Җәмгыять

Дискотекамы? Әфьюнчылар “туемы”?

25 марта

Уфада һәм Башкортстанның, илнең башка шәһәрләрендә, авылларында төнен бихисап күңел ачу үзәкләре эшли. Мондый урыннарда халык “йөзеп эчә”, идән сынганчы бии. Кыскасы, “мәдәниятле” итеп ял итә. Әйе, төнге клубларда аңны югалтканчы ял итүне тыючы закон юк. Ләкин анда барысы да ал да гөлме? Әллә күңел ачарга килүчеләргә шәрабтан тыш әфьюн да тәкъдим ителәме? Бу мәсьәләгә ачыклык кертү, наркоманияне кисәтү максатында Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, Уфаның төнге күңел ачу урыннары буенча рейдлар оештырды. Аларның берсендә без дә катнаштык. Сәгать кичке унбердән соң автобуска төялеп, төнге клублар буйлап рейдка чыктык. — Мөгаен, безне күрү белән клуб хуҗалары шатланачак. Клиентлар автобуска төялеп килсен әле? Күпме керем, күпме халык! — дип шаяртты бер хокук сакчысы. Беренче адреска тукталу нәтиҗәсез булды. Күңел ачу үзәгенең ишеге бикле иде. Икенчесендә дә уңышсызлыкка юлыктык. Нәкъ бу көнне дискотека оештырылмаган иде. Аның каравы, “Зажигалка”ның ишекләре шар ачык һәм аннан музыка тавышы агыла иде. Берничә хокук сакчысына ияреп, разведкага кереп киттек. Кып-кызыл утлар янган клуб уртасында басып торган тимер таякта бер ярымшәрә чибәркәй боргаланып бии иде. Йомшак кәнәфиләрдә гүзәлләр кочагында корсаклы ирләр күңел ача. Биш-алты буш бүлмә дә күзгә чалынды. Башта кая килеп кергәнемне аңламадым. Эчке киемдәге гүзәл затларны күргәч башка фәхишәләр йортымы әллә бу дигән уй килде. Башкаларга караганда мәдәниятлерәк киенгән берсе килеп безнең тиз арада чыгып китүебезне таләп итә башлады. Ләкин клубта наркоманнарны ачыклауга тиешле урыннардан рөхсәт алынганга, эшкә тотындык. Спецназ, оператив хезмәткәрләр шикле тоелган кешеләрне эзли башлады.

Сүнмәс йолдыз

25 марта

Дүртөйле шәһәре китапханәсендә Наҗар Нәҗми хөрмәтенә кичә үтте. Хәтер кичәсенә 4нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары, “Дулкын” әдәби оешмасы әгъзалары һәм башка кунаклар чакырылган иде. Кичә Башкортстанның халык шагыйре, РСФСРның Максим Горький исемендәге, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт, Татарстанның Гаяз Исхакый исемендәге премияләре лауреаты, Наҗар Нәҗминең үз тавышы белән язылган тасмадагы “Җыр алырга кайтам туган якка” дигән шигыре белән башланып китте. Аның тавышын ишетеп дулкынландык, күңелләребез нечкәрде, үзебезнең арада кебек хис иттек.

Беренче каналда — Башкортстанның КВН командасы!

24 марта

Бу максатка ирешергә нинди киртәләр комачаулый?

1961 елда нигез салынган КВН (шаяннар һәм тапкырлар клубы) бүген Русиянең 110 шәһәреннән, Украина, Беларусь, Казахстан, Латвиядән 40 мең кешене берләштерә. Бер мең студент, ике мең мәктәп командасы ел дәвамында сәхнәдә бәхетен сыный. Яшьләрнең сәләтен елына биш миллион (!) тамашачы карый. Финал уеннар Беренче каналдан күрсәтелә. Зәңгәр экраннан безнең күршеләр — Татарстан, Чиләбе, Пермь, Ырынбур командалары еш күренә. Ә ни өчен ил чемпионы исеменә дәгъва итүчеләр арасында Башкортстан командасы юк? Безнекеләргә үзәк канал тапшыруына эләгү өчен нинди киртәләр комачаулый? — Әлегә кадәр Башкортстанда КВН хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бүленмәде, — ди Башкортстанның Югары ачык телевидение лигасы директоры Максим Балихин. — Район һәм шәһәрләрдә уеннар оештырганда концерт заллары, тиешле җиһазлар өчен шактый көрәшергә туры килде. Урындагы хакимиятләр безгә ярдәм итү урынына аяк чалды. Билгеле, мондый шартларда КВНны үстереп булмый. Шулай да төшенкелеккә бирелмәдек. Үз көчебезгә, үз кесәбезгә таянып яңа үрләр яуларга омтылдык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Уфаның “Настоящая сборная” командасы данын яклаучы Татьяна Морозова “Вдребезги” (Минск), “Луна” (Чиләбе) командалары өчен чыгыш ясады. Бүген Татьяна — ТНТ телеканалы “йолдызы”. Аны “Comedy Woman” проектында урыс хатыны образында күрергә мөмкин. 2010 елда XXII Сочи фестивалендә КВН лигасы җитәкчесе Александр Масляков “Сергеичи” (Уфа) командасы уенчысы Сергей Йогрисның сәләтен аерым билгеләп үтте. Нәтиҗәдә Сергей финалга үткән берәр команда сафында чыгыш ясаячак. Бу сәләтле егетне үзәк каналдан күреп, горурланырга язсын. Тагын бер якташыбыз Сергей Кобут “Кефир” (Ниагань) данын яклаячак. Башкортстанда КВН дәрәҗәсе түбән булса, якташларыбыз шундый уңышларга ирешер идеме? Безнең командалар матди хәл сәбәпле генә үзәк каналга үтеп керә алмый. Киләчәктә шушы һәм башка мәсьәләләр хәл ителәчәгенә өмет зур. Чөнки 2010 елда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов КВН хәрәкәтенә ярдәм итүне үз контроленә алды. Димәк, “боз кузгалды”, дияргә мөмкин. Хәзер республика җыелма командасына ел әйләнәсенә шөгыльләнү өчен бүлмә дә, тиешле җиһазлар да бар. Мондый игътибарга югары нәтиҗәләр белән җавап кайтарачакбыз. Кыска гына вакытта Беренче каналга аяк басарга исәп тотабыз.

Тел язмышы — халык язмышы

24 марта

“Кызыл таң” гәзитенең 25 февральдә дөнья күргән “Республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны үстерүгә нәрсә комачаулый?” дигән язма туган телебез, халкыбыз язмышына битараф булмаган күпләрне тагын да уйландыргандыр. Әйе, проблеманың киңлеге “түгәрәк өстәл” артында өч сәгать барган сөйләшү кысаларына гына сыя торган түгел. “Күңел дәфтәреннән” сезгә тәкъдим иткән уйлануларым шушы хакта. Мин — шагыйрә, журналист, татар кызы. Халкым һәм намусым алдында шушы кадәр җаваплылык йөртәм икән, Бәләбәй төбәгендә туган татар телемнең бүгенгесе һәм киләчәк язмышы турында җанга тынычлык бирмәгән борчулы уй-фикерләрем белән уртаклашмый кала алмыйм. Күренекле әдип, Гомәр Бәширов: “...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез суыклардан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән...” дип язып калдырган. Васыять кебек кабул итәм мин бу сүзләрне. Ә васыятьне үтәү — яшәү кагыйдәсе. Димәк, без дә, XXI гасыр балалары, газиз туган телебезне яман җилләрдән, рәхимсез суыклардан күз карасыдай саклап, аны тагын да баетып, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Без моны ничек, ни рәвешле эшлибез соң? Һәркайсыбыз (ә без Бәләбәй шәһәре һәм районында 24 мең) татарча сөйләшәбезме, аны яратабызмы, саклыйбызмы, кадерен беләбезме?

Зур Бүләктә яшелчә өлгерде

23 марта

Кыяр белән балык арасында һич кенә дә уртаклык юк сыман. Әмма күп тармаклы авыл хуҗалыгы предприятиесе сыйфатында, “Благоваррыба” җәмгыяте эшчәнлегендә яшелчәчелекне дә мөһим юнәлеш итеп алдылар. Ябык грунтта яшелчә үстерүгә өч ел элек тотынганнар иде. Хәзер бу эштә ярыйсы гына тәҗрибә тупланды. Продукциягә сорау зур, ул, нигездә, Благовар районы һәм Уфа сәүдә нокталарына озатыла. Шуңа да теплицаның гомум мәйданы быел 10 гектарга җиткерелде. Моңа, иң беренче чиратта, яшелчә плантацияләре терәлеп торган Зур Бүләк авылы халкы шат. Биредә күпләр эш урыннары тапты. Теплица хуҗалыгына идарә итүче Руслан Нигъмәтуллин белдерүенчә, кыяр үстерү быел да төп юнәлеш булып кала. Әйткәндәй, мондый тар даирәдә махсуслашу үзен аклый. Гомумән, кыяр нәзберек культура, аны үстерүнең нечкәлекләре дә байтак. Җылылык һәм дым муллыгы нәкъ шулардан. Тырышлык та кирәк. Хәзер Зур Бүләк яшелчәчеләре өчен җаваплы һәм мәшәкатьле чор — кыяр үсентеләрен теплица плантацияләренә күчереп утырту бара. Әлфия Абдуллина кулыннан, мәсәлән, һәркөнне берничә мең үсенте үтә. Ә механизатор Вил Гыймалетдинов түтәлләр әзерләү белән мәшгуль. Гомумән, 60ка якын кешедән торган яшелчәчеләр коллективына ашыгырга туры килә, чөнки уңышның өлгерүе нәкъ менә вакытка бәйле. Беренче уңыш 8 мартка ук өлгерде, ә апрельдә яшелчә җыю күмәк төс алачак.

Бабай мирасы — “Браунинг”

22 марта

88 яшьлек әби өен җыештырганда пистолет тапкан

Республикада “Корал тапшыр да акча ал” дигән акция бара. Аның асылы нидән гыйбарәт? Корал китерүчегә күпме акча түләнә? Шушы һәм башка сораулар белән Уфа шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт бүлеге инспекторы, өлкән лейтенант Александр Матвеевка мөрәҗәгать иттек. — Халык кулында законсыз сакланучы ату коралы никадәр азрак булса, без шулкадәр тынычрак йоклыйбыз, — дип башлады әңгәмәдәшем. — Һәм күпләр бу фикер белән килешәдер. Тормышта төрле хәлләр була. Мылтык очраклы гына бала-чага, эчкече кулына эләгергә мөмкин. Ярсып киткән кешенең корал алуы да аянычлы тәмамлана. Акция законсыз сакланган ату коралларын, шартлаткычларны тапшырып, акча алу мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме — корал китерүче җаваплылыкка тарттырылмый. Табылган кораллар да кабул ителә. Әйткәндәй, гранатомет (миномет, пулемет) тапшыручыга дүрт мең, автомат, винтовка тапшыручыга — өч мең, пистолет өчен ике мең сум акча түләнә. Ау мылтыгы китерүчеләр 1500 сум акча ала. Тротил, аммонит, пластит һәм башка шартлаткыч матдәләр, патроннар тапшыручылар да буш калмый.

Теләнчеләр артында кемнәр тора

22 марта

Үзәк базар тукталышында, кайбер көнне Пархоменко урамында башына ак яулык бәйләгән үсмер кыз менә 4-5 елдан артык күзгә чалына. Кулына берәр савыт тотып, башын аска иеп, авыз эченнән нидер укынып утыра ул. Елның һәр фасылында да көне буе урамда. Шулай беркөнне тукталышта озак кына күзәтеп торгач, кыз янына якынрак килеп, берничә сорау бирергә булдым. Әлбәттә, тәүдә дәшмичә, сорауларга җавап бирергәме-юкмы дип, озак уйланды булса кирәк. Сине көн дә урамда, шушы урында басып торырга нәрсә мәҗбүр итә соң, ничә яшь дигәнрәк сораулар яудырдым. Бераздан башын күтәреп, үзен “Ирина” дип таныштырды. Әнисе белән өч бала яшиләр икән. Иринаның башына берничә тапкыр авыр операция ясаганнар, бик катлаулы диагноз куелган. Пенсия акчасы даруга да җитми, ди. Кыз кызып китеп, бер мизгелдә бөтен тормышын сөйләп алды. Баш кадәр башка авыр операцияләр үткәргән кыз көнозыны урамда йөри аламы, ни өчен Ирина табиблар күзәтүе астында түгел? Дарулар белән бушлай тәэмин ителергә тиеш бит ул. Бу сүзләреңә ышаныргамы-юкмы, дип, сорагач, теләр-теләмәс кенә таушалган кызыл тышлы танытма чыгарып күрсәтте, анда кулдан исеме, туган елы (1988) язылган, фото урыны буш, аңлаешсыз имза һәм мөһер сугылган. Боларны күргәч, нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. Ышаныргамы, юкмы моңардан соң Иринага? Кулдан язылган документ кисәге дә бик шикле тоелды. Иринаны урамда акча теләнергә кем чыгара? Артист булып кыланган Иринага (чын исеме шулай микән) кемнәр ышаныр? Төскә-башка бик матур кыз бүген әллә кайларда укып белем алган булыр иде. Чишелмәгән табышмак булып калды Ирина белән очрашу. Димәк, тормышта теләнче кыяфәтендә йөрүне кулай тапкан булып чыга түгелме?

Ана бөек исем! Әмма...

19 марта

Өч яшьлек баласының кайдалыгын да белмәүче исерек хатын “әни” дип аталырга хаклымы?

Сер түгел, авылларда эчкечелек “чәчәк ата”. Ә шәһәрләрдә, шул исәптән Уфада халык бөтенләй эчмиме? Балалар җылы аштан өзелмичә, әти-әниләрен һәрвакыт айнык килеш кенә күреп үсәме? Никадәр ышанырга теләсәк тә, бу сүзләр бары тик миф кына. Уфа шәһәре Совет районы эчке эшләр буенча идарәсенең Балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең өлкән лейтенанты Гөлназ Ганиева, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгече Зилә Дәүләтбәкова, педиатр Елена Токарева һәм практика үтүче Светлана Чулпанова белән рейдка чыгып, гыйбрәтле күренешкә тап булдык. Гөлназ Ганиева безне бер “үрнәкле” әни белән таныштыру өчен, Октябрь проспектында урнашкан тулай торакка алып керде. Бишенче катка күтәрелеп, тиешле ишекне шакыдык. Ни гаҗәп, ишек үзеннән-үзе ачылып китте. Хуҗабикә безне караватына җәелеп яткан килеш каршы алды. Өстәл тулы юылмаган табак-савыт, идәндә бала уенчыклары, кием-салым ауный. Билгеле, Анна кунакларны көтмәгән. Дөресрәге, ул үзе яңа гына кунактан кайтып ауган. Кысык кына бүлмәдәге тынчу ис, ханымның сөйләшү түгел, керфеген дә кыймылдата алмавы шул хакта сөйли иде. — Анна Ивановна! Анна Ивановна! — дип, мәет кебек яткан хатынны һушына китерергә тырышты Гөлназ Ганиева. — Торыгыз! Мария кайда? Кызганычка каршы, Анна уянмады. Ул кызының югалганына да борчылмады. Мария йөргән балалар бакчасына шалтыраттык. Бала анда да юк иде. — Уяныгыз! Балагызны тартып алабыз! — диде, берни булмагандай йоклап яткан хатынны җилтерәтеп Гөлназ Ганиева.

Уфа, сиңа ничә яшь?

19 марта

Күптән түгел Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Уфа-II археология һәйкәле казылмалары урынында “Борынгы Уфа” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгын булдыру турында указга кул куйган иде. Кичә “Башинформ” агентлыгында Башкортстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Нияз Мәҗитов һәм Русия Фәннәр академиясенең Археология институты галиме, тарих фәннәре докторы Игорь Кызласов белән шушы темага матбугат конференциясе үткәрде. Нияз Абдулхак улы журналистларга Уфа-II турында инандыргыч мәгълүматлар китерде. Әлеге тарихи һәйкәл Уфа галимнәре тарафыннан 1953 елда ачыла. Казу эшләре вакытында галимнәр туфрак астында калган монументаль архитектура объектларына тап була. Болар: куәтле стена калдыклары, торак фрагментлары, тимер һәм бакыр эретү мичләре, ювелир остаханәсе. Нияз Мәҗитов алып килгән электрон сурәт-язмаларда археологлар тапкан бизәнү һәм көнкүреш әйберләре, эш һәм хәрби кораллар, Византия чорына караган акчалар да бар иде. Уфа-II шәһәрчегендә табылган әнә шул әйберләр Уфаның Көнчыгыш Европадагы иң борынгы шәһәр булу мөмкинлеге турында сөйли. “Бу казылма әйберләр инде V гасырда ук монда зур шәһәр булганлыгын раслый, — диде инде ярты гасыр дәвамында археологик казыну эшләре белән шөгыльләнүче тарихчы, фән докторы Нияз Мәҗитов. — Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европада, Рим һәм Византиядән тыш, эре шәһәрләр бөтенләй булмаган”. Әлеге мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнүче Мәскәү галиме Игорь Кызласов та шушы фикерне куәтләп, борынгы Уфаның үсешкән дәүләт системасы, үзенең төзелеш проекты булган, кала көнкүрешенә һәм мәдәниятенә ия, күпмилләтле шәһәр булганлыгына басым ясады. Шунысы үзенчәлекле: Борынгы Уфада төзелеш материалы итеп агач түгел, кызыл балчык кулланылган. Димәк, монда дала кешеләре дә яшәгән. Каян килгән соң алар? Тарихчы галимнәрнең бу сорауга да җавабы бар. Борынгы чорда башкортларның бер өлеше Урта Азиядә — дала шартларында яшәгән булган. Борынгы Уфага нигез салучылар да шулар булырга мөмкин, дигән фикер яңгырады.

Иң матуры — акыл

18 марта

Мин үземне йолдызлардан, күк лирикасыннан ерак торучы кеше дип саный идем. Әмма кырыс 18 февраль кичендә ай балкыган, йолдызлар чәчелгән галәм белән хисләнүемә чик-чама булмады. Җирдән озатылган космик корабль бу кичтә Марс планетасына килеп төште. Ике космонавт — урыс һәм итальян “Кызыл планета”га аяк басты. Үз күзләре, үз куллары белән капшап өслекне, тирә-юньне өйрәнергә керештеләр... Әлеге эксперимент шаккатыргыч яңалык, тарихи бер могҗиза бит! Кеше миф герое Икардан да уздырды. Мин адәм акылының хыяллар да иңләмәгән казанышына сокланып, Җир бу көнне тантана итәр, кешеләр шатлыктан үрле-кырлы сикерерләр дип көткән идем... Галәмнән сөенче килде, тик Җирдә генә бәйрәм юк. Кешеләр күңелен башка көнүзәк яңалыклар биләгән. Италия премьер-министры Берлускониның җенси азгынлыгына нәфрәт йөзеннән бер төркем хатын-кыз Рим урамына чыккан... Ливиядә гарәпләр Муаммар Каддафины тәхеттән куалар, ә ул китми, халыкны мылтыктан кыра... Кабарда-Балкарда Эльбрус юлында юлбасарлар Мәскәү туристларына атканнар... Ә НАТО генералы урыс телен ватып җимереп, Русияне үзләренең хәрби таифәләренә чакыра, сезне, дөньяны шәрыкъ явыннан, террордан, пиратлардан коткарабыз, димәкче... Җир шарының төрле кыйтгаларыннан килгән хәл-вакыйгаларны тыңлыйсың да, йөрәкне бер хакыйкать өтеп ала: галәмгә очып, Марска аяк басарга куәте җиткән кеше акылы үз бишегендә тормышын көйли алмый. Ни сәбәп? Адәм затының кызганыч хәлен ни белән аңлатырга? Ә тагын да гаҗәбрәге шул, бер яктан, молекула, атомнар эченә үтеп серләр ачкан, икенче яктан, кояш системасыннан да читкәрәк чыгып галәмгә күз салган һәм “кызыл планета”га сәяхәт башлаган кеше нишләп әнә шул сораулар белән үз-үзен аңларга, яшәвен үзгәртергә җыенмый? Һәм иң кырыс парадокс рәвешендә хәзер үк әйтергә кирәк, адәм миллион еллар элек яшәгән динозаврлар, мамонтлар чордашы булса да, һаман аңламый әле, каян килгән соң ул? Чарльз Дарвин әйткәнчә, маймылдан яралганмы, әллә без чит-ят планетадан килгән Адәм белән Һава балаларымы? Миңа калса, кеше затының мәгыйшәт сазлыгында томалануы да иң әүвәл әнә шул сораулар арасында буталып калуыннан килә. Күпләребез, мөгаен, үзләрен шимпанзе яисә макака нәселеннән чыккандыр дип хис итәдер. Болай яшәү, билгеле, җиңел, ансат, кыргыйлык галәмәтләре дә, иҗтимагый тормышта кабул ителгән тәртип-кануннарга төкереп карау да гафу ителә. Ә инде кеше үзен Күк улы, Җиргә илаһият көче белән башка дөньядан иңдерелгән зат итеп тойса, хәятен дә затлы итеп корырга тырышыр иде. Һәрхәлдә, планетабызда адәмнең чыгышы хакында референдум үткәрелсә, шәхсән үземне икенче төркемгә кертер идем. Үзләрен күк белән бәйләгән кешеләр яшәүгә планетар күзлектән чыгып карарлар, нәселдәшләрнең язмышларына карата җаваплылык тоярлар һәм болар арасында, кошларныкы кебек, үзара дуслык, татулык хисләре тантана итәр иде дип фараз кылам мин. Кеше үзен нәзакәтле зат итеп тойсын өчен янә яшәү фәлсәфәсенә ия булу шарт. Бездә каләм тоткан һәр автор матбугатка чыгып, милли идеябез бармы, дип югары сәясәт корырга омтыла. Җир йөзендәге халыкларның үзләре кебек үк, милли идеяләр ифрат күп, хәтта буа буарлык. Тик менә кешеләрне, кавемнәрне берләштерерлек уртак яшәү фәлсәфәсеннән генә мәхрүмбез. Ә бит борынгыда адәмнәрне берләштерүче Алла илчеләре булган. Безнең эрага кадәр алтынчы гасырда яшәгән Конфуцийны ник һаман онытмыйлар? Кешене Күк белән Җир арасындагы гармония җимеше итеп карап, ватанпәрвәр, иманлы һәм миһербанлы иргә зур өметләр баглаган Кытай философы. Аларның тугрылыгы, бердәмлеге белән ил, мәмләкәт бер гаилә сыйфатында булыр, дип фаразлаган ул. Шул уйларына таянып кешеләрне бер-берсен яратырга, дус, тату яшәргә һәм белем алырга өндәгән. Бездә Христос, Мөхәммәт пәйгамбәрнең дә тәгълиматлары зур берләштерү көченә ия. Ленинның барлык илләр эшчеләрен үз хокуклары өчен көрәштә күмәкләшергә чакыруын да тарих онытмый әле. Тик бер гасыр инде пәйгамбәрләргә кытлык. Хәтта әйтергә мөмкин ки, Җир шарының теге яки бу почмагыннан халыкның патша, король, президентларны теге яки бу гөнаһларда гаепләп тәхеттән куулары хакында хәбәрләр ишетелеп тора. Нинди хәл, пәйгамбәрләр үзгәрүеме яисә демократия чорына аяк баскан кешенең үз-үзенә баш та, түш булырга җыенуымы бу?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»