Җәмгыять

Ни өчен без төзекләндерү хезмәтләрен оештыра белмибез?

02 августа

Бәхәс юк, кешенең иң ырамлы эшләгән мәлләре иртәнге һәм кичке сәгатьләргә туры килә. Шул ук вакытта, хуҗалык итү зарурлыгы еш кына күпләргә башкалар ял иткән сәгатьләрдә, төннәрен хезмәт вазыйфаларын үтәүне таләп итә. Өзлексез эшләүче предприятиеләрне исәпкә алмаганда да, мәсәлән, зур шәһәр мохитендә аның яшәвен тәэмин итүче хезмәтләр бихисап. Ул хезмәтләр кем карамагында булмасын һәм предприятиеләр нинди генә бурычлар башкармасын, ахыргы максатта һәр эшчәнлекнең мәгънәсе халыкның, аерым гражданның ихтыяҗын канәгатьләндерүгә кайтып кала. Һәрхәлдә, тиеш. Тәгаенрәк әйткәндә, республика, шәһәр, районнардагы чиновниклар армиясе, белгечләр, җитәкчеләр, Конституция буенча, һәммә эшчәнлеген гади кеше җитештерүчәнле эшләсен һәм уңайлы яшәсен дигән төп бурычны тормышка ашыруга юнәлтергә тиеш. Ә Уфага килгәндә, башкала, гомумән йокыга да талмый, ялга да туктамый. Аны электр энергиясе, газ, су һәм җылылык белән тәэмин итүче гаять зур һәм катлаулы инфраструктура минутка түгел, хәтта секундка да тына алмый. Бу җәһәттән алар кеше организмының эшчәнлеген булдыручы йөрәк, ми, кан тамырлары, үпкә, бөер һәм башкалар сымак. Йөрәкнең тибешен һәрдаим сизеп торсак та, без үпкә я бавырның шушы мәлдә ничек эшләве турында уйланып бармыйбыз. Шуның шикелле, безнең сусынны кем кайтара, йортларыбызны электр белән кем тәэмин итә, ул хакта да энергия, су, җылылык өчен түли торган акча категориясендә хөкем йөртәбез.

Русиядә беренче булырга тиешбез

30 июля

Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының 100 еллык юбилеена багышланган чаралар үтте

Институтның бер гасырлык эшчәнлеге чорында авыл хуҗалыгы культураларының 235 сорты чыгарылган, аларның 173е Русия Федерациясе селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән. Бу юнәлештәге эшчәнлек дәвам итә. Русия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе системасында селекция белән шөгыльләнүче 202 гыйльми учреждение арасында институт әйдәүче урыннарны били. Ул республика агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертә, аны фән казанышлары белән тәэмин итүче әйдәүче учреждение булып тора. Олуг юбилей уңаеннан 25-27 июльдә илнең билгеле галимнәре катнашлыгында Сабирҗан Кунакбаев исемендәге Бөтенрусия яшь селекционерлар мәктәбе эшләде һәм 28 июльдә “Үзгәрүче климат шартларында игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне фән казанышлары белән тәэмин итү” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда Русия авыл-хуҗалыгы академиясе, Башкортстан аграр университеты, илнең башка гыйльми-тикшеренү институтлары галимнәре, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләре, хакимият башлыклары катнашты. Халыкара конференциядә климат шартлары һәм тирә-як мохит үзгәрүе нәтиҗәсендә игенчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне тотрыклы итүдәге заманча технологияләрне эшләү һәм кулланышка кертү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Селекция һәм орлыкчылык, авыл хуҗалыгы культураларын игүнең заманча технологияләре, терлекчелектә селекция-токымчылык эше турында илгә танылган академикларның чыгышлары тыңланды.

Ил корабын җил сөрә...

30 июля

“Российская газета” 20 июль санында “Петр Великий” крейсерын төзекләндерү барышында эш күләмен арттырып күрсәтеп, “Звездочка” җитештерү-техник базасы генеральный директоры Федор Барашконың дәүләт оборона заказы исәбенә бюджеттан 265,4 миллион сум үзләштерүе турында язып чыкты. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 159нчы статьясы буенча Төньяк флоты прокуратурасы тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Төньяк флоты хәзерге флотлар арасында иң алдынгылар исәбендә һәм бу фактның анда булуы аеруча кызганыч. Бөек Ватан сугышы елларында ул флот белән адмирал Арсений Головко җитәкчелек итә. Флот башка мәсьәләләр белән беррәттән союздаш илләр арасындагы төньяк конвойларының хәвефсезлеген тәэмин итә. Ленд-лиз буенча хәрби йөкләр Англия, АКШ, Канададан өч маршрут белән килә: Иран территориясеннән, Аляскадан һәм төньяктан Архангельск һәм Мурманск аша. Соңгы маршрут буенча 1941 елның августыннан 1945 елның маена кадәр СССРга якынча 1400 сәүдә судносы алып килгән 4 меңнән артык танк, 7,5 мең самолет, танкка каршы 5 меңнән артык орудие Англиядән була. АКШтан исә ике мәртәбә диярлек күбрәк танк һәм самолетлар, 37600 йөк машинасы, радиолокация һәм гидроакустика станцияләре, медикаментлар һәм азык-төлек китерелә. Авыр шартларда хәрәкәт итеп, конвой шактый зур югалтулар кичерә. Англиянең 85 сәүдә судносы, 16 хәрби корабы зыян күрә, 3 меңгә якын диңгезче һәлак була. Англиянең ул еллардагы премьер-министры Уинстон Черчилль төньяк конвойларын “дөньяда иң куркыныч” һәм “үз-үзләрен үтерүче” дип атаган. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: билгеле меридианга җиткәч, конвойларны безнең Төньяк флоты саклый башлаган һәм бу территорияләрдә югалтулар да күзгә күренеп кимегән. Арктика аша СССРга 2 миллион тоннадан артык йөк китерелә. Союзникларның ярдәме әһәмиятле була. Бу җәһәттән былтыр Лондонда төньяк конвойларының Бөек Британия ветераннарын “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел” дигән Русия медале белән бүләкләү тантанасы узуы да очраклы гына түгел.

Күп юл үттем, күңелем басылмады

29 июля

Күренекле язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншин журналистлар белән очрашты

Урыс география җәмгыяте көче һәм аның попечительләр советы рәисе Владимир Путинның фатыйхасы белән оештырылган җир шары тирәли экспедициядә Камил Җиһаншинның катнашуы турында февраль аенда хәбәр иткән идек инде. Ниһаять, “Җир шарының утлы боҗрасы” дигән Бөтенрусия экспедициясенең ике этапы үтелгән, дип әйтергә мөмкин. Әлеге вакытта төркем Аргентинага юл тота. Аляскадан алып Эквадорга кадәр 21 мең чакрым араны үткәндә экспедиция нинди хәлләргә тарыган, кемнәр белән очрашулар булган, нинди ачышлар ясалган һәм сәяхәтчегә маршруттан төшәргә нәрсә сәбәпче булган? Камил Фарухша улы журналистлар белән очрашуда шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап бирде һәм сәяхәттән алган тәэсcоратлары белән уртаклашты. Бөтен көчеңне туплап һәм ашкынып тауга менеп җиткәч, үткән юлыңа карап, хозурланып басып тору күңелгә канәгатьлек һәм чиксез дәрт өсти, диләр. Экспедиция башлануга бер ай үткәч, Мексика һәм Гватемала вулканнарын төркемнән беренче булып буйсындырган һәм шушы көннәрдә 61 яшен билгеләгән Камил Җиһаншин да, мөгаен, шушындый хисләр кичергәндер. Ә моңа кадәр алар Алясканы чаңгыда һәм каргизәрләрдә иңләп чыгалар. Экспедициянең бу өлешендәге маршруты Уэльск принцы исемен йөрткән борыннан башланып, иксез-чиксез Тын океан буйлап көньякка таба сузыла. Аляска сәяхәтченең күңелендә иң тирән тәэссоратлар калдырган. Биредә урындагы халыкның табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәте дә, урыс староверларының мәдәниятлелеге һәм юмартлыгы да, аларның үз гореф-гадәтләренә тугрылык саклавы һәм инанулары сәяхәтчене таң калдырган. — Аляскада 10 меңләп старовер яши. Без анда Васила дигән шәһәрдә һәм 7-8 йортлык Березово авылында булдык. 22 балага исәпләнгән мәктәп бар. Балаларны мотлак туган телдә укыталар. Класс бүлмәләрендә компьютерлар урнаштырылган, балалар пианинода уйныйлар, романслар башкаралар, саф урысча сөйләшәләр. Гомумән, биредә балаларны чит мохиттән сакларга тырышып, башка мәктәпләргә бирүдән тыелалар, чөнки анда тәрбия мәсьәләсе аксый, диләр. Мәктәпне башлангыч мәлдә үз көчләре белән оештырсалар, хәзер ул урындагы бюджет исәбенә финанслана.

Җирнең үзе кебек мәңгелек

29 июля

Гомеренең соңгы елларында Русия империясенең Министрлар Советы рәисе булып эшләгән Петр Столыпинның исеме җәйге айларда матбугат битләрендә еш күренеп алды. Бу аның фаҗигале вафатына 100 ел тулу һәм аның хөрмәтенә һәйкәл куелу белән бәйледер, дип уйларга кирәк. Русиянең егерменче гасыр башындагы тарихында сизелерлек эз калдырган әлеге дәүләт эшлеклесенең исеме илдә онытылып торганы булмады. Өлкән буын гәзит укучылар “Столыпин реформалары”, “Столыпин вагоннары” кебек сүзбәйләнешләрне әле дә хәтерлидер. Җирне бүлгәләү, аны файдалану турында сүз күтәрелгән саен Петр Аркадьевичның исеме тел очына килер иде. Ә вагоннар соң? Җир реформасына ярашлы, утар формасындагы шәхси хуҗалыклар оештырыла башлагач, Русиянең үзәк губерналарында җирсезлектән интегеп яшәгән крестьяннарны Себер, Урал, Урта Азия киңлекләренә махсус такта вагоннарда күчергәннәр икән. Гомумән, совет чоры тарихында Столыпин реакцион эшлекле община җирләрендә хәлле крестьян хуҗалыклары — кулаклар катламын тудыручы рәвешендә сурәтләде. Ләкин, икътисади-сәяси мохиттә нинди генә җилләр исмәсен, Столыпинның исеме йөрәк түрендә булмаганда да, телдән төшмәде.

Элеваторлар ашлык кабул итәргә әзер

29 июля

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, республиканың 32 ашлык кабул итү предприятиесе, шул исәптән икмәк комбинатлары һәм элеваторлары яңа уңышны кабул итәргә әзер. “Маячный” (Күмертау) һәм Сибай элеваторлары, “67нче ашлык базасы” җәмгыятенең (Приютово) әзерлеге — “бик яхшы”, “Үзәк” предприятиесенең Бөре бүлекчәсенеке — “канәгатьләнерлек”, ә калганнарының “яхшы” дип табылды. Быел ашлык кабул итү пунктлары алдында, урып-җыю барышында яңгырлар булса, ашлык киптергечләрне әзерләү һәм кыска вакытларда эшләү бурычы куелды, чөнки быел уңыш югары көтелә. Аграрийларның төп максаты — уңышны вакытында җыеп алып, келәтләргә салу. Моннан тыш, 1 декабрьгә кадәр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең ашлыгын бушлай сакларга тәкъдим ителә. Бу җитештерүчеләргә дә, ашлык кабул итү предприятиеләренә дә отышлы. Шул ук вакытта ашлык кабул итү пунктларына предприятиеләрне модернизацияләүгә ярдәм күрсәтеләчәк, бу бәяләрнең тотрыклылыгына тәэсир итәргә тиеш.

Иң күренеклеләр исәбендә

28 июля

Марсель Сәлимовның биографиясе “Бу кем соң ул: Бөтендөнья басмасы” мәгълүмати белешмәсенә кертелде

Мәскәүдә Русия Фәннәр һәм сәнгать академиясе төзегән шундый исемдәге белешмә дөнья күрде. Анда күренекле 700 ватандашыбызның һәм чит ил кешесенең биографиясе һәм казанышлары турында язмалар урнаштырылган. Болар — интеллектуаль проектлар җитәкчеләре, билгеле китап, художество, музыка һәм башка әсәрләр авторлары, абруйлы академияләр академиклары, җәмәгать эшлеклеләре. Анда Илья Глазунов, Михаил Горбачев, Геннадий Зюганов, Михаил Калашников, Дмитрий Медведев, Барак Обама, Александр Проханов, Владимир Путин кебек дөньяга танылган кешеләрнең биографияләре кергән. Биографияләрнең һәм интеллектуаль проектларның материаллары белешмәнең мөхәррире, Русия Фәннәр һәм сәнгать академиясе президенты, физика-математика фәннәре докторы, профессор Виктор Никеровның шәхсән үтенече буенча тәкъдим ителә. Басманың бер бите Башкортстанның язучы-сатиригы, “Алеко” (Болгария) һәм Сергей Михалков исемендәге (БДБ) халыкара премияләре лауреаты, Русия Фәннәр һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Марсель Сәлимовның иҗади казанышларына багышланган. Аның интеллектуаль проекты — “Башкорт сатирасы һәм юморы антологиясе”н төзү һәм басмага әзерләү.

Ветераннар өчен торак

28 июля

Депутатларга социаль тәэминат, пенсия һәм ташламалар турында сорау бирәләр. Республика халкын моннан тыш сәламәтлек саклау, мәгариф тармагы, балалар бакчалары төзелеше дә борчый. Дәүләт думасы депутатларына торак мәсьәләсе, шул исәптән ветераннарны түләүсез торак белән тәэмин итү буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп. Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева фикеренчә, бу халыкның гамәлдәге, әлеге социаль проблеманы көйләүче норматив хокукый базаны белмәвенә бәйле. — Сәлия Шәрифҗановна, ветераннар Сезгә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә? — Бер генә мисал китерәм. 18 июльдә Учалы районында гражданнарны кабул иткәндә миңа Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны мөрәҗәгать итте. Ул беренче группа инвалид, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне. Аның Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы бар. Ул гомер буе колхозда савучы булып эшләгән һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Әлеге көндә ул балачактан инвалид 57 яшьлек кызыбелән искереп беткән йортта яши, торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан. Ул миңа бу процессны тизләтүдә ярдәмләшүемне сорап мөрәҗәгать итте. 83 яшьлек әби, торак алганчы яши алмам, дип курка. Яңа торакка акча алуга булышлык итүне сорап мөрәҗәгать итүче мондый ветераннар бик күп.

Яңа программа әзерләнә

27 июля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенә йорт ихаталарын һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча республика максатлы программасын әзерләргә кушты. Бу программа республиканың кече һәм уртача шәһәрләренә максатлы ярдәм күрсәтүгә исәпләнгән. Рөстәм Хәмитов башлангычы белән 2011 елда бу программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 300 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Бу акча республиканың, Уфадан тыш, 22 шәһәрендә һәм шәһәр тибындагы поселокларында юлларны һәм йорт яны территорияләрен ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Агыйдел, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Яңавыл, Межгорье шәһәрләре һәм шәһәр тибындагы Приютово, Чишмә поселоклары субсидия алачак. Аларда 1,391 миллион кеше яши. Акча муниципалитетлар арасында халык санына карап бүленәчәк.

Дәүләкәнлеләр Уфада юл төзи

27 июля

Юлларның илебез өчен никадәр мөһим булуы хакында сөйләп тору да артыктыр. Бүген — аеруча. Чөнки техника заманында яшибез. — Юлларга карата дәүләт дәрәҗәсендә даими игътибар, күпьеллык дәүләт программасы, җитди салымнар кирәк — шунсыз без илебез өчен элек-электән иң зур бәла булган юл мәсьәләсен бервакытта да азагынача хәл итәлмәячәкбез, — ди юл төзелешендә бер дистә ел гына эшләмәүче Мөнир Исхаков. “Башкиравтодор”ның Дәүләкәндәге филиалы начальнигы, Башкортстанның атказанган төзүчесе Мөнир Вәли улы Исхаковны районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ул җитәкләгән предприятие күпләр өчен үрнәк итеп куела, Дәүләкәндә даими семинарлар, киңәшмәләр үткәрелеп тора. Өстәвенә, исхаковчылар Дәүләкәндә генә түгел, Башкортстанның күп кенә башка төбәкләрендә дә юл төзүдә, аларны төзекләндерүдә катнаша. Мәсәлән, бу җәйдә алар Уфаның Затон бистәсен төньяклап урап үтүче магистраль автоюлын салуда актив катнаша. Шулай ук республика әһәмиятендәге Дәүләкән-Толбазы, Дәүләкән-Уфа юлларын ремонтлыйлар. Шәһәр һәм авыллар арасындагы юлларны төзекләндерү буенча да бик күләмле эшләр башкарыла.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»