Җәмгыять

Тормыш уртасында кайнаучы әдип

13 августа

Язучы Суфиян Поварисов — Бөек Ватан сугышы солдатларының берсе. Курск дугасыннан башлап Украина, Польша, Румыния, Венгрия, Чехословакия ил-җирләре аша Германиянең үзенә кадәр сугыш юллары үткән солдат, артиллерист кеше, әллә ничә орден һәм медальләр кавалеры. Югары белемне дә аңа сугыштан Җиңү белән кайткач, соңлабрак алырга туры килә. Аннан мәктәпләрдә укыту эшләренә тотына. 1958-1960 елларда “Кызыл таң” гәзитендә дә эшләп ала. Ә калган гомере Башкортстан дәүләт университетында укытучылык эше, гыйльми хезмәт белән бәйле. Ул фән докторы, профессор. Шул ук вакытта язучы булып та дан алган шәхесебез. Бик күп повестьлар, романнар авторы. Менә дигән стилист. Суфиян Поварисов үз иҗат сәләтен төрле жанр һәм әдәби төрләрдә сынап караучы әдип. Ул тәүге чорларда гәзит-журналларда шигырьләр дә бастырды. Берзаман гыйлем эше, стилистика мәсьәләләре белән мавыгып китте, фәнни дәрәҗәләргә иреште. Болары да үз сәләтен сынауның һәм каләмен чарлауның бер матур ысулы булды. Драма әсәрләре дә язды ул, алар сәхнәләрдә куелды. Һәр иҗади, фәнни өлкәдә үзенчә маһир кеше. Каләмдәшебез Суфиян Поварисов өлкән яшен бик зур уңышлар, дистәләрчә монография, повестьлар, романнар, трилогияләр белән каршылый. Аның фәнни һәм әдәби багажларын бергә җыеп карасаң, ике дистә томнан да артып китәдер, мөгаен.

Төзүче - изге һәм мәңгелек һөнәр иясе

12 августа

11 августта Хөкүмәт йортында төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы үтте. Анда Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов, аның урынбасары Сергей Афонин, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов катнаштылар. — Хөрмәтле төзүчеләр һәм тармак ветераннары, сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Бу бәйрәм — изге, мәңгелек һөнәр ияләренә тирән ихтирам билгесе, — диде Азамат Илембәтов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Сез төзегән торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, юллар, театр һәм стадионнар кешеләрне бәхетле итә, аларда киләчәккә ышаныч уята. Шуның өчен дә халык сезгә рәхмәтле. Республиканың төзелеш комплексына мөһим дәүләт программаларын гамәлгә ашыру бурычы йөкләтелгән. Сезнең алда, ирешелгәннәрне саклап калып, алдагы көннәрдә төзелеш темпын үстерү бурычы тора. Башкортстанда төзелеш өлкәсендә амбициоз максатлар куела. Бу максат матур саннар белән мактану өчен түгел, ә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән. Без барыбыз да — Хөкүмәт, министрлыклар, төзүчеләр, архитекторлар, проектлаучылар — шушы бурычны гамәлгә ашыруга барлык көчебезне салырга тиеш. Бүген бу залда көчле рухлы, максатчан, фидакарь кешеләр җыелды. Мин сезгә зур ихтирам белән Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырам. Бу көнне республика Президенты указлары нигезендә 15 төзүче Башкортстанның Почет грамотасы белән бүләкләнде. Алар арасында “3нче Төзелеш идарәсе”нең электр белән эретеп ябыштыручысы Газим Абдрафиков, “Дюртюлистройдеталь” җәмгыятенең тимер-бетон изделиеләрне формага салучы Илфир Әюпов, “Мәләвез тимер-бетон конструкцияләр заводы” баш энергетигы Юрий Герасимов, Учалы районының “Энергоремонт” җәмгыяте баш инженеры Илдус Гыйләҗев, “Башуралспецэнергомонтаж” җәмгыяте эретеп ябыштыручысы Әскать Фәйзуллин бар. Бүгенге көннән Бәләбәй районы хакимиятенең архитектура бүлеге начальнигы Николай Захаров һәм Башкортстан Архитекторлар берлегенең “Архпроект” фирмасы архитектура остаханәсе начальнигы Сергей Рябов “Башкортстан Республикасының атказанган архитекторы” исемен йөртәчәк.

“ТНВ”- Уфада, “БСТ” - Казанда

12 августа

Республикада игълан ителгән Милләтара татулыкны ныгыту елында башка төбәкләр белән элемтәләрне нәтиҗәле итү өчен дә байтак эш башкарыла. Узган елның декабрендә Татарстан белән Башкортстан арасындагы эшлекле килешүләр яңартылып, хезмәттәшлек офыклары киңәю ике якта да яшәүче милләттәшләрнең тыгызрак аралашуына, бердәмләшүенә үз өлешен кертте. Шулай, Башкортстанның барлык төбәкләрендә “ТНВ” — “Яңа гасыр” телевидениесе күрсәтә башлады. Ыкның, Сөннең бу ягында яшәүче татарлар өчен дә кызыклы, фәһемле тапшырулар күпләрнең күңеленә хуш килде. Телевизор караучыларга “Халкым минем”, “Татарлар”, “Җырлыйк әле”, “Ач, шигъриять, серләреңне”, “Адәм белән Һава” кебек тематик тапшырулар, милли моңнар, спектакльләр, татарча кинофильмнар ошады. Әмма бөтен дөнья татарларына хезмәт итүче телевидениедә Башкортстаннан сюжетларның бик аз булуы күңелне кыра килде. Ниһаять, бу мәсьәлә дә хәл ителде — Уфада “Яңа гасыр” телевидениесенең хәбәрчелек пункты ачылды. — Безнең төп бурыч — Татарстан халкын күрше республикада яшәүчеләр тормышыннан мәдәни, икътисади, мәгариф яңалыклары белән таныштырып бару, — дип билгеләде әлеге чара уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә телекомпаниянең генеральный директоры Илшат Әминев. — Бу җәһәттән яхшы хәбәрләрнең күбрәк булуы мөһим. Бу ике төбәк арасындагы төрле юнәлештәге конструктив бәйләнешләргә этәргеч булачак. Аның сүзләренә караганда, Уфадагы хәбәрчелек пункты, Мәскәү, Екатеринбург, Төмән, Ижевск шәһәрләреннән кала, бишенче булып ачыла. Якын киләчәктә шундый ук үзәкләр Самара, Саратов шәһәрләрендә дә булачак. Спутник аша “Яңа гасыр”ны дөньяның барлык кыйтгаларында да карыйлар. Тиздән телеканал икегә бүленеп, чит төбәкләр өчен — аерым, Татарстан өчен республика тормышын, хәл ителәсе мәсьәләрне яктырткан форматта эшли башлаячак.

Горурланырлыгыбыз бар

12 августа

Июльдә Хәрби диңгез флотында истәлекле көн булса, Хәрби һава көчләрендә андый көн августта үткәрелә. Билгеле булуынча, илнең оборона сәләтен Кораллы Көчләрнең дүрт төре тәэмин итә: коры җир гаскәрләре, Хәрби диңгез флоты, Хәрби-һава көчләре һәм Һава-десант гаскәрләре. Хәрби-һава көчләре хәзерге вакытта, кораллы көчләрнең мөстәкыйль төре буларак, оператив һәм стратегик бурычлар үти. Ә менә Беренче дөнья сугышында самолетлар (танклар кебек үк) оператив бурычларны үти алмады һәм урынлы бәрелешләр вакытында тактик яктан гына кулланылыш тапты. Борынгы Греция мифологиясендәге Дедал һәм Икар, “Мең дә бер кичә” әкиятендәге оча торган атлар кешеләрнең һавада очарга бик борынгы заманнардан хыялланганын раслый. Кешеләрнең беренче тапкыр һавага күтәрелүе исә XVIII гасырда гына була. Бертуган французлар Жан-Этьен һәм Жозеф-Мишель Монгольфье 1783 елның 21 ноябрендә Парижда эссе һава тутырылган шарда һавага күтәрелә. Һавада очу турында сөйләгәндә шуны әйтергә кирәк: әгәр очкыч аппарат аңа тутырылган җиңел газ исәбенә күтәрелсә, бу хәрәкәт һавада йөзү (воздухоплавание) була. Һава шарлары яисә аэростатлар сугыш өчен файдаланыла алмаса да, сугыш вакытында алар дошман авиациясенә комачаулык итү өчен кулланылды. Авиация аппаратлары һавадан авыррак һәм алар сугышта киң кулланыла (аvis — латинча “кош” дигән сүз). Аларның һавага күтәрелү сәләте авырлык-җиңеллек күрсәткечләренә түгел, ә аэродинамика законнарына бәйле. Авиация пионерлары арасыннан немец инженеры Отто Лилиенталь, кошларның ничек очуларын өйрәнеп, үзе төзегән планерларда 2 мең очыш ясый һәм чираттагы очыш вакытында 1896 елда һәлак була.

Бүгенге Русиядә яшьләр оешмалары

12 августа

Бүген яшьләр Русиянең киләчәген билгеләүдә төп урын биләүче социаль көч булып тора. Алар 90нчы еллар уртасыннан җәмгыятьнең төрле оешмаларга һәм хәрәкәтләргә берләшүче динамикалы өлешен тәшкил итә. Ул чордагы власть яшьләрнең иҗтимагый-сәяси оешмаларына тиешле игътибар бирмәде. Чөнки дәүләт милкен үзләштерү белән бәйле законсыз хосусыйлаштыру барды, яшьләр турында уйлаучы булмады диярлек. Илнең ул чактагы либераль җитәкчелегенә “артык кашыклар” кирәкми иде. Ә бу, табигый ки, җәмгыятьтә “тотрыклылык дефицитын”, социаль киеренкелекне көчәйтүгә булышлык итте. Моны Русиядә узган елның маенда үткәрелгән социологик тикшеренүләр раслый. Социаль киеренкелекнең сәбәпләрен яшьләрнең 63,9 проценты — эшсезлектә, 62 проценты бәяләр артуда, 46,9 проценты — җәмгыятьнең криминаллашуында, 43,7 проценты икътисади кризиста күрә. Шуны да онытырга ярамый, яшьләрнең күпчелеге тормыш эшчәнлегенең төп тармакларында күпмедер дәрәҗәдә дискриминациягә дучар ителә (уку — 21,7 процент, эшкә урнашу — 16,3 процент, карьера — 13,3 процент, торак мәсьәләсе — 17,2 процент). Шушы кире социаль-икътисади күренешләр Русиядә яшьләрнең күпсанлы берләшмәләре, оешмалары һәм хәрәкәтләре барлыкка килү сәбәпләре булып тора. 90нчы елларда үзләрен демократлар дип атаучы сәясәттә төп урынны биләүчеләр иҗтимагый-сәяси яшьләр оешмалары булдыруны хупламады. Өлкән буын пионер һәм комсомол оешмаларын хәтерли әле. Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәзер комсомолны тәнкыйтьләүгә карамастан, аны гадел оешма дип әйтергә мөмкин, чөнки ул илебез яшьләрен билгеле бер идея нигезендә берләштерде. Совет власте елларында идеология, югары максатлар бар иде. Совет чорындагы комсомол хәрәкәтендә яшьләрнең хыял-максатларында фантастик идеяләр дә күп иде, шулай да аның эшчәнлегендә җәмгыятькә, дәүләткә кирәкле, файдалы эшләр күбрәк булды. Ул елларда нәкъ комсомоллар тырышлыгы белән Себерне, Уралны үзләштерә алдык, Урта Азия төбәкләрен яшәргә яраклы иттек. Беренче бишьеллыкларда Башкортстан комсомолы республикадагы нефть чыганакларын үзләштерүгә шефлык итте. Ишембай, Октябрьский, Салават, Нефтекама һәм башка шәһәрләр комсомолның актив катнашлыгында төзелде.

Геройның исеме онытылмый

10 августа

Башкортстан Хөкүмәте боерыгы белән Уфа шәһәре Орджоникидзе районының 83нче лицеена Советлар Союзы Герое Матвей Пинский исеме бирелде. Советлар Союзы Герое Матвей Пинскийның тыныч вакыттагы эшчәнлеге Уфа нефть институты белән бәйле. Ул анда 1960 елдан лаборатория мөдире, техник хәвефсезлек буенча инженер, хезмәтне саклау бүлеге мөдире булып эшләгән. Матвей Савельевич 1916 елда Чита өлкәсендә эшче гаиләсендә туган. 1937 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла, ә 1939 елда Саратов бронетанк училищесын тәмамлый. Сугышның беренче көннәреннән үк хәрби операцияләрдә катнаша. 1нче Белоруссия фронтының 1нче гвардия танк армиясе 11нче гвардия танк корпусының 44нче гвардия танк бригадасында танк батальоны командиры була, гвардия майоры. 1945 елның 15 гыйнварында гвардия майоры Матвей Пинскийның танк батальоны Польшаның Нове-Място шәһәреннән көнчыгышта беренчеләрдән булып Пилица елгасын кичә. Рава-Мозовецка, Ловичи, Цегельно, Вельнау шәһәрләре өчен сугышларда Матвей Пинский, дошманның коммуникацияләрен өзеп, үз батальоны белән шоссе һәм тимер юлларны били. Ике танк взводыннан һәм мотопехотадан торган Пинский батальоны Лодзь шәһәреннән төньяк-көнчыгышта, Вельнау шәһәре яклап һөҗүмгә ташлана һәм дошманның аэродромын кулга төшерә. Анда 70 самолет була.

Балаларыбыз яклауга һәм саклауга мохтаҗ

10 августа

Тормышта шулай: кеше, нинди генә яшькә җитмәсен, барыбер кем өчендер бала булып кала. Үзең олыгаеп, оныкларыңның буй җиткергәнен күрсәң дә, әниеңне, аның “балам!” дип әйтүен, тәмле чәен сагынып яшисең. Ата-ананың баласына булган хис-тойгыларын әхлакның язылган һәм язылмаган кануннарына да, психологик категорияләргә дә, гыйльми җәһәттән нигезләнгән кагыйдәләргә дә сыйдыру мөмкин түгел. Һәм моны эшләргә тырышу кирәкмидер дә, чөнки, мәсәлән, йөрәк — организмдагы гади бер деталь генә саналмый. Ул — безнең тере һәм бар булуыбызның символы. Балаларыбыз да шулай. Җан биргәнбез икән, аларны юньнән мәхрүм итә алмыйбыз. Тормышны дәвам итү логикасы шундый. “Бу дөньяның хаксыз җәзасы...” дигәндәй, табигать тә, халыклар да акылын бер юлы җуйды, шикелле. Югыйсә, коры җирне дә, океан-диңгезләрне дә тетрәүләр, давыллар өзгәләмәс иде дә, тынычлыкта яшәп яткан кавемнәр бер-берсенең бугазыннан алмас иде. Югыйсә, өлкәннәрнең — сабый гомеренә, балаларның олылар дәрәҗәсенә каныкканын кайчан күргән бар? Миңа еш кына шушы кадәр казалар, ябырылып, безгә әле аңлап та җитмәгән гөнаһларыбыз, гаделсез гамәлләребез өчен киләдер сыман тоела. Бала, анасына карап, чыраен сәбәпсез-нисез сытмас. Китапларымда һәм очерк-мәкаләләремдә бала язмышы, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, җәмгыять һәм сабый кебек четерекле мәсьәләләрне күп тапкыр күтәрдем. Аларны күрмәмешкә салышу я урап үтү мөмкин түгел. Соңгы чорда исә балаларга кагылышлы һәр хәбәр диярлек рухи җәфаларны көчәйтә генә.

Бәхетлеләр өй туйлады

09 августа

Иглин районының Урман поселогы фаҗигасендә йорт-курасыз калганнар узган шимбәдә өр-яңа фатирлы булды

26 майда хәрби часть складларындагы шартлау нәтиҗәсендә 85 гаилә йорт-җирсез калган иде. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов шул көнне үк анда барып, каза күргәннәргә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Поселок җәй дәвамында төзелеш мәйданын хәтерләтте. Ә йортсыз калганнарга Иглин авылында өр-яңа тораклар төзелде. Төзелеш 70 көндә тәмамланды. Ниһаять, Иглин авылының яңа микрорайонында Урман фаҗигасендә зыян күргәннәргә фатир ачкычлары тапшыру тантанасы үтте. — Кешеләр салкын көзне өр-яңа фатирларда каршыласын өчен төзүчеләр ике сменада хезмәт салды, — дип башлады чыгышын Рөстәм Зәки улы. — Районның яңа хакимияте, чын мәгънәсендә, ут белән сынау үтте. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә урындагы власть та күп эшләде. Бу көннәр барыбыз өчен дә зур сынау булды. Урман авылы халкы авырлык каршында баш имәде һәм түземлелек күрсәтте. Сезгә хөкүмәт тә, власть тә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Кирәк булса эшли беләбез икән. Күренүенчә, яшәү өчен бөтен шартлары да булган сыйфатлы йорт төзү өчен айлар, еллар таләп ителми икән. Төзелеш өчен җир бүлү һәм башка мәсьәләләр дә кыска гына вакытта хәл ителә. Һәммәгезне дә шушы истәлекле көн уңаеннан ихлас тәбриклим! Урманлылар исеменән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйри Сираев Президентка чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде. Арытаба сүзне Иглин районы хакимияте башлыгы Рәфыйк Мусин алды. — Биредә якын киләчәктә заман таләпләренә җавап бирүче сәүдә-сервис комплексы төзеләчәк. Балалар бакчага, мәктәпкә йөриячәк. Бу максатка Рөстәм Зәки улы микроавтобус бүлде. Ике айда яшәү урынын алыштырган урманлыларны эшкә урнаштыру да каралган. Сезгә яңа урын, яңа фатирлар бары тик бәхет китерсен! — диде Рәфыйк Нурислам улы. Рөстәм Зәки улы 85 кешегә үз кулы белән өр-яңа фатир ачкычлары тапшырды. Арытаба дәрәҗәле кунаклар яңа хуҗалар белән бергә иркен фатирларны карарга кереп китте.

Көне елны туйдырыр мәл

09 августа

Авыл эшчәннәре өчен җитди сынау чоры башланды. Благовещен районында беренчеләрдән булып “Нива” кооперативы игенчеләре уракка төште. Бу хуҗалыкның чәчүлек мәйданы районда иң зурысы. Биредә бөртекле культуралар 2 мең гектардан артык мәйданда игелә, шул исәптән 800 гектарда бодай, 500 гектарда арыш, 343 гектарда арпа һәм 325 гектарда солы. Яңа Надеждино бүлекчәсендә арышын тезмәләргә салалар. — Безнең хуҗалыкта урак эшләре июль азагында башланды, — ди бүлекчә идарәчесе Рәхимҗан Тимергалин. — 153 гектарлы басудагы игенне чабуны тәмамладык. Ике “Нива” комбайны һәм ике “КПС” чапкычы эшләде. Шушы көннәрдә яңа уңышны суктырып ала башлаячакбыз. Моның өчен ике яңа “Агрос” комбайныбыз бар. Бу басу корабларын тәҗрибәле механизаторлар Иван Горшков һәм Анатолий Анянов хезмәтләндерә.

Ниһаять, без - американнар!

09 августа

Байтак кешеләрнең шуңа кадәр эчендә генә яшереп йөрткән хыялы тормышка аша булса кирәк. Русия халкы американнарча яши башлый. Әлегәчә долларга күмелеп, небоскреблар төзеп, бар дөньяга хаким булып түгел, әлбәттә. Бүген басуда урак урган, фермада сыер сауган Иван белән Мәдинә тормышларының американнарча булып баруын төшендә дә күрмидер. Аның каравы сәясәт тирәсендә мәж килгән, финанс-акча мәсьәләләрендә елгыр агай-эне Русияне Американың бер штаты дип ихлас исәпли, ахыры. Хәер, көчле һәм байга охшарга тырышу, аның күзенә карап ярамсыклану, һәр төчкерүен ярхәмбикәләп тору җәрия кылыклы кешеләрнең фигылендә төп урынны били. Мәшһүр урыс шагыйре Федор Тютчев шушы мәлдә хәтергә килә. Ул да йөрәгенең күкрәген ярып баруыннан җәфаланган, өмет белән шикләнүләр арасында чәбәләнгән. “Русиянең асылына акыл белән генә җитәсе, аны гади аршын белән үлчисе түгел”, — кебегрәк хак фикерне дә ул әйткән. Әдип һәм зур галимнең хаклылыгын шик астына алмый, Русия-илне түгел, бәлки аның егерме беренче гасырда яшәүче сәясмәннәренең эш-гамәлләрен акыл белән аңлыйсы түгел, дип өстисе килә. Дөньяда нәшер ителә торган гыйльми әдәбиятның барысы диярлек инглиз телендә чыгуы мәгълүм. Глобализация котылгысыз төс алгач, доллар исәп-хисапта төп валюта ролен үтәгәч һәм, арытаба, финанс системасының бер-берсе белән интеграцияләнүе нәтиҗәсендә, коммуникация-аралашу чараларының уртаклыгы белән көндәлек тормышыбызга әлегәчә билгеле булмаган терминнар, төшенчәләр килеп керә тора. Аларның күпчелек өлеше белгечләргә генә аңлаешлы һәм урыс теленең, аның аша — башкорт, татар, башка телләрнең “вестернлашуы”, ягъни Көнбатышка якынлашуы котылгысыз төс ала бара.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»