Җәмгыять

“Клуб литераторов” югары лигага ашкына

12 февраля

Башкортстанның КВН командасы бу максатка кайчан ирешер?

Башкортстанда КВН хәрәкәте үсештәме? Республика данын яклаучы команда кайчан югары лигада чыгыш ясый башлар? Бу максатка ирешергә нинди киртәләр комачаулый? Башкортстанның КВН оешмасы рәисе Искәндәр Дүсәйновтан шул хакта сораштык.

Президент билгеләгән бурыч ничек үтәлә?

12 февраля

Федоровка районында балалар бакчаларына чират мәсьәләсе быел ук тулысынча хәл ителде

Хәбәр итүебезчә, “Do.edu.ru — Мәктәпкәчә белем бирү. Анализ һәм мониторинг” федераль сайтында китерелгән мәгълүматларга ярашлы, Башкортстан узган елда мәктәпкәчә белем бирү төбәкара системасын модернизацияләү өлкәсендәге эш күрсәткечләре буенча Русиянең әйдәп баручы ун төбәге исемлегенә керде. Атап әйткәндә, былтыр республикада планга ярашлы балалар бакчаларында 11080 яңа урын булдыру күзалланган булса, асылда 15050 сабый мәктәпкәчә учреждениегә йөрү мөмкинлеге алган. Шул рәвешле, Башкортстанда балалар бакчаларына чират 29 меңнән (2012 елда) 14 меңгә калган. Ягъни бер ел эчендә чират ике тапкырдан күбрәккә кимегән. Гомумән, Президент Рөстәм Хәмитов республикада балалар бакчаларына чират мәсьәләсен 2015 ел ахырына тулысынча хәл итү бурычы куя. Һәм Башкортстанда бу юнәлештә ни дәрәҗәдә колачлы эш алып барылуын күз уңында тотканда, әлеге бурычның билгеләнгән вакытка мотлак үтәләчәге шик калдырмый.

Арабызда “кайнар йөрәк”леләр бармы?

05 февраля

Үткән елның ноябрендә Со­циаль-мәдәни башлангычлар фонды Русиянең Мәгариф һәм фән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары белән берлектә Бөтенрусия “Кайнар йөрәк” иҗтимагый-дәүләт акциясе оештырды­лар.

Депутаттан - истәлекле бүләк

04 февраля

Районның Яңа Субай һәм Никольск мәктәпләре укучылары Яңа ел каникуллары чорында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Венер Гыймазетдиновтан үзенчәлекле бүләк алды. Алар өчен башкалага бер көнлек сәяхәт оештырылды.

“Яшәүгә көчне халыктан алабыз”

01 февраля

Кичә Республика йортында Президент Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгыларына Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында төрле һө­нәр ияләре, дәүләт эшлек­леләре бар иде. — Бүген без күп еллар үз һөнәренә тугры булып, шул өлкәдә уңышларга ирешкән шәхесләрне бүләклибез, — диде Президент. — Алар әлеге катлаулы чорда әйдәп баручы, үрнәкле профессионаллар буларак, республика үсешенә зур өлеш кертә. Безнең максатлар уртак — авырлыкларга карамыйча, кешеләр өчен яхшы яшәү шартлары булдыру, ил-көндәге тынычлыкны саклау. Дүртөйле шәһәре һәм районы ветеринария станциясе начальнигы Илдар Казыйханов “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Район — авыл хуҗалыгы үсеше буенча илгә билгеле төбәк. Биредә токымчылыкны үстерүгә йөз тоткан хуҗалыклар күп. Анда йогышлы чирләр таралмавында, сәламәт үрчем алуга ирешүдә ветеринария хезмәтенең өлеше зур. — Соңгы елларда вете­ринария хезмәтенә игътибар арта, — диде Илдар Сафуан улы. — Яңа корылмалар алына, хезмәт хаклары арта, эш шартлары яхшыра. Узган елда ветеринария станциясе биналарын ремонтлауга 2 миллион сум акча бүленде. Быел да бу өлкәдә эшчәнлек дәвам итәчәк.

“Мин белмимен Җир шарының Синсез, минсез әйләнгәнен...”

01 февраля

— Муса ага, бер шигырегездә сез: “Әдип гомере йөрәк яше белән — янып яшәү белән үлчәнә”, — дип язган идегез. Чынлап та, сезнең 75 яшегезнең илле биш елы Башкортстаныбызга, халкыбызга хезмәт итүгә багышланган. Югары даирәдә эшләүче билгеле шәхесләребезнең берсе сезнең әдәби һәм җәмәгать эшчәнлегегезне юкка гына гражданлык һәм иҗат каһарманлыгы дип атамагандыр.

Өй туйлары күп көтелә

30 января

Бүздәк районы торакны күпләп төзүче төбәкләрдән санала. Үткән елның җәендә, мәсәлән, район үзәгендә социаль билгеләнештәге ике катлы яңа йорт сафка басты, нәтиҗәдә кырык гаилә торак шартларын яхшыртты. Моннан тыш, өч катлы янә ике йорт төзелә, киләчәккә планлаштырылган өч катлы 15 йортның өчесенең нигезләре салынды. Озайлы перспективага ярашлы, Гафури авылында алдагы елларда 600 коттедж төзү күзаллана.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко: “Агросәнәгатьчеләр чит ил базарына юл ача”

30 января

— Аграр сектор — халык хуҗалыгында иң киеренке шартларда эшләүче тармак. Авыл эшчәннәре ел әйләнәсенә җитештерү белән шөгыльләнә. Илебез аграрийлары алдына, дәүләт ярдәмен максатлы файдаланып, импортны киметү һәм бер үк вакытта экспортны үстерү бурычы куелды. Соңгы 23 елда Русиядә сөренте җирләрнең 16,4 миллион гектарга кимүен исәпкә алганда, әлбәттә, максатка ирешү өчен зур көч салырга кирәклеген яхшы аңлыйбыз.

Без синең белән, Ильвина!

30 января

“Изгелек эшләргә ашыгыйк…” Исеме үк әйтеп тора, Чакмагыш телевидениесе башлангычы белән үткә­релгән хәйрия концертында яшәешебезнең нигезе булган шәфкатьлелек, мәрхә­мәт­лелек һәм яхшылык төшен­чәләре чагылыш тапты.

Дөнья байлыгы кем кулында?

29 января

Русиядә һәр сигезенче кеше хәерчелек чигендә яши

Дөньяның иң бай 85 кешесе кулындагы акча планетада яшәүче 3,6 миллиард ярлы кешедәге мал-мөлкәткә бәрабәр. Байларга да, ярлыларга да 1,7 триллион доллар туры килә. Oxfam халыкара хәйрия оешмасы тикшеренүләр үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән. Дөньядагы байлыкның яртысына (46 процент) Җирдә яшәүчеләрнең 1 проценты ия, ягъни 110 триллион доллар алар кулында. Бу — дөньядагы ярлылар мөлкәтеннән 65 тапкырга күбрәк. Узган елда 210 кеше миллиардер булды, ә дөньяда барлыгы 1426 миллиардер исәпләнә. Аларның гомум мөлкәте — 5,4 триллион доллар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»