Җәмгыять

“Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирик!

09 апреля

Каһарманлык, ир намусы сыман төшенчәләр батырлыкның рухи оеткысы, әхлакый бишеге хакында фәлсәфи фикерләргә этәрә. Аңлавымча, батырлык — башлыча рухи категория. Шуңа күрә адәм баласының куәтен дә, беләк көченнән бигрәк, рух югарылыгы белән билгеләргә кирәктер. Тик менә халкыбызның күренекле шагыйре Наҗар Нәҗминең: “Чукынды адәм акчага, корып бара рух...” — дип ачынулары, хакка чыгып, йөрәкне кансырата. Яшьрәк чакта мин Бөек Ватан сугышы яугирләре, алтын йолдызсыз калган геройлар, аларның язмышы, билгесез калган солдатлар, фронт сызыгы үтмәгән җирләрдә фронт тоткан хатын-кызлар, карт-коры, бала-чага турында байтак очерклар, сурәтләмәләр яздым. Сугыш батырлары турында сүзне аз гына дәвам иткәндә, шуны тәкрарларга кирәктер: яуда лачын булып йөрсәләр дә, гади тормышта алар ифрат тыйнак, хәтта оялчан иде. Орден-медальләрен тагып йөрү гадәте дә сугыштан соң ике дистә ел чамасы үткәч кенә керде. Масаю галәмәте генә түгел, гаҗәпкә каршы, фронтовикларда дошманны кимсетү, мыскыллап сөйләү гадәте дә булмады. Батырлык дигәннән, аны һәркем дә бертөрле күз алдына китерә һәм бердәй үк аңлый алмыйдыр. Халык рухының иң чагу балкышы булган күренешне хәтта тарихи шәхес белән дә бәйләү дөрес түгелдер. Салават Юлаев — чынбарлыктагы шәхес булса да, халыкның хәтерләүләрендә, җыр һәм риваятьләрендә йөри торгач, шәхесне гәүдәләндергән образ булудан үтеп, халык каһарманлыгының, чыдамлылыгының символына әверелгән. Шушы җирлектә ул мифик герой сыйфатларын ала бара. Советлар Союзы Герое, гвардия рядовое Александр Матросов шушындый ук батырлыкка тәвәккәл иткән йөзләрчә яугир арасыннан, башкалар үрнәк алырлык символ итеп сайланган. Патриотлык — хәрби бурычка һәм Ватанга бирелгәнлек символы. Шуңа күрә аны ниндидер халык вәкиле итеп карау ватанчылык төшенчәсе бе-лән туры килми. Халыкта: “Уңган өйнең баласы бер-берсенә “батыр” дияр, уңмаган өйнең баласы бер-берсенә “кяфер”, дияр”, мәгънәсендәге әйтем яши. Бу җәһәттән җәмгыятебез, мөгаен, кяферлек чорын кичерәдер. Сәяси уеннар белән мавыгып, мөлкәт артыннан куып, без кичәге көнне дә оныттык, бүгенгесен дә санламыйбыз, иртәгәне дә уйламыйбыз. Гәзитләр, телевидение юньле бер җыр җырлый алмаган яшь-җилкенчәкне “йолдыз” итә. Шул ук вакытта халкыбызның атаклы уллары һәм кызларының хезмәте, үрнәк булырлык тормыш юлы онытылу көле астында сүнеп кала. Мисалга, сез Лик Әнвәр улы Зәйнуллин дигән зур галим турында нәрсә беләсез? Белмәсәгез, әйтим, ул Әбҗәлил районының Ишкол авылында туып-үскән техник фәннәр докторы, Русиянең атказанган металлургы, җылылык техникасы буенча дөньяга танылган галим. Әле Екатеринбургта яши.

Җансыз “бандитлар” җанны ала

09 апреля

Президент комарлы уен оештыручылар өчен законны катгыйлатуны таләп итте

Бер туганыбыз кияүгә чыкты да нефть университетын тәмамлаганнан соң Себер якларында яхшы гына вазыйфага урнашып эшли башлаган ире янына китте. Бер-бер артлы ике уллары туды. Фатир сатып алдылар. Әмма шулкадәр матур башланган тормыш тиз бозылды, сәбәбе — уен автоматлары. Эшләп алган акчасын шунда калдыра башлаган гаилә башлыгы. Бурычка баткан ирне кредиторлар юллап килгән, төрлечә янаган. Ахыр чиктә фатирсыз да калмас өчен сеңлебез аерылырга мәҗбүр булды. Шулай итеп, алма кебек хатынын, “әти” дип өлтерәп торган ике бәләкәй улын җансыз автоматларга алыштырды бу бәндә. Әйе, бүген бу чир бик күп гаиләләрне ут йоттыра һәм бернинди дәвалауларга да бирешми. Хәтерем ялгышмаса, республика җитәкчелегенең уен автоматлары белән көрәше 2006 елда башланып, 2008 елда Президент тарафыннан Башкортстанның “Административ хокук бозулар турында” Законының “беркуллы бандитлар” эшенә кагылган өлешенә үзгәрешләр керткәч тагын да көчәйгән иде. Аннары уен автоматлары законсыз дип танылды, әмма эшкуарлар, яшерен эшчәнлеккә күчеп, бизнесларын ябарга уйламады да. Чөнки аларны милиция килеп тотса да, бик аз күләмдә штраф белән генә котыласы иде. Соңрак гамәлгә кергән яңа закон штраф күләмен арттырды. Штрафны арттыру һәм 2009 елның 1 июленнән Русиядә комарлы уеннарны тыю турында закон кабул итү күпләрне шөрләтте, әлбәттә. Берникадәр вакытка тынып торгандай булдылар. Әмма җиңел акча эшләү теләгеннән тиз генә баш тартып буламы соң? Закондагы “тишек-тошыклардан” файдаланып, уен автоматлары хуҗалары төрле лотерея клубы исеме артына яшеренеп янә элекке эшчәнлеген тергезде. Уфада чат саен булмаса да, урам саен бер лотерея клубы, интернет-клуб ишеген ачты. Аларның эченә шул ук уен автоматлары кертеп тутырылды. Шулай итеп уен бизнесына тагын ясин чыгып булмады.

Эзтабарлар өчен чикләр ачык

09 апреля

Бөек Җиңүне бәйрәм итү көне алдыннан оештырылачак “Хәтер вахтасы-2011” Бөтенрусия экспедициясендә Башкортстаннан 20 эзтабарлар отрядының катнашуы көтелә. 23 апрельдә оештырылачак бу экспедициягә бүген җитди әзерлек эшләре алып барыла. Төбәк эзтабарлар отрядлары составында быел 160 студент һәм мәктәп укучысының катнашуы көтелә. Атна-ун көннән алар дәһшәтле сугыш елларында каты алышлар барган Новгород, Ленинград һәм Псков өлкәләренә юл алачак. — Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алтмыш биш елдан артык вакыт үтүгә карамастан, Ватаныбыз иминлеге өчен башларын салган йөзләгән мең Русия солдаты һәм офицерының сөякләре әле һаман тиешенчә җирләнмичә ята. Русия буенча бүгенге көнгә хәбәрсез югалганнар исемлегендә 5,5 миллионнан артык кеше исәпләнсә, Башкортстаннан аларның саны 127 меңнән артып китә, — диде Республика эзләнүчеләр отрядлары фонды советы рәисе Илдар Бикбаев. — Бүген без бу юнәлештә яңа проект моделе буенча эшлибез. Ул “Бу безнең Җиңү !” дип атала. Бу проектта төрле милләт вәкилләре катнаша, чөнки бу эшкә без төбәк милли-мәдәни үзәкләрен дә җәлеп итәргә булдык. Эшчәнлекне шушы рәвешле оештыру безнең эшебезне күпкә җиңеләйтәчәк. Әлеге проект нигезендә “Мемориал” — www.оbd-memorial.ru сайтында мәгълүматлар банкы оештырылган һәм Интернетта хәрби каберлекләрнең 13 миллионнан артык архив документлары һәм 30 меңнән артык паспорты урнаштырылган. Яңа проект илләр һәм милләтләр арасында чикләр ачылуга, хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат алу өчен яңа шартлар булдыруга, шулай ук милләтара дуслыкны ныгытуга булышлык итәчәк дип көтелә. Бүгенге көндә Республика эзләнүчеләр отрядлары көче белән Грузия, Казахстан, Кыргызстан һәм Израильдән хәбәрсез югалган солдат һәм офицерларның һәлак булган урыннары табылган. Аларның һәм безнең республика территориясендәге госпитальләрдә һәлак булган яугирләрнең исемлекләре төзелгән. Журналистлар һәм милли-мәдәни үзәкләр белән берлектә үткән очрашуда шушы исемнәрне яздырган дисклар әлеге үзәкләр җитәкчеләренә тапшырылды. Шушы юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, Израиль, Казахстан һәм Грузия кешеләре фондка мөрәҗәгать итеп, сугышта хәбәрсез югалган туганнары белән кызыксына башлаган. Республика фонды җитәкчелеге киләчәктә бу эшне киңрәк җәелдерергә исәп тота.

Йөгерә үрдәк, йөгерә каз...

08 апреля

Кош-корт сату базарында көндәшлек арту — халык файдасына

“Благовар” токымлы кошчылык заводы — үзенең продукциясе белән республиканың агросәнәгать комплексында күренекле урын тотучы предприятиеләрнең берсе. Биредә чыгарылган токымлы кошлар йомыркасы, үрдәк һәм каз бәбкәләре, фазан һәм мисыр тавыгы аны республикабызда гына түгел, Русия һәм БДБ илләрендә дә киң танытты. Гомумән, Башкортстанның йөзек кашы булырдай киң билгеле сыйфат брендлары — башкорт балы һәм елкычылыкка киләчәктә Благовар үрдәге яки казы да өстәлүе ихтимал. Яз — кошчылар өчен мәшәкатьле һәм җаваплы чор. Апрельдә “Благовар” кошчылык заводында да яшь үрчем сату башланды. Бу өлкәдә крестьян-фермер, шәхси хуҗалыкларны үрдәк һәм каз бәбкәләре белән тәэмин итүдә быелгы чор үзенчәлекләре хакында завод директорының гыйльми эш буенча урынбасары Мансаф Гыйльванов сөйли. — Дәүләт предприятиесе статусындагы “Благовар” заводы югары токымлы су кошлары продукциясен җитештерүгә махсуслашкан. Ул Русия күләмендә селекция һәм генетика үзәге буларак та билгеле. Бездә үткәрелгән барлык селекция-нәсел юнәлешендәге гыйльми-тикшеренү эшләре Бөтенрусия фәнни-тикшеренү һәм технология институты һәм Башкортстан Фәннәр академиясенең ныклы күзәтүе астында алып барыла. Бер сүз белән әйткәндә, заводта чыгарылган токымлы кошчылык продукциясе тулысынча дәүләт стандартларына җавап бирә, ягъни аның сыйфаты ныклы гарантияләнә. Киң билгеле бренд исеменә дәгъва иткәндә монысы аеруча мөһим. Су кошларының яңа токымнарын чыгару буенча максатлы эшчәнлек заводта үткән гасырның 90нчы еллар уртасында ук башланган иде. Әйтергә кирәк, безнең белгечләр, су кошларының моңарчы булган токымнарын саклап калу белән бергә, алар нигезендә бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче, югары продуктлылыгы белән аерылып торучы яңа токымнар да уйлап чыгара алды. Болар — кулланучыларга яхшы билгеле пекин токымлы “Благовар” үрдәге кроссы, төсле каурыйлы “Башкирские цветные” үрдәге һәм “Уральские белые” каз токымнары. Әйткәндәй, соңгы токым казларның чыгуына берничә ел гына үтте, әмма алар кошчылык базарында үзенең ныклы урынын тапты. Гомумән, яңа токым чыгару, күләмле селекция эшләре алып бару белән бергә, байтак кына чыгым да таләп итә. Яңа кош токымы өстендә эшләү ким дигәндә 6-7 елга сузыла, аннары аның сынау үтәсе дә бар бит әле. Ахыр чиктә һәр яңа токымга патент алына, эшчәнлекнең бу төренә махсус оешмалар тарафыннан рөхсәт, ягъни лицензия бирелә. Хәзерге вакытта безнең завод кошчылыктагы яңа казанышлары өчен 10 патентка ия һәм алар Русия күләмендә танылу алды.

Җирле җирсезлек кайчан бетәр?

08 апреля

Милек мөнәсәбәтләре үсешмәгәнлек урындагы бюджетларга суга

Бүгенге көндә муниципалитетларга һәм урындагы үзидарә органнарына икьтисадның нәтиҗәлелеген күтәрүдә, социаль үсеш адымнарын тизләтүдә зур бурычлар йөкләтелә. Үкенечкә каршы, аларның финанс ягыннан тәэмин ителеше хәзерге таләпләргә һәм куелган мәсьәләләргә җавап бирми. Шуның өчен дә республика җитәкчелеге муниципаль властьларга үз бюджетларын тулыландыру өчен чыганаклар табарга, тәү чиратта аларга кече бизнестан керүче салымнарны арттыру өстендә эшләргә кушты. Ярмәкәй районының Рәтамак муниципаль берәмлегендә әлеге шартларда крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар нинди үсеш ала? Гомумән, авыл икьтисадында шәхси сектор нинди роль уйный? Ни өчен элекке колхоз җирләре нәтиҗәле файдаланылмый?

Мөселман руханиларын нәрсә борчый?

08 апреля

25 мартта башкалабызның С. Юлаев һәйкәле янында пикет үтте. Аны оештыручылар, хокук саклау органнары мөселманнарны дини карашлары өчен эзәрлекли, дип тәкърарлый һәм “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” оешмасын тыюны туктатуны таләп итә. Оешма тарафдарлары, мөселманнарны эзәрлекләү һәм кысу идеясе артына яшеренеп, бу дини хәрәкәтнең эшен киң җәелдерергә ниятли. Шуны билгеләп китәргә кирәк, 2003 елда Русия Федерациясенең Югары суды тарафыннан “Хизб ут-Тахрир әл-Ислами” террорчылар оешмасы дип танылды һәм безнең илдә тыелды. Ул Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Германия, шулай ук Пакистан, Сүрия һәм Иорданиядә дә рәсми рәвештә тыелган. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, Дини радикаль көчләр активлаша. Республика мөселманнары диния нәзарәте пленумы Башкортстан җитәкчелегенә һәм гражданнарга мөрәҗәгать кабул итте. “Республикадагы дин тотучыларның рухи-әхлакый потенциалын ныгыту һәм күтәрү максатында мөрәҗәгать итәбез. Рухи-әхлакый кыйммәтләрнең милләтара, конфессияара иминлек һәм төрле мәдәниятләрнең үзара толерант яшәвенә йогынтысы зур булуын аерым билгеләп үтәсе килә. Бүген мөселман руханиларын наркомания, алкоголизм, әхлакый бозыклык һәм кешелекне ямьсезләүче башка кире күренешләр тирән борчуга сала. Борынгыдан килүче традицион юнәлеш — Әбү Хәнифә мәзһәбен үстерүгә, шулай ук дини радикаль-реакцион көчләрнең үтеп керүенә киртә куярга ярдәм итегез.

Ни өчен Русиянең милли асылын саклау мөһим?

07 апреля

Милләтчелек — илебез бөтенлегенә янаучы хәвеф

Соңгы чорда күпмилләтле Башкортстанның казанышлары турында уйланганда еш кына күңелсезләнеп калам. Моңа ачыну да килеп кушыла. Менә берничә ел инде Русия Федерациясенең күп кенә милли республикаларында 2007 елның 1 декабрендәге 309 санлы Законга бәйле бәхәсләр бара. Аңа ярашлы, дәүләт мәгариф стандартыннан төбәк-милли компоненты алына. Моны мин туган телебездән, әдәбиятыбыздан, тарихыбыздан, милли кыйммәтләребездән читкә этәрү дип уйлыйм. Күп кенә милли республикалар бу яңалыкка кире мөнәсәбәтен белдерде, Башкортстан Президенты Р. З. Хәмитов та төбәк компонентын яклап берничә тапкыр нигезле чыгыш ясады, депутатлар инандыргыч итеп үз фикерен әйтте. Безгә күпмилләтле Русия мәдәниятенең планлы рәвештә юк ителүе һәм халыкның традицион рухи кыйммәтләре алмаштырылу белән килешергә ярамый. Рухи бердәмлек, ватанпәрвәрлек, үз илебез өчен горурлык, аның киләчәге өчен гражданлык җаваплылыгы — мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәте шушы төп сыйфатларны формалаштыруга юнәлтелергә тиеш. Ә бу иң элек туган телне, мәдәниятне һәм Русия киңкүләм мәгълүмат чараларын өйрәнүдә, милли әдәбият һәм сәнгать үсешендә чагыла. Милли мәсьәләләр бик үзенчәлекле һәм катлаулы. Җимергәннәр озак, кайчак бик тә озак тергезелә. Яхшы сыман күренгән, әмма уйланып җитмәгән эш-гамәлләр еш кына кире нәтиҗә бирә. Боерык белән “русияле” милләте булдырырга тырышу да ирексезләү кебек кабул ителәчәк. 70нче елларда туган телне өйрәнү өлкәсендә җибәрелгән хаталарыбызны тиз оныттык. Ул вакытта балаларының киләчәген хәстәрләп, ата-аналар укыту урыс телендә алып барылучы мәктәпләрне сайлады. Французлар, балаларга туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең иң яхшы чарасы шушы мәхәббәтнең анада булуы, диләр. Белем, тәрбия бирү һәм укытуның бөтен сере үзебездә. “Илеңә чын мәхәббәтне үзеңнең туган телеңне яратудан башка күз алдына китерү мөмкин түгел”, дигән кайчандыр Ушинский.

Бәхетле Иван-Имаметдин

07 апреля

Югары Ташлы авылында катнаш никахлы берничә гаилә бар. Аларның берсе яшәгән йорт янына машинабыз килеп туктады. Ишегалды бусагасын атлап керүгә каршыбызга чигүле түбәтәй кигән теремек абзый чыгып каршы алды. Ике куллап күрешеп өйгә үттек. Адәм баласын язмыш кайда гына йөртми. Украинаның Полтава өлкәсе Кобеляки районы Добыневка авылында яшәгән Нина һәм Николай Горошконың өч игезәк улының берсе Иван меңнәрчә чакрым ераклыкта яткан Шаран районының Түбән Ташлы авылында мәхәббәтен табар, бәхетле гомер кичерер дип кем уйлаган. Иван, Федор һәм Василий сугыш чоры балалары, алар 1942 елда дөньяга килгәннәр. Туган авыллары Добыневка 1941 елның 15 сентябреннән 1943 елның 25 сентябренә кадәр немец-фашистлар оккупациясе астында була. Илбасарларның тыныч халыкка карата нинди мөнәсәбәттә булуы тарихтан таныш. Горошколар йортыннан ерак түгел клубта фашистларның штабы урнаша. Немецлар аларның сыерын да алып китеп, балаларны сөттән мәхрүм итә. Урындагылардан куелган полицайлар аеруча аяусызлык күрсәтә, халыкны кан елата. Алар һәм немец солдатлары азык-төлек таләп итеп көн саен диярлек ишек шакый. Шундый вакытта Нина ишек ачарга гел өч игезәкнең берсе — кечкенә Ваняны күтәреп чыга. “Бәхетле Ваня” анасын һәм гаиләне һәрвакыт бәхетсезлек, җәбердән коткарып кала, фашистлар буш кул белән китә. 1961 елда Иван туганы Василий белән хәрби хезмәткә чакырыла, Федор чирләү сәбәпле өйдә кала. Алар Әрмәнстанның Ленинакан шәһәрендә Хәрби һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт итә. Шулвакыт бу частька контракт буенча хезмәткә бер төркем кызлар килә. Алар арасында Шаран районының Югары Ташлы авылыннан Мөзәһидә исемлесе дә була. — Мин Казанда эшли идем. Беркөнне эшләгән җиргә килеп хәрби хезмәт турында сөйләделәр. Актив комсомолка буларак, мин дә китәргә теләк белдердем, — ди ул. — Хәрби хезмәткә китүемә әти-әниләр башта бик каршы иде, соңыннан күнделәр. Без ул частька унике кыз бардык. Мин радист-планшетчы булып контракт буенча хезмәт иттем. Аена сиксән сум акча бирәләр иде. Шунда Ваня белән таныштык.

Биеп ачыла күңел

07 апреля

Нефтекамада “Зур Урал ритмнары” дигән төбәкара бал һәм эстрада биюләре конкурс-фестивале узды

Өч көн буена тамашачылар күрше-тирәдән жыелган иң яхшы биючеләрнең чыгышларын карады. Бу бәйгенең Нефтекамада үткәрелүе очраклы түгел. Шәһәр инде күптән үзенең мәдәни уңышлары белән Русиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә танылды. Бию — нефтекамаларның яраткан сәнгать төрләренең берсе. Шәһәр балаларының яртысы бию түгәрәкләренә йөри торгандыр. Моны алар әлеге фестивальдә дә раслады — бәйгегә чыгучы бию төркемнәренең яртысы шәһәр коллективлары иде. Фестиваль анда катнашучыларның парады белән башланып китте. Ярышта Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Татарстаннан кырык ансамбль көч сынашты. Бәйгене мәртәбәле жюри — Бөтенрусия һәм халыкара балетмейстерлар конкурсы лауреаты Даниель Верещагин, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Алешина, Русия биючеләр берлегеннән Эльмира Зиннәтуллина, Республика халык иҗаты үзәгенең хореография буенча баш белгече Рәфис Хәйруллин бәяләде. Фестиваль өч көн дәвам итте. Тамаша каникулга туры килгәнлектән, зал укучы балалар белән тулы иде, шулай ук биюгә гашыйк өлкәннәр дә ярышларны игътибар белән күзәтеп барды. Үзенең көчле коллективлары чыгышларына күнеккән югары зәвыклы Нефтекама тамашачысын шаккатыру җиңелдән түгел иде, шулай да алар җылы кабул иткән, алкышларга күмгән чыгышлар күп булды. Шунысы куанычлы, Уфа, Салават, Стәрлетамак кебек зур шәһәрләр белән беррәттән, район коллективлары да осталык күрсәтте. Аеруча Борай, Балтач районнары коллективлары бу уңайдан мактауга лаек.

Җәйге ялыңны бүген үк кайгырт

06 апреля

Кичә Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда “Туризм. Спорт. Ял. Русия шифаханәләре” XI Төбәкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Җәйге яллар чоры алдыннан бирегә килүчеләргә кызыклы турист маршрутлары, ышанычлы спорт кирәк-ярагы, ял итү һәм күңел ачу өчен башка товарлар һәм хезмәтләр сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Биредә шулай ук шифаханә-курортларга юлламалар да тәкъдим ителә. Быел күргәзмә тагын да киңәйгән, чөнки Башкортстанның туристик тармагы алдында эчке туризмны активрак үстерү бурычы тора. Шуңа күрә әлеге форум кысаларында Русиянең Туристик операторлар ассоциациясе, Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты һәм Туризм индустриясе берлеге арасында өчьяклы килешүгә кул куелды. Килешүнең максаты — зур мөмкинлекләре һәм бай ресурслары булган төбәк буларак, Башкортстанны Русиядәге һәм халыкара туристик базарда таныту. Күргәзмәне ачып, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш министры Владимир Балабанов быел чараның яңача үтүен ассызыклады һәм туристик тармакның төбәк икътисадына тагын да зуррак өлеш кертергә тиешлеген әйтте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»