Җәмгыять

Бер максатка эшләсәң, аңа ирешү җиңелрәк

24 июня

Чакмагышта кулланучылар җәмгыятенең социаль ролен яхшы аңлыйлар

Башкортстанда кулланучылар җәмгыятьләре барлыкка килүгә 140 ел тулды. Шушы вакыт дәвамында аларның структур формалары төрлечәгә үзгәрә. Тәүдә — җәмгыять, аннан соң союз, тора-бара янә җәмгыять дип йөртелә башлый. Хәзерге көндә ул “Башпотребсоюз” дип атала. Бу күптармаклы хуҗалык колбаса җитештерүче 44 предприятиене, 2 консерва заводын, алкогольсез эчемлекләр җитештерүче 40 цехны берләштерә. Бу системага, шулай ук, 465 гомум туклану предприятиесе, гаять зур кибетләр челтәре карый. Аның структурасындагы шәһәр һәм район кулланучылар җәмгыятьләре һәм союзлар (барлыгы — 58) мөһим роль уйный. Икътисадта үзгәрешләр башлангач, атап әйткәндә, ирекле сәүдә тормышка ныклап үтеп кергәч, кулланучылар җәмгыятьләре шактый авырлыкларга тарыды. Аерым районнарда алар тәмам таркалды. Сакланып калганнары да очны-очка чак-чак ялгап яши башлады. Әмма кулланучылар җәмгыятьләренең, тәү чиратта, табыш алудан бигрәк, социаль функция үтәвен аңлаган төбәкләрдә бу системаны саклап калдылар. Шуларның берсе Чакмагыш районында. Райпоның бүгенге эшчәнлегенә бәйле рәвештә аның рәисе Рәиф Сибәтов түбәндәге саннарны китерде: — Әлеге вакытта безнең система үзаллы алты кулланучылар җәмгыятен берләштерә, 38 ваклап сату кибетебез бар. Үткән ел йомгаклары буенча, ваклап сату сәүдә әйләнеше 124390,2 мең сум тәшкил итте, ягъни план 17,2 процентка арттырып үтәлде. Агымдагы елның тәүге кварталында бу сумма 31044 мең сум булды. Бу, үз чиратында, район халкының сатып алу мөмкинлеге үсү, кереме артуны дәлилләүче факт. Чакмагыш райпосында барлыгы 267 кеше эшли. Шуларның йөздән артыгы сәүдәдә, башкалар гомум туклану өлкәсендә, продукция җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка чимал хәзерләү белән шөгыльләнә. Һәм, әйтергә кирәк, монда хезмәткә түләү авыл җире өчен ярыйсы ук югары исәпләнә, ул уртача 8194 сумга җиткән.

The republic of Bashkortostan guide

24 июня

Сер түгел, дөньяда туризм тармагына игътибар бүлү нәтиҗәсендә икътисади үсешкә ирешкән илләр шактый күп. Төркия, Мисыр, Швейцария, Чехия, Испания шифаханәләре Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүче туристны үзенә җәлеп итә. Тауларга, елга-күлләргә, урманнарга, тарихи һәйкәлләргә бай Башкортстан да шушындый илләргә тиңләшә ала. Кызганычка каршы, Русиядә шундый гүзәл табигатьле төбәк барлыгын хәтта белүчеләр дә аз. Республикада туризмга җан өрүгә комачаулаган шушы мәсьәләне хәл итү максатында ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты тарафыннан инглиз телендә “Башкортстан Республикасы буенча юл күрсәткеч” китабы бастырылды. Басма эчтәлеге ягыннан да, тышкы һәм эчке бизәлеше белән дә игътибарны җәлеп итә. Мең данә җыентык безгә килгән чит ил кунаклары һәм Көнбатыш Европа дәүләтләренә, Җир шарының башка почмакларына юл тотучы якташларыбыз өчен тәгаенләнгән. Басманы кулына алган европалы, яки инглиз телен белүче башка турист, һичшиксез, Башкортстан турында беләчәк. Китапта һәр районга, шәһәргә игътибар бүленгән. Мисал өчен, Бөрҗән районына сигез бит багышланган. “Шүлгән Таш” мәгарәсе, “Башкортстан” тыюлыгы, кемпинглар турында тулы мәгълүмат бирелгән.

Хәтер - мәңгелек

23 июня

22-23 июньдә Русия башкаласында Бөек Ватан сугышы башлануга 70 ел тулу уңаеннан “Мемориал — 2011” халыкара күргәзмәсе уза. Ул Президент Дмитрий Медведев кушуы буенча оештырылган. Анда илнең 21 төбәгеннән, Азия һәм Европаның 12 иленнән 18 музей һәм оешма, шулай ук 9 эзтабар оешмасы һәм отряды вәкилләре килгән. Әлеге чарада Башкортстаннан эзтабарлар отрядларының төбәк иҗтимагый фонды катнаша. Аның алдынгы тәҗрибәсен исәпкә алып, күргәзмәдә иң зур мәйдан бүленгән — гадәттәге 9 урынына — 100 квадрат метр. Фонд 2002 елның 25 декабрендә барлыкка килә. Хәзер инде ул 20 отрядны берләштерә. Алар Ленинград, Новгород, Смоленск, Волгоград, Мәскәү, Курск өлкәләре һәм Краснодар краенда 50гә якын экспедиция үткәргән. Анда 500дән артык студент һәм укучы балалар катнашкан. Нәтиҗәдә, яу кырында башын салган 700 солдат һәм офицерның сөякләре табылган, аларның 50дән артыгының кемлеге ачыкланган. Алар арасында безнең якташлар да бар. Шушы хакта 5 документаль фильм төшерелгән. Аларның берсе 2007 елда IV халыкара документаль фильмнар кинофестивалендә икенче урын алган.

Наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында

23 июня

Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында һәм “2011-2015 елларга, алкоголь, тәмәке куллануны кыскартуны һәм наркомания белән көрәшне дә кертеп, Башкортстан Республикасында яшәүчеләрдә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру” максатлы республика программасы чараларын гамәлгә ашыру максатында “Салют” шифаханә-савыктыру лагеренда балалар өчен ведомствоара акция үтте. Чараны Сәламәтлек саклау министрлыгы, Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе оештырды. Лагерьда ял итүче балалар өчен чорның иң көнүзәк проблемасы — наркомания турында лекцияләр һәм әңгәмәләр оештырылды, “Наркоманияне профилактикалау”, “СПИДны профилактикалау” темаларына видеофильмнар күрсәтелде. “Без XXI гасырда, техник прогресс һәм кешеләрнең сәләтен чикләүләрсез үстерү чорында яшибез. Нәкъ менә шуңа күрә наркотикларсыз тормышны сайларга кирәк. Бүген уңышка ирешү һәм бәхетле булу өчен сәламәт тормыш алып барырга кирәк”, — диде үзенең чыгышында Башкортстан медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Анфиса Рәхмәтова.

Илгә терәк гаиләләр

23 июня

Һәр гаилә имин, бәхетле тормышка лаек. Гаилә иминлеге, гаилә бәхете — ил иминлеге, ди бит халык. Күмертау шәһәрендә дә андый гаиләләр бихисап. Шушы көннәрдә гаиләләрнең ныклыгын, аларның бәхетләренең нинди дәрәҗәдә булуын сынаган “Милләтләр дуслыгы” яшь гаиләләр конкурсы үтте. Бәйге Милләтара татулыкны ныгыту елы һәм Шәһәр көненә багышланган иде. Күмертауның “Рассвет” мәдәният йорты бу көнне тантаналы төс алды. Бәхетле парларны якыннан күрү, бәйге куйган сынауларны алар белән бергә үтү өчен мәдәният йортына яше дә, карты да җыелган иде. Конкурсны алып баручылар аларны иң элек бәйрәмдә катнашучы гаиләләр белән таныштырып үтте. Күпмилләтле шәһәрдә яшәүче урыс, татар һәм чуваш гаиләләренең һәркайсы сәхнәгә үз халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, үзләренең булдыклылыгын, заманча фикерли белүләрен, җыр-биюдә сәләтләрен, аш-суда осталыкларын күрсәтү өчен чыккан иде.

Дөньяны шаккатыручылар

23 июня

Нефтекама шәһәрендә инде 35 ел эшләп килүче техник иҗат үзәге бүгенге көндә яңалыкка омтылучан, тырыш, оста куллы меңләп яшүсмерне үзенә җәлеп иткән. Андый үзәкләр кайда да бар бит инде, диярсез. Мондыйлары бик сирәк шул. Нефтекамалыларның ирешкән уңышлары инде күптән республика чикләреннән чыгып киткән. Үзәк чын-чынлап балаларның иҗади сәләтен үстерергә һәм тормышка ашырырга күп юллар ачучы заманча остаханә булып тора. Биредә балалар авиа һәм судно модельләрен ясарга, дизайнның күп төрләрен, шул исәптән компьютер дизайнын өйрәнә. Шушында ук яшь математик, яшь физик, мәгълүмат лабораториясе кебек гыйльми оешмалар, спорт секцияләре һәм башлангыч хәрби әзерлек төркемнәре эшли. Шуңа күрә техник иҗат үзәгенә йөрүче яшүсмер җаны теләгән өлкә буенча үсеш алырга, осталыкка ирешергә мөмкин. Техник иҗат үзәге ирешкән уңышлар хәзинәсенә күз салсаң, сокланырлык нәрсәләр бихисап. Алар әллә ничә ел рәттән Нефтекама яки Башкортстан күләмендә генә түгел, Русия бәйгеләрендә призлы урыннар яулап килә. Үзәктә үз эшләрен яхшы белгән, балалар белән эшләү осталыгына ия педагоглар, алар арасында РФ һәм БР мәгариф отличниклары эшли. Нәкъ шушы үзәктә үз эшенең остасы Рәсим Нигъмәтуллин җитәкчелегендә гадәти булмаган амфибия-каргизгеч уйлап чыгарылган һәм ясалган. Мондый техника хакында балыкчылар, сунарчылар, эшкуарлар һәм нефтьчеләр әлегә хыяллана гына ала.

Рөстәм Хәмитов Урман поселогында тергезү эшләре белән танышты

22 июня

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Иглин районындагы эш сәфәрендә шушы елның маенда хәрби кирәк-ярак складындагы шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән Урман поселогын тергезү барышы белән танышты. Поселок өстеннән вертолетта очып, эшләр торышын бәяләгәннән соң, Рөстәм Хәмитов капиталь ремонт барган мәктәп бинасында булды. Янгыннан соң мәктәпнең стеналары гына торып калган, бинаның эчке өлешен тулысынча диярлек яңадан эшләргә туры килә. Башкортстан Президенты 240 урынга исәпләнгән уку йортында тергезү эшләрен 1 августка тулысынча тәмамлауны таләп итте. Рөстәм Хәмитов, шулай ук, 75 урынга исәпләнгән балалар бакчасында булды. Анда эшләр дәвам итә. Бинаның ремонтланган өлешендә 20шәр баладан оештырылган ике төркем эшли. Башкортстан Президенты урындагы халык белән сөйләште, торак йортларны төзекләндерү барышы белән кызыксынды, ремонтланырга тиешле фатирларны карады. 225 фатирда 680 тәрәзә һәм бүлмә ишекләре кую таләп ителә. Бу эшләр 18 миллион сумга төшәчәк. Ягып җылыту сезоны башлануга поселокта заманча казанлык сафка кертеләчәк. Рөстәм Хәмитов тергезү эшләренең биредә яшәүчеләрнең барлык дәгъвалары канәгатьләндерелгәнче дәвам итәчәген ассызыклады.

Беркайчан да хәтердән чыкмас көн

22 июня

Беркайчан да хәтердән чыкмас көннәр була. 22 июнь — шундый көннәрнең берсе. Ул үткән сугыш, иң элек аның авыр да, фаҗигале дә башлангыч чоры турында уйлануларга этәрә. Тарихи хакыйкатьне тергезү хәрби уңышсызлыкларның сәбәбен эзләүне таләп итә. Әмма совет солдаты алар аша үтеп, Җиңү байрагын Берлинга кадәр алып барып җиткерде. “22 июньдә нәрсә булды?” “Российская газета” хәбәрчесе Екатерина Афанасьева Берлин урамнарында немецларга шушы сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Җаваплар искиткеч булды: “Сталинның туган көне”, “Чернобыльдә шартлау”, “Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару”, “Польшага һөҗүм итү”. Беркем дә 1941 елның 22 июнендә кешелек тарихындагы иң коточкыч сугыш башлануын, немец илбасарларының Советлар Союзына һөҗүм итүен искә алмады. СССР халыкларын берләштергән Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте. Немец фашистлары гаскәрләре “Дортмунд” шартлы сигналын алгач, Советлар Союзының чик буе гаскәрләренә һәм ныгытмаларына кинәт куәтле артиллерия һөҗүме башлана. Берничә минуттан дошман СССР чиген үтеп керә. Немец авиациясе көчләре меңләгән тонна үлем китерүче бомбаларны Совет аэродромнарына, күперләргә, складларга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, элемтә линияләренә һәм үзәкләренә, йокыга талган шәһәрләргә яудыра башлый. Илебезнең чик буе төбәкләрен ялкын ялмап ала. Һөҗүм итүче армия 5,5 миллион кешедән, 4300 танк һәм штурмлаучы орудиедән, 4980 хәрби самолеттан, 47200 орудие һәм минометтан тора. Армиянең беренче эшелонына килгәндә, гитлерчылар командованиесе 103 дивизияне юнәлтә, шуның 10 — танк дивизиясе була. Тоташ алганда, безнең илгә каршы 190 дивизия сугыша. Һөҗүмнең төп юнәлешләрендә немец гаскәрләренең өстенлеге аеруча нык сизелә. Сугышның беренче көне ахырында куәтле танк төркемнәре фронтның күп кенә участокларында совет территориясенә 25-35, урыны белән хәтта 50 чакрымга үтеп керә. 10 июльдә дошман чик буеннан 300-600 чакрымга ераклаша. Фашистлар ягулык-майлау материаллары, хәрби кирәк-ярак һәм корал сакланган 200гә якын складны кулга төшерә

Зур Җиңүнең кече Һәйкәлләре

22 июня

Бөек Ватан сугышы башлануның 70 еллыгы, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан республикада байтак чара үткәрелә. “Башнефть” акционерлар җәмгыяте канаты астында июнь башында игълан ителгән “Зур Җиңүнең кече һәйкәлләре” волонтерлар акциясе — арада игътибарга лаек чараларның берсе. Волонтерлар хәрәкәтендә 300 чамасы кешенең катнашуы көтелгән иде, чынлыкта ул күпкә артып китте. Матур башлангычка акционерлар җәмгыятенә караучы “Чакмагышнефть” идарәсе коллективы да ихлас кушылды. Агыйдел ярында урнашкан мемориаль һәйкәл комплексы — дүртөйлелеләр өчен изге һәм кадерле урын. 1985 елның 9 маенда ачылган һәйкәл сугышка ирләрен озатучы хатын-кызларны, ул һәм кызларының җиңү белән кайтуын теләп көтеп калган аналарны гәүдәләндерә. Скульптор Юрий Солдатов иҗат иткән һәйкәл хәзер мемориаль комплексның үзәген тәшкил итә. Узган елда янәшәдә әфган сугышында һәлак булган Дүртөйле егетләренең батырлыгы хөрмәтенә һәйкәл куелган иде. Аннан соң биредә үк Чернобыль АЭСындагы фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан якташлар батырлыгын мәңгеләштерү өчен урын билгеләнде. “Чакмагышнефть” предприятиесе волонтерлары Хәтер һәм кайгы көне якынлашканда әлеге комплексны тәртипкә китерергә булды.

Матур тормыш - авыл күрке

22 июня

Стәрлетамак районы Түбән Услы авылында яшәүче Рәзилә апа һәм Вәли абый Сәмигуллиннар тормышына кем генә сокланмый икән! Гомерләрен колхоз эшенә багышлаган, биш бала тәрбияләп үстергән тырыш, тату гаилә бу. Алар узган елда гына балавыз кебек нарат бүрәнәләреннән яңа өй төзеп чыккан, гөрләшеп алтын туйларын бәйрәм иткәннәр. Бүгенге тормышына куанып бетә алмаган Рәзилә апаның сабый чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлык кечкенәдән үзәгенә үтә аның. Ярый, бәхеткә, әтиләре сугыштан исән-имин әйләнеп кайта. Рәзилә апа 7 сыйныфны тәмамлау белән колхоздагы яшелчә бакчасына эшкә чыга. Кәбестә, кишер, кыяр кебек яшелчәләр үстерә алар. 1977 елда яшелчә бакчасы бетерелгәч, колхозда бәрәңге, чөгендер үстерү, урып-җыю вакытында амбарда эшли. Вәли абый да авылда булдыклылыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Башта яшелчәче, аннан, Талбазыда укып кайткач, яшелчә бакчасында бригадир, фуражер, склад мөдире булып эшли.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»