Җәмгыять

Аналардан нур бөркелде, җанга җылы эркелде

14 мая

Республика йортында күп балалы 60 ханымга “Ана даны” медале тапшырылды

Гүзәл затлар җыелгангадыр, аларны шушы бәйрәмнәре белән котлап, болытлап торган башкалабыз күгендә язгы кояш һәрберсенә төбәп нурын койды. Коймаслыкмыни! Яшәеш, ил язмышы, киләчәгебез турында кайгыртучылар бит алар. Юк, пафослы сүзләр генә түгел бу. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов та аналарны котлаганда шуңа басым ясады. — Республикада күп балалы аналарга аерым игътибар булдыру, төрле льготалар һәм пособиеләр белән ярдәм итү, торак мәсьәләсен, транспорт проблемасын хәл итүдә булышлык күрсәтү — республика сәясәтенең өстенлекле юнәлеше, чөнки балалар безнең киләчәгебез, — диде Фидус Әгъләм улы. — Медаль булдырылганнан алып 50 мең хатын-кыз бу югары бүләккә лаек булды. 2010 елда гына күп балалы 23 меңнән артык гаиләгә 220 миллион сумлык шундый ярдәм күрсәтелде. Республиканың 28 районы һәм Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән килүчеләр арасында алты бала тәрбияләүчеләр: Стәрлетамактан Лилия Черномырдина, Тәтешле районыннан Лариса Хәеретдинова, җиденчегә авырлылар да бар иде. Медаль белән бүләкләнүчеләр арасында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләреннән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләренең күп булуын кайберәүләр символик ишарә итеп кабул итте. “Ана даны” медаленә кичә унбер педагог лаек булды. Гөлназ Бәдгытдинова, мәсәлән, Мәчетле районының Әҗекәй урта мәктәбендә 22 ел башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе. Юл төзү-төзекләндерү идарәсендә эшләүче тормыш иптәше Әлфир белән алар биш бала тәрбияли. Архангель районының Заһит урта мәктәбендә эшләүче Әлфинә Хөснетдинова да биш бала анасы. Белорет педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган авылына кайтып, авылдашы белән матур гаилә коралар. Зур кызлары Стәрлетамакта медицина колледжында, Илнур белән Илсур мәктәптә укый. “Бик актив малайлар, — ди Әлфинә Әхәт кызы, — мәктәп тормышында да, районда уздырылган чараларда да теләп катнашалар. Икенче улыбыз да, тумыштан инвалид булуына карамастан, бик уңган, өйдә зур ярдәмчебез”. Бәләкәч кызларына ике яшь. Ул әле өйдә генә. — Авыл җирендә мал асрамый торып булмый, кош-корт үстерәбез, — ди дулкынлануы йөзенә чыккан ана. — Балаларга бирелгән пособиеләр янына алары да иш булып тора. Бик рәхмәтлемен Хөкүмәтебезгә күп балалы аналарны шулай хөрмәт иткәнгә. Газга, утынга, электрга льготалар бар. Ял йортларына баручыларга ташланмалар ясала. Бала табудан курыкмаска кирәк. Аларның һәрберсе үз ризыгы, үз бәхете белән туа. Төпчегем мине аеруча бәхетле итте – медальле булдым.

Матурлык эштә күренә

14 мая

Туймазы районының Япрык авылында электән күпләр җирдә үзаллы хуҗалык итеп, яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Базар ихтыяҗы өчен эшләү, шәһәр халкын, мәгариф учреждениеләрен витаминлы продукция белән тәэмин итү шәхси ихаталарга табыш китерә. — Булдыклы җир хуҗаларының берсе — Зөлфия һәм Илгизәр Мөхәмәтҗановлар былтыр 8 тонна кыяр, 20 тонна кәбестә үстереп сатты. Уңган гаилә җитеш тормышта яши. Алар салып кергән ике катлы күркәм йорт авылга ямь биреп тора, — ди Илчембәт муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы Илгизә Нигъмәтуллина. Ләкин газга бәяләр күтәрелү теплица хуҗалыгының рентабельлеген бермә-бер киметкән. Мөхәмәтҗановлар да икътисади анализ ясап, бүгенге көндә мал үрчетү, ит һәм сөт продукциясен күбрәк җитештереп сату отышлырак булачак, дигән фикергә килгән. Шушы ниятләрен гамәлгә ашыру өчен былтыр “Россельхозбанк”тан 200 мең сум кредит алганнар. — Бизнес-проектта язылганча, акчаны яшь маллар сатып алуга тотындык, — ди хуҗа. — Әлеге көндә сыерларны 5 башка җиткердек. Әгәр ел әйбәт килсә, җәен мал азыгын запасы белән хәзерләп булса, савым көтүен тагын да ишәйтергә исәп тотабыз. Яңа абзар төзесәк, безнең 30 баш сыер асрарга да көчебездән килә. Эшне җиңеләйтү өчен универсаль саву аппараты алдык. Мал карарга безгә әти-әни дә ярдәмләшә. Тик көндәшлек шартларында җитештерелгән продукцияне үтемле итеп сата белергә дә кирәк. Илгизәр Әмирҗан улы яңарак Туймазы сөт заводында булган. Үз мәнфәгатьләрен ныграк кайгырткан эшкәртүчеләр сөтне 13 сум белән тапшырырга тәкъдим иткән. Хуҗалык башлыгы моңа ризалашмаган. Шәһәрдәге кече базарларда сөтнең литрын 20 сум белән саталар. Илгизәр бер кибет хуҗалары белән сөйләшеп килешкән, алар инде сөтнең килограммына 16 сум хак куйган.

Волонтерлар акциясе

13 мая

Билгеле булуынча, Медицина университетында “Сочи-2014” уеннарында катнашачак волонтерлар үзәге оештыру буенча әзерлек эшләре алып барылды. Ә кышкы Олимпиада уеннары ачылуга 1000 көн кала — 14 майда — югары уку йортында бу үзәкне тантаналы рәвештә ачу вакыйгасы оештырыла. Шушы уңайдан 13-14 майда “Мактаулы 1000 эш” һәм “Гомернең 1000 тамчысы” дип аталган хәйрия акцияләре үтәчәк. Акция үткән көннәрдә Уфа шәһәренең 46нчы (Софья Перовская урамы, 38нче йорт), 38нче (Россия урамы, 94нче йорт), 2нче (Россия урамы, 68нче йорт) поликлиникаларында, Республика табиб-физкультура диспансерында (Блюхер урамы, 1нче йорт) һәм университетның стоматология поликлиникасында (Чернышевский урамы, 104нче йорт) сәламәтлегегезне түләүсез тикшертү мөмкинлекләре тудырыла. Анда сезне 9дан 17 сәгатькә кадәр кардиолог, стоматолог, уролог һәм маммолог кабул итәчәк.

Сабыйларны куандыра Дәүләкән осталары

12 мая

Казах кызы Светлана Кубылтаева җитәкләгән Дәүләкән аяк киемнәре тегү фабрикасының 150дән артык эшчене берләштерүче бердәм коллективы үзенең милли составы буенча иң чагу чәчәкләрдән торган гөлбакчаны хәтерләтә. Милли “букет” җитәкчелекнең үзендә үк ап-ачык чагыла. Светлана Нәҗим кызының “уң һәм сул куллары” — җитештерү буенча урынбасары Тамара Кутузова — урыс, чимал буенча урынбасары Ирина Козодрок украин халыкларының лаеклы вәкилләре. — Безнең коллектив, чын-чынлап, республикабыздагы милли татулык һәм бердәмлекнең бер чагылышы: бездә иңгә-иң куеп урыс, башкорт, татар, украин, чуваш, мари, немец кызлары һәм егетләре эшли. Әмма татулык — аеруча, милләтләр арасындагысы, үзеннән-үзе генә килми. Ул җирле хакимият, предприятие җитәкчелеге ягыннан даими игътибарга мохтаҗ, чөнки “Без тату!” дип әйтү генә җитми — татулыкның нигезен булдырырга, милләт аеру кебек яман күренешкә урын калдырмаска һәм кешенең милләтенә карап түгел, ә хезмәтенә, булдыклылыгына карап, бәһа бирергә кирәк. Республикабыз Президенты Рөстәм Хәмитов 2011 елны Милләтара татулыкны ныгыту елы итеп игълан иткән икән — бу бер дә очраклы түгел. Безнең коллектив Рөстәм Зәки улының эшне шушы мөһим мәсьәләдән башлавын чын күңелдән хуплап каршылады. Бу җәһәттән үзебездә традициягә әйләнгән яхшы чараларны барладык, җитешсезлекләрне ачыкладык. Тәүгеләрен үстерү, соңгыларын бетерү чарасын күрдек, — ди фабрика директорының җитештерү буенча урынбасары Тамара Кутузова. Тамара Михайловна белән шактый үсешкән фабриканың барлык цехларында булдык. Төрле милләт кешеләренең иңгә-иң терәп тату эшләве бер дә матур сүз өчен генә әйтелмәгән икән. Кисү цехындагы тәүге ике станокта татар кызы Земфира Шәмсетдинова белән урыс кызы Любовь Лопатко эшли. Икесенең дә хезмәт стажы 25 елга якын. Бөтен илгә билгеле Дәүләкән аяк киемнәре фабрикасында бер вакытта эш башлаганнар. Бергәләп һөнәр үзләштергәннәр. Бүген инде икесе дә фабриканың алдынгы эшчеләре, һөнәр осталары һәм яшьләрнең остазлары. “Ә үзегез кемнән эшкә өйрәндегез? — дигәч, икесе бер тавыштан: “Безне һөнәри осталыкка Наталья Ивановна Патрикеева өйрәтте — аңа гомерлек рәхмәтлебез!” — диләр.

Сәламәтлек — иң зур байлык, диләр...

11 мая

Әмма мәктәптә көненә 1 сум 73 тиенгә тукланган бала сәламәт була аламы?

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау — Русиянең югары җитәкчелеге билгеләгән иң мөһим бурычларның берсе. Президент Дмитрий Медведев былтыр үзенең Федераль җыелышка Юлламасында ил гражданнарын физкультура һәм спортка җәлеп итүнең дәрәҗәсе түбән булуын, тәмәке тарту һәм алкоголь куллану күрсәткечләре үсүен ассызыклады. Премьер-министр Владимир Путин исә дәүләт проектларын һәм демография сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган утырышта, яшь буында сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру барлык дәрәҗә власть органнарының өстенлекле бурычы булырга тиеш, диде. Республикада бу юнәлештә башкарылган эшләр байтак, ә эшләнәселәре аннан да күбрәк. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау комитеты үткәргән “Гражданнарның сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга ярдәм итү” дип аталган “түгәрәк өстәл” артында шушы хакта җентекле сөйләшү булды. Анда министрлык һәм ведомстволар, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе, “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” оешмасы, Җәмәгатьчелек палатасы вәкилләре һәм башкалар катнашты. — Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруда мөһим рольне җәмәгатьчелек институтлары һәм берләшмәләр уйный. Бу юнәлештә “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелеге һәм әгъзалары тарафыннан байтак эш башкарылган. Республикада партиянең 33 федераль һәм өч төбәк проекты гамәлгә ашырыла, — диде комитет рәисе Альбина Бурангулова һәм аларның эшләре белән таныштырды. Ул бигрәк тә наркотикларның законсыз әйләнеше күләмен һәм аны куллануны кыскартуны күздә тотучы “Наркотикларсыз Башкортстан” проектының әһәмиятен билгеләп узды. Ул проектка Президент Рөстәм Хәмитов та югары бәя биргән иде.

Барның файдасын күрик

11 мая

Шәхси ихата мөмкинлекләрен үстерүдә Бакалы районы иске алымнарны да яңача юлга сала

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм хәзерләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Атап әйткәндә ул болай диде: “Авыл хуҗалыгы продукциясенең күпчелеге шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең бу вак төркемнәрен берләштерүче структура гамәлдә юк яисә алар бик аз. Бу юнәлештә эшне башларга кирәк. Муниципалитетлар мондый предприятиеләрне булдырырга яисә халыктан продукцияне сатып алучы һәм эшкәртүчеләргә илтеп бирү белән шөгыльләнүче предприятиеләрне булдырырга ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу һәркем өчен отышлы булачак. Крестьян хезмәте өчен акча ала, ә муниципалитетларда табышлы эшләүче предприятиеләр барлыкка килә, эшкәртүче-җитештерүчеләр сөт, ит, яшелчә, йомырка белән гарантияле тәэмин ителә. Бу юнәлештә эшләп, кулланучылар кооперацияләренең, дөресрәк әйткәндә, исән калганнарының хәлен ачыкларга кирәк”. Асылда, Президент совет чорында үзенең нәтиҗәлелеген раслаган хәзерләүләр контораларын күз уңында тота. Бу структура, билгеле булуынча, район кулланучылар җәмгыяте составында иде һәм авыл ягын да, шәһәр ягын да мөһим товарлар белән тәэмин итү ролен үтәде. Ягъни, авыл кешесе үз ихатасында җитештергән продукцияне, хуҗалык итү дәвамында барлыкка килгән икенчел чималны шушы контораларга тапшырды, ә кулланучылар җәмгыяте ул товарга алмашка авыл кешесен киң куллану продукциясе белән тәэмин итте. Тора-бара кулланучылар җәмгыятьләрендә (райпо) киң куллану товарлары белән сәүдә итү өстенлек алганга күрә, хәзерләү эшчәнлеге икенче планга күчте, ахырда тәмам сүнде. Яңача икътисади мөнәсәбәтләргә күчкәч, райпо системасы ике аякка да аксый башлады. Ирекле сәүдә аны шәһәрдән генә түгел, авыллардан да кысрыклап чыгарды. Бүген килеп, аерым районнарда гына кулланучылар җәмгыятьләре сакланып калу ачыкланды. Тәүге функциясе — пайчыларны хезмәтләндерү юкка чыкса да, хәзерләүләр, ризык җитештерү, авыл сәүдәсен оештыру кебек мөһим эшчәнлек алып баручы җәмгыятьләр бар. Шуларның берсе Бакалы районында. Гомумән, хәзерләүләр белән биредә кулланучылар җәмгыятеннән башка оешмалар да шөгыльләнә. Алар хакында мәгълүматны түбәндәрәк бирербез.

Балык түгел, кармак бирегез

11 мая

Үз эшеңне оештыру буенча Чакмагыш тәҗрибәсе игътибарга лаек

Республика икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү, аны үстерү юнәлешендә малтабарлыкка беренчел игътибар бирү нәтиҗәсендә ярыйсы ук уңай үзгәрешләр барлыкка килде. Моңа кадәр шәхси эшчәнлек күбрәк зур шәһәрләрдә күзәтелсә, хәзер аерым районнар бу өлкәдә шактый алга китте. Чакмагыш районы мисалында ул аеруча ачык күренә. Социаль-икътисади яктан иң тотрыклы районнардан санала Чакмагыш. Авыл хуҗалыгы производствосы, чимал эшкәртү, шушыларга бәйле рәвештә халыкның социаль көнкүрешен яхшырту буенча күпләргә үрнәк булырлык эшләр башкарыла биредә. Социаль-икътисади үсештә малтабарлыкка мөһим урын бирелә. Әлеге вакытта районда 788 малтабарлык субъекты исәпләнә. Шуларның 115е — кече, 8е урта предприятие, 77се крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси малтабарлар — 588. Малтабарлык икътисади эшчәнлекнең һәммә тармагында да бар.

Яз һәм гүзәллек бәйрәме

11 мая

Башкортстанның һәр уку йортында студентлар үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләнә. Җыр-бию осталары иң элек республика күләмендә оештырылган “Студент язы” фестивалендә бәхетен сыный. Иң сәләтлеләр ил дәрәҗәсендә үткән сәнгать бәйгесенә бара. Күптән түгел Шәһәр мәдәният сараенда Башкортстан дәүләт педагогия университетының “Студент язы” фестивале гала-концерты оештырылды. Бәйрәм “БДПУ студентлары — балаларга!” чарасы белән ачылды. Төрле әкият, мультфильм геройлары, нәниләр арасында конкурслар оештырып, бүләкләр өләште. Арытаба студентлар чыгышы башланды. — Без, егерме студент, “Леди Гага” биюен башкарачакбыз, — диде талибә Зилия Гәрәева. — Башка студентлар кебек үк, язны зарыгып көтеп алдым. Көннәр җылыткач, табигать кочагына чыгарга, саф һавада озаграк йөрергә мөмкин. Сәнгать тә яз көннәрендә үзенә ныграк тарта. Сәхнәгә ашкынучы Алина Рафаутдинова белән Света Фәйзуллинаның да күңеле күтәренке иде. Чыгышлардан соң һәр факультет мода күрсәтте. Үзенчәлекле күлмәк кигән Елена Ревенко шундый модельләрнең берсе иде.

“Динәм булмагач, бәйрәм дә күңелсез...”

10 мая

ди данлыклы 112нче Башкорт атлы дивизиясе ветераны Әлшәй районының легендар шәхесе 92 яшьлек Хөсәен Зәйнулла улы Саматов

Кызганычка каршы, Бөек Җиңүнең 66нчы язында ул ялгызы торып кала: каты авырудан озак еллар җәфаланган сөекле хатыны икесе өчен дә иң кадерле бәйрәм якынлашканда, 27 апрель иртәсендә, аның үз кулында җан бирә. 1942 елның декабрендә танышкан, ике ел хатлар алышканнан соң, 1944 елның ноябрендә кавышкан һәм законлы никахка кергән Динәсе белән алар, элекке фронтовиклар буларак, 65 тапкыр бергәләшеп, куанышып Җиңү көнен каршылый. — Икебезгә дә Русия Президенты Дмитрий Медведев кул куйган котлау хаты килде — берүземә ике хат алдым менә. Динәм генә аларны күреп куаналмады. Ул булмагач, безнең өчен иң зур бәйрәм булган Җиңү көненең дә яме юк шул инде, — ди Хөсәен Зәйнулла улы, Мәскәүдән хатынын җирләгән көннәрдә килеп төшкән котлау хатларын күрсәтеп. Динә белән Хөсәеннең язмышы, фронт мәхәббәте романнарга торырлык. 1922 елның 26 августында Татарстанның Апас районында туган Динә Гарипова өлкән шәфкать туташы сыйфатында Брянск өлкәсендәге Ново-Зыбково шәһәрендә хәрби госпитальдә хезмәт итә. 1942 елның декабрендә нәкъ шушы госпитальгә Әлшәй районының Гайниямак авылында туып-үскән 24 яшьлек лейтенант Хөсәен Саматов килеп эләгә.

Истәлек лаеклы сакланырга тиеш

10 мая

Уфаның “Марафон” спорт клубының максаты — Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салганнарның, ата-бабаларыбызның дошманны тар-мар итүдә күрсәткән батырлыкларын, аларның истәлекләрен кадерләп саклау. Герой якташларыбызның исемнәрен барыбыз да белергә һәм бу исемнәр рәсми парадларда гына түгел, спорт акцияләрендә дә яңгырап торырга тиеш. Безнең клуб нәкъ шул максатта 9 майда Уфада үткәрелгән җиңел атлетчылар эстафетасында ел саен “Тынычлык ярышы”н үткәрү башлангычы белән чыкты. Уфада туып үскән, Советлар Союзы Герое снайпер Наталья Ковшова истәлеген мәңгеләштерү максатында ел саен ноябрь азагында йөгерүчеләр арасында ярыш оештырабыз. Шәһәр җитәкчелеге 20 ел элек безнең бу башлангычыбызны хуплады. Соңрак Наталья Ковшова туган йорт урынында ике тактаташ урнаштырылды, “Сипайлово” микрорайонындагы урамнарның берсенә аның исеме бирелде. “Марафон” клубы әгъзалары республиканың башка шәһәр һәм районнарындагы хезмәттәшләренең башлангычларын да күтәреп ала. Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган якташыбыз Григорий Овчинников истәлегенә багышлап, Бөре районында оештырылган “Аксаково — Бәләбәй” ярышларында, яисә 30 чакрым арада “Тирлән — Белорет” узышуларында катнашабыз. Безнең узышчылар, моннан тыш, Бөек Ватан сугышы тарихына кереп калган биеклекләр — Волгоградтагы Мамаев курганы, Мәскәү өлкәсенең Дмитров районындагы Яхрома шәһәрендә (монда 1941 елның декабрендә безнең гаскәрләр контр һөҗүмгә күчә) Пулково янында, Ладого күлендәге “Тормыш юлы” буйлап оештырылган патриотик ярышлардан да читтә калмый. Чаңгы мизгелен ачканда ветераннарыбыз башлангычы белән ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев призына Уфада беренче чаңгы старты үткәрелә башлады. Мондый патриотик стартларда балалар, яшьләрнең һәм спортчылар, ветераннарның берлектә узышуы төрле буын кешеләре арасындагы элемтәне генә ныгытып калмый, иң мөһиме — яугир якташларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү символы, яшьләрне әхлакый тәрбияләү чарасы да булып тора. Нәкъ шуның өчен дә Марсель Котлыгалләмовның “Кызыл таң”да басылып чыккан мәкаләсе безне битараф калдырмады. Без аны 17 апрельдә клубның гомум җыелышында тикшердек һәм очучы-штурмовик Муса Гайса улының истәлеген мәңгеләштерү — “Уфа” халыкара аэропортына аның исемен бирү турындагы тәкъдимне тулысынча хуплыйбыз. Франциядә, мәсәлән, Каршылык күрсәтү герое, генерал һәм президент Шарль де Голль исемен Париж янындагы илнең төп халыкара аэропорты “Орли”га бирелгән, АКШта Нью-Йоркта Джон Кеннеди исемендәге аэропортны да мисал итеп китереп була.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»