Җәмгыять

Игътибар үзәгендә — икътисад, кече бизнес, социаль өлкә

19 апреля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 16 апрельдә Күмертау шәһәрендә һәм Куергазы районында сәнәгать предприятиеләрен һәм социаль объектларны карады, эшкуарлар белән киңәшмә үткәрде. Күмертау авиация предприятиесендә андагы хәл ителмәгән мәсьәләләр белән кызыксынды. Гражданнар һәм хәрби вертолетларны күпләп җитештерүче һәм 4500 кеше эшләүче предприятиедә технологик паркны яңарту таләп ителә. Завод Күмертау шәһәре бюджетының 30 процентын тулыландыра. Уртача хезмәт хакы 14 мең сум чамасы тәшкил итә. Рөстәм Хәмитов завод хезмәткәрләре белән аралашты һәм вакытында акча алу-алмавы белән кызыксынды. Рөстәм Хәмитов очу-сынау мәйданчыгында эре узеллар һәм Ка-226 вертолетларын җыю цехларын карады. Предприятие әлеге көнгә мондый 30 вертолет җитештергән. Республика Президенты машинаның кабинасына утырып карады һәм вертолетның узеллары, агрегатлары монтажлануына уңай бәя бирде. Рөстәм Хәмитовка шулай ук “Роторфлай” җиңел вертолетын һәм “Птенец-2” кече авиация самолетын күрсәттеләр. Республика башлыгы Куергазы районында “Ремонтник” җәмгыяте белән танышты. Бу предприятиедә 34 слесарь эшли. К-700 тракторларын, КамАЗ авыр йөк машиналарын техник хезмәтләндерәләр. Язгы кыр эшләренә әзерлек чорында фермер хуҗалыклары заказны күп бирүгә карамастан, чыгымнар чак көчкә каплана. Рөстәм Хәмитов Күмертау шәһәренең һәм Куергазы районының азык-төлек кибетләрендә булды. Анда азык-төлек төрлелеген күрде һәм урындагы минимаркетларның хаклар сәясәтенә бәя бирде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, монда урындагы җитештерүчеләрнең продукциясе аз булуына игътибар итте. Рөстәм Хәмитов Күмертауда эшкуарлар белән очрашты. Алар бизнесны үстерүгә киртә булып торучы кайбер мәсьәләләр: товар әйләнеше өчен акча җитешмәү, кредитлар буенча процентларның зур булуы, административ киртәләр һәм электр энергиясенә югары тарифлар турында сөйләде.

Халыклар дуслыгы — кыйммәтле байлык

19 апреля

Милләтара татулыкны ныгыту елы кысаларында 15-16 апрель көнне Яңавыл районында һәм Нефтекама шәһәрендә Бөтен марилар советы — Мер канаш президиумының күчмә утырышы үтте. Биредә Мари Эл Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт җыелышы депутатлары, мари халкының күренекле шәхесләре катнашты. Җылы әңгәмә, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу формасында узды бу очрашу. Мари Элдан килгән мәртәбәле кунаклар — Дәүләт думасы депутаты Лариса Яковлева, Мари Эл Хөкүмәте башлыгы урынбасары Михаил Васюткин, “Мари дөньясы” журналы мөхәррире Валерий Мочаев, М.Шкетан исемендәге мари драма театры директоры Юрий Русанов, мари хатын-кызлары оешмасы әгъзасы Ираида Степанова һәм башкаларны Башкортстан делегациясе — Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Лилия Гомәрова, Президент Хакимиятенең Милли сәясәт бүлеге мөдире Ришат Сабитов, Хөкүмәт Аппаратының Гуманитар өлкә, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге мөдире урынбасары В. Латыйпова, Мари төбәкара милли автономиясе рәисе Павел Бикмурзин, Калтасы районы хакимияте башлыгы урынбасары Федор Бикбатыров, Мишкә районы хакимияте башлыгы Виталий Андреев һәм башкалар каршы алды. Очрашу Яңавыл җирендә башланып китте. Районның Беренче май авыл Советына караган Сусады-Эбалак авылында мари язмасына нигез салган Валериан Васильев туган. — Яңавыл — талантларга бай төбәк. Монда күңел күптән ашкына иде, ниһаять, теләкләр тормышка ашты, без бик шат, — диде Лариса Яковлева. Авыл халкы белән очрашу, чыннан да, җылы килеп чыкты, ике республикада яшәүче милләттәшләрнең үзара сөйләшер сүзләре күп иде. Кунаклар Валериан Михайловичның йорт-музеенда булды, ә авыл мәдәният йортында очрашуның тантаналы өлеше үтте. Яңавыл район хакимияте башлыгы Илшат Вәҗигатов, шулай ук кунаклар үз чыгышларында халыкларны милли чыгышларына карап бүлгәләүгә юл куймау, милләтләр арасында дуслыкны ныгыту, күрше республикалар арасында бу юнәлештә уртак эш җәелдерү турында сүз алып барды.

Мәсләгең нинди, героең кем, язучы?

19 апреля

Сез кем белән, язучылар — әхлакый сафлык, югары рух сакчылары? Һәр сәяси чор өчен актуаль булган бу сорауны Башкортстан язучыларының XV съездын ачу тантанасында катнашкан Президент Рөстәм Хәмитов та читләтеп үтмәде. “Якын тарихи араларда хакимнәр әдәбиятка карата капма-каршы сәясәт тоттылар. Бер яктан, язучылар өстеннән тулысынча командалык итү омтылышы ясалса, икенче яктан, әдәби иҗат эшенә ваемсызлык күрсәтү, хәтта кул селтәү вәзгыяте хөкем сөрә. Без исә алтын урталыкны табарга тиешбез, хөрмәтле каләм осталары”, диде ул. Һәм шул уңай белән төбәк башлыгы сүз сәнгате вәкилләрен халыкта гаделлек хисләре тәрбияләргә, якты киләчәккә ышаныч уятырга чакырды. Президентның икътисадны, мәдәниятне күтәрү өчен әдипләрне уртак “йөккә җигелергә” өндәве, халык мәгыйшәтенә ныграк якынаерга чакыруы, әлбәттә, үткәнгә бәя бирүдән бигрәк, язучылар берлегенең киләчәктәге җитәкчелегенә һәм иҗат дәрте белән тулган якты омтылышлы талант ияләренә юнәлтелгән иде... Җөмһүриятебездәге башкорт, урыс, татар телләрендә иҗат итүче әдипләрнең үткән бишьеллыкта ирешкән эшләренә төп йомгак сүзен яңгыраткан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, халык шагыйре Равил Бикбаев исә әдәбият казанышларын, әйбәт нәтиҗәләрне “Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов эпохасы” белән бәйләде: “Бу яңарыш дәверендә безнең бик күп язучыларыбыз активлык күрсәттеләр, аны әсәрләрендә чагылдырдылар. Язучы сүзе нык һәм ышанычлы яңгырады, аларның киңәшләренә колак салдылар, үтәделәр...”

Балаларның җәйге ялы кыскартылмаячак

16 апреля

Балаларның җәйге лагерьларда ял итү вакыты кыскартылмаячак һәм аның дәвамлылыгы 21 көн калачак, дип хәбәр итте мәгариф министры урынбасары Артур Сурин балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең ялын, савыктыруны, аларның мәшгульлеген тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина алып барды. Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов балаларның җәйге лагерьда ял итү вакытын 21 көннән 18 көнгә кадәр кыскарту турында тәкъдим белән чыккан иде. Аның фикеренчә, мондый чара, беренчедән, ял итүче балаларның санын арттырыр, икенчедән, путевканың бәясен төшерергә мөмкинлек бирер иде. Нәтиҗәдә, республикада яшәүче балаларның күпчелеге ял итә алыр иде. — Без балаларның ял вакытын кыскартырга хокуклы түгел. Бу гамәлдәге федераль законнарга каршы килә, — дип ассызыклады Зөһрә Рәхмәтуллина. — Без бердәм хокукый киңлектә яшибез. Быел шәһәрләрдән читтә урнашкан 95 лагерь, 37 шифаханә һәм профилакторий, көндезге ял өчен тәгаенләнгән 1600дән артык үзәк эшләячәк. Моннан тыш, сәләтле балалар өчен лагерь-слетлар, экспедицияләр, иҗади остаханәләр, җәйге мәктәпләр оештырылачак. Җәйге өч айда 400 меңгә якын баланы төрле ял итү, сәламәтләндерү һәм эшкә урнаштыру чараларына җәлеп итү планлаштырыла.

Башкортстанның данлы улы — иң лаеклысы!

16 апреля

Муса Гәрәев 1922 елның 9 июнендә Илеш районының Иләкшиде авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ата-анасыннан яхшы тәрбия ала, башлангыч һәм тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. 1937 елда республиканың башкаласына килеп, Уфа тимер юл техникумына укырга керә. Зирәк акыллы, тырыш Муса Гайса улы техникумда белем алучы иптәшләреннән аерылып тора, “бик яхшы” билгеләренә генә укый, авиация белән кызыксына, Уфа аэроклубына йөри башлый. Сәләтле егетне тәҗрибәле инструкторлар һәм укытучылар тиз күрә. Аэроклубны тәмамлагач, аңа очучылар әзерли торган училищега керергә тәкъдим итәләр. Моңа Муса Гәрәев бик шатланып риза була. Унсигез яшьлек егет Энгельс шәһәрендәге хәрби очучылар мәктәбе курсанты булып китә. Анда ярты еллап укыгач, Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның 25 сентябреннән ул фронтта. Сержант Муса Гайса улы дошман белән беренче тапкыр Сталинград янында очраша. Озак һәм каты сугышлардан соң Дон фронты гаскәрләре һәм Сталинградны обороналаучы дивизияләр артиллерия һәм авиация штурмы ярдәме белән һөҗүмгә күчә һәм дошманны тар-мар итә. Бу җиңүдә очучы Муса Гәрәевның да өлеше зур була. 1944 елда М. Гәрәев эскадрилья командиры итеп тәгаенләнә. Ул данлыклы “Ил-2” самолетында Донбасста һәм Миус елгасы буенда дошманның танкларын, пехотасын, аэродромнардагы самолетларын юк итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә Донбасс азат ителгәннән соң, Муса Гәрәев хезмәт иткән 1нче Гвардия Сталинград дивизиясе Кырым ярымутравына юнәлә. Бу дивизия Кырымны, героик Севастопольне дошманнан азат итү өчен барган сугышларда тиңдәшсез батырлыклар күрсәтә. Һавада безнең авиация өстенлек итә. Кырымда фронт сызыгыннан 70 чакрым ераклыкта дошман аэродромы урнашкан була. Дивизиянең Мелитополь штурм полкының өч төркеме (аларның берсенә батыр очучы Гәрәев җитәкчелек итә) дошман аэродромын бомбага тота. Безнең авиация төркемнәре үзләренә йөкләтелгән бурычны төгәл үти, аэродромда дошманның 25 самолеты зарар күрә, 17се яндырыла. Фашистларның Веселовкада һәм башка урыннардагы аэродромнары да юк ителә.

“Өметле җылы җил”

15 апреля

Уфаның “Бәйт әл-мал” фонды Конгресс-холлда “Өметле җылы җил” проекты кысаларында социаль приютларда тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү максатында шәфкатьлелек концерты үткәрә. Бу хакта 13 апрельдә “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә фонд директоры Артур Насыйбуллов сөйләде. — Ничек кенә сәер тоелмасын, бүген үз гомерендә бер генә мәртәбә дә Уфада булмаган, кинотеатрда нәфис фильм карамаган, туңдырма тәмен белмәгән үксез ятим балалар бар. Безнең фонд аларның күпләренең хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Шушы максатта без “Өметле җылы җил” проектын гамәлгә ашырабыз, — диде Артур Фердинанд улы. — Бу башлангычыбызны дәүләт власте органнары һәм бизнес вәкилләре хуплап каршы алды, үзләренең ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерде. Башкортстан Президенты каршындагы дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, мәдәният министры Әскар Абдразаков, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин, республиканың Бала хокуклары буенча вәкиле Милана Скоробогатова һәм башка җитәкчеләрне аерым билгеләп үтәсе килә. Артур Насыйбуллов сүзләренә караганда, Уфаның билгеле кино челтәре проект кысаларында башкалага килүче социаль приютларда тәрбияләнүче балаларга киносеансларга бушлай абонемент бирәчәк. Уфа дәүләт циркы һәм планетарие, Башкортстан дәүләт курчак театры да акциядә катнашырга теләк белдергән. Салават районының “Дуслык” балалар приютында тәрбияләнүчеләр Уфа дәүләт циркында яңа программа караячак. Русия Ислам университеты проректоры Мөрсәл хәзрәт Әхмәтов Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә алып барган кайбер чараларга тукталды.

Максат — пенсияне эш хакының яртысы күләменә җиткерү

15 апреля

Узган елда ул 45 процентка артты

Владимир Путин Русия Пенсия фондының 2010 елгы эш нәтиҗәләре буенча Бөтенрусия селектор киңәшмәсе үткәрде. Анда сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова, Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов, Фондның барлык төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Владимир Путин киңәшмәне ачып, Русия кризис чорында пенсия системасына киңкүләм модернизация үткәргән һәм социаль пособиеләр һәм пенсияләрне шактый күтәргән бердәнбер ил булып тора, дип хәбәр итте. Нәтиҗәдә узган елда Русия Федерациясендә хезмәт пенсиясенең уртача күләме 45 процентка артты. Татьяна Голикова әйтүенә караганда, 2010 елда Пенсия фонды тоткарлыкларсыз эшләгән һәм 40 миллион кешенең пенсиясен яңадан исәпләүне нәтиҗәле оештырган. Владимир Путин билгеләвенчә, бердәм социаль салым түләүдән Русия Федерациясенең социаль фондларына страховка взнослары түләүгә күчү узган елда планлы рәвештә үткән. Татьяна Голикова фикеренчә, страховка взнослары белән идарә итү функциясе Федераль салым хезмәтеннән Пенсия фондына күчерелде һәм аларны җыю буенча хәл тотрыклы калган. 2011 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча министрлык социаль страховка взносларын җыю буенча планны арттырып үтәргә ниятли. “Өч ай нәтиҗәләре взнослар яхшы җыелуы турында сөйли. Планлы күрсәткечләрне арттырып үтәрбез, дип уйлыйбыз”, — диде министр. Владимир Путин, агымдагы елның 1 февраленнән 36,6 миллион пенсионерның хезмәт пенсиясе 8,8 процентка индексланды, дип билгеләде. Нәтиҗәдә картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме 8865 сумга җитте. Беренче апрельдән социаль пенсияләр — 10,27 процентка, ай саен бирелә торган түләүләр 6,5 процентка артты. Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча инфляция 6 проценттан артып китсә, Русия Федерациясе законнарына ярашлы, хезмәт пенсияләре 2011 елның 1 августыннан, хаклар үсүне исәпкә алып, яңадан индексланачак. Хөкүмәт җитәкчесе, пенсия эш хакының 40 процентыннан да ким булмаска тиеш, дигән стратегик юнәлешкә ирешү өчен бу мәсьәләдә даими эшләргә кирәк, дип билгеләде.

Күңелләр басуга ашкына

15 апреля

— Карның акрынлап эрүе көздән коры калган туфракта беркадәр дым запасын арттырса әйбәт булыр иде. Җирләр өлгерү белән язгы кыр эшләрен башларга әзербез, — ди Яңавыл районы “Маяк” кооперативы рәисе урынбасары Инзиф Низамов. — Басуларга чыгачак дым каплату, культивация, чәчү агрегатларын тулысынча әзерләп куйдык. Шулай ук узган ел сатып алган “Агромастер” чәчү комплексына да тиешле көйләү эшләре башкарылды. Тракторларны, тагылма җиһазларны әзерләүдә механизаторлар Тәгазип Карамов, Фирдус Шакиров, Марат Имамов, Альберт Гайнуллин, слесарь- ремонтчылар Рәфил Хәбибрахманов, Инзил Вәлиев һәм башкалар күп көч салган. Үзләренең “кулибины” Илһам Әхмәтҗанов ремонт вакытында ЮМЗ-6 тракторына гидрокөчәйткеч куйган. Ягулык-майлау материалларының, минераль ашламаларның күпчелеге кайтарылган. Быел ашламаны гектарына 60 килограмм исәбеннән кертү күздә тотыла. Орлык көздән үк чәчү кондициясенә җиткерелгән. Аны агулап чәчү планлаштырыла. Хуҗалык рәисе Радик Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, 198 гектар пар басуга калдырылачак. Электән эшкәртелми яткан күпьеллык үлән басулары чәчү әйләнешенә кертелә, соңгы өч елда гына 700 гектар басулар яңадан үзләштерелгән. Узган елгы корылыкта анда чәчелгән игеннең уңышы башка басулардагыдан күпкә югары булды. Нәтиҗәдә кооператив терлекчеләре кышлату чорында ит, сөт җитештерүне арттырды. Әлеге вакытта алар көн саен 14 центнер сөт сата. Акча булгач, сөт суыткыч алып куйдылар. Хәзер эшкәртүчеләргә тик югары сыйфатлы продукция озатыла.

Сәләтлеләр слетка җыелды

15 апреля

“Сәхнәгә шәһәребезнең иң тырыш, иң акыллы, иң талантлы яшьләрен чакырабыз!” Шундый чакыру алган үсмернең башы күккә тими, дисезме? Әлбәттә тия. Ләкин бу яшьләрнең үз уңышлары белән горурланырга тулы хокукы бар. Алар — Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында, Кече фәннәр академиясе кысаларында Уфа шәһәрендә үткән тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләр — 7 апрельдә башкаланың В. М. Комаров исемендәге Балалар иҗаты сараена “Сәләтле балалар” шәһәр слетына җыелды. Сәләтле балалар слеты беренче тапкыр былтыр узды. Балалар гына түгел, анда аларның укытучылары һәм мәгариф учреждениеләре дә бүләкләнде. 2010-2011 уку елында Уфаның 60 мең укучысы төрле фәннән олимпиадаларда катнашкан, шуларның 3 500е шәһәр этабына үткән, 93 бала җиңүче булган. Тикшеренү эшләре конкурсына 642 кеше җәлеп ителгән, аларның 202се хезмәтләрен фәнни-тикшеренү конференциясендә яклау нәтиҗәләре буенча аерым билгеләнгән. Слетта бүләкләнүчеләрнең берсе — 4нче гомуми белем бирү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Айсылу Әминева. Ул, 28нче буынга кадәр шәҗәрә төзеп, фәнни эшләр конкурсында беренчелекне яулаган. — Укучым белән бик тә горурланам, — ди Айсылуның фәнни җитәкчесе Лилия Кәримова. — Бик эшчән, тырыш кыз ул. Татар телен яхшы белүен дә исбатлады. Миллионлы шәһәрдә беренчелеккә чыгу — зур хезмәт нәтиҗәсе. Мондый зур слетта катнашу горурлыгын кичергән балалар укуга тагын да дәртләнебрәк керешер дип уйлыйм.

Пенсионер да файдаланырлык булсын

14 апреля

Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы СМАРТС компаниясе белән килешү төзеде

“Башкортстан Республикасы территориясендә мәгълүмати коммуникацияләр технологиясе үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында”гы бу документка министр Борис Мелкоедов белән “СМАРТС-Уфа- GSM” филиалы директоры Александр Тимофеев кул куйдылар. — Республика, һичшиксез, төбәктә кәрәзле элемтә һәм Интернетка тоташуда “ак тап”ларны бетерү яклы. Оператор компанияләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеп, министрлык үзенә рөхсәт документациясен эшләгәндә административ каршылыкларны бетерүдә ярдәм итү җаваплылыгын алды. Бу, ахыр чиктә, гади кулланучының элемтә хезмәте бәясендә чагылыр, дип ышанабыз, — диде Борис Николаевич. Министрлык республика районнарына һәм шәһәрләренә элемтә начар булган урыннар турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. Алар тиешле элемтә компанияләренә тапшырылган. — Министрлыкның роле — эшне көйләү, оештыру. Безнең максат — республика территориясен сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү, ә операторларныкы — клиентларын арттыру, — дип ассызыклады Мелкоедов. СМАРТС унбиш төбәк белән хезмәттәшлек итә. Быел, үзенең 20 еллыгында, ул төбәкләрдә челтәрен үстерүгә 1,5 миллиард сум юнәлтергә җыена, шуның 300 миллионын Башкортстанда тотынырга ниятли. Уфа филиалы база станцияләре санын 1,5 тапкыр арттырачак. — Безнең компания тарихында төзелеш темплары ягыннан иң көчергәнешле ел бу. Аның ахырына югары сыйфатлы элемтә белән республика халкының 55-65 проценты яшәгән территорияне тәэмин итәргә җыенабыз, — диде Александр Леонидович.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»