Җәмгыять

Җәза юк икән - җинаять тә юк

09 августа

Эчкечелек белән көрәшкә яңа законнар чыга

Алкоголизм белән авыручы балалар саны буенча Русия дөньяда беренче урынны били. Сукбай балалар гына түгел, менә дигән имин гаиләдә тәрбияләнүчеләр дә даими эчә. Спиртлы эчемлекләр (нигездә сыра) белән мавыгучыларның уртача яше 14тән 11гә төште. Шушы аянычлы хәлләр Дәүләт думасы депутатларына да тынгы бирми, әлбәттә. Һәм каникулга китәр алдыннан алар балаларга спиртлы эчемлек сатучыларга җинаять җаваплылыгы кертте һәм сыраны алкогольгә тиңләде. Яңа закон үсмерләрне шешәгә өйрәтүчеләргә җәзаны катгыйлата. Аларга берничә тапкыр алкоголь продукциясе һәм сыра саткан өчен хәзер 80 мең сумга кадәр штраф яисә бер елга кадәр холык төзәтү эшләре яный. Спиртлы эчемлекләрне беренчегә саткан өчен штраф 5 мең сумга, вазыйфалы кешегә 20 мең сумга, юридик берәмлеккә (сәүдә предприятиеләре) 100 мең сумга кадәр арттырылган. Шулай ук бу төр закон бозу алкоголь продукциясе әйләнешенә лицензияне туктатып торуны күздә тота. Русиядә башланган алкогольгә каршы кампания чикләрендә, депутатлар “Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүгә һәм әйләнешенә дәүләт көйләве турында” Закон кабул итте. Беренчедән, ул спирт һәм алкоголь җитештерүгә контрольлек итүнең катгый механизмнарын кертә. Икенчедән, Русиядә спиртның һәркем алырлык булуына, арзанлыгына каршы чыга. 2013 елдан теләсә нинди алкоголь (шул исәптән сыра һәм аз алкогольле коктейльләр) кибетләрдә генә сатылачак. Сыра каты эчемлеккә тиңләштерелә, димәк, аны рекламалау, төнлә сату һәм башкалар тыелачак. Моннан тыш, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый торган урыннар исемлеге кинәйтелгән. Хәзер алар арасында — ишек аллары, подъездлар, баскычлар, балалар мәйданчыклары һәм башкалар бар.

Ил язмышында әдәбиятның роле

06 августа

Сөйләшүдә катнаштылар: Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре. Суфиян Поварисов, филология фәннәре докторы, профессор, язучы. Ирек Киньябулатов, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь. Айдар Галимов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Фаил Фәтхетдинов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире. Фәния Габидуллина, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. Резеда Вәлитова, журналист. Фаил Фәтхетдинов: Хөрмәтле дуслар! “Кызыл таң”да түгәрәк өстәл янында очрашулар күптән инде күркәм традициягә әверелде. Бүгенгесе әдәбият, шигърият, мәдәният өлкәләренә кагылышлы. Очрашуның төп сәбәбе — “Кызыл таң” гимнының авторы, шагыйрь Роберт Миңнуллинның Уфага килүе. Шушы уңайдан әдәбият турында фикер алышыйк әле...

Уфада иң оста янгын сүндерүче билгеләнде

06 августа

2010 ел коточкыч урман янгыннары белән истә калды. Аларны сүндерү зур көч таләп итте. Гомум тырышлык нәтиҗәсендә, ярты миллионнан артык кеше яшәгән 45 мең торак пункты янгыннан саклап калынды. Батырлыклары, кыюлыклары өчен күп кенә янгын сүндерүчеләр дәүләт бүләкләренә лаек булды. Кызганычка каршы, зур территорияле Русиянең һәр авылында янгын сүндерү часте тотып булмый. Бу мәсьәләне хәл итүнең бер юлы бар: янгынга каршы ирекле дружиналарны тергезү. Мондый дружиналар әлеге көндә дөньяның күп илләрендә бар, янгынга каршы дәүләт хезмәте барлык янгын сүндерүчеләрнең дүрттән бер өлешен генә тәшкил итә. Янгынга каршы ирекле дружиналар оештыруга соңгы вакытта зур игътибар бүленә. Ниһаять, агымдагы елның маенда “Ирекле янгын хезмәте турында” Федераль законга кул куелды. Анда мондый хезмәтне булдыру принциплары, финанслау, матди-техник яктан хезмәтләндерү, янгын сүндерүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, аларны страховкалау, ташламалар каралган. Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу билгеләвенчә, киләсе биш елда илебездә янгын сүндерү буенча 700 мең доброволец кирәк булачак һәм аларны укыту, техника белән тәэмин итү системасы оештырылачак. Моның өчен вузларда янгын сүндерүчеләр әзерләүче бүлекләр ачу планлаштырыла.

Ул матурлыкка гашыйк

06 августа

— Фәүкыйнур апа! Мин ун литр сыешлы лейка сатып алдым! — дип, машинасыннан төшмәс борын ук сөйли башлады чибәркәй. Туктагач, отчетын дәвам итте: — Бу чәчәкләргә су сиптем, боларга да, кайгырмагыз. Читтәрәк үскәннәрен әле карап өлгермәдем, кич чыгармын. Ул арада Фәүкыйнур апа, түтәлдә чүп үләне күреп калып, тәртип булдырырга кереште. Түтәл исә... шәһәр урамында. Балачактан табигатькә гашыйк ул. Шуңа Аскын районындагы туган авылы Карткисәккә, бертуганнары калмаса да, сукмакны бүген дә өзми. “Авылда шулкадәр рәхәт!” ди. Фатир эче дә чәчәккә күмелгән. Юри генә санап карасам, барлыгы 45 төрле гөле бар икән. Шуның өстәвенә, мендәрләрдә — чигүле чәчәкләр, стенага эленгән картиналарда — пейзажлар... Алар хуҗабикәнең тормыштан матурлык, гармония эзләве турында сөйли. — Төрлечә яшәп була, — ди Фәүкыйнур Әлтаф кызы. — Телисең икән, һәр туган таңга куанасың. Ә үз эчеңә йомылсаң, бу дөньяның теләсә нинди җитешсезлеген табарга мөмкин. Шулай бит?

Үзебездә җитештерелгәнне сайла һәм сатып ал!

04 августа

Кибет киштәләрендәге азык-төлекнең киң географиясе кайчак гаҗәпләндереп үк куя. Ярый ла, банан, мандариннар, абрикослар читтән килгән, ди. Ә Удмуртиядән үк кайтарылган прәннекләрне, Саратовта әзерләнгән тушенканы, Алтайдан килеп җиткән карабодайны үзебезнекеләр җитештерә алмыймыни? Әлбәттә, республика җитәкчелеге дә бу хакта даими кайгыртучанлык күрсәтә. Башкортстанда җитештерелгән продукцияне киң сатуга чыгару максатында әледән-әле, “Социаль кәрзин”, “Республикада җитештерелгәнне сатып ал!” кебек төрле акцияләр оештырыла. 25 июльдә Башкортстан Сәүдә ассоциациясе “Үзебездә җитештерелгәнне сайла һәм сатып ал!” дигән яңа акция башлануы хакында хәбәр итте. Әлеге акция Башкортстанда җитештерелгән азык-төлеккә халык ихтыяҗын арттыруны, республиканың сәүдә предприятиеләре һәм товар җитештерүчеләре арасында бәйләнешне ныгытуны, башка төбәкләрдән китерелгән товарларга җитди конкурент булырлык югары сыйфатлы продукция җитештерүне күз уңында тота. Болар ничек башкарылачак? “Башинформ” агентлыгында акцияне оештыручылар катнашлыгында узган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Сәүдә ассоциациясе рәисе Илдар Гарифуллин хәбәр итүенчә, республиканың 300дән артык сәүдә предприятиесе һәм товар җитештерүчеләре акциядә катнашырга теләк белдергән. Акциягә ярашлы “үзебезнең” товарлар кибетләрнең сәүдә залларында махсус бәяләр күрсәткече, эмблемалар белән билгеләнәчәк, иң уңайлы һәм халыкка күренеп торган урыннарда урнаштырылачак, акция һәм анда катнашучылар турындагы мәгълүмат махсус стендларда, плакатларда урын алачак.

Биеп аяклар талмады, гармун моңы тынмады

04 августа

Быел Дүртөйле районы Бәйгелде авылы тормышындагы ике мөһим вакыйга төбәк тарихына аерым битләр булып язылачагына шик юк. Берсе авыл үзәгендә якташлары, Советлар Союзы Герое Василий Горшковка бюст ачу булса, икенчесе — Мари мәдәнияте көнен үткәрү. Ул якын-тирәдән генә түгел, күрше Илеш, Краснокама, Мишкә районнарыннан, Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләреннән, Мари Эл Республикасыннан да бик күп кунакларны җыйды. Бәйгелделеләр тырышкан: бәйрәм программасын бар нечкәлекләренә кадәр уйлап төзегән. Яуган яңгыр да программаны үзгәртә алмады. Кунакларны авылның басу капкасы янында каршы алдылар. Ә ул гүзәл күлләре белән үзенә җәлеп итүче табигатькә гаҗәеп манзара ачылган урында урнашкан. Бәйгелделеләр шундый матур урынга төпләнгән ата-бабаларына рәхмәтле. Авылы беренче тапкыр 1723 елда Петр I дәверендәге ревизия кәгазьләрендә “Елтек күлендәге Бәйгелде” буларак телгә алына. Авылның исеменә кагылышлы берничә фараз бар. Бәйгелделеләр исә һәркайсына таныш риваятькә өстенлек бирә: “250-300 еллар элек, авыр тормыштан качып, кояш баеган яктан үз кешеләре белән агалы-энеле Айгелде һәм Пайгилде исемле кешеләр килә. Булган акчасына җир сатып алып, Пайгилде Казыкүл ярында төпләнә, ә туганы аннан 18-20 чакрым читтәрәк урнаша”. Шуңа да бәйгелделеләр авылларының исеме аңа нигез салучы Пайгилдедән килә дип ышана. Кунакларны тәбрикләргә бөтен авыл, яше дә, карты да җыелган. Барысы да үзенчәлекле милли киемнәрдә. Килгән һәр делегация дәртле җыр һәм такмакларны күтәреп ала, шунда ук популяр “Кандра” (“Читән үрү”) биюенә кушыла.

Күктәге сандугачмы, кулыңдагы чыпчыкмы?

04 августа

Федераль судья Илдар Эдуард улы Әюпов рәислегендәге Әлшәй район суды халыктан алдау юлы белән ит җыюны “җайга салган” 30 яшьләрдәге ирне ике елдан артык вакытка махсус колония-поселениегә җибәрә. Үз акылың җитмәгәндә киңәшне борын төбендәгедән түгел, борынгылардан сора дип юкка әйтмәгәннәр. Борынгыдан килгән халык сүзе күпвакыт, дөресрәге, һәрвакыт хаклы булып чыга. “Күпне өмет иткән, аздан колак каккан” дигән әйтем ит тапшырганда күрәләтә алданган авыл абзыйларының һәм апаларының хәләтен ап-ачык күрсәтә. Чөнки аларның күбесе малын бик азга гына булса да артыграк хакка сатарга ниятләп, алдакчыны үзләре эзләп таба. Әлшәй районының ике авылыннан ит җыйган Стәрлетамак егете башкаларга караганда һәр килограммга 5 сумны артыграк куя. Башкалар итне шундук акчасын биреп алганда, моныкын бераз көтәргә туры килә килүен, әмма “биш сумга артык” дигән сүз кем колагына да якын моң булып ишетелә. Артык акча кемнең эчен тишсен инде! Өстәвенә, борынгылар телендә акыллы әйтемнәрнең башкалары да җитәрлек бит әле аның. Әйтик, “үзеңнеке — үтермәс”, дигәне. Бу очракта һәр адымын чамалап басарга өйрәнгән төпле акыллы авыл кешеләрен нәкъ шушы әйтемгә иярү харап итә дә инде. Чөнки ит җыючы шома егет бик күпләр өчен үз кеше, ул гына да түгел, туган-тумача булып чыга! Кемгә — энекәш, кемгә — кода, кемгә — онык, кемгә — дусның кодасы... Кыскасы, үз кеше. Шулай булгач, болай да алданган һәм йөрәге янган авыл кешеләренең ярасына тоз салып, аларны беркатлылыкта гаепләп утырмыйк. Башкалар алданмасын өчен күпчелек аферистларның бер үк ысуллар белән эш итүе хакында искәртеп китәргә генә кирәктер. Андыйларның беренче алымы — ничек булса да ышаныч яулау. Үз кешеме, бөтенләй читме — монысы мөһим түгел. Корбанны ышандыру һәм үз шартына буйсындыру — аларның төп коралы. Безнең ит җыючы мут егетебез дә башта халыкта ышаныч яулый. Моның өчен ул хәтта үз әнисенең бертуган апасын уртак бизнеска җәлеп итә — аны үзенең ышанычлы кешесенә әверелдерә. Авыл халкы өчен танышлык, туганлык — изге төшенчәләр. Шулай итеп, апасы ит тапшыручыларны таба, энесе итне сөйләшенгән көнне килеп ала. Баштарак, кулдан акча биреп. Әйтеп китүебезчә, биш сумга артыграк хак куеп. Ә инде халык ныклап ышанып алгач, боларны үзе эзләп табып ит тапшыра башлагач, шартлар үзгәрә — өчәр-дүртәр йөз килограмм итне берәр ай көтәргә дә ризалаталар.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре аттестация үтте

04 августа

Эчке эшләр министрлыгы системасын реформалау кысаларында, Башкортстан шәһәрләре һәм районнары эчке эшләр органнарының личный составы чираттан тыш аттестация үтте. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы боерыклары белән министрлыкның һәм эчке эшләр территориаль органнарының яңа штат расписаниесе расланды. Чираттан тыш аттестациягә әзерлек чорында хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының табышлары, милке турында мәгълүматлар тикшерелде. Пенсия яшенә җиткән хезмәткәрләр, арытаба хезмәт итүне дәвам итә алу-алмавын ачыклау өчен, тулы күләмле медицина тикшерүе үтте. Личный составның, моннан тыш, махсус исәп буенча компромат материаллары булу-булмавы тикшерелде. Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләгән аттестация комиссиясе эшендә эчке хезмәтнең отставкадагы генерал-лейтенанты, Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәр ветераннары советы рәисе Владимир Рыленко, Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Марат Муллагалләмов катнашты. Министрлыкның 17 меңнән артык хезмәткәре чираттан тыш аттестация үтте. Бу максатларда 79 аттестация комиссиясе оештырылды, алар 349 утырыш үткәрде. Аттестация нәтиҗәләре буенча 16315 хезмәткәр полициядә хезмәт итүгә, ә 104 хезмәткәрнең вазыйфасын түбәнәйтү, 102 кешене хезмәттән читләштерергә тәкъдим ителде, 110 хезмәткәргә аттестация үткәрмәскә карар ителде, штат кыскару сәбәпле, 346 кеше эштән бушатылды. Аттестация үтмәгән хезмәткәрләргә башка эш урыннары тәкъдим ителде. Аттестация үтүчеләр арасында әлеге вакытта Төньяк Кавказ федераль округында командировкада булган 233 хезмәткәр дә бар.

Президент грантлары яңа ачышларга дәртләндерә

03 августа

Кичә Уфада Русия Президентының Башкортстандагы кабул итү бүлмәсендә Президент грантларын алуга конкурста җиңүче яшь галимнәргә танытмалар тапшыру тантанасы үтте. Чарада Башкортстан буенча федераль инспектор Алексей Ковальский һәм “Русиянең яшь галимнәре берлеге” иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисе Айрат Назыров катнашты. — Президент грантлары Русиянең яшь галимнәренә дәүләт ярдәме күрсәтүне, гыйльми эшчәнлекне дәртләндерүне, фән өлкәсендә матди-техник базаны ныгытуны төп максат итеп куя. Аңлашыла ки, ил Президенты башлангычы белән тормышка ашырылучы модернизацияләү процессы һәр өлкәдә, шул исәптән фән өлкәсендә дә тирәнтен эзләнүләр алып баруны, яңалык кертүне, ачышлар ясауны таләп итә. Бу җәһәттән Президент грантлары сезне яңадан-яңа фәнни эшләргә дәртләндерер дигән теләктә калам һәм зур уңышлар юлдаш булуын телим, — диде бүләкләнүчеләрне тәбрикләп Алексей Ковальский. Үз чиратында Айрат Назыров фән өлкәсенә җитди игътибар юнәлткән өчен галимнәр исеменнән ил җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Әйткәндәй, чарада билгеләнүенчә, 2010-2013 елларда гына бу максатта ил буенча 14 миллиард сум юнәлтү күзаллана.

Заманны шәхесләр тудыра

02 августа

БДУның Нефтекама филиалы директоры, профессор Октябрь Вәлитовның төбәк үсешендәге фидакарь хезмәте “Нефтекама шәһәренең шәрәфле шәхесе” дигән мәртәбәле исем белән билгеләнде

Нефтекама шәһәренең соңгы ун елда фән һәм югары белем бирү өлкәсендәге үсешен күздән кичергәндә, кичекмәстән, бер бөек акыл иясенең югарыда телгә алынган канатлы юллары хәтергә килде. Әйе, әле кайчан гына республиканың төньяк-көнбатыш районнары чыгарылыш укучыларының 40 процентка якыны югары белем алу өчен күрше төбәкләргә юлланырга мәҗбүр булса, бүген Нефтекама шәһәренең үзендә үк заманча һөнәри белгечләр әзерләү буенча күпкырлы эшчәнлек алып баручы, кыска гына вакыт эчендә республика, ил күләмендә танылу алган гыйльми үзәк барлыкка килде. Бу җәһәттән, философия фәннәре докторы, профессор Октябрь Вәлитов җитәкчелегендәге Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалы шәһәр тормышына һәм үсешенә яңа сулыш өрде, дисәк тә һич арттыру булмастыр. Нефтекамада уку йорты филиалы ачылу шәһәр һәм төньяк-көнбатыш районнар тормышында, чын мәгънәсендә, яңа чорга нигез салды


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»