Җәмгыять

Паралимпия уты Уфага якынлаша

26 февраля

Паралимпия уты эстафетасы башлануга бер атнадан азрак вакыт калды. 3 март көнне ут Башкортстан башкаласы урамнарыннан узачак. Факел йөртүчеләрнең кайберсе озын арага йөгерүдә күнекмә үтә, кемдер инде яхшы физик әзерлеккә ия. Факелны йөртүчеләр Тимур Хәмәтшин белән Сергей Мозолькин истәлекле юлны үтәргә бүгеннән әзерләр.

Балалар саны арта. Ял урыннары оптимальләштерелә

25 февраля

Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә мондый хәлдән чыгу юллары каралды

2014 елда Башкортстанда балаларның җәйге ялы күңелле һәм фәһемле үтәчәкме? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Хөкүмәт йортында балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы үтте. Аны Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова алып барды.

Суд приставлары ятимнәрнең хокукларын яклый

25 февраля

Русия суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә республикада Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова, ведомство һәм министрлыклар вәкилләре, махсус балалар оешмалары җитәкчеләре катнашлыгында җыелыш узды.

И, газиз туган телем!

25 февраля

Үткән атнада М. Кәрим исемендәге Милли Яшьләр театрында Халыкара туган телләр көненә багышланган бәйрәм үтте. Чара республиканың Мәдәният, Мәгариф министрлыклары, Халыклар дуслыгы йорты, “Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе” төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Финляндия Русия халкына фәкать уңышлар тели

22 февраля

Финляндиянең Чит ил эшләре министрлыгы һәм Русия Федерациясендәге илчелеге Мәскәүдәге АРС-ПРЕСС җәмгыяте белән хезмәттәшлек программасы кысаларында Русия басма мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә 10-14 февральдә Хельсинки һәм Тампере шәһәрләренә пресс-тур оештырды. Анда Екатеринбург, Пермь, Мәскәү, Дондагы Ростов, Ханты-Мансийск һәм Уфа шәһәрләре дәүләт басмаларыннан алты мөхәррир катнашты. Хельсинки, Тампере шәһәрләрендә парламент, басма гәзитләр, журналистлар эшчәнлеге буенча фикер алышулар, төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре белән рәсми очрашулар булды. Әлеге делегация составында “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та бар иде. Без бүгенге санда аның Финляндия парламенты рәисе Ээро ХеЙнялуома әфәнде белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. — Мин Уфа шәһәреннән булам. Башкортстанда татар телендә Хөкүмәт тарафыннан нәшер ителүче “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитенең баш мөхәррире. — Сез үзегез дә беләсездер дип уйлыйм, Финляндия татарлары җәмгыяте бездә бик көчле оешма. Шулай булгач, “Кызыл таң” безнең өчен дә чит булырга тиеш түгел. — Рәхмәт җылы сүзегез өчен. — Хельсинкига рәхим итегез, шулай да безнең шәһәр әлегә бик матур хәлдә түгел. Быелгы кыш бик үзенчәлекле булды — суыгы да, кары да юк. Миңа калса, табигатьнең мондый көйсезлегенә күнегергә дә кирәк инде. Ә менә быелгы кебек кыш соңгы йөз елда бөтенләй булмаган. Шунлыктан Финляндиягә чаңгы шуарга, карлы табигатькә сокланырга килүче туристлар, шулай ук Русия туристлары саны да кими. Финляндиянең көньягында да быелгыдай табигать күренеше күзәтелгәне булмаган. — Парламент тарихына һәм эшчәнлегенә килгәндә, нәрсәләр әйтер идегез? — Финляндиянең парламент эшчәнлегенә 150 ел булды. Әлбәттә, без бу очракта Бөек Русия императоры Александр IIне зур хөрмәт белән искә алабыз. Ул 1863 елда фин сеймын чакыру турында карар кабул итә. Финляндиянең үзаллы икътисади үсеше шушы вакыйгага, карарга тыгыз бәйләнгән һәм фин теле рәсми хакимият теле булып танылган. Әйтергә кирәк, бүгенге парламентның бөтен төп институтлары 1863 елда ук барлыкка килгән. Шушы елдан илдәге эшчәнлекне демократик юл белән коруга нигез салынган.

Ватанны саклаучылар көне - бөтенхалык бәйрәме

22 февраля

21 февральдә Башкорт дәүләт филармониясендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелыш үтте. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, Бөек Ватан сугышы, хезмәт һәм Кораллы Көчләр, локаль сугышлар ветераннары, М. Гәрәев исемендәге Уфа гомум белем бирү интернат-мәктәбе кадетлары, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсантлары, республиканың яшьләр һәм иҗтимагый оешмалары, хәрби-патриотик клублар вәкилләре катнашты.

Солдатта булган диләр!

22 февраля

Армиядә хезмәт итүчеләр искиткеч тәэссоратлардан, хәрби бурычын үтәүдән алган канәгатьлектән, сагыну-сагышлардан, туган якларга ашкынудан, кечкенә солдат күчтәнәченнән тыш, өйгә бөтен гомеренә җитәрлек, бик кадерле ядкәр белән кайта. Ул — дембель альбомы. Хезмәт иткәннәр үзләре әйтүенчә, аны әзерләүгә зур әһәмият бирелә, күп көч салына, кайвакыт ул төп атрибутка әверелә хәтта. Искиткеч пөхтә, матур, ихлас була алар. Бәйрәм алдыннан без шундый берничә альбомга күз салдык.

Удмурт авылында икеләтә бәйрәм

22 февраля

Күптән түгел Ярмәкәй районының Күпчәнәй авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды. Аның беренчесе районның бердәнбер удмурт авылына 240 ел тулу белән бәйле булса, икенчесе — биредә балалар бакчасы ачылу.

Уфа каласы ни өчен матур?

20 февраля

Башкалада яшәүчеләр саны 1 миллион 100 меңнән артты

Узган ел йомгаклары буенча Русиянең 250 иң эре сәнәгать үзәге арасында Уфа җиденче урын яулаган. Башкалабыз җиденче ел рәттән шушы дәрәҗәдән төшми. Шәһәрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә хакимият башлыгы Ирек Ялалов шул турыда белдерде. Предприятиеләрнең табыш күләме 118 миллиард сумга җиткән, бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 61 процентка күбрәк. Шулай ук Уфада, Русиядәге миллионлы шәһәр­ләр белән чагыштырганда, зыянга эшләүче пред­приятиеләр саны түбән — 14,3 процент. Бу күрсәткеч фаразланганнан да кимрәк булып чыккан. 2014 ел башына атап үтелгән предприятиеләрнең 18 процентка җитүе көтелгән. Инвестицияләр күләме 100 миллиард сумнан арткан. Уфада яшәүче һәр кешегә 100 мең сумга якын инвестицияләр туры килә. — Шәһәр хуҗалыгындагы барлык тармакларны үстерү буенча эшне дәвам итәчәкбез. Муниципалитетның эш юнә­лешләре җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү нигезендә планлаштырылачак, — диде Ирек Ялалов.

Китапханәдә узган дәрес

20 февраля

Ул Миякәнең күренекле педагогы, актив җәмәгать эшлеклесе, “Кызыл таң”ның тугры дусты һәм ярдәмчесе Наилә апа Кадыйрованың 85 яшьлек юбилеена багышланды. Әлеге үзенчәлекле “ачык дәресне” танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстан татарлары конгрессының район оешмасы әгъзасы, “Ел укытучысы” конкурслары лауреаты Илсөяр Вәлиева сыйныфында Миякә районының балалар китап­ханәсе җитәкчесе Кәүсәрия Әхмәдуллина үткәрде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»