Җәмгыять

Яхшы проектларның киләчәге алда

19 июля

16 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Караидел районында булып, предприятиеләр, социаль учреждениеләр һәм инфраструктура объектлары эшчәнлеге белән танышты. Байкыбаш авылында Рөстәм Хәмитов агачтан такталар һәм төрле продукция җитештерүгә махсуслашкан “УфаЛесПром” предприятиесен карады. Анда өч сменада 60 кеше эшли. Президент производствоның технологиясе белән танышты, борыс хәзерләү линиясен карады һәм агач эшкәртү, йорт җиһазлары җитештерү цехларында, әзер продукция складларында булды. Предприятиедә каен агачыннан йорт җиһазлары ясый башлар өчен Кытайдан технолог чакырганнар иде һәм ул урындагы осталарны үз тәҗрибәсенә өйрәтте. Рөстәм Хәмитов бу предприятиене, кече һәм уртача бизнес үсешенең яхшы үрнәге булып тора, дип атады. Караидел авылында республика башлыгы 1нче урта мәктәпне реконструкцияләү барышы белән танышты. Монда 670 бала укый. Агымдагы елда аны 36 укучы тәмамлаган. Президент Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән кызыксынды. Укучыларның берсе биологиядән 100 балл җыюы турында хәбәр иттеләр.

Иң оста оператор билгеләнде

19 июля

Уфада TelecomDaily мәгълүмати-аналитика агентлыгы тикшерүләр үткәрде. Экспертлар операторларның хезмәтләндерү сыйфатын ике төп юнәлештә бәяләде. Кесә телефоннары аша сөйләшүне тәэмин итүчеләр арасында МТС компаниясе иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Икенче урында — “МегаФон”, өченче урында — “Билайн”. — Барлык оператор челтәрләре яхшы модернизацияләнгән. Алар телефоннан сөйләшүне югары дәрәҗәдә тәэмин итә. Операторлар тигез шартларда эшли, — дип билгеләде аналитика агентлыгының генеральный директоры Денис Кусков. — Интернет аша элемтәгә килгәндә хәлләр башкачарак.

“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халкыңның дөньясын!”

19 июля

Дүртөйле районы Семилетка поселогы мәдәният йортында Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Анда мәктәп укучылары, татар теле укытучылары, районыбызның танылган язучылары һәм шагыйрьләре чакырылган иде. Кичәне Раил Гыйлемханов “Туган тел” җыры белән башлап җибәрде. Сәхнә түрендә чәчәкләр белән бизәлгән Тукай портреты. Укучылар башкаруында Тукай шигырьләре укыла. Менә сәхнәгә кечкенә Апуш чыга: “Җиһанның эссесен, салкын бозын күрдем. Ниләр күрсә бөтен ятим, барын күрдем. 5 айлык кына чагымда әтисез калдым, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үстем. Әни башка кешегә кияүгә чыккач, Шәрифә исемле ярлы бер карчыкка вакытлыча тәрбиягә бирелдем. Кадерсез бер бала булып, бик авыр шартларда анда бераз яшәгәннән соң, әни мине үз янына алды... Ләкин бәхетле тормыш озакка бармады. Миңа 2-3 яшьләр генә булганда тома ятим калдым. Әни якты дөньядан китеп барды.”

Халыкка якынрак булыгыз!

16 июля

Президент кандидатларга шундый нәсыйхәт бирде

“Бердәм Русия” партиясеннән РФ Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча Гомумхалык тавыш бирү (праймериз) алдыннан киңәшмә үтте. Аның эшендә Президент Рөстәм Хәмитов катнашты. — Алда декабрь, Дәүләт думасына сайлаулар тора. Анда уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен безгә көннән -көн активрак эшчәнлек алып барырга туры киләчәк. Партия көчен бергә туплап, үз сафларына тарафдарларын җәлеп итәргә тиеш. Көрәш гади булмаячак, хәлнең катлаулануы да ихтимал. Төрле тәкъдимнәр, төрле фикерләр бар,—дип башлады чыгышын Рөстәм Зәки улы. Власть үзеннән-үзе эш итә алмый, ул халыкка таяна һәм аның мәнфәгатен якларга тиеш. Гражданнар Халык фронтының, партиянең яклавына ышансын, үз фикерләрен җиткерсен, сәясәттә катнашсын иде дигән теләктә ул. — Безнең алда Халык фронты, “Бердәм Русия” партиясе күрсәткән кешеләр утыра. Халык үзләре ышанган кандидатлар өчен тавыш бирәчәк. Праймеризда катнашкан 120 кешенең унбишләбе Дәүләт думасы составына керер, калганнар сәяси эшчәнлекләрен дәвам итәр дип уйлыйм. 2013 елның мартында Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда катнашып, җиңәрсез, дигән ышаныч белдерәм. Без көндәшләр түгел, гомум эшне башкарабыз, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез, — дип ассызыклады Президент. Рөстәм Хәмитов Башкортстанның бүгенге социаль-икътисади хәленә дә тукталды. Аның фикеренчә, республика әле тиешенчә эшләп китә алмый, күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча без Русия буенча уртача позициядә торабыз. Икътисадны күтәрергә, аңа республиканың барлык кешесен җәлеп итәргә кирәк. Алга анык максатлар кую, аларга ирешүдә яңа алымнар билгеләү таләп ителә. — Иң мөһиме, без үзебезгә ышанучыларга ярдәм итәргә тиеш. Мин сездән кешеләргә якынрак булуыгызны үтенәм. Алар безнең терәк, халыксыз без беркем дә түгел,— дигән нәсыйхәт бирде Президент кандидатларга. Бүген халык эш һәм хезмәт хакы белән бәйле проблемаларның хәл ителүен көтә. Моның өчен яңа предприятиеләр ачарга, искеләрен тергезергә кирәк. Шушы максатта Башкортстанга инвесторлар җәлеп итү зарур. “Без кешене эш белән тәэмин итә алмыйбыз икән, һич югы аңа үз эшен ачу өчен административ каршылыкларны бетерик”, диде Рөстәм Хәмитов. Эшсезлек кимүгә табан бара, аның рәсми дәрәҗәсе уртача Русиянекеннән түбәнрәк. Димәк, узган елда республикада эш урыннары күбрәк булдырылган. Республикада яшәүче 100 мең тирәсе кеше читкә йөреп эшли, бу исә кара исәп белән биш миллиард сум акча чит бюджетларны тулыландыра дигән сүз. Әлеге проблема да кайчан да булса хәл ителер, дип ышанасы килә. Үз җирендә лаеклы хезмәт хакы алып эшләгән кешенең айлар буе читтә йөрисе килмәячәк.

Туристлар Инҗәр буенда җыелды

16 июля

Архангель районында, Абзан авылыннан ерак түгел, яшьләрнең республика туристлар фестивале үтә. Ул Русия Федерациясендә Космонавтика елына һәм Башкортстанда Милләтара татулыкны ныгыту елына багышлана. Фестивальне ачу тантанасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты. — Яшь чакта рюкзак күтәреп күп йөрергә туры килде, — диде Президент. — Башкортстан бик матур республика. Бездә су, атлы, җәяүле һәм спелеологик маршрутлар ачарга мөмкин. Республикага елгалар буйлап көймәдә йөзә, тауларга менә, альпинизм белән шөгыльләнә, дусларына беренче ярдәм күрсәтә алырлык, һөнәри әзерләнгән туристлар кирәк. Сез Башкортстанның гына түгел, Русия Федерациясенең туристик берләшмәсенең дә нигезен тәшкил итәргә тиешсез. Рөстәм Хәмитов яшь туристларның ярышларга әзерлегенә яхшы бәя бирде. Алар белән аралашканда, үзе гитарада уйнап, берничә турист җырын җырлады. Шулай ук суда һәм велосипедта ярышларны карады. Фестивальне үткәрү өчен бик матур урын сайланган. Тирә-яктан биек-биек агачлар уратып алган, елганың икенче ярында кыялар тезелгән һәм шарлавыктан челтерәп су акканы ишетелә. — Без, ниһаять, тынчу шәһәрдән табигатькә чыктык, — диде Уфа шәһәренең Совет районы туристлары командасы җитәкчесе Рөстәм Камалетдинов. — Спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә йөрүчеләр арасыннан иң яхшыларын сайлап алып, барлык төр ярышлар буенча да көчле команда җыйдык. Мондый ярышларда икенче тапкыр катнашабыз һәм җиңүгә исәп тотабыз.

Кайсыгызның кулы җылы? Бәйлисе бар йөрәкне...

16 июля

Эскәмиядә сөйгән кызы белән очрашу көтеп утырган егет янына Әҗәл килә. — Беләм, — ди ул егеткә, — мәхәббәтегез көчле. Ләкин, сиңа шуны әйтергә тиешмен — сөеклеңнең ике көн генә яшисе калды. Шимбә көнне ул машина астына эләгеп үләчәк. Коты алынган егет яңалык белән тартыша: — Ничек? Алай булу мөмкин түгел! Сез алдашасыз... Миңа алдан хәбәр итәсез икән, димәк, аны коткарырга мөмкинлек бар. — Әйе, бар, — дип килешә Әҗәл карт. — Кызны коткару өчен, сиңа ишетү, күрү, сөйләү сәләтләреңнән баш тартырга кирәк. — Соң миңа нәрсә кала соң? — Анысын инде үзең уйла. Әзер булгач, эндәшерсең. Егет кызны ничаклы гына яратса да, ике көн аннан качып йөрүне хуп күрә. Ул, имеш, бар сәләтләреннән язарга тиеш. Ә, бәлки, мондый корбан итүләрсез дә котыла алыр әле кыз. Шуннан аның ашыгып ризалашуы көлке булачак. Соңыннан ул кызның якшәмбе көнне машинага тапталып үлүен белә. Егетенә соңгы хатында, кыз болай дип яза: “Сөеклем, өч көн элек минем янга Әҗәл килде. Ул миңа синең якшәмбе көнне үләчәгеңне әйтте, ә коткару өчен минем гомеремне сорады. Сау бул, җаным!..” Әлбәттә, әкият кенә бу. Ләкин, фәһемле, фәлсәфәле әкият. Кешенең үз кабыгына яшеренеп, якыннарның кайгысын, фаҗигасен күрмәү һәм күрергә теләмәү азмыни бу дөньяда? Кайчак, “Хәлең ничек?” дип сорашу, бер елмаю, аз гына булса да кызгану да кемнедер олы бәладан коткарырга мөмкин. Чак кына игътибар кирәк...

“Халык бюджеты” программасы тикшерелә

15 июля

Уфада “Халык бюджеты” программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлек саклау тармагы буенча бюджет тикшерелде һәм бик күп яхшы тәкъдимнәр кертелде. Бу тармакта программалар җитәрлек. Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев әйтүенчә, медицина ярдәме күрсәтү белән халыкның 32 проценты гына канәгать. Хезмәт хакы белән дә хәлләр яхшыдан түгел. Вуз тәмамлап килгән белгеч нибары 5 мең сум чамасы хезмәт хакы ала. Башкортстан дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов сәламәтлек саклау тармагын яхшырту буенча күп кенә тәкъдимнәр кертте. Аның фикеренчә, тармак вузларына студентларны максатлы укыту нәтиҗәлерәк булыр иде. Әлеге көндә дипломлы белгечләр, республикабызда эш таба алмагач, башка төбәкләргә китә. Моннан тыш, университет медицинасын да үстерергә кирәк. Бу — төбәкләрдә клиник үзәкләр булдыру. Анда вуз хезмәткәрләре халыкны хезмәтләндерер иде. Валентин Павлов фикеренчә, халыкның сәламәт яшәү рәвешен алып баруы да күп кенә проблемаларны хәл итәргә булышыр иде. Башкортстан табиблары ассоциациясе рәисе Владимир Ручкин бюджетта даруларга ташламалар өчен күбрәк акча салырга тәкъдим итте. Аның күләме 4 миллиард сумнан ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта дарулар сатып алу буенча эшнең регламентын да яңадан карарга кирәк, чөнки ул тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгән. Моннан тыш, республикада гадәттән тыш хәлләр өчен (мәсәлән, юллардагы аварияләр) махсус фонд булдыру зарур. Гражданин аның аша тиешле препаратны ала алыр иде.

Батырлык һәм намус символы

14 июля

Стәрлетамак район бүлегенең участок милиционеры Алмаз Шәмсетдиновның хатыны Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы тарихы музеена иренең Батырлык орденын тапшырды. Бу орден белән ул һәлак булганнан соң бүләкләнгән. Алмаз һәм аның хезмәттәше Гаяз Сәгыйдуллин 2007 елда аеруча куркыныч җинаятьчеләрне кулга алганда һәлак булдылар. Музейда аларга багышланган махсус стенд булдырылган. Ул чакта урындагы халык коралланган дүрт җайдакны күреп кала һәм бу турыда милициягә хәбәр итә. Милиционерлар шикле кешеләрне туктата алмыйлар. Билгесез кешеләрне эзәрлекләүчеләр засадага эләгә һәм аларны автоматтан атып үтерәләр. Үз теләге белән участок милиционерларына ярдәм иткән 57 яшьлек ир дә һәлак була. Тагын бер ир яралана. — Алмаз өчен эше вазыйфа гына түгел иде, чөнки ул милиционер булып туган кеше, — дип искә ала Марина Шәмсетдинова. — Ул бик батыр кеше иде. Шуның аркасында һәлак булды да инде. Ул террорчыларны кулга алу өчен агачлыктан беренче булып йөгереп чыккан. Ырынбур өлкәсе чигендә берничә көннән җинаять кылуда шикле кешеләрнең эзенә төшәләр. Аларны кулга алганда тагын бер кеше — махсус тәгаенләнештәге милиция отряды хезмәткәре Сергей Гудков һәлак була. Ләкин явыз ният белән йөрүчеләр җаваплылыктан кача алмады. Аларга хөкем карары чыгарылды. Берсе гомерлеккә рәшәткә артына утырды, ә икенчесе 23 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Бердәмлектә бәрәкәт

14 июля

2011 елның республикабызда “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителүе бик әһәмиятле. РФ Дәүләт Советы Президиумының милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә багышланган утырышының Уфада үткәрелүе дә очраклы түгел. “Башкортстанның күпмилләтле халкында тыныч, тату яшәү тәҗрибәсе зур, шунлыктан әлеге чараның Башкортстанда уздырылуы урынлы”, — дип белдерде бу җәһәттән ил башлыгы Дмитрий Медведев. “Милли проблемалар үзеннән-үзе генә барлыкка килми, алар ниндидер сәбәпләргә нигезләнә”, — диде республика Президенты Рөстәм Хәмитов. Башкортстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык саклана. Шулай да илебездәге аерым төбәкләрдә милли мәсьәләләрдә киеренкелек сизелә. Русиянең бүгенге мәдәнияте — күпмилләтле дәүләтебезнең тарихи көзгесе ул. Географик шартлар, ягъни Европаның көнчыгыш һәм Азиянең төньяк өлешләрендә урнашканлыгы аркасында Русия мәдәнияте берьюлы көнчыгыш һәм көнбатыш традицияләрен үзенә сеңдергән. XX йөз башында бөек философ Николай Трубецкой урыс һәм төрки халыклары мәдәниятләренең бер-берсенә аеруча якын булуын әйткән. Бер дәүләттә гасырлар дәвамында бергә яшәгәнлектән, уртаклык холык-фигыльгә дә, яшәешкә дә үтеп кергән. Карамзин (Кара морза), Аксаков (Аксак), Кутузов (Котдусов), Тимирязев (Тимергазиев), Абдулов (Габдулла), Сабуров (Сабиров), Шакуров (Шәкүров) кебек төрки фамилияле кешеләр илебез тарихында күренекле урын тоткан.

Халык фронтына - халык фикере

14 июля

Уфада Башкортстан Республикасы бюджеты буенча иҗтимагый тыңлаулар үтә. Беренче тыңлаулар мәгариф һәм фәнне финанслау мәсьәләсенә багышланды Иҗтимагый тыңлаулар Татарстанда баткан “Булгария” теплоходы пассажирларын искә алып бер минут тынлык белән ачылды. Беренче иҗтимагый тыңлаулар “Халык бюджеты” программасы кысаларында Бөтенрусия халык фронтының төбәк бүлекчәсе тәкъдиме белән илдә өч төп юнәлештә: алдан тавыш бирү, Халык бюджеты һәм Халык программасы буенча үтә. Иҗтимагый тыңлауларда парламент депутатлары, төрле ведомстволар җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша. — Бүгенге очрашу “Халык бюджеты” программасына багышлана. Шушы рәвешле Халык фронты яңа сәяси традициягә башлангыч бирә. Аңа ярашлы хәзер бюджетны әзерләүдә сәясәтчеләр генә түгел, гражданнар һәм гражданнар иҗтимагый институтлары да катнаша ала, — диде М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары Раил Әсәдуллин. — Акча халыкныкы булгач, аны бүлүдә дә ул үзе катнашырга, урындагы шартларны исәпкә алган өстенлекле юнәлешләрне билгеләргә тиеш. Тыңлаулар барышында җыелган халык фикере һәм тәкъдимнәр арытабан федераль һәм урындагы үсеш стратегиясен формалаштыруда мөһим урын алачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»