Җәмгыять

Яшьләргә — яшел юл

14 апреля

Башкортстан Язучылар берлегенең татар телле әдипләр берләшмәсе егерме елга якын эшләп килә. Бу чорда ул үз сафларын шактый ныгытты. Соңгы елларда Берлеккә яшь язучылар кабул ителүе эшебезне җанландыруга этәргеч булды. Яшь язучыларыбыз Берлек тарафыннан үткәрелүче чараларда актив катнаша. Узган елның җәендә “Акчарлак” альманахының исем туе үтте. Бу китапка башлап язучы кешенең егермеләп шигырьләре, хикәяләре, нәсерләре һәм тәнкыйть мәкаләләре кергән иде. Авторларның әсәрләренә анализ биреп, Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов һәм башкалар чыгыш ясады. Әлбәттә, мондый чаралардан өлкән каләмдәшләребез дә читтә калмый. Әхәт Нигъмәтуллин, Марат Кәримов, Сәгыйть Хафизов аерым авторларның әсәрләре буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Соңгы елларда әдәби кичәләр үткәрү сирәгәйде. Әлегә без өч кенә кешенең, аерым алганда, шагыйрьләр Фатыйх Сәйфран, Рафаил Хафизов һәм Илдус Фазлетдиновның кичәләрен үткәрдек. Фикер алышуда бу авторларыбызның иҗатларын, нигездә, хуплау белән бергә, аларга фәһемле киңәшләр дә әйтелде. Яшь каләмдәшләр һәм башлап язучылар белән семинарлар оештыру да эшебезнең бер юнәлеше булып тора. Борай, Балтач, Краснокама районнарында язучыларның Яңавыл оешмасы белән берлектә үткәрелгән чаралар күп кенә сәләтле авторларыбызны активлаштырды. Алар арасыннан, мәсәлән, Фатыйма Гыйльметдинова, Фәнзәлия Мәснәвиева, Аида Хәйретдинова тәүге китапларын да күрделәр инде. Әдәбият, аеруча шигърият — яшьлек юлдашы, дип уйлыйм. Сәләтле яшьләрнең безгә килүенә шатбыз. Соңгы биш елда, бездән фатыйха алып, унлап яшь әдип “Яшьләр тавышы” сериясендә тәүге китапларын чыгарды. Аларның кайберләре нәшриятка икенче китапларын да тәкъдим итте инде. Башкортстан дәүләт университеты, Акмулла исемендәге педагогия университеты студентлары белән бәйләнешебез ныгый бара. Алар безнең әдәби атналарда, китапларның исем туенда даими катнаша.

Кояш нуры җиргә яшьлек түккән мәлдә...

14 апреля

Табигать кышкы тунын салып, сак кына язга аяк атлаган мәлдә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ирек Киньябулатов белән Илеш районының Шәммәт авылы буйлап атлыйбыз. Ул үзенең “Язгы һава” дигән шигырен сөйләп килә. Яз көнендә күңел әллә нишли. Әйтерсең лә иң яшерен хисләр боз астында калган да, апрель кояшы аларны эретеп җибәргән. Һәм күңел серләре тамчылап кына иреккә юл алган. Шагыйрь күңеле язгы үзгәрешләргә бигрәк тә сизгер. Шуңа да салкын кыштан соң хискә, иҗатка сусаган халык белән очрашуга язның беренче көннәрендә үк ашыга ул. “Кызыл таң”чыларның мондый иҗади командировкаларга чыгуы гадәти хәл. Әдәбият-сәнгать өлкәсенә күп игътибар бирүче басма буларак, ул язучы, шагыйрьләр, артист халкы белән тыгыз элемтәдә тора, дус яши. Әдәбият бүлегеннән беркайчан да кунак өзелми, дип әйтү дә аздыр. Республикабызның иң ерак авылларыннан да хатлар килә.

Нәниләргә — нефтьчеләрдән олы бүләк

14 апреля

110 урынлы балалар бакчасы ачылу Кандра авылы халкы тормышында куанычлы вакыйгага әверелде

12 меңнән артык халык яшәгән Кандра авылы тормышында куанычлы вакыйга булды: биредә капиталь ремонт үткәргәннән соң 110 урынлы балалар бакчасы яңадан үз ишекләрен ачты. — 90нчы елларның шаукымы безгә дә тиде. Туым сизелерлек кимү сәбәпле, 1994 елда бистәдәге 3нче балалар бакчасы ябылды. Анда Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумының филиалын ачтылар, — ди Кандра муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Бочкарев. — Бәхеткә каршы, соңгы елларда безнең төбәктә дә демографик хәл уңай якка үзгәрде. Балаларны бакчаларга урнаштыру өчен хәтта зур гына чират барлыкка килде. Без бу проблеманы хәл итү юлларын эзли башладык. Ике ел элек район хакимияте карары белән шушы бинаны мәктәпкәчә мәгариф оешмалары челтәренә кайтардылар. Ләкин аны капиталь ремонтлау һәм үзгәртеп кору өчен миллионлаган сум акча табарга кирәк иде. Мөһим социаль проектны гамәлгә ашыруда “Башнефть” акционерлар компаниясе ярдәмгә килде. Объекттагы эшләрне финанслауны алар тулысынча үз иңнәренә алды. Нефтьчеләрнең Туймазы районының инфраструктурасын үстерүдә катнашуы бер дә очраклы түгел, чөнки 40нчы елларда Башкортстанны “икенче Баку”га әйләндергән куәтле девон нефте фонтаннары нәкъ шушы төбәктә ургылды. Илнең нефть сәнәгате елъязмасында лаеклы урын биләгән “Туймазынефть” предприятиесенең районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Заманында Кандрада урнашкан Туймазы бораулау эшләре идарәсе коллективының даны да бөтен илгә таралган иде. “Башнефть” компаниясенең хәзерге җитәкчеләре дә элекке матур традицияләргә тугры кала. Аларның район инфраструктурасын үстерүдә туймазылылар белән уртак хезмәттәшлеге бүген дә дәвам итә. Кандрадагы 110 урынлы балалар бакчасын капиталь ремонтлауга, хәзерге таләпләрдән чыгып, аны үзгәртеп коруга нефтьчеләр 20 миллион сумга якын акча сарыф иткән.

Халыкны нинди мәсьәләләр ныграк борчый?

13 апреля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов блогына килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак белән тәэмин итүгә һәм коммуналь-көнкүреш хезмәтләндерүгә (гомум мөрәҗәгатьләрнең 23 проценты), урындагы үзидарә органнары эшенә (11 процент), юл хуҗалыгына (9 процент), сәнәгать һәм эшкуарлык эшчәнлегенә (7 процент), сәламәтлек саклауга (7 процент), хезмәткә һәм эш хакына, социаль тәэминатка, фән һәм мәгарифкә, киңкүләм мәгълүмат чараларына һәм мәдәнияткә (5әр процент), экологиягә, шәхси кабул итү турындагы үтенечләргә (4әр процент), спорт һәм туризмга (3 процент) кагыла. Мартта блогерлар Рөстәм Хәмитовның “Шәһәр, район үзәге, авыл өчен өч идея” тәкъдимен актив тикшерде. Аның кысаларында торак пунктларын төзекләндерү һәм юлларны ремонтлау буенча әйтелгән фикерләр тиешле муниципаль берәмлек башлыкларына тәкъдим ителде. Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча тәгаен чаралар күрелгән дә инде. Благовещен районында яшәүче, йортлары янган күп балалы гаилә торак сертификатын, шулай ук 2011 елга “2012 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатлы программа буенча социаль түләүләр алучылар исемлегенә кертелде. Уфа шәһәрендәге 1нче Благовар тыкрыгында яшәүчеләрнең суүткәргеч сузуда ярдәм күрсәтү турындагы мөрәҗәгате шәһәр хакимияте тарафыннан тикшерелгән. Тыкрыктагы торак йортларны су белән тәэмин итү быел шәхси йортлар төбәгендә инженерлык челтәрләре проектлау һәм төзү планына кертеләчәк. Коммуналь хезмәтләр эшенә бәйле мөрәҗәгатьләр тиешле муниципаль органнар һәм учреждениеләргә җиткерелә барып, кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә законсыз эшләп килүче комарлы уен оешмаларының блогерлар хәбәр иткән адреслары турындагы мәгълүмат буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дүрт клубның эшчәнлеген туктаткан.

Корбаннар азайса да, җаваплылык артырга тиеш

13 апреля

Башкортстанда җиңел автомобиль алучылар елдан-ел арта. Шул ук вакытта юллар киңәйми диярлек. Бу аеруча Уфа һәм башка зур шәһәрләргә кагыла. Мондый шартларда инспекторлар юл кагыйдәләренә игътибар бирмәгән водительләрне акылга утырту өчен нинди яңа җиһазлар куллана башлаячак? “Интерфакс” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда быел өч айда юл фаҗигаләре сизелерлек кимеде, — диде чыгышында Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе начальнигы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Атап әйткәндә, юл фаҗигаләренә тарыган балигъ булмаганнар 22 процентка азайды. Күңелсез хәлләр тирән анализланды һәм тиешле нәтиҗәләр ясалды. Аянычлы вакыйгаларның күпчелегендә җәяүлеләрнең, водительләрнең юл кагыйдәләрен бозуы сәбәпче. Әйтик, өч ай эчендә бер баланың гомере өзелде. Ул җиңел автомобильдә утырган һәм махсус утыргычка беркетелмәгән. Кем гаепле? Юллармы? Безме? Әти-әниме? Мондый күренешләргә чик кую максатында яңа алымнар, яңа җиһазлар куллана башлаячакбыз. Хәзер камералар җил белән узышучыларны гына түгел, каршы як юлга чыгучыларны, хәвефсезлек каешын беркетмәүчеләрне дә күрәчәк. Гомумән, республика юлларына кагыйдә бозуны күреп, терки алучы 12 камера урнаштырылачак. Ришвәт бирүләрне бетерү өчен һәр инспекторның протокол тутырган мәле видеокамерага төшереләчәк. Болар барысы да юлларда тәртип урнаштыру, корбаннар санын киметү өчен эшләнә.

Крестьян ышанып яши

13 апреля

яки Бакалы хезмәтчәннәренең язгы хәстәрлекләре

Бакалы районы тулысынча аграр төбәк. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, социаль-икътисади үсеш юнәлешендә тотрыклылыкны саклаган бу район соңгы чор сынауларын зур югалтуларсыз үтте. Әлбәттә, бөтен тармак икътисади киеренкелеккә дучар булганда бу як кына иминлек утравы булып калган икән дияргә ярамый. Проблемалар бар. Аларны хәл итү өстендә эзлекле, максатчыл эш алып барыла. Аеруча халыкның социаль-көнкүрешен яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрүне күз уңында тотып тормышка ашырыла бу эшләр. Әлеге чорда район хезмәтчәннәре кышлатуны уңышлы тәмамлау, язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгу хәстәре белән яши. Шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр хакында сөйләвен үтенеп без Бакалы муниципаль районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рафаэль Әхмәдулла улы Гарифуллинга мөрәҗәгать иттек.

“Милләтемне беркайчан да яшермәдем”

13 апреля

Үзбәкстанда югары вазыйфалар башкарган данлыклы якташыбыз Шәүкәт Уразаев соңгы сулышынача татар булуы белән горурланып яши

Ниһаять, аның турында мин Үзбәкстан Фәннәр академиясеннән түбәндәге мәгълүматларны алдым: Үзбәкстан Фәннәр академиясе академигы (1989), Үзбәкстанның атказанган фән эшлеклесе (1977), Каракалпакстанның атказанган фән эшлеклесе (1980), юридик фәннәр докторы (1963), профессор (1965) Уразаев Шәүкәт Зәкәрия улы 2006 елның 10 маенда Ташкентта бакый дөньяга китте. ...Мин аның белән 1989 елның август азакларында Ташкентка кунакка барган җирдән очраклы рәвештә таныштым. Туганнар белән гәпләшеп утырганда берсе: — Монда Чакмагыш районыннан бик зур галим яши, — дип ычкындырды. Фамилиясе Уразаев... Шәүкәт Зәкәрия улы. Телисез икән, миндә аның телефоны бар. — Бүген ял көне. Аны борчу килешеп бетмәс бит, — дидем мин уңайсызланып. — Киресенчә, ул якташлары белән аралашуга шатланыр гына. Минем җавабымны көтеп тә тормыйча, туганым телефон номерын җыйды. — Уразаев сезне тыңлый. Мин үземнең кайдан килгәнемне әйткәч, ул: — Сезнең белән танышуга шатмын. Башкортстаннан күптәннән аерылсам да, андагы хәлләр белән танышып торам. Мостай Кәрим — иң якын дусларымның берсе. Аның белән Мәскәүдә еш очрашып торабыз. Ул һәр басылган әсәрен миңа җибәреп тора. Теләсәгез, иртәгә үк очраша алабыз, димәсенме.

Бөек илем мәңге бирешмәс ул, Гагариннар туып торганда!

12 апреля

“Буран-Энергия”не очыруда катнаштым

1961 елның 12 апреле. Кояшлы язгы көн. Өй түбәләреннән тамчы тама. Кара әле, шул көннәрдән соң 50 ел вакыт үтеп тә киткән. Ходай гомер биргәч, менә әле шул көннәрне искә алып утырам... Без әткәй белән абзардан тирләп-пешеп тирес чыгарганда кинәт әнкәйнең шатлыклы тавышы безнең эшне туктатты. — Ракетага кеше утырып очкан! Керегез, атасы, улым, чәй кайнады. Түгәрәк радио эленгән кадагыннан сикереп төшәрдәй булып шатлыклы хәбәр сөйли иде: “1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзында дөньяда беренче булып җиһанга “Восток” космик корабы чыгарылды. Корабның очучысы — Советлар Союзы гражданы, өлкән лейтенант Юрий Алексеевич Гагарин. Җир шарын ул уңышлы урап чыкты”. Ул вакытта Илеш районының Югары Яркәй мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укый идем. Урыс әдәбияты китабында төшерелгән бер рәсем күз алдыма килде. Зәңгәр киңлектә көмеш шарлар тезелеп киткән. — Бу нинди корылмалар икән? — дип кызыксындым укытучыбыз Зинаида Федоровна Старостинадан. — Булачак җиһан кораблары хуҗалыгы, — дип аңлатты укытучым.

“Туган җанлы туганыбыз”

12 апреля

Космонавт-сынаучы Урал Солтановны якыннары шулай дип йөртә

Җиһанда булырга туры килмәсә дә, Урал Нәҗип улы Солтановның гомеренең зур гына өлеше күктә үткән. Ул 1948 елда Әлшәй районының Никифар авылында туган. Әтисе, Бөек Ватан сугышы яугире Нәҗип Биктимер улы үрнәгендә хәрби очучы булырга карар итә. Бу юнәлештә тәүге адымын 1964 елда ясый — Казан суворовчылар хәрби училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, Харьков авиация училищесында белем ала, хәрби хезмәттә төрле вазыйфалар үтә — очучы-инструктор була, яңа самолетларны сынауда катнаша. “Беренче класслы очучы-сынаучы”, “Русиянең атказанган очучы-сынаучысы” исемнәренә ия. Дөнья күләмендә 10 авиация рекорды куйган. Әмма Урал Солтанов Русиядә, иң беренче чиратта, космонавтлыкка кандидат буларак киң билгеле. 1978 елда аны “Буран” җиһан корабын сынау отрядына кабул итәләр, ә 1985-1987 елларда Урал Солтанов Юрий Гагарин исемендәге косманавтлар әзерләү үзәгендә махсус курслар үтә. Ведомствоара квалификация комиссиясе карары белән аңа космонавт-сынаучы белгечлеге бирелә. Кызганычка каршы, үзгәртеп кору елларында “Буран” программасы, финанслар җитешмәү сәбәпле, туктатыла, шуңа да самолет тибындагы җиһан корабының очышы булмый кала. Космос өлкәсендә югары класслы белгеч Урал Солтановка эш табыла, әлбәттә. Ул, озак еллар дәвамында Жуковский шәһәрендә Громов исемендәге Очу-сынау институтында хезмәт салып, хәрби очучыларның тоташ бер буынын әзерләүдә турыдан-туры катнаша. Гомумән, легендар бу шәхес, лаеклы ялга чыкса да, илнең космонавтика өлкәсе белән ныклы бәйләнештә тора. Әйткәндәй, үткән елдан башлап Урал Солтанов туган тарафлары белән дә бәйләнешләрен ныгытты, ул — Башкортстанда һәрчак көтелгән кунак. Ни аяныч, Юрий Гагаринның җиһанга очышына 50 ел тулган көннәр алдыннан Урал Солтанов белән очрашырга насыйп булмады, бәйрәм чараларын әзерләү максатында ул Жуковскийга китеп өлгергән иде. Әмма данлыклы очучы турында мәгьлүмат болай да бихисап. Аннары, республикада аның туганнары да байтак бит әле. Чишмә поселогында яшәүче, “Кызыл таң”ның иң якын дусларының берсе Айрат Солтанов — нәкъ шулардан. Ә ул иң яраткан туганы турында сәгатьләр генә түгел, көннәр буе сөйли ала.

Боз астында... балыкчы

12 апреля

Балык кеше гомеренә куркыныч янаган чорда яхшырак каба. Сулыклар көз көне беренче боз белән каплангач һәм яз җиткәч балыкчыларны уңыш көтә. Билгеле, мондый чорда сулыкка баручы язмышын сыный. Язгы боз аеруча хәвефле. Урамнарда гөрләвекләр ага башлагач, чуртан, чабак кармакларга теләүчеләр нинди кануннарны күздә тотарга тиеш? Аларның гомеренә нинди куркыныч яный? Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре белән Агыйдел елгасына рейдка төшкәч, шул хакта да сораштым. — Безнең кисәтүләргә карамастан, ел саен дистәләгән балыкчы яз көне боз астына китә, — ди идарәнең дәүләт инспекторы Алексей Федоров. — Башкортстан — сулыкларга бай төбәк. Елга-күлләрдәге балыкчылар белән дә без даими сөйләшүләр алып барабыз. Ни аяныч, балыкчыларның күпчелеге хәвефсезлеге турында кайгыртмый. Язгы боз өстендә утыручыларның 20-25 метрлы арканы, озын колгасы булырга тиеш. Бу кагыйдә истә тотылса, боз астына төшеп киткән авыр киемле балыкчының гомере өчен көрәшергә мөмкин. Кызганычка каршы, безнең киңәшләргә бик сирәкләр генә колак сала. Агыйделнең без төшкән җирендә утызга якын балыкчы утыра иде. Алексей Федоров һәммәсен дә хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштырды. Беркем дә үзе белән аркан да, колга да алмаган. Ә боз ярылып, берәрсе салкын суга чумса ни була? Бу сорауга төгәл генә җавап бирүче табылмады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»