Җәмгыять

“Текә” машинамны сатып үз эшемне башладым

14 июля

“Гаилә фермасы” программасына керү Дамир Кәримовка 20 ел буе буш торган дуңгыз фермасында күпләп сыер малы асрауга ярдәм итәчәк

Күптән түгел “Кызыл таң”да “Авылларны... 500 ферма тергезәчәк” дигән язма дөнья күргән иде. Ул гәзит укучыларда зур кызыксыну уяткан. Республика программасы буларак әзерләнүче әлеге проект кысаларында ел саен һәр районда дәүләт ярдәме белән берничә ферманың тергезелүе турында барды анда сүз. Гәзит укучыларыбызны анда катнашу таләпләре һәм әлеге вакытта эшен башлаган ферма хуҗаларының эшчәнлеге кызыксындыра. Әлбәттә, бу аграр программа әлегә проект хәлендә. Бу көннәрдә аның кысаларында эшләргә сәләтле кешеләрне районнарда сайлап алу дәвам итә. Гомумән, “500 ферма” республика программасы авылларны тергезүдә, аларны саклап калуда һәм урындагы халыкны эш белән тәэмин итүдә нинди мөмкинлекләргә ия? “500 ферма”ны “Гаилә фермалары” программасы дип тә атыйлар. Әмма яңалыкның асылы исемдә түгел. Кырмыскалы районында да шушы программада катнашу өчен берничә шәхси малтабар сайлап алынган. Әлегә алар үз көчләре белән авылда ташландык фермаларны тергезеп мал белән тулыландыра. Яңа программага кереп эшләргә теләүчеләр байтак. Әмма махсус комиссия аларның икесен генә сайлап алачак. Арада шәхси эшкуар Кәримовның өмете ышанычлырак күренә. Дамир Кәримов Прибельскийда туып үскән. Үзен авыл малае дип исәпли. Соңгы елларда урындагы спирт заводында вазыйфалы эш башкара. Әмма җир эше ныграк тарта аны. Авылга китәчәген ишеткәч, хезмәттәшләре дә гаҗәпләнә. Кемгәдер бәлки, төшемле эш урынын ташлап китүе чыннан да сәер тоелгандыр. Һәрхәлдә, кесәсендә ирекле акчасы булган кешеләр дә авылга инвестиция салырга ашкынып тормый. Дамирның андый капиталы булмый. Мал алу өчен банк кредиты җитмәгәч, үзенең “текә” җиңел машинасын да сатып җибәрә.

Авыл үзебезнеке!

13 июля

Лилия Анчина башта төзүче-мастер һөнәрен үзләштерә. Аннары күңеле белән балаларга тартылып, педагог булырга карар итә. Әмма яшьлек хыялы тормышка ашмый. Авылда әнисе каты авырып киткәч, яратып башкарган эшен дә, укуын да ташларга мәҗбүр була. Язмыштан узмыш юк, диләр. Әгәр шундый хәл килеп тумаган булса, Лилия йортлар төзер иде микән, әллә үзен яраткан укытучы итеп танытыр идеме — әйтүе кыен. Кайчандыр авылны ташлап читкә бәхет эзләп киткән ахирәтләре дә әле булса ышанып җитми — Лилия үзе кебек гади авыл егетенә кияүгә чыгып авылда калды. Хәзер ул Әлшәй районының иң алдынгы савучылары исемлегендә. “Красный Клин” җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы күптән түгел республика бәйгесендә катнашу хокукын алды. Сынатмады. Конкурс хөкемдарлары эшенә яхшы бәя бирде. Мин бер арада Лилия Анчина белән очрашып, яшь гаиләләрнең ничек яшәве белән кызыксындым. Федоровка егете Сергейга кияүгә чыккач, алар Әлшәй районының Уразмәт авылында — Лилиянең әти-әнисе яшәгән җирдә төпләнеп кала. Элекке совхоздан таралып баручы йорт сатып алалар. Сергей колхозда шофер булып урнаша. — Иске йортка күчкәндә аның тәрәзәләре дә юк иде. Хәзер ихата-кураны тәртипкә китереп бетердек. Әмма яңартасылары байтак. Йокы да әлләни эләкми, яшь чакта дөньябызны төзекләндереп каласы килә. Уңганнарга эш карышмый дип өйрәтә иде әни, — ди Лилия. — Ел саен кыш дәвамында дүртәр башмак симертеп сатабыз. Хезмәт хакы көндәлек чыгымнарга китә. Нәфис буй-сыны белән үзе дә үсмер кызлардан аерылмаган ананың 11 яшьлек кыз үстерүе бер гаҗәпләндерсә, ихатасында дүртәр сыер, башмак һәм бозау карарга да вакыт һәм көч табуы бөтенләй сокландырды. Унике баш сыер малын карарга өлгерү өчен нинди егәрлелек, уңганлык кирәк! — Сережа эштән бик бушамый. Җәй айларында аеруча киеренке. Кызым Ирина дөнья көтәргә өйрәнде. Мини-тегермәндә көн саен 2 капчык ашлык тарттыруга ул җаваплы. Кош-корт та аның кулларына карап тора. Икешәр партиягә бүлеп, алтмышар чебеш һәм каз бәпкәләре дә алабыз. Туганнарыбыз белән дә байбыз, күңелебез киң, — ди Лилия.

Җәйге ялың ничек үтә?

13 июля

Кояшта кызыну, рәхәтләнеп су коену, хозур табигатькә соклану, яңа дуслар һәм танышлар белән җылы очрашу — җәйге каникулларын күп балалар болардан башка күз алдына да китерә алмый. Алар ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрсен өчен өлкәннәр, мәгариф учреждениеләре коллективлары да зур тырышлык сала. Ярмәкәй районында савыктыру чараларына балаларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә тырышалар. Быел шушы максатка республика бюджетыннан мәгариф бүлегенә 3 миллион 302 мең сум акча бүленгән. Бу инде 19 гомуми белем бирү мәктәбендә көндезге лагерьларны ике сменада оештыру мөмкинлеген биргән. Райондагы “Чишмәкәй” савыктыру үзәге шулай ук күптән балалар һәм үсмерләрнең яраткан ял итү урынына әйләнгән.

Кулак балаларының язмышы

13 июля

Кулымда Туймазыда нәшер ителүче “Ленинский путь” гәзитенең 1993 елгы 26 гыйнвар санында чыккан “Гаепсезләр” дигән мәкалә. Анда Туймазы шәһәре һәм районы авылларыннан Сталин репрессиясенә дучар булган якташларымның исемлеге китерелә. 260лап фамилия арасында күп кенә авылдашларымның исеменә тап булдым. Сүзем исемлектә бишенче булып теркәлгән авылдашым, Атнагул авылы кешесе Таип Абдуллин турында. Без Таип абыйның иң кече кызы Сәкинә апа белән аның җылы өендә әңгәмә корып утырабыз. Якташлар буларак, күптән аралашып яшәсәк тә, бу темага беркайчан да тукталган юк иде. Сугыш чоры баласы буларак, күбрәк сугыш, ачлык-ялангачлык турында сөйләшер идек. Соңыннан белүемчә, авылыбыздан 14 кеше репрессия корбаны булган. Раскулачивать ителгән күпләренең балалары белән бер мәктәптә, бер сыйныфта, хәтта бер парта артында утырып укырга туры килде, әмма аларны җәберләү, “халык дошманы баласы” дип үчекләү булмады. “Әтием Таипның туган авылы элекке Бәләбәй өязе (хәзерге Туймазы районы) — Атнагул авылы, — дип Сәкинә апа хатирәләр йомгагын сүтә башлады. Әниебез Маһисрур белән икесе дә пар килгән, тырыш, уңган, эш сөючән булалар, умарта тоталар, иген игәләр. Әтиебез сәүдә белән дә нык мавыга. НЭП заманында өлкән уллары Миңнебай һәм Галимҗан әтиебезгә ныклы терәк, ярдәмче булалар. Иң өлкән апабыз Тимербикә хуҗалык эшләрен алып бара. Без алты бала үстек, беребез дә иркә үсмәдек, һәрвакыт ике кулыбызда эш булды.

Башкортстанның милли брендлары - елкычылык һәм кымыз

12 июля

Башкортстанның агросәнәгать тармагында елкычылык мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Атлар саны буенча республика Русиядә — икенче, ат ите һәм кымыз җитештерүдә беренче урында тора. Илебездә барлык категориядәге атлар санының 10 проценты Башкортстанга туры килүен исәпкә алганда, әлеге тармакның үсеш перспективалары, икътисадта тоткан урынын билгеләү аеруча мөһим. Елкычылык бик борынгыдан ата-бабаларның яшәү рәвеше, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән тормыш итүнең үзенчәлеге дә булып тора. Кызганычка каршы, соңгы дистә еллар дәвамында республикада елкычылык проблемаларын дәүләт, хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрүгә, аларны хәл итүгә игътибар җитешмәде. Хәтта, электән даны чыккан башкорт атлыларының спорт чараларындагы казанышлары артта калды. Аның иң соңгысы мәсәлән, 2002 елда Мәскәүнең Үзәк ипподромында үткән иде. Аерым чыганакка караганда, башкаладагы ул спорт бәйрәмендә дә Башкортстан данын илнең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән сатып алынган атлар яклаган булган. Шул елдан башлап республика ат спортчылары Мәскәүдә дә, Казанда да уңышка ирешә алмый. Республикада елкычылыкны үстерү өчен нинди проблемаларны хәл итәргә кирәк? Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашлыгында үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Республикада атлар саны кимү дәвам итә. Әлбәттә, моның сәбәбе хуҗалыкларда техника арту белән генә бәйле дисәк ышандырмас иде. Соңгы елларда елкычылыкта ат ите һәм кымыз җитештерү, атлы туризм, спорт елкычылыгы, иппотерапия кебек юнәлешләр өстенлек алды. Атлар санының кимү һәм арту динамикасына күз салганда бу ачык күренә. Мәсәлән, республикадагы барлык атларның 52,6 проценты шәхси ихаталар карамагына туры килсә, аграр предприятиеләр өлеше — 35,5 һәм крестьян-фермерларга 11,9 процент туры килә.

Тормыш парлыларны ярата

12 июля

Хөкүмәт йортында хөрмәтле гаиләләргә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

Һәр җәмгыятьнең нигезе — гаилә. Гаиләләр тату һәм нык булса гына, җәмгыять тә ныклы була. Башкортстанда гаилә сәясәте, ана һәм баланы яклау мәсьәләләре республика җитәкчелегенең эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Хөкүмәтнең хәстәрлеге белән аеруча күп балалы гаиләләр чорнап алынган. Бу гаиләләргә ай саен түләнә торган пособиеләрдән тыш торакка, коммуналь хезмәткә сәламәтлекләрен ныгыту һәм ялларын оештыру өчен дәүләт ярдәме даими рәвештә күрсәтелеп килә. Яклауга мохтаҗ гаиләдән укучы балаларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирелә. Алар мәктәп формасы һәм уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителә. Ун һәм тугыз балалы гаиләләргә “ГАЗель” микроавтобуслары беренчеләрдән булып безнең республикада бирелә башлады. Биштән дә артык балалы торакка мохтаҗ гаиләләргә фатир алуга социаль сертификатлар тапшырыла. Соңгы ике ел эчендә генә 48 күп балалы гаилә 100 миллион сумлык торак сертификатына ия булды. — Ил, республика алып барган сәясәт социаль яклауның тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Республикада үткәрелгән һәрбер шундый чара гаиләләргә алдагы көнгә ышаныч һәм иминлек тудыруны күздә тотып оештырыла. Хөкүмәт үзенең эшчәнлегендә тату һәм ныклы гаиләләргә таяна. Башкача мөмкин түгел. Гаилә һәм дәүләт арасында аралык булмаска тиеш, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов Гаилә көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашучыларга.

Ни өчен авылда яшәп шәһәрдән икмәк ташыйбыз?

12 июля

Җир сату урындагы халыкның фикерен исәпкә алмый башкарыла

Дүрт көн элек Мәскәү өлкәсендә “Ел сабанчысы” дигән конкурс үтте. Илебезнең борын-борыннан җир сөрү, иген игү традициясе булган төрле төбәкләреннән җыелган осталар буразна яру маһирлыгын күрсәтте. Җинаятьчелек, ялганлык, азгынлык күмеп барган һәм шушы күренешләр гадәти рәвеш алган җәмгыятьтә җиргә, басучылыкка игътибарның сакланып калуы — үзе үк гаҗәпләнерлек тә, күңелне җылыта торган да хәл. Русия киңлекләрендә кайчандыр тук башаклы иген басулары дигәндәй айкалып-чайкалып яткан. Ватаныбыз ашлык белән бөтен Европа дәүләтләрен, хәтта Американы күмәр булган. Русиянең кораблар төзерлек нарат агачлары, бүрәнә кадәр балыклары, уылдыгы, киек тиресе, балы, ит-мае үз халыкына да җиткән, чит базарларның да күрке һәм муллыгы булган. Елның бисмилла белән башлануы булдымы, иллә, вакыт-вакыты белән җил-давыллап торса да, быелгы мизгел мәрхәмәтле килде. Мин бер атна элек кенә, табигатьтән мәрхәмәтне бик сирәк күргән Урал аръягыннан кайттым. Юл читеннән алып тау башларына кадәр күпереп үскән үләндә мал-туар рәхәтләнә. Мең төрле чәчкә катыш үләнне печәнгә чабып өйсәң, кышны малың рәхәтләнеп кенә үткәрә инде. Ә инде куе үлән арасындагы җиләкләр турында әйтәсе дә түгел. Адәм баласының моңсызлыгы белән юньсезлеген табигать үз мәрхәмәте белән акларга тырыша микәнни?

“Танып”та яллар күңелле үтә

09 июля

Шушы көннәрдә Борай районының җәйге савыктыру лагере икенче сменага балалар кабул итте

30 июньдә Хөкүмәттә үткән селектор киңәшмәсендә төп игътибар республикада балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләренә юнәлтелде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллинаның чыгышында билгеләнүенчә, гомум алганда республикада бу эш югары дәрәҗәдә оештырылуга карамастан, аерым район һәм шәһәрләрдә җитди генә җитешсезлекләргә дә юл куелган. Киңәшмәдә кайбер балалар савыктыру лагерьларында эчәр су сыйфатының начар булуы, тәрбиячеләрнең үз эшенә җавапсыз каравы, хәвефсезлек кагыйдәләренең төгәл үтәлмәве, урындагы җитәкчеләрнең битарафлыгы турында әйтелде. Мондый җитешсезлекләр ачыкланган районнарда аларны тиз арада гамәлдән чыгару бурычы куелды. Борай районы балаларының ялы ничек оештырылган? Югарыда билгеләнгән таләпләр биредә тулы куәтенә үтәләме? “Танып” балалар савыктыру лагеренда булганда тәү чиратта шуларга игътибар иттек һәм, әйтергә кирәк, биредә күргәннәрдән зур канәгатьлек кичердек. Бу көнне “Танып” икенче сменага балаларны кабул итте. 21 көн дәвамында 120 бала биредә һәрьяклап сәламәтлекләрен ныгытачак, төрле спорт һәм музыка-сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнеп сәләтләрен, осталыкларын арттырачак, Танып елгасы буендагы хозур табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәчәк. Лагерьда моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Алты павильонда һәр балага иркен урын-җир каралган, ике ел элек кенә яңабаштан төзелгән заманча ашханәдә биш тапкыр ашату оештырылган, су коену өчен душ кабиналары урнаштырылган, лагерьның үзендә үк бассейн һәм мунча бар. Балаларның буш вакытын файдалы итеп үткәрү өчен дә җитәкчелек хәстәрен күргән. Күпсанлы спорт корылмаларыннан, тренажер залыннан тыш, быел лагерь мәйданы уртасында корылган алачыкта шулай ук өстәл теннисы, өстәл хоккее, балалар исе китеп мавыккан башка шундый уен корылмалары урнаштырылган. Ә инде балаларның ялын һәм хәвефсезлеген 25 хезмәткәр тәэмин итә. 12 педагог лагерьдагы һәр көнне тылсымлы әкият дөньясына әверелдерә, пешекчеләр балаларны тәмле ризыклар белән сыйлый, шулай ук медицина, сак хезмәте дә иң югары дәрәҗәдә куелган.

“Вәкаләтләр җаваплылык өсти”

09 июля

Николаевка муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы Фәнис Хөснетдинов яңа законның уңай якларын хуплый

Белүебезчә, яңа Федераль закон урындагы үзидарә органнарына халыкның яшәешенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә киң вәкаләтләр бирә. Бер үк вакытта яңа шартларда социаль үсеш адымнарын тизләтүдә, үз биләмәләренең финанс-икътисади базасын ныгытуда аларның иңенә зур җаваплылык та йөкләтелә. Бу җәһәттән Туймазы районында иң зурлардан саналучы Николаевка муниципаль берәмлегендә уңай тәҗрибә тупланган. — Безнең авыл биләмәсе 23170 гектар мәйданны били, аңа 10 авыл керә, — ди урындагы хакимият башлыгы Фәнис Хөснетдинов. — Әлбәттә, җир — безнең төп байлык. Күпчелек халыкның шөгыле һәм эше авыл хуҗалыгы белән бәйле. Шәхси хуҗалыклар 900дән артыграк. Шулай да продукциянең зур өлешен “Уңыш” агрофирмасы һәм “Николаевка” кооперативы җитештерә. Авырлыкларга карамастан, алар фермаларда маллар санын саклап калды, ит, сөт җитештерүдә дә яулаган үрләреннән чигенмәде. Уфадан инвесторлар килгәч, Кендектамак авылындагы “Уңыш” яңа сулыш алды. Күптән түгел “Николаевка” җитәкчелегенә дә яңа кешеләр килде. Безнең биләмәдә буш яткан җирләр юк диярлек. Хосусыйлаштыру барышында пайчыларның 90 проценттан артыграгы үзләренең милек хокукы белән файдаланып, танытмалар алырга өлгерде. Исемлеккә кертелгәннәрнең һәркайсысына бушлай 5,2 гектар җир эләкте. Әле ул мәйданнарны аренда шартларында “Уңыш” һәм “Николаевка” предприятиеләре файдалана. Килешүгә ярашлы, алар быел һәр пайчыга ярты гектар печәнлек һәм өч центнер ашлык бирергә тиеш. Җир салымын халык хәзер үзе түли. Җир хуҗалары урындагы бюджетны тулыландыруга үз өлешен кертә. Ел башыннан җир салымы безнең казнада пландагы 46300 сум урынына 119 мең сум җыелды.

Гражданнар белән эшләү активлаша

09 июля

Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстан Хөкүмәтенә гражданнардан 4280 язма мөрәҗәгать килде, шуларның 116сы коллектив язылган, 247се яңадан җибәрелгән, 69ына исем-фамилиясе һәм почта адресы куелмаган. Хөкүмәт аппаратына килгән мөрәҗәгатьләр “Русия Федерациясендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” федераль закон, “Башкортстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” законга ярашлы карала һәм Башкортстан Хөкүмәтенең даими контролендә тора. Язма рәвештә килгән барлык мөрәҗәгатьләрне Хөкүмәт Премьер-министры, аның урынбасарлары, Хөкүмәт аппараты җитәкчесе карый һәм арытаба чара күрү өчен республика башкарма властның тиешле органнарына һәм оешмаларга җибәрелә. Республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгатьләрнең 50 проценты югары органнар аша килә. Мәсәлән, Русия Федерациясе Президенты Хакимиятеннән — 1754, Русия Хөкүмәте Аппаратыннан — 350, Федераль җыелышның Дәүләт думасыннан — 2, Башкортстан Президенты Хакимиятеннән — 509, Дәүләт җыелышы-Корылтайдан 19 мөрәҗәгать килде. Халыкны торак мәсьәләләре (1068) аеруча борчый һәм алар барлык мөрәҗәгатьләрнең 25 процентын тәшкил итә. Аларны язучылар — Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, күчеп килергә мәҗбүр булганнар, Себердә эшләүчеләр, запастагы офицерлар, авария хәлендәге һәм иске торак хуҗалары. Күпчелек мөрәҗәгатьләрдә түбәндәге проблемалар күтәрелә: яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, торак субсидияләре бүлү, торак сатып алу өчен кредит бирү. Торак төзелешендә өлешләтә катнашучыларның төзүчеләрнең төзелүче йортлардан торак бирү турындагы килешү шартларын үтәмәүләре турында мөрәҗәгатьләре дә күп.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»