Җәмгыять

Юл һәлакәтләре кими

29 июня

Транспорт чараларының көннән-көн күбәюе, юл хәвефсезлеге хәрәкәтенең катлаулана баруы юл иминлеге хезмәте алдында яңадан-яңа бурычлар куя. Аларны тормышка ашыруда ЮХХДИ хезмәткәрләренә яңа технологияләр ярдәмгә килә. Шулай, юлларда һәм машиналарда видеокүзәтү системасын урнаштыру гына да юл һәлакәтләренең шактый кимүенә китергән. Соңгы биш елда Башкортстанда андый очраклар — 491гә, яраланучылар саны 500 кешегә кимегән, юл хәвефсезлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән йөзләгән кешенең гомере саклап алып калынган. Бүген, юл хәвефсезлеге хезмәте оешуга 75 ел тулганда, тармакны камилләштерү дәвам итә. — Шушы дәвер эчендә безнең хезмәт зур-зур үзгәрешләр кичерде, бу юнәлештәге эшчәнлек әле дә дәвам итә. ЮХХДИ хезмәткәрләре өр-яңа машиналар, техника белән тәэмин ителә. Тиздән тармакны ГЛОНАС системасына күчерү көтелә, — диде Башкортстан буенча идарә башлыгы Динар Гыйльметдинов журналистлар алдында чыгыш ясаганда.

Күңелле яшибез. Хәтта елыйсы килә...

29 июня

Башкортстан юлдаш телевидениесендә менә инде күптән “Күңелле яшибез” дип аталган, шуклыкка корылган тамаша бара. Аның әдәби-художество дәрәҗәсе турында сүз күтәрү урынсыздыр, чөнки бәяләү өчен ул дәрәҗәнең ниндидер дәрәҗәдә булса да булуы кирәк. Гомумән, башкорт, татар мохитенә төбәп эшләүче кайсы каналны гына ачма, шунда кемнәрдер мотлак җырлый, мәзәкләр сөйли, әллә нинди сурәткә кереп бии. Ул көй, шигырь чыгаручыларның, сәхнә тутырып йөрүчеләрнең исем-шәрифен хәтердә калдыру — мөмкин булмаган эш. Әлеге “артистлар”ның “иҗатын” күз алдыннан үткәреп, бәяләп торучы кешеләр, бәлки, бардыр, бәлки замана мәдәнияте шушындый биеклекләргә күтәрелеп тә үзебез артта һәм аста калганбыздыр? Бер концертта чираттагы башкаручы кыз аңламас телдә “О-оп ми, о-оп ми” дип суза башлагач, түзә алмыйча, янымда утыручы шагыйрь Сафуан Әлибаевтан: “Нәрсә дип җырлый соң бу, һич тә аңламыйм ласа?” — дип соравыма, ул: “Үп мине” дип тылкый да инде, шуны да аңламагач”, — дип, көлкегә калдырган иде. Халыкның шигырьгә, моңга тартылуы, һичсүзсез, куанычлы күренеш. Димәк, күңелебез катмый, хисләребез нечкәрә. Ә менә зәвык мәсьәләсендә... Уйлардан баш шунда иелә башлый да инде. Яшьрәк чакта без драма театрлары сәхнәсендә уйнаучы һәр артистны, язучыларның һәркайсысын төс-башыннан танып, исемләп белә торган идек. Ә инде Сәйфи Кудаш, Заһир Исмәгыйлев, Кирәй Мәргән, Хөсәен Әхмәтов кебек танылган зыялылар гади укучылар, җыр-моң коллары өчен җирдә яшәүче гади кешеләр булмагандыр. Байтак еллар элек, СССР Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге президиумы рәисе, танылган химик Генрих Толстиков белән сөйләшеп утырганда: “Кешедә Сез иң мәртәбәле санаган сыйфат нәрсә?” — дип сорадым. “Профессиональлек. Һәркем камил белгән эшне генә башкарырга тиеш”. Академикның җавабы шулай булды һәм моның белән бәхәсләшү дә мөмкин түгелдер. Базар шартлары гаеплеме, әллә бүтән сәбәпләр йогынты ясыймы, тик тормышка аяк баскан яшь кеше үзенең бүген һәм киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнерен белми дә, күңеленең нинди шөгыльгә тартылуы хакында җитди уйланмый да сыман. Без, мәсәлән, бала чактан ук үскәч кем булачагыбыз турында хыял йөрттек. Тормыш, әлбәттә, хыялны гел генә канатландырып тормый, әмма һәр бала, үсмер, егет һәм кыз алдында максат, адым саен ныгытыла килә торган омтылыш булырга тиеш. Тик баланың хыялларына җитди мөнәсәбәттә калырга кирәк.

Яшь талантлар - киләчәк канатлары

28 июня

Кичә Хөкүмәт йортында әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе тапшырылды. Башкортстанда яшьләрнең иҗади башлангычын дәртләндерүгә зур игътибар бирелә. Ел саен тапшырыла торган әлеге яшьләр премиясе — шушы юнәлештәге сәясәтнең ачык чагылышы. Быел Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе уналтынчы тапкыр тапшырылды. Тантанада БР Хөкүмәте Премьер-министры Азамат Илембәтов, аның урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин, министрлыклар җитәкчеләре, премия комиссиясе әгъзалары һәм башкалар катнашты. Әлеге премиягә фортепьяночы Искәндәр Гафаров, режиссер Альберт Имаметдинов, опера артисты Әлим Каюмов, М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры артисты Артур Кунакбаев, балалар язучысы Зөлфия Кускилдина, актер Вячеслав Виноградов һәм дүрт кешедән (Ильяс Дусеев, Ләйлә Мазина, Павел Урлапов, Ксения Бирюкова) торучы иҗади коллектив дәгъва итте. Әйтергә кирәк, дәгъва итүчеләрнең барысы да аерым игътибарга лаек. Әмма һәр бәйгедә иң-иңнәр була. Бүген алар — өчәү. Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевның “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” әсәре буенча Айрат Абушахманов куйган спектакльдә Вәлиди образын күңелләрне тетрәтерлек тудырганы өчен М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры артисты Артур Кунакбаев лаек булды. Артур театрда, М. С. Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлап, әле күптән түгел генә эшли. Шулай булуына карамастан, чагу рольләре белән тамашачыларга үзен танытып өлгерде.

“Безнең эштә романтика юк”

28 июня

Караидел эзләү-коткару төркеме җитәкчесе Ирек Исмәгыйлов эшкә урнашырга килүчеләрне ни өчен шулай дип каршы ала?

1983 елда хәрби хезмәткә алынгач, безне, кичәге студентларны, Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәренә озаттылар. Биредә учебкада булганда ашханәдә безнең 200 кешелек “кытай ротасы” янәшәсендә махсус сайлап алынгандай таза-таза егетләр ашый иде. Без аларның өстәлләре байлыгына да шунда ук игътибар иттек, ул гына да түгел, без чәй дип йөртелүче сары су эчкәндә боларга хәтта кофе бирәләр иде. Гражданканың зиннәтле бу эчемлеге белән алар безне дә берничә тапкыр сыйлады. Баксаң, болар, чыннан да, махсус сайлап алынган егетләр булып чыкты, булачак һөнәрләре дә катлаулы һәм махсус әзерлек таләп итүче һөнәр иде — хәрби водолазлар. Күптән түгел Караидел районында булганда Башкортстан Республикасы Авария-коткару хезмәтенең урындагы маневрлы эзләнү-коткару төркеме начальнигы Ирек Исмәгыйлов белән сөйләшеп утырдык. Югарыда бәян ителгәннәрне мин нәкъ шул сөйләшү барышында искә төшердем. Җитәкчесе белән бергә биш кешедән торучы әлеге төркемнең республиканың шушы төбәктәге тугыз (!) районын хезмәтләндерүен ишеткәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Караидел, Аскын, Мишкә, Балтач, Дуван, Мәчетле, Балакатай, Кыйгы һәм Салават районнарындагы су объектлары болай да күп, Павловка сусаклагычының үзенә генә аерым бер махсус төркем кирәк, миңа калса. Төркемнең шулкадәр генә кешедән торуының азрак булуын аның җитәкчесе Ирек Фәрит улы да таный, әлбәттә. Уналты ел элек мин эшкә килгәндә штатта 13 кеше иде, ди ул. Төркем начальнигы зарланырга яратмый, ләкин күңелен кырган мәсьәләләр сөйләшү барышында юк-юк та калкып чыга. Шуларның беренчесе, әл-бәттә, хезмәт хакы. Ул әле яңарак кына 5,5-6,5 мең сум булып, Урал коэффициенты һәм хезмәт катлаулылыгы өчен өстәлеп, 8-9 мең сум җыелган. Шушы ел башыннан республика Президенты окладларны якынча 750 сумга арттыргач, 10 мең сум тирәсенә җиткән. Хезмәтнең авырлыгын, мөһимлеген, хәвефле булуын уйлый башласаң, монысын да күп дип әйтергә тел әйләнми. Су астыннан сәгатьләр буе эзләп, бер мәет тартып чыгарган өчен генә дә шулкадәр түләрлек, югыйсә.

Акчарлаклардай талпына Сабантуй сөлгеләре

28 июня

Туймазы районының Төмәнәк авылы сабантуе балачактан җанга якын, әмма инде күп еллар күрергә зарыккан күренешләр белән дә, моңа кадәр күрелмәгән манзаралары белән дә хәтердә калды. Иртә белән үк Кызлар тавы ягыннан милли моңнар ишетелә башлагач, күпләрнең карашы шул якка борылды. Яшеллеккә күмелгән хозур тау өстендә очып йөрүче акчарлакларны күреп, күпләр “аһ” итте. Канат очларын суга манчып очарга гадәтләнгән кошкайлар бу көнне сабантуйлы Кызлар тавын үз итте. Кичкә кадәр алар зәңгәр күк белән яшел тау арасында талпынды. Ә бәйрәм авыл уртасындагы Яшьлек чишмәсе янында башланды. Ул күп еллар халыкка хезмәт иткән: монда яшь киленнәр суга килгән, кер чайкаткан, ерак түгел генә урнашкан Комсомол фермасында савылган сөтле күнәкләр салкын суда төн кунып, май заводына озатылган... Армый-талмый шулай эшләгән чишмәгә беркөн килеп игътибар беткән. Аның коесы ишелеп төшкән, тирә-ягын кычыткан баскан. Әмма ул, җир куенында ятып та, кемнеңдер игелекле куллары килеп кагылуына өметен өзмәгән. Ниһаять, быел язда аның өметләре чынга ашкан — ул янә күзләрен ачкан. Бу игелекле хезмәтне Төмәнәктә туып-үскән ир-узаман Мәсгуть Галләмов оештырган. Әйткәндәй, аңа кадәр Инәкиләр чишмәсен тергезүгә Фәнир Галимов күп көч салган иде. Хәзер авылда чишмәләр күбәйгән.

Экологлар - таләпчән халык

28 июня

Шәһәр янындагы коллектив бакчаларда һәм алар янындагы территориядәге чүп өемнәре кемнең генә эчен пошырмый икән? Шулай да өстән кушмый торып, бакчачылар әйләнә-тирәдәге чүп-чарны җыю буенча өмәләргә чыгарга ашыкмый, бакча җитәкчелеге дә җыелышлар вакытында халыктан акча җыюны гына алга куя. Мәсьәләне редакциягә килгән хатлар эзеннән журналистлар һәм экологларның бердәм рейдлары хәл итәргә тиеш була. Дөрес, Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы инспекторлары яз, җәй, көз айларында мондый рейдларга еш чыга. Һәм җитешсезлекләрне ачыклау, халык һәм җитәкчелек белән сөйләшү нәтиҗәсез калмый. Май аенда министрлыкның Уфа территориаль идарәсенең әйдәүче белгеч-эксперты Альбина Мәһдиева белән чираттагы рейдта катнашырга туры килде. Безнең маршрут Уфа районының коллектив бакчалары буйлап узды. Дөрес, “Ял” кафесы тирәсендәге бакчаларда күзгә күренеп торган чүп өемнәре очрамады, ә менә арырак баргач, “Миләшкәй”, “Сирень” бакчалары янында ташлап калдырылган чүп-чар тикшерүчеләрне сагайтты һәм “Миләшкәй” бакчасында рөхсәт ителмәгән чүплек барлыгы ачыкланды. Ташландык бакча участогын шушында яшәүчеләр һәм килеп йөрүче бакчачылар бик уңайлы чүплеккә әйләндергән. Юкса, бакчаның икенче башында менә дигән чүп контейнерлары куелган, алар даими рәвештә түгелеп, чистартылып тора.

Әпәләр белән - әпәчә, шагыйрьләр белән - шигырь телендә...

25 июня

Русиянең ЮХХДИ хезмәте оештырылуга - 75 ел

Стәрлетамак шәһәрендәге бер интернат-мәктәптә истәлекле чара үтте. Башкортстанның 29 район һәм шәһәреннән начар ишетүче һәм сөйләшә алмаучы 125 бала укыган белем учагына ЮХХДИның пропаганда буенча инспекторы Фәрит Хәйруллин 45 канал карарга мөмкинлек бирүче махсус антенна бүләк итте. Балалар ЮХХДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Динар Гыйльметдинов җибәргән бүләкләрне дә ихлас кабул итте. Рәхмәт йөзеннән укучылар хәрәкәтләр телендә җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Ахырда сүз Фәрит Рифкать улына бирелде. Ни гаҗәп, инспекторга тәрҗемәче таләп ителмәде. Ул балалар белән кул хәрәкәтләре ярдәмендә интернатта хезмәт салучы педагоглардан да остарак, иркенрәк аралашты. Стәрлетамак шәһәрендә дөньяга килгән Фәрит үз-үзен белә башлаганда бер күренешкә игътибар итә. Алар абыйсы Марат белән ярыйсы гына аралаша. Ә менә әти-әнисе үзара кул хәрәкәтләре ярдәмендә генә аңлаша. Малай “әннә!”, “улым”, “мәмәй”, “тәтәй” дигән сүзләрне өйдә беркемнән дә ишетми һәм үзе дә әйтергә өйрәнми. Мөгаен шуңа, җиде яшендә беренче сыйныфка укырга төшкән Фәритне кире боралар. — Башта улыгызны сүз әйтергә өйрәтегез, телен шомартыгыз. Шуннан гына укырга алып килерсез! — диләр. Гәүһәр апа белән Рифкать абый үзләренең сөйләшә белмәве аркасында улларының шундый кыен хәлдә калуын аңласа да, ярдәм итә алмыйлар. Ә бит үзләре дә дөньяга сау-сәламәт булып туалар. Язмыш аларның тормышын астын-өскә китерә. Гәүһәр сигез яшендә саңгырау кала. Рифкать ике яшендә егылып, сөйләшү һәм ишетү сәләтеннән колак кага. Яшьләр Стәрлетамакта хәрәкәтләр “теле” белән аралашучылар клубында таныша, гаилә кора. Гәүһәр авырга калгач, табиблар борчыла. Дөньяга тагын бер инвалид туар микән? Мескен бала якты дөньяга килгәненә гомере буе үкенерме? Ярый әле юраганнар юш килми. Ике малай да сау-сәламәт була. Әти-әнисе белән хәрәкәтләр ярдәмендә аралашучы Фәрит гади кешеләр телен ныграк үзләштерергә омтыла. Урамда күбрәк сөйләшергә тырыша. Сигез яшендә беренче сыйныфка укырга керә. Фикерләү сәләте яхшы булса да, үзеннән кечерәкләр белән укый башлый. Бокс белән шөгыльләнеп, республика күләмендәге бәйгедә икенче урын яулый, “Содовик” футбол клубына йөри. Арытаба һөнәрчелек училищесын тәмамлап, Ерак Көнчыгышта армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, абыйсы белән “Содовик” данын яклавын дәвам итә. Кафеда эшләүче Эльвираны күрү белән йокысы кача.

Дәваланумы, төрмәме?

25 июня

Наркоманны шундый шартларга куярга кирәк - ул үз теләге белән дәвалануны сайласын

Русия Президенты Дмитрий Медведев чиновникларга һәм җәмгыятькә наркотиклар кулланган өчен җаваплылык турында уйланырга тәкъдим итте. Башкортстанда бу юнәлештә тәүге адым итеп укучыларга тест үткәрүне кертергә була. Федераль законнар наркоманнарны мәҗбүри ачыклауга каршы, үсмерләр һәм ата-аналар моңа язма ризалыгын бирергә тиеш. Әле республика Прокуратурасы хезмәткәрләре, Наркоконтроль идарәсе, Эчке эшләр, Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары, таможня һәм башка ведомстволар белән берлектә, наркотиклар куллануны тикшерү тәртибен гадиләштерү өчен федераль законны үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерли. — Үсмерләрне наркология бүлекләренә салып кына мәсьәләне хәл итеп булмый, бу тыючы фактор гына, — диде журналистлар белән очрашу вакытында республика Наркоконтроль идарәсе җитәкчесе Валерий Кокин. — Эш моңа килеп җиткәнче баладагы бу проблеманы алдарак ачыклау яхшы, моның өчен наркологлар һәм педагоглар тест үткәрә. Кеше наркоманга әйләнгәч, аны кире нормаль тормышка кайтару авыр булачак. Былтыр республикада шушы агу 215 кешене гүргә кертте. Ә наркотиклардан барлыкка килгән төрле чирләрдән үлгәннәре санап бетергесез. Валерий Ивановичны бигрәк тә дезоморфин кулланучы наркоманнарның артуы хафаландыра. Биш ел эчендә андыйлар саны ун тапкырга арткан. Наркология өлкәсендә 30 ел хезмәт салган республика наркология диспансеры баш табибы Илдар Байков “энәгә утыручы”ны мәҗбүри дәвалау вакытларын искә алды.

Гөрләп үтә сабантуйлар

25 июня

Сабантуйлар ил өчен авыр чорларда да үткәрелгән. Язгы кыр эшләре бетүгә шатлык йөзеннән, көзгә булган өмет-ышаныч белән оештырылган ул бәйрәм. Шул уңайдан колхоз келәтен кырып дигәндәй, килолап кына аванс итеп ашлык та бирелгән. Мин белгәндә колхозның төп терәге булган сабанчы ир-егетләргә әчегән бал бирелә иде. Әмма исереп, аунап яту кебек күңелсез күренешләр булмады: төркем-төркем булып күңел ачалар да гомум бәйрәмгә кушылалар. Безнең якта бәйрәмгә бер көн кала “Ай, рәхмәт!” йоласы башкарыла. Менә сөлге-яулыклар бәйләнгән колга тоткан ат менгән егетләр синең капка төбеңә килеп туктый. Аларга бала-чага ияргән. “Җиңги! Ай, рәхмәт!” — дип кычкыра башлыйлар. Яшь әтәч тавышлары чыгарып, аларга балалар кушыла: “Ай, рәхмәт! Ай, рәхмәт!” 80-90 яшьлек әбиләр дә ниндидер бер дәрт белән сөлге-яулык кебек бүләкләрен колгага бәйли. Тагын рәхмәт, хуплау сүзләре: “Әфарин, түтәй! Маладис!” Әбиләр дә теләк тели: “Рәхмәт төшкерләре! Шушы сабыйлар шатлыгына көзен икмәкләр уңсын! Еллар тыныч булсын!” Яшь киленле йорт янында озаграк торалар. Хуҗабикә чыгарып бәйләгән сөлгегә генә риза булмыйча, килен күчтәнәчен дәгъвалыйлар.

Балалар “чукраклар илендә” калмасын

24 июня

Кохлеар имплантация буенча операция үткәргән инвалид балалар һәм аларның ата-аналары катлаулы хәлдә калган. Шундый әниләрнең берсе Надежда Тарасова сөйләвенчә, бүген кохлеар имплантат куелган берничә бала сөйләм процессоры һәм аның өчен башка кирәк-ярак — заряд алу җайланмасы, микрофон һәм башка җиһазларны ала алмыйлар. — Аппаратның яраклылык вакыты үткәч, безгә кирәкле запас өлешләр бирелергә тиеш. Әмма безне алар белән тәэмин итүдән баш тарталар, федераль программаның мондый кирәк-яракны түгел, ә сөйләм процессорын гына алмаштыруны күз уңында тотуына сылтаналар. Ә аларсыз сөйләм процессы эшләми. Бу уңайдан операция ясалган балаларның янә “саңгыраулар иленә” әйләнеп кайтуы мөмкин. Аларның күпчелеге зур уңышларга ирешкән инде: гадәти мәктәпләргә, балалар бакчаларына, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөриләр. Алар ишетүчеләр мохитенә ияләшеп өлгергән. Бу балаларны янә ишетү сәләтеннән яздыру аяусызлык булыр иде. Ишетү сәләтен янә югалтуга дучар ителгән бала берничә ел дәвамындагы тырышлык нәтиҗәсендә ирешелгәннәрне бер айда югалтырга мөмкин дип кисәтә табиблар, — диде Надежда Демьяновна.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»