Җәмгыять

Әтиле булуның рәхәтен белегез!

06 апреля

30 мартта Уфаның В. М. Комаров исемендәге балалар иҗаты сараенда “Отец. Отчество. Отечество.” дигән әтиләр конференциясе үтте. Кунаклар өчен фойеда фотокүргәзмә оештырылган иде. Чараны балалар иҗаты сараеның тәрбияләнүчеләре ачып җибәрде. Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Азамат Сәйфуллин әйтүенчә, мондый чаралар ел саен барча әти-әниләрнең игътибарын җәлеп итә. Уфа шәһәре Орджоникидзе районының “Саторис” реабилитация һәм коррекция үзәге директоры Вера Каганская “Балалар һәм әтиләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең психологик һәм педагогик үзенчәлекләре турында” доклад укыды. “Бала тәрбияләүдә әти зур әһәмияткә ия, — диде ул. — Әтиле һәм әтисез балаларны чагыштырганда, беренчеләре җәмгыятьтә тиз үзләшә. Әти — бала өчен бердәнбер герой ул, ә малайлар өчен иң зур үрнәк”. В. Каганская чыгышында яхшы әти сыйфатларын да атап узды. Башкортстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Зифа Әбүбәкерова әйтүенчә, республикада былтыр 57660 бала дөньяга килгән. Бу, 2009 елдагы белән чагыштырганда, 2,5 процентка күбрәк. Балаларның 12 проценты ялгыз әтиләр тәрбиясендә. Русиядә ялгыз әтиләр саны 30 мең тәшкил итә. Уфа шәһәренең Орджоникидзе, Калинин һәм Октябрь районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Владимир Горохольский илнең лаеклы улларын тәрбияләүдә атаның әһәмияте турында сөйләде. “Баланың сәламәтлеге ата-анадан тора. Әти балада спортка мәхәббәт тәрбияләргә тиеш”, — диде В. Горохольский. Психология фәннәре кандидаты Алия Вәлитова билгеләвенчә, авыру ир-егетләр саны күпкә арткан, шуңа тулы булмаган гаиләләр дә ишәйгән.

Кайсы булыр Беренче?

05 апреля

Ил корабын кем сөрер? Тандем проекты белән В.В. Путин сайлап алу мөмкинлеге бирде

Русия үзенең ярым-йорты башкарылган реформалары, акылга сыймаслык социаль контрастлары, коррупцион асыллы чиновниклары һәм Мәскәү журналистлары атаган “югары хакимнәр тандемы”, ягъни сәяси ахирәтләр В. Путин, Д. Медведев белән кульминацион киеренкелек ноктасына — Президент сайлау мәшәкатьләренә таба атлый. Владимир Путин әйткәнчә, янәшә утырып алдагы елның мартыннан Русия Президенты постын кем биләргә тиешлеген хәл итү булмас, күрәсең. Сүз юк, ахирәт — кадерле кеше, әмма тәхетне бүлешеп булмый... Кремль хуҗасына да, Ак йорт башлыгына да иннагурация тантанасына кияр өчен шыпырт кына костюмнар тектереп ятулары хак. Политтехнологлар, экспертлар төркеменең, шулай ук һәр ике югары түрәгә исәп тотып, 2012-2020 еллар өчен икътисади-социаль үсеш программалары төзүләре дә халыкка мәгълүм. Инде якын арада Русия Президенты вазыйфасына сайлау кампаниясе башланып, ахирәтләр аерым-аерым тәхет өчен көрәшкә чыкса, бездәге сәяси тормышның үтә кискенләшүен көт тә тор! Һәм бу җәһәттән Русия электоратына да, аерым сайлаучыларга да уйланыр, баш ватар нәрсәләр ифрат күп булачак... Русиянең Хәзерге заман үсеш институты (Инсор) хезмәткәрләре төзегән әтрафлы доклад (90 битлек трактат) белән танышкач, ирексездән көрсенеп куясың. Икенче срокка Президент булып калырга өметләнгән Дмитрий Медведев хакында кәгазьдәге проект, ниятләргә карап түгел, ә ул башкарган гамәлләрдән чыгып фикер йөртергә тиеш идек тә бит, казанышлар зурдан түгел шул. Кызганыч, яшь түрәгә гел кире килеп торды. Казнадагы маяны капитал дөньясындагы финанс кризисы килеп йотты. Чәчкәнне, утыртканны корылык сукты. Техноген бәлаләр, янгыннар, терактлар да халыкның туктаусыз котын алып тордылар. Шуның өстенә Д. Медведев сәяси театр сәхнәсендә күзгә ташланган каһарман, актер түгел. Шоу-тамашалар кормый. Ул артык инсафлы, итагатьле һәм зыялылыкны сакларга омтыла бугай. Ил белән идарә итүдә аның гуманлы принципларны алга сөрүе, илдә законлылыкны сакларга омтылуы һәм хәлләрнең объектив үсешенә ирек бирергә тырышуы — анык Президент стиле рәвешен алды. Һәм шунысы сөенечле, аның аерым җимешләре үзебезнең республика шартларында ук яхшы тоела. Без чынлап та, кыенмы-түгелме, Русия Президенты яңарткан астрономик вакытта гына түгел, ә ул эзлекле һәм нык кул белән корып барган сәяси-иҗтимагый мохит эчендә дә яшибез.

Сөт җитештерүдә мөмкинлекләр зур

05 апреля

Уфада Башкортстан Республикасы белән Русиянең сөт җитештерүчеләр берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. 3 апрельдә документка Президент Рөстәм Хәмитов һәм сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Даниленко кул куйды. Килешүнең вакыты чикләнмәгән, ул Башкортстанда сөтчелек тармагын үстерүгә һәм оптимальләштерүгә юнәлтелгән. Тәҗрибәне арытаба илебезнең башка төбәкләрендә дә файдалану планлаштырыла. Журналистлар белән очрашуда Андрей Даниленко кул куелган килешүгә бәя бирде, аны, сыер малларын үстерүдән алып сөт җитештерү һәм сатуга кадәр бөтен агросәнәгать комплексы системасын яңарту дип атады. Аның сүзләренә караганда, ярдәм адреслы, ягъни нәтиҗәле эшләүче, җитештерүне арттыручы һәм сөтнең үзкыйммәтен киметүче хуҗалыкларга исәпләнгән булачак. Андрей Даниленко Башкортстанда сынау моделе булдырылуын, бу проектка Русия Хөкүмәте һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Берлек җитәкчесе, безнең республиканың сөт җитештерүдәге мөмкинлекләре зур, дип белдерде, экологик яктан чиста, табигый, сыйфатлы продукциягә Русия базарында ихтыяҗ булачагын әйтте. Андрей Даниленко фикеренчә, Башкортстан сөтен төбәктән читтә дә белергә тиешләр. Моның өчен сату системасын көйләргә кирәк.

ЮНЕСКО статусы — сыйфат билгесе

02 апреля

Башкортстан Хөкүмәте белән ЮНЕСКО арасындагы Хезмәттәшлек турындагы килешү-коммюникеның һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитетының чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Мәләвез һәм Күмертау шәһәрләрендә республика көньягының мәгариф учреждениеләре һәм ЮНЕСКО клублары җитәкчеләренең зона киңәшмәсе үтте. Бу чарада 12 шәһәр һәм район вәкилләре катнашты. Киңәшмәнең төп максаты — республиканың мәгариф учреждениеләрен халыкара проектларда һәм ЮНЕСКО программаларында катнашуга җәлеп итү, аларның яшьләргә милләтара һәм конфессияара татулык, халыклар дуслыгы рухында тәрбия бирү, телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге шартларында тарихи, мәдәни, табигый мирасны саклау буенча тәҗрибәсен уртаклашу. Бу уңайдан мәгариф учреждениеләренең белем бирү, Русия һәм дөнья халыклары мәдәниятләре диалогын, аларның мәдәни һәм табигать мирасын саклап калу буенча үзара бәйләнешен үстерү һәм ныгытуда ЮНЕСКО клубларына зур әһәмият бирелә. Мәләвездәге зона киңәшмәсе Мәскәү дәүләт технология һәм идарә университеты филиалы базасында ачылды. — Мәләвез районы ЮНЕСКО эшләре буенча комитет белән тыгыз элемтәдә тора, — дип билгеләде чыгышында хакимият башлыгы урынбасары Илнур Мөлеков. — Без яшь буынны толерантлык, азатлык һәм югары әхлаклылык рухында тәрбияләргә тиеш. Алар ЮНЕСКО программаларында нигез төшенчәләр булып тора да. ЮНЕСКО статусы — сыйфат билгесе ул. ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитетының башкарма директоры Өлфәт Йомагуҗин ЮНЕСКОның республикада ассоциацияләнгән 13 мәктәбе эшләвен әйтте. Бу югары исемне даими раслап торырга кирәк. Мәскәү дәүләт технология һәм идарә университетының Мәләвез филиалы нәкъ шул юнәлештә эшли дә. Киңәшмә ахырында Өлфәт Йомагуҗин яхшы матди-техник базасы һәм фидакарь укытучылары белән аерылып торучы филиал базасында ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитетының ресурслар-фәнни үзәге ачылу турында таныклык тапшырды.

Тигезлек һәм социаль иминлек аша — милләтара татулыкка

02 апреля

Башкортстан җитәкчелеге бу юнәлештә үткәргән дәүләт сәясәте шушы принципка нигезләнә

Агымдагы елның Башкортстанда “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителүе тирән мәгънәгә ия. Беренчедән, бу төбәктә гомер кичерүче 130дан артык милләт халкы арасында гасырлардан килгән дуслык, толерантлык традицияләренә дан җырлау, аларны саклау, арытаба үстерү максаты булса, бер үк вакытта ачыктан-ачык шушы җирлектә хәл итәсе мәсьәләләрнең байтак булуына да ишарәли. — Милләтара мөнәсәбәтләргә артыгы белән сәяси төс бирелә. Этникара проблемалар буш урында барлыкка килми, алар һәрвакыт җәмгыятебездәге катлаулы күренешләргә бәйле. Бүген республикада хәл ышанычлы һәм тотрыклы. Ләкин теләсә нинди халык гаделсезлекне кискен кабул итә. Җәмгыять гадел булса, кешеләр властька ышанса, бернинди милләтара каршылыклар да тумый, — диде бу җәһәттән Президент Рөстәм Хәмитов ел чараларында нәкъ әлеге мәсьәләләргә төп өстенлек бирелергә тиешлеген сызык өстенә алып. Рөстәм Хәмитов фикеренчә, республикада милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе өстенлек итми. Кешеләрне, иң беренче чиратта, эшкә урнашу, лаеклы хезмәт хакы алу, арзанлы торак мәсьәләләре борчый. — Гомумән, экспертлар билгеләвенчә, милләтара каршылыкларга, башлыча, мохтаҗлык, коррупция, социаль гаделсезлек төп сәбәп булып тора, — ди Башкортстан Президенты. Әйтергә кирәк, Рөстәм Хәмитов югары вазыйфада тәүге эш көннәреннән үк Башкортстан халыклары үсешендәге әлеге мәсьәләләрне милли сәясәт күләгәсеннән чыгару буенча күләмле эш җәелдерде. Ягъни милләтара татулыкка социаль һәм милли тигезлек аша ирешүгә юнәлеш алынды, бу җәһәттән гаять җитди бурычлар куелды.

Хат ташучы — илче ул

02 апреля

Илеш районының почта бүлекчәләре 2011 елның беренче яртысына “Кызыл таң”га язылу буенча югары күрсәткечләргә иреште: план үтәлеше 100 проценттан да артты. Басма продукциягә ихтыяҗ бар җирдә дә кимегән заманда бу күрсәткеч җитди тоела, саннар артында гәзиткә язылуны оештыручыларның зур хезмәте күренә. Нигездә, районның мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Рамил Нуртдиновның, район почта бүлекчәсендә төркем җитәкчесе Илдар Шәмсетдиновның, почта хезмәткәрләренең, хат ташучыларның тырышлык нәтиҗәсе бу. Почта хезмәткәренә бүгенге көндә зур бурычлар йөкләтелгән. Төп эшен башкару белән беррәттән, аның яхшы психолог, аралашучан, дөнья, республика, район яңалыклары белән хәбәрдар булуы шарт. Бигрәк тә җитәкче кеше үзен һәрьяклап өлге итеп күрсәтергә тиеш. Район бүлекчәсенең төркем җитәкчесе Илдар Сәгыйть улының 15 еллык укытучы стажы бар, мәктәптә физика фәнен укыткан ул, аннары унбер ел гомерен почта хезмәтенә багышлаган. Шуңа да, кеше белән эшләү, һәр эшен вакытында башкару аның канына сеңгән. Әлегә районның 21 почта бүлекчәсенә җаваплы. — Эшебездә заманча үзгәрешләр күп, — диләр почта хезмәткәрләре. — Һәр эштә дә мобильлек сизелә, барлык мәгълүмат компьютерга салынган. Шунысы уңайлы, һәрбер бүлекчәдән интернетка керү мөмкинлеге бар. Гәзитләргә язылу елдан-ел авырлашса да, халык яраткан басмаларыннан аерылмый. “Кызыл таң”ны күп белергә теләүчеләр, дөньяви хәбәрләр белән кызыксынучылар үз итә.

Уңганнарның техникасы сынатмый

01 апреля

Куергазы районының Киров исемендәге хуҗалыгында техниканы язгы басу эшләренә әзерләү елның-елында югары дәрәҗәдә оештырыла. Чәчүне дә алар районда беренчеләрдән булып башлап, башкалардан алда төгәлләп куялар. Кировлыларның тәҗрибәсен тарату максатында чәчүгә әзерлек буенча төбәкара семинар-киңәшмәсе дә быел нәкъ шушы хуҗалыкта оештырылды. Бу якларга хас кырыс дала үзенчәлекләрен игенчеләр өйрәнеп беткән инде. Шуңа басуга да алар башкаларга ияреп түгел, ә һава шартларын исәпкә алып чыгалар. Менә быел да калын кар катламын язгы кояш нурлары юкарта гына башлаган, ә кировлыларның техникасы ремонттан соң ялт иттереп әзерлек сызыгына куелган. — Җир битарафлыкны яратмый. Техникасы да төзек, орлыгы да сыйфатлы, җире дә яхшы итеп эшкәртелергә тиеш. Аннары дымлы туфракка чәчсәң, уңарсың, диләр бит. Бу безнең шартлар өчен аеруча мөһим. Чөнки безнең якларда кояш ныграк кыздыра. Шуңа кар тиз эреп бетеп, туфрак иртә өлгерә. Безнең механизаторлар басуларның кардан арынуын, җирнең кибүен түземсезләнеп көтәләр, — ди хуҗалык рәисе Әсгать Шәйхетдин улы Таңатаров. Республиканың көньяк капкасы дип йөртелгән Куергазы районының бу хуҗалыгында язын башкарасы эшләр байтак. Хуҗалыкның сөренте җирләре генә 14 746 гектар мәйдан били. Бөртекле культуралар аның җиде мең ярымнан артыгын алып тора, 2 500 гектарга — көнбагыш, 1000гә — кукуруз, 350 гектарга шикәр чөгендере чәчелә. Биредә мал азыгы культуралары мәйданы киң. Чөнки игенчелек һәм терлекчелек юнәлешләрен бертигез алып баручы бу зур хуҗалыкта мал ишле — 3 817 баш сыер, 163 баш ат асрала. Бу кадәр җирләрне эшкәртү, чәчү үткәрү өчен техника җиткерергә дә кирәк бит әле. Ә техника, тел тидергесез саклана. Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан СПКда барлыгы 202 техника берәмлеге теркәлгән. Аларның 118ен төрле маркадагы тракторлар, 58ен тагылма инвентарь, 16 – ашлык җыю, 4 – мал азыгы, 7 чөгендер комбайны, чәчкечләр һәм башкалар тәшкил итә.

Төрмәдән чыкканнар да кеше бит

01 апреля

Кичә хокук бозуларны искәртү һәм җинаятьчелек белән көрәш комиссиясенең утырышы үтте. Җәмәгать хәвефсезлеге буенча ведомствоара совет секретаре Марат Мәһәдиев белдерүенчә, бу мәсьәләләр җәмгыятебез өчен үтә мөһим. Ул түбәндәге саннарны китерде: — Былтыр төрмәләрдән һәм колонияләрдән 7 меңнән артык кеше чыккан. Бүген эчке эшләр органнарында исәптә 15 меңнән артык шушындый категория кешеләр тора. Аларның өч меңгә якыны вакытыннан алда иреккә чыгарылган. Шулай ук хөкемгә тарттырылып, иректән мәхрүм ителмәгәннәр дә исәптә тора, алар 17 мең тирәсе кеше. Иреккә чыгарылганнарны социаль яраклаштыру буенча Башкортстан тәҗрибәсе федераль күләмдә һәрвакыт уңай бәяләнә. Әмма шуңа карамастан, рецидивистлар күп, һәр ачылган җинаятьнең дүртенчесен төрмәдән чыкканнар ясый. Аларның 70 процентының эше һәм даими кереме юк. Шуңа рәшәткә артыннан чыкканнарга эш урыны табу, торак мәсьәләсен хәл итү, тәү чиратта кирәкле әйберләр белән тәэмин итү бик мөһим.

Узган елгы кимчелекләр кабатланмас

31 марта

“Дэмен” кооперативында язгы басу эшләренә әзерлек узган көздә үк башланды. Басуга чыгачак 19 тракторның 16сы әзер. 15 апрельдә үткәреләчәк техник карауга калганнары да әзерлек сызыгына бастырылачак. Дым каплатуны тиз арада башкарып чыгарга исәпләре. Моның өчен ике К- 700 тракторына 21 метр киңлектә тырма агрегатлары теркәлгән. ДТ-75 тракторларына тагылачак өч агрегатта әзер. Туфрак әзерләү өчен 7 культивация агрегатын да стендларда көйлисе генә калган, һәр агрегатта икешәр культиватор. Чәчкечләрнең күпчелеге яңартылган. Быел 1 миллион 300 мең сумга өч яңа чәчкеч алганнар. Техниканы һәм тагылма инвентарьне әзерләүдә слесарь-ремонтчылар Самат Даутов, Игорь Николаев, механизатор Григорий Миңнемөхәмәтов, гараж мөдире Андрей Зыядуллин тырышып эшлиләр. Урак, мал азыгы хәзерләү чорына да әзерлек бара. Быел “Нива-Эффект” иген суктыру, “Полесье-6” мал азыгы комбайннары алуны планлаштыралар. Аларның 10 процент күләмендә бәясен түләп тә куйганнар. Әлеге вакытта калганына исәп-хисап ясау өчен озак сроклы кредит алу белән мәшгульләр. Тәтешле районы басуларында туфрак уңдырышлылыгы ягыннан республикада иң начары. Шуңа минераль ашлама кулланмыйча югары уңышка өмет итәсе юк. Дэменлылар бу хакыйкатьне яхшы аңлыйлар һәм язгы кыр эшләре чорына таләп ителгән минераль ашламаның яртысын кайтарганнар. Орлыкның югары сыйфатлысын чәчәләр. Ул тулысы белән чәчү кондициясенә җиткерелгән һәм нигездә 1-3 репродукцияле. “Дэмен” кооперативы күпләп сыер малы, дуңгыз, атлар асрап ит, сөт сатып яшәүче хуҗалык. Шуңа күрә дә монда мал азыгы җитештерүгә игътибар зур. Быел мал азыгы культуралары мәйданын ике тапкыр арттыру планлаштырылган. Кооператив рәисе Рөстәм Галәмшин районда иң яшь җитәкчеләрнең берсе. Бу вазыйфада ул икенче генә ел эшли әле. Моңа кадәр хуҗалыкның малчылык тармагы белән җитәкчелек итте. Шул чорда ветеринария фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап өлгерде. — Узган елгы корылык һәм быелгы кышлату чоры минем өчен олы имтихан булды, — ди Рөстәм Ренат улы. — Әлегә барсы да уңай бара, шул килеш яшел үләнгә югалтусыз барып җитә алырбыз дип ышанам.

Ил сагына китә егетләр...

31 марта

Әле кайчан гына Башкортстан егетләрен хәрби хезмәткә озаткан идек. Кыш үтеп, яңадан яз җитте. Җир шарында булган сәяси һәм табигый һәлакәтләр күңелләргә шом салып, армиядәгеләр өчен уйландырмый калмый. Улым хәвеф-хәтәр күрми, ил алдындагы бурычын үтәп исән-имин генә кайтса иде, дип тибә һәр ананың йөрәге. Язгы чакырылышта да егетләрнең иң асылларын сайлап, ил иминлеген сакларга җибәрәбез. Алар рухи җитлеккән дә, сәламәт тә булырга тиеш. Соңгы ике чакырылышта 20 мең 475 егет армия сафларына киткән. Бу хакта Уфаның Офицерлар йортында узган хәрби-методик җыенда Башкортстан Республикасының ведомствоара иҗтимагый хәвефсезлек советы секретаре Марат Мәһәдиев сөйләде. Ел буена район һәм шәһәрләрнең хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 36 551 кеше чакырылган, шуның 497се сәбәпсез килмәгән. 484 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. Армиядән качып калучылар саны буенча башкалабызның Уфа һәм Дим районнары лидерлык итә. Аларда 104 кеше Ватан алдында үз бурычын үтәргә теләми. Мондыйлар Күмертау шәһәрендә һәм Куергазы районында – 48, Бөре шәһәре һәм районында – 18 кеше. Узган ике чакырылышта 16 463 егеткә хәрби хезмәткә китү кичектерелгән, аларның 73,2 проценты уку йортларында белем алу, 24 проценты сәламәтлеге какшау сәбәпле. 7092 кеше законда каралган сәбәпләр нигезендә хәрби хезмәткә чакырылудан азат ителгән. Сәламәтлек буенча армия хезмәтенә яраклы булу күрсәткече дә әллә ни сөенерлек түгел. 2010 елда ул нибары 69 процент тәшкил иткән, ягъни 100 егетнең нибары 69ына гына ил саклауны ышанып тапшырырга була. 2009 елда яраклылык 71,6 процент иде. Мәктәпне яңа тәмамлап, әле бернинди дә һөнәр алырга өлгермәгән 18 яшьлекләр янәшәсендә югары белемле ир-егетләр физик яктан да, рухи яктан да яхшырак әзерлекле санала. Шуңа барлык чакырылучыларның 10 процент тирәсе шундый буыны ныгыган егетләр булырга тиеш.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»