Җәмгыять

Президент кушты...

27 июля

Кече бизнес мәсьәләләрен Рөстәм Хәмитов контрольдә тота

Икътисади тотрыклылыкка ирешүдә кече һәм уртача бизнесның роле гаять зур. Бу хакта ифрат күп хезмәтләр язылган, илебез һәм республикабыз җитәкчелеге дә икътисадның бу тармагын үстерүне көнүзәк мәсьәлә буларак телгә ала. Егерме ел дәвамында алыпсатарлыктан башланган малтабарлык байтак үзгәрешләр кичерде. Аның хокукый базасын ныгыту буенча, дәүләт ярдәме күрсәтү җәһәтеннән байтак эш башкарылды. Хәзер килеп кече бизнес, аеруча хезмәт күрсәтү өлкәсендә, үз урынын алды. Әмма көтелгән нәтиҗәгә ерак әле. Президент Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, кече һәм уртача бизнеска кагылышлы буш сүзләрдән арынып тармакка булышлык итүче аның эшләр механизмын булдыру вакыты җитте. Бу исә, үз чиратында, малтабарлыкка ярдәм күрсәтүгә тәгаенләнгән дәүләт акчаларын бүлү системасын үзгәртүне һәм башкаларны үз эченә ала. Берәүгә дә сер түгел, средстволар бүгенге көндә җиң сызганып эшләүчеләрдән бигрәк, дәүләт ярдәме алуны һөнәр итеп үзләштерүчеләр кулына эләгә. Әлеге “ялган бизнесменнарга” күрсәтелгән шушы ярдәм казна акчасын нәтиҗәсез тотынуның ачык мисалы. Мондый хәл буш урында барлыкка килмәгән. Урындагы власть дәүләт ярдәме итеп бүленгән акчаны үз кешеләренә тарату белән генә чикләнмичә, кече бизнесны, гомумән, “кармушка” итеп карый. Халык теле белән әйтсәк, чиновниклар малтабарларны “сава”. Шуңа күрә, бигрәк тә районнарда, күпләр үзләре оештырган предприятиене ябарга, эшне туктатырга мәҗбүрләр. Ә, асылда, кече бизнес муниципалитетларның союзнигы булырга тиеш бит. Районда бизнес булмый икән — салым түләнми, эш урыннары юкка чыга, димәк, бу төбәк фәкыйрьлектән арына алмый.

Тормышыбызны читтән килеп корырлармы?

26 июля

Һәр кавем үзеннән алда килгән буыннарның эш-гамәлләрен белергә, урынлы булса, горурланып, кирәксә, сабак алып яшәргә тиеш. Бу — табигый. Әмма гомер бакый: “Без — без идек!” — дип мыек кабартып яшәү дә мөмкин түгел. Хәзер — егерме беренче гасыр, һәммә гамәл рациональләшкән, тормышның һәр күзәнәге прагматизм белән сугарылган чор. Әлегә исә милли менталитетыбыз хыялый мохиттән чыга алмый, һәм башкорт, татар кавемнәренең хәтта зыялы, алдынгы карашлы вәкилләре дә аны арытаба да идеалистик тормышта күрү ягында. Шул ук вакытта адәм баласының юньчеллеге, икътисади мөнәсәбәтләрнең үзгәрүенә яраклашу һәм шушы үзгәрешләрдән отыш ала белү сәләте милли үзенчәлекләргә бәйләнгән. Сүз монда халык һәм, аерым алганда, гаилә традицияләре, хезмәт тәртибе, егәрлелек, башкалар белән аралашу мәдәнияте турында баруы мөмкин. Мөселман егетләре һәм кызларының базар икътисады шартларында каушап калуы, гафиллеге гаиләдә, мәктәптә, арытабангы уку йортларында эшкуарлык тәрбиясе булмау белән аңлатыладыр. Элегрәк кешенең хезмәт баскычлары буйлап югарыга күтәрелү кебек табигый теләге яман гадәт — карьеризм дип бәһаләнде. Эшкуарлык та байлык артыннан гына куган кешенең шөгыле дип саналды. Урлашмый, алдашмый, кеше таламый, үз тырышлыгың белән җитеш тормышта яшәүнең ни гаебе бар, югыйсә? Шул ук вакытта авыл җирендә, мәсәлән, бер гаилә тоташ фәкыйрьлектән аз гына хәлле яшәсә дә, ул көнчеллек объектына, хәтта дошманга әверелә.

Эш хакы арткан...

26 июля

Тик ул халыкка вакытында һәм тулы күләмдә түләнәме?

Республикада эш хакын вакытында түләмәү яисә түләп җиткермәү очраклары бар, еш кына бездә бу җәһәттән уртача күрсәткеч гомум Русиянекеннән калыша. Җитешсезлек бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм кайбер бюджет оешмалары мисалында ачык күренә. Шулай ук Хезмәт кодексына ярашлы эш урыннарында аттестация үткәрелмәве дә хәвеф тудыра. Башкортстан Хөкүмәтендә эш хакы һәм хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән “түгәрәк өстәл”дә нәкъ шушы проблемалар күтәрелде. Башкортстанның хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Әлфир Садретдинов белдерүенчә, быел республикада уртача эш хакы күләме 11,4 процентка арткан һәм 16963 сумга җиткән. Монда аның минималь күләмен 5500 сумга кадәр күтәрү үз нәтиҗәсен биргән, дип исәпли белгечләр. Республикада билгеләнгән иң түбән эш хакы күләме гомум Русиянекеннән югарырак булуын һәм алдарак билгеләнүен дә сызык өстенә алу зарур. Ил буенча ул беренче июньдә артты һәм нибары 4611 сум тәшкил итә. Шулай ук икътисадның төп тармакларында эш хакының артуы һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә аны яңача түләүгә күчү дә яхшы нәтиҗә биргән. Бигрәк тә файдалы казылмалар чыгару, төзелеш, электр энергиясе, газ, су җитештерү һәм бүлү тармакларында эш хакының җитез үсүен билгеләргә була. Шулай ук бюджет өлкәсендә дә үсеш бар. Мәсәлән эш хакы белем бирү өлкәсендә — 10,5, сәламәтлек саклауда һәм социаль хезмәтләр күрсәтүдә 11,5 процентка арткан.

100 елда 235 яңа сорт!

22 июля

Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты бер гасырлык юбилеен зур казанышлар белән каршылый

Чишмә авыл хуҗалыгы тәҗрибә участогы базасында оештырылган Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтына 100 ел тулды. Чишмә тәҗрибә участогы — Көньяк Уралдагы беренче авыл хуҗалыгы учреждениесе. 1910 елның 8 ноябрендә Русия Империясенең Уфа земство собраниесе Самара-Златоуст тимер юлында урнашкан Чишмә станциясе янында авыл хуҗалыгы тәҗрибә участогы булдырырга карар итә. Аны оештыруда академик Николай Максимович Тулайков һәм Александр Дмитриевич Цюрупа кебек билгеле галим һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Участок оештыруның төп максаты урындагы җир эшкәртү тәҗрибәсен өйрәнү һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрү алымнарын эшләү була. Шушы тәҗрибә участогын ачу крайда авыл хуҗалыгын һәм гыйльми эшчәнлекне күтәрүгә зур йогынты ясый. Станциянең беренче директоры А. Н. Прохоров җитәкчелегендә тәҗрибә басуы, метеорологик станция, лаборатория, ботаника бакчасы, басу хуҗалыгы, вегетация йорты һәм музей оештырыла. Тәҗрибә станциясе губерна җир эшкәртүчеләре, агрономнары арасында киң танылу ала. 1926 елда селекция бүлеге ачыла. Шушы чордан селекция гыйльми эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсенә әверелә. Станция Союз дәрәҗәсендәге фәнни учреждение — Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтына әйләнә.

“Гаилә фермасы” көндәшлекне үстерәчәк

22 июля

Хуҗалык икътисады крестьян ихатасындагы тотрыклылыкка да бәйле

Мәләвез районы хуҗалыклары соңгы елларда терлекчелек тармагын үстерүдә шактый гына уңышларга иреште. Әмма узган елгы корылык аграр предприятиеләр икътисадына шактый югалту китерде. Миллионнарча сум продукция алып җиткерелмәде. Кышлату чорында хуҗалыклар мал азыгын Чиләбе, Ырынбур һәм Свердловск өлкәләреннән, шулай ук республикабызның Чишмә, Архангель районнарыннан сатып алды. Быел мәләвезлеләр һәр баш малга 32 центнер азык туплау бурычын куйды. Бу көннәрдә авыл эшчәннәренең нинди мәшәкатьләр белән яшәве турында сөйләвен үтенеп, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Урал Кинҗәбулатовка мөрәҗәгать иттек.

Гадел кешегә пычрак йокмый

22 июля

Аноним шикаять язучы укытучы балаларга нинди тәрбия бирә?

Зарема мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Аннары БДУның математика факультетыннан кызыл диплом алып чыкты. Ул тыңлаучан, укытучыларын хөрмәт итүче, изгелекле, тыйнак, басынкы укучы иде. Алар гаиләдә өч кыз үстеләр. Әти-әниләре дә заводта гади эшчеләр иде. Ике сеңлесе табиб булып эшли. Зарема Сибай шәһәренә мәктәпкә эшкә урнашты. Бер ел эшләгәч, аны завуч итеп куялар. Ул 10 ел завуч булып эшли. Кияүгә чыга. Иптәше Уфада галим-хирург. Зарема 1999 елда иптәше янына күчә. Аны Уфада урта мәктәпкә директор итеп тәгаенлиләр. Эшкә урнашуының беренче көннән үк колачын җәеп эшкә чума. Ул килеп эшли башлагач, мәктәп үзенең икенче туган көнен билгеләгәндәй була. Капиталь ремонт үткәрелә, бөтен кабинетларга җиһазлар алына. Ул һәрнәрсәне беренче көннән үк күз уңында тотты: укучылар, укытучылар, ата-аналар белән эшләде. Укытуда яңа алымнар, яңа тәҗрибәләрне өйрәнү буенча педсоветлар, семинарлар үткәрде. Алдынгы укытучыларның эш алымнарын коллективта өйрәнделәр. Ул укытучыларның дәресләренә керде, аларны анализлады, һәр укытучының ничек эшләвен өйрәнде. Заман куйган таләпләрне дә коллектив алдына куйды, укытучыларның аларны үтәвен катгый таләп итте. Үзе дә ачык дәресләр күрсәтте. Мәктәптә белем бирүнең сыйфаты күзгә күренеп үзгәрде. Укучылар район, шәһәр олимпиадаларында призлы урыннар алды. Укытучылар “Ел укытучысы” конкурсларында актив катнашып, төрле номинацияләрдә җиңеп чыгалар. Коллективның өч укытучысы гран-прига лаек булды. Мәктәптә 63, 64, 65, 66 яшьлек дүрт пенсионер эшли иде. Зарема аларның эш алымнарын өйрәнгәч, системалы рәвештә дәресләренә кереп, контроль эшләр үткәреп, аларның эше белән бүгенге көн таләпләренә җавап бирмәвен ачыклап, өлкән педагоглардан эштән китүләрен сорый. Аларның берсенең дә мәктәптән китәсе килми, әлбәттә.

Юлсызлык алга әйди алмый

20 июля

Күренекле җырчы Илфак Смаков башкарган “Юллар” дигән җыр бик күп еллар инде халкыбызга юлга чыкканда үзенә күрә девиз буларак хезмәт итә. Бигрәк тә аның “юллар алга таба дәшә” дигән сүзләренә илнең үсешенә, яктылыкка әйдәүче һәм шуңа яңгырашлы башка мәгънәләр салынган. Бу җыр илнең икътисади үсеш кичергән, гигант төзелешләр барган, төрле тарафларга асфальт, авылларга каты өслекле юллар салынган елларда язылганга шушындый күтәренке рух һәм якты уй-кичерешләр белән сугарылган булган. Әмма шунысы билгеле, бүгенге юлларның торышы күптән инде җыр сүзләренең мәгънәсенә җавап бирми. Һәм әйтергә кирәк, бу әле нигездә зур трассаларга һәм үзәкләрне тоташтыручы юлларга кагыла, ә авыл юллары турында сөйләп торасы да түгел. Анда Русиянең мәңгелек проблемаларының берсе ярылып ята. Халык фронтының Автомобиль транспорты колледжында үткән чираттагы иҗтимагый тыңлауларында да сүз шушы җимерек хәлгә килгән юлларны төзекләндерү, яңаларын салу, авыл урамнарына асфальт җәю, транспорт чаралары турында барды. Иҗтимагый тыңлауларда юл хуҗалыгы һәм транспорт буенча 2012 елга бюджет проекты параметрлары каралды. Тыңлауларда 200ләп кеше катнашты. — Бюджетта транспорт һәм юл хуҗалыгы тармаклары параметрларына багышланган иҗтимагый тыңлауларның автотранспорт колледжында үтүе очраклы түгел, абруйлы уку йорты бу тармаклар өчен теоретик белем бирүче буларак хезмәт итә. Ә республиканың еллык бюджетында бу тармакларга салынган чыгымнар шактый күләмдә салына. Тик әлегә кадәр ул халыкка фикер алышуга чыгарылмый килде. Шуңа акчаның кая киткәне дә нигездә халыкка билгеле булмады. Халык фронты хәрәкәтенең “Халык бюджеты” проекты бу уңайдан республика җитәкчелеге тарафыннан аңлау һәм тулысынча хуплау тапты, — диде “Халык бюджеты” проекты җитәкчесе Рафаил Зинуров чираттагы дүртенче тыңлауларны ачканда. — “Бердәм Русия” партиясе бу проектка җитди игътибар бирә һәм бюджетны туплауда мөмкин кадәр күбрәк халык катламының катнашуын таләп итә. Башка партияләрнең әлегә мондый мөмкинлекләре юк. Тыңлаулар зур-зур аудиторияләрдә он-лайн режимда үтә, интернетта махсус портал эшли. Бу чараларның максаты — бюджетны халык, предприятиеләр һәм министрлыклар ихтыяҗларыннан чыгып бүлүне оештыру, моңа кадәр булган системаны камилләштерү, югарырак баскычка күтәрү. Хәер, тәкъдимнәр төрле яклап килә, алар тыңлаулардан соң да кабул ителеп киләсе ел бюджетында чагылыш табачак, дип уйлыйм.

Эх, кымызы, кымызы...

20 июля

Бөрҗән районында шифалы эчемлек конкурсы үтте

Бөрҗән районында агымдагы елның беренче яртысында терлекчелек тармагы эшчәнлеге йомгаклары һәм елкычылыкны үстерүгә багышланган республика семинар-киңәшмәсе һәм кымыз конкурсы үтте. Семинарда авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин, министрлык вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехниклары, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. 2011 елның беренче яртысында республиканың барлык категория хуҗалыкларында 862,6 мең тонна сөт, 129,4 мең тонна мал һәм кош ите, 1259,3 тонна йон җитештерелде, 622,7 миллион данә йомырка алынды. Хуҗалыкларда 1,3 миллион баш сыер малы, 136,2 мең баш ат асрала. Узган елгы коры җәйдә җитәрлек күләмдә азык хәзерләп булмады. Шунлыктан күрсәткечләр дә түбәнрәк. Быел мал азыгы җитәрлек тупланачак, терлекчелек тармагында хәл яхшы якка үзгәрер дигән ышаныч бар.

Татар йортында башкорт җырлары яңгырады

20 июля

Җиде авылда җиде кардәшең булсын, дигән борынгылар. Ләкин, ашап-эчкәндә дуслар белән күңелле булса да, бәла килгәндә карендәш яхшы, шатлыгыңны уртаклашыр өчен дә туган кирәк. Чакмагышта гомер кичерүче Венера һәм Габделфәт Нуриевлар шулай уйлый. Габделфәт ага тумышы белән Татарстаннан. Сугыш чоры баласы. Венерасы белән алар Үзбәкстанда таныша. Егерме яшьлек егетнең чит якларга чыгып китүенең сәбәбе була, әлбәттә. Н. С. Хрущевның районнарны (1959 ел) кушу сәясәтен тормышка ашырган чагы. Тукай районын Арчага кушалар. Бу сәясәт күпләрне эшсез калдыра. Габделфәт тә Үзбәкстанда яшәүче бертуган апасына ияреп китәргә мәҗбүр була. Ә Венераны язмыш бу якларга иртәрәк китерә. 12 яшендә инде ул Ташлак кирпеч заводында эшли башлый. Яшьләр кавышу белән Чакмагыш якларына юл тота. Механика заводында эшләп лаеклы ялга чыгалар. Хәләл көч белән тапканның кадерен белеп яшиләр. Җыр-моңга һәвәсләр, халык коллективы исемен йөртүче ветераннар хорының иң актив әгъзалары. Туган-тумача бергә җыелганда куанычлары ургылып җыр-моңнарга үрелә. Миңа да шундый матур бер очрашуның шаһиты булырга насыйп булды. Табын түреннән Венера апаның әнисе Маһирә әби урын алды. Ул инде унынчы дистәне ваклый, тормышның ачысын-төчесен күп татыган. Сөйгәненнән сугыш аерган, типсә тимер өзәрдәй ире яу яланында башын салгач, Маһира ике баласы белән тол калган. Үткәненнән зарланмый, бүгенгесеннән канәгать, хәтере яхшы, тавышы да матур әле. “Җырлап яшәдем, җыр күңелне картайтмый”, — ди ул.

Урман поселогында төзекләндерү эшләре тәмамланды

19 июля

Иглин районының Урман поселогында 28 майдан торак-коммуналь хуҗалык комплексы һәм предприятиеләренең 250дән артык хезмәткәре эшләде. Хәрби арсеналда янгын чыгу нәтиҗәсендә Урманда 50дән артык йорт-каралты җимерелгән яисә янган иде. 5 катлы өч һәм 2 катлы бер йортны Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына төзекләндерергә кушылган иде. Беренче көннәрдән үк халыкны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итү оештырылды, халыкка мәгълүмати ярдәм күрсәтү штабы оештырылды. Кыска вакытта электр, су, җылылык белән тәэмин итү тергезелде. Әлеге көндә күпфатирлы йортларның түбәләре, подъездлары капиталь ремонтланды, аларның ишекләре яңага алмаштырылды һәм энергияне сакчыл кулланучы лампочкалар куелды. 5 катлы йортлар янында өч балалар мәйданчыгы төзелде. Балалар бакчасы янына тагын бер мәйданчык җиһазландырылды. торак йортлар һәм балалар бакчасы территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр нигезендә тәмамланды. Күпфатирлы йортларның фатир ишекләре яңа, металлдан ясалганнар белән алмаштырылды. “Газ-Сервис” җәмгыяте көче белән 208 газ плитәсе, 183 газ колонкасы урнаштырылды. Үзәк урамдагы 5 катлы өч йортта балконнарга пыяла куелды, 180 балкон төзекләндерелде. Калинин урамындагы 2 катлы йортның балконнары киртәләнде. Тәрәзәләрнең барлык агач рамнары пластикка алмаштырылды. Коммуналь инфраструктураны тергезү буенча күп эш башкарылды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»