Җәмгыять

Батыр белән очрашу

22 июня

Бөек Ватан сугышының беренче көне яки сәгатьләре турында гына түгел, бәлки минутлары турында сөйли алучы яугирләрнең исәннәре безнең Башкортстанда ничәү калгандыр, әйтә алмыйм, әмма берсен бик яхшы беләм. Ул — Нуриман районының Байгилде авылында гомер итүче, Брест ныгытмасы батыры Ришат Салих улы Исмәгыйлов. Күктән яуган беренче бомбалар, беренче җимереклекләр шаһите менә икенче ел инде унынчы дистәсен ваклап берчә авылда, берчә Уфа шәһәренең Киров районында яши. Талантлы педагог-укытучы һәм мәктәп директоры вазыйфаларына ярты гасыр гомерен багышлаган. Киң күкрәген сугыш һәм тыныч хезмәт орденнары һәм медальләре бизи. Ришат Исмәгыйлов — Нуриман районының шәрәфле шәхесе. Ришат Салих улы үлем тозагыннан яралана-яралана чак котылып кала. Госпитальләрдә берничә ай дәваланганнан соң ул инде сугышның алгы фронтында катнаша алмый — командование аны туган ягына кайтарып җибәрә. Туган як — туган як инде: суы, һавасы ни тора! Аягына баса башлагач, ул мәктәпкә юллана. Шул юлланудан ул үзенең ничә ел эшләгәнен дә, пенсия яшен узып киткәнен дә тәмам оныта. Җәмәгать эшләре турында әйтеп торасы да юк, әмма ул барыбер бөтен Нуриман районы халкы өчен галим-мәгърифәтче булып кала.

Онытылмас тәэссоратлар калдырды

21 июня

Өлкән буын вәкилләре Туймазы һәм Бәләбәй районнарына сәфәр кылды

“Елларым — байлыгым” халык университеты тыңлаучыларыннан һәм ветераннардан торган, Туймазы районы ветераннар советы рәисе А. Фазуллин җитәкчелегендәге төркем Туймазы — Тукай — Карамалы — Гобәй — Бәләбәй — Слакбаш — Надеждино маршруты буенча сәфәр кылды. Беренче тукталыш — Тукай авылы. Биредә ветераннар кымыз җитештерүче фермер хуҗалыгы белән танышты. Аларны хуҗалык җитәкчесе Минзаһит Закиров бик шатланып каршы алды. Тирә-якның чисталыгы, эшнең компьютерлар кулланып оештырылуы күңелдә матур тәэсир калдырды. Хуҗалыкта биш кешедән торган гаилә эшли, алар меңләгән кешене савыктыру өчен продукция җитештерә. Кымыз белән сыйланып, хуҗаларга уңышлар теләп сәфәребезне арытаба дәвам иттек. Чираттагы тукталыш — Карамалы-Гобәй авылы. Мәктәпне һәм интернатны карап йөрибез. Директоры Зөлфия Габдрәхимова компьютерлар, мультимедиа такталары белән җиһазландырылган сыйныф бүлмәләрен күрсәтте. Биредәге зур булмаган педагоглар коллективы үз эшен күңел биреп башкара.

Җиде буын искә алырлык гомер

21 июня

Хат ташучыга ихлас күңеленнән рәхмәтле Ногман ага. Гомере буена рухи байлыкка омтылып яшәде ул. Матбугат басмаларын аңа кочагы белән китерделәр. Гәзит белән дуслыгы беренче сыйныфка укырга барыр елны башлана һәм ул елдан-ел ныгый бара. 1920 елның 5 гыйнварында Чакмагыш районының Каразирек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә ул. Әткәсе Әхсән Зыязетдин улы заманына күрә белемле кеше була һәм балаларын да аң-белемгә, яктылыкка өндәп үстерә. Матди байлыктан рухи күтәрелешне артыграк күргән гаилә башлыгы гәзитләр алдыра. Җиде яшьлек Ногман инде күрше-тирәдәге өлкәннәргә яңалыклар укып шаккаттыра. Шуңа күпне күргән картлар да кечкенә малайга зурлап карый, гыйлемле булуына соклана. Район гәзитенең — “Коммунизмга”, ә “Кызыл таң”ның “Яңа авыл” чагыннан укып үскән малай гәзиттән гомере буе аерылмый. ...Уйлары белән еш кына үткәннәргә кайта ул. “ЗИС-5” машинасына утыртып егерме егетне Уфага алып китәләр. Шуларның тугызы — үзе белән өч ел бергә укыган сабакташы. Байтак шәһәр һәм станцияләрне үтеп, Амур елгасы буенда, шәһәрдән 40 чакрым ераклыкта урнашкан хәрби гарнизонда дивизиядә хезмәт итә башлыйлар. Сугыш чыгу хәбәрен дә шушында ишетәләр. Ногман хезмәт иткән дивизияне Көнбатыш фронтка күчерәләр.

Кемнәр ташлап киткән оҗмах соң бу?

17 июня

Район хакимияте тырыша, әмма мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүне сорый

Республиканың иңен-буен гизеп йөри торгач, Җир шарында Башкортстан кебек гүзәл төбәкләр тагын бар микән, дип горурланып һәм гаҗәпләнеп куясың. Ә бу матурлыкның, илаһи табигать кочагына сыенган тарихи ядкәрләрнең бәһасен һәм кадерен беләбезме соң без? Әллә вакыт, фәнни-техник прогресс кешелек акылын тәмам томалады, аны илаһи хисләрдән, мәңгелек кыйммәтләрне тоюдан мәхрүм иттеме? Краснокама районының Николо-Березовка авылындагы XVIII гасыр сәүдәгәрләре кварталын күргән һәр кеше әнә шундый каршылыклы хисләр кичерәдер. Чулман буена урнашкан әлеге илаһи авыл. Оста куллар белән матур һәм зәвыклы итеп салынган кызыл кирпеч йортларның инде күптән түбәләре ишелеп төшкән. Шулай да хәрабәләр, озак яшәп акыл утырткан аксакаллардай, фани дөньяның хаталары һәм гамьсезлеге турында сөйләр өчен телгә килер кебек. Юк, 30-35 ел элек ташландыкка чыккан бу урын күңелсез хисләргә юл куймый, үзенең рухи дәрәҗәсен, эчке бер затлылыгын саклый алган ул. Ныклы нигезгә утырган, цемент урынына йомырка кулланып ясалган измә белән өелгән кирпечләр әле алдагы гасырларда да тарихи ядкәр хезмәтен үтәр кебек. Пыяласыз тәрәзә уемнарында оста архитектор, бизәкләү остасы куллары сизелә. Бөек Британиядә яки Европаның башка илендә булса, бу тарихи һәйкәлләрне кызыл тасма белән уратып алып, реставрацияләү ягын карарлар иде. Анда бит электән калган шәхси резиденцияләрдәге тарихи йортларга үз белдегең белән тию закон буенча тыела. Әйләнә-тирәдә илаһи яшеллек, яңа гына баш калкыткан яшь үлән исе Чулман җиле белән әллә кайларга тарала. Сәүдәгәрләр авылының аргы башында күптән түгел реставрацияләнгән чиркәү. Аннан яңгыраган кыңгырау моңы, әйтерсең, шушы борынгы йортларга яшәү сулышы биреп тора. Әнә картлар гыйбадәт кылып кайтып килә. Бу төбәк турында ниләр хәтерли икән алар?

Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде

17 июня

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Ул Русия Федерациясенең алтынчы чакырылыш Федераль җыелышы Дәүләт думасына депутатлар сайлауны әзерләү һәм үткәрү чорында сайлау комиссияләренең һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының үзара хезмәттәшлек итүенә багышланды. Очрашу “түгәрәк өстәл” рәвешендә үтте. Киңәшмә эшендә Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, аның урынбасары Наилә Алтынова, Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Башкортстандагы идарәсе начальнигы Шамил Хәсәнов, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов, “Башкортостан” дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең генеральный директоры Галим Якупов, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының генеральный директоры Максим Ульчев һәм агентлыкның баш мөхәррире Шамил Вәлиев катнашты. Быел декабрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын һәм 2012 елның мартында Русия Президентын, шулай ук шәһәр округлары һәм шәһәр биләмәләре Советлары депутатларын сайлаулар алдыннан үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды.

Кулларыннан икмәк исе аңкый

17 июня

Ринат Зарипов җитәкләгән шәхси предприятие икмәк ризыклары пешерү белән ун ел шөгыльләнә һәм шушы вакыт эчендә үзен кулланучылар базарында иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе итеп танытты. Аның “Зариф” дигән икмәк пешерү йорты соңгы берничә елда он ризыклары ассортиментын өч дистәдән арттырды. Бүген инде аның аерым кондитер цехы да тулы куәтенә эшли. Монда конкурс буенча сайлап алынган осталар төрле пироглар, бәлешләр һәм дистәләгән башка камыр ризыклары пешерә. Ике катлы зур бинаның беренче катында “Зариф”ның фирма кибете эшли. Монда яңа гына мичтән чыккан продукция сатыла. — Уфа-Бәләбәй-Кыргыз-Миякә юлына якын урнашкангадырмы, безгә юл йөрүчеләр дә бик еш керә һәм икмәгебезне, башка продукциябезне мактый-мактый ала! — ди фирма кибете сатучысы Лилия Фәтхетдинова. Әйткәндәй, Лилия иң зур татар авылларының берсе булган Слак кызы икән. Нинди гәзиттән икәнебезне белгәч, аеруча сөенеп калды: — Слакта яшәүче әнием “Кызыл таң”ны алдыра — мине гәзиттә күрсә, бик шатланыр инде! — диде.

Күңел өчен күп кирәкми — бер күрешсәң, шул җиткән...

16 июня

Әлшәй районының иң зур һәм бай тарихлы татар авылларының берсе булган Нигъмәтулла 200 еллыгын билгеләде

Башкортстан Хөкүмәте башлангычы белән моннан берничә ел элек районнарда “Саумысыз, авылдашлар!” дигән бәйрәмнәр үткәрү традициягә керде. Бу чараны, гадәттә, авылларның туган көне, түгәрәк датасы белән бәйләп үткәрәләр. Халык телендә күбрәк “Мәләш” дип йөртелүче Нигъмәтулла авылының 200 еллык юбилеен да “Саумысыз, авылдашлар!” дигән чакыру астында оештырдылар. Әлеге зур чарага бәйләп, өр-яңа мәчет бинасын ачу да күңелле күренеш булды, чөнки зур-зур авылларыбыз да мәктәпсез калып барган бер заманда без мәчет ачып булса да күңел юатырга тырышабыз. Ничек кенә булмасын, Нигъмәтулладагы кебек халыкның бергә булырга, бердәм булырга омтылуы, тормыш сынаулары алдында тез чүгәргә ашыкмавы, заманча яшәргә тырышып ятуы күңелдәге өмет чаткыларын саклый. Һәрхәлдә, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Хәмит Зариповның туган авылында иман йортын тергезү ниятен мәләшлеләр ихлас хуплап каршылый. 2 миллион сумнан артыграк чыгым таләп иткән мәчет ике ел дигәндә сафка бастырылды. Мәхәллә җитәкчесе Рәис Рәҗәповның сүзләренә караганда, төп чыгымнарны үз җилкәсенә алган Хәмиттән тыш, мәчет төзүдә абруйлы авылдашлар Җәвит Әмиров, Рим Сәлимов, Вәдүт Дибаев, Марат һәм Рифкать Арслановлар, Риф Шәмсетдинов, Халик һәм Флүр Нагаевлар, Рәйхана Абдуллина, Фәния Латыйпова, Әкрам Галиев, Ринат Нуриәхмәтов, Миңнебай Зарипов, Шамил Шәяхмәтов һәм башкалар акчалата ярдәм күрсәткән. Раевка шикәр заводына караучы урындагы “Мәләш” авыл хуҗалыгы предприятиесе дә төзелеш барышында сизелерлек ярдәм иткән.

“Хәрби туганлык” - балаларга

16 июня

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын берләштерүче “Хәрби туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк берләшмәсенә караучы Дәүләкән районы бүлекчәсе яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә даими эш алып бара. Локаль сугышларда катнашкан дәүләкәнлеләр бу җәһәттән мәктәп укучылары, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбияләнүчеләре белән еш очраша.

Хезмәт хакы арта, эшсезлек кими

15 июня

Уфада биш айда 148,4 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Башкала хакимиятендә үткән утырышта шәһәр башлыгы Павел Качкаев шул турыда хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, төзелеш тизлеген арттыру күбесенчә бу тармакка инвестицияләрне актив җәлеп итүгә бәйле. Уфада атап үтелгән чорда капиталь төзелешкә 7 миллиард сумнан артык инвестиция салынган. Павел Качкаев Уфада демография хәленең яхшыруын да билгеләп үтте. Агымдагы елның өч аенда шәһәрдә халык кимүе күзәтелә. Арытаба хәл яхшыра, бүген инде халык санының табигый үсеше турында да әйтергә мөмкин. Шәһәрдә шулай ук сабыйлар үлү очраклары кимегән. Бу агымдагы ел йомгаклары буенча Уфаның илебездәге миллионлы шәһәрләр арасында демографик күрсәткечләр буенча алга чыгачагына ышаныч бирә. Узган ел йомгаклары буенча Уфа лидер булды. Республика башкаласында халык санының табигый артуы 2 мең кеше тәшкил иткән иде. Былтыр халык санының табигый артуы Русиянең миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләре арасында Екатеринбург һәм Новосибирскида күзәтелгән иде. Уфада агымдагы елның биш ае йомгаклары буенча уртача хезмәт хакы 23,4 мең сум тәшкил иткән. Гыйнвар-апрель йомгаклары буенча бу күрсәткеч 21,960 сум иде. Былтыр көз шәһәрдә уртача хезмәт хакы 21,165 сум тәшкил итте. Ул вакытта Уфа әлеге күрсәткеч белән (Мәскәү белән Санкт-Петербургны исәпләмичә), Екатеринбург һәм Новосибирскидан гына калышып, миллионлы шәһәрләр арасында өченче урын яулаган иде.

Уңганнарның бәйрәме дә күркәм

14 июня

Борай районы эшчәннәре быелгы Сабантуйны тагы да югарырак хезмәт казанышлары белән каршы алды. Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовның чыгышында билгеләнүенчә, агымдагы елда язгы чәчү эшләре 35 мең гектарда башкарылган. Бөртеклеләрнең гомум мәйданы исә 5 мең гектарга арттырылып, 53 мең гектарга җиткән. Иң мөһиме — барлык эшләр тиешле агротехник срокларда үткәрелгән, җитәрлек күләмдә ашлама кертелеп, җир куенына фәкать сыйфатлы орлык салынган. Бу җәһәттән Борис Нурисламов тәү чиратта “Урожай”, Ленин исемендәге, “Колос”, “Кама” хуҗалыкларының җаваплы чорда нәтиҗәле эшчәнлеген сызык өстенә алды. Әйткәндәй, кышкы-язгы чорда хуҗалыклар арасында үткәрелгән конкурста да әлеге хезмәт коллективлары җиңүче урыннарны бүлеште. Мәртәбәле дипломнардан тыш, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Былтыргы елның авыр килүенә карамастан, районның терлекчелек тармагы да нәтиҗәле эшләгән. Кышлату чорында район буенча 6500 тоннадан артык сөт, 700 тоннадан артык ит җитештерелгән, хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 10 процентка арткан. Маллар җәйге лагерьларга чыгарылганнан соң, хуҗалыкларда савымның да көннән-көн артуы күзәтелә. Әйтик, “Урожай”, “Колос”, “Уңыш” хуҗалыкларында һәр сыердан тәүлеклек савым 15 литрдан да артып киткән. “Урожай” хуҗалыгы үзе генә бүген көн саен 5,5 тоннадан күбрәк сөт сата. Әлеге уңышларга лаеклы өлеш керткән һәркем район сабантуенда һәм иртәгәсен авылларда үткән сабантуйларда сәхнә түрендә булды, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. Борайлыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килгән дәрәҗәле кунаклар да район хезмәтчәннәренең уңышына югары бәя бирде. Мәгариф министры Әлфис Гаязов, республика Президентының котлавын җиткереп, районның Башкортстан үсешенә гаять зур өлеш кертүен сызык өстенә алды, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Раил Афзалов былтыргы корылыклы елда борайлыларның күрше-тирә районнарга ярдәм кулы сузуын зур хезмәт батырлыгына тиңләде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»