Җәмгыять

Авиациядән - космонавтикага

20 августа

16 августта ачылган “МАКС-2011” (Халыкара авиакосмик салон) 21 августка кадәр дәвам итә. Ул Мәскәү янындагы Жуковский шәһәрендә үтә. Андагы М. М. Громов исемендәге Очу-тикшеренү институты аэродромы йөзәрләгән самолет кабул итәргә сәләтле. Ике елга бер тапкыр оештырылучы МАКС быел унынчы тапкыр үткәрелә. Гражданнар авиациясе белән хәрби авиация тыгыз бәйләнештә яши. Шуңа салонга килүчеләр арасында хәрби авиациядән дә, гражданнар авиациясе самолетлары да бар. Жуковскийдагы очып китү-төшү полосасы 5 чакрым тәшкил итә. Бу полоса элек “Буран” космик очкычын сынау очышлары өчен төзелгән иде. Хәзер “Буран” үзе дә Жуковскийда, ләкин ул төп экспонатлардан читтә урнашкан. Күргәзмәнең программасы бай. Һәрвакыттагы кебек, очучылар югары пилотаж осталыкларын, самолетларның мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш. Безнең илдән дүрт пилотаж төркеме планлаштырылган: өч төркем (“Русские витязи”, “Стрижи”, “Соколы России”) хәрби самолетларда, ә бер төркем (“Русь”) Аэрофлот самолетында пилотаж ясый. Тагын да Латвиядән (“Балтика бал кортлары”), АКШтан (стратегик бомбардировщик В-52, хәрби-транспорт самолеты С-5А “Бэлакси”, самолет-заправщик КС-135, штурмовик А-10, самолет-разведчик Р-3, истребительләр F-15 һәм F-16), Франциядән (“Рафаль” истребителе һәм хәрби-транспорт самолеты С-27), Украинадан һәм Италиядән киләчәк. Ә менә АКШтагы “Боинг“ компаниясеннән өр-яңа суперсамолет “Дримлайнер 2А001”нең ике-өч көнгә генә булса да Жуковскийга килүе чын-чыннан сенсация булып тора. Аны рейстан алып күргәзмәгә җибәргәннәр. АКШның бу гигант самолеты 555 пассажирга исәпләнгән.

Яңа технологияләр кертелә

20 августа

Нефтекама шәһәрендә сынау рәвешендә җылы су белән тәэмин итүче 150 метр озынлыктагы торбаүткәргеч монтажланды. Монда, Башкортстан энергетика системасында беренчеләрдән булып, корыч торбаларның эчке ягын полимер эмаль белән буяу ысулы кулланылды. Бу технология нефть сәнәгатендә нефть продуктларын чыгару һәм эшкәртү өчен торбаларны озайлы вакытта файдаланганда үзен яхшы яктан күрсәтте. Әлеге технологияне җылы су системасында куллану өчен махсус алымнар әзерләнде. Коррозиядән яхшырак саклау өчен бу очракта югары температурага чыдам модификацияләнгән полиэтилен һәм махсус полимер файдаланыла. Аларны торак-коммуналь хуҗалыгы системасында куллану өчен гигиена сертификаты бар.

Башкортстанда буйволлар яшәгәнме?

20 августа

Уфа янындагы Тугай авылыннан ерак түгел Агыйдел елгасында сигез метр тирәнлектә буйвол мөгезе табылган. Йөк судносы хезмәткәрләре елганың бу төбәгендә беренче генә тапкыр эшләми. Ул көнне кранчы, 8 метр тирәнлектән елга комын чыгарып, суднога төйи. Кран чүмече чираттагы тапкыр комны баржага салганда судно капитаны Илфат Зикриев анда зур бер ят әйбер күреп кала. Авырлыгы ун килограммнан артык табылдыкны югач, аның борынгы буйвол мөгезе булуы ачыклана. Унбиш ел елгада эшләү дәверендә Илфат Вәкил улы мондый әйберләрне еш таба, шуңа күрә әлеге табылдыкның буйвол мөгезе булуын шунда ук ачыклый.

Күләмле эш башкарылган

20 августа

Яңавыл районы мәктәпләрендә яңа уку елына әзерлек тәмамланып килә.18 урта, 8 төп, 24 башлангыч мәктәп, бер гимназия һәм бер лицей 1 сентябрьдә 5500 укучыны кабул итәргә әзерләнә. Аларның 530ы быел беренче сыйныфка керәчәк. Бу узган елгыдан 16 балага артыграк. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү алдан төзелгән планга ярашлы алып барыла. Уку елы тәмамлангач та барлык мәктәпләрдәге җылыту казаннары тикшерелде һәм аларга 2 миллион 248 мең сумлык агымдагы ремонт ясалды. Мәгариф һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә җылы бәдрәфләр булдыру, канализация системасын яңарту кебек эшләр дә даими алып барыла. Агымдагы елда Радик Гәрәев исемендәге урта мәктәптә һәм Прогресс авылындагы балалар бакчасында башкарылды алар. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгыннан саклану чараларына да зур игътибар бирелә. Быел да җиде балалар бакчасында янгыннан кисәтүнең автоматлаштырылган сигнализациясе урнаштырылды. Моның өчен урындагы бюджеттан 318 мең сум акча бүленде.

Юл кагыйдәләрен үтәү шәхси иминлекне тәэмин итә

19 августа

Бүгенге җәмгыятьтә юллардагы һәр кеше, кызганычка каршы, хәвеф чыганагы, яисә аңа корбан булу куркынычы яный. Юл хәрәкәтендәге хәвефсезлек мәсьәләсен кешеләр автомобиль уйлап табылганнан башлап кайгырта. Беренче юл-транспорт фаҗигасе 1896 елның 17 августында Лондонда була. Артур Эдселл идарә иткән автомобиль 44 яшьлек ике бала анасы Бриджит Дрисколлны бәрдерә. Бу автомобильдән файдалануның кеше үлеменә китергән дөньядагы беренче очрак була. Шаһитлар әйтүенчә, автомобиль зур тизлек белән хәрәкәт итә. Ул көнне Англия-Франция автомобиль компаниясе халыкка үзенең яңа машиналарын тәкъдим итә. Автомобиль сәгатенә 9 чакрым тизлеге белән хәрәкәт итәргә тиеш булса да, шофер бу тизлекне ике тапкыр арттыра. Эдселлның шофер “стажы” нибары өч атна була.Өстәвенә, ул янындагы пассажир — яшь кыз белән сөйләшеп бара. Бу шофер транспортка идарә иткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен белми, әлбәттә. Ул чорда кагыйдәләр бөтенләй булмый. Бүгенге юл хәрәкәте кагыйдәләре юлларда хәвефсез хәрәкәт итүне оештыруның күпьеллык тәҗрибәсен анализлау нәтиҗәсендә язылган. Бу әллә ни катлаулы булмаган нормативларны үтәү юллардагы иминлекнең гарантиясе булып тора. Әмма юллардагы бүгенге хәл аларда хәрәкәт итүдә катнашырга теләгән һәркем өчен авыр сынау ул. Русия юлларындагы аварияләр нәтиҗәсендәге югалтулар һәм корбаннар барыбызны да чаң сугарга мәҗбүр итә. Русия Федерациясе Дәүләт Советының 2005 елның 15 ноябрендә Президент рәислегендә үткән утырышында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеген оптимальләштерү бурычы дәүләт идарәсе югарылыгында куелды. Бу бурычны гамәлгә ашыру ысуллары “2006-2012 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген көчәйтү” Федераль максатлы программасында, шулай ук Русия Президентының 2006 елның 22 сентябрендәге “Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар турында”гы 1042нче Указында чагылыш тапты.

Исәпләү приборлары куйдырган өчен компенсация алырга мөмкин

19 августа

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәләре газ һәм су счетчиклары куйдырган өчен компенсация түләүгә документлар кабул итә башлады. Акчалата ярдәм алу хокукы республика Хөкүмәтенең 18 июльдәге 244нче карарында билгеләнгән. Компенсация кемнәргә түләнә соң? Федераль бюджеттан социаль өстәмә алучы пенсионерлар (55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар) компенсация алуга дәгъва итә ала. Андыйлар республикада 90 меңгә якын кеше исәпләнә. Федераль бюджеттан социаль өстәмә пенсиясе яшәү минимумыннан кимрәк булган пенсионерга бирелә. Бүген Башкортстанда яшәү минимумы пенсионерлар өчен 4571 сум тәшкил итә. Өстәмә акча пенсионерның гаризасы буенча тәгаенләнә. Документлар белән яшәү урынындагы Пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Федераль бюджеттан социаль өстәмә алу хокукы булып та, ниндидер сәбәпләр белән аны алмыйсыз икән, газ һәм су исәпләгечләргә компенсация алырга теләсәгез, барлык документларны да әзерләргә вакытыгыз бар әле. Кая мөрәҗәгать итәргә? Газ һәм су исәпләгечләргә компенсация алуга документларны яшәү урынындагы хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәсенә тапшырырга кирәк. Шуңа игътибарыгызны юнәлтәбез, компенсация 2011 елның 1 гыйнварыннан урнаштырылган исәпләү приборлары өчен түләнәчәк.

Авыз пешкәнен көтеп тормасак иде

19 августа

“Кан да тарта, җан да тарта” мәкаләсен укыганнан соң туган уйлар

Рәфил Саматовның “Кызыл таң”ның 4 август санында басылган мәкаләсендә сурәтләнгән вакыйгалар күптәннән таныш булса да, дөресрәге, алар эчендә кайнаган кеше буларак, аны зур кызыксыну, дулкынлану белән укыдым. Күңелем белән кабат 80нче елларга кайттым. Әйе, легендар кызылфлотчы Фәхрулла Хәйруллинның җиде туганы арасыннан исән калган бердәнбер энесе Хәтмулланы туган авылы белән тоташтырып торучы элекке күршеләре Әкълимә апа Әхиярова иде. Абыйсы турында эзләнүләр алып баруымны белгәч, Хәтмулла абый миңа хат язган. 1980 елның март урталарында: “Мөмкин булса, туган якларыма кайтыр идем, әгәр сез кабул итә алсагыз. Әнием Чишмә авылында җирләнгән, әтиемнең кабере билгесез. Алар хөрмәтенә зиратка барып, дога укытыр идем” дип язылган хат юлларын беркайчан да онытасым юк. Бу юллар бүген дә без, тереләр өчен сабак алырдай искәртү дияр идем. Мин исә шул ук көнне аңа: “Июль азакларында кайтсагыз, бик тә күңелле булыр иде, бездә җәйнең иң матур чагы” дип җавап яздым. Хәтмулла абыйның әйткән сүзе аткан ук булып чыкты. Ике атна чамасы булып китте ул Дүртөйле якларында. Ләкин аның өчен иң истәлеклесе туган авылы Чишмәдәге ике көн булгандыр, мөгаен. Без җәяүләп авылны аркылы-буй урап чыктык, җәйләүдә савучылар, басуда комбайнчылар янында булдык, Сикәле буасында кунагыбыз юынып алды, аннары умарталыкта балдан авыз иттек, кичен авыл көтүе кайтканын көтеп тордык. Шул арада әбиләр белән Хәтмулла абый зиратка әнисе каберенә барып, дога укытып килергә дә өлгерде. Урып-җыюның уттай кызган чоры булганлыктан, халыкны клубка җыюны кирәксез дип таптык, әмма колхоз рәисе Вәгыйзь Хәйруллин саубуллашу кичәсен үз йортында булса да үткәрүне хуп күреп, анда колхоз активистларын җыйды. Кичә төнге унике тулганда башланды. Очрашу “мәйсез” генә үтте. Бу хакта кунагыбыз алдан ук кисәтеп куйды. “Сәламәтлегем чамалы, туганнар, болай гына сөйләшеп утырыйк” дигәч, берәү дә “мәй” турында сүз катмады.

Тәрбия һәм чыныгу чоры

19 августа

Чакмагыш районында балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүгә җитди игътибар бирелә. Әлеге мәсьәләне район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов шәхси контролендә тота. Районда “Акчарлак”, “Почтовик-Кояшкай” ял һәм савыктыру лагерьларыннан тыш, һәр ел саен 19 мәктәптә көндезге һәм махсус лагерьлар оештырыла. Табигать кочагына, истәлекле һәм тарихи урыннарга сәяхәтләр дә укучыларны мәгълүматлырак итү өстенә, аларның чыныккан шәхесләр булып үсүенә булышлык итә. “Акчарлак” савыктыру лагере Игенче авылы янындагы гаҗәп матур урында 1968 елда оештырыла. Хәзерге вакытта монда 120 урынлык 12 коттедж-йорт төзелгән, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар да тудырылган. Балаларның ялы күп урыннардагы кебек үк өч сменада оештырыла. Быел өч йөздән артык бала ял итте. Нигездә алар бюджет тармагында эшләүче, керемнәре аз гаиләләрдән. Шулай ук караучысыз калган балалар да бар. Башкортстанның атказанган укытучысы Радик Әмирханов җитәкчелегендәге педагоглар коллективы лагерьда үткән һәр көнне, һәр мизгелне балаларга файдалы итеп, физик һәм рухи көч туплауга юнәлтеп оештыра. Физик һәм әхлакый тәрбия үрнәкләрен беренче планга куеп лагерь җитәкчелеге балаларны коллективта яшәргә өйрәтүне, социаль җаваплылык тойгысы булдыруны максат итеп куя. Бүгенге җәмгыятьтә нәкъ менә шушы төшенчәләргә кытлык сизелә дә. Һәр көн аерым тематикага багышлана. Бер көн дәвамында иҗади талантлар ачыкланса, икенчесендә спорт өстенлек итә. Аннан соң зиһенне тирәнәйтү юнәлешендә эш алып барыла, сәламәтлек күнегүләре, мәдәни-күңел ачу чаралары була.

Яшьләрне аңларга тырышу - иртәгәне кайгырту ул

18 августа

Заманыбызның җыр-көйләре, башкаручы яшьләр турында күп сөйләнелә, языла. Аларны күбрәк өлкән яшьтәгеләр ошатмый, билгеле. Тик, дөресен әйткәндә, мыжык картлар ризасызлыгы бу. Яшьләрчә әйтсәк, тормыш агышына каршы барырга азапланучы, заманнан артта калган кеше канәгатьсезлеге. Әчерәк теллеләр “картлык маразмы” дип тә ычкындыра. Бәхәсме бу, капма-каршылыкмы? Без, өлкәннәр, үз күзлегебезне салып куеп, бу мәсьәләгә яшьләр күзе белән карасак, ничек килеп чыгар икән? Миңа очрашуларда бик еш катнашырга туры килә. Укучылар, студентлар, гомумән, яшьләр белән шигърият, әдәбият, гореф-гадәтләр, яңа җырлар турында сөйләшәбез, хәтта кайнар бәхәскә дә керәбез. Бер очракны язып үтим әле. Студентлар белән очрашу кичәсе. Шигырь уку җыр-бию белән аралаштырып алып барыла. Җырлар фонограммага башкарыла, билгеле. Чыгышларның берсе игълан ителгәч, артист сәхнәгә чыгу белән ут бетте. Аптыраш! Бераздан баянчы табылып, җыр баянга кушылып башкарылды. Залдагылар шым. Бу тынлыкта күбрәк битарафлык, җырны чын күңелдән кабул итмәү, хәтта ризасызлык та сизелә иде. Ут булды. Залдагылар фонограмманың беренче авазларын ишетү белән, җыр башланганчы ук җанланды. Куллар өскә күтәрелеп, яшь тамашачылар, күбесенчә кызлар, җилгә селкенгән агач кебек, чайкала башлады. Җырчыны көчле алкышлап озаттылар. Бер үк җыр, бер үк җырчы, ә тәэсире, кабул ителүе?! Шушы тамашачыларны гаепләп кара син!

Батыр участковыйга бүләк

17 августа

Яңавыл районы эчке эшләр бүлегендә эшләүче өлкән участковый Шамил Баймөхәммәтовка 15 августта Русия эчке эшләр министры урынбасары, Сергей Герасимов “Кешеләрне үлемнән коткарган өчен” медален тапшырды. 2009 ел азагында төнгә каршы Шамил Баймөхәммәтовка Прогресс поселогының “Юлдаш” җәмгыяте фермасында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. 15 ел тәҗрибәсе булган майор фаҗига урынына янгын сүндерүчеләрдән алда килеп җитә. Иске гараж түбәсе яна икән. Аны арендага алган кеше шлактан блоклар җитештерү өчен җайлаган. Янгын телләре ялмап алган бинадан тавышлар ишетеп, ул ике дә уйламый утка ташлана. Ут яктысында төтен исенә исергән, ни эшләргә белмәгән сакчыны күреп кала. Аны алып чыккач, Шамил Җомабай улы бина эчендә тагын да кемдер булу-булмавын ачыкларга тели. — Бахыркай сакчы куркуыннан нишләргә дә белми, җитмәсә аңа ис тигән, шунлыктан аңлаешлы бернәрсә дә әйтә алмады, — ди Шамил Баймөхәммәтов. — Шуңа күрә миңа цехка керергә туры килде. Икенче тапкыр кергәндә ул нәрсә эшләргә кирәклеген ачык аңлый. Утта кызудан менә-менә шартларга әзер кислород баллоннарын күреп кала. Ир югалып калмый, аларны хәвефсез урынга чыгара. Үзенә караса, өстендәге киемен түбәдән эреп аккан толь тишкәләп бетергән. Янгын чыгуга цехтагы мич торбасы дөрес куелмавы сәбәп булуы ачыклана.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»