Җәмгыять

Яшәргә куркыныч кайчак…

17 августа

Яшь баланы көчләү турындагы хәбәр шәһәр халкы өчен аяз көндә күк күкрәгәндәй яңгырады. Җәмгыятебез һаман түбән тәгәрәвен дәвам итәме, әллә заман ахыры диюләре дөресме... Әниләр балаларына контрольне көчәйтте, урамда кеше бер-берсенә сынап карый. Күрше, туганнардан да читләштеләр. Берара шулай шикләнү була инде. Кайсы ата-ана бәлагә тарыган сабыйны кызганды, аның ата-анасына ярдәм итәсе килде. Яшь баланы көчләгән, аңа карата шундый ерткычлык эшләгән ирне бәреп үтерергә әзерләр дә юк түгелдер. Әлеге вакыйгага ачыклык кертергә теләп, Тикшерү комитеты хезмәткәре белән очраштык. Бер сорау тынгы бирмәде, бу кеше чирлеме, башкалардан аерылып торучы шакшымы? Кеше дигән затны мондый кансызлыкка, ерткычлыкка ни этәрә? Районара тикшерү бүлеге хезмәткәре Игорь Федосеев сөйләвенчә, бу адәм бер дә ерткычка охшамаган, 30 яшьтән өлкәнрәк гадәти ир. Фатиры, гаиләсе, балалары булган. Тик хатыны белән аерылышкан, балалары белән аралашмый. Безнең кебек үк иртән эшкә барган, ашаган-эчкән. Тикшерүче әйтүенчә, бүгенге көндә аңа карата ике җинаять эше кузгатылган. Ачыклануынча, әлеге адәм актыгы электәнрәк тә бер кызны көчләгән булган. Оялыпмы, башка сәбәпләр беләнме, бу турыда эчке эшләр бүлегенә хәбәр итмәгәннәр. Гадәттә, мондый хәлне кешегә белдермәскә тырышалар бит, шуңа күп кенә җинаятьләр ачыкланмый кала. Әлегә көчләүче Дүртөйледә кулга алына.

Хөрмәтләүгә лаек әдип

17 августа

Башкортстанның “төньяк-көнчыгыш төбәге” дип аталган, Уфадан 300 чакрымга якын ераклыкта яткан Балакатай, Дуван, Кыйгы, Мәчетле, Салават районнарыннан, ягъни Әйле ыруыннан байтак шагыйрь, язучылар чыккан. Тимер Йосыпов та Әйле егете. Шигырь һәм поэмаларында ул күбрәк туган төяге: Әй, Юрүзән, Әнҗәк елгаларына, Төлкетау, Чиялетау, Җитентау, Астауларга, Әпсәләм, Арый, Каракүл, Мөлкәт, Мәрҗәмгол авылларында яшәүче якташларына дан җырлый, бала чагын, яшьлеген, башак җыйган Кәрчәгин басуын, тау битендә печән чабучы тол калган апа-җиңгиләрен, бергә үскән иптәшләрен сагына. Башкортстан дәүләт университетында укыган елларында Тимер җәйге каникул вакытында Мәчетле районының “Коммунист” гәзите редакциясендә эшләп ала иде. Чөнки аның мөхәррире Нәгыйм Мостафин Тимерне үз туганы кебек күрә һәм аннан киләчәктә менә дигән шагыйрь чыгачагын төсмерли. Бер җәйдә, шулай, Тимерне “Комсомолец” колхозына печән хәзерләүдән репортаж язарга җибәрәләр. Каранай авылының Барактау итәгендә бер төркем хатын-кыз печән чаба икән. Чуар яулыгын башына чорнап бәйләгән, күлмәк итәген биленә кыстырган урта яшьләрдәге чибәр хатын алдан төшкән.

“Аслыкүл” - табигый парк

16 августа

Башкортстанда “Аслыкүл” табигый паркы дәүләт бюджет учреждениесе оештырылды. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1993 елдан башлап паркның “милли” статусы бар иде. Ул федераль дәрәҗәдә аерым сакланылучы территория булып исәпләнде. Бүгенге көндә аңа “табигый парк” статусы бирү ихтыяҗы туды. Хәзер инде бу территорияне саклау республика вәкаләтенә тапшырыла. “Аслыкүл” табигый паркының мәйданы 47500 гектар тәшкил итә, шул исәптән, Дәүләкән районында — 29300, Әлшәй районында — 4600, Бәләбәйдә — 1900, Бүздәктә 11700 гектар. Парк халыкның яраткан ял итү урынына әверелгән Аслыкүл сулыгын үз эченә ала, аңа бай хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы хас. Монда “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлекләр һәм тереклек байтак.

Балалар иминлеге - беренче чиратта!

16 августа

Федоровка районында бу юнәлештә күләмле эш алып барыла

Федоровка районының Бала-Чытырман авылындагы ике катлы балалар бакчасы бинасы 1991 елда файдалануга тапшырыла. Аңлашыла, егерме ел дәвамында бина түбәсе шактый таушала, көчле яңгырларда су үткәрә башлый. Район җитәкчелеге мәсьәләне ныклы игътибар үзәгенә ала һәм июнь ахырында биредә күләмле ремонт эшләре җәелдерелә. Бүген инде мең квадрат метрлы түбә кыек астына кертелеп, профнастил белән ябылган. Бу җәһәттән Гали Акчурин, Дамир Хәбибуллин, Камил Иркәбаев һәм Раян Гыйләҗетдиновтан торучы төзүчеләр бригадасы, иртә таңнан кара төнгә кадәр эшләп, бер ай эчендә диярлек түбә ябуны сыйфатлы итеп башкарып чыгуга ирешкән. — Элекке түбә кыексыз, йомшак материал белән ябылган иде. Хәзер аны кыек астына керттек, калын металлдан эшләнгән профнастил белән яптык. Су үткәрмәү генә түгел, хәзер түбәгә кышын кар да салмаячак, — ди, башкарылган эштән зур канәгатьлек кичереп, Гали Акчурин. Район мәгариф бүлеге мөдире Эдуард Сәлишев белдерүенчә, түбәне яңартуга бюджеттан 1 миллион 344 мең сум юнәлтелгән. Район җитәкчелеге киләчәктә балалар бакчасының икенче бинасын да кыек астына кертеп, шундый ук заманча материал белән яптыруны максат итеп куя.

Шаулау белән сайлау арасы һәм аермасы

16 августа

Замана үзгәрә. Уйлаганыңны шик-шөбһәсез әйтә алу, яки фикереңне гәзит аша халыкка җиткерү мөмкинлеге — җәмгыятебезгә демократия чаткылары төшә баруының билгеседер. Дөньядагы теге яки бу вакыйгага үз мөнәсәбәтеңне белдерү өчен гамәлдәге сәяси властька каршы позициядә тору мотлак түгел. Менә мин, гомеремне матбугатка һәм, гомумән, сүз сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаган кеше, ныклы дәүләтчелекне, гадел хакимлекне һәрдаим якладым. Иманым камил, журналист та, сәясмән-депутат та, иҗтимагый структураның күзәнәкләрен үз иткән һәркем иң тәүдә халык мәнфәгатьләрен хәстәрләргә тиеш. Бүген мең җәфалар чигеп иген игүче, хаксыз кимсетелүче мөгаллимнәр, табиблар, йортлар күтәреп тә фатирсыз көн итүче төзүчеләр шул игътибар уртасында булырга тиеш. Соңгы ае үтеп барса да, җәй кызулыгын сүрелтергә һич уйламый. Аңлашыладыр, эш кояшның өтеп баруында да түгел. Һәркем өчен дөньядагы иң мөһим эш — басуда. Авыл кешесе шушы сәгатьләргә ишелеп егылган игенне ничек җыеп алу, ашлыкны файдалырак итеп сату, дәүләт һәм банклардан алган бурычларын каплау, үзенә дә җан асрарлык мал калдыру турында баш вата. Юллар ремонтлана, мәктәпләр яңа уку елына әзерләнә, бюджет ярдәменнән мәхрүм калган абитуриентлар башларын кая куярга белми аптырый. Илдәге эшләр, халыкның хәстәр-хәсрәтләре һич тә бетәрлек түгел.

Журналистлар Акмулла җирендә җыелды

16 августа

Миякә районының Туксанбай авылында журналистларның көньяк-көнбатыш иҗади берләшмәсенең чираттагы семинары үтте

Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй, Дәүләкән шәһәрләреннән һәм Әлшәй, Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй районнарыннан килгән редакция хезмәткәрләрен Миякә районы хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров сәламләде. Зәйнулла Хәбибулла улы җыелучыларны районның икътисади хәле һәм социаль-мәдәни тормышы белән таныштырып кына калмады, район гәзитләренең халыкны теге яки бу мөһим чараларга җәлеп итүдәге зур роле турында да әйтеп үтте. Башкортстан Республикасының элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Венера Хәкимова урындагы матбугатның заман куйган бурычларны ничек үтәве һәм үтәргә тиешлеге турында сөйләде. Башкортстанның Журналистлар берлеге һәм аның башлангыч оешмалары эшчәнлегенә, иҗади берләшмәнең алда торган бурычларына берлек рәисе Артур Дәүләтбәков тукталды. Район матбугатына кыскача күзәтү белән “Кызыл таң” һәм “Республика Башкортостан” гәзитләренең үз хәбәрчеләре чыгыш ясады.

Исерек үзенә генә кабер казымый

16 августа

Дөньяда һәр 5 секунд саен янгын чыга, ә Русиядә тәүлегенә 1500 янгын теркәлә. Уфада агымдагы елның 7 аенда 488 янгын чыккан, аларда 21 кеше һәлак булган, 65 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, матди зыян 22,5 миллион сум тәшкил итә. Янгыннар, башлыча, өлкәннәрнең, балаларның ут белән саксыз эш итүе, көнкүреш электр приборлары, җылыткычлар белән дөрес файдаланмау, электр чымнары, җиһазлары сафтан чыгу нәтиҗәсендә чыга. Җәй көннәрендә моңа сүндерелмәгән шырпы яисә төпчек сәбәпче була. 9 июльдә, мәсәлән, өстәге каттагы күршесе төпчеген сүндермичә ташлап, Уфаның А. Невский урамындагы фатир балконында идәндәге палас яна башлый, ә хуҗалар бу вакытта өйдә булмый. Якында гына тиз янучан башка әйбер булмау гына фатирны янгыннан саклап кала. 7 августта оныгының сүндерелми ташлаган төпчеге Марат урамында яшәүче әбинең ихатасында янгын чыгуга сәбәп була, аның гаражы уттан зыян күрә. 8 августта тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә Сазонов урамындагы күпфатирлы йортның йокы бүлмәсендә янгын чыга, андагы җиһазлар янып бетә. 30 фатирда яшәүче күршеләрен эвакуацияләргә туры килә. Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән аларның торагы уттан зыян күрми.

Һөнәри бәйрәм генә түгел - халык тантанасы

13 августа

Конгресс-холлда Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов, аның урынбасары Сергей Афонин, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов катнашты. Башкортстан төзүчеләре арасыннан 28 кеше Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган, 3 меңнән артыгының атказанган төзүче исеме бар. Бу елның яртысында төзелеш комплексы предприятиеләре 38,1 миллиард сумлык эш башкарган. Сафка кертелгән торак күләме буенча без Русия төбәкләре арасында җиденче урындабыз. Әгәр республика торак программасына ярашлы, киләсе 5 елда 13 миллион 710 мең квадрат метр торак төзелсә, Башкортстан Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан кала илдә өченче урынга чыгачак. Моның шулай булырына шик юк, чөнки республика төзүчеләре күп еллар дәвамында үзләренең фидакарь хезмәтен күрсәтә килә. Шушы көннәрдә генә алар “Русиянең төзелеш комплексы лидерлары —унбишенче” Бөтенрусия конкурсында лауреат булып кайтты. — Бүген бездә һөнәри бәйрәм генә түгел, ә халык тантанасы да, — дип билгеләде Азамат Илембәтов. — Бу бәйрәм моннан 55 ел элек күпләп торак төзелә башлаганда төзүче һөнәренең мәртәбәсен арттыру өчен булдырыла. Уңайлы да, шул ук вакытта арзан да булган торак төзү җиңел түгел. Әмма бу проблеманы хәл итү халыкның җитеш тормышта яшәвенең төп шарты булып тора. Премьер-министр сүзләренә караганда, безнең төзүчеләр эшлекле генә түгел, ә кешелеклелек сыйфатлары белән дә аерылып тора. Моның ачык мисалы — берьюлы бик күп йортлар җимерелеп төшкән Урман поселогы вакыйгалары. Кыска гына вакыт эчендә анда яңа йортлар калкып чыкты, инфраструктура барлыкка килде. Шул ук вакытта ул бүгенге көндә торак хакларының үтә югары булуын да ассызыклады. — Монда хакларны киметүгә юнәлдерелгән процессларга идарә итүнең механизмнарын булдырырга кирәк, — диде Премьер-министр. — Болар территорияләрне комплекслы үзләштерү, инфраструктурага бәяләрне арзанайту, кредит ставкаларына субсидияләр бирү, административ киртәләрне алып ташлау һәм башка мәсьәләләргә кагыла. Без бу юнәлештә эшне башладык та инде. Әмма иң отышлы юл — күбрәк төзү, чөнки тәкъдим күбрәк булган саен, хаклар түбәнәя.

Комга килеп терәлдекме?

13 августа

Сәнәгатьтә заманча технологияләр кертүдәге авырлыкларны башлыча финанс җитмәү белән бәйлиләр. Соңгы елларда төрле программалар төзелә, инвестицияләр салына, барлык шартлар тудырыла: эшлә дә эшлә. Ләкин программаларны гамәлгә ашырырга, технологияләрне үзләштерергә сәләтле белгечләр бик аз булуы бу эшкә аяк чала. Әлеге күренеш ил буенча күзәтелә. Уку йортлары студентлар белән шыгрым тулы, аларны ел саен меңнәрчә кеше тәмамлый, ә тиешле белгечләрне табуы кыен. Сәнәгатьне, җәмгыятьне югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү проблемага әйләнәчәге көн кебек ачык иде. Тәҗрибәле, үзгәртеп кору елларында үз эшенә тугры калган белгечләр пенсия яшенә җитте, ә аларны алмаштырырдай, яңа технологияләрне үзләштерердәй белгечләргә ихтыяҗ көннән-көн арта. Бу проблеманың тууын башлыча эшче һөнәрләрнең, инженерларның абруе төшү белән бәйлиләр. Минемчә, сәбәбе бу гына түгел. Бездә туган-тумачалык киң таралган. Таныш-белешсез яхшы эш урыны табам димә. Үз көчләре белән эшкә уңышлы урнашүчылар бик аз. Бу уңайдан улымның, яшь белгечнең сүзләре уйланырга мәҗбүр итте. “Эш урының әйбәт, хезмәт хакы да яхшы, сиңа нәрсә җитми?” — дидем беркөнне. “Бездә бит барысы да туган-тумачалыкка корылган. Бер кеше эшли, ун кеше хезмәт хакы ала. Бүлеккә үз кешеләрен җыйганнар да, аларның берсе дә борын чөеп йөрүдән башканы белми, җитмәсә, авызына чәйнәп каптырганны да йота алмый. Барлык эшне бүлектәге бер кеше башкара. Шул йөк аты булудан туйдым. Телевизордан безнең предприятие турында перспективалы завод ачтык, дип мактануларына карамастан, аның киләчәге юк. Мондый белгечләр белән алга китеп булмый”, — дип ачынып сөйләде. Белемле, тәҗрибәле, бар нәрсәне җиңел үзләштерүче инженерны кайда да кушкуллап эшкә алуларыннан файдаланып, ул берничә эш урынын алмаштырды. Соңгысында тыныч кына эшләп йөри әле.

Үз өемдә үз көем

13 августа

Илебез тарихында һәм халкыбызның берничә буыны тормышында, хәтта язмышында тирән эз калдырган күренешкә янә бер караш ташлыйк әле. Тарих, иҗтимагый-икътисади формация буларак, Советлар Союзына озын гомер бирмәде. Өстәвенә, дәүләтчелекнең формалашуы һәм халык хуҗалыгын җайга салу я озакка сузылган сугышлар, я социаль тетрәнүләр арасында гына алып барылды. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларындагы индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын күмәкләштерү, илленче еллар башындагы чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерү кампанияләре, сәнәгатьнең тоташ тармакларын өр-яңадан оештыру, ГЭСлар төзү кебек, хәзергечә әйткәндә, мегапроектларны тормышка ашыру бер омтылышта, дәүләтнең һәм халыкның ахыргы көчен туплап эшләде. Әйткәндәй, яңа буын аналитиклары хуҗалык итүнең мондый стиленә уңай бәя бирмәсә дә, ашыгычлыкны аклаучы сәбәпләр дә игътибарга алырлык. Һәм аларның шул заманда зарури булуын тарихи чынбарлык үзе раслады. Әгәр илнең хәрби-сәнәгать комплексын һәм, гомумән, сәнәгатен ифрат ашыгычлык белән үстермәсәк, Бөек Ватан сугышында җиңә алыр идекме икән? Чирәм җирләр эпопеясе дә, аның табигать өчен нәтиҗәләре фәнни җәһәттән ныгытылган булмаса да, сугыштан, ачлыктан йончыган халыкны икмәкле итү өчен башкарылды. Гомумән, чирәм илнең авыл хуҗалыгына җан өрүче колачлы чара булды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»