Җәмгыять

Моңга бай гармун бәйрәме

27 мая

Гармунны урыслар, татарлар, башкортлар, марилар, удмуртлар һәм башка халыклар үзләренең милли уен коралы дип исәпли. Иң авыр чакларда да бу халыклар гармуннан аерылмаган. Димәк, гармун, чын мәгънәсендә, милләтара дуслыкны ныгытучы уен коралы. Яңавылда үткән бәйрәм моңа ачык мисал булды, анда төрле милләт халыкларының көйләре, җырлары яңгырады. Бәйрәм республикада игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елына багышланды. Узган гасырның сиксәненче еллары уртасында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан дәүләт филармониясе режиссеры Фатыйх Иксанов исеменә республиканың төрле төбәкләрендә яшәүчеләрдән тальянда уйнарга өйрәтүне үтенеп бик күп хатлар килә. Бәлки нәкъ шушы “Уйна, гармун!” республика фестивален оештыруга этәргеч булгандыр. Аны үткәрү алдыннан Фатыйх Хәйрулла улы ике ай эчендә республиканың районнарын йөреп чыга, тальянчыларны табып сөйләшә һәм беренче тальян бәйрәмен оештыра. Фатыйх Иксанов үзе исән чакта Уфада тагын өч фестиваль үтә. Аннары бу эш сүрелеп кала. Шәһәр һәм район хакимияте башлангычы белән бу матур бәйрәм Яңавылда тергезелә. Фатыйх Иксанов исемен йөртүче “Моңга бай гармун бәйрәме” фестиваленең алтынчысы быел 19-20 майда үткәрелде. Бәйгенең абруе елдан-ел күтәрелә бара. Моны фестивальдә катнашырга килгән гармунчыларның күплегеннән дә күрергә мөмкин — узган елларда йөз тирәсе булсалар, быел аларның саны ике йөзгә якынлашты. Бәйрәмдә катнашучыларның географиясе дә елдан-ел киңәя. Быел Яңавылга республиканың 35 район һәм шәһәре, Удмурт Республикасы, Чиләбе һәм Саратов өлкәләре гармунчылары җыелды. Аларның иң кечесенә — 10, иң өлкәненә 83 яшь иде.

“Хәвефсез тәгәрмәч” кая тәгәри?

27 мая

Тиздән җәйге каникуллар башланачак. Балалар мондый чорга шатланса, әти-әниләр, укытучылар бераз борчыладыр, чөнки буш вакыты күп булган шук кызлар һәм малайлар куркыныч янаган юлга чыгып уйнарга да күп сорамый. Кызганычка каршы, быел юлларда өч баланың гомере өзелде дә инде. Күңелсез хәлләргә чик кую, һәр бала яңа уку елын исән-имин башласын өчен ЮХХДИ хезмәткәрләре күләмле эш башкара. Уфаның “Шомырткайлар” лагеренда үткән “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе дә шушы максатка хезмәт итә. — Хөрмәтле балалар! Коллегалар! — диде анда Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Яшь инспекторлар бәйгесе быел 37нче тапкыр үткәрелә. Бүгенге чара дәүләт автоинспекциясе оештырылуга 75 ел тулуга багышлануы белән истәлекле. Юбилей елында сезнең белән очрашуга чиксез шатмын! Тиздән җиңүчеләр игълан ителер. Бәхетлеләр исемлегенә кермәүчеләр дә борчылмасын, чөнки сез район, шәһәр күләмендә үткән конкурсларда оттыгыз. Димәк, биредә иң яхшылар, иң зирәкләр җыелган. Мин дә мәктәптә укыганда яшь инспекторлар бәйгесендә катнашкан идем. Ул чакта бүләк ителгән кружка белән ручка өй түрендә әле булса саклана. Сез дә Уфадан бүләкләр белән бергә мәңге истә калырдай бай тәэссоратлар туплап, яңа дуслар табып кайтырсыз.

Халык өчен хезмәттә йөзмәктә

27 мая

Кушнаренко районы китапханәсенең 100 еллык тарихы бар

1909 елда Уфа губерна ведомствосы 1875-1909 еллардагы эшчәнлек турында “Җыелма карарлар җыентыгы” (“Сводный сборник постановлений”) дигән өчтомлык бастырып чыгара. Аның беренче томында 1908 елның 28 августында бөек урыс язучысы Л. Н. Толстойның 80 яшен билгеләү турында хәбәр ителә. Уфа губерна управасы “Мәгърифәтле Русиянең милли горурлыгы булган язучыны ил һәм дөнья күләмендә хөрмәтләү тантанасында катнашу, язучының исемен һәм хезмәтләрен җирле халык аңында мәңгеләштерү максатында һәр алты өяздә Л. Н. Толстой исемендәге түләүсез халык китапханәсе ачу турында” тәкъдим белән чыга. Шушы тәкъдимгә кушылып, собрание карар кабул итә: 1. 1909 елда губернаның һәр өязендә халык өчен түләүсез земство китапханәсе ачарга. 2. Яңа ачылган алты китапханәгә Л. Н. Толстой исемен бирүне юлларга, ә юбилей көнендә Лев Николаевичны телеграмма белән котларга... Җыентыкның икенче китабында чираттан тыш карарларны тормышка ашыру мәсьәләсе карала, һәр өяздә китапханә ачылырга тиешле авыл билгеләнүе һәм акча бүленүе турында хәбәр ителә. Уфа өязе земствосы китапханә ачу өчен Топорнино авылын сайлый һәм 1909 елгы смета буенча китапханә тоту өчен 60 сум, фатир биләүгә 150 сум, каравылчы яллау өчен 30 сум, җылыту, яктырту өчен 20 сум акча бүлә. Златоуст өязе земствосы Мәсәгуть авылына — 180 сум, Бөре өязе земствосы Аскын авылына — 400 сум, Минзәлә өязе земствосы Шуган авылына — 180 сум, Бәләбәй өязе земствосы Верхнетроицкое авылына 180 сум акча бүлә. Стәрлетамак өязе земствосы мәгълүмат бирмәгән.

“Никола Вешний” бәхет китерсен

27 мая

Башкортстан — Русиянең күптөрле милләтләр бергә тупланып яшәгән төбәкләренең берсе. Шуңа бездә православие, ислам, иудаизм һәм башка диннәрнең бәйрәмнәре колачлы билгеләнә. Республикада яшәүче төрле гореф-гадәтле, мәдәниятле халыклар үзләренең борын-борыннан сакланып калган йолаларын үткәрә. Күптән түгел Краснокама районының Николо-Березовка авылында урнашкан “Никольский храм” тарихи-мәдәни үзәгендә “Никола Вешний” бәйрәме оештырылды. Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре кысасында үткән бу чара тәэссоратларга бай булды. — Хөрмәтле кунаклар! Якташлар! — дип башлады чыгышын Краснокама районы хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин. — Һәммәгезне дә шушы күркәм бәйрәм белән ихлас тәбриклим! Николо-Березовка соңгы елларда ил күләмендәге рухи яңарыш, рухи үсеш үзәгенә әверелде. Башкортстанда Кама буендагы элекке бердәнбер сәүдәгәрләр авылының үзенчәлеге нидән гыйбарәт соң? Шушы урында иң элек монастырь төзелгән һәм яу белән килгән күчмә халык тарафыннан нигезенә кадәр җимерелгән. Арытаба монда храм ишекләрен ачкан һәм авыл үз пристане булган сәүдә үзәгенә әверелгән. Шушындый бай тарихлы авылда 1997 елдан бирле Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре кысасында “Никола Вешний” бәйрәме оештырыла башлады. Халык күңел ача, үзара дуслык җепләрен ныгыта торган бу чараның әһәмияте чиксез зур. Бу күркәм традиция арытаба да дәвам ителәчәк.

Сәләтле яшьләргә юллар ачык

26 мая

Конгресс-холлда “Башкортстанның өметле яшьләре” дигән сәләтле балалар форумы узды. Чарада Бөтенрусия, төбәкара һәм республика олимпиадаларында җиңүче укучылар бүләкләнде. Иң-иңнәрне Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, мәгариф министры Әлфис Гаязов, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы вәкиле Игорь Малютин, М. Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, Сәләтле балаларга булышлык итү фонды президенты Наил Баһаветдинов һәм башкалар тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. — Сәләтле балаларга ачылырга мөмкинлек бирергә, югары технологияле тормышка әзерләргә, шәхес булып формалашканчы күздән ычкындырмаска кирәк, — диде чыгышында Әлфис Гаязов. — Бүгенге тантана шушы игътибарның матур бер үрнәге. 2011 елда мәгариф министрлыгы тарафыннан республикада 34 олимпиада уздырылган, шуларның 21е — аерым фәннәр буенча Бөтенрусия олимпиада кысаларында. Аларда 3994 укучы катнашкан. Республикада 443 мең укучы барлыгын исәпкә алганда, бу санның зур булуы ачык күренә.

Тиеннәрдән миллион туплап була!

26 мая

Киләчәктә сине ниләр көтә? Бер көн, ай, ел узгач та тормышың үзең теләгәнчә генә барырмы? Язмышыңда кискен борылышлар булмасмы? Бу сорауларга беркем дә төгәл генә җавап бирә алмас, мөгаен. “Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә” дигән әйтем дә — шушы фикернең дәвамы. Янәшәбездә, бәлки, күршебездә генә дә ярдәмгә мохтаҗлар яшәвен дә күрмибез кайчак. Урамда кул сузып утыручы фәкыйрьләрне читләтеп узабыз. Интернет челтәре аша килгән бөтенләй таныш булмаган берәүнең “Баламны коткаруга фәләнчә мең акча кирәк!” дип өзгәләнгән хатын уйлап та тормыйча кәрзингә ташлыйбыз. Чөнки күз алдында, мөгаен да, зур-зур сумма акча, вакыт таләп иткән билгесезлек тора. Тик бу — кеше кайгысына битараф булсаң гына. “Хәтта тиенлек акча белән дә кемнеңдер язмышын яхшы якка үзгәртеп, тормышка кайтарып була” диләр “Мөмкинлек бир!” исеме астында узачак хәйрия марафонын оештыручылар. 25 майда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә журналистлар белән чараны оештыручылар исеменнән Уфа шәһәрен үстерү иҗтимагый фонды директоры Ольга Панчихина, “Кашкадан” ял итү паркы директоры Евгений Дубницкий, “Дошкольная Уфа” республика журналының баш мөхәррире Ирина Бесчасткина очрашты. Марафон берничә этаптан тора. 16-20 майда узган “Сабый, без синең белән бер каннан” проектында меңнән артык кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, авыру балаларга җибәрү өчен 180 литр кан җыелган. 200дән артык кеше лейкоз диагнозлы авыруларны коткару өчен тромбоцитлар доноры булырга ризалыгын биргән.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте камилләшә

26 мая

90нчы елларда завод-фабрикаларның күпләп ябылуы, икътисадны үзгәртеп кору нәтиҗәсендә эшсезләр саны кискен артты һәм халыкны эш белән тәэмин итү зарурлыгы туды. 1991 елда Хөкүмәт карары нигезендә илебездә Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте оештырылды. Беренче елда Уфа үзәгенә нибары 500 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 17се генә эшкә урнаштырылган булса, 20 ел дәвамында анда 2 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать итеп, аларның 1 миллион 10 меңе эш белән тәэмин ителгән. — Әлеге көндә республикада эшкә сәләтле халыкның 1,8 проценты эшсез дип танылган. Межгорье, Агыйдел шәһәрләрендә, Уфа шәһәренең Ленин районында, Архангель, Шаран, Аскын районнарында халыкны эш белән тәэмин итүдә авырлыклар бар. Уфа шәһәренең Калинин районында, Нефтекама, Белорет шәһәрләрендә, Стәрлебаш, Ярмәкәй, Миякә районнарында бу мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә, — ди Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте идарәсе начальнигы Тимерхан Биккинин. Эшсезләр санын киметү максатында яңа технологияләр кертелә. Башкортстанда халыкның 40 проценты авыл җирләрендә яшәвен искә алып, узган ел азагында күчмә үзәкләр эше оештырылды. Республиканың ерак районнарына барып, халык белән турыдан-туры эшләүнең бу төре яхшы нәтиҗәләр биргән. — Узган елда шундый 45 үзәк сатып алдык. Аларның мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирүе дә зур әһәмияткә ия. Мәктәпне тәмамлаучылар, башлыча, икътисадчы, юрист һөнәрләрен сайлый. Хезмәт базарында бу һөнәр кешеләре хәзер кирәгеннән артык. Үзәк белгечләре, тестлар үткәреп, баланың сәләтен билгели, аларга теге яисә бу һөнәрне сайларга тәкъдим итә. Кызганычка каршы, укучыларның 80 проценты тест нәтиҗәләре буенча компьютер тәкъдим иткән һәнәрләр белән ризалашмый, — ди Тимерхан Биккинин.

Үлем белән шаярмагыз!

26 мая

Юл фаҗигаләренең күпчелегендә водительләр үзләре гаепле. Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе начальнигы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов бер матбугат конференциясендә “Юл кагыйдәләрен хөрмәт итүчеләрне арттыру максатында кырыс адымнарга барырга мәҗбүрбез. Адым саен инспектор бастырып, камера урнаштыру мөмкин түгел. Һәр нәрсәнең чамасы бар. Газ педаленә чамадан тыш басучылар “корыч атларының” куәте турында түгел, хәвефсезлек хакында уйлансын иде”, дигән иде. Шушы сүзләрне һәр водитель исендә тотса, корбаннар саны кимер иде. Чөнки юлда теркәлгән аянычлы вакыйгаларның күпчелегендә җил белән узышучылар гаепле. Бу хакта сүз чыккач, Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге тикшерүчесе, юстиция капитаны Эдуард Сафиуллин бихисап гыйбрәтле вакыйгалар сөйләде. — Краснокама районы аша үткән Дүртөйле — Нефтекама юлында ел саен җанөшеткеч фаҗигаләр теркәлә. Без бу күренешнең асылына төшендек. Сәбәп бик гади. Куян авылына җиткәч, водительләр, ни өчендер, бөтен көчкә газ педаленә баса. Кызганычка каршы, үлем белән шаяру күпләр өчен аянычлы тәмамлана. Берничә мисалга игътибар итик. 2010 елның гыйнвар аенда “Ниссан” автомобиле каршы як юлга чыгып, “Нива” белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, берьюлы өч кеше, бер гаилә (!) җир куенына керде. Кем гаепле? Чит илдә эшләнгән куәтле машинамы, әллә юл билгесенә игътибар итмәгән водительме? Без гаепле кешене табып җәзага тарттырырбыз. Тикшерү эшләре алып барып, 2010 елда 15 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылды. Ләкин һәлак булганнар кире кайтмый бит, — диде ул.

Тиң хокуклылык һәм салым

25 мая

Җир һәм милек өчен түләүдә үзгәрешләр көтелә

Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов икътисадның нәтиҗәлелеге мәсьәләсе турында сөйләгәндә болай дигән иде: “Башкортстандагы ресурсларның зур күләме бүгенге көнгә кадәр хуҗалык әйләнешендә катнашмый. Җирләрнең яртысыннан күбрәге әлегә кадәр милек итеп рәсмиләштерелмәгән. Кем җире ул: Федерациянекеме, республиканыкымы, муниципалитетныкымы — аңлашылмый. Табигый ки, җир рәсмиләштерелмәгән икән, ул икътисадка да җәлеп ителми”. Икътисадка җәлеп ителми дигән сүзләрне салым базасы була алмый дип аңларга кирәк. Урындагы үзидарә реформасы да нәкъ шушы аркада бер урында таптана. Әлеге реформа турындагы законга ярашлы, урындагы үзидарә органнарының бюджеты хезмәт хакыннан алынучы һәм җир өчен түләнүче салымнар исәбенә тулыланырга тиеш. Ә инде тиешенчә исәпкә дә алынмаган мәйданнардан салым алу мөмкин түгел. Президент проблеманы юктан бар итеп сөйләми. Аның чыгышында икътисади нәтиҗәлелекне күтәрү өчен җир һәм милек мәсьәләсендә тәртип урнаштыру проблемасы яңгыраган икән, димәк, бу уңайдан җитди үзгәрешләр булуны көтәргә кирәк. Дөрес, җир һәм милек салымы ставкаларын карау һәм үзгәртү хакында сүзләр элегрәк тә булды. Әмма теркәү, таныклык алу һәм башка үзенчәлекләр тулысынча хәл ителмәү сәбәпле, мәсьәлә кичектерелеп килде. Хәзер исә Башкортстан, илнең тагын унбер төбәге белән беррәттән, җир һәм милек салымын берләштереп, аны милек өчен салым буларак түләү буенча проектны тормышка ашыру мәйданчыгы булачак, диләр.

Өч көн түләүсез кино...

25 мая

— Бу чара республикабызда киноиндустрия үсешенә этәргеч бирүче мөһим вакыйга булачак, — диде тиздән Уфада узачак “Җир һәм кешеләр-2011” кинотелефестивале уңаеннан “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстанның Кинематографистлар берлеге рәисе Айчуак Юмагулов. — Югыйсә, күпме талантлы яшьләребез Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, башка зур шәһәрләргә укырга дип китә дә кире кайтмый. Чөнки бездә кино төшерүгә игътибар юк, ә читтә аларның хезмәте югары бәяләнә. Шулай да, хәзер хәлләр үзгәрә башлады — Хөкүмәтебез киноиндустриягә йөз белән борылды. Кинофестиваль 1-3 июньгә планлаштырылган. 2006 елда башлангыч алган бу аралашу форумы быел халыкара статусына ия. Фестивальдә Башкортстан, Татарстан, Тыва, Калмык, Коми республикаларыннан, Русиянең егермедән артык шәһәр һәм төбәгеннән кино һәм телевидение эшлеклеләре катнашу көтелә. Фестивальнең конкурс программасында катнашучыларның географиясе дә киң — Әрмәнстан, Әзербайҗан, Казахстан, Белоруссия, Украина, Литва, Төркия, Канада, Германия. Чит ил фильмнары урыс телендә субтитрлар белән биреләчәк. Тагын бер яңалык: 1 июнь — Балаларны яклау көнендә “Җир һәм кешеләр-2011” канаты астында “Синема Солнце” Балалар кино, теле һәм анимация фестивале узачак. Бу хакта чараны оештыручылар — Русиянең һәм Башкортстанның Кинематографистлар берлеге әгъзасы, Русиянең Кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы Азамат Хуҗаәхмәтов, “Башкортстан телерадиотапшырулар ассоциациясе” рәисе Азамат Тимергазин, телефестивальнең директорлары Азамат Сәйфуллин белән Шәүрә Шәкүрова һәм башкалар сөйләде. Монда балалар өчен төшерелгән картиналар гына түгел, балаларның үз катнашлыгында эшләнгән фильмнар да күрсәтеләчәк. Әйтик, анимация номинациясендә хәтта өч яшьлек балалар да катнаша.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»