Җәмгыять

Зәңгәр күктә ак юл ярып

08 июля

Башкортстан һава юллары 78 еллыгын билгели

Бүген без тормышыбызны “Уфа” халыкара аэропортыннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Узган елда гына аэропорт 1 512 953 пассажирны хезмәтләндергән. Бу чик түгел. Чөнки заман кешесе тиз һәм җайлы һава юлларына торган саен ныграк өстенлек бирә. 1923 елның язында Уфада Һава флоты дуслары җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе ачыла. Бер елдан әлеге көньяк автовокзалы янында республикада беренче аэродром төзелә. Әмма Башкортстан һава юллары үзенең данлы тарихын 1933 елның 7 июлендә БАССР халык комиссарлары Советының махсус карары чыккан көннән башлый. Анда БАССРда почта ташуны да күздә тоткан үзаллы авыл хуҗалыгы авиаотряды оештыру турында сүз бара. Беренче адымнар нәтиҗәле була, һава юлы аша почта һәм халык хуҗалыгы өчен йөк ташу үзенең тәүге җимешләрен бирә. Һава юлы шулай ук халыкка медицина ярдәме күрсәтү юнәлешендә дә файдаланыла. Тора бара Уфа авиаотряды яңа төр самолетлар белән тәэмин ителә, сугыш елларында “Т-2” самолетлары фронтка хәрби йөк, башка кирәк-ярак ташый. 50нче елларда, халык хуҗалыгында һава юлларына ихтыяҗлар бермә-бер арткан мәлне, яңа аэропорт төзелеше башлана, ул халыкны хезмәтләндерүгә тәгаенләнгән “АН”, “ТУ”, “ИЛ” самолетлары белән тәэмин ителә. Аэропорт үсә, камилләшә, тагын берничә елдан анда реактив самолетлар кайта, “Уфа” аэропортына халыкара статусы бирелә. — Бүгенге көндә Уфа аэропорты халыкара таләпләргә тулысынча җавап бирүче эре аэропорт комплексы. Ул самолетларны утырту өчен ике асфальт һәм бетон полоса, заманча җиһазландырылган ике терминал белән тәэмин ителгән. Безнең аэропорт үзебезнең генә түгел, чит ил авиакомпанияләре һава судноларын кабул итәргә дә сәләтле. Идел буе федераль округында мондый дәрәҗәдәге аэропортлар әлегә юк. Без Русиянең эре ун аэропорты исемлегенә керәбез. “Уфа” аэропорты белән илнең эре компанияләре хезмәттәшлек итә, — диде аэропортның генеральный директоры Рамил Тимергазин истәлекле вакыйга уңаеннан журналистлар белән үткән очрашуда. — Алты ай эчендә безнең һава юллары 733421 пассажирны хезмәтләндерде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 9,2 процентка күбрәк. Самолетларны очыру 16 процентка артты, монда хөкүмәтнең кызыксынучанлыгы да чагылыш тапты.

Үзәктә - хезмәт күрсәтүнең сыйфаты

08 июля

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә Русия почтасы көне билгеләп үтелә. Почта хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан “Русия почтасы” предприятиесе филиалы — федераль почта элемтәсенең Башкортстан идарәсе директоры Ирек Галимов белән әңгәмәләшәбез.

Яшь чәчәннәр мәйдан тотты

07 июля

Быел “Урал батыр” эпос-кобаерын яттан сөйләүчеләрнең ХIII республика бәйгесе Туймазы районында үткәрелде. Дүрт көн дәвамында ямьле Кандракүл буенда тасвирлы уку бәйгесе берьюлы ике мәйданчыкта барды. Яшь чәчәннәр эпостан өзекләрне яттан сөйләп ишеттерде. Икенче турда алар әсәрдән Уралның батырлыкларын сурәтләгән күренешләрне сәхнәләштерде. Шунысы игътибарга лаек, мифологик әсәрнең югары идея-эстетик эчтәлеген яхшы аңлаган, бәйгегә ныклап әзерләнгән кайбер балалар эпосны тулысынча ятлаган. Учалы районының Рысай урта мәктәбеннән Альмира Заһидуллина абруйлы жюриның ихтирамын яулады. Күңелендә туган телгә, халык иҗатына олы сөю йөрткән кыз “Урал батыр”ны тулысынча ятлаудан тыш, өзекләрне инглиз һәм урыс телләрендә дә сөйләде. Альмира быел 8нче сыйныфны уңышлы тәмамлаган. Илеш районыннан килгән Алина Галиуллина мәшһүр әсәрне 9 телдә ятлаган. Быел яшь чәчәннәрнең эпостан өзекләрне испан, гарәп телләрендә дә сөйләүләре үзенә күрә бер ачыш булды. Мишкә районының Чурай урта мәктәбеннән яшь чәчән Алексей Шалаев “Уралбатыр”ны мари теленә тәрҗемә иткән. Сәләтле егеткә бәйгенең йомгаклау тантанасында Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының махсус бүләге тапшырылды. Башкортстан дәүләт университетының көнчыгыш телләре бүлегендә белем алган, МДУның Азия һәм Африка илләре институты уздырган олимпиадада катнашырга өлгергән Айсылу Заһидуллина шушы күркәм бәйрәмгә кунак сыйфатында чакырылган иде. Ул эпостан өзекләрне фарсы телендә сөйләп барысын да хәйран калдырды.

Авылга староста кирәкме?

07 июля

Ивач авылы Уфа — Мәскәү федераль автомобиль юлы буенда, Зур Яүбәзе елгасының сул ярында һәм Йошкар Куп (кызыл сазлык) елгасы тамагында урнашкан. Авыл Ивач Иванов исеменнән алынган. Тарихи материаллардан күренүенчә, ул моңа лаек шәхес, чөнки җиргә ия булырга кирәклеге турындагы рәсми документлар Уфа провинциясе канцеляриясе указы буенча нәкъ аңа ышанып тапшырылган. Ивач Иванов исә бу бурычны бик тә төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарып чыккан. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән халык авылны аның исеме белән атаган. Бирегә беренчеләр булып Мишкә районы авылларыннан күченеп килгәннәр һәм яши башлауларын 1757 елда законлаштырганнар. 1762 елдагы җан исәбен алу материалларында Ивач авылында 11 ир заты теркәлүе мәгълүм. 1795 елда халык саны 211гә җиткән. Халыкның иң күп яшәгән чоры — узган гасырның 20нче еллары. 1917 елгы җанисәп алуда 149 хуҗалыкта 872 кеше теркәлгән. Ивач авылы районда гына түгел, бәлки республикадагы һәм аннан читтәге бик күп мари авыллары белән тыгыз мөнәсәбәттә яши. Туганлык җепләрен ныгытуда ел саен үткәрелеп киленгән “җыен” бәйрәме зур йогынты ясый. Ул Дүртөйле районындагы ике мари авылында (Бәйгелде һәм Ивач) һәм Шаран районындагы Чекәй авылында үткәрелә.

“Гражданлык линиясе” коррупциягә һәм гаделсезлеккә каршы көрәшәчәк

07 июля

Соңгы вакытта “блоггер” сүзе еш телгә алына башлады. Җитәкчеләр белән турыдан-туры Интернет челтәре аша аралашучылар күп кенә проблемаларны ачып салды. Әлегә кадәр алар һәммәсе үз йортындагы компьютер артында утырды. Хәзер блоггерлар өчен аралашу, фикер алышу мәйданчыгы бар. “Гражданлык линиясе” иҗтимагый оешмасына блоггерлардан тыш, гаделлек яклы башка актив гражданнар да керә ала. Яңа оешма үз алдына нинди максатлар, нинди бурычлар куя? Оешманың “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән исем туенда шул хакта да сүз барды.

Конкурс көчлеләрне ачыклады

07 июля

Шаран районында Башкортстанның яшь эколог һәм урманчыларының 19нчы слет-конкурсы узды. Экологик бәйгегә 18 районнан 21 команда килде. Һәр команда составында 8-10нчы сыйныфларда укыган 4 укучы. Берничә командада 7нче сыйныф балалары да бар иде. Слетның жюриенда Уфадан килгән мәртәбәле галимнәр, югары уку йортлары профессорлары, шулай ук урман хуҗалыгы, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан белгечләр эшләде. Конкурс программасының беренче өлешенә ярашлы, конкурсантлар алар алдында үзләренең теоретик белемен күрсәтте, 16 юнәлештә имтихан тотты. Жюри рәисе, биология фәннәре докторы, профессор Алексей Кулагин фикеренчә, күп кенә конкурсантларның белем дәрәҗәләре сокландыра да, куандыра да. Слетның икенче көнендә табигатьнең яшь дуслары урманга, елга буена, басуга чыгып экология, орнитология, гидробиология, картография, урманчылык һәм туфракны белү буенча практик эзләнүләр, тикшеренүләр алып барды. Һәр конкурста команда исәбенә дә, шәхси беренчелеккә дә баллар куелды. Жюри әгъзалары барлык төр бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләде.

Башкортстанда испан телен өйрәнәчәкләр

07 июля

2011 ел Русия Президенты тарафыннан илдә “Испания елы” дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан илдә күптөрле чаралар үткәрелә, ике арада сәүдә-икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә килешүләр төзелә, хезмәттәшлек киңәйтелә. Башкортстан да Испания елы кысаларында уздырылган чараларда актив катнаша. Үткән атнада Уфага Испания илчелеге атташесы Татьяна Дроздов Диес җитәкчелегендә рәсми делегация килеп китте. Атташе Русиядә испан мәдәниятен, тел һәм әдәбиятын кертү мәсьәләләре белән шөгыльләнә һәм рәсми игълан ителгән елга зур өметләр баглый: “Әлеге бәйләнешләр якын киләчәктә Уфада испан телен өйрәнү үзәге ачылуга булышлык итәчәк, моның өчен беренче адымнар ясалды да инде. Мәгариф министры, югары уку йортлары ректорлары белән очраштык. БДУда испан теле факультеты ачу мөмкинлеге турында да сүз булды”, диде ул Уфа художество галереясында узган очрашуда.

Бәхетле бул, Алина!

06 июля

Дөньяда гаҗәп хәлләр җитәрлек. Соңгы чорда медицина өлкәсендә дә хәйран калырлык могҗизалар булып тора. Моннан берничә ел элек, мәсәлән, 600 граммлык сабыйны исән-имин тудыру бөтенләй мөмкин түгел дип саналса, бүген исә андый нарасыйларның гомерен саклап калу, аларны аякка бастыру буенча иртә туган балаларга ярдәм итү хезмәте шактый тәҗрибә туплап килә. 15 ел элек 1 килограмм 500 грамм авырлыкта туган Алинаның гомерен дә табиблар саклап кала. Алты айдан дөньяга килгән сабыйның буе да 42 сантиметр гына була. Балалар тудыру йортында ай буе көч җыйганнан соң да уймак кебек кенә кызчык әтисенең көрәктәй учында югалып калгандай тоела. Табиблар, баланың хәле әйбәт, дип озатып калса да, кызының бик еш тынычсызланып елавы, артык кечкенә булуы яшь әнине борчуга сала. Алина балалар бакчасына йөри башлагач та еш авырый, буйга да яшьтәшләреннән шактый калыша. Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга төшкән Алина аркасына аскан сумкасыннан әллә ни күренеп тә тормый. Сыйныфташлары артыннан өлгерә алмый җәфаланучы, көннән-көн үз эченә йомыла баручы баласын күргән Әнисәнең йөрәге әрни. Салават шәһәрендә медицина тикшеренүе үткәннән соң, Алинаны Стәрлебаштагы махсус коррекцион мәктәпкә күчерергә киңәш итәләр. Авыру бала өчен моның дөрес адым булуын Заһидуллиннар гаиләсе бик тиз аңлый. 2007 елда кызга инвалидлык бирелә.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өчен

05 июля

Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Азамат Илембәтов рәислегендә үткән киңәшмәдә юл хәвефсезлеге мәсьәләләре тикшерелде. Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов зур шәһәрләр урамнарында һәм юлларында юл хәрәкәтенә идарә итүче интеллектуаль автоматлаштырылган система төзү нәтиҗәле булачак, дип хәбәр итте. — Пермь краенда бу җәһәттән зур тәҗрибә тупланган. Без аны игътибар белән өйрәндек, — диде Динар Гыйльметдинов. Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров автомобиль юллары сыйфаты буенча статистик мәгълүматлар белән таныштырды. Алар шатланырлык түгел. — Әлеге көндә төбәкара һәм муниципальара тәгаенләнештәге юлларның 21 проценты гына, ә урындагы тәгаенләнештәге юлларның 11 проценты норматив таләпләргә җавап бирә, — диде ул.

Матур традицияләрне баетып

05 июля

Туймазыда татар мәдәнияте атналыгы үтте

Бәрәкәтле Туймазы җирендә халык элек-электән бай рухи тормыш белән яши. Республикада игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елында районның мәдәни тормышы тагын да җанлана төште. Милли мәдәниятләр атналыкларын үткәрү исә матур бәйрәмгә әверелде. Биш көн буе дәвам иткән бай эчтәлекле күркәм чаралар төрле халыклар арасындагы дуслык һәм туганлыкны ныгытуга, гореф-гадәтләребезне саклап калуга, яшәп килгән матур традицияләрне үстерүгә, яңа талантларны ачуга булышлык итә. Туймазы районында татар мәдәнияте атналыгы да шаулап-гөрләп үтте. — Татарлар — шушы җирдә көн күрүче иң күпсанлы милләт. Шундый бәйрәмнәрдә без үз мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне башка халыкларга да күрсәтергә тиешбез, — ди туган ягының чын ватанпәрвәре булып танылган шәхесләрнең берсе, Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Фирзәт Габидуллин. — Безнең районда татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Безнең театр инде ике дистә елдан артык эшләп килә, ул телебезне, милли йолаларны саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Безгә, Туймазыда мәдәниятле халык яши, дип әйткәннәре дә бар. Казанның, Уфаның танылган артистлары безгә юлны беркайчан да суытмый, чөнки туймазылылар чын сәнгатьне аера белә. Татар драма театры тамашачыларны шундый рухта тәрбияләде. Безнең спектакльләргә дә халкыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итүче кешеләр йөри. Мәдәният атналыгында төрле фестиваль һәм бәйгеләр үткәрелде. Тальянчылар конкурсы үзешчәннәр арасыннан оста музыкантларны үзенә җыйды. Татар халык җырларын башкаручылар бәйгесе, һәрвакыттагыча, яңа талантларны ачты. Бу юлы Ярмөхәмәттән өч җырчыдан торучы ансамбль бик матур чыгыш ясады. Аның җитәкчесе Вәкилә апа Әхмәтҗанова — сәнгатькә мөкиббән кеше. Конкурска һәвәскәр артистлар Октябрьскийдан да килде. Бездә андый бәйрәмнәр үткәрелми, сездәге чараларда чыгыш ясап, күңелебезне баетып кайтасы килә, диделәр. Күп кенә предприятие җитәкчеләренең мәдәният атнасын үткәрүдә актив катнашуы, спонсорлык ярдәмен үз иңенә алуы мактауга лаек.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»