Җәмгыять

“Көтәргә, түзәргә һәм яратырга...”

23 апреля

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның хатыны Галина Александровна шундый девиз белән яши

— Муса үлгәндә өлкән оныгыбыз Тимур үскән малай иде инде. Бервакыт картәтисе турында сүз чыккач, ул: “Мин аны бик хәтерләмим”, дип аның хакында сөйләвемне үтенде, шунда Мусаның вафатында ике-өч яшьлек кенә булган Юля: “Ә мин хәтерлим: ул яшь, матур, көчле иде”, диде. Әлбәттә, ул аны белми инде, әмма без Мусаны гел шулай искә алгач аңына сеңеп калган. Чыннан да, Муса һәрвакыт яшь, матур, көчле булды, — ди Геройның тормыш иптәше Галина Гәрәева. Яшь чагында чибәрлеге, чаялыгы белән күпләрнең һушын алган Галина Александровна бүген 87 яшендә дә сөйкемлелеген, ягымлылыгын саклап кала алган. Ә бит язмыш аны ничек кенә сынамый: 18 яше тулу белән кыз комсомол чакыруы буенча фронтка китә. 303нче укчылар дивизиясенең шәфкать туташы, ул бик күп солдатны какча иңнәрендә сугыш яланыннан алып чыга. Үзе дә яралана, госпитальдән соң пехотада авырга туры килер, дип аны авиациягә тәгаенлиләр. Менә шунда язмыш аны Муса Гайса улы белән очраштыра. Кырык дүрт ел бергә гомер иткән лачындай иренең яман чирдән интегеп үлүе, ел ярым элек өлкән улы Валерийны җирләү, кечесенең һәм үзенең инфаркты, аннары онкология дәваханәсендә җәфа чигүләр... Болар барысы да кичкән аның башыннан, әмма апабызның яшәү дәрте, тормышны яратуы, оптимизмы, акыл-зиһен төгәллеге бик күп яшьләрне көнләштерерлек. Очрашкач та ул яшь чакларын, бәхетле мизгелләрен искә алды, Мусасын сагынды... Үзе Ерак Көнчыгышта туган Галина. Мәскәүдә үскән. Шушыннан сугышка киткән, 1943 елда Муса Гәрәев белән өйләнешкәннән соң 1944 елда сабыен тудырырга шушы шә-һәргә кайткан. Сугыш шаукымы микән, Валерийлары чирле туа, туберкулез аны җиде елга урын өстенә беркетеп куя. Озын-озак дәваланулар нәтиҗәсендә аякка басса да, бу мәкерле чирдән котыла алмый уллары, үлеменә дә шул гаепле. Галина Александровна тыйнаклыгы белән, безне ялкытмас өчен, авыр, газаплы минутларына озаклап тукталмый, һаман да хәтерендә иң бәхетле чакларына әйләнеп кайта. — Муса белән тәүге очрашуыбызда ук мине ошатуын сиздем. Ә ул “килбәтсез үрдәк” кебек ябык, озын, оялчан иде. Алты ай очрашып йөргәч, өйләнешергә тәкъдим ясады. Сугыш тәмамлансын әле, дип каршы төшеп караган идем, “ул вакытка кадәр яши алмаска мөмкинбез”, дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Безнең дә нәкъ “В бой идут одни старики” киносындагыча булды: Муса командирга өйләнергә рөхсәт алырга барды, анысы “карап торуга бик тыныч, дәшмәс кешесең, үзең кызларның башын әйләндерәсең икән”, дип тел шартлаткан. Командир приказы белән өйләнештек, сугыштан соң никахны теркәдек. Әйткәндәй, минем аңа кияүгә чыгарга җыенуымны белгәч ахирәтләрем шаккатты: никадәр чибәр егет арасыннан син шушыны сайлыйсыңмы? Үкенәчәксең, диделәр. Үкенмәдем. Беләсезме, сугыштан кайтканда Муса нинди карап туймаслык таза, матур ир-егеткә әйләнгән иде. Мәскәү кызларының һушын алып йөрде. Көнләшү дисезме? Юк, көнләшү булмады. Муса да, мин дә гомер буе бер-беребезгә гашыйк идек. Аның эше даими командировкалар белән бәйле булды, ул айлар буе өйдә юк, кайда икәнен белергә дә ярамый, барысы да катгый яшерен. Өйдә чагында да һәрвакыт чемоданы әзер. Тревога! Һәм ул минут эчендә җыенып чыгып китә. Мин көтәм: исән генә кайтсын! Очучы хатыннарының язмышы шундый: гомер буе көтәргә, түзәргә һәм яратырга.

Батыр якташым белән горурланам!

23 апреля

“Кызыл таң”да “Уфа” аэропортына Муса Гәрәев исемен бирү турында сүз чыккач, редакциягә халык язучысы Нәҗип Асанбаев килеп, моңа үз карашын белдерде. — Бөек Ватан сугышына Башкортстан бик күп батырларын бирде. Бездән 300дән артык Советлар Союзы Герое, Дан орденының тулы кавалерлары үзләренең исемнәрен данга күмде. Шул ук вакытта алар безнең республиканы да зурлады, данын бөтен дөньяга таратты. Генерал Шәйморатовның Башкорт атлы дивизиясе күрсәткән батырлыклар үзе генә ни тора! Якташларыбыз яу кырыннан түшләрен орден-медальләр белән бизәп кайтты. Шушы батырлар арасында ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәев иң күренеклесе, иң данлысыдыр, мөгаен. Яшь кенә егет очучылар училищесын тәмамлап фронтка килгәч тә бер-бер артлы батырлыклар күрсәтә башлый. Штурмчы буларак ул дошман тылына йөзләрчә тапкыр үтеп фашистларның бик күп объектларын утка тота, аларга иксез-чиксез зыян китерә. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган очучылар бөтен СССР буенча да берничә генә. Башкортстаныбызны данга күмгән легендар очучының исемен мәңгеләштерү буенча без әле бик аз эшләдек. Белмим, Муса Гәрәев исемен йөрткән берәр урам бар микән республикада? Бөек Ватан сугышы еллары, анда яуланган бөек җиңүләребез елдан-ел бездән ераклаша бара. Хәтта яшь буын вәкилләре, фашистлар Германиясен җиңеп, бөтен Европаны Гитлер коллыгыннан коткарганыбызны да кайвакыт искә дә алмый кебек. Бөек Ватан сугышын, анда батырлыклар күрсәткән яугирләребезне онытырга ярамый. Муса Гәрәев күрсәткән батырлыкларны хәзер аеруча нык искә алырга кирәк, дип уйлыйм.

Тумаган колынга атландыралар

22 апреля

Башкаладагы чиратны бетерү өчен тагын 60 балалар бакчасы төзергә кирәк

Республикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тәрбия учреждениеләре челтәрен киңәйтү җәһәтеннән күп чаралар күрелә. Әмма өй тәрбиясендә утыручы балалар саны артканнан-арта. Әле ул 50 меңнән артык. Иң югары сан Шаран, Архангель, Әбҗәлил, Күгәрчен, Бишбүләк, Әлшәй, Бөрҗән, Чишмә, Гафури, Аскын, Нуриман, Благовар, Борай, Иглин, Мишкә, Краснокама, Кушнаренко районнарында. Балалар бакчалары белән тәэмин ителеш бу районнарда 39дан 49 процентка кадәр генә. Ата-аналар үзләре дә баласын урамда калдырмауның төрле юлларын эзли. Шуларның берсе — гаилә төркемнәре. Әлеге вакытта өч шәһәрдә һәм ун районда шундый 58 төркем эшли, аларда 201 бала тәрбияләнә. Мәгариф министрлыгында Стәрлетамак шәһәре тәҗрибәсен үрнәк итеп китерәләр. Анда яшь ярымнан биш яшькә кадәр сабыйлары булган, аларны балалар бакчасына йөртә алмаган гаиләләргә ай саен 2200 сум акча түләүне җайга салганнар. Мондый балаларның саны 362гә җитә. Шулай булуга карамастан, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның 66 проценты гына путевкалы. Уфада яшь ярымнан өч яшькә кадәр сабыйлары булган күп балалы һәм атасы яисә анасы ялгыз булган, балалар бакчасына чиратка баскан гаиләгә 3000 сум пособие түләнә. Бу тәҗрибәне башка шәһәр һәм районнарга да үрнәк итеп куялар. Мәктәпкәчә тәрбияне сыйфатлы итү максатыннан республика Президенты балалар бакчасы хезмәткәрләренең кайбер категорияләренең хезмәт хакына өстәмә түләү турында указ чыгарган иде. Күптән түгел ул мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү турындагы максатлы программага да, үзгәрешләр кертеп, кул куйды. Бу максатларга республика бюджетыннан 9 миллиард сум акча бүленә (барлыгы 10 миллиард сум каралган).

Онытырга хакыбыз юк

21 апреля

БДБ илләре башлыклары каршындагы яугир-интернационалистлар эшләре буенча комитетның координацион советы утырышында катнашучылар кичә Уфаның тарихи урыннары белән таныштылар. Яу кырларында һәлак булган якташларыбызны искә алу көне уңаеннан комитет рәисе, генерал Руслан Аушев һәм Башкортстанның Җәмәгатьчелек хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре, генерал-майор Марат Мәһәдиев җитәкчелегендәге делегация Җиңү паркында булды. Анда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл-мемориал алдына чәчәкләр салынды. Хәтер көне чарасында катнашучылар илебез иминлеге, тыныч тормыш хакына корбан булган яугирләрне бер минут тын калып искә алдылар. Дан аллеясе бу көнне чәчәкләргә күмелде. Кунаклардан тыш, биредә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран яугир-интернационалистлар, яу кырларында башларын салган якташларыбызның якыннары һәм туганнары, төрле оешма вәкилләре җыелды. Уфа гарнизонының хәрби оркестры яңгыраткан маршлар астында аллея буйлап Уфа юридик институты, кадет корпусы курсантлары, Эчке эшләр министрлыгының 29нчы махсус отряды үтте. Аннары искә алу чарасы Республиканың Хәрби дан музеенда дәвам итте. Анда “Әфганстаннан Чечняга кадәр” дип аталган күргәзмә белән танышу булды. Координацион совет утырышында катнашучыларны һәм кунакларны Дан музее залларындагы экспонатлар һәм анда ачылган яңа күргәзмә белән аның директоры Илшат Үтәев һәм рәссам-реставратор Александр Курбатов таныштырды. Күргәзмәгә Әфган һәм Чечен сугышларына бәйле кораллар, сирәк очрый торган фотолар, документлар — барлыгы 700гә якын экспонат куелган иде. Кунакларны шулай ук һәлак булган яугирләрнең якыннары музейга бүләк иткән шәхси әйберләр дә кызыксындырды. Биредә Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә дә күргәзмә оештырган. Анда бу сугышлар турында бик бай мәгълүмат тупланган. Китап күргәзмәсендә үзебезнең һәм чит ил авторларының мемуарлары, истәлекләре, очерклары, аналитика белән танышырга мөмкин. Кунаклар Бөек Ватан сугышына багышланган диорамалар, Җиңү байраклары, сугыш еллары әйберләре белән таныша алды.

Башкортстан волонтерлар хәрәкәтенә кушыла

21 апреля

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллинаның “Сочи-2014” оештыру комитеты делегациясе белән очрашуында Башкортстан дәүләт медицина университеты каршында ачылган Сочидагы Олимпиадага волонтерлар әзерләү үзәге белән республиканың хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре тикшерелде. — Башкортстанның Олимпиадага 350 волонтер җибәрәчәге түгел, оештырылган волонтерлар үзәгенең төбәктә Олимпия хәрәкәтен үстерүгә тәэсир итүе мөһим, — дип билгеләде Зөһрә Рәхмәтуллина. — Ә бу — яңа технологияләр, укыту алымнары, яңа үсеш мөмкинлекләре. Башкортстан үзәк эшчәнлегенә ярдәм күрсәтергә әзер. Искәртеп үтәбез, былтыр декабрьдә Башкортстан дәүләт медицина университеты Русия уку йортлары арасында 2014 елда Сочида үтәчәк кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары өчен волонтерлар әзерләү үзәген оештыру хокукына үткәрелгән конкурста җиңгән иде. Ул Русиядәге “Медицина” юнәлеше буенча волонтерлар әзерләячәк ике вузның берсе булачак. Русия һәр кешегә “Сочи-2014”тә волонтер булу мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә майда бөтен ил буенча 26 үзәк ачылачак, анда теләге булган һәркем йөри ала. 126 заявкадан Русиянең 14 төбәгендәге 26 уку йорты сайлап алынды. “Сочи-2014” волонтерлары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Антон Лопухин алда торган бурычларның берсе — волонтерлар хәрәкәтенә киңкатлам халыкны җәлеп итү булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә БДМУ преподавательләре һәм студентлары исәбеннән волонтерлар лимит белән чикләнгән. Волонтерлар туплау 2012 елның 7 февралендә башланачак. “Сочи-2014” оештыру комитетының “Медицина” юнәлеше җитәкчесе кышкы чорда волонтерлар командаларының 64 тест ярышларын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашачагын әйтте.

Банкрот банкротка сатылган

21 апреля

Республика Президенты каршындагы Җәмәгатьчелек контроле советының чираттагы утырышы узды. Анда Бүздәк районында һәм Бәләбәй шәһәрендә үткән тикшерү йомгаклары каралды

Бүздәк районы халкының коллектив мөрәҗәгатендә язылган мәгълүматларны узган елның декабрь ахырында совет әгъзасы Римма Үтәшева җитәкчелегендәге комиссия тикшергән. Утырышта Римма Әмир кызы бу хакта җентекле отчет ясады. Районда бүген 30 мең тирәсе кеше яши. 1 гыйнварга төбәкнең ун предприятиесендә 450 кеше эшләгән. Ике колхоз, ике совхоз исәпләнә, 779 кеше кече малтабарлык белән шөгыльләнә. Эш хаклары мактанырлык түгел. Районның бер кешесенә 3700 сум керем туры килә. Советка мөрәҗәгать итүче Мөнәвил Әсәдуллин белән Фәһим Чембарисовның “Бүздякмолагропром” ачык акционерлар җәмгыятен банкрот дип тану мәсьәләсендә бик күп сораулары туган. Сүз уңаенда, районда янә 23 предприятие банкротлык процедурасы кичерә. Әлеге “Буздякмолагропром” урынына биш төрле предприятие төзелгән. Мөнәвил Әсәдуллинны 2002 елда гына салынган һәм җиһазландырылган, биш төр сөт продукциясе җитештереп килгән заводның юкка чыгарылуы, туздырылуы, өр-яңа цехларның сүтелүе, “Сельхозтехника”га бирелүе борчый. Анысы бернинди катнашлыгы һәм тиешле җиһазлары булмаса да, тимер-томыр арасында халыктан сөт җыйган. Бу эшкә республика санитар табибына мөрәҗәгать иткәннән соң гына чик куелган. Бүген авыл хуҗалыгына махсуслашкан районның сөт эшкәртү заводы юк, кибетләрдә теләсә кайдан китерелгән продукция. Чарада чыгыш ясаган район хакимияте башлыгы урынбасары Рим Ногманов, сөт заводы быел көз эшли башлаячак, инвестор бар, дип ышандырды. Сергеевка авылы халкын пай җирләре язмышы борчый. Биредә 390 кеше шундый җирләр хуҗасы. Әле аларны “Башкирагроинвест” 49 елга килешү төзеп арендага алган. “Пайчылар үзләре шулай карар итте”, дип белдерде Рим Хисмәтулла улы. Ә авылда эш ничек булмаган, һаман да юк. Ул эчкечелек сазлыгына батып бара, биредә яшәүче 455 кешенең утыз проценты наркология бүлегендә исәптә тора.

“Канаш”та эшләр килешле, чөнки алар киңәшле

21 апреля

Дәүләкән районындагы иң зур чуваш авылларының берсе Чуенчы-Николаевкада оештырылган “Канаш” җәмгыяте соңгы вакытта продукция җитештерү күләмнәрен тотрыклы арттыра. Чуенчы һәм Чуенчы-Николаевка авыллары соңгы еллардагы үзгәртеп корулардан соң икесе ике хуҗалыкны тәшкил итсәләр дә, элеккечә бер авыл Советына карап, татарлар һәм чувашлар бер гаиләдәй яшәүләрен, кайгыны да, шатлыкны да уртак күрүләрен дәвам итә. Бу авылларда дистәләрчә катнаш никах булу да күп нәрсә турында сөйли. Элек-электән иңгә-иң терәп яшәгән татарларга олы ихтирам белән караучы Чуенчы-Николаевка халкының шушы мөнәсәбәте соңгы арада сизелерлек артты. Чөнки бу авылдагы “Аграр традицияләр” агрофирмасы оештырган “Канаш” җәмгыятенә җитәкче итеп шушы ел башыннан Фәнис Хәбибуллин тәгаенләнде. Фәнис Тәлгать улы тумышы белән күрше Әлшәй районының Гайниямак авылыннан. Югары белемле зоотехник Дәүләкән районында күп еллар эшләү дәверендә үзен булдыклы белгеч буларак кына түгел, ә оста оештыручы, халык белән уртак тел таба белүче җитәкче итеп тә күрсәтте. “Канаш”та яңа җитәкчене бик җылы кабул иткәннәр. Тәү чиратта бу — җитәкчегә ышану, аңа иярү һәм нәтиҗәле эшли башлау. “Канаш”та болар барысы да күз алдында. Кыска вакыт эчендә Фәнис Хәбибуллин эшлекле команда тупларга һәм хезмәт күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртырга өлгергән. — Фермада җитәкчелек аксый иде, чөнки мөдире халык белән уртак тел табалмаган. Халык белән киңәшләшкәннән соң баш инженерыбыз һәм бер үк вакытта бригадир Михаил Степановка өченче вазыйфа итеп терлекчелекне дә бирергә булдык. Әлбәттә, тиешле хезмәт хакын да билгеләдек. Фермада эшләр күзгә күренеп җайланды. Элек савучы табалмыйлар иде — монысын шушы хуҗалыкны терлекчелек ягыннан күзәткән җаваплы кеше буларак яхшы беләм — бүген фермага килергә атлыгып торалар. Хәтта терлекчеләргә ял биреп, шифаханәләргә җибәрә башладык! — ди Фәнис Тәлгать улы.

Яу кырында барыбыз да тигез идек

20 апреля

Безнең җәмәгать оешмасы Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә локаль сугышларда, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан СССР һәм Русия Кораллы Көчләре ветераннарын берләштерә. Төп бурычыбыз — шушы оешма әгъзаларын, “кайнар нокта”ларда һәлак булган, яки каты яраланып кайткан һәм бүгенге аяусыз тормыш сынаулары алдында япа-ялгыз калган якташларыбызның гаиләләрен яклау, үсеп килүче яшь буынны аларның батырлыгы үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләү. Безнең берләшү — ниндидер үзмаксат түгел, ә заман кушуы. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 2011 елны республикада “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан итте. Без моны аеруча хуплап каршыладык. Һәм бу очраклы түгел, чөнки безнең оешма — әлеге татулыкның ачык чагылышы. Без милләтара татулыкны ныгыту юнәлешендә конкрет эшләр башкарабыз. Әйтик, бүген безнең Дәүләкән районы бүлекчәсендә 50 әгъза исәптә тора. Арада төрле милләт вәкилләре бар. Авыр сугыш юлларын узган кичәге хәрби офицерлардан бүген Дәүләкән сөт компаниясе генеральный директоры урынбасары булып эшләүче украин егете Тимофей Присяжнюк, элекке десантчы, запастагы подполковник, чуваш Юрий Григорьев, хәрби комиссариатның җаваплы офицеры, татар Мәхмүт Хәйретдинов, Дәүләкән икмәк ризыклары комбинатының танылган тегермәнчесе, урыс Виктор Калинин, Дәүләкән сөт компаниясе электригы, элекке разведчик, башкорт Эльвир Усманов һәм башкалар “Сугышчан туганлык” оешмасының актив әгъзалары булып тора. “Антка һәм Ватанга тугрылык өчен” медале белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кызыбыз Татьяна Присяжнюкның да безнең сафта булуы башлангыч оешмабызның дәрәҗәсен арттыра. Яңарак мин хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган райондашыбыз, башкорт егете Сынтимер Әминевның әти-әнисенә улларының исеме кертелгән “Хәтер китабы”н тапшырдым. Гомумән, Сынтимер Тимерхан улы кебек үк, ил иминлеге өчен гомерен аямаган Дәүләкән егетләре Евгений Сахаров, Евгений Елисеев безнең оешманың мәңгелек исемлегенә кертелгән. Без аларның гаиләләрен, якыннарын һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз, авыр чакларда төрлечә ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Бу уңайдан, район хакимияте дә читтә калмый, әлбәттә. Планда — шушы каһарман якташларыбыз исемен мәңгеләштерү өчен алар хөрмәтенә спорт ярышлары оештыру, башка чаралар.

Нәүруз бәйрәме мөбарәк булсын!

20 апреля

Дөньядагы иң зур, иң көтеп алынган бәйрәм Яңа ел санала. 31 декабрьне һәммәбез дә сагынып көтеп алабыз. Ә менә фарсы, төрки һәм Евразиянең тагын берничә халкында Яңа ел 21 мартта бәйрәм ителә. Бу бәйрәм “Нәүруз” дип атала. Нәүруз фарсы теленнән “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. 21 мартта Әзербайҗан, Албания, Әфганстан, Босния һәм Герцеговина, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Пакистан, Төркмәнстан, Таҗикстан, Татарстан, Башкортстан, Төркия, Үзбәкстанда һәм башка бик күп дәүләтләрдә халык күңел ача. Үткән якшәмбедә Уфаның Якутов исемендәге паркында Нәүруз бәйрәме билгеләнде. Мөселман дөньясының Яңа елы бер айга соңлап үткәрелүе көннәрнең салкын торуына, бураннарга бәйле иде. Шуңа карамастан, бәйрәм шактый күңелле үтте. Нәүруз бәйрәме Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина һәм башка рәсми кешеләр катнашлыгында тантаналы рәвештә ачылды. Башкортстанны юкка гына милләтләр гөлләмәсенә тиңләмиләр. Бездә йөздән артык милләт дустанә мөнәсәбәттә, кулга-кул тотынышып яши. Бу сүзләрнең хаклыгын Якутов исемендәге парктагы бәйрәм дә раслады. Татар, башкорт, кыргыз, казах, дагстан, үзбәк, төрекмән, таҗик һәм башка милләт вәкилләре бергәләшеп күңел ачты. Аларның кайберсе белән фикер алышырга насыйп булды. Дагстан милли үзәге рәисе Магомед Солтанмагомедовның да кәефе яхшы иде. — Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк, — диде ул. — Агымдагы ел Милләтара татулыкны ныгыту елы булган өчен генә түгел. Төрле-төрле булсак та, динебез, ватаныбыз бер, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез охшаш. Димәк, ешрак күрешсәк, ешрак аралашсак, бары тик файдага гына булачак. Шушындый чаралар безнең арадагы дуслыкны тагын да ныгытачак, аңлашылмаучылыкларга, низагларга чик куячак. Нәүруз бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырган Башкортстан җитәкчелегенә һәм башкаларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәм! Паркта һәр милләтнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыннан танышырга мөмкин иде. Мин, әлбәттә, серле Азия белән кызыксындым. Миңа Таҗик милли үзәге рәисе Хакимҗан Гуров ярдәмгә килде.

Үткәнгә карап, киләчәкне уйлап...

20 апреля

Уфада Рафаил Хәкимнең “Татар рухы” китабының исем туе үтте

Галим-политолог Рафаил Хәкимнең махсус чакыру белән Башкортстанга килүе татар, башкорт милли җәмгыятьләрендә, мәгърифәтчелек өлкәсендә эшләүче журналистларда, язучыларда, бердән, халык шагыйре Сибгат Хәкимнең улы, рухи варисы буларак зур кызыксыну уятса, икенчедән, ул Русия күләмендә милләтара мөнәсәбәтләр белгече, җәмәгать эшлеклесе, “Татар рухы” дигән популяр китап авторы буларак та кызыклы шәхес. Уфадагы төрле очрашуларда, Бүздәк районының Килем авылы татар тарихи – мәдәни үзәгендә, Чакмагыш районара татар китапханәсендә үткәрелгән күрешү мәҗлесләрендә, урынга, кешеләргә карап, әлбәттә, сөйләшүләр даирәсе төрлечә булды. Ләкин алар, нигездә, Уфаның “Ихлас” мәчетендә Татар морзалары мәҗлесе рәисе Максат ага Мәмлиев олы кунак белән очрашу алдыннан билгеләгәнчә, “Глобальләшү чорында, Русиядә аңлаешсыз милли сәясәт алып барылган заманда татар халкы үз телен, мәктәпләрен, милли асылын ничек саклый ала?” дигән сорау тирәсендә барды. Рафаил Хәкимнең “Татар рухы” китабы бик саллы булып, төрки-татар цивилизациясе, милләтара мөнәсәбәтләр, Русиянең хәзерге рәсми сәясәте һәм демократик реформаларга кагылышлы әтрафлы мәсьәләләрдән гыйбарәт булса да, халык алдында ясаган лекциясендә галим-сәясәтче төп сүзне татар халкының 75 процент чамасы Русия төбәкләрендә сибелеп яшәгән вәкилләре, шул исәптән Башкортстан татарларының язмышы турында алып барды. Глобальләшү дигән хәвефле заманда ел саен, ЮНЕСКО исәбенчә, йөзгә якын тел, халык җирдән җуела, диде ул. Һәм бу хәвеф зур милләтләр психологиясенә, яшәешенә дә янамый калмый. Табигый сакланыш тойгысына бирелеп, боларда да үз-үзләрен инкыйраздан аралау инстинкты, ут күршеләренә яисә үз илләрендәге этносларга карата ассимиляция вәзгыяте көчәя. Шундый геосәяси шартларда яшәүче татарларга котылу юлы бер генә — рухи ныклык, рухи көчкә ия булу! Татар халкы үзенең ачы яшәү тәҗрибәсендә күптән аңлаган: “Аерылганны аю ашый, бүленгәнне бүре ашый...” Рухи көч бездә бердәмлек шартларында гына саклана ала, дип искәртте Рафаил Хәким һәм әлеге бердәмлеккә ирешү чараларын барлады. Аның карашынча, большевиклар сәясәте белән башланган һәм үзгәртеп кору заманнарында да дәвам иткән шаукымнан мишәргә, керәшенгә, типтәргә, нугайга, Себер татарына, Әстерхан татарына, хәтта болгарга аерылу шаукымыннан котылып, татар бердәм этнос буларак яшәүгә йөз тотарга тиеш.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»