Җәмгыять

Күңел яктылыгы аша...

05 мая

Благоварның сәләтле кызлары дөнья матурлыгын шулай тоя

Менә ничәнче көн инде биш яшьлек сабыйның нәни йөрәге үлем белән көрәшә. Әле кайчан гына колынчактай сикереп уйнап йөргән Зәлияне грипп авыруы коточкыч тизлектә аяктан ега. Манма суга баткан сабый көч-хәл белән керфекләрен күтәреп, күзләре белән әнисен эзләп таба да янә караңгылыкка чума. Тәннәре уттай янган кызының кулларыннан сыйпый-сыйпый Зөмәрә бер үк сүзләрне туктаусыз кабатлый: “Балам, балакаем...”. Берничә ай элек кенә икенче сабыен дөньяга тудырган ананың башы әйләнә, күз аллары караңгылана башлый. Бүлмәнең түр ягында яткан дүрт айлык кызчыгының бәгырьне өзәрлек тавышы Зөмәрәне уятып җибәргәндәй була. Юк, юк, аңа һич кенә дә бирешергә ярамый! Күбәләктәй ике сабыен аякка бастырырга, җил-яңгыр тидерми үстерергә кирәк бит әле. Я, Ходай, Илмирасын кулына алу белән яшь ананың тәннәре буйлап кайнар ут йөгерә: бу сабыеның да температурасы күтәрелгән түгелме соң?!

Тарихта тирән эз калдырган шәхесләр

05 мая

Тәтешле районында үткән әдәбият көннәре шушы төбәктә яшәп, иҗат иткән аталы-уллы бөек мәгърифәтчеләр Гали Чокрыйның тууына — 185, Гарифулла Киековның тууына 150 ел тулуга багышланды. Татар-башкорт әдәбиятын, мәгрифәтчелек традицияләрен үстерүгә зур өлеш керткән язучы, шагыйрь, публицист Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков) 1826 елда Башкортстанның Тәтешле районы Иске Чокыр авылында Габделсалих мулла гаиләсендә туган. Аның ата-бабалары ил күләмендә танылган кешеләр булган, Шәриф Киеков 1774 елда императрица Екатерина икенче тарафыннан алтын медаль һәм кылыч белән бүләкләнә, 1776 елда дворянлык дәрәҗәсе ала. Гали җиде яшеннән егерме бер яшенә кадәр башта туган авылындагы әтисе мәдрәсәсендә, аннары Бөре һәм Минзәлә өязләрендәге биш мәдрәсәдә укый. 1849 елда Стәрлебаш мәдрәсәсенә укырга керә, анда шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән күп нәрсәгә өйрәнә, шәхес буларак формалаша, иҗади сәләте үсә. 1852 елда туган авылы Иске Чокырга даими яшәргә кайта. Үзе әйтүенә караганда, Гали Чокрый 17 яшендә тәүге шигырьләрен яза, беренчесен хәлфәсенә, икенчесен вафат булган әнисе Гөлбаһарга багышлый. Ул күп яза һәм аның китаплары бер-бер артлы басылып чыга. Аның ун китабы дөнья күрә, шуларның дүртесе — “Гали энҗеләре”, “Шәм яктысы”, “Окшашын өстәү”, “Казанны мактау” үзе исән чагында басыла. Чокрый иҗатының зур өлеше безнең көннәргә кулъязма рәвешендә килеп җиткән. Тугыз дәфтәрдән торган җыентык республиканың Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә саклана. Алар, шулай ук, Башкортстан һәм Татарстан фәннәр академияләре архивында, Татарстан дәүләт музее фондында, Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында, Русия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлеге фондында саклана. Дин әһеле булуы белән беррәттән, Гали Чокрый әсәрләреннән аның фән үсешенә, тормышка аек акыл белән караучы, төпле фикерле, эзләнүчән, укымышлы шәхес булганы ачык күренә. Ул күп шигырьләрендә туган төбәгендәге хәлләрне, төрле вакыйгаларны, татар һәм башкорт халыклары тормышындагы уртак мәсьәләләрне ачып сала. Автор хезмәт сөючәнлекне тормышның төп шарты итеп карый. Гали Чокрый мәдрәсәдә шәкертләргә, дин сабагы белән беррәттән, фән нигезләрен өйрәтүгә зур игътибар биргән.

Халык мәйданга чыкты

04 мая

Уфа шәһәре хезмәтчәннәре профсоюзлары активының Ленин исемендәге мәйданда оештырылган 1 Май митингы “Лаеклы эш урыннары һәм хезмәт хакы өчен!” дигән лозунг астында үтте. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, митингта чыгыш ясап, республика җитәкчелеге исеменнән хезмәтчәннәрне бәйрәм белән котлады, һәм власть халык проблемаларын яхшы белә һәм аларны хәл итү өчен барысын да эшләячәк, дип белдерде. Башкортстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов республика хезмәтчәннәрен борчыган төп мәсьәләләрне билгеләп үтте. Алар — эшсезлек, хезмәт хакының дәрәҗәсе түбән булу, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсү. Хезмәт хакы буенча Башкортстан илебезнең күп төбәкләреннән калыша. Митингта сәнәгать һәм аграр предприятиеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләре вәкилләре дә чыгыш ясады. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының республика берләшкән советы рәисе Людмила Яковлева ветераннарның һәм пенсионерларның авыр хәле турында сөйләде. Илебез иминлеге хакына 30-50 ел хезмәт иткән кешеләргә карата мондый мөнәсәбәттә булу бик начар күренеш, дип исәпли ул. Аны җылылык-энергетика комплексындагы хәл дә борчый. Людмила Яковлева фикеренчә, бу предприятиеләр законсыз рәвештә хосусыйлаштырылган һәм сатылган.

Президент котлавы вакытында тапшырылачак

04 мая

Русия почтасы Җиңү көне алдыннан сугыш ветераннарына, тыл эшчәннәренә һәм блокадада булганнарга Русия Федерациясе Президенты Д. А. Медведевның шәхсән котлавын тапшырачак. Быел Башкортстанда Бөек Җиңүнең 66 еллыгы белән котлау открыткаларын 120 меңнән артык кеше алачак. Русия Президенты котлавы салынган махсус бизәлгән конвертлар иң беренче чиратта эшкәртелеп озатыла. Таләп ителсә, почта хезмәткәрләре ветеранның яңа яшәү урынын ачыклаячак. Барлык котлаулар да 9 майга кадәр тапшырылырга тиеш. Предприятие филиаллары да сугыш ветераннары һәм анда катнашканнар өчен күңелле яңалыклар әзерләгән. 9 майда алар өчен рәсми тантаналы чаралар үткәрелгән урыннарда күчмә почта элемтәсе бүлекләре, пунктлары һәм киосклары оештырылачак.

Абыйлар юлыннан без дә кыю үттек...

04 мая

Мәкалә башына чыгарылган сүзләрне мин өлкән дустым Вил Суфиян улы Казыйхановның популяр бер шигыреннән алдым. Алда Җиңү бәйрәме торганда кыюлык, бурычка тугрылык турында уйлану табигыйдер. “Көн дә бәйрәм, көн дә туй”, дигәндәй, календарь сәхифәләрен актара башласаң, истәлекле, данлы дип билгеләнгән көннәрнең очсыз-кырыйсыз булуына ис-акыл китәрлек. Вакыт үтә, заман үзгәрә килә, төрле сәяси һәм идеологик сәбәпләр белән, бәйрәм дип йөргәнебез хәйранга әйләнә, истәлекле даталарның яңалары хасыйл була, кайсылары онытылуга дучар ителә. Менә әле дә мин 5 май көнне гадәттә ипле генә билгеләп үтелә торган Матбугат көнен хәтерләп утырдым. Ул совет чорында төп гәзит саналган “Правда”ның 1912 елда чыга башлаган көнне бәйрәм ителә иде. Шушы гәзитнең илле еллыгына багышланып “Шелест страниц как шелест знамен” дигән зур китап басылып чыкты. Пафослырак әйтелсә дә, гәзитнең, гомумән вакытлы матбугатның халыкның иҗтимагый аңы һәм йөзе булуына ачык ишарә ясалган иде. Чыннан да, җәмгыятьне ышандырырлык, ихлас сүз рухландырса, баш өстендә җилфердәгән байрак аны канатландыра. Һәр заманның — үз календаре. Һәр гыйнвар — Русия матбугаты көне, июньдә — Башкортстан журналистларыныкы билгеләнә, матбугат хезмәткәрләре өчен җыеннар, аларның һөнәри конкурслары үткәрелә икән, моның һич гаебе юк. Әмма хәтер — картотека тартмасы түгел, андагы искергән формулярны алып ташлап оныттырып, яңасын гына күңелгә салып булмый. Еллар үтсә дә, кайчандыр бергә эшләгән, белгән кешеләргә соклану, аларга рәхмәт һәм хөрмәт тойгысы кала. Әгәр без узган буын коллегаларыбызны бүгенгеләр белән чагыштырабыз икән, бу кемнедер идеаллаштыру, яки икенчеләрне түбән кую максаты белән эшләнми. Үткәнгә каерылып карау, сагынудан тыш, сабак булуы белән дә кыйммәт.

Тагын Мәскәү сүзен көтәрбезме?

30 апреля

Үзебезгә кыюрак адымнар ясарга күптән вакыт инде

Мөхтәрәм якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның бөек исемен “Уфа” халыкара аэропортына бирү кирәклеге турында тәкъдимнең “Кызыл таң” гәзитендә күтәрелүе искиткеч урынлы. Бу башлангычка битараф калу мөмкин түгел. Башкортстанлылар бу исемне күңел түренә генә түгел, авиабилетларына да салып планетаның барлык тарафларына алып китәчәк. Аннары, һәр тарафтан килгән кунакларны Муса Гәрәев исеме каршы алачак. Шулай икән, Башкортстан башкаласында республиканың абруена нур өстәүче тагын бер атрибут булачак. Мәслихәт! Батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү бурычын үтәү җәмгыятьтә сүлпәнлеккә дучар ителгәнлектән, бу яңа тәкъдим проблемага ярыйсы этәргеч булыр дип ышанасы килә. Халык арасыннан чыгып, туган-үскән республикабызга дан китергән геройлар һаман исемнәре мәңгеләштерүгә чират көтә. Чамадан тыш тыйнак булып яшәгән Муса Гәрәев та шушы исемлектә. Аның исеме, күрсәткән батырлыклары һәркемне тормышта гражданлык бурычын төгәлрәк үтәргә чакыра кебек. Ә зыялыларыбыз һаман “безгә шулай да ярый” дигән кебегрәк яши бирә. Ярамаган хәл. Батырларыбыз күп. Борын заманнардан килгән исемнәр горурлык белән телгә алынырга тиеш. Ләкин безнең халык тыйнак яшәргә күнеккән, теләкләребезне авыз тутырып әйтүдән тыелып торсак та ярыйдыр дип уйлыйбыз. Күңел түрендә ниндидер тәкъдим борын төрткәндә дә сүз катарга ашыкмыйбыз. Мин әйтергә уйлаганны югары вазыйфадагылар әйтсә ярар иде, дип көтеп торган чаклар еш кабатлана. Батырларыбызны олылап телгә алу, исемнәрен кабатлап тору бик килешкән шөгыль, югыйсә. Муса Гәрәев шәхесенә кагылышлы фикерләр халыкта күптән йөри. Республика Хәрби дан музеенда эшләү сәбәпле, миңа аларны аеруча күп ишетергә туры килә. Беренче чиратта, аның батырлыгы һәм тормыштагы тыйнаклыгы соклану тудыра. Икенче чиратта заманында тиешле кадер-хөрмәттән читтәрәк булганы күңелне әрнетә. Димәк, Мусаның Бөек Ватан сугышы күкләрендә күрсәткән батырлыгы ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнсә дә, туып-үскән Башкортстанында аңа карата салкынлык күрсәтелгән. Муса Гәрәев образын бронза һәм гранитта сурәтләп, башкала урамына куйдыру, Мәскәү даирәләре эше булды. Ә үзебездә, Башкортстанда зурлап телгә алырдай адымнар ясарга күптән вакыт түгелме соң? Шушы бер бюсттан гайре истәлекле бернәрсә булмау ник аерым кешеләрне генә борчый?

Наркотик — арзанга, спорт кыйммәткә төшкәч...

30 апреля

Яшь кеше боларның кайсын сайлар, дип уйлыйсыз?

Матбугат йорты каршындагы даруханәдә 14-15 яшьлек бу кызларга тәүдә әллә ни игътибар итмәгән идем. Составында дезоморфин ясый торган матдә булган даруны сорагач, кызыксына калдым. Әйбәт кенә киенгәннәр, сөйкемле генә кебекләр. Тик, ни күрәм, берсенең беләгеннән сузылып кан агып чыккан һәм шул килеш кипкән. Башта болар акчасын бик озак эзләде, шприцка җитәме соң, дип, берсе кат-кат сорады, аннары, икенчесеннән теге тиеннәрне алып, үзе санарга уйлаган иде, алары идәнгә чәчелде. Ике үсмернең идәннән 10 һәм 50 тиенлекләрне ничек җыйганын күрсәгез иде! Куллары калтырый, эләктерә алмый җәфаланалар, ә берсен дә калдырырга ярамый, чөнки акчалары болай да җитми бит. Провизор хәлләрен күреп тора, әмма теге даруны сатмыйм, шприц бирмим, дими. Димәс, әлбәттә, кемгә нәрсә сатса да, иң мөһиме — акчасы керә бит! Бер нәрсә генә ачуын китерде аның — тегеләрнең озак маташуы. Кесә төпләрен чокый торгач, даруына да, шприцына да җиткерделәр тагын. Бәхет кошы тоткандай сөенеп, аптекадан чыгып та чаптылар... Шул ук көнне мине тагын бер вакыйга хәйран калдырды. Хезмәттәшебезнең улы Уфаның бер лицеенда өченче сыйныфта укый. Беркөнне ата-аналар җыелышы булган. Параллель сыйныфта укучы малай наркотик белән тотылган икән, шул темага сөйләшү үткәргәннәр. Теге баланы өлкән сыйныф укучылары әфьюн ташучы итеп тоткан. Алар боерыгы буенча ул агуны тиешле адреска илтә торган булган. Икенче төрле әйткәндә, бу уку йортында чын-чынлап наркотик сатучы төркем оештырылган һәм аңа кече сыйныф укучыларына кадәр җәлеп ителгән. Курку да юк, оят та юк. Контроль дә юк. Наркотикларга каршы комиссия, төрле комитет утырышлары еш булып тора. Аның иң төп идарәсенә Русия Президенты үзе җитәкчелек итә. дезоморфин турында күпме сөйлиләр, аның аптекада ничәдер тәңкә генә торган препаратлардан ясалганын белмәгән кеше юк, ә менә шул препаратларны рецептсыз сатмау турында закон чыгару кемгә бәйле икән? Президент бер култамга белән хәл итә торган мәсьәлә бит ул. Җыелышып, юкны бушка аударудан ни файда?

Һәркайсыгызга һәйкәл куярлык

29 апреля

Президент Рөстәм Хәмитов республиканың Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт даны орденының тулы кавалерлары белән очрашты

— Бүген сезне шушы залда күрүемә бик шатмын һәм олы рәхмәтемне күндерәм. Сез — Геройлар, тыныч вакытта производствода, авыл хуҗалыгында, башка өлкәләрдә батырлык күрсәткән фидакарьләр. Арагызда җитәкчеләр дә, гади эшчеләр, колхозчылар да бар, ләкин барыгызны бер нәрсә берләштерә — фәкать сезнең куллар илнең икътисади куәтен үстерде, аны бөтен дөньяга танытты, — диде Рөстәм Зәки улы сәламләү сүзендә. Башкортстанда Социалистик Хезмәт Герое дигән мәртәбәле исемгә 244 кеше лаек булган (икесе ике тапкыр), өч дәрәҗә Хезмәт даны ордены 17 эшсөярнең күкрәген бизи. Әле 59 Герой-ветераныбыз исән-сау, шуларның 42се Президент белән очрашуга килгән иде. Бүгенге чара өчен тагын бер мөһим сәбәп бар: республикада тәүге тапкыр “Хезмәт Геройлары” дигән китап дөнья күрде. — Бу аларның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән җитди эш булды. Китап өлкән буынга гына түгел, яшьләр өчен дә бик фәһемле. Аларга хезмәт дәрте, хезмәт чәме җитеп бетми, сезнең тормыш юлыннан, хезмәт биографиясеннән үрнәк алсыннар иде. Телевидение, башка мәгълүмат чараларыннан “сатарга, сатып алырга һәм баерга” дигәнне генә ишетеп үскән буын “төзергә, хезмәт салырга” дигәнне дә аңласын иде. Яшьләрне тәрбияләү юнәлешендә сезнең ярдәмгә дә исәп тотабыз, — дигән ышаныч белдерде Президент. Җыелучылар күркәм чәй табыны артында Рөстәм Хәмитов белән җанлы әңгәмә корды, яшьлекләрен искә алды, үзләрен борчыган проблемалар белән уртаклашты, китапны чыгаруда ярдәм күрсәтүчеләргә чиксез рәхмәтләрен әйтте. — Әйе, безнең заманда хезмәт — намус, батырлык үлчәме иде, хезмәт тиешле бәһаләнде дә. СССР вакытында Социалистик Хезмәт герое исеменә 22 мең кеше лаек булган, — дип башлады сүзен Гомәр Теләшев. — Кызганычка каршы, хезмәткә мөнәсәбәт үзгәрде, аның дәрәҗәсе төште. Безгә аның данын кире кайтарырга кирәк, моның өчен “хезмәт” сүзе кергән дәүләт бүләге булдыру зарур, дип уйлыйм. Сез, Рөстәм Зәкиевич, Дәүләт Советы әгъзасы буларак, Русия Президентына шушы теләкләрне җиткерсәгез иде. Аннары остазлар мәктәбен, хезмәт ярышларын тергезергә кирәк, дигән фикердәмен. Элек хезмәт алдынгылары турында күп фильм төшерелә иде, бүгенге фидакарьләр белән дә бу эш дәвам ителергә тиеш. Дмитрий Михайлов Герой исеменә нефть скважиналары бораулауда күрсәткән аеруча зур казанышлары өчен лаек булган. Былтыр 90 яшен билгеләгән аксакалны бүгенге нефть тармагының хәле борчый.

Ш. Бабич премиясенә кемнәр лаек булыр?

29 апреля

Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында 2010 ел өчен әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премияләрен бирү комиссиясе утырышы үтте. Искәндәр Гафаров фортепьянода уйнау казанышлары һәм чит илләрдә башкорт композиторлары әсәрләрен пропагандалаган өчен тәкъдим ителде. Михаил Лермонтовның “Маскарад” драмасы буенча куелган спектакльдә кенәз Звездич роле өчен Вячеслав Виноградов та икенче турга үтте. Альберт Имаметдинов та премиягә дәгъва итә. Ул Андерсен әкияте буенча “Дюймовочка” һәм Зөһрә Буракаева пьесасы буенча “Рух иле” спектакльләрен куйган. Әлим Каюмов Неморино (Гаэтано Доницеттиның “Мәхәббәт эчемлеге” операсы) һәм Басыйр (Заһир Исмәгыйлев белән Баязит Бикбайның “Кодача” музыкаль комедиясе) партияләрен башкарган, Артур Кунакбаев “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклендә (Нәҗип Асанбаев, Айрат Абушахманов) күренекле галим һәм сәясәтче Вәлиди образын тудырган, Зөлфия Кускилдина балалар өчен “Тәмле Яңа ел” дигән әкиятләр һәм хикәяләр җыентыгы өчен тәкъдим ителә.

Закон ирне сукбай хәленә төшерә

29 апреля

Ә хатыннан ханбикә ясый

Яшьләрне бик күп мәсьәләләр борчый. Торак, эшсезлек, белем алу... Шулай да санап үтелгәннәрдән дә кискенрәк, мөһимрәк, җәмгыять нигезен какшатучы бер мәсьәлә бар. Сүз яшь парларның аерылышуы турында бара. Соңгы елларда илдә аерылышкан яшьләр саны күзгә күренеп арта башлады. Мәскәүдә һәр ун никахның алтысы таркала. Башкортстанда да хәлләр шәптән түгел. Уфаның кайсы ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итсәм дә, мәгълүмат бирүдән баш тартулары шул хакта сөйли. Сәбәп нидә? Кем гаепле? Ни өчен гөрләтеп туй үткәреп, зур тормышка аяк басучылар тиз арада бер-берсен күралмас дәрәҗәгә җитә? Гаилә һәм аның эчендәге тавыш-гаугалар шәхси мәсьәлә булганга, бу хакта бер дә уйланган юк иде. Якын дустымның аерылышуы һәм сокланып туймас егеттән сукбай хәленә төшүе каләм алырга, журналист тикшерүе үткәрергә этәрде. Илгиз 27 яшендә үзеннән җиде яшькә кече күрше авыл гүзәле Иринага өйләнде. Яшь пар алты почмаклы, иркен йортта яши башлады. Мунча һәм башка каралты-куралар да бар иде. Кыскасы, беркем комачауламый, кысылмый. Үзең теләгәнчә гөрләтеп дөнья көт, рәхәтләнеп яшә генә. Бер елдан соң яшь парның уллары Илнар дөньяга килде, яңа җиңел машина сатып алдылар. Илгиз Себергә эшкә йөрде, Ирина бала карады. Читтән караганда, яшь гаиләнең тормышы имин, киләчәге якты кебек иде. Сер түгел, тормыш савыт-саба шалтыраудан, тавыш-гаугадан башка була алмый. Ләкин монысы вак мәсьәлә. Гомумән, яшь гаилә бәхетле яшәде. Беренчедән, алар фатир эзләп иза чикмәде. Илгизнең энесе Әлфир Уфада төпләнеп, төп нигезне абыйсына калдырды. Икенчедән, яшь килен йортта каенана белән бергә бер көн дә яшәмәде. Илгизнең әнисе күптән бакыйлыкка күчкән иде. Өченчедән, авылда өрлек кадәр егетләр эшсезлеккә сылтанып, капка төбендә көнбагыш чертләтеп утырганда Илгиз көрәп акча эшләде. Себердәге, нефть промыселында аңа аена 60-70 мең сум акча түләделәр. Теләгән ризыгын ашаган, теләгәнен кигән, җиңел машинада җилдергән яшь гаиләнең тотрыклылыгын нинди сәбәпләр какшатты икән? Иркен йорт, акча, машина, үзаллы тормыш... Тагын нәрсә җитми? Бу хакта озак баш ваттым. Февраль уртасында ару гына салган, күңеле төшкән Илгиз миңа кунакка килеп, барын да сөйләп бирде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»