Җәмгыять

Кайнар йөрәгеннән җыр ургыла

20 февраля

Тел — халык мирасын саклау һәм үстерүнең иң көчле коралы. Бүгенге көндә җир шарындагы бик күп телләргә югалу куркынычы яный. Аларны саклап калуга уку йортлары, иҗади һәм мәдәни коллективлар, киңкүләм мәгълүмат чаралары гына булышлык итәргә мөмкин.

Солдат күлендә “морж”лар

20 февраля

Күптән түгел Уфада Якутов исемендәге парктагы Солдат күлендә “морж”ларның Европа күләмендәге бәйгесе оештырылды. Ярышта йөзгә якын йөзүче көчен сынады. Якташларыбыздан тыш, Татарстан, Мари Эл республикаларыннан, Пермь, Алтай крайларыннан, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Беларусьтан, Польшадан спортчылар катнашты.

Уйнап, җырлап язучы моңлы “керпе”

19 февраля

Фәнис Гәрәевның “Безнең әле җилле чаклар!..” дигән китабын рәхәтләнеп укып чыктым, бөтен күңелем белән ял иттем. Укыган саен укыйсы килә, аерылып булмый. Киң­кырлы, тирән эчтәлекле. Теле бик бай, матур, халыкчан, җор, образлы. Укучыны үз тарихын, авылдашларын һәм райондашларын, республикада яшәүче башка замандашларын күбрәк белергә, хөрмәт итәргә, кадер­ләргә, горурланырга әйди.

Яшьләрне Интернет формалаштыра

18 февраля

Ә спорт корылмалары буш тора...

Нәрсә ул ватанпәрвәрлек? Кызганыч, әмма бүген бу төшенчәне аңламаучылар да аз түгел. С. И. Ожегов белән Н. Ю. Шведованың “Рус теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “Ватанпәрвәрлек ул — Ватаныңа, халкыңа тугрылык һәм сөю” дигән аңлатма бирелә. Бүген яшь буын Ватанын сөяме? Халкына тугры буын үсәме? Әллә яшьләр бәхетен чит илләрдә эзлиме? Бу юнәлештә хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Нинди алымнар ярдәмендә яшь буынны патриотик рухта нәтиҗәле тәрбияләргә мөмкин? Башкортстан Хөкүмәтендә үткән утырышта шушы мәсьәләләр үзәккә чыгарылды. Утырышны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов алып барды.

Көзен – уракка, кышын – “сугыш”ка!

18 февраля

Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” студентлар отрядында хезмәт алдынгыларын дәртләндерүнең яңа алымнарын кулланалар

Соңгы елларда хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә еш телгә алына. Бу юнәлештә кайбер казанышлар да бар. 2013 елның 29 мартында Русия Президенты Владимир Путин указы белән “Русия Федерациясенең Хезмәт Герое” медале расланды. Башкортстанда да хезмәт алдынгыларын дәртләндерү чаралары шактый күп. Студентлар арасында да хезмәткә сөю тәрбияләнә. Әйтик, “Колос” отрядында алдынгыларга акчалата премияләр тапшыру белән генә чикләнмиләр. Отрядның актив әгъзалары икенче ел рәттән пейнтбол клубында күңел ачты.

Хезмәтегез Олимпия бәйгесенә тиң

15 февраля

Республика йортында Президент Рөстәм Хәмитов халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче бер төркем хезмәт алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. — Бүген сезнең өчен генә түгел, ә гаиләләрегез, бергә эшләгән хезмәттәшләрегез өчен дә шатлыклы көн, — диде Рөстәм Зәки улы. — Яшәештә үз эшеңне намус белән яратып башкару гаилә иминлеге, сез эшләгән коллектив-пред­приятиенең социаль тотрыклылыгы нигезе дә булып тора. Сезнең һәркайсыгыз тырыш хезмәт белән республикада яшәүчеләр мәнфәгатенә хезмәт итә. Монысы — безнең уртак максат. Иң мөһиме — тормышка позитив мөнәсәбәт уятуга сезнең хезмәт лаеклы өлеш кертә. Бүләкләнүчеләрдән Бело­рет район үзәк дәваханәсе хирургы Анатолий Елосовка Президент “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды. Яңавыл урман хуҗалыгына караучы Кайпан участогы урманчысы Айрат Дәүләтбаев “Башкортстан Республикасының атказанган урманчысы” исеменә лаек булды. Әлеге предприятие республиканың төньяк-көнчыгышында 150 мең гектардан күбрәк мәйдан сагында тора. Алар хезмәтләндергән яшеллек биләмәләр Краснокама һәм Тәтешле районнарындагы байтак мәйданны ала. — Урманчы һөнәрен 27 елга якын башкарам, — ди Айрат Мулланур улы. — Безнең Тәтешле зонасындагы яшел хәзинә 57 мең гектарга җитә. Төп бурычыбыз — шушы биләмәләргә контроль-күзәтчелек итү. Соңгы вакытта арендаторлар белән хезмәт­тәшлек елдан-ел арта. Узган елда Тәтешле төбәгендә генә дә хуҗалык кирәк-ярагына 27 мең кубометр агач хәзерләнде. Әмма иң куанычлысы – яңа йорт өчен агач кисүчеләргә ярдәм итү. Үткән ел дәвамында безнең районнан 90 кеше йорт салуда Тәтешле урманы агачын файдаланды.

“Яшел беретлар” һәрвакыт сафта

15 февраля

Башкортстанда һәм Русиянең бик күп төбәкләрендә “Яшел беретлар” вокаль-инструменталь ансамбле яхшы таныш. Аларның һәр җыры Туган илгә сөю һәм патриотик хисләр белән сугарылган.

Стәрлебашта бәйрәм

13 февраля

Гыйнварның соңгы көннәре — яшьләр өчен бигрәк тә күңелле чор. Имтиханнар, сессияләр турында, ниһаять, азга булса да онытып торырга була! Туган якларындагы авыл клублары һәм мәдәният йортлары читтә укучы студентларын күңелле программалар белән каршы алды.

Халык властька ышанса, нәтиҗә дә көттерми

13 февраля

Туймазы районының Төмәнәк авыл Советында былтыр инфраструктураны яхшыртуга 12 миллион сум инвестиция җәлеп ителгән

Республика Президентының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында билгеләп үтелгәнчә, урыннарда көчле, мөстәкыйль, финанс ягыннан хәлле власть формалаштыру урындагы үзидарәне үстерүнең мөһим шарты булып кала. Бу исә күп муниципалитетларга тулы канлы тормышка күчәргә, үзләренең социаль-икътисади үсеш программаларын уңышлы гамәлгә ашырырга зур мөмкинлекләр бирәчәк.

Гүзәл затлар, сак булыгыз!

13 февраля

Маммографик скрининг чирне иртә ачыкларга ярдәм итә

— Узган елда бездә 8800 хатын-кыз тикшерелде, шуларның илле тугызында яман шеш авыруы табылды, дүрт йөздән артык пациент куркынычсыз диагнозы белән хирургиягә дәвалануга озатылды, – дип башлады сүзен Уфа шәһә­ренең 43 санлы поликлиникасы каршындагы муниципальара онкология үзәгенең онкомаммологы Иштуган Ишбаев. — Иң аянычлысы шул: чир көннән-көн яшәрә. Бер пациентыбызга нибары 32 яшь! Ешрак бу авыру кырыктан алып алтмышка чаклы яшьтәге хатын-кызларда күзәтелә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»