Җәмгыять

Монысына гына түзәрбез!

17 марта

Яңа гына шатланышып беренче яз бәйрәме белән котлаган идек, менә-менә тамчылар тамар, гөрләвекләр кузгалыр дип көттек. Ә Язбикә бусагага килеп җитте дә, туктап калды. Бу көннәрдә республиканы кар бураны каплады. Синоптиклар фаразлавынча, бүген дә җепшек кар явачак, электрүткәргечләргә боз ябышачак, юлларда бозлавык булачак. Җил көньяктан секундына 7-12, урыны белән 15-20 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы +2, +3 градус тәшкил итәчәк. Алдагы ике көндә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән җепшек кар явачак, юлларда бозлавык булачак. Һава температурасы төнлә -3, -8, аязытканда -10, -15 градус, көндез +2,+3 градус булачак. Республикада һава шартларына бәйле гадәттән тыш хәл игълан ителде. Юллардагы мәхшәргә карап, ирексездән Япониядәге хәлләр турында уйланасың, күз алдына куркыныч телевизион кадрлар килә. Аларга Аллаһ ярдәмен бирсен, безне афәттән сакласын. Көнчыгыштагы җир тетрәүләр нәтиҗәсендә, Җир күчәре 17 сантиметрга күчкән, ди галимнәр. 19 мартта тагын да бер табигый аномалия көтелә, дип хәбәр итә алар. Бу көнне Ай җиргә гадәттән тыш якын киләчәк, планетабыз белән аның юлдашы арасындагы ара 356,5 мең километр гына булачак. Соңгы 19 елда мондый хәл 4 тапкыр гына күзәтелгән. 1974 елда шундый көнне Австралиядә Грейси циклоны, 2005 елда Индонезиядә Катрин гарасаты кузгалган. Гомумән, Айның Җиргә гадәттән тыш якын килүе вулканнар уянуы, җир тетрәве, хәтта климаттагы үзгәрешләргә дә сәбәпче була икән. Әгәр бездәге гадәттән тыш күп кар явуы дә шушы аномалиягә бәйле булса, “монысына гына түзәрбез”, диясе кала.

“ТАСС” яхшы хәбәрләр яклы

17 марта

Русиянең иң өлкән һәм абруйлы “ИТАР-ТАСС” мәгълүмат агентлыгының “Русия хәбәрләре” хезмәте баш мөхәррире Сергей Баженов Уфага килде һәм республика киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары белән очрашты. Илнең 50 субъектында һәм дөньяның барлык илендә диярлек хәбәрче пунктлары булдырган агентлыкта бүген меңнән артык кеше эшли. Көн саен алар биш-ун гәзит битен алып торырлык мәгълүмат тарата. Сергей Эдуардович журналистлар алдына куелган иң мөһим бурыч — хәбәрләрнең дөрес булуы, тиз бирелүе һәм алар өчен җаваплылык, дип белдерде. — Безнең агентлыкны кайберәүләр, бәлки, әкренлектә гаепләр. Ләкин безгә килеп кергән мәгълүматлар мотлак рәвештә тикшерелергә тиеш. Шул сәбәпле генә кайчак алар беразга соңлап куела. Әмма бу соңыннан кайбер көндәш агенлыклардагыча кире кагу биреп абруйны төшерүгә караганда, яхшырак, — диде ул. “ТАСС”та (агентлыкны һаман шулай элеккечә атап йөртәләр, бу исем үзенчәлекле брендка әйләнгән) кызу эш тәүлек әйләнәсенә бара. Агентлык сәяси бәхәсләргә тыгылмый, конфликтлы хәлләрне урап узарга тырыша. Әгәр дә шундый материалларны бастырырга кирәк булса, мотлак рәвештә ике якның да фикере бирелә. — Без Баш мөхәррирләр клубы ачтык. Тәгаенләнгән көнне төш вакытында телевидение, радио, гәзит-журналлар, агентлыклар җитәкчеләре җыелып җанлы ихлас әңгәмә корабыз. Бу бик яхшы башлангыч дип уйлыйм. Шушы очрашулар мөхәррирләргә ниндидер вакыйга буенча теге яки бу позицияне җиткерергә ярдәм итә, — дип билгеләде Сергей Баженов. Агентлык бүген 30-40 процентка бюджеттан финанслана, калган өлешен үзе таба. Ул яңа мәгълүмати программалар өстендә уңышлы эшли. Шуның берсе — метроларга мәгълүматлар элү, “бегущая строка”, видеороликлар күрсәтү. Сорау белән файдаланган башка проектлар да бар.

Җиребез дә алтын, суыбыз салкын...

17 марта

Күңелдәге якты сәхифәләрне вакыт кына җуя алмый икән. Бәлки авылда табигать баласы булып үскәнгәдер, урман-суларга, тау-далаларга турыдан-туры мөнәсәбәтле кешеләр миңа, үзләрендә ни дәрәҗәдәдер могҗиза йөрткән сыман тоела иде. Үсеп җитеп, республика буйлап йөри башлагач, юлымда төрле һөнәр белән мәшгуль булган йөзләрчә кешеләр очрады һәм мин матди кыйммәтләр тудыручы һәм рухны баетучы һәр шөгыльнең хәләллегенә инана килдем. Әлбәттә, иген үстерүче абзыйлар белән томаналык томанын таратучы мөгаллимә апалар алар арасында аерылып тора. Чөнки икмәк белән аң-белемгә тиңләшерлек гамәлләр юк. Ә урман үстерүче соң? Әйе, бу һөнәрнең әһәмияте әле булса бәяләнмәгән. Иртә көздән җәйгә кадәр мәктәп юлын таптау бала-чага өчен җиңел эш түгел. Ярый әле без үскәндә хәзерге кебек, сумка тулы кирәккән-кирәкмәгән китап-дәфтәр, алмаш аяк киеме юк иде. Шулай да җиңел-җилпе генә өс-баш, миче иртән генә ягып җибәрелгән суык мәктәп кара көзләрдә, озын кышларда, язгы айларда тәмам хәлне ала. Җәй җитеп килә, борын төрткән һәр үләнне тының белән тартып алырдай буласың. Чөнки туфрактан яшеллек белән бергә, тамак ялгарлык ризык шытып чыга. Шуңадырмы, лесничествода эшләүче Габдинур Сафин белән Хәмит Заһретдинов бабайларның кайчан ат җигәрен, безне төяп Урал ягына чыгып китү көнен түземсезләнеп көтәбез. Урал дигәнебез хәзер аңлаганча меңәр чакрымга сузылып яткан олы тау түгел инде. Бездә Бөрҗән ягына караган шыр урманлы тау якларын гына Урал дип йөртәләр. Ә инде чеметеп, өзеп, йолкып, казып алырлык ризык урманда һәрaвакыт табыла. Габдинур бабай белән Хәмит бабайның ат җигеп юлга чыгар чагы, безгә бер яктан бәйрәм булса да, чебен-черкинең нәкъ усаллашкан вакыты булуы хәлне ала. Оҗмахны көтү — үзе үк оҗмах дигәндәй, эшләү мәшәкатьлерәк булса да, урманда йөрү — барыбер куаныч. Ә инде кичен, ялкынланган олы учак тирәли утырулар! Дөм караңгылык, без гел утын өстәп торган учактан тайпылып, тирә-юньдәге дәү карагайлар ышыгына поскан. Көндезен көләч, мең төрле бизәкләргә төренгән урман, шулай, төнгә таба серле дә, шомлы да дөньяга әверелә.

Рухият ныклыгы өчен

16 марта

Башкортстан язучыларының XV съездын каршылап

14-15 апрельдә Уфада үтәчәк съездда берлек әгъзасы булган язучылар тавыш бирү хокукына ия делегат сыйфатында катнашачак. Биш елга бер чакырыла торган съездда 2006-2010 елларда әдәбияттагы уңышлар, әдип һәм укучы бәйләнешләре, китап нәшер итү проблемалары, әдәби жанрларның заманча үсеше кебек мәсьәләләр хакында сүз алып барылачак, алдагы биш елга мөһим юнәлешләр буенча язучылар алдында торган бурычлар билгеләнәчәк. Узган биш ел республикабыз язучылары өчен дә истәлекле вакыйгаларга бай булды. Башкортстанның Русия дәүләтенә үз теләге белән кушылуына 450 ел тулу уңаеннан 2007 елда Мәскәүдә Башкортстан көннәре уздырылды. Бу олы бәйрәмдә бер төркем язучылар да катнашты. Русия Язучылар берлеге секретариятының киңәйтелгән утырышы башкорт әдәбиятының бүгенге үсешен барлауга багышланды. Анда әдәбиятның төп жанрлары, әдәби басмаларның эшчәнлеге хакында докладлар тыңланды, төпле фикер алышу уздырылды. Үзгәртеп кору һәм сәяси болгавыр заманнарда да Башкортстан Язучылар берлеге, үзенең исеменә тугры булып, бердәмлекне, милли татулыкны саклап кала алды. Бүген Башкортстанда башкорт, татар, урыс, чуваш һәм башка телләрдә әдәби иҗат белән актив шөгыльләнәләр. Моңа мисаллар җитәрлек. Әлбәттә, бүгенге авыр икътисад һәм базар мөнәсәбәтләре катлауланган бер дәвердә китап нәшер итү җиңелдән түгел. Шулай булуга карамастан, Башкортстан белән Татарстан әдипләре һәм ике тугандаш республиканың нәшриятлары арасындагы мәдәни-әдәби килешү нигезендә менә инде унбиш ел алмаш китаплар чыгарыла. Шушы дәвер эчендә ике якта да башкорт һәм татар телләрендә “Кардәшлек киштәсе” — “Каләмнәр туганлыгы” серияләрендә утызар китап дөнья күргән. Нәрсә генә әйтсәләр дә, бу инде — ике халык арасында туганлык һәм дуслык җепләрен ныгытуга сизелерлек өлеш. Бу бары тик хуплауга лаеклы күренеш. Киләчәктә дә башка тугандаш халыклар белән дә шушындый күркәм һәм файдалы проектлар ешрак булсын иде.

Япониядә зур афәт

15 марта

Каза күрүчеләр арасында Русия гражданнары теркәлмәгән

Япония зур табигать казасы астында калды. 11 мартта илдә көчле җир тетрәве булды. Үзәге Япония башкаласы Токиодан төньяк-көнчыгышка 373 километр ераклыкта булган җир тетрәвенең дулкын көче 8,9 баллга җитте. Берничә сәгатьтән шушында ук янә 6 һәм 7,1 баллы җир тетрәүләр кабатланды. Җир тетрәү нәтиҗәсендә илне су басты. Аерым районнарда су биеклеге ун метрга кадәр җитте. Коточкыч табигать казасы Япониянең шәһәр-авылларына зур зыян салды. Тәүге мәгълүматлар буенча Япония җитәкчелеге 795 кешенең һәлак булуы турында хәбәр итсә, якшәмбе көнне Миягида гына да үлүчеләр санының 10 меңгә җитү ихтималлыгын белдерде. Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, шулай ук 50 мең кешенең язмышы билгесез булып кала... Кичә, 14 мартта Япониянең Хонсю утравы ярларында янә җир тетрәү күзәтелгән. Дулкын көче 5,8 баллга җиткән. Япониядә бүген хәл ничек булып кала? Каза күрүчеләр арасында Русия гражданнары бармы? Гомумән, Япониядәге ватандашларыбыз белән нинди бәйләнеш булдырылган? Шушы һәм башка сораулар белән Башкортстан Президентының Япониядәге вәкиле Ришат Муллагилдинга мөрәҗәгать иттек.

Бердәм тавыш бирү көне үтте

15 марта

Туймазы районында быел 56 сайлау участогы оештырылып, исемлеккә барлыгы 46240 сайлаучы кертелгән иде. Һәрвакыттагыча авыл халкы иртәнге сәгатьләрдә үк үзләренең гражданлык бурычын үтәргә ашыкты. Төмәнәк авылындагы 3080нче сайлау участогында тавыш бирү бик тә җанлы барды. Иң беренче булып бюллетеньнәрне сайлау урнасына пенсионерлар Рифкать Әгъзамов белән Рифмир Гыйззәтуллин төшерде. — Быелгы сайлауларда халыкның сәяси активлыгы безне куандыра. Менә сәгать ярым вакыт үтәр-үтмәстән 100гә якын кеше тавыш бирергә өлгерде, — ди участок комиссиясе рәисе Сәгыймә Миңнегәрәева. — Хәзерге вакытта халыкның үзидарә органнарына ышанычы арта барганлыгын яхшы тоярга була. Үзебез сайлаган депутатларның эшчәнлеге дә авылның инфраструктурасын үстерү, кешеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту белән бәйле. Безнең Төмәнәк авыл Советы буенча 56 яшь сайлаучы бүген тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

Хезмәт хәвефсезлеге — кеше гомерен саклау ул

15 марта

Узган елда Башкортстанда производствода булган бәхетсезлек очраклары аркасында 79 кеше үлгән, 190 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган, 1211 кеше зыян күргән, бу 2009 елдагыдан 205 кешегә күбрәк. Бәхетсезлек очракларының сәбәпләре: производствода хезмәтне оештыруның дәрәҗәсе түбән булу, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, технологик процесслардагы хаталар, хезмәт дисциплинасын бозу, эш урыннарының начар хәлдә булуы һ.б. Иң күп имгәнү очрагы төзелеш, эшкәртү сәнәгате, авыл һәм урман хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә өлкәсенә туры килә. Бүген Русиядә күпсанлы хәвефле җитештерү объектлары бар. Еллар үтеп, аларның җиһазлары тузу нәтиҗәсендә, мондагы хәвефлелек тагын да арта. Андый объектларны арытаба эксплуатацияләү рөхсәт ителергә тиеш түгел. Ә бу — диагностик тикшерүләрнең тулы комплексын үз эченә ала торган бик җаваплы эш. Үзенең быел 5 еллыгын билгеләп үтүче Башкортстан Экспертлары Ассоциациясенә керүче эксперт оешмалары шушы эш белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә Ассоциация Башкортстанның һәм Русиянең 60 эксперт оешмасын үз эченә ала. Ел саен Башкортстан Экспертлары Ассоциациясе тарафыннан Производство объектларында хәвефсезлек, хезмәтне саклау проблемаларын яктырткан фәнни-гамәли конференция уза. Тиздән 16-18 мартта “Шартлау-янгын куркынычы булган һәм химик зыянлы производство объектларында сәнәгать хәвефсезлеге. Техник күзәтчелек, диагностика һәм экспертиза” дигән конференция бишенче тапкыр үтә. Оештыручылар булып Ассоциация белән берлектә Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте тора. Күптән түгел “Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда Башкортстан Экспертлары Ассоциациясенең генеральный директоры Наил Абдрахманов, Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Владимир Гребенников, республиканың Стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлау үзәге директоры урынбасары Сергей Севницкий, “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятенең техник директоры Роберт Хөсәенов, шушы ук җәмгыятьнең экологик һәм сәнәгать хәвефсезлеге һәм техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Сергей Шикунов катнашты.

Халык өчен файдалы, казна өчен отышлы

12 марта

Соңгы берничә елда Балтач районында терлекчелек тармагы югары үсеш алды. Бигрәк тә ул сөт җитештерүдә нык күренә. Бүген районның күмәк хуҗалыкларында тәүлегенә 25 тонна сөт җитештерелә, ә җәйге айларда ул бермә-бер арта. Хәзер авыл халкы да сыер асрап сөт сатуның отышлы булуын яхшы аңлый. Әмма урындагы май заводының мондый күләмдәге продукцияне кабул итеп, эшкәртеп, кулланучылар базарына чыгарырга көче җитмәве ачыкланды. 70нче еллар башында төзелгән завод көрчеккә терәлгән иде. Өстәвенә иске технологияләргә ярашлы монда өч тонна аммиак саклана иде. Авария була калса, район үзәгендә яшәүчеләрне агуларга җитә иде ул. Килеп туган хәл район хакимиятен уйланырга, заводны тергезү юлларын эзләргә мәҗбүр итте. Сөт заводын конкурс нигезендә шәхси компаниягә сату юлына тукталдылар. Инвесторга районда җитештерелгән сөтне каядыр озату гына түгел, заманча технологияләр нигезендә төрле сөт ризыклары җитештереп, районның сәүдә челтәренә чыгару шартын да куйдылар. Нәтиҗәдә “Молочные реки” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тәкъдим иткән проект отышлы дип табылды. Җәмгыять заводта реконструкция эшләре башлады. Ике ел эчендә предприятие танымаслык булып үзгәрде. Италия-Германия технологиясенә нигезләнгән корылмалар кайтарылды. Төрле куелыктагы сөт, каймак, кефир, катык, май чыгарырга сәләтле ул. Әлеге вакытта биредә 35 тонна сөт кабул итү мөмкинлеге бар, проект көченә кергәч ул 60 тоннага җитәчәк. “Районда экологик яктан чиста, югары сыйфатлы сөт җитештерелә. Шуңа заводта җитештерелгән продукциянең халык өчен файдалы булуын максат итеп куйдык”, — ди җәмгыятьне оештыручы Пётр Кизько. Ул шулай ук мондый күләмле эшләрне тиз арада башкарып чыгуда район хакимияте тарафыннан ярдәм зур булганын билгеләде. Хакимият башлыгы Рәфил Галләмов заводтагы реконструкция эшләре барышын һәрвакыт контрольдә тоткан. Корылмалар алу, реконструкция үткәрү өчен 65 миллион сум акча тотылган. Бу сумманың күпчелеген “Россельхозбанк”тан алынган кредитлар тәшкил итә. Банкның Балтач районындагы филиалы җитәкчесе Рәшит Исламовның да ярдәме тоемлы булган.

Хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләр бирә

12 марта

2010 елның 9 апрелендә “Башкортстан — Гарәп дуслыгы” җәмгыяте төзелде. Башкортстан һәм гарәп илләре арасында сәүдә-икътисади, иҗтимагый, мәдәни, гыйльми, башка өлкәләрдә дуслык-хезмәттәшлек бәйләнешләрен үстерү, алдынгы тәҗрибә белән алмашу җәмгыять эшчәнлегендә баштагы чордан ук төп өстенлекле юнәлешләр итеп билгеләнде. Әйтергә кирәк, узган вакыт эчендә бу юнәлештә байтак эшләр башкарылган. Атап әйткәндә, узган елның 13-18 июнендә җәмгыять вәкилләре Каһирә, Александрия һәм Хургада шәһәрләрендә булып, Русиянең Мисырдагы Сәүдә вәкиллегендә, Русиянең фән һәм мәдәният, “Нил”, “Безнең традицияләр” үзәкләрендә, бизнес вәкилләре белән очрашулар үткәргәннәр. 10-15 октябрьдә исә Сүрия һәм Иорданиягә дуслык визиты ясалган. Биредә җәмгыять әгъзаларын Русия илчесе А. М. Калугин кабул иткән. Сәфәр кысаларында Иордания университетында “түгәрәк өстәл” утырышы, “Иордания — Русия” дуслык җәмгыяте җитәкчелеге, “Ибн Сина” югары уку йортларын тәмамлаучылар, язучылар белән очрашулар узган. Иорданиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Дамаск университеты, Русиянең Дамасктагы фән һәм мәдәният үзәгендәге очрашулар нәтиҗәләре буенча да берничә мөһим башлангычка нигез салынган. Шулай ук узган вакыт эчендә гарәп илләрендә белем алучы ватандашларыбыз, республикада укучы гарәп студентлары белән очрашулар оештырылган, мәктәпләрдә гарәп дөньясына бәйле викториналар, конкурслар үткәрелгән.

“Күрдем чишмәләре”

12 марта

Әнгам Атнабаевның туган авылында шигърият фестивале үтте

Тәтешле районында иҗатчыларның олы бәйрәме — “Күрдем чишмәләре” фестивале үткәрү соңгы биш елда традициягә әверелде. Күрдемдә үткәрелүче бу чара быел Милләтара татулыкны ныгыту елына һәм шагыйрь-мәгърифәтче Гали Чокрыйның 185 еллыгына багышланды. Әнгам Атнабаев истәлегенә оештырылган бу чараның беренче елында күрдемлеләр күбрәк катнашты, аннары ул район фестиваленә әверелде. Фестивальдә Атнабай туып-үскән авылдан катнашучылар әле дә аз түгел. Күрдем мәдәният йорты һәм китапханәсе каршында “Өметле каләм” түгәрәге эшләп килә. Аларның өйрәтүчесе, остазы — республикада танылган игенче-шагыйрь, берничә китап авторы Каһим ага Әүхәтов. Мәдәният йорты директоры Элида Карамова һәм китапханәче Азалия Камалова бу түгәрәк эшен дәвам иттерүгә, анда йөрергә теләүчеләргә барлык шартлар булдыруга күп көч салалар. Быел “Күрдем чишмәләре”нең географиясе тагын да киңәйде. Шушы җирдә туып-үскән, хәзер Татарстанда яшәүче Галия Гайнетдинова 3нче сыйныфтан шигырьләр яза башлаган. Атнабайның туган төбәгендә салынган беренче орлыклар аның күңелендә гомерлеккә сакланган. Хәзер ул 3 китап авторы, 12 шигыренә көй язылган, “Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исемен йөртүче укытучы. Яңавыл, Балтач, Борай районнарыннан килгән кунаклар фестивальнең мәртәбәсен тагын да арттыра. Фестиваль-конкурста 40тан артык шигърият сөюче көч сынашты. Бәйрәмгә килүчеләрнең иң кечеләре Күрдем авылыннан Ландыш Шакирова һәм Югары Тәтешледән Альбина Нәҗмеханова иде. Аларга әле 7 яшь кенә тулган. Ә иң өлкәне — 75 яшьлек Фәнидә апа Кәримова оныгы Аяз Кәримов язган шигырь белән чыгыш ясады. Бәйгедә катнашучылар үзләренең һәм якташ шагыйрьләренең дуслык һәм туган җир темаларына багышланган шигырьләрен укып ишеттерделәр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»