Җәмгыять
Гадел сүз таш яра
18 мартаБашкортстан парламентарийларының закон чыгару башлангычларына федераль үзәк тә җитди игътибар бирә
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының закон чыгару башлангычы федераль дәрәҗәдә яклау һәм хуплау тапты. Ил Президенты Владимир Путин Башкортстан парламентарийларының тәкъдиме нигезендә әзерләнгән “Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Законга кул куйды. Ул дәүләт вазыйфаларын биләүче кешеләр өчен өстәмә чикләүләр билгеләүне күзаллый.
“Русиядә иң яхшысы” дигән даны бар
18 мартаЧимал җитмәү — ит эшкәртү тармагының төп проблемасы. Ит комбинатлары аны һәркайсы үзенчә хәл итәргә тырыша: кемдер чималны чит илдән сатып ала, кемдер сыер итен соя яисә тавык ите белән алыштыра. Ә алдынгы карашлы эшкуарлар туган районнарында ит җитештерү тармагын үстерү чарасын күрә.
Мул уңыштан – мул бурыч...
18 мартаМоңа кадәр продукция эшкәрткән өчен заводка акча түләгән юк иде әле, ди Шаран фермеры
Шаран районының Базгыя авылындагы “Вера” крестьян-фермер хуҗалыгын төбәктә генә түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Гомере буе бәрәкәтле җирдән аерылмаган эшкуарның күпсанлы бүләкләре шушы хакта сөйли. 2012 елда “Вера” “Русиянең шикәр чөгендере үстерүче иң яхшы хуҗалыгы” дип танылган, Шикәр җитештерүчеләр берлегенең һәм илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгының III дәрәҗә дипломы белән бүләкләнгән. Базгыя фермеры “Алтын көз-2012” Бөтенрусия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, алтын медаль алып кайткан.
Фидакарь хезмәттән уңыш туплана
15 мартаХөкүмәт йортында Башкортстан Президенты Хакимияте башлыгы Сергей Молчанов республиканың оешма һәм предприятиеләрендә эшләүче алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, социаль учреждениеләрдә, транспорт, төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр, муниципаль хезмәткәрләр бар. — Төрле өлкәдә хезмәт салсагыз да, сезне Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек берләштерә. Башкортстанның социаль-икътисади үсешендә өлешегез зур, — диде Сергей Молчанов, җыелучыларны Президент исеменнән тәбрикләп. Ул узган елда ирешелгән уңышлар турында да сөйләде. — Барлык күрсәткечләр буенча да республика илдә алдынгылар сафында. Авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар халыкны үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Төзелештә, бигрәк тә шәхси йортлар төзүдә җанлылык халыкның матди хәле яхшыру турында сөйли, — диде ул. Кушнаренко районының “Надежда” җәмгыяте директоры Фаил Әхмәтҗанов “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Ул районда бай тәҗрибәле, булдыклы җитәкчеләрдән санала. Анда игенчелектә дә, терлекчелектә дә күрсәткечләр югары, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Президент Хакимияте башлыгы телгә алган авыл хуҗалыгы уңышлары нәкъ менә шундый шәхесләрнең фидакарь хезмәтеннән җыела да инде.
Бурның бүреге яна
15 мартаБилгеле эколог ни өчен кулга алынган?
11 мартта Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсе 42 яшьлек ир-егеткә карата Русия Җинаять кодексының 163нче статьясы (“Куркытып-янап акча таләп итү”) буенча җинаять эше кузгатты. Ул “Башкортстан сода компаниясе” җитәкчеләренең берсеннән компроматларга корылган материалны 4 миллион сумга алмашуны таләп иткән. Аны акчаны алганда эләктергәннәр.
Тукай халкы үз иткәч, булдыклы егет инде ул!
13 мартаМоннан унсигез ел элек шундый ук ямьле март аенда Авыргазы районында республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе үткәрелгән иде. Өч-дүрт көн буе мәктәпләрдә йөрдек. Бихисап очрашу-сөйләшүләрдә дәрәҗәле, абруйлы галимнәр дә катнашты. Шунда мин яшь кенә һәм сөйкемле бер ир-егетнең чыгышларын укытучыларның йотлыгып тыңлавына игътибар иттем. Үзенә бирелгән күпсанлы сорауларга ул тәфсилле итеп җавап кайтарды, эшлекле киңәшләр бирде, җыелучыларның күпләренә исем-шәрифләрен атап эндәште.
Депутат сүзендә торды
12 мартаРузалия Хисмәтуллина ярдәме белән Федоровка районының Динес урта мәктәбенә ике миллион сумлык ремонт үткәрелгән
Соңгы килүдә Федоровка районының Динес авылы мәктәбе бинасы безне ерактан ук балкып, чын мәгънәсендә яңарыш кичереп каршы алды. Түбә ялтырап торган яшел профнастил белән ябылган, тәрәзәләр тулысынча еврога алыштырылган. Мәктәпкә кергән урын да зәвык белән бизәлеп, белем дөньясына әллә каян чакырып, әйдәп тора.
Гәзит укучылар саны да артыр!
12 мартаШушы көннәрдә Нуриман районының Байгилде авылында почта бүлекчәсе өй туйлады. 50нче елларда төзелгән бинага күптән капиталь ремонт таләп ителгән, дөресрәге, ул хуҗасыз булып саналган. Ике ел элек район хакимияте ярдәме белән ул почта бүлекчәсенә тапшырылган. Җитәкчеләр бинага тиз арада капиталь ремонт үткәрү кирәклеге турында уйлана башлый. Ике айда эшләр тәмамлана.
Бездә “Нобель премиясе” лауреатлары да бар!
12 мартаКандра авылындагы Ә. Мирзаһитов исемендәге 2нче урта мәктәп укучылары һәм укытучылары зур горурлык хисләре кичерә: бер коллективтан 6-11нче сыйныфларда белем алучы алты бала һәм аларның сәләтләрен ачкан, иҗади мөмкинлекләрен үстергән бер төркем педагоглар “Кече Нобель премиясе”нә лаек булды! “Юбилейный” мәдәният һәм спорт сараенда югары дәрәҗәдә үткәрелгән бүләкләү тантанасы лауреатларның күңелен тагын да үстереп җибәргән.
Халык җәүһәре
12 мартаСтәрлетамак районында Имай Насыйриның 115 еллыгы уңаеннан мәртәбәле чара узды
Күренекле язучы, республика халыклары мәдәнияте һәм әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Имай Насыйриның тууына 115 ел тулу уңаеннан аның туган авылы Түбәнге Усылыда бәйрәм чаралары үтте.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”