Җәмгыять

Кул кушырып утырыр чак түгел

07 июня

Данис Әбраровны мин заман таләпләренә яраклашкан, алдынгы карашлы эшкуарлар рәтенә кертер идем. Ул җитештерү тармагын тирәнтен белүе, бар эшне дә алдан күзаллап эшләве белән аерылып тора. Аскын районының Карткисәк авылында туып үскән егет тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә карар итә. Башкортстан дәүләт аграр университетының ветеринария факультетында югары белем алганнан соң, Упканкүл авылына караган участокта мал табибы булып эшкә урнаша. Озак еллар биредә мөдир вазыйфасын башкара. Үз эшен ныклап белеп башкарган кеше генә югары уңышларга ирешә ала. Данис Шәрип улы үзендә оештыру сәләте барлыгын тоеп, 2009 елда “Әбраров” крестьян-фермер хуҗалыгын төзи. “Республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү” программасы буенча бизнесны башлап җибәрү өчен 300 мең күләмендә субсидия алып, 80 баш сыер малы сатып ала.

Стәрлебашны данлый батырлар

04 июня

Хәтер батырны мәңге яшәтер. Буыннан-буынга халкыбызның үткән юлын дисбе тарткан кебек күңел аша үткәргәндә генә, тарихка да, туган җир һәм данлыклы кешеләребезгә дә ихтирам тәрбияләп булуы хак. Әлегә кадәр Стәрлебаш авылының Батырлар аллеясендә ике бюст урнаштырылган иде. Район күләмендә узган мөһим чараларның да аерылмас шаһиты булды алар — Советлар Союзы Геройлары Абдулла Әхмәтов белән Сафа Хөсәенов. Батырларның исеме балалар һәм өлкәннәр теленнән төшмәде, һәйкәл алларыннан чәчәк өзелмәде. 2 июньдә стәрлебашлылар өчен мөһим вакыйга узды — аллеягә Каранай Моратов бюсты урнаштырылды.

Балаларны яклау көне олы бәйрәмгә әверелде

02 июня

Кичә Башкортстанга Беренче канал делегациясе килде. Уфа аэропортында “Беренчеләрдән бул!” хәйрия акциясендә катнашучыларны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин, башка рәсми кешеләр каршылады. Беренче каналның “йолдызлар десанты”нда билгеле дикторлар, популяр артистлар, җырчылар һәм данлыклы спортчылар — Екатерина Андреева, Екатерина Стриженова, Арина Шарапова, Нонна Гришаева, Петр Толстой, Виктор Гусев, Леонид Якубович, Александр Гордон, Вадим Колганов, Андрей Бахметьев, Диана Гурцкая, Анита Цой, “Ассорти” төркеме, Юлия Ковальчук, Алексей Чумаков, Игорь Демарин, Александр Носик, Алик Гөлханов, Виталий Кищенко, Мария Кожевникова, Татьяна Арнтгольц, Александр Дьяченко һәм башкалар бар. Быел акция кысаларында ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга, шулай ук патронат һәм күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Күренекле шоумен һәм артист Леонид Якубович Уфа балаларына бер суыткыч туңдырма алып килгән. Уфа аэропортында ул артистлар өчен әзерләнгән автобуска түгел, вертолет штурвалы артына утырды. Барыбызга да билгеле крокодил Гена турындагы мультфильм җырындагы тылсымчы кебек, “бүләккә 500 эскимо калдыру өчен” “зәңгәр вертолетта” ул Конгресс-холл янындагы мәйданга төшәчәк. Биредә төрле аттракцион-уеннар, тәм-томнар, конкурслар һәм бүләкләр белән чын-чынлап “Балалар шәһәрчеге” корылган. Конгресс-холл алдындагы мәйдан Сабантуй яланын хәтерләтте: аны милли киемнәрдәге кыз-егетләр, төрле-төрле төстәге шарлар, җыр-биюләр, шат балалар көлүе бизәде. Балалар өчен әзерләнгән бәйрәм могҗизасыз булмый, әлбәттә. Һәм ул могҗизаны аларга Леонид Якубович үзе алып килде. Һәркемгә таныш телетапшыру алып баручысының вертолетта килүе көтелгәнгә, балалар күзләрен һавадан алмады.

Тау башында өлгерәдер виноград тәлгәшләре

02 июня

Бөрҗәндә — бал, Иглиндә — суган, Баймакта — кымыз, Бөредә — алма... Ә Кушнаренкода? Ә Кушнаренкода — виноград! Республикада виноград үрчетүче, аның үсентеләре, җимешләре белән сәүдә итүче бердәнбер селекция үзәге район үзәгенең иң югары, матур урынында — “Тау” бистәсендә урнашкан. Аның тарихы бик бай. Әле революциягә кадәр үк биредә граф Топорнинның тирә-якта данлыклы җимеш бакчалары булган. Анда бигрәк тә алма уңган. Ә революциядән соң, 1926 елда, монда Тимирязев исемендәге академиядән Василий Павлович Стреляев һәм аның хатыны Лидия Николаевна юлланалар.

Сабыйлар һәм аналар сәламәтлеген кайгыртып

01 июня

30 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт Советы Президиумы белән Өстенлекле гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру һәм демографик сәясәт комиссиясенең балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә багышланган берлектәге утырышында катнашты. Бүген, Бөтендөнья балаларны яклау көнендә Башкортстанда гадәти булмаган балалар бакчасы ачыла. Анда балаларны савыктыру өчен яңа мөмкинлекләр булдырылуы турында Рөстәм Хәмитов Дәүләт Советы Президиумы утырышында хәбәр итте. — Балалар бакчасында бик үзенчәлекле медицина бүлмәсе ачылачак. Анда ЭКГ, ультратавыш терапиясе, магнит терапиясе, спирография приборлары, төрле ингаляция аппаратлары ягъни иммунитетны күтәрүгә булышлык итүче җиһазлар булачак, — диде Рөстәм Хәмитов. — Мондый балалар бакчалары бераз кыйммәтрәк. 80 урынга исәпләнгән гадәти балалар бакчасы 55 миллион сумга төшсә, әлегесе 65 миллион сум булачак. 10-12 миллион сумлык аерма яңа сыйфатлар, балаларны савыктыру өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Өстәвенә, анда бассейн, тренажерлар белән спорт залы булачак. Без менә шундый балалар бакчалары төзергә тырышабыз. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов резус-фактор күрсәткече кире булган хатын-кызлар өчен препаратларны Уфаның “Иммунопрепарат” предприятиесендә җитештерүне оештырырга тәкъдим итте.

Һәр сабый үз бәхете белән туа

01 июня

Җәйнең беренче көне... Күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче мизгелләрдән үрелгән гадәти булмаган бер көн буларак истә кала ул. 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнгәнгәме, мәктәп укучылары һәм әти-әниләр түземсезлек белән көткән каникуллар башлангангамы, әллә һәммәбез дә сагынган җылы җәйләр җиткәнгәме — ни өчен икәнен төгәл генә аңлатуы да мөмкин түгел. Шулай да балалар дөньясы белән бәйле һәрнәрсәдә назлы хисләр, күңел җылысы, эчкерсезлек һәм табигыйлек сизелә. Әйе, җир йөзенә туган һәр нарасыйның бәхетле яшәргә, тиешле тәрбия алырга хокукы бар. Тик, билгеле булуынча, һәр сабыйның язмышы олылар кулында. Бүген ашарга икмәге, кияргә киеме булса, балам тәрбияле дип уйлаган, һәм киресенчә, бер уҗау җылы ашка тилмерткән, хөкүмәт карамагына калдырган — булачак шәхеснең язмыш җилләре кайсы якка борылуы нәкъ шул ата-аналардан тора. Тумыштан гарип баласына искиткеч тәрбия биреп, аякка бастырырга тырышучыларны да, сау-сәламәт булып дөньяга килгән сабыен гарипләндереп калдырганнарны да очратырга туры килә безгә. Андый балаларның тормышын яктырткан язмалар гәзит битләрендә әледән-әле басылып тора. Кызганычка каршы, табигать законнары бик кырыс. Әти-әнисе сәламәт булып та, авыру туган балалар бик күп хәзер. Шунысы аяныч, кайбер ата-ана авыру баласы турында бик кайгыртып та бармый. Бигрәк тә зиһене зәгыйфь сабыйларына игътибарсызлар күп. Стәрлебаш районындагы VIII типтагы махсус коррекцион мәктәп-интернатта булган вакытта бу хәлгә тагын бер тапкыр инандык. 11 ел авыр язмышлы балаларны тәрбияләгән, әлеге вакытта укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәмилә Гыйззәтуллина да бу хакта ачынып сөйләде. “Һәр балага белемне һәм тәрбияне вакытында бирергә кирәк. Бигрәк тә зәгыйфь сабыйлар белән үз вакытында шөгыльләнсәң, яхшы якка үзгәрешләр, нәтиҗәләр сизелерлек була. Тик авыру баласын кече яшьтән үк белгечләр кулына тапшырырга кирәклеге турында уйлаучы ата-аналар гына бик сирәк хәзер. Күпчелек очракта, махсус мәктәпләргә балалар бик соңлап килә. Шуңа да, андыйлар белән эшләү, аларны гадәти әйберләргә өйрәтү дә бик катлаулы. Авыру бала тәрбияләгән һәр әти-әнигә шуны җиткерәсе килә: сабыегыз язмышына кул селтәмәгез, зинһар, алар өчен махсус мәктәпләр эшли, соңга калмый, башлангыч сыйныфка укырга бирегез”, — ди Рәмилә Гыйльмулла кызы.

Урман поселогын тергезү эшләре башланды

31 мая

28 майда Президент Рөстәм Хәмитов Иглин районының хәрби складындагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күргән Урман поселогында булды. Бүген биредә күрше торак пунктларына эвакуацияләнгән кешеләрне оешкан төстә үз торакларына кайтару алып барыла. Шулай ук Кудеевка, Тикеево, Надеждино авылларында яшәүчеләрне кайтару төгәлләнгән. Рөстәм Хәмитов торак пунктында тергезү эшләрен, кичекмәстән, башлауны таләп итте. Республика башлыгы килүгә биредә электр һәм газ белән тәэмин итү тергезелгән. — Бүгенге көннән поселокта ремонт бригадалары эшләргә тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча Хөкүмәт комиссиясе вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. — Иң элек, тәрәзәләргә пыяла кую, торак йортлар һәм дәүләт учреждениеләре түбәләрен ябу эшләрен төгәлләргә кирәк. Түбәсе тулысынча диярлек җимерелгән мәктәпне мөмкин кадәр тизрәк коткарырга, урындагы власть тулы көченә эшли алсын өчен авыл Советы бинасын тергезергә кирәк. Поселокка җан өрергә кирәк.

Мәйданнарда хезмәт тантанасы

31 мая

Узган шимбәдә республиканың кайбер районнарында сабантуйлар үтте. Иң эчтәлекле, иң матур һәм иң оешкан сабантуйларның берсе Дәүләкән районында үтте дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Дәүләкәнлеләрнең бәйрәме ихласлыгы, халыкчанлыгы, нәкъ гади хезмәт кешеләре өчен оештырылганлыгы белән аерылып торды. Дәүләкәнлеләрнең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга авыл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Незнанов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Әхәт Бакиров һәм Сергей Пашин, Социаль страховка фонды җитәкчесе Марат Латыйпов, инкассация идарәсе начальнигы Фәрит Ильясов, икътисади үсеш министры урынбасары Флүр Әсәдуллин, башка җаваплы җитәкчеләр һәм кунаклар килде. Бәйрәмне ачып, район хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов чыгыш ясады. — Дәүләкән игенчеләре сынатмады — барлык эшләр кыска вакыт эчендә һәм яхшы сыйфат белән башкарылды. Шәһәребезнең әйдәүче предприятиеләре — кирпеч җитештерүчеләребез, тегермәнчеләребез, аяк киеме тегүчеләребез, “Нефтемаш” һәм “Сельмаш” кебек нефть һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары ясаучыларыбыз да узган чорда яхшы эш нәтиҗәләре күрсәтте. Дүрт айда 635 миллион сумлык товар җитештерелде һәм хезмәт күрсәтелде. Узган ел белән чагыштырганда, бу 161 процент тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы 116,3 процентка җитте, — диде Закир Гыйзелхак улы.

Яшьләр дружиналары оештырылачак

31 мая

Советлар Союзында пионер, комсомол оешмалары яшь буынны яман гадәтләрдән саклап калу буенча зур эш алып барды. Кызганычка каршы, СССР таркалгач бу традиция онытылды. Бәлки яшьләр дружиналарын яңадан тергезергә кирәктер? Дәүләт җыелышы-Корылтайда үткән түгәрәк өстәлдә сүз шул хакта барды. — Яшьләр дружинасы — иң нәтиҗәле тәрбия чыганагы, — диде республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Руслан Гыйззәтуллин. — Беркемгә дә тәмәкенең, сыраның, әфьюнның зарары турында лекция укылмаячак. Егетләр һәм кызлар энәгә утырган, кулыннан шешә төшмәгән, җинаять ясаган яшьтәшләренең нинди көнгә төшкәнен үз күзләре белән күрәчәк. Әлбәттә, боларны күрү яшь кешегә нотык укуга караганда йөз тапкыр ныграк тәэсир итә. Димәк, дружиналар оештыру җинаятьчелек белән көрәшүгә һәм яшьләр сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыруга хезмәт итәчәк. Туймазы районының яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Ринат Зарипов тәҗрибә уртаклашты. Районда 2005 елдан бирле яшьләр дружиналары уңышлы эшли икән. Бүген йөзгә якын яшь кеше хокук сакчыларына җинаятьчелек белән көрәшергә ярдәм итә. Алар һәр җомга кичке алтыдан кара төнгә кадәр урамнарда, дискотекаларда тәртип урнаштыра. Бу эштә катнашучылар бассейнга, спорт һәм тренажер залларына бушлай йөри.

Сөендек кызының сөенечле картлыгы

28 мая

Разия Габделәхәтова Караидел районының Сөендек авылында туып, өч яшьтән Подлуб авылында әнисе һәм үги әтисе тәрбиясендә үсә. Ул буынның башыннан кичкәннәрнең һәммәсен күрә: 7-8 яшьтән утауга да йөри, колхозның бетмәс-төкәнмәс башка эшләрен дә башкара — 1925 елгылар өлешенә төшкән авырлыкларны шул чоргылар гына беләдер. — 1943 ел башында безне, япь-яшь кызларны, Горький өлкәсенә алып киттеләр, — дип искә ала Разия апа. — Анда торф та кистек, агач та төпләдек, хәрби завод төзелеше өчен урын әзерләдек. Төнлә фашист самолетлары бомбага тотканда куркышып елаша идек, үлсәк, ичмасам, балчык астында күмелеп калыйк, дип, мич астына кереп ята идек. Без яшәгән йортның бакчасына бер бомба төшеп шартлагач, сөякләребез чит туфракта кала икән, дип елаштык... 1945 ел башында аларны, беразга ялга дип, туган якларына кайтаралар. Вакытлыча гына кайтканлыктан, бүген аның шул чорда эшләгәннәре турында документлары да юк, юлламадым да, ди ул. Ике ай үтүгә Чиләбе өлкәсенең Карабаш шәһәрчеге янына янә торф чыгарырга җибәрәләр, кышкы айлар исә урман кисеп үтә. Немец әсирләре белән бергә агач кискән чакларын әле дә тетрәнеп искә ала Разия апа. Моның сәбәбе шунда: бергә эшләгән чакта теге фашист мәлгуньнәр агачны бу кызлар өстенә аударырга чамалап кисә икән. Шунлыктан, ике кыз эшләсәк, беребез, тирә-якны карап, сакта тора иде, ди ул.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»