Җәмгыять

“Азат”та яз кәефе

27 марта

Федоровка районының иң куәтле хуҗалыкларының берсе җаваплы чорны ныклы әзерлек белән каршы ала

“Азат” җәмгыяте Федоровка районында иң эре һәм куәтле хуҗалыкларның берсе булып тора. Тармакта төп эш күрсәткечләре буенча җәмгыять елның-елында тәүге урыннарны алып килә. Бу аңлашыла да, чөнки хуҗалыкта ныклы җитештерү базасы тупланган, коллектив исә көн үтсен дип түгел, нәтиҗә булсын дип эшли

Мисырдан да килгәннәр, Казаннан да булалар

27 марта

“Килем” татар тарихи-мәдәни үзәгендә халкыбызның рухи байлыклары барлана

2005 елның 12 марты “Килем” үзәге тарихына истәлекле вакыйга булып кереп калды. Нәкъ шушы көнне, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Тарихи-мәдәни үзәкләр турында” карарына ярашлы, Бүздәк районының Килем авылында татар үзәге эшен башлый. 2006 елның 1 июненнән үзәк республика Хөкүмәте карары белән Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының бүлеге статусын алды.

Барысы да алда әле!

26 марта

Рушана Вәлиева киләчәктә дә сынатмас

Толбазы лицееның 8нче сыйныф укучысы Рушана Вәлиева Беренче каналның “Голос. Дети” музыкаль проекты финалында катнашты. Аның чыгышы авыргазылыларга гына түгел, республика халкы өчен дә көтелмәгән сөенеч булды. Рушанадан тәэссоратлары белән бүлешүне үтендек.

Нәүруз мөбарәк булсын!

25 марта

Дуслык бәйрәме республиканың күпсанлы милли мәдәниятләрен уртак сәхнәгә җыйды

Нәүруз — милли бәйрәмнәрнең иң күркәмедер. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм башка кайбер илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүруз көн белән төн тигезләшкән чорга — 21–22 мартка туры килә. Бу бәйрәмдә дус түгелләр дуслашырга, үпкәләр онытылырга тиеш. Бер-береңә кунакка йөрешү һәм бүләкләр бирешү көне ул. Бу көнне кешеләр күңелендә гел изгелек кенә булырга тиеш. Ул үзенә игелек булып кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр, дигән гыйбарә күбрәк шатлану, башкаларга күбрәк куаныч өләшү теләген уяткан. Әле дә шулай. Республикада Нәүруз бәйрәме ундүртенче тапкыр зурлап үткәрелде һәм аның даирәсе елдан-ел киңәя. Быел Нәүрузны Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә каршы алдык. Филармониянең ишек төбеннән үк карашны милли киемнәр иркәләде, төрле телләрдә җырлар яңгырады. Фойе исә — очрашу-күрешүләр урыны иде. Рес­публиканың милли үзәкләре, бай күргәзмәләр оештырып, аерым халыкларның мәдәни тормышы белән таныштырды. Күргәзмәгә милли әдәбият, киемнәр, кул осталары эшләре, халык ашлары тәкъдим ителгән иде.

Тәвәккәллек кирәк һәр эштә

25 марта

Финанс кризисын җиңгән “Рассвет” кооперативы былтыргы хуҗалык елын 2 миллион сум саф табыш белән тәмамлаган

— Бер куанычыбыз белән уртаклашырга телим. Узган елда без сөт җитештерүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булдык, — ди “Рассвет” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Азат Әхмәтгәрәев. — Бизнес-планга ярашлы, производствоның шушы тармагында ел саен 5 процент үсеш бирү максатын куйган идек. Былтыр уңган терлекчеләребезнең тырышлыгы белән яңа үрләргә чыктык. Ферма буенча тулаем савымны 12300 центнерга җиткердек, ә һәр сыердан уртача 4221 килограмм сөт савып алынды. Эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ирешеп, райондагы үзебезнең категориягә караучы хуҗалыклар арасында беренче урынга чыктык.

Иң яхшы ветеринар – бездә!

22 марта

Әйе, нәкъ Мүзәк участок ветеринария-дәвалау йор­ты Башкортстанда иң яхшысы дип табылды. Ә Радик Бикмурзин – иң яхшы мөдир. Бу исемне ул “Һө­нә­ре буенча иң яхшы” республика бәйгесендә яулады.

Тормышта үз юлы

19 марта

Рүзил Мәгъдәнов өчен кешеләргә файда китерү — төп өстенлек

Илеш районы үзәгендә “Кара юрга” ат спорты комплексы янындагы чаңгы трассасында эшкуар, “Стройметаллсервис” оешмасы директоры Рүзил Мәгъдәновның шәхси призына чаңгы ярышлары үтте. Анда районның 13 мәктәбеннән кызлар һәм егетләр катнашты. Базытамак урта мәктәбе – беренче, Кадер – икенче, Иштирәк төп мәктәбе өченче урын яулады. Җиңүчеләргә һәм иң азактан килгән командага да җиңүгә омтылган өчен эшкуар акчалата бүләк һәм Диплом тапшырды. Чаңгы спортын үстерүдә керткән өлешләре өчен элекке спорт мәктәбе директорлары — Ишкар авылында яшәүче Рәфис Аяров, Югары Яркәйдән Вәзыйх Муллаянов, тренер Данил Шәһәбетдинов та бүләкләнде.

Ил студентлары нигә БДПУга җыела?

19 марта

Чөнки анда алтынчы тапкыр “Ана теле-2014” Бөтенрусия педагогик осталык конкурсы үтте

Шушы көннәрдә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының филология һәм мәдәни арадашчы коммуникацияләр институтында әлеге конкурсның йомгаклау тантанасы үтте. Анда Мәскәү, Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Бөре, Уфа шәһәрләреннән килеп көч сынашкан студентларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гайдар һәрвакыт алда атлый

19 марта

Бу уку йортының хәзер инде үз традицияләре бар

Уфа шәһәренең А. П. Гайдар исемендәге 47нче гимназиясе — инновацион мәгариф программаларын киң кулланып эш итүче күп профильле белем бирү учреждениесе. Биредә укучыларны мәдәниятле, аң-белемле итеп тәрбияләү, җәмгыять, тормыш куйган таләпләргә яраклашу, дөрес юнәлешне сайлау һәм артабан һөнәри белем алу программаларын үзләштерү өчен нигез булдыру бурычлары куела. Балаларда гражданлык тойгысы, әхлак тәрбияләү, бер-береңне ихтирам итү, хезмәт сөю, табигатьне, Туган илне, гаиләне ярату, сәламәт яшәү рәвеше алып бару төп максат итеп билгеләнгән.

Булачак кадет - игелеклелек үрнәге

18 марта

Өлкәннәргә хөрмәт гаиләдә тәрбияләнә

Җәйнең соңгы көннәрендә Октябрьский шәһәрендәге йортларның берсенең ихатасында күңелсез хәл була. Өлкән яшьтәге ике кеше ачуланышып китә, телдән әйткәләшү генә җитмәгән, куллар да эшкә җигелә. Нәтиҗәдә, 80 яшьлек әбине күрше ир төртеп җибәрә һәм ул егылып аягын сындыра.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»