Җәмгыять

“Урманнарны саклау – киләчәкне кайгырту ул”

29 января

Иглин районы урманчылыгы лесничие ярдәмчесе Гөлназ Мәҗитова шулай, ди

Иглин районында 125 мең 280 гектарны урманнар били. Билгеле, табигый байлык игътибар һәм контроль таләп итә. Төбәктә бу эш ничек оештырылган? Иглин районы урманчылыгы лесничие ярдәмчесе Гөлназ Мәҗитова шул хакта бәян итте.

Айныткычларны кайтару - көн таләбе

29 января

Агыйдел шәһәренең участок инспекторы, полиция капитаны Айнур Нуриәхмәтов шундый фикердә

Күңелле Яңа ел бәйрәмнәренең “караңгы” яклары да бар. Бу гаилә низагларының артуы. Хәер, алар гаиләдә генә булмый. Һәм бәйрәмнәрдә генә күзәтелми. Агыйдел шәһәренең участок инспекторы, полиция капитаны Айнур Нуриәхмәтов бу җәһәттән менә ниләр җиткерде.

Нәүрүз гүзәле, кайда син?

29 января

Нәүрүз гүзәле. Ул нинди булырга тиеш? Әлбәттә, борынгыдан татар кызларына хас әдәп-инсаф, ягымлылык, тәмле тел беренче нәүбәткә чыгар. Шул ук вакытта гүзәллек таҗына дәгъва итүче кызлар сылу йөзле, зифа, сыгылмалы буйлы, җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста, җитез хәрәкәтле булырга тиештер.

Туймазыда “Тере светофор”!

29 января

Туймазыда узган елның декабреннән “Тере светофор” эшли башлаган. Яңа акциягә шундый исем бирелгән. “Тере светофор” шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларын хәвефтән саклый. Көн саен, иртән һәм кичен юл хәвефсезлеген тәэмин итү эшенә юл-патруль хезмәте вәкилләреннән тыш, ата-аналар, укытучылар белән укучылар да кушыла. Шундый җитди күзәтү астында ничек инде юл кагыйдәләрен бозасың да, тиеш булмаган урында юлны кисеп чыгасың?

Туган көнең белән, балалар бакчасы!

28 января

Хәтта өлкәннәрне дә могҗизаларга ышандыручы Яңа ел бәйрәме артта калды, ә тылсымлы вакыйгалар дәвам итә. Шушы көннәрдә генә Стәрлебаш районының Мәкъсүт авылында яңа балалар бакчасы ачылып, күпләрнең ашкынып көткән хыялын тормышка ашырды. Әлбәттә, бу — Кыш бабай бүләге түгел, ә күпләрнең уртак хезмәт җимеше. Аерым алганда, балалар бакчасын сафка кертүгә республика бюджетыннан 5 миллион 100 мең сум акча бүленгән. Һәм моңа чаклы буш торган 229,4 квадрат метр мәйданлы бинада реконструкция эшләре башланган.

Җитешсезлекләр бар, әмма уңай нәтиҗәләр күбрәк

25 января

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының узган елгы эшчәнлеге йомгакларына багышланган коллегиясендә чыгыш ясады. Республика җитәкчесе хокук тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелекне булдырмау буенча төп юнәлешләр билгеләде. Шулай ук Президент полиция хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Каникуллар файдалы үтте

25 января

Кышкы каникуллар чорында мәктәп укучыларының ялын фәһемле һәм файдалы итеп оештыру мөһим. Көче һәм энергиясе ташып торган яшьләр өчен иң шәп ял, аңлашыла, спорт бәйгесе. Ярышларда өлкәннәр дә актив катнаша. Моны күздә тотып, республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы һәм аның бүлекчәләре кышкы каникуллар чорында бик күп бәйгеләр оештырды. Шуларның кайберләренә аерым тукталыйк.

“Кримсон Бит”ка алмашка “Дарлин-Лэйк” килде

23 января

Утыз елга якын елкычылык белән шөгыльләнүче фермер Хәсән Идиятуллинның хуҗалыгы янгыннан соң акрынлап аякка баса

Елкычылык белән төрле максатта шөгыльләнәләр. Берәүләр, бияләр асрап, шифалы кымыз җитештерә. Кайберәүләр атларны ит өчен асрый. Акыллы хайваннарны матурлык өчен тотучылар да юк түгел. Чабыш атлары үрчетүчеләр дә байтак. Ә менә бөтен гомерен атларга багышлаучылар бармак белән генә санарлык. Иглин районының Олы-Теләк авылы фермеры Хәсән Идиятуллинны нәкъ шундыйлар исәбенә кертергә мөмкин. Елкычылык белән ул 1987 елдан бирле шөгыльләнә. Инглиз, башкорт токымлы атлар, Абердин-ангус токымлы сыерлар үрчетә. Әлеге вакытта хуҗалыкта 700 баш ат асрала. Киләчәктә аларның санын өч мең башка җиткермәкче хәстәрлекле хуҗа. Хәсән Идиятуллин максатлы рәвештә селекция эше алып бара. Илдәге реформалар да, соңгы еллардагы икътисади кризис та аның кәсебенә артык зыян сала алмаган. Сынауларга да бирешмәскә тырыша Хәсән Сәгыйтьҗан улы. Мәгълүм булуынча, 2012 елда аның хуҗалыгында янгын чыгып, бер төркем токымлы атлар ут эчендә һәлак булды. Хәсән Сәгыйтьҗан улы язмышның бу сынавы алдында да сынмады. Хәзер фермер зыян күргән хуҗалыкны янә аякка бастыру белән мәшгуль. 2013 елда ун миллион сумлык федераль грант алган. Шушы акчага яңа ат абзары төзегән. Халыкара таләпләргә җавап бирүче заманча бина белән без дә таныштык.

Айгөл өчен тавыш бирик!

23 января

Кадерле дуслар! М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының 5 курс талибәсе, “Мисс Башкортостан” агентлыгының әйдәүче моделе, “Русия студентлары миссы-2012” Бөтенрусия гүзәллек конкурсы финалисты Айгөл Вәлиева бу көннәрдә Көньяк Кореядә үтүче “WORLD MISS UNIVERSITY-2014” халыкара конкурсында Русия исеменнән чыгыш ясый.

Кешелек дөньясы сагында

23 января

Күренекле галим, педагог, ветеринария фәннәре докторы, академик Хәмит Әюповның тууына 100 ел

Табиб – кешене, ветеринария табибы барлык кешелек дөньясын дәвалый, дигән канатлы әйтем бар. Миңа калса, ул безнең атаклы галимебез, заманында бөтен Союзда танылу тапкан Хәмит Әюпов турында да әйтелгәндер кебек. Чөнки кешелек дөньясының төп хәстәрләренең берсе булган азык-төлек мәсьәләсен уңышлы хәл итүгә якташыбыз керткән өлеш бәһаләп беткесез. Мал-туарны, сыер малын меңәрләп кырылудан нәкъ аның фәнни-гамәли эзләнүләре нәтиҗәсе һәм ачышлары саклап килә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»