Җәмгыять

Кулларың шифалы синең, Аурика!

29 апреля

Дөньяда язылмаган законнар да байтак. Әйтик, ир-ат һәм хатын-кыз һөнәрләре бар. Комбайн штурвалы артына утырып, иген игүче асыл затка сәерсенеп караячаклар. Әзмәвердәй ирнең китапханәче эшен башкаруы да сирәк күренеш. Иглин авылында дөньяга килгән Аурика Аксенова да кечкенәдән хирург булырга хыяллана. Әти-әнисенең: “Кызым! Башка һөнәр сайла. Хирург — ирләр эше”, дип кисәтүенә игътибар итми ул. Кыз үсә һәм балачак хыялын тормышка ашыра. — Олы Теләк фаҗигасе миңа көчле тәэсир итте, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. — Кайгыга чумган, яшь түккән халыкка ярдәм итәсе килде. Шуңа күрә кечкенәдән хирург булырга теләвем романтика, ак халатка кызыгу түгел, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга омтылуга бәйле. Хезмәт юлымны Уфаның 13нче дәваханәсендә башладым. Беренче тапкыр кулыма скальпель алып, операция ясаганымны әле дә яхшы хәтерлим. Ул чакта миңа нибары 23 яшь иде. Шул истәлекле вакыйгадан соң күпме вакыт үтте. Шактый гына тәҗрибә тупласам да, минем өчен һәр операция зур сынау, сират күпере. Ауриканың тормышы туктаусыз хәрәкәттә, көрәштә үтә. 2004 елда 13нче дәваханәгә локомотив бәрдергән, үлем белән көрәшүче ирне китерәләр. Аянычлы хәлгә таручының гомере өчен башка хирурглар белән бергә Аурика да көрәшә. Табибларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Газраил чигенергә мәҗбүр була. Үлемне җиңгән ир, берничә айдан, алтын чәчле яшь хирургка бер кочак чәчәк бәйләме бүләк итеп, дәваханәдән үз аяклары белән атлап чыгып китә.

Дәрьяларны горур кичегез!

28 апреля

Башкортстан елга пароходчылыгы Уфа елга портында быелгы навигацияне ачты, елгаларда йөк ташучы һәм пассажирлар йөртүче суднолар әзерлек сызыгына тезелде. Гүзәл Агыйдел елгасы менә инде 153 ел транспорт юлы вазыйфасын башкара. Узган ел шушы чорда иң җаваплыларның берсе булгандыр, чөнки гадәттән тыш коры килгән җәй елгаларны саектырды, кайбер суднолар юлга чыга алмады. Шулай да республика пароходчылары елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлады. Аларның эшчәнлеге ел фасылларына бәйләнгән. Җәйге айларда 100 көн тирәсе — пассажирлар, 5-6 айга якын йөк ташу сезоны. Елгаларда су туңгач, ремонт эшләре башлана. Быел исә йөк ташучы судноларның бер өлеше навигация иртәрәк башланган Түбән Новгород портында кыш чыкты. Алар билгеләнгән маршрут буйлап графиктан иртәрәк кузгалды. “Башкортстан елга пароходчылыгы” предприятиесе җитәкчесе Равил Нәфыйков сүзләренә караганда, быел навигация чикләре киңәйгән, яңа маршрутлар барлыкка килгән, чөнки предприятие республикада киң җәелдереләчәк социаль туризм программасына кушыла. Аның менеджерлары олы яшьтәгеләр өчен бер тәүлеклек һәм берничә сәгатьлек ял маршрутлары тәкъдим итә. Әйткәндәй, пароходчылыкның 9 судносы читтә шундый ук маршрутларда Башкортстан флагы астында йөри, чөнки предприятие Русиянең Судночылык компанияләре ассоциациясенә кергән.

Яшьләр бердәмлек яклы

27 апреля

Башкортстан дәүләт университетында “Евразия халыклары: бердәмлек нигезендәге сәяси үсеш” дигән темага конгресс узды. Ул яшьләрнең Европа икътисади форумы чикләрендә оештырылды. Чараны ачу тантанасында мәгариф министры Әлфис Гаязов, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Сергей Лаврентьев һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Пленар утырышны ачканда БДУ ректоры Әхәт Мостафин яшьләрне чын мәгънәсендә бердәм һәм актив булырга чакырды. — Безнең илгә дә, республика һәм бигрәк тә яшьләргә дөньяви мохиттә җитезрәк булырга вакыт җитте, — диде ул. — Әлегә без күп очракта башкалар өчен йомык тормышта яшибез. Көнбатышта бер уку йортыннан икенчесенә күчеп уку кебек тәҗрибә бар. Шул рәвешле яшьләр белем һәм танып белү даирәсен киңәйтә. Кемдер Лондоннан Париж университетына, аннан янә беренче сайлаган уку йортына күчеп белем ала. Моның өчен акча кирәк диючеләр белән килешмим — җитезлек, үҗәтлек һәм кызыксынучанлык кына кирәк. Чыннан да, фәкать безнең республика яшьләре илләр һәм кыйтгалар буйлап җитез хәрәкәт итәргә хаклы. Чөнки Башкортстан — ике кыйтга капкасы. Франциянең элекке Президенты Шарль де Голль “Урал — континентларны аерып торучы таулар тезмәсе”, дигән. Бу сүзләр хәзерге мохиткә туры килеп бетмидер. Бүген Урал — кыйтгаларны берләштерүче көч, дип әйтсәк тә ярый. Аның итәгендә төрки, славян, фин-угыр халыклары тату яши. Бездә барлык гаиләләрнең 40 проценты катнаш никахлар нигезендә төзелгән. Димәк, республикада толерант халык көн күрә. Евразия идеясен “үлек” дип атаучылар ялгыша дигән сүз бу. — Моңа кадәр дөньядагы илләр аралашуын үзләрен бөек дип санаган этносларның капма-каршы торуы дип күзалларга булса, хәзер килеп берләшү идеясе алгы сызыкка чыга, — дип билгеләде мәгариф министры Әлфис Гаязов. — Аны тормышка ашыручы төп көч — бүген белем алучы һәм иртәгә ил үсешенә иң зур көч салачак яшьләр. Ә аларның саны республикада 800 мең кешедән артып китә. Дөрес юнәлеш алса, бик зур көч бит бу.

ЮНЕСКО — дөньяны үзгәртү мөмкинлеге

27 апреля

Бәләбәйдәге башкорт гимназия-интернатында Башкортстан Хөкүмәте белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлек турындагы коммюнике-килешү һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитетының чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың көнбатыш төбәгендәге ЮНЕСКО мәгариф учреждениеләре һәм клублары җитәкчеләре киңәшмәсе үтте. Бирегә Октябрьский, Туймазы, Дәүләкән шәһәрләреннән, Әлшәй, Бакалы, Бишбүләк, Бүздәк, Ярмәкәй, Шаран районнарыннан уңышлы эшләүче ЮНЕСКО клублары вәкилләре килгән иде. Киңәшмәдә ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитетының башкарма директоры Өлфәт Йомагуҗин, комитетның җаваплы секретаре Венера Фәрганова, баш белгеч Людмила Богуславская, Мәгариф министрлыгының уку-укыту әсбапларын нәшер итү секторы мөдире Закир Ишемгулов, М. Акмулла исемендәге БДПУның ЮНЕСКО ресурслар фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе Ләйлә Мөнирова, Русиянең немец теле укытучылары ассоциациясе координаторы Луиза Гомәрова, Башкортстанның немец теле укытучылары ассоциациясе президенты, немец филологиясе кафедрасы доценты Флүзә Исламова, Уфа шәһәре 93нче гимназиясенең немец теле укытучысы Галина Сухарева, Дрезден техник университеты преподавателе Верена Барт, Русиянең DААD хезмәте вәкиле Кристиан Хаас, Һалле университеты студенты Юлия Трегер катнашты. — Милләтара татулыкны ныгыту елында ЮНЕСКО идеяләрен гамәлгә ашыру — заман таләбе, — дип билгеләде Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Дилбәр Фәтхетдинова.

Дуслык бәйрәменә әверелде

27 апреля

Нефтекама студентлары талантлы да, башка халыкларга тирән ихтирамлы да

“Студент язы” фестиваленең төбәк этабы Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалында быел да зур оешканлык, әзерлек һәм киң колач белән үтте. Ай дәвамында уку йорты студентлары җыр-биюгә маһирлыкта, композицияне эчтәлекле, зәвыклы итеп оештыру осталыгында, тапкырлыкта көч сынашты. Абруйлы жюри иң уңышлы һәм талантлы дип табылган чыгышларны төбәк этабының гала-концертында катнашу өчен сайлап алды. Ул 18 апрельдә Нефтекама дәүләт филармониясендә үтте. Чарада Башкортстан дәүләт университеты ректоры Әхәт Мостафин, уку йортының Нефтекама филиалы директоры Октябрь Вәлитов, башка җаваплы җитәкчеләр һәм дәрәҗәле кунаклар катнашты. Быелгы фестиваль республикада игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елы һәм Русиядә Космонавтика елы кысаларында үтә. Шуңа күрә дә халыклар дуслыгы, милләтара һәм конфессияара татулык, бердәмлек тематикасы фестиваль эчтәлегендә үзәк урынны алып тора. Нефтекама филиалында фестивальнең “Дуслык белән бер-дәм без!” дигән девиз астында үтүе дә гаять тирән символик мәгънәгә ия. Моны чыгышында философия фәннәре докторы, профессор Октябрь Вәлитов та сызык өстенә алды. — Русиянең киләчәге турыдан-туры рухи дөньябызның ничек үсүенә, югары кешелек кыйммәтләренең, гореф-гадәтләребезнең, милли-мәдәни күптөрлелекнең саклануына һәм тернәкләнүенә бәйләнгән. Кызганычка каршы, 90нчы еллардан башлап дәүләт дәрәҗәсендә бу өлкәгә игътибар кимеде, еллар дәвамында тупланган күпме казанышларыбызны югалттык. Һәм шуңа да бүген яшь буынны югары кешелек кыйммәтләрендә, толерантлык, ватанпәрвәрлек принципларында, исемнәре илебез тарихында алтын хәрефләр белән язылган батыр якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләү көн таләбе булып тора. Бүгенге чара да, тәү чиратта, шушы максатка юнәлтелгән, — диде Октябрь Вәлитов. Әхәт Мостафин фестивальдә катнашучыларны ихлас сәламләп, Нефтекама филиалында студентлар арасында алып барылган рухи-мәдәни эшчәнлеккә югары бәя бирде.

Бүгенгене иртәгәгә калдырма

27 апреля

Бүген чакмагышлылар нинди мәшәкатьләр, уй-планнар белән яши? Социаль өлкәдә нинди яңалыклар бар? Бүгенге әңгәмәдәшебез — район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Крюков белән очрашуда сүз шулар хакында барды. — Геннадий Фотеевич, икътисади күрсәткечләр буенча республикада иң көчле төбәкләрнең берсе — Чакмагыш районында социаль-мәдәни өлкәдә нинди проблемалар өстенлек итә? — Тәүдә икътисади күрсәткечләр төшенчәсенә бәйле берничә сүз. Беренчедән, социаль максатка хезмәт итмәгән икътисад тотрыклы була алмый. Икенчедән, район хакимиятенең бөтен эшчәнлеге, заман үзгәрешләреннән чыгып, икътисади мөмкинлекләрне киңәйтүгә юнәлтелгән. Димәк, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү беренчел бурыч булды һәм булачак. Гомумән, урындагы үзидарә органнары социаль көнкүрешкә, мәдәният мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Авылларны төзекләндерү, инфраструктураны яңарту юнәлешендә ярыйсы ук уңышларыбыз бар. Шулай ук мәдәниятне үстерү, халык гореф-гадәтләрен, йолаларыбызны саклау җөмләсеннән максатлы планнарны тормышка ашырабыз. Бу уңайдан соңгы елларда гына файдалануга тапшырылган мәһабәт район мәдәният сараен, аның янәшәсендәге үзенчәлекле архитектуралы мәчетне, башка авыллардагы аллаһ йортларын атау да җитә. Шулай ук илебез азатлыгын саклап башларын салган яугирләр истәлекләрен мәңгеләштерү эше дә дәвам итә. Чөнки бу төр эшчәнлек обелиск яисә дан музейларын яңарту белән генә чикләнми. Иң мөһиме — үсеп килүче буында ата-бабалар батырлыгына ихтирам тәрбияләсәк кенә иртәгәгә өмет белән карый алабыз.

Лидер булырга телисеңме? “Дуслык”ка рәхим ит!

27 апреля

“Лидер” инглиз телендә “беренче”, “алда баручы” дигәнне аңлата. Бу сүз соңгы елларда безнең лексикага да үтеп керде. Моның сәбәбе нидән гыйбарәт? Заман сулышын тоеп яшәүче һәр предприятиедә, фирмада лидерлык сәләтен күрсәтүчеләр югары вазыйфаларга тизрәк үрли. Ни өчен, дисезме? Чөнки башкалар да эш вакытында кул кушырып утырмаганда, үз вазыйфаңа иҗади, җаваплы караганда гына югары уңышка ирешеп булуын яхшы аңлый. Нәтиҗәдә, фирмада лидерлар үзара ярыша, эш сыйфаты яхшыра, керем арта... Димәк, лидерларны мәктәп партасыннан тәрбияләргә кирәк. Бу максатка ничек ирешергә? Нинди хаталарга юл куймаска? Уфа шәһәре Октябрь районының “Дуслык” үсмерләр клубында бу хакта яхшы беләләр. — Глобальләшү заманында максатыңа тиз арада ирешмәсәң, ярык тагарак алдында каласың, — дип башлады сүзен клуб җитәкчесе Айгөл Мостаева. — Бүген синең башыңа килгән уйны иртәгә үк берәрсе тормышка ашырырга мөмкин. Эшкә урнашканда синнән үткеррәк, сәләтлерәк көндәшләр табылуы ихтимал. Нәрсә эшләргә? Көндәшлектән курыкмаска кирәк. Без клубта “Оештыручылар мәктәбе” ачып, мондый сынауларга әзер яшьләрне тәрбияли башладык. Яшь лидерларның беренче уңышлары да бар. Клубта шөгыльләнүче Анна Горбачева — Уфа шәһәренең өлкән сыйныфлар советы рәисе. “XXI гасыр лидеры” район конкурсында җиңеп, республика бәйгесенә әзерләнә ул. Александра Александрова белән Никита Семенов 2010 елда җәйге ял лагерьларында тәҗрибә туплады. Мондый мисалларны байтак китерә алам. Кемнәр лидер була ала? Бу сорауга төгәл җавап юк. Билгеле, кемдер тумыштан үткер. Ләкин бер баланы да “Син җебегән!” дип, кире бормыйбыз. Киресенчә, теләге булганнарга канат куеп, күңелен үстерәбез. Нәтиҗәдә, үз көченә ышанучы яшьләр арта. Билгеле, мондый яшьләр беркайчан да наркомания, алкоголизм һәм башка заман афәтләре “тырнагына” эләкми. Алар үз алдына югары максат куеп, шуңа омтыла һәм теләгенә ирешә. Димәк, яшь лидерлар тәрбияләү җәмгыять өчен дә отышлы.

Чарасызлык

26 апреля

Халыкны Президентка мөрәҗәгать итәргә нәкъ шул этәрә

Президент Рөстәм Хәмитов Уфада “Бердәм Русия” партиясе рәисенең кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашты. Киләчәктә ул мондый чараны Уфада гына түгел, башка шәһәр һәм авылларда да даими рәвештә үткәрергә ниятли. Рөстәм Хәмитов белән очрашуга сигез кеше язылган иде. Алар җимерелү хәлендәге торактан күченү, балалар йортларына ярдәм итү, Уфа лимонариена һәм Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музееның Нефтекама филиалына капиталь ремонт үткәрү, республикада кече авиацияне үстерү, аерым авылларны төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрде. Шунысы үзенчәлекле: бу көнне Президентка мөрәҗәгать итүчеләр арасында шәхси мәнфәгатен кайгыртучылар аз иде, күпчелекне җәмгыяви, социаль әһәмияттәге проблемалар борчый. Уфадан Елена Владимирцева шушы көнгә кадәр үзе торган йортны күчерү мәсьәләсен башка юллар белән биш ел хәл итәргә тырышып карый. 107 ел элек төзелгән йорт Уфаның тимер юл вокзалын реконструкцияләү кысаларында сүтелергә тиеш була. Елена ханымның сүзләренә караганда, ул урындагы властьларга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, әмма мәсьәлә хәл ителмәгән. Пенсионер һаман да оныгы һәм туруны белән бик авыр шартларда көн күрә. Йортта хәтта суүткәргеч тә юк. Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Сергей Афонинга бу мәсьәләне ел дәвамында хәл итү чарасын күрергә кушты. Тагын бер уфалы Елена Якупова Президентка Благовещен шәһәрендәге балалар йортында спорт залы төзергә ярдәм итү үтенече белән килгән. Ул үзе дә спонсор булырга әзер, әмма средстволары җитми. Рөстәм Зәки улы изге йөрәкле хатынга рәхмәт әйтте һәм, спорт залының проекты һәм сметасы әзерләнгәч, ярдәм булачагына ышандырды.

Тел хәзинәсе — китап

26 апреля

Бишбүләк районында чуваш милли китапханә хезмәткәрләре семинары үтте. Ул якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре Яков Ухсайның тууына 100 ел тулуга багышланды һәм чуваш диаспорасының мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әверелде. Төбәкара форумны ике тугандаш республиканың Мәдәният министрлыклары, Милли китапханәләре һәм Бишбүләк районы хакимияте оештырды. Чарада 15 районнан 50гә якын китапханәче катнашты. Район мәдәният сарае фойесында башкорт драматургы Габдулла Әхмәтшинның — 90, Яков Ухсайның — 100 һәм күренекле дипломат Кәрим Хәкимовның тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә-экспозицияләр оештырылган иде. Тантана “Бишбүләгем” җыры белән ачылды. Чарада катнашучылар алдында район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә районның 36 авылында чувашлар яши, дип билгеләп үтте. 8 гомуми белем бирү мәктәбендә 725 укучы чуваш телен өйрәнә. Базлык мәктәбе — шагыйрь Константин Иванов, ә Елбулак-Матвеевка мәктәбе Ираида Петрова исемен йөртәләр. Районда ел саен чуваш мәдәнияте бәйрәмнәре үткәрелә. Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге республика Милли китапханәсе директоры Азат Ибраһимов “Башкортстанның күпмилләтле халкының мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча база китапханәләренең эшчәнлеге” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Ул республикада бердәм китапханә фондының 40 миллионнан артыграк басмадан торуын һәм аннан көн саен 70 меңнән күбрәк укучы файдалануын билгеләп үтте. Бу өлкәдә республика Русиядә алдынгы урынны били. Китапханәләрдә 440 компьютер исәпләнә, аларның 255е Интернетка тоташтырылган, 56 китапханәнең үз сайты бар.

Егермедә җитлекмәгән илледә ир булмас

26 апреля

Компьютер белән үк ярыша алмаса да, адәм баласының хәтере дә тарихтагы байтак хәл-вакыйгаларны үз эченә сыйдырырга сәләтле. Узган елларны кабаттан кулга тотып карау әмәле булмаса да, ул чорга күңел белән булса да кайтып, уңышларга — горурлану, җиңелүләрдән сабак алу мөмкинлеге бар. Михаил Горбачевка 80 яшь тулган көннәрдә узган гасырның сиксәненче еллары уртасында килеп чыккан “үзгәртеп кору”, “кеше факторы”, “тизләнеш” дигән төшенчәләргә икътисади, социаль һәм әхлакый бәя бирергә тырышу активлашып алды. Бу табигый, чөнки Русиянең яңа тарихының тәүге юллары туксанынчы еллар башында түгел, аннан алдарак языла башлады. Чөнки Горбачевча “процесс китте” дип әйтер өчен җәмгыятьтә аның оеткысының өлгерүе, хәрәкәткә китерүче көчләрнең максатны ачык күрүе кирәк. Ике дистә ел — тарих өчен күп вакыт түгел. Адәм баласының балигъ булуы да шул чама бара. Бәлки, шуңадыр, сиксәненче еллар азагына — туксанынчы еллар башына әледән-әле әйләнеп кайткан хәлдә дә, ул чорга без әле булса вакыйгаларны китереп чыгарган сәбәпләрне һәм чыганакларны ачыклаучы тарихчы булып түгел, ә аларны күз алдыннан үткәрүче хроникер сыйфатында гына күз салабыз. Шушы мәлләрдәге хәл-вакыйгаларга идеологиядән арынып бәя бирә алмасак, без Советлар Союзының таркалу драматургиясен гади граждан буларак аңлау дәрәҗәсенә җитмәбез. Туксанынчы ел ил эчендә гаять куерган сәяси вакыйгалар, хакимлек өчен көрәшнең ифрат көчергәнеш алуы белән тәмамланган иде. СССР халык депутатларының IV съезды М. Горбачевны отставкага җибәрергә җитди омтылыш ясады. Шушы ук съездда, ил Конституциясен үзгәртеп, Президентка буйсынган башкарма орган буларак, СССР Министрлар Советын бетерделәр. Аның соңгы рәисе Н. Рыжков вазыйфасыннан язды, Николай Ивановичка шул көнне үк инфаркт булды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»