Җәмгыять

Ачлык янамас. Битарафлык корбаны булмасак иде

28 августа

2013 елда ил халкының төп туклану продуктларында Русия җитештерүчеләренең өлеше.

Туган җирдә үскән чәчкәләрдән Хуш исле бал җыя бал корты

27 августа

Бал, “бал” дисәң, бер кими, бармак тыксаң, ике кими, калак тыксаң, бөтенләй бетә, дип такмаклый иде без үскәндә авылга бер-ике генә булган бал бабайлар. Кая инде ул калак тыгу, иң күп дигәне — зур гына телем икмәккә юка гына ягылган бал тәти, ә гомумән, балны иснәп кенә юанабыз. Тормышыбыз никадәр генә алга китмәсен, бал затлы, кыйммәтле ризык булудан туктамый әле. Аны һаман да калакның очына элеп кенә тәмлибез. Ә менә үткән җомгада Гафури районында үткән умартачылар бәйгесен чын-чыннан бал бәйрәме дип атар идем. Дөресрәге, бал муллыгы бәйрәме. Анда инде калакны батырып-батырып бал тәмләп карау, теләгәнеңне сатып алу мөмкинлеге бар иде. Тирә-якта һушларны алырлык бал исе, уйлар баллы, телләр баллы, бармаклар баллы...

“Сөт иле” бәйрәмгә чакыра

27 августа

Хәбәр ителүенчә, 30 августта башкалабыз Уфада “Сөт иле-2014” Бөтенрусия фестивале узачак. Әлеге чара уфалылар яратып көтеп алган бәйрәмгә әверелде. Өч ел рәттән үткәрелгән фестивальдә 150 меңнән күбрәк кеше булды. Әйтергә кирәк, алдагы өч фестиваль кысаларында 145 тоннадан артыграк сөт продукциясе эчерелгән һәм биш тонна сыр, 14 тонна акмай, 8 тонна туңдырма, 0,8 тонна кәҗә сөте һәм 8 тонна кымыз тотынылган. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге белән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында журналистларны Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко, республика авыл хуҗалыгы министры Николай Кова­ленко, Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазлыев һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов таныштырдылар.

Халкыбызның эчүенә дошманнар шатлана

27 августа

12-14 июньдә Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенрусия форумы үтте. Рөстәм Миңнеханов татар халкына хезмәт итү, аның мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен пропагандалау эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем дин әһелләренә һәм милли лидерларга Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Алар арасында Борай районының Таңатар авылы мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәюршинның да булуы аеруча куанычлы. Мондый мәртәбәле бүләк тапшырылуны аның эшчәнлегенә зур бәя дип кабул итәргә кирәк. Форумның пленар утырышында ул җәмгыятебезнең афәтенә әйләнгән эчкечелеккә каршы көрәш турында чыгыш ясады.

Яшьләр лидер булырга тиеш!

23 августа

Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарында булды. Тәүдә ул Бәләбәй районында урнашкан “Акчарлак” савыктыру лагеренда “Мин — граждан” форумында катнашучылар белән очрашты. Форум быел бишенче тапкыр уза. Анда 50дән артык яшьләр оешмалары һәм төрле конфессия вәкилләре — 500ләп кеше катнаша. Чарада катнашучылар яшьләр сәясәтен үстерүнең һәм аларның башлангычларына ярдәм күрсәтүнең төп юнәлешләрен, милләтара һәм гражданлык татулыгын ныгыту, республикада федераль яшьләр проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерә, иҗтимагый оешмаларда яшьләр белән нәтиҗәле эшләү тәҗрибәсен уртаклаша. Яшьләр алты мәйданчыкта катнаша: “Яшьләр эшкуарлыгы”, “Җәмгыять контроле”, “Мин — ирекле”, “Мин спортны сайлыйм”, “Арт-квадрат”, “Инфоагым”, “Рухи нигезләр”.

“Мин асфальтта йөри белмим”

23 августа

Була бит шундый җитәкчеләр: холык-фигыле дә, кылган гамәлләре дә, төпле фикере дә күркәм. Тимергали Тимеркәев турында элек тә ишеткән бар иде. Шаран районының “Дмитриева Поляна” авылына эш сәфәре белән юлда барганда ук район хакимиятеннән вәкил Раил Мусинга мең сорау яудырдым: нигә боларның басуында бер чүп тә юк? Кызыл балчыклы җирдән ничек алар уңыш ала? Алдашасыз, башка яшерен кара җирләре бардыр? Тракторлар паркы да кәртинкә кебек бит... Шушы һәм башка сорауларга җавап биреп, Раил Хатип улының маңгай тирләре бәреп чыкты.

Балаларның җәйге ялы хәвефсез үтте

23 августа

Каникуллар вакытында башкала укучылары Уфада һәм районнарда урнашкан 130 көндезге үзәктә, ведомстволарның —15, 7 муниципаль, шәһәр һәм шәһәр яны савыктыру лагерьларында ял итте. Бәхеткә, гадәттән тыш хәлләр булмады. Әлеге объектларда янгын хәвефсезлеген кисәтү буенча эшнең ничек оештырылуы турында Уфа шәһәре Янгыннан саклану хезмәте идарәсенең бүлек җитәкчесе Азамат Тимергалиев белән сөйләштек.

Фермерлар хөкүмәт ышанычын аклаячак

21 августа

Республика аграр тармагында хуҗалык итүнең барлык төр категорияләренә дә дәүләт субсидияләре бирелү яхшы нәтиҗәләргә китерә. 2012 елдан башлап республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов инициативасы белән үз эшен башлаучы фермерларга һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады, ягъни җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә грантлар булдырылды. Соңгы ел ярымда гына да, мәсәлән, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме 400 миллион сумнан артып китте.

“Энергетик” яшьләр энергиясенә таяна

20 августа

Мәгълүм булуынча, Украинадагы хәл-вакыйгалар нәтиҗәсендә Русия икътисади санкцияләр “камавында” калды. Хәзер бөтен ышаныч үзебездә җитештерелгән продукциядә. Шушы уңайдан Иглин авылындагы “Энергетик” заводы игътибарга лаек. Предприятие энергетика тармагы өчен мөһим булган трансформаторлар, башка җиһазлар җитештерә. Таләп ителүче кирәк-ярак ил төбәкләреннән кайтарыла. Биредә өметле яшьләргә үсәргә мөмкинлек тудырылуы да куанычлы күренеш. Заводның яшь стахановчасы белән без дә очраштык.

Татар яшьләрен берләштергән биш көн

19 августа

Казанга IV Бөтендөнья татар яшьләр форумына Баш­кортстанның 45 төбәгеннән делегатлар барды. Форум ике елга бер үткәрелә, ә аның тарихы 2004 елга барып тоташа. Быел анда 25 чит илдән һәм Русиянең 60 төбә­ген­нән 600гә якын егет һәм кыз җыелды. Форумның максаты — татар яшьләрен берләштерү, рухи милли байлык­ларыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»