Җәмгыять

Зур өмет белән көтәбез

21 мая

2012 елның 9 июлендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 90 ел тула

Күптән түгел, “Кызыл таң” гәзите Муса Гәрәевның исемен “Уфа” халыкара аэропортына бирү тәкъдиме белән чыкты. Бу тәкъдимгә барлык Илеш районы халкы, шул исәптән мәдәният хезмәткәрләре дә кушылабыз. Бүгенге көндә Илеш районы үзәгендә Муса Гәрәев исемендәге музей, туган авылында геройның йорт-музее эшли. Югары Яркәйдә кинотеатр да аның исемен йөртә. Илеш районы Советы сессиясендә Бишкурай урта мәктәбенә Муса Гәрәев исемен бирергә карар ителде. Әмма юбилейга әзерлек моның белән генә чикләнмәс, дип уйлыйбыз. Бу җәһәттән республика җитәкчелеге дә активлык күрсәтер дип ышанабыз. Безнең районда юбилей уңаеннан, Муса Гәрәев исемен йөртүче урамнарны, Бишкурай белән Ташкичү авыллары арасындагы юлны төзекләндерү планга кертелгән. Бу эшләрне башкаруда республика да ярдәм күрсәтер, дип өметләнәбез. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган якташыбыз Муса Гәрәевның исеме башка бөек шәхесләрнеке белән рәттән торырга лаек дип уйлыйбыз һәм аның белән горурланабыз.

Милли китапханә элекке данын кайтарыр

21 мая

Әлегәчә күреп-танып белмәгән бер абзый китабын бүләк итте. “Мәдәният темасына язган мәкаләләрегезне укып барам. Сездә бу китап та кызыксыну тудырыр”, — диде. Бу абзый Гайса Җиһаншин икән. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры. Хәтеремә төште: кайчандыр китапханә системасы турында сүз барганда бу исем еш телгә алына, матбугатта язмалары да күренә иде. Ә урыс телендәге бу китап Мәскәүдәге “Либерея-Бибинформ” нәшриятында басылган. “Полвека служения книге” дип атала. “Заманында автор диссертация язгандыр да, әле шуны китап рәвешенә китергәндер”, дигән уй да башыма килгән иде. Әмма ялгышканмын икән. Гайса Надырша улы үзенең 70 яшен уздырган табында аңа элек бергә эшләгән хезмәттәше: “Сез хезмәт юлыгыз турында китап язсагыз иде, анда республикадагы китапханә системасы тарихы да тасвирланыр иде”, — дип киңәш бирә. Юбиляр уйга кала, берәр ел фикер туплап йөри дә язарга утыра. Хәтеренең бик яхшы һәм шәхси архивының бай булуы аңа бу эшне кыска тоту мөмкинлеген бирә. Өч ел дигәндә инде ул китабын кулына ала. Авторның тормыш һәм хезмәт юлы да фәһемле. Ул 1936 елның 8 мартында Ырынбур өлкәсе Әсәкәй районының Иске Солтангол авылында колхозның тәүге тракторчысы гаиләсендә туган. Район үзәгендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Шаммас авылында ике ел уку йорты (урысча ул “изба-читальня” дип йөртелгән) мөдире булып эшли. 1958 елда Мәскәү дәүләт китапханә институтына керә. 1962 елның августында Н. К. Крупская исемендәге республика китапханәсенең методика бүлегендә аның 33 елга сузылган хезмәт юлы башлана. Китапханәгә ул вакытта Башкорт атлы дивизиясе ветераны, тирән гыйлемле, зыялы Ислам Миңнегали улы Миңнегалиев җитәкчелек итә. Коллектив “Китапны һәр гаиләгә илтеп җиткерик” дигән максат белән эшли. Китапханәләр челтәрен тәртипкә салу, үзәкләштерү чаралары шул максатка ирешүгә хезмәт итә. Гайса Җиһаншин бик еш кына районнарга һәм шәһәрләргә командировкаларга чыгып, китапханәчеләргә методик ярдәм күрсәтә. Бу китабында төрле урыннардагы эшләр торышы, һөнәр осталары турында кызыклы мәгълүматлар китерә. Китапханәләр алтмышынчы-сиксәненче елларда чын-чыннан белем учагына, мәдәният, мәгърифәт, мәгълүмат алу үзәгенә, әдипләр, сәнгать эшлеклеләре, гыйльми хезмәткәрләр, халык хуҗалыгының төрле тармаклары белгечләренең яраткан урынына әверелә. Алардагы фондларны файдаланып, мәгълүматлар алу өчен китапханә-челәргә мөрәҗәгать итеп, йөзләрчә кеше кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклый.

Төнлә гражданнарның тынычлыгын тәэмин итү турында

20 мая

Шушы исемдәге закон проектын әзерләүне, докладчы, парламент депутаты Михаил Бугера билгеләп үткәнчә, төнлә җәмәгать хәвефсезлеген һәм хокук тәртибен, гражданнарны тавышның тискәре йогынтысыннан саклау хокукларын тәэмин итү зарурлыгыннан булуын билгеләп үтте. Закон проектында административ җаваплылык күз уңында тотылган төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозучы гамәлләр исемлеге билгеләнә. Аларга, атап әйткәндә, пиротехник чаралар куллану, ремонт эшләре башкару, кычкыру, җырлау, бию һәм башка гамәлләр керә. Закон проектында төнге вакыт итеп урындагы вакыт белән — 23 сәгатьтән башлап 7 сәгатькә, ял һәм бәйрәм көннәрендә 22 — 9 сәгатьләргә кадәр чор керә.

Туклану экологиясе — сәламәтлек шарты

19 мая

Ягъни ашаган ризыгыбыз сыйфатлымы?

Без начарая баручы экологик хәлнең кеше сәламәтлегенә кире йогынтысы хакында еш ишетәбез. Русиялеләрнең туклану структурасы бозылу, шушы рәвешле сәламәтлегебез какшау турында да еш язалар. Белгечләр әйтүенчә, соңгы берничә йөз елда дөньяның барлык алдынгы илләрендә дә туклану тәртибе бозылуга бәйле авыру очраклары арту күзәтелә. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә килеп туган авырулар исемлегенә, беренче чиратта, шикәр чирен, яшьли килеп чыккан атеросклерозны, кан басымы, ашказаны авыруларын, эчәк аллергиясен кертәләр. Бүгенге көндә Америка Кушма Штатларының Сәламәтлек саклау министрлыгында илдәге үлем очракларының өчтән икесен дөрес тукланмау белән аңлаталар. Аткинс исемле Америка табибы, “Сәламәтлектә инкыйлаб” бестселлер-китабы авторы, үзенең клиникасына мөрәҗәгать иткән авыруларның 95 проценты дөрес тукланмау нәтиҗәсендә авыруга дучар булган, дип белдерә. Нишләп безнең цивилизация мондый хәлгә төшкән соң? Моңа, бәлки, кешенең туклану рәвеше үзгәрү сәбәпче булгандыр? Күп меңьеллыклар дәвамында кешенең “сунарчы-җыючы” булганлыгы билгеле. Ул, нигездә, үлән, җимешләр, кыргый үсемлекләрнең орлыклары белән тукланган. Археологлар әйтүенчә, моннан 40 мең ел элек кеше азык итеп 200гә якын үсемлекне кулланган. Җимеш һәм орлыклардагы химик энергия майлы кислоталар формасында җыела. Азык ресурсы буларак мондый кислоталар кешенең тормыш ихтыяҗын гына канәгатьләндереп калмый, ә уникаль биохимик процессларны көйләүче һәм кешенең сәламәтлегенә ярдәм итүче булып тора.

Солдат даны яши һәйкәл булып

19 мая

Бөек Ватан сугышы тынганга 66 ел гомер узган. Әмма илгә гарасат булып ябырылган афәт хатирәсе ничә елдан соң да исән — ул һәрбер йортта диярлек сакланган өчпочмаклы хатларда, ирләрен көтеп алалмаган әбиләребезнең яралы йөрәгендә, бабаларыбызның сызлануларында гына түгел, сугыштан соң туган балалар күңелендә дә яши. Сугышка нәфрәт безнең канга, аңга салынган. Халык хәтере — үлемсез. Авыл-шәһәрләребездәге һәйкәл-обелисклардан ел әйләнәсенә өзелмәгән чәчәкләр — моның ачык мисалы. Әмма кайбер авылларда ветераннар, аларның балалары килеп баш иярдәй урыннар һаман юк әле. Кушнаренко районы Казарма авылында да шул ук хәл иде. Ә бит күрше Үгез авылы белән бергә санаганда, биредән 600 кеше сугышка алынган. 313е афәт утыннан чыга алмаган, каберләре чит туфракта калган. Ватан өчен шәһит киткән солдатларның исемнәрен ташка уеп язу турында күптән борчылып йөргән авыл халкының хыялы, ниһаять, быел тормышка ашты. Казарма авылында, мәктәп янында геройлар истәлегенә, ветераннар хөрмәтенә яңадан төзекләндерелгән обелиск ачылды. Бу көнне бирегә ветераннар, аларның гаиләләре, район, авыл хакимияте җитәкчелеге, авыл халкы җыелды. — Кайчандыр шушы авылда бергә аунап үскән егетләр белән сугышка киттек, күпләр кайта алмады. Бүген обелискта аларның исем-шәрифләренә карап, үзләрен күргәндәй булдым, — диде бу тантанада күз яшьләрен тыя алмаган сугыш һәм хезмәт ветераны Әсхәдулла Ризванов. — Сугыш бетүгә ничә ел узса да, бергә атакага күтәрелгән, миналы кырларны кичкән, разведкага йөргән сугышчан дуслар бер генә минутка да истән чыкканы юк. Чын кешеләр иде алар... Бирегә килеп истәлекләрне яңартып, алар турында яшьләргә сөйли алуыма шатмын.

“Ирәмәл”дә янгыннар сүндерелде

18 мая

Май бәйрәмнәрендә һәм ял көннәрендә “Ирәмәл” табигый паркында өч янгын сүндерелде. Соңгы ун елда бу төбәктә урман янгыннары теркәлгәне юк иде. Беренче янгын 9 майда Белорет районының Мәхмүт авылы янында 59нчы кварталда чыкты һәм аны 11 майда гына сүндерә алдылар. Үзенчәлекле табигый паркны коткаруда Мәхмүт һәм Николаевка авыллары халкы катнашты. Алар үз техникаларында “Белорет урманы” предприятиесе инспекторлары, Учалы урман хуҗалыгы урманчылары һәм парк хезмәткәрләре белән беррәттән янгынга каршы көрәште. Янгын 20 гектардан артык урманны юк итте. Моннан тыш, тагын ике янгын теркәлде.

Киленнәр-килендәшләр

18 мая

Әлшәй районының Никифар участок дәваханәсендә санитарка булып өч килендәш — Рәмилә, Светлана һәм Луиза Степановалар эшли. Танылган авыл хуҗалыгы алдынгылары булган бертуган Степановларның хатыннарын дәваханә коллективында мактап кына телгә алалар. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Александр Степановның тормыш иптәше Луизаны эш урынында туры китереп булмады: төнге сменадан соң ял итә иде. Шуңа аны борчуны кирәк тапмадык. Фотога, бик озак ялына торгач, аның ике килендәшен генә төшерә алдык. Бәлки, дәваханә җитәкчесе, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы Клара Ганиеваның абруйлы сүзе җитмәсә, уңган килендәшләрнең мөлаем йөзләрен гәзит укучыбызга күрсәтә дә алмас идек әле. Эшкә батыр кызлар, гәзит өчен фотога төшәргә дигәч, бөтенләй югалып калды. Тик үзләре генә дә зур тарихлы татар авылының милли татулык символы булырлык килендәшләрне фотога төшермәү дә мөмкин түгел иде шул. Рәмилә — башкорт кызы, Светлана — татар. Бертуган чуваш егетләрен яратып кияүгә чыкканнар һәм бик күпләргә үрнәк булырлык тату гаилә корганнар. Балалар үстереп, аларны башлы-күзле итеп бетереп тә баралар икән инде. Әйткәндәй, Светлана Рәсим кызы белән Валерий Андриановичның олы уллары Радик армиядә контракт буенча хезмәт иткән. Башлыча, кайнар нокталарда булган десантчы егет кәләш итеп украин кызы Иринаны алып кайткан.

Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре башланды

17 мая

Башкортстанда Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре башланды. Бу чара республиканың күпчелек шәһәрләре һәм районнарында ел саен үткәрелә. Мәдәният министры Әскар Абдразаков бәйрәмдә катнашучыларны һәм славян халыклары вәкилләрен сәламләде: “Славяннар унбер гасырдан артык славян язмасын булдырган Кирилл һәм Мефодий турындагы истәлекне хөрмәт белән саклый, — диелә анда. — Алар истәлегенә багышланган көн Русия, Болгария, Чехия, Польша, Словакия һәм Македониядә дәүләт бәйрәме булып тора, Белоруссия, Украина, Сербия һәм Хорватиядә билгеләнә. Бәйрәм көннәрендә күпмилләтле Башкортстанда да тугандаш славян халыкларының рухи бердәмлеге, аларның үзенчәлекле булуы аеруча нык сизелә. Мондый бәйрәмнәр безнең тормышыбызны тагын да эчтәлеклерәк, кызыклырак, бер-беребезне тагын да яхшырак аңларга ярдәм итә. Башкортстанда Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре үткәрү киләчәктә дә милләтара татулыкны һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга хезмәт итәчәк”. — Башка милләтләрнең әһәмиятен киметми, славян халыклары барлык кешелек дөньясында төп урыннарның берсен били, дип, горурлык белән әйтергә мөмкин, — диде Башкортстан урыслары соборы рәисе Владимир Самородов чараны ачу тантанасында. — Славян халыклары һәрчак бер-берсенә җылы карашта булды. Аларның мәдәнияте һәм телләре бер-берсенә бик якын. Владимир Самородов безнең республикада күп кенә славян халыкларының — урыс, болгар, поляк, белорус, украиннарның милли-мәдәни үзәкләре эшләп килүен билгеләде. Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре 29 майга кадәр дәвам итәчәк. Уфада, Уфа районында һәм Нефтекамада “Соцветие” поляк мәдәнияте фестивале үтәчәк, бүген Иглин районында белорус поэзиясе кичәсе оештырылачак. Бәләбәй районының Надеждино, Өсән-Ивановское авылларында, Уфа районының Кызыл Яр авылында борынгы урыс җыры бәйрәме үтәчәк. Стәрлетамак районының Золотоношка авылында, Уфада С. Т. Аксаковның мемориаль йорт-музеенда, республиканың якшәмбе мәктәпләрендә, китапханәләрдә, вузларда фольклор бәйрәмнәре һәм әдәби кичәләр үткәрү планлаштырылган.

Җисеме исемен акламый

17 мая

Авыл хуҗалыгы күтәрелә алмауга булдыклы җитәкчеләргә кытлык та сәбәпче

Авыл хуҗалыгын күтәрү өчен Хөкүмәт барысын да эшли сыман. Авылда эшләргә теләүчеләргә — фермермы ул, күмәк хуҗалыкмы яисә башка төрле авыл хуҗалыгы берләшмәсеме — субсидияләр, кредитлар бирә, орлык, ашлама, ягулыкка ташламалар ясый, табигый зыян-каза күрсәләр, аны акчалата кайтара. Сөр, чәч, үстер генә! Тик күп урыннарда дәүләт ярдәме үзен акламый. Киресенчә, хуҗалыклар артка тәгәрәвен дәвам итә, банкрот дәрәҗәсенә җиткерелә. Кыйгы районының Калинин исемендәге колхозында да шундый хәл. Кайчандыр төбәктәге иң көчле хуҗалык соңгы елларда зыянга эшли, таркалып бетү алдында тора. Хуҗалыкны саклап калу өчен район җитәкчелеге күргән чаралар халыкны канәгатьләндерми. Шунысы кызганыч, алар хуҗалыкның элекке хәленә кайтырына өмет өзгәннәр инде. Түбән Кыйгы, Игенчеләр, Урак, Октябрь, Париж авылларын берләштерүче Калинин исемендәге колхозның үткәндәге уңышлары хакында 1981-95 елларда район башлыгы булган Дияс Кирханов түбәндәгеләрне сөйләде: — Әлеге күмәк хуҗалык районда иң эреләрдән саналды һәм аның ил икътисадына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Хуҗалыкка 29 ел алмашсыз, Октябрь революциясе, Ленин орденнары кавалеры, Социалистик Хезмәт Герое Әхсән Шәрипов җитәкчелек итте. Белеме буенча юрист булса да, зирәк, төпле рәис, җиргә җаны-тәне белән бирелгән гаярь зат иде ул. Андый җитәкчене бүген көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Хәзер республиканың төньяк-көнчыгыш төбәге игенчелек белән шөгыльләнү өчен яраксыз дип исбатларга тырышсалар да, Калинин исемендәге колхозның төп юнәлеше игенчелек булды. Сиксәненче еллар башында аның җирләре 6 мең 100 гектар тәшкил итте һәм шуның 4 мең 200 гектары сөренте җирләр иде. Нигездә, бодайга өстенлек бирелде һәм гектардан 30,5 центнер уңыш алуга ирештеләр. 1987 елда Әхсән Шәрип улы лаеклы ялга чыкты. Ул китү белән хуҗалык кулдан-кулга күчә башлады һәм күзгә күренеп артка тәгәрәде. Чөнки биредә аны алыштырырлык чын хуҗа табылмады.

Әйләнә карусель, әйләнә...

17 мая

Элегрәк гәзитләрдә вакыт-вакыты белән “Сайлаулардан-сайлауларга” дигән рубрика хасил була иде. Ул күрендеме, димәк, ил чираттагы сәяси кампаниягә әзерләнә. Сайлауларны оештыру технологиясен гади халык белгәндерме-юкмы, әмма ул, сәяси чара булудан бигрәк, бәйрәм төсе алыр иде. Хәзер исә, нык формальләшкән хәлдә дә, төрле күләмдәге сайлауларга чамасызрак әһәмият бирелә. Менә әле дә, Русиянең сәяси элитасы, Дәүләт думасына, арытаба Президент сайлауларының ничек үтәчәге, кемнең депутат булачагы, ә кемнең илдәге иң мәртәбәле вазыйфаны биләячәге турындагы фаразлаулар, күрәзәлек белән яши. Алга таба сайлаулар илдәге икътисад, социаль, көнкүреш, белем бирү, саулык саклау проблемаларын да күмеп китәчәк. Үткән заманнарны идеология хуҗалык мәсьәләләреннән өстен торды, дип гаепләсәк, бүген сәясәтнең һәрнәрсәдән югары булуына һич исебез китми. Бу хәл яшәү өчен көрәш алып баручы халыкның кәефен, әлбәттә, күтәрми. Гомумән, хыялга бирелебрәк, могҗиза көтебрәк яшәгән халык бит инде без. Океан-диңгез аръягында безгә әллә ниләр бар сыман тоела, әмма шул “ниләр”нең асылын белергә, кирәксә, үз ярыбызга алып чыгарга бездә еш кына көч тә, теләк тә булмый. Менә ничәмә гасыр инде, урыс шагыйре Федор Тютчевның әйткәннәрен гадиләштергәндә, “Русиянең аешына акыл белән җитә, гадәти аршынга сала алмый” җәфаланабыз. Кемнәр соң без һәм нигә болай яшибез? Русия дәүләтендә урыс кәвеме белән күп гасырлар катнашып көн күргәч, аның милли үзенчәлекләре һәм менталь сыйфатлары башка милләтләргә дә күчкән. Шуңа күрә гомум Русия халкының уртак йөзе, холык-фигыле турында фикер йөртергә мөмкиндер. Президент Дмитрий Медведев, төп инанулары җәһәтеннән либераль җитәкче данын саклап калса да, кайбер гамәлләрендә ярыйсы гына катылык күрсәтә. Бу соңгы чорда милициягә реформа үткәрүдә һәм оборона заказларының үтәлешен тикшерүдә ачык чагылды. Читтән караганда, Президент башлыча тышкы сәясәт белән шөгыльләнгән сыман күренсә дә, Дмитрий Медведев ил эчендәге икътисад һәм финанс хәлләренә таләпчәнрәк мөрәҗәгать итә, хәтта стратегик башлангычлар белән чыгуда Владимир Путин белән көндәшлеккә дә керә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»