынрак күреп “Безнең Миңнегалиебез!” ди. Үз исәбенә аңа һәйкәл куйдырган һәм бу изге урынны һәрвакыт карап, тәрбияләп тора. Миякәлеләр легендар райондашына ике һәйкәл куйган — район үзәгендә һәм Миңнегалинең туган авылы Өршәкбаш-Карамалыда. Геройны искә алу тантаналары да шул һәйкәлләрнең Кыргыз-Миякәдәгесенә веноклар һәм чәчкә бәйләмнәре салудан башланды. Чәчәкләр шулай ук Өршәкбаш-Карамалыдагы һәйкәлгә дә салынды. Соңыннан бөтен авыл халкы җыелган мәдәният йортында хәтер кичәсе узды. Чарага чакырылган кунаклар Миңнегали Гобәйдуллинның музее белән танышты, аның тормыш юлына һәм каһарманлыгына багышланган рәсемнәрдән, кул эшләреннән торган күргәзмәне зур кызыксыну белән карады.

Документлар — онытылмас тарих, киләчәк өчен кадерле ядкәр

10 марта

10 март — Русия Федерациясенең Архивлар көне

Архив эшенең тарихы ерак үткәннәргә барып тоташа. Бу мөһим эшнең бердәм дәүләт системасын булдыру турында тәкъдим дәүләт тарафыннан хупланып, 1918 елның 1 июнендә “РСФСРда архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерү турында” Халык Комиссарлары Советы декреты кабул ителә. Шул рәвешле, бердәм дәүләт архив фонды, республикада архив эшләре белән идарә итү өчен хөкүмәт органы — Архив эшенең баш идарәсе оештырыла. Дөресен әйтергә кирәк, Илеш районының дәүләт архивын булдыру турында бернинди дә документ сакланмаган. Әмма шул мәгълүм: район Советының приказлар китабында архив мөдирен билгеләү турындагы язма 1930 елның 15 июленә туры килә. Районның дәүләт архивы (1939 ел), халык депутатларының район Советы башкарма комитеты архивы (1990), район хакимиятенең архив бүлеге (1992), муниципаль район хакимиятенең архив бүлеге (2006 елдан бүгенгәчә) — төрле елларда төрле исемдә эшчәнлек алып барган бу хезмәт районга нигез салынган көннән алып документларны тәртипкә салу һәм аларның исәбен алып бару, мөһимлекләренә экспертиза оештыру, архив фондын формалаштыру буенча зур эш башкара. Моның нәтиҗәсе буларак, документларны исәпкә алу, теркәү сыйфаты яхшырган, аларның торышына һәм сакланышына контроль көчәйтелгән; архивка документларны мәҗбүри тапшырырга тиешле оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр исемлеге расланган. Бу, үз чиратында, оешмалар белән эшне яхшыртуга китергән — хәзер алардан документлар билгеләнгән график буенча кабул ителә. Хезмәтнең төп бурычы — тулы кыйммәтле фәнни-белешмә аппарат булдыру. Әйтергә кирәк, элекке документлар исемлекләре архив фонды эчтәлеген тулысынча ачып бетермәү, аларның белешмәләре булмау сәбәпле, архивта яңа юнәлешкә нигез салына — фондтагы документларның исемлеге яңадан эшкәртелә. Һәм 1995-2002 еллар дәвамында 41 фонд документларына экспертиза үткәрелә, даими саклауга идарә итү документациясенең 5164 эше кабул ителә.

Алда сайлаулар көтә

09 марта

13 март — Бердәм тавыш бирү көне

Бердәм тавыш бирү көне алдыннан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев интервью бирде. Ул анда 13 мартта үтәчәк сайлаулар турында сөйләде. — Хөрмәтле Хәйдәр Арсланович, 13 мартта сайлаулар көтелә. Гәзит укучыларга бу көнне нинди һәм кайда сайлаулар үтәчәге турында аңлатсагыз иде. — Бердәм тавыш бирү көненә соңгы әзерлекләр бара. Барлык участок сайлау комиссияләренә бюллетеньнәр килде. 13 мартта республика территориясендә 800гә якын сайлау кампаниясен үткәрү планлаштырыла, нәтиҗәдә җиде меңнән артык депутат сайланачак. Шул ук вакытта бер мандатлы 28нче Отрада сайлау округында (Стәрлетамак шәһәре) һәм бер мандатлы 45нче Иглин сайлау округында (Иглин, Нуриман һәм Караидел районнары территориясендә) республика парламенты депутатлары өстәмә сайланачак. Урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын республиканың 53 районындагы шәһәр һәм авыл биләмәләрендә сайлаячаклар. Моннан тыш, 13 районда һәм Мәләвез шәһәренең 21нче округында Совет депутатларын өстәмә сайлаулар үтәчәк. Беренче мартка булган мәгълүматлар буенча теркәлгән кандидатларның гомум саны 15 мең 692 кеше.

“Безгә Швейцария кирәкми”

09 марта

Быел “Кандракүл” тау-чаңгы комплексында ял итүчеләр ике тапкыр арткан

Туймазыда “Кандракүл” тау-чаңгы комплексы моннан бер ел элек ачылган иде. Табигатьнең матур бер төбәгендә урнашкан бу спорт объекты хәзер сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүчеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнде. Шуны әйтергә кирәк, республикада тау-чаңгы спортын үстерүгә яңа этәргеч биргән заманча корылма “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” акционерлар җәмгыяте исәбенә төзелгән. Мөһим социаль проектны гамәлгә ашыруга корпорация җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае депутаты Олег Әминев зур кызыксынучанлык күрсәткән. — Ни өчен безнең халык кышын чит илдәрдәге тау чаңгысы курортларына йөрергә тиеш? Үзебезнең илдә, республикада шундый ял урыннарын оештырып булмыймы ни? Мин Башкортстанның бер энҗесе саналган Кандракүл буенда тау-чаңгы комплексын төзү, балаларга кече яшьтән спортның шушы төре белән шөгыльләнү, физик һәм рухи яктан да көчлерәк һәм чыдамрак булып үсү өчен тиешле шартлар тудыру турында хыялландым. Шушы ниятебезне гамәлгә ашырганда республика хөкүмәтенең һәм шулай ук район хакимиятенең дә эшлекле ярдәмен тойдык, — дип сөйләгән иде ул бер очрашканда. Әйе, инвесторлар заманча тау-чаңгы комплексын төзүгә чыгымнарны жәлләмәгән. Биредәге спорт корылмасында тау чаңгычылары өчен 387 һәм 452 метр озынлыгында ике трасса ачылган. Кем остарак — алар инде 76 метр биеклектән югары тизлек белән шуып төшү өчен текәрәк юлны сайлый. Ә тау чаңгысына яңа аяк баскан балалар исә 150 метрлы сөзәк трассада шуарга өйрәнә. Бу комплекс шул ягы белән дә үзенчәлекле, ул Австриянең “Doppelmayr” фирмасында чыгарылган кәнәфиле күтәрткеч һәм автоматлаштырылган контроль-үткәрү системасы белән җиһазландырылган. Дүрт урынлык кәнәфигә утырасың да өч минут эчендә трассаның югары мәйданчыгына күтәреләсең. Тау башыннан инде һәвәскәр спортчылар алдында хозур манзара ачыла.

Гаилә учагы сүнмәсен

05 марта

Язның беренче бәйрәме алдыннан “Башинформ” агентлыгында гүзәл затлар белән гаилә һәм балалар темасына сөйләшү бик урынлы булгандыр, мөгаен. Хатын-кыз, гаилә учагын саклаучы, балалар әнисе бүгенге җәмгыятебездә иҗтимагый тормышта кайнаучы да, сәясәтче дә, менә дигән эшкуар да була ала. Ләкин кайбер хатын-кызларның өлешенә күп бала тәрбияләп үстерү, яки язмыш сынавы булып, гарип бала карау һәм шуңа кагылышлы бик авыр хәлләр дә төшә. Ярый әле җәмгыятебездә бәхетле, эшлекле ханымнар арасында башкалар кайгысын үз йөрәге аша үткәрә белүче, ярдәм кулы сузарга ашкынып торучы, күп балалы гаиләләрне, ялгыз аналарны, инвалид балаларны яклап закон капкаларын шакучылар, кирәк вакытта чаң кагучылар бар. Әлеге очрашуда алар өчәү иде: Башкортстан Президентының тормыш иптәше Гөлшат Гафур кызы Хәмитова, Уфа шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек буенча идарә җитәкчесе Милана Марат кызы Скоробогатова һәм Уфа шәһәренең “Ана йөрәге “ аналар советы рәисе Гөлшат Әхәт кызы Ибраһимова. Күптән түгел Ульяновск шәһәрендә узган “Русия —бәхетле күп балалы гаиләләр территориясе” дигән IV Бөтенрусия аналар форумында катнашкан бу ханымнар тәүдә анда күтәрелгән мәсьәләләр, аның әһәмияте турында сөйләделәр. Әлеге чарада почетлы кунак буларак катнашкан Гөлшат Хәмитова әйтүенчә, форумга илнең 30 төбәгеннән 1200ләп кеше килгән, алар арасында Иҗтимагый палата әгъзалары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, күп балалы әниләр дә булган. “Ана” халыкара иҗтимагый хәйрия фонды күп балалы әниләргә бүләкләр тапшырган. Шушы чара кысаларында “Ана — эшлекле хатын-кыз”, “Яшьләр һәм никах”, “Илебездә ярлы балалар булырга тиеш түгел”, “Балалар тәрбияләүдә хатын-кызның роле” кебек темаларга “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелгән һәм хатын-кызны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә форсат туган. Гаилә, аналар һәм балалар проблемаларын дәүләткүләм һәм халыкара дәрәҗәдә хәл итү өчен җәмгыятьнең алдынгы көчләрен берләштерүне максат итеп алган әлеге форум Башкортстан вәкилләрен бу хакта җитди уйландыра. Һәм мондый форумнарда җәмәгать оешмалары эшчәнлегенә төп юнәлешне бирү, шулай ук гаилә хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда дәүләтнең, эшлекле даирәләрнең, матбугат басмаларының һәм сәяси партияләрнең ролен һәм урынын билгеләү төп мәсьәлә булып калка. Журналистлар белән сөйләшүдә катнашкан Милана Скоробогатова нәкъ менә шушыңа басым ясады.

Изгелек акциясе

05 марта

“Олимпик-парк” ял итү комплексында “Кышның соңгы көннәре” дип аталган хәйрия акциясе үтте. Аны Башкортстан Республикасының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре оештырды. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәп укучылары белән берлектә Бөре шәһәреннән аларның укытучылары, шәфкать туташлары һәм милиция хезмәткәрләре килгән иде. Инструктаж биргәннән соң, республиканың дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Динар Заһит улы Гыйльметдинов кечкенә кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды. — Балаларны куандыру өчен нибары җылы сүз белән назлы караш җитә. Ә мондый балаларга жәмгыять ягыннан игътибар икеләтә зур булырга тиеш. Бүген без аларны Уфада кунак итәбез. Сабый чактан авырлыклар белән көрәшкән балаларның аз гына булса да кәефләре күтәрелсә, без бик шат булыр идек, —диде Динар Заһит улы.

Миллионны үзгәртергә миллиардлар кирәк!

05 марта

Милиция белән хушлаштык, полициягә кайчан барып җитәрбез

Бу көн дә килеп җитте. 1 марттан милиционерларны полиция хезмәткәрләренә әйләнүләре белән котларбыз, дип алдан ук уйлап куйган идек. Һәрберебезгә дә таныш номердан — “02”дән башладык. “Алло, полиция тыңлый”, дигән сүзләр ишетергә өметләнсәк тә, алар акланмады. “УВД по Уфе слушает” белән хушланырга туры килде. “Безгә әле күрсәтмә булмады, кайчан буласы билгесез”, диделәр. Һәр яңалык байтак көч һәм акча таләп итә, шуңа да әлегә формалар да, вывескалар һәм бланклар да элеккечә калачак икән. Ел ахырына алар әзер булырга тиеш. Гомумән, милициянең полициягә күчүе казнага 2,2 миллиард сумга төшәчәк. “Җәмәгатьчелек фикере” фонды мәгълүматлары буенча, русиялеләрнең нибары 11 проценты гына милициянең полициягә үзгәрүен хуплаган. Һәр өченче кеше моңа каршылыгын, ә халыкның 52 проценты битарафлыгын белдергән. Соңгы сан сагаерга мәҗбүр итә. Чыннан да, күпләр, “син аны ничек кенә атама, бу хәлне үзгәртмәячәк”, дип инанган. Проблемаларны исем үзгәртүдән башлау иң җиңел юл, янәсе. Халык фикеренчә, кадрларны тулысынча үзгәртергә, кешеләрне милициягә яңа принципларда сайлап алырга, яңа принципларда хезмәтнең эчке структурасын билгеләргә, бөтен эчке мөнәсәбәтләрне җимереп, өр-яңасын төзергә кирәк. Дәүләт катгый позиция алырга һәм барысын да йөзтүбән әйләндереп куярга, ә исем үзгәртү белән генә чикләнмәскә тиеш. Ләкин закон көченә керде һәм бүгеннән без кичәге “иптәш милиционер”ны “полицейский әфәнде” дип атый алабыз. Исемгә килгәндә, хәзер бу — күп бәхәсләр мәйданы, эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевның “әфәнде”се күпләрнең күңеленә хуш килмәде. Без әфәнделәрне бик әдәпле, зыялы, белемле, булдыклы, бай кеше дип беләбез. Милицияне ничек кенә боргаласаң да бу исемгә туры килми. Кыскасы, полицейскийга кем ничек тели, шулай мөрәҗәгать итәчәк. Күпләр шул “иптәш”кә ныграк тартыла.

Йөзьяшәрнең яшәү сере

05 марта

Егерменче гасыр башының эссе җәе. Аклар-кызыллар вакыты. Халыкның башы әйләнгән, кайсы якта дөреслек икәнен төшенә алмаган заман. Хәллерәк яшәгән крестьянны аклары да кереп талап чыга, кызыллары да... Балтач районының Начар авылында яшәүче Сәхипгәрәй нәкъ шундый, хәлле крестьян. Мал-туары күп, умарталары... Менә күптән түгел авылдан кызыллар чыгып кына китте, икенче яктан чаптырып аклар килеп керде. Алар Сәхипгәрәйне үсмер улы белән стена янына бастырдылар да, мылтык терәп бал таптыралар. Тик инде күп куркытылган Сәхипгәрәй “юк” дип тора, мичкә-мичкә балларының кая яшерелгәнен ул үзе генә белә. Үз дигәннәренә ирешә алмаган аклар өй алдында торган яхшы айгырга атланып чыгып китәләр. Көчләп буйсындырылган айгыр авылны бер әйләнеп килә дә, хуҗасының капкасына башын терәп, кешнәп җибәрә. Атның күзеннән эре-эре яшь бөртекләре тама. 12-13 яшьлек Вәлидиан моны күреп, әтисен кочаклап елый... Күпне күрәчәк әле Вәлидиан. Кызылларның җиңгәнен дә, Бөек Ватан сугышын да... Хатыны бала тапканда үлеп киткәч, өч айлык улына яңа әнине ул күрше авылдан алып кайтачак. Шул күрше авыл чибәре Шәмситаб — безнең язма герое инде. Шәмситаб Миңнемөхәммәт кызы 1911 елның 8 мартында Балтач районының Чишмә авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сигез бала арасындагы төпчек кыз чем-кара озын толымлы, туган як болыннарындагы күкчәчәктәй зәп-зәңгәр күзле искиткеч бер гүзәл булып үсеп җитә. Кызның чибәрлеге, уңганлыгы хакындагы сүзләр күрше авылларга да тарала, күрәсең, беркөн килеп инде безгә таныш Вәлидиан кызны атка салып, урлап та алып китә. Бу хәл Чишмә егетләренең бик тә ачуын китерә, алар үз авылының соклангыч кызын бер дә читләргә бирергә теләмичә, Шәмситабны алып китеп барган атның каршына сәнәкләр күтәреп чыгалар, авыл капкасын ябып куялар. Тик үҗәт Вәлидиан да туктап калган атны бар көчкә куаларга куша. Сәлимгәрәй абзасы атның сыртына бер генә сыдыра, тегесе кешеләрне ерып, коймаларны җимереп, алга ыргыла һәм Начар авылына таба “оча”... Төшкән җирендә таш була Шәмситаб, бүгенге көнгә кадәр Начарда гомер кичерә. Вәлидианның өч айлык Әдһәмен үз улыдай якын күреп үстерә, янә тугыз балага гомер бүләк итә. Кызганычка каршы, кайберсе озак яши алмый ... Ире белән тату, матур итеп җитмеш ел яшиләр. Хәләл җефетен җиде ел элек җир куенына озата. Бүгенге көндә Әдһәм белән бергә биш баласы исән Шәмситаб әбинең. Хатын-кызлар бәйрәмендә йөз яшен каршылаучы әбекәйнең хәзер инде колаклары да бик яхшы ишетми, төс-кыяфәте дә, зиһене дә элеккечә түгел. Шулай да бераз тоныкланган зәңгәр күзләреннән ниндидер искиткеч шәфкатьлелек бөркелә. Ирексездән, “күңелеңдә начарлыкка урын булмаса гына шулай озак яшәп буладыр ул” дип уйлап куясың. Шәмситаб әбинең якыннары белән хәтирәләрне барлыйбыз.

Изгелек онытылмый

05 марта

Яңа Ишледә туып-үскән билгеле шәхесләр күп. Алар арасында авылдашлар үз гомерен халкына риясыз хезмәт итүгә багышлаган Мәхубә Кадыйрованы, бакыйлыкка күчүенә кырык елдан артык вакыт үтсә дә, һәрчак мактап телгә ала, аның белән горурлана. Мәхубә апа авылдагы иң укымышлы, киң күңелле, эшчән кешеләр — Латыйф мулла гаиләсендә 1902 елда дөньяга килгән. Әтиләре югары дини белемле, зыялы, алдан күрә белүче олы йөрәкле шәхес була. Рәкыйга абыстай белән алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Ишле мал-туар асрыйлар. Карагайдан салынган калай түбәле зур мәчете һәм йорт-куралары да шундый ук иркен, матур була. Рәкыйга абыстай да балачак елларында Корманай авылындагы дини гаиләдә тәрбияләнеп, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсен тәмамлый, укыту өчен махсус танытма ала. Совет власте урнашу хәбәрен Латыйф бик авыр кабул итә. Тиздән стресс хәлендә урынга ята һәм 1917 ел азагында 90 яшендә йөрәге тибүдән туктый. Хәләле Рәкыйга абыстай белән аларның икесенең дә каберләре Яңа Ишле зиратында. Әтисе мәрхүм булгач, авылда муллалык вазыйфаларын улы Таһир Кадыйров дәвам итә. Аның бердәнбер сеңлесе Мәхубә дә авылда кала. Сәяси болганчык заманның ун елы үтеп китә. Безнең яклардагы авылларда һәм шәһәрләрдә дә мәчетләрне, чиркәүләрне яба башлыйлар. Әтисе кебек алдан күрә белүче кеше буларак, Таһир мулла гаиләдәге берничә буын әгъзаларының гомерләре буе бөртекләп җыйган дөньясын калдырып, бер төнне пар атлар җигелгән көймәле арбасына биш баласын (Мөнәвәрә, Мөкәрәмә, Мәрьям, Саҗидә һәм Габделхәй), хатынын утырта һәм кирәкле документларын, булган алтынын ала да, Аллага тапшырып, Аксен тимер юл станциясенә юл тота. Хәзрәт вокзал артына килеп туктаган атларының башларыннан кочаклап, алар белән берәм-берәм хушлаша да, тәүге поезд белән Мәскәүгә юллана. Башкала вокзалында Кадыйровларны каршы алучы, документлар тикшерүче, хәтта игътибар итүче дә булмый. Кунакханәдә юлчылар берничә көн яши. Тик Таһир мулла анда уртак тел табардай кеше, баш төртер урын, дөресрәге, үз милләттәшләрен, дин әһелләрен очрата алмый. Башкалада эш пешмәгәч, Таһир Кадыйров Мәскәү — Ташкент поездына билет ала. Башкортстаннан килгән диндарны үзбәкләр җылы каршы ала. Тәҗрибәле хәзрәт биредә үзен тиз таныта. Аны иң зур дини мәҗлесләрдән, рәсми утырышлардан калдырмыйлар. Ташкент шәһәрендә, Бохара өлкәсендә аны барысы да хөрмәт белән телгә ала торган була. Шуңа да илдәге кануннар үзгәрсә дә, җирле халык аны җәберләргә бирми. Күрәсең, Үзбәкстанда замана зилзиләсе бездәгедән йомшаграк булгандыр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»