Җәмгыять

ЧИЖ — журналистларның намуслылык символы

31 марта

Башкортстанның Интернет челтәре ресурслары вәкилләре Интернет-журналистика хартиясенә кул куйды. Шулай итеп әлеге киңкүләм мәгълүмат чаралары документтагы әхлакый-этик пландагы положениеләрне үтәүне үз өстенә йөкләде һәм сайтларында үзенчәлекле сыйфат билгесе булып торучы логотипны урнаштыру хокукы алды. Укучыларның ышанычын яулау һәм дөнья челтәрен “чүп-чар чокыры” исеменнән арындыру максатында килешүгә кул куючылар үз басмасының сайтында редакция белән бәйләнешкә керү, мәкаләләрдә искә алып үтелгән оешмаларга, кешеләргә үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирергә, этник, социаль һәм башка билгеләр буенча мыскыллаулар булган хәбәрләрне таратмаска, норматив булмаган сүзләр кулланмаска һәм нинди дә булса нигездә дошманлык тудырмаска тиеш. Хартия проектын тикшерү барышында аның текстына башка сайтлардан материалларны күчереп алганда авторлык хокуклары турындагы закон үтәлергә тиешлеге турындагы пункт өстәлгән иде.

Дәртле бию күңелләрне яулады

30 марта

Туймазыда балалар халык хореографиясе фестивале үтте

Республикада бию сәнгатен үстерүгә һәм яшь талантларны ачуга булышлык итүче, халыклар дуслыгын чагылдыручы бу иҗади бәйге шушы төбәктә инде өченче тапкыр уздырылды. Өч көн буе “Родина” мәдәният йорты сәхнәсендә республиканың төрле төбәкләреннән һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән 48 иҗади коллектив — 9-16 яшьләрдәге 700дән артык биюче үз осталыгын күрсәтте. Хореография ансамбльләренең чыгышлары, халык иҗаты үрнәкләренә һәм урындагы фольклорга нигезләнеп куелган дәртле биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Яшь халык талантлары танылган хореография белгечләре алдында сынау тотты. Абруйлы жюри составында Русия театр сәнгате академиясенең хореография кафедрасы доценты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Щеголева, Стәрлетамак дәүләт филармониясе бию театрының сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Риф Габитов, Чиләбе өлкә мәдәният колледжының хореография кафедрасы мөдире, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Евгений Кацук бар иде. Без гала-концерт алдыннан Чиләбе кунагыннан фестивальдән алган тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык. — Туймазыда мин беренче тапкыр. Монда киң күңелле кешеләр яши икән, — диде ул. — Фестиваль бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Башкортстанда балалар халык хореографиясенең яхшы үсеш алганын күрдек. Иҗади коллективлар башкорт, татар халыкларының рухи мирасын баетып кына калмый, ә урыс, чуваш, мари, украин, белорус һәм башка милләтләрнең дә биюләрен башкара. Балалар хореография ансамбльләренең халык иҗатын үстерүгә лаеклы өлеш кертүләре бик тә яхшы эш. Төрле биюләр кую ижади коллективлардагы яшь талантларны берләштерә, аларда милли мәдәниятләргә ихтирам һәм яхшы караш тәрбияли. Шундый күркәм фестивальләр республикада яшәүче төрле милләт халыкларының рухын күтәрә дә инде. Гомумән, халык хореографиясен үстерүдә сез безгә яхшы үрнәк күрсәтәсез. Фестивальнең йомгаклау концертында Әбҗәлил районының “Алтынай” ансамбле иң тәүгеләрдән чыгыш ясады. Бу бер дә очраклы түгел. Талантларга бай ул төбәктә халык иҗатының, рухи байлыкның кадерен яхшы беләләр. Заманында райондагы “Яшьлек” бию ансамбленең даны бөтен республикага һәм илгә таралган иде. Яшь һәвәскәрләр шушы матур традицияләрне дәвам итә. “Безнең биюләрдә халкыбызның тойгылары һәм уй-кичерешләре салынган, шуны балаларның күңеленә җиткерергә тырышабыз, аларга үз тәҗрибәбезне бирәбез”, — ди ансамбль җитәкчесе Ләлә Еникеева.

Иң матуры — туган телем

30 марта

М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалы туган телләрне өйрәнү, саклау буенча күп чаралар планлаштырган. Шуларның берсе — татар, башкорт, урыс, чуваш, украин телләре һәм Башкортстан мәдәнияте буенча V ачык олимпиада үткән җомгада уздырылды. Олимпиадага 7 шәһәр һәм 11 районнан 180 укучы килгән иде. “Былтыргыга караганда сиксән кешегә күбрәк”, — диде олимпиаданы оештыручы Алексей Никифоров. Иң күбе башкорт теле һәм әдәбияты буенча — 61 укучы. Урыс теленнән — 56, Башкортстан мәдәниятеннән 49 кыз һәм егет сынау тотты. Татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен сынарга нибары өч районнан (Әлшәй, Кырмыскалы, Бакалы), Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясеннән һәм 116нчы мәктәбеннән унбер укучы килгән. Татар теле һәм әдәбияты буенча көч сынашучылар М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты преподавательләре Фәнисә Гафурова, Раушания Гәрәева, Айгөл әсфәндиярова алдында сынау тотты. Телдән һәм әдәбияттан егерме бишәр сорауга җавап бирде алар. Бакалы районыннан килгән укучылар иң күп балл җыйды. Алсу Фатыйхова (1нче мәктәптән, укытучысы Нурия Шакирова), мәсәлән, 50 мөмкинлектән 42 балл җыеп, беренче урынга лаек булды. Икенче, өченче урыннарга да Бакалы районы кызлары чыкты: Алсу Раянова (2нче мәктәптән, укытучысы Мәрьям Халикова) һәм Ләйсән Кашапова (Мостафа мәктәбеннән, укытучысы Флера Зиннәтуллина). Алардан кала күп балл җыючылар булып әлшәй районыннан Диана Юлдашева (33 балл), Кырмыскалы районының Атҗитәр һәм Кыешкы мәктәпләре укучылары (29ар балл) тора.

Башкортстан туризм үзәге булырмы?

30 марта

Мәскәүдә “Интурмаркет — 2011” халыкара туризм күргәзмәсе үтте. Мәртәбәле чарада Башкортстан вәкилләре дә катнашты. Якташларыбыз нинди уңышлар белән кайткан? Республикабызның туризм үзәгенә әверелүенә нәрсә комачаулый? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Җир шарында һәр сигезенче кеше туризм тармагында эшли, — диде Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Кинҗәкәев. — Моңардан тыш байтак дәүләтләр туризмнан кергән акча исәбенә икътисади үсеш кичерә. Башкортстанда туризм тармагының хәле ничек? Кызганычка каршы, бик мөшкел. Без дөньяда түгел, Русиядә дә иң түбәнге урыннардабыз. Ләкин төшенкелеккә бирелергә ярамый. Чөнки республика гүзәл табигате белән Швейцария, Финляндия кебек илләрдән һич тә калышмый. Республиканы илдә, Көнбатыш Европада, дөньяның башка почмакларында рекламаларга гына кирәк. Кызганычка каршы, әлеге вакытта Башкортстан дигән гүзәл җир барын белүчеләр бик сирәк. Туризмга җан өрүне шушы мәсьәләне хәл итүдән башлаячакбыз. Кунакханәләр төзү, юллар салуга да игътибар бүләчәкбез. Республика җитәкчелеге безнең тәкъдимнәрне хуплады. Шуңа күрә тиз арада туризм тармагында үз урыныбызны яуларга исәп тотабыз. Мәскәүдәге күргәзмәдә ил төбәкләреннән, дөньяның төрле илләреннән 1220 туристик оешма катнашкан. Экспонатларны 80 меңнән артык кеше караган. Башкортстан стенды күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Байтак инвесторлар безгә килергә теләк белдергән. 55 пассажир сыешлы, туристлар өчен тәгаенләнгән “НефАЗ” автобусы күп кенә кунакларда зур кызыксыну уяткан. Әлбәттә, стенд күргәзмә йомгакларында чагылыш тапкан. Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) безнең делегациягә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов исеменә Рәхмәт хаты тапшырган. Республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты дипломга лаек булган.

Узган елгы кимчелекләр кабатланмас

30 марта

“Дэмен” кооперативында язгы басу эшләренә әзерлек узган көздә үк башланды. Басуга чыгачак 19 тракторның 16сы әзер. 15 апрельдә үткәреләчәк техник карауга калганнары да әзерлек сызыгына бастырылачак. Дым каплатуны тиз арада башкарып чыгарга исәпләре. Моның өчен ике К- 700 тракторына 21 метр киңлектә тырма агрегатлары теркәлгән. ДТ-75 тракторларына тагылачак өч агрегатта әзер. Туфрак әзерләү өчен 7 культивация агрегатын да стендларда көйлисе генә калган, һәр агрегатта икешәр культиватор. Чәчкечләрнең күпчелеге яңартылган. Быел 1 миллион 300 мең сумга өч яңа чәчкеч алганнар. Техниканы һәм тагылма инвентарьне әзерләүдә слесарь-ремонтчылар Самат Даутов, Игорь Николаев, механизатор Григорий Миңнемөхәмәтов, гараж мөдире Андрей Зыядуллин тырышып эшлиләр. Урак, мал азыгы хәзерләү чорына да әзерлек бара. Быел “Нива-Эффект” иген суктыру, “Полесье-6” мал азыгы комбайннары алуны планлаштыралар. Аларның 10 процент күләмендә бәясен түләп тә куйганнар. Әлеге вакытта калганына исәп-хисап ясау өчен озак сроклы кредит алу белән мәшгульләр. Тәтешле районы басуларында туфрак уңдырышлылыгы ягыннан республикада иң начары. Шуңа минераль ашлама кулланмыйча югары уңышка өмет итәсе юк. Дэменлылар бу хакыйкатьне яхшы аңлыйлар һәм язгы кыр эшләре чорына таләп ителгән минераль ашламаның яртысын кайтарганнар. Орлыкның югары сыйфатлысын чәчәләр. Ул тулысы белән чәчү кондициясенә җиткерелгән һәм нигездә 1-3 репродукцияле. “Дэмен” кооперативы күпләп сыер малы, дуңгыз, атлар асрап ит, сөт сатып яшәүче хуҗалык. Шуңа күрә дә монда мал азыгы җитештерүгә игътибар зур. Быел мал азыгы культуралары мәйданын ике тапкыр арттыру планлаштырылган. Кооператив рәисе Рөстәм Галәмшин районда иң яшь җитәкчеләрнең берсе. Бу вазыйфада ул икенче генә ел эшли әле. Моңа кадәр хуҗалыкның малчылык тармагы белән җитәкчелек итте. Шул чорда ветеринария фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап өлгерде.

Бер тиенгә арзанракны эзләп көнебез уза

29 марта

Күптән түгел дәүләт структураларында эшләгән урта кул бер белгеч пенсиягә китте. Ул әлбәттә инде төшемле бу урында мөмкин кадәр озаграк эшләрмен дип өметләнә иде. Әмма аны шок хәлендә калдырганы — хезмәт урыныннан колак кагу түгел, ә пенсиясенең бик аз булуы. “Аена 35 мең сумга ничек яшәрмен инде”, ди ул еларга җитеп. З5 мең... Бу кадәр пенсияне ничек эшләп алдың соң, шахтада күмер кисүче дә картлыгында бу акчаның өчтән бер өлешенә генә өмет итә ала бит, диясем килгән иде. Дәшмәдем. Әмма бүген килеп башкалада берничә фатиры, шәһәр янында 3 коттеджы булган, эшләгән чорында кибеткә бер кергәндә бүгенге бер айлык пенсия күләмендә акча калдырып чыгарга гадәтләнгән ханымны үзе кебек пенсионерлар белән якыннанрак таныштырмакчымын.

Тарих чакыруы буенча

26 марта

Соңгы чорда Русиянең Ислам дөньясы белән кискен якынаю процессы бара. Ни белән бәйле соң бу якынаю? Беренчедән, Ислам дөньясы белән безнең тарихи һәм цивилизация элемтәләре ярыйсы гына көчле, моңа торган саен ныграк төшенәбез. Икенчедән, бүгенге көндә бик күп русияле, шул исәптән Башкортстан халкы күпләп Исламга килә, мөселман динен үзенең рухи кыйбласы итеп билгели. Ә бу хәл илнең иҗтимагый-сәяси тормышында үз ролен уйнамый калмый. Өченчедән, Русия белән Ислам дөньясы мөнәсәбәтен бихисап геосәяси хәлләр тыгызлап тора, алар үзара файдалы мәнфәгатьләргә этәрә. Шуңа күрә дә Уфада Башкортстан Республикасы хөкүмәте һәм Президент Хакимияте, Русия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Башкортстан дәүләт университеты оештырган “Русия һәм Ислам дөньясы: тарих һәм цивилизацияле мөнәсәбәтләр перспективасы” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция үтү һич очраклы түгел. Әлеге зур гыйльми-сәяси җыен Башкортстан җирлегендә туып-үскән олуг шәхес, күренекле дипломат Кәрим Хәкимовның тууына 120 ел тулуга багышланып үткәрелү дә аерым әһәмияткә ия. Буыннарын яңа ныгытып килгән яшь Совет дәүләтенең гарәп-фарсы дөньясы белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга үзеннән күп көч салган Кәрим Хәкимов гарәп илләрендә Совет Русиясенең беренче Тулы вәкаләтле вәкиле булган. Согудларның яңа дәүләтен аякка бастыруда турыдан-туры катнашкан ватандашыбыз Гарәп ярымутравында яшәүче гади халыкның ныклы ышанычын казана. СССРның гарәп дәүләтләре белән дипломатик мөнәсәбәтен ныгытканда СССРдан кирәкле көнкүреш товарлары һәм медицина әйберләрен кертүдә һәм медицина ярдәме күрсәтүдә зур булышлык күрсәтә. Мөселман гаиләсендә тәрбия алган, элек профессиональ революционер, кызыл командир һәм Совет властен урнаштыручы булган Кәрим Хәкимов үзенең шәхси абруе һәм ягымлылыгы белән гарәпләр күз алдында Русиянең уңай образын булдыруга бөтен көчен сала. Әлеге чынбарлыкны Русиянең Федерация Советы Аппаратының Халыкара элемтәләр идарәсе җитәкчесе Андрей Бакланов та куәтләде: — Миңа биш ел буе Согуд Гарәбстанында вәкил булырга туры килде. Сәяси җитәкчелек һәм җәмәгать эшлеклеләре әйтүенчә, Советлар Союзы Согуд Гарәбстанын таныган беренче дәүләт булган. Согудлылар моны ассызыкларга ярата, бу хакта сөйләгәндә алар иң беренче Советлар Союзын атый, һәм монда Кәрим Хәкимовның өлеше зур, — диде ул.

Эре шәһәрне юньсез түрәләр ваклый

26 марта

Башкортстан Президенты каршындагы Җәмәгатьчелек контроле буенча советның координацион утырышы узды. Анда ике мәсьәлә каралды. Узган елның ноябрь-декабрь айларында Салават шәһәре халкының күпсанлы мөрәҗәгате буенча биредә совет комиссиясе эшләгән. Алар бик күп өлкәләрдәге эш торышын тикшереп, халык белән очрашулар үткәреп, байтак хилафлыклар ачыклаган. Совет әгъзасы Денис Мусин җыелучылар игътибарына шәһәрнең бүгенге хәлен, сәнәгать, малтабарлык үсешен, торак һәм социаль учреждениеләр төзү мәсьәләсен, халыкның тормыш дәрәҗәсен анализлаган җентекле отчет тәкъдим итте. Мусинның чыгышыннан шул билгеле булды, Салават шәһәр хакимиятенең элекке башлыгы Радик Бохармәтов җитәкчелек иткән вакытта шәһәрдә бик күп җитешсезлекләргә, хәтта закон бозуларга юл куелган. Ел ярым элек вазыйфага тәгаенләнүе белән ул илледән артык җитәкчене алыштырган, үзенең урынбасары итеп ул вакытта урта белеме генә булган Рөстәм Мортазинны тәгаенләгән. Анысы шәһәрдәге бөтен кадрлар белән идарә иткән һәм үз теләгеннән чыгып, аларны эштән бушаткан. Әйтик, шәһәрнең 58нче санлы балалар бакчасы мөдире, хезмәт алдынгысы, бик күп дәүләт бүләкләре иясе, уналты ел мөдир вазыйфасында шушы учреждениене иң яхшылар сафына чыгарган Лариса Головина “контракты тәмамлану сәбәпле” эшеннән җибәрелгән. “Мунча — Яшьлек” (бассейнлы) муниципаль комплексы директорын эшеннән чыгарып, аның урынына Казаннан кеше чакыртылган. Алыштыргысыз белгечкә шунда ук өч бүлмәле фатир бирелгән (шәһәрдә табиблар һәм медицина персоналы нәкъ торак булмау сәбәпле җитешми), күп күләмдә хезмәт хакы билгеләнгән. Һәм шәһәр бюджетыннан бассейн үсешенә алты миллион сум акча бүленгән. Шул ук вакытта элекке җитәкчелек бюджеттан бер тиен дә алмыйча табышлы эшләп килгән.

“Күчемсез милек. Яз-2011” чакыра

25 марта

14-16 апрельдә Уфаның “Акбузат” ипподромында “Күчемсез милек. Яз-2011” XVI күргәзмә-ярминкә үтәчәк. Аны Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Уфа шәһәре хакимияте, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты ярдәме белән “Азимут” күчемсез милек бердәм мәгълүмат хезмәте оештыра. Күргәзмәдә күчемсез милекнең барлык юнәлешләре дә тәкъдим ителәчәк дип белдерде “Азимут”ның директоры Оксана Егурнова “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. — Ярминкәдә бик күп проектлар тәкъдим ителәчәк. Аларның “Финанс һәм ипотека урамы”, “Шәһәр читендәге йорт. Азкатлы һәм агач йортлар төзү” дип аталганнарын әйтеп үтү дә җитә, — диде ул. — Биредә кредит алу, страховка, материалларны эшкәртүнең заманча технологияләре, ландшафт дизайны һәм башка мәсьәләләр тулысынча чагылыш табачак. Күргәзмәнең “Чит илдәге күчемсез милек салоны” дигән махсус бүлеге дә эшләячәк.

Тирәкнең чайкалуы — җилдән

25 марта

Хәбәрләшү, мәгълүмат белән алмашу өчен хәзер нинди генә ысуллар юк. Әнә бит, Weakiliks дигән гаҗәп бер сайт, иң булдыклы шпионның да кулы җитмәс мәгълүматларны чокып чыгарып, куәтле дәүләтләрнең серләрен бөтен мирга рисвай итеп ята. Теге яки бу хәл турында хәбәрдар буласың килсә, компьютерыңны кабыз да, Интернет сәхифәләрен актара башла. Анда барын да, югын да табасың. Мәгълүматларның ташкын су булып агуы чын белән ялганның нык буталуына китерде. Интернет сайтындагы гына түгел, басма матбугат, радио, телевидениедәге хәбәрләр дә еш кына бер-берсенә каршы килә, укучы, тыңлаучы, тамашачы бутала, хәтта мөһим вакыйгалар буенча да ялгыш фикер туплый. Әле “Кызыл таң” укучыларына тәкъдим ителгән материаллар, аңлашыладыр, фәнни төгәллеккә һәм кире каккысыз нигезлелеккә дәгъва итми. Аның каравы, дөньядагы, җәмгыятьтәге эш-гамәлләргә гади кешенең бәһасе, сәяси конъюнктурадан азат фикере ишетелергә тиеш. Сүзне шушы яктан дәвам итәргә тырышырбыз. Бетмәс-төкәнмәс серияле маҗаралы фильмны күрергә теләсәң, хәзерге дөньяны дикъкать белән күз алдыннан үткәреп бар. Төрле кыйтгаларда һәм социаль корылыш төрлечә булган дәүләтләрдә соңгы вакытта кинәт кенә активлашып киткән кузгалыш көтелмәгән һәм һичнинди дә логика белән аңлатылмастай нәтиҗәләргә этәрә. Икенче дөнья сугышыннан соң, олы яуның нәтиҗәләре буларак, җиңүче коалиция дәүләтләре Җир йөзе географиясен үзенчә сызып чыккан иде. Советлар Союзы, Америка Кушма Штатлары, Бөек Британия һәм Франция, ул вакыттагы хәрби потенциалына бәрабәр, территориаль дәгъваларын да канәгатьләндерде, үзләренең булачак союздашларының мәнфәгатьләрен дә күзәтергә тырышты, идеологик максатларын да онытмады. Дөньяның яңа картасын сызуда, социаль-икътисади җәһәттән төрле, идеология мәсьәләләрендә, гомумән, уртак тел тапмаслык дәүләтләрне уртак бер ризалыкка китерүдә әлеге дүрт бөек ил генә түгел, бәлки шушы процесска ирекле-ирексездән җәлеп ителгән дистәләрчә башка дәүләтләр дә катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»