Җәмгыять

Гасырлардан килгән дуслык бу

25 мая

Президент Рөстәм Хәмитов тарафыннан бу елның Башкортстанда Милләтара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителүен халкыбыз зур шатлык белән каршы алды. Башкортстан — күпмилләтле һәм күпконфессияле республика. Бездә халыклар гасырлар буе дус, тату яши. Безнең төбәк авыллары да моның ачык үрнәге булып тора. Моннан 230 еллар элек Татарстанның Минзәлә өязеннән килгән типтәрләр Казангол һәм Иске Шәрип (Дәүләкән районы) авылларында яшәүче асаба башкортлары белән килешеп, Ташлы-Шәрип авылына нигез сала. Шул еллардан бу халыклар арасында ныклы дуслык урнашкан. Бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр, кыз биргәннәр, килен төшергәннәр, кода-кодагый булып яшәгәннәр. 19нчы гасырның икенче яртысында Ташлы-Шәрип авылы тирәсендә — Александровка, Трифоновка, Рублевка, Московка, Кукуевка һәм Софиевка авыллары барлыкка килгән. Аларга Смоленск, Харьков, Чернигов, Екатеринослав якларыннан килгән урыс, украин, белорус халыклары нигез салган. Килгән елда алар землянкаларда кышлаган. Кыска гына вакыт эчендә игенчелек, малчылык эшен җайга салганнар. Күченеп килгән урыс, украин, белорус халыклары татар халкын бәрәңге, кәбестә һәм яшелчә үстерергә өйрәткән, ә татар һәм башкорт халыклары күченүчеләрне умартачылык һәм терлекчелек серләренә төшендергән. Төбәк халкы шулай бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән.

Гомумдәүләт идеясе хакимияткә ышанычтан башлана

25 мая

Гайдар- Ельцин реформаларын һәркем хәтерли торгандыр. Иң үзәккә үткәне — бер төн эчендә халыкның дәүләт саклык кассаларындагы барлык акчасы “янып” юкка чыкты. Машинага, картлыкка, “кара көнгә” дип җыйган акчалар белән бергә бер мизгелдә дәүләткә ышанычны да югалттык. Бу чор хакында дәүләт саклык кенәгәсендә алты “Жигули” машинасы алырлык акчасын югалткан бөек әдип Әмирхан Еники “Кояш баер алдыннан” дигән китабында болай дип язды: “Бусы бигрәк тә авырга туры килде. Матди яктан да, мораль яктан да ул мине бик каты сынады. Иң авыры — кешегә ышаныч бетте, чөнки картлыкта алдану белән вәгъдәсезлекне кичерү үзенә бер зур газап икән”. Шунда ук Еники дәвам итә: “Моңарчы мин Ходай биргән гомер юлымның — Лениннан башлап Горбачевка кадәр нинди чорлар аша узганын сөйләп килдем. Ул чорлар һәммәсе дә алдану белән төгәлләнде...” Әдип “алдану” ди, “алдашу” дими. Ягъни ул көткән ышанычларның акланмавы хакында сүз бара монда. Әйе, халык ышанычы — дәүләт үсеше өчен иң мөһим фактор. Бөтендөнья социология хезмәте дәүләт башлыкларының рейтингын, аңа халык ышанычын юкка гына тикшерми. Чөнки кеше, халык нәрсәгәдер ышанырга, шуңа йөз тотып яшәргә тиеш. Совет чорында милли идея — һәркем җитеш, тигез, имин һәм бәхетле яшәячәк коммунизм төзү иде. Ләкин бу идея кешелекнең меңәр ел буена хыялында йөрткән камил җәмгыять хакындагы хыялы — тормышка ашмады. Һәм без коммунизмнан барган юлдан капитализм тыкрыгына кискен борылыш ясадык.

Яшәү матурлыгы татулыкта

25 мая

Гомер ничек яшәсәң дә үтә. Ә инде аңлашып яшәсәң, тормыш та матур. Советлар Союзында милли сәясәткә зур урын бирелде. Шуның нәтиҗәсе буларак, милләтара бәрелешләр, аңлашылмаучылыклар булмады. Халыклар дуслыгы белән без Бөек Ватан сугышында явыз дошманны җиңдек, тыныч тормышта зур уңышларга ирештек. Милләт аеру дигән уй кешеләрдә булмады. Менә мин үткән гасырның илленче елларында хәрби училищеда йөзләгән курсант арасында татар милләтеннән берүзем идем. Офицер булып хезмәт иткәндә дә урыс егетләре белән дус булдык. Минем балалык һәм яшьлек елларым үткән Таллыкүл авылының бер ягында — Кыртүтәл дигән мари, икенче ягында Клетья дигән урыс авылы бар иде. Без бигрәк тә Кыртүтәл авылы яшьләре белән аралашып яшәдек. Кичке уеннарны әле Таллыкүлдә, әле Кыртүтәлдә үткәрдек. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, төрле мавыктыргыч уеннар яшьләрне берләштерде һәм якынайтты.

Тарих үзе терелгәндәй булды

24 мая

Республика Хәрби Дан музее хезмәткәрләре “Музейда төн” чарасында бик теләп катнашты һәм күп кешеләрнең тарихка битараф түгеллеген тагын бер кат раслады. Соңгы эш сәгатенәчә залларда халык агымы дәвам итте. Яшьләрнең күмәкләп килүе, хәтта кечкенә балаларын да алып килүләре куанычлы. Музей хезмәткәрләре хезмәт күрсәтүнең моңача билгеле булмаган алымнарын отышлы кулланды. Әйтик, залда Бөек Ватан сугышы солдатлары сакта, я булмаса, йөреп тора, икенче урында сәхнәләштерелгән вакыйгалар гәүдәләндерелә, гадәттә тынлык хөкем сөргән блиндажда бу көн санитарлар мәш килде. Музей эшчәнлегендә яңалыклар күп. Бердән, экспонатлар өзлексез тулыландырыла, икенчедән, моңача билгеле булмаган фронт хәлләре ачыклана, яугирләрнең балалары яңа мәгълүматлар китерә. Музей технологиясе үзгәрә. Әйтик, киң экранлы кинохроника барганда, беркем тукталмый үтеп китә алмый. Кайсыдыр экспонатларның “терелеп” хәрәкәт итүләре, телгә килүләре дә игътибарны үзенә тарта. Ә интерактив тирда ату осталыгын сынап карау мөмкинлеге бар. Музей эшчәнлеге читтән күпләрнең ихлас ярдәм кулы сузуына мохтаҗ. Безнең музейның якын булышчысы Назыйф Мөхәммәтҗанов турында җылы сүзләр әйтәсе килә. Әфган сугышын үтеп, сәламәтлеген нык какшаткан бу ир-егет үз җилкәсендә татыган афәт турында гына түгел, Бөек Ватан сугышы турында да күп орден һәм медальләр туплый алган. Иң югары дәрәҗәле “Победа” орденының күчермәсе дә бар аның коллекциясендә. Бу зур эшкә Назыйф Сәет улы пенсиясен сарыф итә. Ул туплаган матди байлыкны белгечләр уникаль-тиңдәшсез дип бәяли. Менә шушы бай коллекциянең бер өлешенә музей залында киң урын бирелүе сенсация төсен алды.

Команда бар, ә эш нәтиҗәләре кайчан булыр?

24 мая

Республика халкын, тәү чиратта, шушы сорау кызыксындыра

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры тәгаенләнү республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында узган атнаның иң мөһим вакыйгасы булды. Ун ай дәвамында әлеге вазыйфаны үзе алып барганнан соң Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 19 майда Дәүләт җыелышы-Корылтайга Хөкүмәт Премьер-министры кандидатурасын чыгарды. Башкортстан Конституциясенең 87 статьясына ярашлы, депутатлар күпчелек тавыш белән Хөкүмәт Премьер-министры вазыйфасына Азамат Илембәтовны тәгаенләүгә ризалык бирде. Шул ук көнне “Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры турында” Башкортстан Президенты Указы дөнья күрде. Президент Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, Азамат Илембәтов җитәкчелегендәге республика Хөкүмәте алдында күләмле бурычлар тора. — Башкортстан гражданнарының тормыш шартларын яхшырту, икътисадның нәтиҗәле үсешен тәэмин итү, халык өчен эшләү Хөкүмәтнең төп бурычы булырга тиеш, — диде ул бу җәһәттән Премьер-министрны тәкъдим итеп. Шушында ук Президент алдагы чорга тәгаен эш юнәлешләре дә билгеләде. Алар — Салават-Стәрлетамак сәнәгать үзелы нигезендә нефть һәм газ химиясе үзәге төзү; Рус Гидро һәм Alstom француз компанияләре белән берлектә сәнәгать технопаркы булдыру, Караидел елгасында гидроэлектр станциясе һәм Белорет районында тулы цикллы металлургия заводы төзү. Аерым игътибарны Рөстәм Зәки улы кече һәм уртача бизнес үсеше мәсьәләләренә юнәлтте. — Бизнес үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру Хөкүмәт эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Уртача Русия күрсәткеченнән түбән булган хезмәт хакларын күтәрү, төзелеш комплексы эшчәнлеген активлаштыру да — көнүзәк мәсьәләләр. Халык бездән тәгаен нәтиҗәләр көтә, — диде Рөстәм Хәмитов. Аналитиклар бу җәһәттән Азамат Илембәтов җитәкчелегендәге Хөкүмәт Президент ышанычын аклый алыр, дигән фикердә. Әйтик, Дәүләт думасының Гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар чыгару комитеты рәисе урынбасары Андрей Назаров әлеге вакыйганы түбәндәгечә бәяли: — Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасына Азамат Илем-бәтовны күрсәтү һәм тәгаенләү Президент Рөстәм Хәмитовның республикада зур эш тәҗрибәсе булган компетентлы идарәчеләрне күрсәтү юлы белән властьны яңарту һәм ныгытуга юнәлтелгән кадрлар сәясәтенең дәвамы булып тора.

“Гаиләгә безнең эшебездә зур өстенлек бирелә”

21 мая

“Гаилә һәм демография: милләтара татулыкны үстерүнең социаль мөмкинлеге” — Уфада шундый девиз астында “Русия гаиләсе” халыкара конгрессы үтте. Форум Башкортстан Республикасындагы Милләтара татулыкны ныгыту елына багышланды. Анда Русия Федерациясенең 40тан артык субъекты, якын һәм ерак чит илләр вәкилләре катнашты, күпмилләтле һәм күп конфессияле җәмгыятьтә гаилә сәясәте үзенчәлекләре һәм аны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре, демографик хәл, гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре, илебездә гаилә сәясәтен үстерү стратегиясе һәм аны законнар белән тәэмин итү тикшерелде. Конгресс делегатларын сәламләп, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов милли мәдәниятнең тулысынча гаиләдән үсеп чыгуын билгеләде. — Гаиләдәге традицион тәртипләрне саклау һәм үстерү — һәр халыкның мәдәниятендә мөһим бурыч, — диде республика башлыгы. — Башкортстан, тоташ алганда Русия халыкларына матди ихтыяҗга түгел, мәхәббәткә нигезләнгән ныклы, зур гаилә кыйммәтләре хас. Кызганычка каршы, бүген алар югалып бара. Бу сыйфатларны сәнгати, икътисади дәртләндерү, пропагандалау ярдәмендә тергезү — җәмгыятьнең, Хөкүмәтнең мөһим бурычы. Президент форумда катнашучыларның игътибарын республикада йөздән артык милләт вәкиле яшәвенә дә юнәлтте. Катнаш никахларны Рөстәм Хәмитов толерантлыкның иң гадәти күренеше дип атады. — Республикада, уртача алганда һәр өченче никах — катнаш, — диде ул. — Бу илебездәге уртача күрсәткечтән ике тапкыр күбрәк. Һәм андый никахлар саны арта бара. Мәсәлән, 2005 елда урыслар һәм татарлар 1,5 меңнән аз гына кимрәк гаилә корган булса, былтыр бу сан ике тапкыр арткан. Башкортлар белән татарлар арасында 2005 елда — 1400, 2010 елда өч меңнән артык никах теркәлгән.

Татар гаиләләре ныклы булсын

21 мая

Уфада “Гаилә һәм демография: милләтара татулыкны үстерүнең социаль потенциалы” девизы астында “Русия гаиләсе” халыкара конгрессы үтте. Чара кысаларында М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында “Татар халкының гаилә традицияләре белән танышу” секциясе эшләде. Аның эшчәнлеге Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Университет ректоры Раил Әсәдуллин, һәммәсен ихлас сәламләп, матур теләкләрен җиткерде, уку йортының тормышы, бөек мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла турында мәгълүмат белән таныштырып китте. Соңыннан кунаклар Башкортстанда үзәкләштерелгән татар китапханәләренең эше һәм әдәби күргәзмә белән танышты. Художество-графика факультеты деканы Тәлгать Мәсәлимов татар халкының рухи кыйммәтләрен, традицияләрен чагылдыручы зәвыклы рәсемнәрнең һәркайсы турында җентекләп сөйләде. Китап күргәзмәсендә кунаклар Чакмагыш районы китапханәсе базасында оештырылган Республика татар китапханәләре үзәге эшчәнлеге белән танышты. Чакмагыш районының үрнәкле гаиләсе — Резеда һәм Фаил Ишморатовлар, аларның уллары татар халкының милли кыйммәтләрен яхшы белүләре белән һәркемне сокландырды. Фаил Әхнәф улы — авыл хакимияте башлыгы, мәдәни тормышта да кайнап яши, Резеда Хаҗиәхмәт кызы — укытучы, искиткеч калфаклар, сөлгеләр чигә. Татар халкының гаилә кыйммәтләре үрнәкләрен сигез район вәкилләре тәкъдим итте: Илеш, Дүртөйле, Туймазы, Чишмә, Борай, Балтач, Шаран, Авыргазы. Башкалабыздагы 84нче һәм 65нче татар гимназияләре дә чарада бик актив катнашты. 84нче гимназия укучысы Айнур Усмановның өздереп биюенә һәммәсе ихлас кул чапты. Ә инде Борай авылыннан бишенче сыйныф укучылары Эвелина Нуруллина белән Айнур Илбаевның чын артистларча чыгышы өлкәннәрне таң калдырды. Дүртөйледән Айрат Харисов җыелган халыкны үз куллары белән иҗат иткән тальянда уйнап, туйганчы биетте, күңел ачтырды. Бәйрәмгә килүчеләр татар халкының милли ашларыннан авыз итте, уйнады-көлде, җырлады-биеде.

Юл фаҗигаләрен, корбаннарны киметик!

21 мая

Халыкара акциягә Башкортстан да кушылды

Юл фаҗигаләрен киметү максатында Берләшкән милләтләр оешмасы “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге унъеллыгы” игълан итте. Халыкара акциягә агымдагы елның 11 маенда старт бирелде. Акциянең максаты нидән гыйбарәт? Бу уңайдан Башкортстанда нинди эшләр алып барылачак? Кагыйдә бозган водительләргә карата нинди чаралар күреләчәк? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Ел саен Җир шарында юл фаҗигаләрендә 1,3 миллион кешенең гомере өзелә, 50 миллионы җәрәхәтләнә, — дип башлады ЮХХДИның Башкортстан идарәсе начальнигы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Русия төбәкләрендә, шул исәптән республикада, юлларда гомерләр күп кыела. Моңа кем гаепле? Башкортстанда теркәлгән һәр юл фаҗигасе тирән анализлана. Аянычлы хәлләрнең күпчелегендә кешеләр үзләре гаепле. Водительләр, һава торышына, юл сыйфатына игътибар итмичә, газ педаленә чама белмичә баса. Каршы як юлга чыгучылар да язмыш белән шаяра. Җәяүлеләр, юлны рөхсәт ителмәгән урында чыгып, машина астына эләгә. Әти-әниләренең саранлыгы нәтиҗәсендә махсус креслога утыртылмаган нәни пассажирларның гомере өзелә. Ә бит аянычлы хәлләргә чик куярга мөмкин. Юл кагыйдәләрен һәркем һәрвакыт исендә тотсын иде. Югарыда телгә алынган акция кысасында Уфада АСУ (Автоматлаштырылган идарә системасы) гамәлгә кертеләчәк. Аның эш режимы бик гади. Светофорлар, транспорт агымының күплеген “күреп”, автоматик рәвештә озаграк яисә тизрәк яначак. Хәвефле хәлләргә китерүче “бөкеләргә” шул рәвешле чик кую күздә тотыла. Республика район һәм шәһәрләрендә “түгәрәк өстәл”ләр, матбугат конференцияләре, мәгълүмат-пропаганда чаралары оештырылачак. Юл инспекторлары укучылар белән ешрак очрашачак. Республиканың элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов түбәндәгене бәян итте: — Журналистлар һәр водительнең йөрәгенә үтеп керердәй мәкаләләр язарга, телерадиотапшырулар әзерләргә тиеш. Каләм остасы үзен юл вакыйгасы үзәгендә итеп күз алдына китерергә тиеш. Шул чакта гына уңай нәтиҗәгә өмет итәргә мөмкин. Бары тик күңел аша үткәрелгән гыйбрәтле вакыйгалар гына кешенең аңын үзгәртә ала.

Ата-ана җаваплылыгы мөһим

21 мая

Уфада узган “Русия гаиләсе” VIII Халыкара конгрессында катнашучылар “Гаилә һәм демография: милләтара татулыкны үстерүнең социаль мөмкинлекләре” дигән “түгәрәк өстәл”дә катнашты. — Халыкара конгресска Русиянең 42 регионы һәм 6 илдән кунаклар килде, — диде, чараны ачып, Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Лилия Гомәрова. — Чыннан да, безнең башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек уңай тәҗрибәбез бар. Башкортстан яңа туган балалар исәбе буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала илдә өченче урында. Республикада күп балалы 32 мең гаилә яши, катнаш никахлар күп. Бәлки шуңа да толерантлык рухы көчле. Милләтләр арасындагы татулык Башкортстанны ил алдында тотрыклы төбәк буларак танытты. Шуңа күрә республикага инвесторларның игътибары артты. Быел, былтыргы белән чагыштырганда, республикага инвестицияләр 80 процентка артып, 500 миллион доллар тәшкил иткән. Икътисади үсеш күп кенә социаль мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, Башкортстанда “ана капиталы” бала тудырган хатыннарга гына түгел, тәрбиягә ятим сабый алган гаиләләргә дә бирелә. Республика бюджеты исәбенә башкарылучы бу изге гамәл — башка төбәкләрдә сирәк күренеш. Гомумән, аерым кешегә генә түгел, иң тәү чиратта эшлекле, тәртипле гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү зарурлыгы калкып чыкты.

Ошый, әмма әлегә ышандырмый

21 мая

1 июльдән дәүләт органнарына бер тапкыр тапшырылган документ бөтен чиновникка да җитәргә тиеш

Кемдер исәпләп чыгарган: ил халкының ярты гомере — төрле белешмәләр артыннан йөреп, калган яртысы шул белешмәләрне тапшыру өчен чиратта торып үтә, имеш. Бер үк документны бер үк ведомствода да дистәләгән тапкыр таләп итүләре мөмкин. Сукрана башласаң, “так положено” дигән җавап ишетәсең. Бүген юк кына бер белешмәсез бер генә эшнең дә очына чыгып булмый. Социаль торакка чиратка басарга, ипотекага фатир алырга яисә аны хосусыйлаштырырга уйласаң, байтак вакытыңны чиратларда үткәреп, ничәмә-ничә документ җыярга кирәк. Күпләр моңа чыдамый, ярты юлда ташлый, чөнки безнең илдә шушы максатларга документлар пакеты җыеп тапшыру — геройлыкка тиң гамәл. Чиратлары, хезмәтләндерүчеләрнең дорфалыгы, аларның еш кына урында булмавы, бер белешмәне алганчы икенчесенең срогы чыгу, аннары тагын шул ук сират күперен үтүләр... Былтыр Русиядә дәүләт учреждениесендә булган документны гражданнан һәм малтабардан яңадан таләп итүне тыю турында закон кабул ителгән иде. Берәрегез бу хакта ишеттеме, сез яшәгән урында нидер үзгәрдеме? Юктыр, мөгаен, чөнки безнең илдә закон кабул ителү ул эшләп китте, дигән сүз түгел әле. Законның асылы шунда: әгәр дә кеше документны бер ведомствога, әйтик, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына тапшырган булса, икенче дәүләт органына мөрәҗәгать иткән очракта, анысы, сезне тагын шул ук юлда җәфа чиктермичә, вакытыгызны әрәм иттермичә, әлеге документны тәүгесеннән соратып алырга тиеш. Беренче карашка, бу акылга сыймаслык хәл кебек: ничек инде шундый дәрәҗәле кешеләр син фәкыйрь турында мәгълүмат алышып, болай да юк вакытларын уздыра алсын! Әмма административ реформа, бик авырлык белән булса да, эшләп китте һәм аның төп максаты – башкарма власть органнары эше системасын һәм тәртибен үзгәртү, эшчәнлекләрен халык мәнфәгатьләрен кайгырту ягына бору. Башкортстан әлегә бу реформаның койрыгында сөйрәлә, аны үткәрү темплары гомумрусиянекеннән калыша. Ә бит төбәктә ул ничектер гамәлгә ашырылган һәм, янәсе, дәүләт һәм җәмгыять арасындагы административ каршылыкларны киметүгә, муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән булган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»