Җәмгыять

Терлекчелек нигезе - токымчылык

14 июня

Чакмагыш районында ясалма орлыкландыру техниклары конкурсы быел егерме өченче тапкыр үткәрелде

Бу чара “Герой” авыл хуҗалыгы-кооперативының Тайняш сөтчелек фермасы җәйге лагеренда үтте. Көн чалт аяз. Утарлар янәшәсендәге тугайда бәйгене башлау өчен барысы да әзер. Шунда урнаштырылган стендлардагы материаллар белән танышам. Менә “Безнең күрсәткечләр” дигәне. Биредә сөтчелек фермалары коллективларының былтыргы һәм агымдагы елның беренче кварталы эш нәтиҗәләрен чагылдыручы мәгълүматлар тупланган. “Безнең чемпионнар” дигән күргәзмәдә төрле елларда уздырылган һөнәри конкурсларда җиңүчеләрнең төсле фотосурәтләре урнаштырылган. Биредә “Элита” токымчылык предприятиесенең тормышы төрле яклап яктыртыла. “Ярыш шартлары” стенды исә турыдан-туры бүгенге чараны үткәрү тәртибенә кагыла. Бүген сынау тотучылар нәкъ менә шушы таләпләрне үтәячәк. Тантаналы шартларда ярыш флагы күтәрелгәч, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Хәлиуллин чыгыш ясады. — Безнең район игенчелек һәм терлекчелек тармаклары буенча республикада алдынгы урында бара икән, монда “Элита” коллективының да өлеше зур, — диде ул. — Терлекчелекнең нигезе — үрчем алу, токымчылык. Шушы җаваплы бурычны күп еллар инде уңышлы башкарып киләсез. Бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаган осталар эшли. Сез районыбыз данын республика, хәтта Русия күләмендә уңышлы яклап чыгыш ясыйсыз. Әле дә матур хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам итәсез. Тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт! “Герой” колхоз-кооперативы рәисе Фәргать Ваһапов та кунакларга матур теләкләрен җиткерде. Конкурс таләпләрен баш судья Тәслимә Халикова аңлатты.

Надан халык күндәмме?

14 июня

Ни өчен Русиянең мәгълүмат сәясәте интеллектуаль журналистиканы юкка чыгаруга юнәлтелгән?

Бүген Башкортстан Республикасының матбугат һәм мәгълүмат хезмәткәрләре көне билгеләнә. Рәсми статистикадан күренүенчә, республикада матбугат тармагы шактый нәтиҗәле үсешә. Бүген бездә меңнән күбрәк, шул исәптән Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы карамагында 170ләп гәзит һәм журнал нәшер ителә. Бу җәһәттән Башкортстан иң күп укучы төбәкләрнең берсе булып тора. Узган елгы мәгълүматлар буенча, республикада мең кешегә 564 данә гәзит һәм журнал туры килә. Чагыштыру өчен: Русия буенча бу күрсәткеч 217 данә генә. Быел беренче яртыеллыкка республика басмаларына дәүләт язылу планы 96,8 процентка үтәлгән. Гәзитләр буенча бу сан — 103,3, журналлар буенча 88,6 процент тәшкил итә. Һәрхәлдә, бу саннардан чыгып тармактагы хәлне күзалларга була. Шул ук вакытта болар айсбергның өске өлеше генә. Асылда исә басма матбугатның тиражы елдан-ел төшә. Әйтик, 2001 елда республикада нәшер ителүче төп өч иҗтимагый-сәяси гәзитнең гомум тиражы 150 мең данәгә якын булса (“Республика Башкортостан” — 50764, “Башкортостан” — 49440, “Кызыл таң” — 46438), бүген бу сан шуның яртысы белән чикләнә. Ягъни, узган ун елда төп республика гәзитләренең тиражы ике тапкыр төшкән булып чыга. Һәм бу әле илдә иң күп укучы төбәк саналучы республикада шулай. Ә ил буенча?..

Хөрмәт тормыш иминлеге белән яулана

11 июня

Русиянең дәүләт бәйрәмнәре кайчан бездә зур горурлык хисе уятыр?

12 июньдә илнең яңа тарихында чираттагы тапкыр Русия Федерациясенең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү көне — Русия көне билгеләнәчәк. Илнең беренче Президенты Борис Ельцин указы белән аның дәүләт бәйрәме буларак игълан ителүенә дә 17 ел үткән. Шул ук вакытта Русия көне әлегәчә без күрергә теләгән ил халкын берләштерүче ватан өчен горурлык бәйрәменә, ватанпәрвәрлек тантанасына әверелә алмады кебек. Сәбәп нидә? Агымдагы елның февралендә Уфада ил Президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендә үткән Дәүләт Советы Президиумының милләтара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә багышланган киңәшмәсендә шушы хакта да сүз булды. — Бүген без дәүләт символларына аерым игътибар юнәлтергә тиешбез дип саныйм, — диде бу җәһәттән Саха Республикасы башлыгы Егор Борисов. — Мәсәлән, 4 ноябрь — Халыкара бердәмлек көненең асылын күпчелек гражданнар белми. 12 июнь — Русия көне өлкән буын гражданнар тарафыннан бөтенләй кабул ителми, чөнки алар аны, тәү чиратта, Советлар Союзын таркату белән бәйли. Русия флагы көне халык ял иткән чорга — августка туры килә. Шуңа да халыкта дәүләт символларына хөрмәт тудырырлык шартлар булдыруны алда торган иң мөһим мәсьәләләрдән саныйм. Чыннан да Саха Республикасы башлыгының тәкъдиме җитди уйлануларга этәрә. Һәр гражданда Ватанына карата тирән сөю һәм хөрмәт, горурлык хисе уятучы, ватанпәрвәрлек рухын ныгытучы андый шартлар илдә бармы соң бүген? Һәрхәлдә, илнең төп дәүләт бәйрәмнәре дә күпчелек халык тарафыннан шулай бармак аша кабул ителә икән, димәк, моның өчен җитди сәбәпләр бар. Һәм алар, безнең карашка, берничә. Еллар дәвамында дәүләт дәрәҗәсендә коррупциягә каршы көрәш турында сүз алып барылуга карамастан, Русия әлеге афәтнең тамырына балта чабу түгел, бу өлкәдә бер генә җитди адым да ясалмады, диярлек. Илдә әүвәлгечә күпчелек мәсьәләләрне акча хәл итә. Социаль сәясәт тә көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Дөрес, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең, пенсионерларның, күп балалы гаиләләрнең социаль хәлен яхшырту буенча тәгаен чаралар күрелә, әмма Русиядәге ярлылыкны бетерүдә болар диңгезгә бер тамчы су кебек кенә. Аның каравы, кыска гына вакыт эчендә чын мәгънәсендә байлар катламы үсеп җитте. Ил халкының нибары берничә процентын тәшкил иткән бу катлам кулында бүген дәүләтнең яртысыннан күбрәк акчалары тупланган. Урта сыйныф катламы юкка чыгып бара. Аңлашыла, мондый хәл-шартлар күпчелек халыкта дәүләткә карата хөрмәт түгел, иң яхшы дигәндә дә битарафлык тудыра. Янә бер җитди сәбәп — эшсезлек, ил производствосының, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармагының көрчектә булуы. Бу өлкәдә үткәрелгән дәүләт сәясәте дә әлегә Русиянең һәр гражданына барып җитүдән ерак тора. Шул ук вакытта Русиянең сакланып калуы, киләчәк үсеше өчен, тәү чиратта, аңа халыкның ышанычын тергезү таләп ителә. Бу җәһәттән, Дәүләт Советы Президиумының Уфада үткән утырышында Президент Дмитрий Медведев ил халкын уртак максатка туплау максатында бердәм Русия милләтен оештыру тәкъдиме белән чыкты. — Бүген безнең алда илдә гомер кичерүче һәр халыкның милли үзенчәлеге сакланган шартларда, барыбызны берләштерүче русияле милләтен оештыру мәсьәләсе килеп басты. Шуңа ирешкән очракта гына без ныклы булачакбыз. Һәм биредә оялырга да, көләргә дә, мондый башлангыч булган иде бит инде, дип шикләнергә дә кирәкми. Совет халкын оештыру омтылышы дәүләт җимерелү белән юкка чыкты. Әмма башка дәүләтләрдә моңа ирештеләр һәм без дә моны эшләргә тиеш, — диде Дмитрий Медведев. Әлбәттә, әлеге башлангычның яхшы максаттан эшләнүе көн кебек ачык. Әмма югарыда аталган мәсьәләләр нәтиҗәле хәл ителми икән, “русияле” төшенчәсе генә халыкны бер йөгәнгә туплый алырмы, горурлык хисе уятырмы? Аннары моның өчен Русиядә гомер кичерүче һәр халыкның, эреме ул, вакмы, ныклы якланган булуы кирәк. Укыту программаларыннан төбәк милли компонентлары гамәлдән чыгарылган, китапларда тарихи чынбарлык бозып күрсәтелгән, Ислам дине — экстремизм белән янәшә куелган хәл-шартларда, кызганычка каршы, бу өлкәдә дә мәсьәләләрнең баштан ашкан булуын танырга туры килә. Дөрес, Уфада булганда Дмитрий Медведев әлеге мәсьәләләргә бәйле җитди бурычлар куйды. Атап әйткәндә, ул гуманитар дисциплиналар буенча уку әсбапларының эчтәлеген яңадан карарга, милләтара һәм конфессияара татулыкны пропагандалаучы киң мәгълүмат чаралары эшчәнлеген дәртләндерергә, төбәкләр арасында мәдәни хезмәттәшлекне үстерергә, кадрлар сәясәтендә балансны сакларга һәм милли нигездә конфликтларны көйләү буенча төрле конфессия кешеләреннән торган эшче төркемнәр төзергә кушты.

Яшьләр тарих белән кызыксына

11 июня

Соңгы елларда Русия тарихын бозып күрсәтүчеләр еш очрый, матди байлыкка игътибар арта бара. Ләкин ил, халык, яшь буын алдында җаваплылык тоеп, рухи кыйммәтләрне беренче планга куючылар да аз түгел. Уфа шәһәренең 29нчы мәктәбенең тарих укытучысы Виталий Тихонович Полосин шундыйларның берсе. Ул мәктәп директоры, Балалар иҗаты һәм экскурсияләр йорты җитәкчелеге ярдәме белән “Романтиклар” тарихи-археологик тикшеренүләр берләшмәсен оештырды. Бу берләшмәгә йөргән балалар 2003 елдан Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының археологик тикшеренүләр бүлегенең фәнни экспедицияләре составында Башкортстанның төрле районнарында казу эшләрендә катнаша. Җәйге экспедицияләргә ел саен утызлап укучы бара. Соңгы ике елда алар белән беррәттән Чишмә районыннан өч укучының баруы шатлыклы күренеш. Димәк, үсеп килүче буын тарих белән кызыксына. Археологик казу эшләре җиңелләрдән түгел, күп көч таләп итә, шул ук вакытта экспедициядән соң укучыларга фәнни отчетлар да төзергә кирәк. Алар аны Балалар иҗат һәм экспедицияләр йортының “Меридиан” туристик үзәгенә тапшыра. Бу хезмәтләрнең кайберләре фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучыларның тикшеренү эшләренә материал булып хезмәт итә. Русиядә Яшьләрнең фәнни, иҗади һәм инновацион эшчәнлеген үстерүнең гомумдәүләт системасы эшләп килә. Дәүләт думасы, Русиянең Мәгариф, Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыклары, Федераль космос агентлыгы, Русиянең табигый фәннәр һәм Инженерлар академияләре катнашлыгында ел саен төрле дәрәҗәдәге 8-9 конкурс үткәрелә. Алар нәтиҗәләре буенча балаларның хезмәтләре кергән җыентык дөнья күрә.

Айрат аю биетә

11 июня

Уфа циркы артисты Айрат Вилданов әзерләгән “Сабантуй” аттракционын дистәләрчә илдә алкышладылар

Күптән түгел Татарстан телевидениесе тапшыруын карап утырганда үз күзләремә ышанмый торам — Айрат абый Вилдановны күреп калдым. Ул тапшыру Мәскәү дәүләт циркы гастрольләре турында иде. Алтмыштан узса да, мин аның һаман да яраткан һөнәренә тугры калуына сокландым. Берничә минуттан Уфада яшәүче сеңлесе Гүзәлия Гыйльфан кызы аша телефонын табып элемтәгә керү бәхете тиде. Авылдаш кына түгел, өч туган абыем булса да, мин аңа зур дулкынлану белән шалтыраттым. Тизрәк туган ягының сәламен җиткерәсе, Башкортстанда туып үскән татар егетенең үз тормышындагы яңалыкларын ишетәсе килде. Башкортстан мәдәнияте һәм сәнгате җәүһәрләрен дөньяга таныткан, аларны чит ил тамашачылары хөкеменә алып чыгучы шәхесләр арасында Айрат Гыйльфан улы Вилдановның да исеме лаеклы урын тота. 1977 елда тормыш иптәше — РСФСРның халык артисты Галина Петринская белән берлектә ул “Сабантуй” программасын иҗат итә. Яңа оештырылган Башкорт дәүләт циркындагы әлеге программа мөгаен, аның алдагы язмышында иҗат сукмагының киң мәйданга алып чыгуында мөһим роль уйнагандыр. “Сабантуй” программасы үзәгендә боланнар, аюлар, бүреләр һәм кошлар татар-башкорт милли бәйрәме геройларына әйләнә. Айрат һәм Галина әлеге номерда катнашучы хайван һәм кошларны нәкъ Сабан туендагыча уеннарга өйрәтүгә ирешә. Ничектер, зур бәйрәм уңаеннан, дәүләт циркы артистлары чыгышын карарга партия өлкә комитеты секретаре чит ил делегациясен дә алып килә. Кунакларга аеруча “Сабантуй” программасы ошый. Әлеге очрашудан соң Вилдановларга чит илләргә гастрольләргә йөрергә юл ачыла. Аннары Мәскәү циркы. Югары исемнәр. Дөнья буйлап гастрольләр...

Иң яманы — рухи фәкыйрьлек

11 июня

Болгар-татарларда элек-электән шәҗәрәләр төзегәннәр. Болгар шәҗәрәләре Х гасырдан башлап телгә алына. Әмма бәйсезлекне югалтканнан соң аларның тарихи җирлеге юкка чыга һәм алар торган саен дини-җирле рәвештә генә кулланыла башлыйлар. Шәҗәрәләр өлкәсендә үзем алып барган тикшеренү эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашам. Миңа, сугыштан соң дөньяга килгән балага, туган телгә, үз халкыма мәхәббәт ана сөте белән үк кергәндер, күрәсең. Тугызынчы сыйныфта укыган чакта өлкән апаларым Кәримә һәм Рәшидәдән Ижбулатовлар нәселенең затлы һәм бик борынгы булуын белдем. Аның күренекле вәкилләре арасында әтиемнең туганнан туган абыйсы генерал Хаҗи-Әхмәт Ижбулатов (1851-1921) та булуын ишетү миңа бик көчле тәэсир итте. Үзебезнең нәсел шәҗәрәсен төзүдә әтиемнең ярдәме зур булды. Искиткеч хәтергә ия кеше буларак, ул берничә көн эчендә Ижбулатовлар нәселенә караган берничә йөз кешенең исемен хәтерендә яңартты. Әти ягыннан нәсел тамырлары Дунай Болгарстанының тугызынчы гасырына китә. Безнең борынгы бабабыз Ижбул хан Дунай Болгарстанының хәрби көчләре башкомандующие булган. Илнең бәйсезлеген яклап Византия белән көрәшкәндә ул яңа исем-атамага лаек була. Аны Ижбулат (“гадәттән тыш ныклы корыч” мәгънәсендә) дип атый башлыйлар.

Сыйфатлы эш мактауга лаек

10 июня

Башкортстан Хөкүмәте, Стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге, Сәүдә-сәнәгать палатасы “Башкортстанның иң яхшы товарлары-2011” конкурсында җиңүчеләрне ачыклады. 8 июньдә аларны бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне Хөкүмәт вице-премьеры Марат Мөлеков, стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге директоры Әмран Моратшин тәбрик иттеләр. Әлеге конкурс 1998 елдан башлап үткәрелүче “Русиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесенең төбәк этабы булып исәпләнә. Тәүге еллардан ук Башкортстан предприятиеләре һәм учреждениеләре Бөтенрусия конкурсларында актив катнашты һәм югары урыннарга лаек булды. Былтыр, мәсәлән, Башкортстан Республикасы федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителгән товарларның сыйфаты һәм яуланган дипломнар буенча 77 төбәк арасында икенче урынга чыкты. Заманча технологияләргә нигезләнеп җитештерелгән инновацияле һәм сыйфатлы, көндәшле товар конкурсның төп таләбе булып тора. Аның төбәк этабына быел 105 предприятие үз продукциясен тәкъдим итте. 93 предприятиенең 132 төр продукциясе һәм хезмәте лауреатлар булып танылды. Бу җитештерүчеләр үз продукциясенә “Башкортстанның иң яхшы товары” дигән билге кую хокукы ала. Шулай ук төбәк конкурсы йомгаклары аларга Русия күләмендә көндәшлекне сынап карау мөмкинлеген бирә.

Теләкәйлеләр теләге

08 июня

Теләкәй — Илеш районының бай тарихлы авылларының берсе. Узган елда 300 еллыгы билгеләнде. Шушы туфракта туып-үскән, канат ныгыткан егерме ир-егет, олы вакыйга хөрмәтеннән бәйрәм оештырып, төрле якка сибелгән авылдашларын җыйды. Әйткәндәй, аларның һәркайсы — үз көче белән күтәрелгән, күркәм уңышларга ирешкән ихтирамлы кешеләр, авылның данын тотар өчен мөмкин булган һәммә нәрсәне эшләргә әзерләр. Инде авылда мәчет төзергә ниятлиләр. Бу хакта сабантуй мәйданында хәбәр итеп, авылдашларын сөендерделәр. Шул асыл ир-егетнең дүртесе — бертуган Зариповлар. Фәгыйтьҗан Зарипов — атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Сөн” совхозы директоры. Өч туганы исә туган авылларында җаваплы эшләр башкара. Хәмитҗан Газизҗан улы — МТСның Теләкәй бүлекчәсе управляющие, авыл таралмасын, халкы көн күрсен өчен зур көч сала. Мәйданга җыелучыларны авыл Советы рәисе Рәфис Газизҗан улы тәбрикләде. Җаваплылыгы чикләнгән “Илеш МТС”ы җәмгыяте директоры Рәвис Зариповның да авылдашларына әйтер сүзе куанычлы иде.

Иң оста водительгә — тәкә!

08 июня

Гәзит-журналларның, хатларның, посылкаларның тиешле адреска вакытында барып җитүе Федераль почта хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә хезмәт салучы водительләрнең осталыгына да бәйле. Шуңа идарә почта бүлекчәләрендә эшләүче водительләр арасында ел саен бәйге оештыра. Күптән түгел үзенчәлекле конкурс Уфа шәһәренең Затон бистәсендәге автомобиль шәһәрчегендә үтте. — Сер түгел, безнең көндәшләр көн саен арта, — диде идарә директоры Ирек Галимов. — Үзебезнең эш урыныбызны, йөзебезне саклап калу өчен камиллеккә омтылырга бурычлыбыз. Бу максатка ирешүнең иң гади юлы — халыкны хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту. Конкурста бәхетен сынаган водительләр, юл кагыйдәләрен янә үзләштерүдән тыш, осталыкларын да яхшырта. Идарәгә караучы “корыч юртакларның” хәвефле юлларда җитез һәм имин йөрүе — уңышка ирешүнең бер ысулы. Әйткәндәй, бирегә үз эшенең осталары җыелган, чөнки бүгенге ярышта катнашучылар үз шәһәрләрендә, районнарында сайлап алу бәйгеләрендә җиңеп чыккан. Шуңа бүген җиңелүчеләр булмаячак.

Матур казанышлар булгач, бәйрәм дә күңелле!

07 июня

Туймазылыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов, Башкортстан Президенты киңәшчесе Николай Курапов һәм башка хөрмәтле кунаклар килде. Мәйданга җыелган халык аларны алкышлап каршы алды. Сабантуй флагын күтәрү хокукы хезмәт алдынгыларына — Мичурин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Таһир Сәлаховка һәм “Башкортстан” агрофирмасыннан савучы Тамара Закировага бирелде. Район хакимияте башлыгы Рәшит Хәйруллин авыл эшчәннәрен язгы хезмәт бәйрәме белән ихлас котлады. Чыгышында ул бәрәкәтле Туймазы җирендә башкарылган эшләргә, агросәнәгать тармагындагы уңай үзгәрешләргә тукталып үтте. Район бүген тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча ышанычлы рәвештә республикада өченче урынны били. Хөкүмәт ярдәме белән хуҗалыкларда эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Игенчеләрнең тырышлыгы белән мул уңыш үстереп алу өчен яхшы нигез салынды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»