Җәмгыять

Анатолий белән Ринат, Флүр һәм ике Айрат...

10 мая

Бу исемнәрне Кушнаренко районында һәркем белә, дисәк тә дөрес булыр. Алар — илдә сугыш булмаса да, Ватан өчен башын салган геройлар. Айратларның икесе әлегедәй күз алдында. Айрат Мортазин Чыршы Тартыш авылыннан иде. Бер мәктәптә укыдык. Кызларга күтәрелеп карарга да оялган тыйнак, гел елмаеп торган гади авыл малае. Колхозда тир түккән ата-анасы, аңа кадәр Ватан алдындагы бурычларын үтәп исән-имин кайткан абыйлары Айратны армиягә тыныч күңел белән озатты. Ике елдан елмаеп кайтып керер, гаилә корып, оныклар белән сөендерер дигән өметләре нык иде Назыйф абый белән Сәрия апаның. Әмма улларына туган йортка тимер табутта кайтып керергә туры килде. Ул көндә авыл өстендә торган елаш, хәсрәтне беркемнең дә онытасы юктыр. Иң өзгәләнгәне күрше карчыклары булды: “Ник мин түгел, Ходаем?!” дип иңрәде алар. Айрат Галәвевның кечкенә чагын хәтерлим. Урамнан үткәндә сөеп калмаган кеше булмагандыр — шулкадәр матур бала иде. “Кара чутыр” диләр андыйларны безнең авылда. Ул егет корына кергәч, күп кызларның йокылары качты. Айрат спорт юлын сайласа да, махсус тәгаенләнештәге отрядта хезмәт итү аны ныграк җәлеп итә. Шушы “Булат” отряды составында ул берничә тапкыр Төньяк Кавказда командировкада булып исән кайта. Әмма соңгысында Чечняның Урыс Мартан районындагы Алхазур авылы янында каты алышта башын сала. Бердәнбер улын өзелеп яраткан әнисе Әнгыймә апа, сеңлесе Айгөл, хатыны һәм балалары гына түгел, Айратны белгән һәркем өчен бу югалту — әле дә төзәлмәс яра. Ә Айгөл исә кайгысына чорналып елап кына йөри торган булып чыкмады — үзе эшләгән Кушнаренко мәдәни-спорт комплексында “Үлгәннәр истәлегенә, исәннәр хөрмәтенә” дигән хәйрия концерты оештыруга иреште.

Президентның ихлас котлавы

10 мая

Хәзерге вакытта Языково авылында кызы Әнисә каравында гомер итүче Зөфәр Хәмәдияр улы Нәбиуллин фронтка 1941 елның августында алына да, төгәл биш ел үткәч кенә туган авылы Иске Күчәрбайга әйләнеп кайта. Ржев янындагы канкойгыч алышны үткән, Литваны азат итүдә катнашкан, Кенигсбергны алган яугир ике сугышчан орден, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән. Ветеран өчен Җиңү көненнән дә зур бәйрәм юк. Әйткәндәй, ул аны 5 майда ук билгели башлый, ни өчен дигәндә, бу — аның туган көне, быел Аллага шөкер, 89 яшен тутырды. Шатлык өстенә куаныч дигәндәй, яугирне Бөек Җиңүнең 66 еллыгы уңаеннан Русия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев хат аша шәхсән үзе котлаган. Ә инде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның котлау бүләген сугыш ветеранына Языково авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рифхәт Асаев тапшырды. Президент Рөстәм Хәмитов Зөфәр Хәмәдияр улын олы бәйрәм белән тәбрик итеп, аңа ихлас теләкләрен җиткерә. Сүз дә юк, котлауларны алгач, ветеранның күңеле күтәрелеп китте.

Рөстәм Хәмитовка рәхмәт

10 мая

Мәчетле районы Түбән Ака авылы егете Әхмәдулла Хөрмәт улы Байтуллинны сугыш башлану белән хәрби хезмәткә алалар. Ул Свердловск пехота училищесында әзерлек үтә һәм кече лейтенант дәрәҗәсен ала. Сугышның башыннан азагына кадәр взвод командиры вазыйфасын башкара. Әхмәдулла абый Ватан язмышын хәл иткән Мәскәү өчен барган сугышларда һәм Ленинград камавын өзүдә катнаша. Ике тапкыр каты яралана. Ул сугышны Эстониядә тәмамлый. Аның күкрәген 1 дәрәҗәдәге Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Волхов фронты ветераны — Ленинград өчен сугышта катнашучы” билгесе һәм дистәгә якын медаль бизи. Ул тыныч тормышта колхозда, озак еллар кибеттә сатучы, авыл советының баш бухгалтеры булып эшли. Үзенең сөйгәне Вазыйфа апа белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерә.

Фашист мәлгунь акчасына халык мине сатмады!

07 мая

“Кара генерал”ның якты хатирәләре

Еллар узган саен җаннарын аямыйча ил азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарыбызның сафы сирәгәя. Шөкер, үлем утын кичеп, сугыштан соңгы елларда фидакарьлек күрсәтеп зур абруй яулаган, бүген дә заман гаме белән яшәүче, яңа гасыр борчуларын үз йөрәге аша үткәрә белүче аксакал шәхесләребез арабызда бар әле. Шуларның берсе — инде тугыз дистәсен тутырган легендар партизан, ике “Кызыл байрак” һәм ике “Кызыл йолдыз”, Iнче дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы”, Чехословакиянең “Хәрби тәре”, 1нче һәм 2нче дәрәҗә “Партизаннар сугышы” орден һәм медальләренә, ЧССРны азат иткән өчен Кызыл йолдызга лаек, ЧССР герое, РСФСРның атказанган юристы, Чехия һәм Словакиядәге 16 шәһәрнең һәм Уфаның Почетлы гражданы Даян Баян улы МУРЗИН. Инде туксан яшен тутырган Даян абый белән аның күңеленә язылып калган иң кадерле истәлекләре, онытылмас мизгелләр турында сөйләшергә ниятләгәч, ачык йөзле, хуш күңелле бу кеше үз башынан үткәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп китте: — Мин 1921 елның 20 гыйнварында Бакалы районының Иске Балыклы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен. Без гаиләдә 10 бала — бер кыз, тугыз малай үстек. Балачактан укытучы булырга хыялландым. Аеруча математика фәнен яратып укыдым. Мәктәптән соң Кушнаренко педагогия училищесына белем алырга киттем. Аны тәмамлап, үземнең иң зур морадыма ирештем — авыл мәктәбендә мөгаллимлек итә башладым. Иң кадерле яшь чаклар иде ул! Аеруча зур горурлык хисе белән йөрдем мин үз хезмәтемә. Ләкин адәм баласының эшләр эшен дә, җыяр ризыгын да язмыш үзе хәл итә бит. Шул вакыт совет-фин сугышы башланды, һәм мин үз теләгем белән доброволецлар сафына язылдым. Уфада хәрби әзерлек узган көннәр хәтеремдә нык уелып калган. Аннан безне Ленинградта укыттылар, арытаба Финляндиягә җибәрделәр. Ләкин без укып әзер булуга, фин сугышы тәмамланды. Мин Ригадагы хәрби училищега укырга кереп калдым. Менә шунда Бөек Ватан сугышы башланды да инде.

Җиңү солдатлары өй туйлый

07 мая

Президент указына ярашлы, Туймазыда бер ел эчендә 114 сугыш ветераны яңа торак белән тәэмин ителде

Туймазы районының Ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин бу көннәрдә инде сафлары сирәгәйгән фронтовикларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска, хәл-әхвәлләрен сорашып, җылы сүзләре белән күңелләрен үстереп җибәрергә тырыша. Хөкүмәт программасына ярашлы, яңа торак белән тәэмин ителгән карт солдатларны котлаудан ул аеруча зур канәгатьлек тойгысы кичерә. Комаров урамында заманча проект буенча салынган йорттагы яңа фатирына күченгән Мәсәлим абый Закиров безне подъезд алдында ук каршы алды. Кинәнеп сөйләшә-сөйләшә, әкренләп кенә аның фатирына күтәреләбез. — Бер ай элек кенә күченеп, монда яши башладым, — ди Мәсәлим абый. — Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Торак сертификаты бирүләрен сорап, гаризаны былтыр язган идем. Моңарчы мин үз йортымда яшәдем. Ләкин биш дистә ел элек салынган агач өй нык искерде. Яңа фатирга ия булганыма сөенеп бетә алмыйм. Монда бөтен уңайлыклары, җылы суы, ваннасы бар, хәтта счетчиклар да куелган. Бер бүлмәле булса да, фатир иркен, гомум мәйданы 42 квадрат метр. Хәзер миңа йомшак мебель аласы гына калды. Шунысы гына үкенечле, 52 ел бергә гомер кичергән карчыгым каты чирләп, дүрт ел элек вафат булды. Мин күп еллар хокук саклау органнары системасында эшләдем. Отставкага чыккач та иҗтимагый тормыштан аерылмаска тырыштым. Менә әле безне уку йортларына, хезмәт коллективларына очрашуларга чакыралар.

Илеш лачыны

07 мая

Бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күгебез өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында дошман белән аяусыз көрәшкән яугирләр буынына рәхмәтлебез һәм безнең изге бурыч — аларның батырлыгын онытмау, исемнәрен мәңгеләштерү, шулай ук Җиңү солдатларының традициясен дәвам итеп, лаеклы алмашчылары булу. Якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев Илеш горурлыгы булып, халык күңелендә урын алган. “Уфа” аэропортына М. Гәрәев исемен бирик!” дигән мәкалә белән танышып чыкканнан соң, Муса Гайса улы турында язмый кала алмадым. Мин, Герой белән авылдаш буларак, аның белән ихлас күңелдән горурланам. Илебезнең батыр улы эчеп үскән суның тәмен дә, ялан тәпи йөгергән яланның ямен дә, сулаган һаваның сафлыгын да беләм. Иләкшиде авылында М. Гәрәевны көчле, шул ук вакытта тыйнак, аз сүзле, сабыр һәм йомшак күңелле кеше буларак хәтерлиләр. Ни өчен Геройны халык ярата һәм “безнең Муса” дип атый? Башкортстаныбызны данлаганы өчендер, бәлки. Күп еллар дәвамында илнең Югары Советында республиканы данлап яклаганы һәм сайлаучыларның теләк-тәкъдимнәрен исендә тотып, республика Югары Советының эшлекле депутаты булган өчен дә. Тыныч тормыш көннәрендә дә үзенә карата зур таләпчәнлек куеп хезмәт итүе белән халык ышанычын, сөюен яулады. Ул һәрвакыт гади һәм тыйнак кына түгел, ә тирән белемле, киң эрудицияле, җитди карашлы һәм принципиаль, кешелекле, чын зыялы булды. Һәркем белән уртак тел таба белүе дә аны халык арасында үз кеше итте. Күпсанлы бүләкләргә һәм хөрмәтләүләргә лаек булган данлыклы очучы-штурмовикка “йолдыз” чире кагылмады. Ул үзенең батырлыгы хакында мактанырга, артык сүз куертырга яратмады.

Җир улының җирдәге эзе

07 мая

Вафатына ун елдан артыграк вакыт үтсә дә, бу кеше турында җылы истәлекләр йөрәк түрендә саклана. Социалистик Хезмәт Герое Рәис Бәдгытдин улы Асаев күкрәгендә йөрткән Алтын йолдыз кебек балкып яшәде, башкарган эшләре белән замандашлары күңелендә якты эз калдырды. Ул 1931 елның 6 маенда Благовар районының Камышлы авылында туган. Совет власте яңа икътисади сәясәт /НЭП/ игълан иткән чорда барлыкка килгән бу авыл. Благовар станциясенә якын булганлыктан, җир кешесе Бәдгытдин Асаев һөнәр алыштырып, хезмәткә тимер юлга урнаша, берничә елдан инде гаилә Чишмә поселогына күченә. Совет Армиясенә Рәис Асаев биредән чакырыла. 1955 елда хәрби бурычын үтәп кайткан егет хезмәт юлын Яңа Уфа нефть эшкәртү заводында электр монтеры булып башлый, шушы ук белгечлек буенча берникадәр “Уфаэлектрострой” трестында да эшләп ала. Ул чордагы замандашларының күбесе кебек, Рәискә дә урта белемне эштән аерылмыйча алырга туры килә. 1957 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, яшь белгечне юллама буенча эшкә Чишмә районының Ленин исемендәге колхозына җибәрәләр. 1964 елда гаять зур бу хуҗалык икегә бүленеп, “Луч” колхозы оештырыла. Шул вакыттан Рәис Асаевның язмышы тулысынча шушы хуҗалык белән бәйләнә. Бер ел үткәч, киләчәге өметле баш агроном Асаевны “Луч” колхозы рәисе итеп сайлап куялар. Ул бу хуҗалыкка гомеренең соңгы мизгеленә — 2001 елның мартына кадәр җитәкчелек итте. Рәис вазыйфасын кабул итеп алгач та Рәис Асаев үзен иң беренче чиратта аграр тармакта яңалыкка омтылучы җитәкче итеп таныта. Алтмышынчы еллар уртасында авыл хуҗалыгында продукция җитештерүне кискен арттыру буенча тәүге адымнар ясалды. Шушы максатта басучылыкка интенсив технологияләр үтеп керде, терлекчелектә яңа ысуллар кулланыла башлады. Әлеге яңалыклар “Луч”та да үз урынын тапты. Нәтиҗәдә, продукция җитештерү күрсәткечләре буенча хуҗалык алдынгы урыннарга чыкты.

Сезгә ил таяна

06 мая

Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Ватанны саклау, дәүләт төзелеше, икътисад, фән, мәдәният, мәгариф, сәнәгать, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә югары казанышларга ирешкән бер төркем шәхескә Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшырды. — Хөрмәтле кунаклар! Дуслар! — дип башлады тәбрикләү сүзен Рөстәм Зәки улы. — Шушындый чараның Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда үтүе аеруча истәлекле. Сез югары бүләкләргә лаек булып, җиңү яулаган ата-бабаларыбызның күркәм традициясен дәвам итәсез. Һәммәгез дә республика, ил киләчәге өчен хезмәт сала. Гомумән, Башкортстан — бик бай төбәк. Шулай да иң зур байлыгыбыз — хезмәт сөючән халык. Язмышыгызны төрле тармаклар белән бәйләсәгез дә, барыгызны да җаваплылык, һөнәри осталык һәм башка күркәм сыйфатлар берләштерә. Бүген бүләк алучылар арасында Башкортстан Фәннәр академиясенең гыйльми-секретаре Ираида Әхәтова да бар. Ираида Әбүбәкер кызы гомерен башкорт токымлы атларны өйрәнүгә багышлаган. Аның фәнни казанышлары республика, ил һәм дөнья күләмендә танылу алган. Уфа моторлар төзү берләшмәсендә эшләүче Сергей Салов җитештергән җиһазларга үзенең шәхси келәймәсен суга. Бу — сыйфат билгесе. Һәммәгез турында да җылы сүзләр әйтергә мөмкин. Фидакарь хезмәтегез өчен сезне тагын бер тапкыр ихлас тәбриклим! Арытаба тантаналы шартларда бүләкләр тапшырылды. Бәхетле исемлеккә кергәннәр максатына ирешү өчен озын һәм сикәлтәле хезмәт юлы үткән. Бу хакта Борай районы Мулла авылында туып үскән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Ираида Әхәтова түбәндәгене бәян итте: — Сер түгел, фән дөньясында хатын-кызга үз урынын табу, үз сүзен әйтү шактый авыр. Миңа да җиңел булмады. Беренчедән, җәмгыятьтә ир-атларга өстенлек бирелә. Икенчедән, гаилә йөген тарту башлыча хатын-кыз иңенә төшә. Моңарчы хатын-кызлар тотынырга кыенсынган елкычылык тармагы белән ныклап шөгыльләнергә алындым. Тәҗрибә үткәргәндә ат абзарында кунган чаклар да булды. Кыргый атларны йөгәнләргә дә өйрәндем. Авырлыкларга тарысам да, артка чигенмәдем һәм максатыма ирештем. 30 елдан артык гомеремне фәнгә багышладым, 300гә якын фәнни мәкалә, 15 монография бастырдым.

Бөек Җиңүнең 66нчы язы

06 мая

4 майда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов катнашлыгында матбугат конференциясе булды. Сынтимер Биктимер улы Бөек Җиңүнең 66 еллыгына әзерлек һәм башкалада үтүче бәйрәм чаралары турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде. — Җиңү көнен башкала яхшы әзерлек белән каршы ала. Уфаның барлык җиде районында да Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган рәсми, мәдәни, спорт һәм социаль-хәйрия чаралары үтәчәк, — диде Сынтимер Баязитов. — Шәһәрнең барлык хезмәт коллективларында ветераннарны зурлыйлар. Белем бирү учреждениеләрендә батырлык дәресләре, тематик конкурслар, сыйныфтан тыш чаралар үтә, шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырыла. Кадет сыйныфында һәм үсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр һәйкәл, обелисклар, стела һәм мемориал корылмалар янында “Хәтер вахтасы”нда тору оештыра. Апрель азагында Совет районының “Апельсин” үсмерләр клублары берләшмәсендә эшләп килүче “Урал” эзтабарлар отряды республика экспедициясе составында Ленинград өлкәсендә үткән Бөтенрусия “Хәтер вахтасы”нда катнашты. Сентябрь аенда алар Төньяк Кавказда булганнар иде. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Уфа шәһәре хакимиятенең яшьләр сәясәте буенча комитеты, Уфаның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, “Индиго” үзәге, яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәге һәм башкаланың хәрби-патриотик клублары “Георгий тасмасы” акциясе үткәрә. Акциягә старт 3 майда В. И. Ленин исемендәге мәйданда бирелде, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, волонтерлар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары 10 мең “Георгий тасмасы” таратачак. 5 майда Шәһәр мәдәният сараенда сугыш ветераннары өчен Җиңү көненә багышланган чара үтте. Чараны Уфа шәһәре хакимияте оештырды. Бәйрәм концертында Шәһәр мәдәният сараеның иҗади коллективлары һәм башкала артистлары катнашты. Шул ук көнне Офицерлар йортында “Мәңгегә — хәтердә!” дигән тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты булды.

Президент данлы бәйрәм белән котлый

06 мая

Җиңү көне алдыннан сугыш ветераннарына, тыл эшчәннәренә һәм блокадада булганнарга Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның котлавы тапшырыла. Мондый мәртәбәгә тәүгеләрдән булып Илеш районы Югары Яркәй авылыннан сугыш ветераны Фәһим Фәйзрахман улы Гафаров лаек булды. Җәмгысы районда Президент котлавы 117 сугыш ветеранына, шулай ук тыл эшчәннәренә һәм батырларның тол хатыннарына җиткереләчәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»