Җәмгыять

Йортыгыз нурлы булсын!

11 марта

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының ике дистәгә якын хезмәткәре өй туйлады

Соңгы елларда укытучы һөнәренә игътибар бермә-бер артты. Бу белемне камилләштерүдә, төрле конкурслар оештыруда гына түгел, аларның хезмәт хакын арттыру, торак белән тәэмин итү һәм башка төр социаль ярдәм күрсәтүдә дә ачык чагыла. Бу җәһәттән М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты укытучыларына социаль программа буенча йортлар төзү дә — әлеге хәстәрлекнең бер күренеше. Язның тәүге көннәре шушы уку йортында эшләүче 18 гаилә өчен зур шатлык алып килде: аларга яңа йорттан фатир ачкычы тапшырылды. — Соңгы сигез елда безнең укытучылар өчен өченче торак төзелде. Май аенда тагын 8 гаилә өй туйлаячак. Укытучыларның торак мәсьәләсен хәл иткәндә, тәү чиратта, аның нинди хезмәткәр булуын, эшенә җаваплы каравын күз уңында тоттык. Шуңа да биредә яшь укытучылар да, озак еллар эшләгәннәр дә яшәячәк. Мәсәлән, факультет деканы да, 27 ел электрик булып эшләүче дә, яңа гына диссертация яклап, киләчәккә зур өметләр баглаучы яшь галим дә бүген кулларына фатир ачкычы алды. Бу җәһәттән республика, Уфа шәһәре җитәкчеләренә рәхмәтлебез, — диде университет ректоры Раил Әсәдуллин. Башкаланың Дим районы елдан-ел үсә. Экологик яктан чиста, яшәү өчен уңайлы булган бу бистәдә халык саны соңгы җиде елда 15 мең кешегә арткан. Әлбәттә, бу балалар бакчалары, мәктәпләр төзүгә дә этәргеч бирергә тиеш. Дим районы хакимияте башлыгы урынбасары Вәсил Кинҗәгулов билгеләвенчә, бу мәсьәләләргә дә тиешле игътибар бирелә. — Шәһәрнең социаль корпоратив программасы кысаларында төзелгән бу йортларның бер квадрат метры 36 мең сум чамасы. Бу базар хакларыннан күпкә арзан.Төзелештә сыйфатлы материаллар кулланылды. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар телибез, шушы якты, җылы фатирлар балаларыгызны да куандырсын, — диде төзелеш эшләрен алып баручы 6нчы сәнәгать-төзелеш компаниясе директоры Олег Филиппов.

Татар теленә хөрмәт зур

11 марта

Нефтекама шәһәрендә аны башка милләт кешеләре дә теләп өйрәнә

...Татар теле дәресе бара. Укытучы укучыларга Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен укый. Аннары — үткән дәресләрне кабатлау. Темалар — көн тәртибе һәм киемнәр. Укучылар укытучы апалары белән бергә кышкы киемнәрне барлый: тун, бүрек, киез итек. “Киез итекне нәрсәдән эшлиләр?” — дип сорый укытучы. “Киез итек сделан из сарыка”, дип җаваплый тапкыр укучы. Барысы да көлешә. Ул укучы – ак сакаллы карт, инде җитмеш яшен куып баручы Александр бабай, монда аны “Әсхәт бабай” дип йөртәләр. Гомумән, мондагы укучыларның кайсысына — илле, кайсысына – кырык, кайсысына җитмеш биш яшь. Милләтләре буенча да төрле: урыслар, марилар, татарлар. Аларны бер нәрсә берләштерә – барысы да күрү буенча инвалид. Ә бирегә аларны татар теленә булган сөю алып килгән.

Үткән юлы маяк булып балкый

11 марта

2005 елда Ишембай районының Гомәр мәктәбе коллективы урындагы зур абруйлы шәхес, сугыш һәм педагогия ветераны Гайса Кәримов исемендәге премия булдырды. Аны ел саен уку алдынгыларына, яшь сәләтләргә, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга тапшыралар. Ә 2010 елдан Ишембай районы хакимияте төбәктәге тел һәм әдәбият дәресләрен укытучы елның иң яхшы педагогларын Гайса Кәримов исе­мен­дәге премия белән бүләкли. Менә алар: 14нче мәктәптән Венера Әюпова (2010 ел), Көзән урта мәктәбеннән Мөнә­вәрә Зарипова (2011 ел), 8нче мәктәптән Рифат Әюпов (2012 ел), 1нче мәктәптән Фәридә Кор­банова (2013 ел).

Башкортстан батырының “Шиндлер исемлеге”

11 марта

“Родина” кинотеатрында зур уңышка ирешкән “Список Киселева” фильмы күрсәтелде

“Сәяси кино лабораториясе” проекты кысаларында Уфаның “Родина” кинотеатрында “Список Киселева” дигән документаль фильм күрсәтелде. Проектны оештыручылар — Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе, “АВ-ТВ” кинокомпаниясе, Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер...

06 марта

Быелгы “Нәүруз гүзәле” - Туймазыдан

Яз сулышы белән җанга – наз һәм сөю, күңелгә – илһам, йөрәккә дәрт иңгән бер мәлдә борын-борыннан Нәүруз бәй­рәме уздырылган. Гореф-гадәтләргә тугры калып, быел республикада уникенче тапкыр “Нәүруз гүзәле” конкурсы үтте. Кыш белән яз очрашкан көндә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Авыргазы, Кыйгы, Балтач, Борай, Илеш, Туймазы, Чакма­гыш, Ярмәкәй районна­рыннан, Мәләвез һәм Уфа шәһәр­ләреннән финалга үткән 12 кыз көч сынашты. Алар арасында студентлар, һөнәр алып эшләп йөрүчеләр, мәктәп укучылары бар иде. Унике көн дәвамында актерлык осталыгы, вокал, хореография, пластика дәресләре алган сылулар татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүен, җыр-биюгә осталыгын күрсәтте. Халкыбызның бүгенгесе белән киләчәген тоташтыручы, милләтебезнең иң акыллы, сөйкемле, лаеклы кызлары кемнәр соң? “Нәүруз гүзәле” исеменә Туймазы районының Кандра авылыннан 19 яшьлек Алинә Гыйззәтуллина лаек булды. Аңа кыйммәтле бүләк – чәшке тун тапшырылды. Алинә Казан федераль универси­тетының Идарә һәм террит­о­риаль үсеш институтында икенче курста укый, инженер-эколог һөнәрен үзләштерә. Сылу шулай ук “Дуслык алиһәсе” номинациясендә дә җиңеп чыкты. Бәйгегә әзерлек барышында ул бердәм гаиләгә әверелгән төркемнең старостасы булган һәм кызларның һәркайсы белән уртак тел тапкан. Алинә нәкъ менә шушы номинациядә җиңү яулавына ныграк шатланган. Димәк, кызлар миңа таяна ала, дип билгели ул. Беренче урында – Мәләвездән Алена Зәбирова, икенчедә – Илеш районыннан Эльвира Рәкыйпова, өченчедә – аның райондашы, УДАТУ студенткасы Альбина Гыйльданова. Сылулар шулай ук “Сандугач”, “Зифа буй”, “Зирәк кыз”, “Нурлы йөз” номинацияләрендә бүләкләнде.

Исламның асылы һәм кыйммәте нәрсәдә?

06 марта

Бу сорауга җавап бик гади кебек тоела. Моның өчен изге китапка карау да җитә. Ислам — әхлаклылык кануннары ул. Алар кешегә һәм җәмгыятькә хезмәт итүдән туктарга тиеш түгел. Моның өчен нишләргә?

Исемендә - җисеме

06 марта

Мәшһүр шәхес бәхетле хатын була аламы?

Кешенең исеме аның җисемен билгели. Наилә – фарсы теленнән – “уңышка ирешүче”, гарәпчәдән “бүләк”, “бүләкләнүче” дип тәрҗемә ителә. Бу исемне йөртүче гүзәл затлар тыныч холыклы, шул ук вакытта хисле, принципиаль, максатчан. Алар гайбәт йөртми, үзләренә карата булганнарыннан өстен тора; хыялга байлар, хәтерләре яхшы, үзләренә зыянга булса да, башкаларга ярдәмгә килә, үзаллы, пөхтә... Наилә тыштан корырак булып та күренергә мөмкин, әмма эчтән ул романтик. Эштә табигатьтән алган талантына таянып зур дәрәҗәләргә ирешә, гаиләдә үрнәкле хуҗабикә, тыңлаучан хатын, яхшы әни була. Бу сыйфатлар “Башкортостан радиосы” дикторы, Башкортстанның халык артисткасы Наилә Галәветдиновага туры киләме икән?

Рәхмәт сезгә, якташларым!

05 марта

Тәтешле районында данлы якташларын хөрмәтли белә­ләр. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге премия оештыру — моңа ачык мисал.

КВН Башкортстан яшьләрен җәлеп итә

05 марта

1 мартта Уфа шәһәре мәдәният сараенда МС КВН “Уфа” төбәк лигасы сезоны ачылды. Анда кырыктан артык команда катнашып, дистәдән артыгы финалга чыкты.

Физик көчтән ныграк ихтыяр көче кирәк!

04 марта

Спорттагы күрсәткечләрнең аксавына сәләтле яшьләр булмау түгел, күп очракта тармакка игътибар җитмәү аяк чала

25 февральдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Октябрьский шәһәрендә муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары катнашлыгында физик культура һәм массакүләм спортны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»