Җәмгыять

Кешеләр белән аралашырга, аларны ишетергә кирәк

02 июля

Онлайн-конференциядә Президент Рөстәм Хәмитов республика халкын борчыган сорауларга җавап бирде

30 июньдә Президент Рөстәм Хәмитов “Иҗтимагый электрон гәзит” сайтында онлайн-конференция үткәрде. Республика гражданнары белән мондый форматта ул тәүге тапкыр аралашты һәм нәтиҗәле булган очракта шушындый чаралар даими үткәреләчәк, дип белдерде. Президент шулай ук киләчәктә Хөкүмәт әгъзаларының да халык белән интернет аша очрашулар оештыруын теләде. Президентка бирелгән тәүге сорау аның вазыйфага тәгаенләнгәннән соң узган бер еллык эшчәнлегенә кагылды. Бу гади булмаган миссиядән күңелегез кайтмадымы, дип кызыксынды Дмитрий Мельников. — Бу очракта минем хис-тойгылар әллә ни әһәмиятле түгел, иң мөһиме республика гражданнарының өметләре аклансын. Мин алар өчен, республика өчен эшлим. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү күрсәтүенчә, гомумән алганда халык Хөкүмәткә ышана, шушы ышанычны югалтмаска иде, — диде Президент. Урындагы үзидарә идеясенә, төбәк һәм муниципаль берләшмә башлыкларын сайлауга киредән кайтуга мөнәсәбәте турында сорауга Президент: — Муниципаль үзидарә үсеше көткән нәтиҗәне бирмәде, — дип белдерде. — Төбәк башлыкларына килгәндә, аларны сайлап куйсаң начар булмас иде. Әмма күрүебезчә, властька әзерлексез кешеләр килә башлады. Алар сайлау алды чараларына салган финанс средстволары белән җитәкче булып киттеләр. Бүген нормаль сайлауларны халык сатылмый торган берничә төбәктә генә үткәреп була. Без әле ачык, закон бозуларсыз төбәк башлыкларын сайлауны тергезү дәрәҗәсенә җитмәдек. Әмма бу көн киләчәк. Конференция барышында республика белән Президентның шәхсән үзе генә идарә итүе, барлык вакыйгалар өчен үзе җаваплы булуы хакында фикер белдерүче дә булды. Командагыз кайчан Сезне җитәкчелек итүнең мондый ысулыннан азат итәр, дигән сорауга Рөстәм Зәки улы: “Президент Башкортстанда булган һәр нәрсә өчен җаваплы. Һәр гадәттән тыш вакыйга минем катнашлыкны таләп итә, чөнки власть тулысы белән минем кулда. Командам эшеннән канәгатьмен. Хөкүмәт үзаллы эшли, күп мәсьәләләрне дөрес, вакытында хәл итә”, дип җаваплады. — Русиянең төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин Башкортстан инвестицияләр нәтиҗәлелеге уртача илнекеннән түбәнрәк булган 60 төбәк исәбенә керә дип билгеләде. Шушы уңайдан, хәлне яхшырту өчен Сез республикага инвестицияләрне ни рәвешле җәлеп итәргә җыенасыз? — дигән сорау да яңгырады бу көнне. — Бу саннар турында ишетү аяныч. Безнең республика икътисади яктан үсешкән, яхшы инфраструктуралы дигән статуска ия. Хәлне җайларга тырышабыз, әйтик, Башкортстанга инвестицияләр җәлеп итүгә кагылган законнарны үзгәрттек. Безгә икътисади проектлар белән киләчәк структуралар өчен салым льготалары булдырдык. Эре һәм уртача инвесторлар белән шәхси эш алып барабыз. Әйтергә кирәк, республика белән кызыксынучылар саны арта. 2012 елда һәм хәтта быелгы ел йомгаклары буенча күпкә югарыга күтәреләчәгебезгә иманым камил. Киләсе елга без инвестиция активлыгы буенча Русиянең тәүге егерме төбәгенә керергә бурычлыбыз, — диде Президент.

Күрше дигәнең дә ерткыч булгач...

02 июля

Тугыз яшьлек Дарья Асееваны үтерүдә гаепле кулга алынды

Балаларның өзелеп көткән җәе быел республикада фаҗигадән башланды. 29 майда Благовещен шәһәрендә тугыз яшьлек Дарья Асеева югалды. Өченче сыйныфны тәмамлаган кыз көне буе картәнисе белән мәктәптә үтәчәк бәйрәмгә әзерләнә: матур киемнәрен, тасмаларын үтүкли, уку әсбапларын тәртипкә китерә. Алар өйләрен дә яхшы итеп җыештыралар, тәрәзәләрне юалар. Кызчык очып кына йөри: алда җәй, төрле уеннар, сәфәрләр, дуслар, кәеф күтәренке. Күршедәге Люда апасының (арытаба исемнәр үзгәртеп алына) нәни кызы гына чирләп тора. Даша көне буе аның хәлен белеп йөри, аптекага барып дарулар алып килә, аннары “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырта. Кулында әнисе бүләге — телефоны, бер кемгә ярдәм итүдән дә баш тартмый кыз. Кемдер шалтыратса, озаклап сөйләшә, шалтыратуны ишетми калса, мотлак рәвештә киредән үзе җыя. Гомумән, Даша бик актив, изге күңелле, ачык бала була. Әнә, Люда апасы белән яшәгән Алик та кызның миһербанлылыгыннан файдаланып, аның телефоны аша “скорый” чакырттыра. Алик абыйсы чит түгел аңа, ул үзе олы булса да, балалар белән бик дус, Дашаны инде бигрәк тә якын күрә, кибеттән туңдырма да, тәмле су да алып биргәне бар. Шушы кешеләр өчен Даша телефонындагы ниндидер тиеннәрен жәлли буламы соң! ...“Скорый” киткәч Даша боегып калды. Аның монда кунакка кайтып йөргән Дима белән бик тә танышасы килә иде. Ахирәтеннән шул шук малайның телефонын сорап алды алуын, тик кызларга тәү башлап шалтырату уңайсызрак бит әле. Ә Дима аңа шулкадәр ошый... Ни булса да булыр, кыз бөтен батырлыгын җыеп, телефон төймәләренә баскалады. Теге яктан олы гына ир тавышы ишетелгәч тәүдә сискәнеп китте, шулай да “Дима кирәк иде” дип әйтә алды. Телефонны алучының бертуган энесе дә Дима исемле икән, чакырып китерде, тик бу да бит олы егет, Дашага кирәкле Дима түгел. Кыз гафу үтенеп, тагын да ныграк күңелсезләнеп телефонын читкә куйды. Соңыннан билгеле булуынча, Даша бер санга ялгышып, Назаровка эләккән икән. Шушы факт соңыннан бертуган Назаровларны бәлагә тарыта язачак. Дашаның телефонын тапкач, ул яңгырда чыланып эштән чыкса да, белгечләр авырлык белән андагы шалтыратуларны “уку” бәхетенә ирешә. Ә соңгы булып Дашаның өлкән Назаровка звоногы тора. Матбугатта да җинаятьтә шикле бертуганнар кулга алынды, дигән мәгълүмат дөнья күрәчәк. Агалы-энеле коточкыч гаепләүдән югалып калып, күрсәтмәләрендә буталачак, монысы да аларның сүзләренә ышанычны какшатачак. Ләкин бу тормышта җәлладлар шулай җиңел генә табылса икән ул!

Бәхет өелеп килде

01 июля

Айгөл белән Өлфәт Вәлиуллиннар гаиләсендә берьюлы өч кыз дөньяга аваз салды

Узган җомгада Уфадагы 4нче бала тудыру йортының нарасыйларны алып чыгу бүлмәсендә һәрвакыттагыча кеше күп иде. Гомерләренең иң бәхетле көннәрендә нәни төргәкне кулларына алу мизгелен күз алдына китереп әтиләр дулкынлана, әби-бабайлар оныкларын күрер вакытны көтеп ала алмый түземсезләнә, балалар шаулаша. Шул вакыт ачык ишектән ал тасмага уралган берьюлы өч бәбине алып чыгулары җыелучыларны “аһ” иттерде. Кызчыкларның әтисе Өлфәт исә бу кадәр шатлыктан бөтенләй югалып калгандай тоелды. Уфа районының Авдон поселогында яшәүче Айгөл белән Миякә районының Чирәштамак егете Өлфәт моннан сигез ел элек гаилә корган. 2004 елда уллары Рафаэль туган. Ул бүген беренче сыйныфны тәмамлаган инде. Гаилә түгәрәк булсын өчен Вәлиуллиннар әллә кайчан бер кыз алып кайтырга теләгәннәр, аны инде күптән өзелеп көткәннәр. Һәм менә Аллаһының кодрәте киң: 26 майда дөньяга өч кыз аваз салган. 1400 граммлык булып туган Азалия, Амалия һәм Әмирә бер ай буена тиешле авырлыкны җыеп, әти-әнисе, абыйлары һәм нәнәйләре карамагында өйләренә кайтып китте. Әлегә алар Авдонда ипотекага сатып алган ике бүлмәле фатирда яшәячәк. Аны гаилә унбиш ел буена ай саен 12,5 мең сум акча түләү шарты белән булдырган. “Бер ел түләдек, ундүрт ел гына калып бара”, ди тимер ишекләр кую эше белән шөгыльләнүче Өлфәт. Айгөл — кошчылык фабрикасында бухгалтер. Кыскасы, гап-гади эшчеләр, сигез балалы гаиләдә тәрбияләнгән Өлфәтнең дә, энесе Азат белән үскән Айгөлнең дә әллә ни ярдәм итәр кешеләре юк. Әмма безнең республикада өч бала тудыручыларга тоемлы ярдәмнең, атап әйткәндә, түләүсез фатир бирелүнең матур үрнәге яшәп килә. Республиканың яңа гражданнарын каршыларга бала тудыру йортына бүләкләр белән Авдон поселогы хакимияте җитәкчесе Юрий Голубев та килгән иде. — Район хакимияте башлыгы белән бүген генә сөйләшү булды. Президент Рөстәм Хәмитов Вәлиуллиннарга Авдонда өч бүлмәле фатир бүлү турындагы документка кул куйган, — дип шатландырды ул.

Балаларым - горурлыгым, Балаларым - байлыгым

01 июля

Кичә Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Хәмитов күп балалы 60 ханымга “Ана даны” медале тапшырды. — Сез — ана хезмәтенең катлаулы да, җаваплы да, почетлы да була алганын көндәлек эшегез белән раслыйсыз. Республикада 34 меңнән артык хатын-кыз “Ана даны”медален алган, аларның гаиләләрендә 100 меңнән артык бала тәрбияләнә. Без республикада ана хезмәтен тиешенчә бәяләргә тырышабыз: өч бала үстерүчеләргә түләүсез җир бирелү турындагы законны да шушыны күз уңында тотып гамәлгә керттек. Балалар бакчасы проблемасы бик кискен тора. Бу мәсьәләне дә хәл итәргә бурычлыбыз. Өч ел эчендә яңа балалар бакчалары төзүгә тугыз миллиард сум юнәлтеләчәк, шул рәвешле 25-30 мең урын ачылыр, дип фаразлыйбыз. Коммерция һәм башка оешмаларга тапшырылган балалар учреждениесе биналарын кайтару җәһәтеннән дә шактый эш башкарыла. Бүген безне бер генә нәрсә борчый, ул да булса — халыкның тормыш дәрәҗәсен, бигрәк тә күп балалы гаиләләрнең яшәү сыйфатын күтәрү, — дип билгеләде Рөстәм Зәки улы тәбрикләү сүзендә. Чарага иң күп ана һәрвакыттагыча Әбҗәлил районыннан килгән иде, аларның алтысы да Президентка рәхмәтләрен күндерде. Аскын районында көн күрүче Рәйсә Сәләхетдинова белән Дуван районында яшәүче Гөлнәзирә Тәхәвиева хис-тойгыларын матур шигырь юлларына салып җиткерде. Дүртөйле районының Исмаил авылы сылуы Гөлнара Нуретдинова тантанага килгән алты сабый үстерүче биш ананың берсе иде. Нуретдиновларның олы балаларына 16 яшь, кечеләре унбер айлык кына әле. Гаилә ныклы дөнья көтә, үз көчләре белән йорт сатып алганнар. Шушы ук авылның икенче чибәре Гөлназ Хәкимова гаиләсендә биш бала үсә. Гөлназ үзе “Вәлиев” токымчылык заводы” җәмгыятендә савучы, ире дә шушы хуҗалыкта хезмәт сала. Гаилә йорт төзи башлаган, тиздән аларга субсидия биреләчәк.

Иң кешелекле акция

01 июля

22 июньдә үткән Хәтер көне акциясе туганнарының истәлеген йөрәкләрендә саклаучыларны берләштерде. Башкортстан юлдаш телевидениесе тамашачылары өч меңнән артык фоторәсем җибәргән, Уфаның Җиңү паркына ул көнне 6 мең кеше килде, 400 шәм кабынды. “Мине искә ал” акциясенә кичке тугыздан соң килдем, — дип яза Башкортстан юлдаш телевидениесе сайтында Гөлнара Миндиярова. — Бабамның фоторәсемен улым белән икәүләп былтыр ук җибәргән идек, ә хәзер икенче ел инде аның зурайтылган рәсемен карарга йөрибез. Сез бик игелекле эш эшлисез. Киләсе елда ярдәм кирәк булса, мин хәтта ял алып булышырга әзермен. Русиядә ветераннарны, аларның сугышта күрсәткән батырлыкларын гына онытмасыннар”. Акциягә фоторәсемнәр килү дәвам итә. Фронттан язылган дулкынландыргыч хатлар, саргайган фоторәсемнәр... аларның һәркайсы артында — кеше язмышы...

Намус - кыйммәтле сыйфат

01 июля

Стәрлетамакка барсаң, Илшат Кучкаров белән танышмыйча кайтма, бик әйбәт кеше, милләтпәрвәр эшкуар, диделәр. Максатым малтабарлар турында реклама материалы әзерләү булмаса да, Илшат Мидхәт улы белән күреп сөйләшүне кирәк таптым. Гадәттә, шәхси бизнеска рухи дөнья белән артык мавыкмаган, алу-сату эшенә һәвәс, сумнар һәм тиеннәр белән төгәл эш итүчеләр кереп китүчән. Хәтта акчага корылган безнең чорга намуссызлар, ерткычлар, караклар хуҗа, дип тә җибәрәбез. Ничек кенә булмасын, базар заманы малтабар алдына үзенең катгый таләпләрен куя һәм бу таләпләргә ничек җавап бирү һәркемнең үз булмышына төшә. Намус — нәсел җепләре буенча килеп, иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә торган сыйфаттыр, мөгаен. Беренче карашка ук гаҗәеп зыялы күренгән Илшат Мидхәт улы Авыргазы районының Бәгәнәш авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Мидхәт Әбелгата улы Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендә туып үскән укытучы Сәкинә Харис кызы белән кавышып, башта Бәгәнәш мәктәбендә эшли, аннан Үтәймулла мәктәбендә озак еллар директор була. Кучкаровлар гаиләсендә биш бала туып үсә. — Әти-әнием хөрмәткә лаек, олы җанлы, намуслы кешеләр иде, — дип хатирәләр дәфтәренең иң кадерле битләрен ача Илшат әфәнде. — Безне дә кечкенәдән эш сөяргә, кешеләргә ярдәмчел булырга, хәләл ризык табарга өйрәттеләр. Үтәймулла — башкорт авылы. Без — биш бала, барыбыз да башкорт телен һәм әдәбиятын яхшы үзләштердек, татар телен туган телебез итеп сакладык. Мәктәбебез 8 еллык кына булгач, әти-әни киңәше буенча Стәрлетамакка техникум-училищеларга юлландык. Мин кечкенәдән төзелеш эше белән кызыксынганга күрә, төзелеш техникумын сайладым. Күп еллар үз һөнәрем буенча эшләдем, бу өлкәнең серләренә, нечкәлекләренә төшендем.

Иренгә - тәлинкә, колакка - таба тагарбызмы...

01 июля

Пирсинг белән мавыгучыларга нинди куркыныч яный?

Безнең колакка ят тоелган, соңгы вакытта сөйләмдә еш телгә алына башлаган бу сүзнең мәгънәсе бик гади. Тәннең төрле урыннарын тишкәләп, “тимер-томырлар” белән бизәү пирсинг, дип атала. Пирсингның иң гади һәм киң таралган төре — колакка алка тагу. Әйе, алкалы асыл затларны берничек тә гаепләп булмый. Алар картәниләрен, әниләрен күреп үскән. Бу — нормадан тайпылу түгел, табигый хәл. Шулай да, соңгы елларда пирсингның эпидемия төсен алуы уйлануга этәрә. Яшь буынның бөтен тәненә ябышып торган, лосинаны хәтерләткән чалбар киюе һәм башка сәер кыланышларын “субкультура” төшенчәсе белән аңлатырга мөмкин. Заман башка, заң башка дигәндәй, бу очракта башкалардан аерылып торырга омтылучыларны тәнкыйтьләп булмый. Кашына, борын төбенә, кендегенә тимер-томыр тагып йөрүчеләр башка мәсьәлә. Чөнки мондый шөгыль белән чама белмичә мавыгучылар аяк-кулсыз калудан, венерик чир йоктырудан тыш, гүргә керергә дә мөмкин икән. Урамда адым саен кендеген күрсәтеп йөрүче асыл затларны очратырга мөмкин. Көнчыгыштан үтеп кергән мондый мода безнең төбәктә дә Шәһрезадә һәм Гөлчәтәйләрне арттырды. Корсак ачып йөрү закон бозу түгел, һәркемнең шәхси эше. Күп кенә гүзәл затларның кендекләренә төрле зурлыктагы тимер-томыр беркетелгән булуы күңелне борчый. Кендекләренә пирсинг ясатучы асыл затларны авырга калгач зур сынау көтә. Аның карыны зурайган саен, кендектә төзәлгән яра ачылырга мөмкин. Вакыйганың мондый төсмер алуы әни өчен дә, карындагы бала өчен дә аянычлы тәмамлануы ихтимал. Байтак кына кино, эстрада йолдызлары әңгәмә вакытында тимер кисәкләре белән капланган телләрен, иреннәрен күрсәтә. Шәхесеңә шушындый юл белән игътибар җәлеп итү дә үлем белән шаяруга тиң. Тель-Авив университеты галимнәре тикшерү үткәргән һәм шундый нәтиҗәгә килгән. Теленә, ирененә пирсинг ясатучы һәр бишенче кешегә теш һәм аңкау авырулары яный икән. Билгеле, телгә беркетелгән металл тешнең эмален җимерәчәк. Каш төзәтәм дип, күз чыгарырга да мөмкин. Кашта бик күп нервлар урнашкан. Тишкән чакта ялгыш шуларның берәрсе генә зыян күрсә, мода артыннан куучы гомере буе кысылган күз яки чалышайган йөз белән йөриячәк.

Терлекчеләр Табанлы күлдә көч сынашты

01 июля

Ул көнне “Вәлиев” токымчылык заводы” җәмгыятенә караган Табанлы күл җәйләве республика терлекчеләренең Сабантуена әверелде. Биредә ат чабышлары үтте, килгән кунаклар арасында төрле бәйгеләр оештырылды. Ә тирмәләр янәшәсендә кайнап утырган самавыр төтене таралып, җәйләү биләмәләрен сихри төсләргә күмде. Сыер малларын ясалма орлыкландыру операторларының XIX республика конкурсына дүртөйлелеләр шулай әзерләнде. Терлекчелек республика аграр предприятиеләренең яшәүгә сәләтлелеген һәм аның йөзен күрсәтүче тармагына әйләнде. Соңгы елларда ул ышанычлы табыш алу чыганагы булу белән беррәттән, авылларның нигез ташын саклаучы да булып тора. Ә тармакны үстерүдә төп рольне токымчылык уйный. Әйткәндәй, Башкортстанда җитештерелгән тулай терлекчелек продукциясенең 25 проценты токымчылыкка махсуслашкан аграр предприятиеләр өлешенә туры килә. — Дүртөйле, Стәрлетамак, Илеш һәм Чакмагыш районнары көн саен 100әр тонна сөт сата. Биредә токымчылык хуҗалыклары уңышлы эшли. Ә бу тармак сыер малларын ясалма орлыкландыру операторларының һөнәри осталыгына, уңганлыгына бәйле. Биредәге тәҗрибә республика күләмендә киң таралу алсын иде, — диде операторлар бәйгесенә старт биреп, тармак министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин.

Юбилей уңаеннан тантана

30 июня

Кичә Уфа урыс драма театрында Башкортстан дәүләт автоинспекциясе оештырылуга 75 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Башта Башкортстан буенча Эчке эшләр министры вазыйфасын башкаручы Александр Овчинников Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Динар Гыйльметдиновка өр-яңа 25 патруль автомобиле ачкычларын тапшырды. Бәйрәм зур залда дәвам итте. — Республика җитәкчелеге, халкы исеменнән һәммәгезне дә күркәм юбилеегыз белән ихлас котлыйм! — диде республика Хөкүмәте Премьер-министры Азамат Илембәтов тантанадагы чыгышында. — Сез теләсә нинди һава шартларында, көндез дә, төнен дә авыр һәм җаваплы эш башкарасыз, үз бурычыгызны җиренә җиткереп үтисез. Бу хакта саннар да сөйли. 2005 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда республикада юл фаҗигаләре — 10, юллардагы вакыйгаларда һәлак булганнар саны 16 процентка кимегән. Автомобильләр саны ел саен артуга карамастан, шушындый уңышка ирешә алуыгыз игътибарга лаек. Башкортстан Хөкүмәте дә юлларны төзекләндереп, борчулы статистиканы киметүгә үз өлешен кертә. Сезгә киләчәктә яңа казанышлар, сәламәтлек телим!

12 мең сумга яшә дә, тораклы да бул...

30 июня

Башкортстан яшьләр сәясәте югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырылучы ил төбәкләренең берсе санала. Бу хакта саннар да, яшь буынның төрле өлкәдә ирешкән уңышлары да сөйли. Шулай да хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Республика яшьләренә хыялларын гамәлгә ашырырга нинди киртәләр комачаулый? Алар дәүләтнең нинди ярдәменә өмет итә ала? “Комсомольская правда” гәзитенең мәгълүмат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, яшәр урыны булмаган яшь гаиләләр ешрак таркала, — диде чыгышында яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин. — Шуңа күрә бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бүләбез. Агымдагы елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә 2011-2015 елларда дәүләт ярдәме күрсәтү максатында республика программасы кабул ителде. Бу максатка республика һәм федераль бюджетлардан һәм башка чыганаклардан 4,7 миллиард сум бүлү планлаштырыла. Быел шушы программа кысасында 800 яшь гаилә ярдәм тоячак. Бүген 28 мең гаилә торакка чират көтә. Алар дәүләт ярдәменә өмет итеп, кул кушырып утырмасын, үзләре дә тырышсын иде. Яшь гаилә үз көче белән генә торак сатып ала аламы? Бәлки, бу хакта түрәләр белмидер? Ә мин, үземнең ачы тәҗрибәмә таянып, бу мәсьәләнең нечкәлекләрен беләм. Әйтик, бүген Уфа шәһәрендә яшь гаилә вакытлыча фатир өчен ай саен сигез мең сум түли. Хатыны декрет ялына чыкса, иренең уртача егерме мең сум эш хакының унике меңе генә кала. Алты меңе ашарга, кирәк-яракка тотыныла. Димәк, яшь гаилә ай саен алты мең сум акча туплый ала. Елына 72 мең сум гына килеп чыга. Ә торак кимендә 1-2,5 миллион сум тора. Башлангыч взнос — 500-600 мең. Арытаба банкка 15 ел дәвамында ай саен 17 мең сум түләргә кирәк. Кайсы яшь гаилә шушы таләпләрне үти ала микән? Сүз нефть, газ сәнәгатендә, энергетика өлкәсендә хезмәт салучылар, әти-әниләре җитәкче вазыйфа биләүчеләр турында бармый. Эш хакына карап яшәүче бюджетник турында бара. Мөгаен, 28 мең яшь гаилә арасында башлангыч түләү суммасын да туплый алмаучылар байтактыр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»