Җәмгыять

Фәнүр Туктаров: “Халык өчен эшлибез!”

05 апреля

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында 7 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Стәрлебаш районыннан чыккан күренекле артистлар һәм үзешчән сәнгать коллек­тивлары мәйдан тотачак.

“Кыйссаи Йосыф” күчермәләре ничә?

05 апреля

Үземнең бер мәкаләмдә Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын өйрәнү тарихын яктыртырга тырышкан идем. Ачыкланганча, бу өлкәдә ирешелгән казанышларыбыз шактый икән. Әмма, академик Миркасыйм Госманов сүзләре белән әйткәндә, “шул казанышларның үзләре үк бездә яңа сораулар тудыра, тарихи фактларны һәм ерак узганның күренешләрен җентекләбрәк өйрәнергә чакыра. Бу – узганны дөрес аңлау, ягъни фәнни танып-белү процессының табигате, диалектикасы: күп белгән саен әле белеп җиткерелмәгән яңа мәсьәләләр ачыла бара”.

Хисапны исәптән башларга кирәк

03 апреля

Ил күләмендә урман хуҗалыгында эшне яңача оештыру таләп ителә

Мәгълүм булуынча, узган атнада Уфада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы үтте. Көн тәртибендә каралган мөһим мәсьәләләр исәбендә урман хуҗалыгы проблемалары булу очраклы түгел. Тармакта берничә ел элек үткәрелгән реформалар көткән нәтиҗәне бирми. Законсыз агач кисү очраклары арта, коррупция үсә, контрольнең кимүе исә арендаторларның башбаштаклыгына юл ачты. Миллиардларча сумнарга бәяләнгән инвестицион программаларның күбесе кәгазьдә генә калды.

Шәфкатьлелек кылу канәгатьлек бирә

02 апреля

Шәфкатьлелекнең чикләре юктыр... Авыр хәлдә калган кешегә ягымлы сүз, яхшы киңәш, акча яки башка матди ярдәм кирәкме? Хәйрия ярдәме күп булаламы? Хәйрия чаралары кешеләрне ялкаулыкка гына өйрәтмиме? Шәфкатьлелек, хәйрия чаралары турында ишетсәм, мине шундый капма-каршылыклы сораулар борчый башлый.

Киң юлларның тар мөмкинлекләре

01 апреля

Уфа урамнарын киңәйтү көтелгән нәтиҗәне бирәме?

Башкалабыз Уфада урта хәлле гаиләләрнең — берәр, җитеш тормышлыларның өчәр җиңел автомобиле бар. Халык саны — миллионнан артык. “Корыч аты” булганнар эшкә дә, ашка да машинада йөри. Шуңа күрә соңгы елларда “бөке”ләр Уфаның баш бәласенә әверелде. Иртәнге, кичке вакытта машиналар ташбака тизлегендә генә хәрәкәт итә, “бөке”ләр чакрымнарга сузыла. Җиңел автомобильләрнең күп булуы өстәмә мәшәкатьләр тудырудан тыш, хәвефсезлеккә дә кире йогынты ясый. Әйтик, былтыр Уфа шәһәре территориясендә балалар катнашлыгында 225 юл фаҗигасе булган (Башкортстанда теркәлгән шундый аварияләрнең 55,4 проценты). Аянычлы хәлләрдә җиде баланың гомере өзелгән. Шушы һәм башка мәсьәләләрне хәл итү максатында Уфаның берничә үзәк урамы киңәйтелде. Бик күп чыгымнар таләп иткән эш тиешле нәтиҗә бирәме?

“Сатирик өчен Русиядән дә шәп ил юк”

01 апреля

“Көләссик” белән көлеп кенә, cөеп кенә сөйләшү

Көлке көне алдыннан республика Язучылар берлегенең сатира һәм юмор секциясе җитәкчесе, күренекле язучы-сатирик һәм шагыйрь, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Алеко” (Болгария) һәм Сергей Михалков исемендәге халыкара премияләр лауреаты Марсель Сәлимов (Мар. Сәлим) белән Гөлшат Әхмәтхуҗина очрашып, көлеп кенә, сөеп кенә сөйләшеп алды.

Әдип рухы холкы белән

01 апреля

Шәехзадә Бабичның вафатына 95 ел

1919 елның 28 мартында башкорт һәм татар шигъриятен яратучыларга һәм шушы чорда иҗат итүчеләргә тетрәндергеч хәбәр ишетелә — 24 яшьлек күренекле шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич кызылармиячеләр тарафыннан үтерелә. Бу вакыйгага инде 95 ел үтсә дә, шагыйрьнең исеме онытылмый, аның шигырьләре әле дә әдәбият күгендә үзенә генә хас бер яктылык белән балкый.

“Нур” сәхнәсен нурга күмде Краснокама талантлары!

29 марта

“Кызыл таң”ның җырлы кич­ләре” проекты, район-шәһәр­ләрне урап, Краснокамага килеп җитте. Кушнаренко районыннан күчмә вымпелны алып кайту белән районда Уфага бару әзерлеге башланды. Район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин, аның урынбасары Фәнүдә Дмитриева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Лира Мостаева җитәкчелегендә бу эштән районның бер иҗади коллективы, китапханәсе, авыл Советы, оешма-предприятиесе дә читтә калмагандыр. Һәм менә ул көн җитте! 24 мартның матур иртәсендә Краснокама районыннан машиналар колоннасы Уфага, “Нур” татар дәүләт театрына юл алды.

Киләчәккә нигез салучы тарихи карар

29 марта

Кичә Башкортстан дәүләт университетында Автономияле Башкортстанның Үзәк Совет власте тарафыннан рәсми танылуга 95 ел тулу уңаеннан Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция үтте. Чарада республика Президенты Хакимиятенең иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе начальнигы Данил Азаматов, Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Мансур Әюпов, БДУның тарих фәннәре укытучылары, студентлар һәм башкалар катнашты.

Укытучы кулында – ил язмышы

29 марта

Педагогик процесска, телгә, әдәбиятка, мәдәнияткә өйрәтүгә, дөньяга һәм шул дөньяны танып белүне оештырудагы үз урыныма карата үземнең фикерләр, хис-тойгылар җыелмасын — педагогик эссемны мин Марат Кәбиров романыннан цитата белән башлыйсым килде. Бу сүзләр бүгенге заманда һәр кеше, гаилә, мәктәп, милләт, җәмгыять, ил, кешелек өчен аять, дога рәвешендә яңгырарга һәм кабатланырга, ятланырга һәм күңел түрендә урын алырга тиеш, дип уйлыйм. Мин бу сүзләрне Кеше булу фәнен үзләштерүнең төп принцибы дип атар идем. Ә бу фәнне үзләштерергә ярдәм итүчеләр арасында туган тел, туган әдәбияттан да якынраклары, синең өчен җан атып торганнары бар микән?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»